Коръән татар телендә

56— ВАКЫЙГА (ВАКЫЙГА) СҮРӘСЕ (Вакыйга сурәее 96 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән). Бием НЛЛ әһ и р-рах мән и р-рах и м. 1. Ул вакыйга (Кыямәт) вакытында (2) (Кыямәт бумаячак дип) беркем дә ялганлый атмас (3) Ул чакта кемдер бичара, кемдер абруйлы булыр. (4) Җир дәһшәтле тетрәнү белән кубарылыр (5) Таулар җимерелеп тешәр. (6) таралып, тузан хәленә килер (7) һәм сез дә өч катламга аерылырсыз (шәһидләр. фәрештәләр, пәйгамбәрләр, гади тәкъвалар, җәһәннәмгә керүче гөнаһкярлар) (8) Уң яктагылар никадәр бәхетле булыр. (9) Сулдагылар никадәр бәхетсез булыр (10) (Игелек кылуда) алда барганнар алдан әҗерен алыр. (11. 12) Менә шулар инде Нәгыйм җәннәтләрендә (Алшһка) иң якын торучылар булыр. (13) Аларның күбесе әүвәлге өммәтләрдән булыр (14) Беразы-соңгыларыннан (15. 16) Җәүһәрләр белән эшләнгән кәнәфиләрдә кара-каршы. кырын ятып (ләззәт алырлар). (17) Яннарында (хезмәт очен) үлемсез яшь егетләр булыр. (18) Кулларында мәңге корымас чишмәдән кувшиннар, тустаганнар, касәләргә тутырып алган (19) эчемлек булыр. Ул эчемлектән баш авыртмый, ул хәлне дә (акылны да) алмый. (20) Аларга үзләре теләгән җимешләр. (21) җаннары теләгән кош итләре. (22. 23) күз алмасы кебек сакланган энҗедәй, зур кара күзле хур кызлары (24) игелекләренә әҗер буларак бирелер (25) Анда буш сүзләр сөйләнмәс, гөнаһ вәсвәсәсеиә тартылу булмас (26) Бары тик сәлам сезгә (имшшк телим) кебек сүзләр генә ишетелер. (27) Ундагылар никадәр бәхетле булачак. (28) Чәнечкесез, баллы чия агачлары. (29) җимешләр белән каплаган банан агачларыннан (30) төшкән күләгәләр. (31) челтерәп агучы чишмәләр. (32. 33) бетмәс-төкәнмәс һәм ашарга тыелмаган җиләк-җимешләр арасында. (34) кабартылган түшәкләр өстендә истирахәт кылырлар. (35) Хактыр ки. без хур кызларын алар өчен махсус булдырдык. (36.37) Аларны саф кызлар итеп, ирләрен сөя торган итеп яралттык (38) Менә бу әжер-ундагы мөэминнәрнең әҗере. (39) Боларның байтагы борынгыда яшәгән өммәтләрдәндер. (40) Байтагы исә соң заманнарда яшәгәннәрдән 41. Сулдагыларнын язмышын башкаларга күрсәтмәсен! Коточкыч язмыш! (42) Каннар ялкын, кайнар су эчендә (43. 44) җиләслеге һәм рәхәтлеге булмаган кап- кара төтеннән торган энгердә интегерләр (45) Чөнки алар моннан алда (дөньяда) кәефсафа корып, типтереп яшәде (46) Үҗәт рәвештә зур гөнаһлар кылып яшәгәндә (47) әйтәләр иде: -Без үлгәнебездән сон. туфракка әверелеп, сөякләребез черек өемгә әйләнгәннән сон янадан терелү булмас.-диләр идеЧ48) Бездән элек үлгән бабаларыбыз да тереләчәкме0 (Без моңа ыишнмыйбыз ) (49) Әйт син аларга: -Әүвал үлгәннәрдә соңрак үлгәннәрдә(тереләчәк).-тген. (50>-Билтеләнгән көннен Журнал Рабнт БАТУЛЛА әзерләде билгеләнгән сәгатендә һичшиксез, барыгызда тупланачаксыз. (51) Ахырда сез. хәттин ашканнар, ялганчылар. (52) албәтта бер агачтан, зәкъкум агачыннан (агу. зәһәр) ашаячаксыз. (53) Ашказаннарыгыз шуның (агу) белән тулачак. (54) Өстәвенә кайнап торган су эчәчәксез. (55) Сусаган даяләр ничек суга йотыкса, сез дә шулай кибегерсез, кайнар су эчәргә мәҗбүр булырсыз (56) Мена җәза Көнендә аларга биреләчәк «сый» шул булыр. (57) Сезне Без яралттык. Шулай булгач нигә сез (җан алып, җан иңдерүебезгә дә) ышанмыйсыз'* (58) Алайса, әйтеп бирегез: (хатыннарыгызның аналыгына) агызылган мәни—ул нәрсә? (59) Аны сез барлыкка китердегезме? Әллә Без ясаган нәрсәме ул9 (60) Үлемегезне сезгә Без тәкъдир иттек, һәм Без җиңелә торганнардан түгел (61) Сезнең урынга башка бер токымны китерергә вә сезнең хәбәрегез булмаган башка галәмдә (Кыямәттә) яңадан терелтергә дип (сезгә әҗәл билгеләдек). (62) Хактыр ки. сез беренче яралтылышны белдегез инде Уйлап гыйбрәг-сабак алсагыз, яхшы булыр иде. (63) Хәзер инде сез Мина чәчү орлыгының асылын аңлатып бирегез. (64) Аны (игенне) сез үстерәсезме аллә игенне Без үстерәбезме? (65) Ихтыяр итсәк, игеннәрегезне (орлыксыз) коп-коры салам-кибәк чүбенә әверелдерер идек та сез шашып калыр идегез. (66) һап: —Аһ. без бурычка баттык (67) Турысын гына әйткәндә без хәер сорашырга калдык,—дип әйтер илегез. 68. Эчә торган суыгыз турында ни әйтерсез? (69) Болыттан аны сез яудырасызмы? Әллә без яудырабызмы? (70) Ихтыяр итсәк, ул яңгырны Без (эчмәслек дәрәҗәдә) тозлы итәр идек. Сез (Аллаһка) шөкер итәргә тиеш түгелме икән? (71) Тагын сез Мина әйтегез: файдалана торган утны ясап. (72) утынны сез үстердегезме, аллә алар- ны яралтучы Безме? (73) Без аны бер гыйбрәт булсын дип. вә чүлдән килеп киткәннәргә (/алдагыларга) файда булсын, дип яралттык. (74) Шулай булгач, бөек Раббыгызның исемен олылагыз. 75. Хәер, йолдызларның батып сүнгәне илә әйтәмен ки. (76) әгәр сез белсәгез: чыннан да. бу бер бөек ант-(77, 78) Ләүхел Мәхфүздә кадерләп саклана торган Китап—изге Коръәндер. (79) Ана бары тик пакь, тәһарәтле кеше генә кагылырга хаклы (80) Ул галәмнәрнең Раббысыннан иңдерелде. (81) Хәзер инде сез шул (изге) сүзне кимсетергә уйлыйсызмы? (82) Корьәндәгеләрне ялганга чыгарасыз. Аллаһ биргән ризыкка шөкер итүегез шул булдымы9 83. (Үлем түшәгендәге кешенең) җаны бугазына җиткәч. (84) сез аңа карап торасыз. (85) Без ана сездән дә якын торабыз. Әмма сез күрмисез гена (86) Әгәр дә сез (Аыаһның) җәзасыннан азат икәнсез. (87) әгәр сез хаклы икән, (җан бирүченең) җанын кире кайтарыгыз. (88) Ләкин (җан биргән кеше Аллаһка) якын икән. (89) аңа рәхәтлек, татлы ризык вә Нәгыйм җәннәтләре бар. 90. Әгәр дә ул ун яктагылардан икән. (91) -Әй. уң яктагы кеше, сиңа салам-иминлек булсын!—дип әйтербез. 92. Әмма ялганчылардан, хәттин ашканнардан була икән. (93) мена аңа да кайнар судан «сый» булыр. (94) һәм аның өлеше җәһәннәм (95) Шик юк ки. бу кырыс чынбарлык (96) Шулай булгач, галәмнәрнең бөек Раббысы-Аллаһның исемен мактап, тәсбих әйтегез. 57— ХӘДИД (ТИМЕР) СҮРӘСЕ (Хәдид сүрәсе 29 аятьтән тора. Хәдид-тимер дигән сүз. Мәдинәдә иңгән). Бисмилләһир-рахмәнир- рахим. 1. Күкләрдә вә Җирдә булган барчасы Аллаһка тәсбих әйта Аллаһ-җиңелү белмәс кодрәт һәм хикмәт иясе. (2) Күкләрдәге, .Җирдәге бетен милек-байлык Аныкы. Җан биргән да җан алган да—Ул. Аның бар нәрсәгә дә кодрәте җита (3) Ул беренчедер, соңгысыдыр, ул кылганнары белән күренә да Үзе яшерен да Ул барысын да белеп торучы (4) Ул күкләрне вә Җирне алты көндә (дәвердә) барлыкка китерде. Соңыннан Гарешкә урнашып, хөкемдарлык кыла башлады. Җирдән ни чыга. Җиргә ни кера Күктән ни инде Ире Самат гглы Ә] еснең ат ы чыкты, уа хатынына ‘Син миңа анамның аркасы кебек ».-диде Наданлык заманасындагы гарәтәрдв шундый. •Зиһар» дигән бер гадәт бар иде бу сүзне әйткәч, хатын иренең анасы кебек бу.ш. ягъни хатын аерьсзган хисаишна баииый. Хәулә Пәйгамбәр янына кизеп. иренең шушы гамазен сөйләп бирде Пәйгамбәр исә: *Син иреңә харам булдың инде»,—диде. Иреннән аерызырга тетмичә. Хәулә ялвара баииады. •Минем кечкенә базазарьзм ятам каза'.—диде Шуннан соң Пәйгамбәр: ‘Бу турыда Асзаһтан әмер кисмичә, ташктан башка һични дә әйтә азмыйм»,—диде Шуннан соң Хәулә Азлаһка ялварып дога кыш баииады. Аңа җавап итеп, аятыюр иңде• Ал и Тургут тәфсиреннән ) 2. Зиһар кылып, хатынын талак иткәннәрнең хатыннары аларга аналары кебек булмас. Аларның аналары бары тик аларны тудырган хатыннар, (зиһар ителгән хатын иренең анасы була асмый) Шик юк. алар чирканыч сүз әйтә һәм ялган сөйли Шөбһәсез ки. Аллаһ—гафу итүче, ярлыкаучы. (3) Хатынын зиһар белән талак итеп, соңыннан сүзеннән кире кайтырга теләгән ир. хатыны белән якынлык кылганчыга кадәр, бер калын азат итәргә тиеш Сезгә үгет шул булыр. Аллаһ сезнең кылмышла- рыгыздан хәбәрдар. 4. (Казы булмаса яки азат итәргә) мөмкинлеге булмаса. хатынын анасына скшаткан ир хатыны белән якынлык кылмастан. ике ай ураза тотар. Моңа да көче җитмәгән кеше алтмыш фәкыйрьнең тамагын туйдырыр. Бу шартлар Аллаһка вә аның Рәсүленә ихлас ышанырга тиешлегегез өчен Болар-Аллаһ хөкеме. Кяферләр өчен әче газап бар. 5. Аллаһка вә аның Рәсүленә каршы килүчеләр үзләреннән алда җәзаланганнар кебек җәзаланачак. Без аңлаешлы аятьләр иңдердек. Кяферләрне бичара хәлгә калдырырлык газап бар 6. Ул Көнне Аллаһ барыгызны да терелтәчәк вә кылган гамәлләрегез турында хәбәр итәчәк Аллаһ алар үзләре оныткан гамәлләрен санап барды. Аллаһ—һәрнәрсәнең шаһите. 7. Күкләрдә вә Жирдә булганнарның барчасын да Аллаһ белеп торганын күрмисеңмени1 Өч кеше сөйләшеп торганда, дүртенчесе Аллаһ булыр. Биш кеше серләшеп торганда, әлбәттә алтынчысы Аллаһ булыр. Шуннан аз яки күбрәк кеше сөйләшкәндә дә Аллаһ. һичшиксез, алар янында булыр. Ахырда Кыямәт көнендә ул бу турыда хәбәр итәчәк. Хактыр ки. Аллаһ һәрнәрсәне белеп тора. 8. Яшерен сөйләшүләрне тыйганнан соң ла. астыртын зш йөртүчеләрне күрмисеңмени'1 Алар гөнаһ зшләү. дошманлык җәтмәсе кору вә Пәйгамбәргә каршы көрәшер өчен яшеренеп, фетнә әзерлиләр. Синең янга килгәч, алар Аллаһ сине сәламләгәннән дә артык сәламлиләр. Үзләре: —Сөйләгән көферлекләребез өчен Аллаһ нигә соң безне җәзаламый?-диләр. Җәһәннәм аларга җитәр. Алар шунда керәчәк Ай-Һай. хәтәр дәяман урын ул җәһәннәм 9. Әй. иман китергән адәмнәр! Үзара сөйләшкәндә гөнаһ кылу, дошманлык турында вә Пәйгамбәргә каршы сүзләр әйтмәгез. Игелек һәм пакьлек турында гына сөйләшегез. Аллаһ хозурында җавап бирүдән куркыгыз. (10) Яшертсн-пошыртын- астыртын сөйләшүләр шайтаннан килә мөэминнәр арасында гауга чыгарыр өчен. Әмма шайтан Аллаһның әмереннән башка мөэминнәргә һичбер зарар китерә алмас. Мөэминнәр Аллаһка сыенып котылалар. 11. Әй. иманлы кешеләр! Мәҗлестә сезгә: -Урын бирегез.-дисаяәр. урын бирегез. Аллаһ сезгә дә (җәннөтзпо) урын бирер. —Басыгыз.-лисаләр. басыгыз. Аллаһ та иманлыларның. гыйлем ияләренең дәрәҗәсен арттырыр. Аллаһ бәген кылмышларыгызны белеп тора. 12. Әй иман китергән инсаннар! Пәйгамбәргә яшертен генә берәр нәрсә сөйлисе булсагыз, сөйләшер алдыннан садака бирегез. Бу сезнең өчен тагын ла хәерлерәк һәм пакьлек булыр Бирергә нәрсәгез булмаса. һичшиксез, гөнаһ булмас. Аллаһ-гафу итүче. чиксез мәрхәмәтле. (13) Яшерен әңгәмәгездән алда садака бирергә кыймагансыздыр, балки. Аллаһ монысын да га<$у итәр. Сез намаз калдырмагыз, зөкят бирегез. Аллаһка вә анын Ксүленә итагать кылыгыз. Аллаһ кылган гамәлләрегезне төгал белеп тора. 14. Аллаһның ләгънәте төшкән халыкны үзләренә дус иткән бәндәләргә игътибар иттеңме? Алар сезнеке дә түгел, аларныкы да түгел. Антларын бозачакларын алдан ук белгән көенчә алар ант итәләр. (15) Алар өчен Аллаһ хәтәр җәза хәзерләп куйган инде. Аларның кылган гамәлләре бик тә яман. (16) Антларын калкан итеп тоталар вә шулай итеп, кешеләрне Аллаһ юлыннан яздыралар. Анарны мескен хәлгә төшерә торган газап бар. (17) Аларның маллары да. угыллары да Аллаһның газабыннан котылырга ярдәм итә алмас Аларҗәһәннәмгәтеркаләчәк һәм шунда мәңгегә калачак. (18) Кыямәт көнне аларны Аллаһ терелтер. (Без саф мөселманбыз дип) сиңа ант иткәннәре кебек, (бу ялган анттан файда күрербез дип) Аллаһ алдында да ант итәчәкләр. Белеп торыгыз ки, чын ялганчылар шулар булыр. (19) Шайтан аларны үз химаясенә алды да. Аллаһны оныттырды Менә болар, шайтанның гаскәре, шундый теләктәшләреннән тора. Белеп торыгыз, коточкыч һәлакәткә дучар булганнар-шайтан тарафдарлары. (20) Аллаһка вә аның [Ъсүленә каршы килгәннәр иң түбән җанлылар арасында булыр. 21. Аллаһ язды -Миндә җиңелмәслек кодрәт бар. Рәсүлләрем дә өстен чыгачак. Шөбһә юктыр ки. Аллаһ-тагын да куәтлерәк җиңүче. 22. Аллаһка вә Ахирәт көненә иман китергән бер кавемнең Аллаһка вәаның Рәсүленә каршы килгән кяферлар белән якын дус Сулганын күрмәссең Хәтта, алар якын кардәш, ата һәм угыллары булса да. Менә болар күңелләренә иман сеңдергән вә Аллаһтан иңдерелгән рух белән куәгләндерелгән шәхесләр булыр. Аларны арыкларыннан чишмәләр агып ята торган мәңгелек җәннәтләргә урнаштырыр. Менә шулар Аллаһ тарафын тагучылар булыр. Аллаһ алардан разый булыр. Алар да Аллаһтан канәгать калыр. Бетеп торыгыз, чынлап кагылуга ирешкәннәр, әлбәттә шулар булыр. 59— ХӘШНР (СӨРЕП КУУ) СҮРӘСЕ (Хәшер сүрәсе 24 аятьтән тора. Мәдинәдә иңгән. Хәшер-сөрелү. куып чыгару, бер урынга туплау, җыйнау мәгънәләрендәге сүз. 2-7 нче аятьләрдә яһүд кабиләсе Надир токымын сөреп чыгару турында сөйләнә. Сүзнең беренче мәгънәсендәге исемне азган сүрә.) Бнсмилләһир-рахмәнир-рахим. 1. Күкләрдә һәм Җирдә булганнарның барысы да җиңелү белмәс, хикмәт иясе- Аллаһны мактап тәсбих әйтә 2. Китабы булган халыкның иман китермәгәннәрен (Тәүрапыы яһүдләрне) әүвәлгесендә йортларыннан сөреп чыгарган—Аллаһтыр. Сез аларның сөреләчәген күз алдына ла китерә алмый идегез. Алар: кальгаларыбыз безне Аллаһтан саклар, дип өметләнә иде Әмма Алланың җәзасы аларга көтмәгән яктан килде. Ул аларның йөрәкләренә курку салды. Алар өйләрен үз куллары белән һәм дә мөэминнәрнең кулы белән харап иттеләр. Әй. сез! Башында акылы булганнар, моннан гыйбрәт алыгыз. (3) Әгәр дә Аллаһ аларның тәкъдиренә сөреләчәкләрен язып куймаган булса, әлбәттә аларны дөньяда ук җәзалаган булыр иде. Ахирәттә дә алар өчен җәһәннәм газабы бар. (4) Бу (сөрелеш вә җәзалар) аларның Аллаһка вә аның Пәйгамбәренә каршы килүләре аркасында булды. Аллаһка каршы килгән кеше белеп торсын. Аллаһның җәзасы бик тә хәтәр булачак. 5. Хөрмә агачларының берсен генә кисүегез дә яки кисмичә калдыруыгыз. Аллаһ- нын рөхсәте белән генә булыр. Аллаһ юлдан язганнарны бичара хәлдә калдыру өчен шулай эшли. 6. Аллаһ ярдәме илә алардан алган ганимәт маллары Пәйгамбәргә тиеш: чөнки сез ул малны алыр өчен ат менеп, дөягә атланып килмәдегез. Аллаһ пәйгамбәрләрен аерым кешеләрдән өстен кылыр. Аллаһның һәрнәрсәгә кодрәте җита (7) Аллаһ ярдәмендә яулап алынган илләрдәге байлык—ганимәт Аллаһка. Пәйгамбәргә аның якыннарына, ятимнәргә юксылларга вә юада калган юлчыларга булыр Шулай булгач, бу маллар, бу байлык бары тик байлар арасында гына бүлешер өчен була алмын Пәйгамбәр сезгә ни бирсә шуны алыгыз, нәрсәне алырга тыя икән, аны алмагыз Алдайның җәзасыннан куркыгыз Аллаһнын жәзасы бик тә хәтәрдер (8) (Аыаһ бир.-пн б\ :анимат маллары) йортларыннан куылган вә маллары таланган. Аллаһтан бер нигъмәт вә ризалык өмет иткән. Аллаһнын диненә вә Пәйгамбәренә ярдәм иткән фәкыйрь Мөһаҗирләргә бирелергә тиеш Менә алар-тугры юлдагылар. (9) Байтактан әувәл Мәдинәне ватан итеп, ихлас күңелдән иман китергән кешеләр үзләре янына күчеп килгән Мөһаҗирләрне якын итеп каршы алырлар, аларга бирелгән мал (ганимәт) аркасында (күпсенеп) көнләшү хисе тоймаслар Хәтта үзләре кыен халдә (ач) булсалар да. алар (мохтаҗларның, моһаҗир юрнең) ихтыяҗын алга куяр Кем нәфесен (малга хирыслыгын)тыя белә шул морадына ирешкәннәрдән булыр 10. Базардан сон килүчеләр әйтер: —Раббыбыз. безне һәм бездән элек килеп киткән иманлы кардәшләребезне, зинһар, ярлыка, күңелләребездә иман китергәннәргә каршы һичбер хөсетлек калдырма. Раббыбыз. шик кж ки. Син—чиксез мәрхәмәтле, чиксез рәхмәтле. 11. Монафикъларны бер лә күргәнең юкмыни? Китаплы халыкның кяфер булган кардәшләренә әйттеләр: -Әгәр сез йортыгыздан куылсагыз, шик юк ки. без дә сезнең белән бергә китәчәкбез: сездән башка һичберәүгә дә иярмәбез Әгәр сугышка керер булсагыз, әлбәттә ярдәм итәрбез,—дигән сүзләрен ишетмәдеңме? Аллаһ шаһиттер ки. алар, әлбәттә ялганчы 12. Чыннан да. әгәр алар куылса, монафикълар йорт ташлап, аларга иярмәс. Тегеләре сугышка керсә ярдәмгә килмәс. Табаннарын ялтыратып, сугыш кырын ташлап качарлар. Ахырда аларнын үзләренә дә ярдәм итүче булмас. 13. Шунысы көн кебек ачыктыр ки. сездән курку аларның йөрәкләренә кереп урнашкан Бу курку Аллаһ газабыннан куркуга караганда көчлерәк Алар- (Хакыйкатьнең кайсы якта икәнен) аңламый торган нәсел 14.Алар (имансыгюр) бердәм булып сезгә каршы сугыша алмаслар; ныгытылган кальгалар артына яки таш диварларга посып кына сугышырлар. Үз араларындагы сугыш каты булыр Гәрчә алар сиңа бердәм булып күренер, әмма аларның күңелләре аеры чәере Алар-акылга утырмаган бер халыктыр. (15) Аларның хәле үзләреннән алла гына яшәп-киткән һәм гөнаһларына күрә җәзасын да алган кавемнәрнеке кебек Аларга хәтәр җәза бар. 16. Монафикъларның хәле исә нәкъ шайтанның хәле кебек Шайтан кешегә: -Инкарь ит!—диде Кеше инкарь иткәч: —Мин сездән ерак торам, чөнки мин галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһтан куркам —ди (17) Икесенең дә ахыры—мәңгелек ут булыр. Алар анда калачак. Менә бу (җәһәннәм^-зал и м нәриен җәзасы 18. Әй. иман китергән бәндәләр! Аллаһнын җәзасыннан куркыгыз вә һәркем, киләчәк өчен ни хәзерләгәнлеге турында уйлансын. Аллаһнын җәзасыннан куркыгыз. Аллаһ сезнен ни кылганыгыздан хәбәрдар (19) Аллаһны оныткан һәм шуның аркасында Аллаһ та аларга (яхшьиыкнын) ни икәнен оныттырган кешеләр кебек булмагыз. Алар-Аллаһ юлыннан язган бәндәләр. (20) Җәһәннәмгә кергәннәр белән җәннәткә кергәннәр тиң булмас. Җәннәгтәгеләр-морадларына ирешкән мөэминнәр. 21. Әгәр дә Без бу Коръәнне тау башына иңдергән булса илек, ихтимал. Аллаһтан куркудан тетрәп тау урталай ярылган булыр иде Бу мисалларны Без кешеләргә сабак булсын дип китерәбез. 22. Аллаһнын сый(1»ты шулдыр ки-Аннан башка олуг кодротена ия тат кж |<«,еиг-‘"наР"' м белеп тору,ы Аллаһ-ярлыкаучы. Аллаһ- ки Нфуче (23) Аллаһнын сыйфаты шулдыр ки-Аннан башка шуг колонка ия тат юк. Ул бетен маткетнен бердонбер хукасы. кимчелексез иттедер, иминл» ™11че ышаныч бирүче ентаметлек иясе. Күтэтеп. иминлек саклап торучы Җиңелү белеше Талаганга *” кук"“ Олуглыкта тинс булмаган Ана тннлоштеретг.лнмрнси барча- сыннан өстен—бер Аллаһ. (24) Аллаһ шулдыр ки. Ул (галәмнәрне) барлыкка китерүче; яралтучы (юктан бар итүче), хасил иткәннәргә рәвеш (тәртип, сурәт, система) бирүче-Аллаһ Иң матур исемнәр Аллаһта гынадыр Күкләрдә вә Җирдә булганнарның барчасы Аңа тәсбих әйтә Ул—һәрвакыт кодрәт һәм хикмәтләр иясе. (*А-шһның үзгәрмәс оч сыйфаты бар. Беренчесе. ибда-иҗат итү. юктан бар ясау, барлыкка китерү Гхламдә Аиаһтан башка һичбер нәрсә юк иде Аллаһ галәмне барлыкка китерде Икенчесе хашкь итү. бер нәрсәдән башка нәрсә ясау куәсе (сәләте) Җисемне, әйберне, матдәне-галәмнөрне Аллаһ юктан хасил итте. Шул җансыз матдөдән-туфрактан Адәмне ясады. Җенне төтенсез уттан яралтты Хайваннардан, үсемлекләрдән, ташлардан аермалы бу шрак. Адәмгә акьи. суз. фикерләү сәләтләре бирде Өченчесе тәдбир Бу—галәмтабигатьтәге хәрәкәт, сөрешләр белән алдан күреп идарә итү сыйфаты Хайваннар, киекҗәнлекләр, кош-кортлар, балыклар, бөҗәкләр, үсемлекләр, галәмдәге җисемнәр, җир-кояшлар эчендәге кодрәтләр белән катгыян тәртиптә идарә итү Чыннан да. Аллаһ-бөек хөкемдар, җиңелү белмәс кодрәт иясе. ар\чтщ ны белмәс көчкә ия» Хәсән Чантай тәфсиреннән.) 60— МҮМТӘХИНӘ (ХАТЫН-КЫЗНЫ СЫНАУ) СҮРӘСЕ (Мүмтәхинә сүрәсе 13 аятыпон тора. Мәдинәдә иңгән. Мүмтәхинә-сыналуга дучар хатын, дигән сүз.) Бием илләһи р-рах мән ир-рахи м. 1. Әй. иман китергән халык, әгәр Минем юлымда сугышырга һәм ризалыгымны алырга теләсәгез. Минем дә дошманым, сезнең дә дошманыгыз булганнарга хөрмәт күрсәтеп, яшерен мәхәббәт тәрбияләгәннәрне дус итмәгез. Чөнки атар сезгә килгән Хакыйкатьне (Коръәнне) инкарь итте. Аллаһка инанганыгыз өчен. Пәйгамбәрне да сезне дә ватаныгыздан кудылар. Мин сезнең яшерен эшләрегезне да ачык кылмышларыгызны да бик яхшы белеп торам. Кем моны кылса (имансызларны дус итсә, аларга мәхәббәт тотса), шул тугры юлдан язган хисапланыр. 2. Әгәр дә инде алар сезне тоткын итса дошманлык кылсалар, куллары һәм телләре бетән сезне рәнҗетеп. (Атайны инкарь итеп, динегездән) ваз кичтерсаләр. (3) Кыямәт көнендә якын кардәшләрегез да балаларыгыз да сезгә файда итә алмас. Аллаһ сезне атардан (якыннарыгыздан) аерыр. Аллаһ бөтен гамәлләрегезне күреп тора. 4. Хактыр ки. Ибраһим да вә аның белән бергә булганнар да сезнен өчен гүзал бер үрнәк булып тора. Алар кавемнәренә әйттеләр; -Без сездән һәм Аллаһны инкарь итеп, башка нәрсәләргә табынганнардан катгыян баш тартабыз. Сезне (туганнарыбыз дип) танымыйбыз. Сез бары тик бер Аллаһка иман китергәнегезгә чаклы, арабыздагы дошманлык, ачу-үпкә бетмәячәк. Ләкин Ибраһим атасына әйтте: -Әлбәттә мин (Аллаһ) сине кичерсен дип (дога кылып) ялварачакмын. Ләкин Аллаһтан сиңа киләчәкне (бер генә җәзаны да) мин тоткарлый алмаячакмын,—диде. Мөэминнәр әйтте: -Раббыбыз. бары тик сина гына сыендык, сиңа гына юналдек. Кайтыш та бары тик Синең тарафка гына булачак. («Хәзрәти Ибраһим иман китермәгән атасына, иман китерер өчен форсат вакыты бирә, һәм шул арада атасы өчен ярлыкау сорап. Аллаһка ялвара, ләкин инде соң була. Ибраһимның атасы инде Аллаһ тарафыннан ярлыкашмас дәрәҗәдәге кяферләр рәтенә куела. Чөнки Аллаһның: кяферләр өчен ярлыкау булмас, дигән әмере бар* Ал и Тургут тәфсиреннән.) 5 -Раббыбыз. безне инкарьчылар хөкеменә тапшырып, тәжрибәсынау кешеләре итмә Ярлыка безне Йа. Раббыбыз! Бердәнбер җиңүче вә хикмәт иясе бары тик Син Үзең гена 6. Хактыр ки. алар (пәйгамбәрләр белән сәхабәләре) сезнен өчен. Аллаһка вә ахирәт кә ышанганнар өчен гүзал үрнәк Кем йөз чөерә (шул һәлакәткә дучар). һичшиксез, Аллаһ бай (бернигә дө мохтаҗ түгел). Ул мактауга лаек 7. Ихтимал, ике арадагы (иман китергән туганнар белән иман китермәгән туганнар арасындагы) дошманлыкны бетереп. Аллаһ сезне озакламый дуслаштырыр да. Аллаһ- нын көче җитәрлек. Аллаһ-ярлыкаучы. чиксез мәрхәмәт иясе. 8. Сезнең яктан дин юлында сутышмаса да. сезне ватаныгыздан кумаган кеше ларгәигелек кылуыгызны һәм аларга гадел булуыгызны Аллаһ тыймас. Аллаһ гадел булганнарны сөя 9. Динегезгә каршы сезнең белән сугышып, сезне ватаныгыздан куып чыгарганнарны һәм куып чыгаруда кяферларга ярдәм итешкәннәрне дус итсәгез. Аллаһ хупламас. Кем шундыйлар белән дуслаша, шулар залимнар булыр. 10. Әй. иман китергән адәмнәр' Мөэминә хатыннар һиҗрәт итеп, сезнең янга килсә аларны сынагыз Алар иманлымы-юкмы икәнен Аллаһ бик яхшы бела Аларның иманлы хатыннар икәненә ышангач, аларны кяферләргә кайтармагыз. Бу хатыннар аларга хәлал түгел. Тегеләре дә бу хатыннарга халал булмас. Аларның ирләре биргән мәһәрләрен кире кайтарыгыз Мәһәрләрен ирләренә кире кайтарган очракта, аларга өйләнү гөнаһ булмас. Кяфирә хатыннарны никахыгызда тотмагыз, алар өчен булган чыгымнарны таләп итегез. Алар да шулай ук үз якларыннан булган чыгымны сездән сорасын Аллаһнын хөкеме шундый. Арагызны Аллаһ хөкем ита Аллаһ барысын да белеп тора. Ул—хикмәт иясе. 11. Әгәр дә берәр мөэминнең хатыны ташлап, кяферләргә качып китса сез алар белән сугышыгыз, җиңгәннән сон. хатынсыз калган иргә (качып киткән хатынга тоткан чыгымнары кадәр) ганимәт малыннан өлеш бирегез. Үзегез иман китергән Аллаһ каршысында гаделсезлек кылудан сакланыгыз. 12. Ий. пәйгамбәр! Иманлы хатыннар сиңа килеп: —Аллаһка тиңдәшләр уйлап чыгармабыз, угрылык кылмабыз, зина эшләмәбез, үз сабыйларыбызны үтермәбез (кнмәнебезне төшермәбез), кулларыбыз белән аякларыбыз арасында булганнарны ялганлап (яшерен уйнаштан туган базабызны) башка иргә сылтамабыз, игетскле эшләрдә сиңа каршы булмабыз, дип ант итсәләр, антларын кабул ит вәаларөчен Аллаһтан ярлыкау сора Шик юктыр ки. Аллаһ-ярлыкаучы һәм чиксез мәрхәмәтле 13. Әй. иман китергән адәм балалары. Аллаһ җәзага тарткан кавемне дус итмәгез. Чөнки алар Ахирәт көненнән өмет өзде. Кяферлар (мәепыәрнең терелеп) кабердән чыгуларына ышанмады 61— САФ (РӘТ) СҮРӘСЕ (Саф сүрәсе N аятьтән тора Мәдинәдә иңгән. Аллаһ юлындагы изге сугыш- Жиһадта сугышучыларның гаскәр сафы турындагы сүрә.) Би см илләһ и р-рах мән и р-рах и м. 1. Күкләрдәге (фәрештәләр, кошлар, җисемнәр) һәм Җирдәге (кешеләр, хайваннар, үсемлек, таулар, диңгезләр) Аллаһка гыйбадәт кыла. Аллаһ өстендер, хикмәт ияседер. 2. Әй. иман китергән кешеләр! Эшли алмаган, эшләмәячәк нәрсәләрегез турында нигә шапырынасыз? (3) Эшләмәячәгегез турында эшлим, дип шапырынуыгыз Аллаһнын нәфрәтенә дучар. 4. Аллаһ Үз юлында сугышканда (дошман түгел, җил дә үтеп керә алмаслык) тоташ саф булып орышканнарны хуплый. 5. Бервакыт Муса кавеменә: -Әй. халкым, минем Аллаһ тарафыннан күндерелгән пәйгамбәр булуымны белгәнегез көенчә нигә мине рәнжегасез?-диде. Алар тугры юлдан чыккач. Аллаһ аларның күңелләрен лә алаштырды. Аллаһ фасикълар өерен тугры юлга күндермәс 6. Исегездәме соң, Мәрьям утлы Га исә: -Әй. Исраил токымы, мин Аллаһның сезгә жибәргән илчесе буламын, миннән алда килгән Тәүратны дөресләүче вә миннән соң да киләчәк Әхмәт исемле бер пәйгамбәр турында сөенечле хәбәр китердем .-диде. Бу хакта ул ышанычлы дәлилләр китергәч, алар: -Бу-көн кебек ап-ачык бер сихер.-диделәр. 7. Исламны кабул итегез, дип үгетләп тә Аллаһ хөкемнәретурында ялган сөйләгән кешедән дә кабахәтрәк кеше бармы икән! Аллаһ кабахәтләр өерен тугры юлга юнәлтмәс (8) Алар авызы белән Аллаһның нурын сүндерергә тели, кяферләр ул нурны кнрәксенмәсәләр да Аллаһ нур иңдерүдән туктамас. (9) Мөшрикләр теләмәсә да Исламны бөтен диннәрдән дә өстен итәр өчен Пәйгамбәрен тугры юл һәм Хаклык илә күндергән—Аллаһтыр. 10. Әй. иманга килгән кешеләр, сезне әче газаптан коткарачак бер алыш-биреш ысулын сезгә күрсәтимме'’ (11) Аллаһка вә аның бүленә инаныгыз, малларыгыз бетән. җаныгыз белән Аллаһ юлында Җиһад итегез Белеп торыгыз, бу сезнең өчен бик тә хәерле гамал булыр 12. Бу тәкъдирдә Аллаһ сезнең гөнаһларыгызны кичерер, сезне арыкларыннан чишмәләр агып ятучы жәннәгләрга Гаден җәннәтендәге мәһабәт сарайларга урнаштырыр. Мена бөек моратка ирешү шул булыр. (13) Күңелегезгә хуш килә торган тагын бер нәрсә булыр: сезгә Аллаһтан ярдәм килер, аннан соң озак та узмас, бөек җиңү булыр. Шулар турында хәбәр итеп, син мөэминнәрдән сөенче ал. 14. Әй. иманга килгән бәндәләр! Аллаһның динендә пәйгамбәрләргә ярдәмче булыгыз. Мәрьям утлы Гайсә үзенең хавариларына (сәхабәләр кебек якыннарына) әйткән иде: —Аллаһ юлыннан киткәнемдә миңа кем ярдәмче булыр?—диде. Хаварилар исә: —Аллаһ юлында сиңа без ярдәмче булырбыз,—диделәр. Исраил токымыннан бер төркем халык иман китерде, башкалары инкарь итте. Ниһаять. Без иманлыларны дошманнарыннан өстен чыгардык Иманлылар җиңүче булды. 62— ҖОМГА (ҖОМГА) СҮРӘСЕ (Җомга сүрәсе 11 аятьтән тора Мәдинәдә иңгән.) Бием илл әһ и р-рах м ән и р-рах и м. 1. Күкләрдә вә Җирдә булганнарның барысы да дөнья милкенең хуҗасы, кимчелектән азат, галәмнәрнең Раббысы. хөкемдар-Аллаһка тәсбих әйтә 2. Хәреф танымаган наданнар арасыннан чыгып, үзләренә аятьләр укыган, алар- ны сафлыкка өндәгән, аларга Китап вә хикмәтне өйрәткән бер Пәйгамбәр күндерүче Аллаһ булды. Хактыр ки. алар башта кыйбласыз адашып йөрүче кавем иде. (Яһүдләрдән. христианнардан аермсиы буларак, гарәпләргә алардан алда китап иңдерелмәгән иде.) 3. (Пәйгамбәрне Аллаһ) мөэминнәргә генә түгел, аларга катнашы булмаган башка халыкларга да иңдерде. Аллаһ—чиксез кодрәт һәм хикмәт иясе. 4. Бу-Аллаһнын мәрхәмәтедер. Ул теләгәненә рәхмәтен иңдерер. Аллаһ-чиксез миһербан иясе. 5. Тәүрат китабы бирелеп та аның буенча гамал кылмаган бәндәләрнең халетау- тау китап төягән ишәкнеке кебектер. (Күп китап ташыса да. ишәккә белем кермәс.) Аллаһның аятьләрен бозып күрсәтүче кавемнең хале бик тә яман. Аллаһ залимнәр өерен тугры юлга күндермәс. 6. Әйт син: -Әй. яһүд халкы!-диген.-Сез бәген халыкларга караганда да без генә Аллаһка якын дус. дип расламакчы буласыз, әгәр сүзегез хак икән, әйдәгез, тизрәк үлегез (Аиаһка тизрәк якынаерсыз, чөнки Аллаһның дуслары Ахирәткә ышана ) (7) Ләкин эшләнгән гөнаһларыннан куркып, алар үлемне ашыктырмаслар. Аллаһ залимнәрне бик яхшы белеп тора. 8. Әйт син: -Сез үлемнән качсагыз ла. ул сезне якалаячак. Ахырда күренгәнне һәм ишеренне белгән Аллаһ хозурына китереләчәксез. Аллаһ ни кылганыгыз турында сезгә хәбәр бирәчәк. 9. Әй. иман китергән кешеләр! Жомга көнне намазга чакыргач (азан әйтелгәч). Аллаһны зикер итәргә ашыгыгыз вә алыш-бирешне калдырып торыгыз. Беләсегез килсә бу зш (намаз уку) сезнең өчен тагын да хәерлерәк булыр. 10. Намаз укылып бетүгә үк кайсыгыз кая таралыгыз һәм Аллаһтан нигъмәт сорагыз. Аллаһны күп зикер иткән кешенең Сәгадәткә ирешүе ихтимал. 11. Алар берәр жирдәәйбер сатканнарын күрсәләряки берәр тамашага ютыксалар. синең ялгызынмы калдырып, китеп барырлар. Әйт син: -Аллаһка якын тору (намазда. сөмсдәдә. догада булу) тамашадан да. сәүдәдән дө яхшырак—диген Аллаһ ризык бирүчеләрнең иң хәерлссе. 63— МОНАФИКЪЛАР (ИКЕЙӨЗЛЕЛӘР) СҮРӘСЕ (Монафикълар сүрәсе II антыпөн тора Мәдинәдә иңгән.) Бисмилләһир-рахмәнир-рахим I. Монафикълар синең яныңа килгәч: -Шаһитлык итәбез ки. чыннан да. син Аллаһның Пәигамбәре.-диләр. Әйе. Аллаһ та бу турыда белә син. әлбәттә Аллаһның Пәйгамбәре. Аллаһ монафикл*ларның алдакчы икәнлекләрен яхшы белә (2) Антларын калкан итеп. алар-Аллаһ юлыннан яздыручылар Чыннан ла. аларның гамәлләре бик тә яман. (3) Чөнки алар башта иман китерде, ахырда иманнан чыкты Шуңа күрә (иман өчен) аларның күңеле йозаклы Алар инде хәзер һични аңламый (4) Аларның кыяфәтенә баксаң, исең китәр, әңгәмәдәге сөйләшүләрен тыңласаң, сүзләре һушыңны алыр. Ләкин алар коймага сөяп куйган таяк кебек (койманы да терәтеп тормый, ре до авып китми). Алар һәр кычкыру тавышын үз башларына (килгән җәза) дип. кабул итә Алар- дошман халык. Алардан саклан Аллаһ (куркытып) аларның җаннарын алачак. Ничек итеп алар шушы мөшкел хәлгә төште соң? 5.-Килегез. Аллаһның Пәйгамбәре сезнең өчен ярлыкау теләсен.-дигәч. алар йөзләрен чөереп кита Син аларның ераклаша барган тәкәббер кыяфәтләрен күреп калырсың (6) Ярлыкау сорасаң да. сорамасаң да аларга барыбер Аллаһ аларны берничек тә ярлыкамаячак Юллан язганнарны Аллаһ тугры юлга күндермәс. (7) Алар: -Аллаһ илчесе янында булганнарга бернинди дә чыгым түкмәгез (хәер, салака бирмәгез, ярдәм итмәгез), кадалып китсеннәр.—ди Күкләрнең вә Җирнең хәзинә- ләре-Аллаһныкы Ләкин монафикълар моны белми. (8) Алар: -Хактыр ки. әгәр Мәдинәгә кайтсак, өстен булганнар, бай кяферләр бичара халдәгеләрне (фәкыйрь мөэминнәрне), һичшиксез, куып чыгарачаклар,—диләр. Гәрчә чын өстенлек бары тик Аллаһта. Пәйгамбәрендә мөэминнәрдә булыр. Ләкин монафикълар моны белми. 9. Әй. иман китергән халык, малларыгыз (байлыгыгыз), балаларыгыз Аллаһны оныттырмасын Кем Аллаһны оныта, шул зыян-зәхмәт күрер. 10. Әҗәле килгән кеше: Раббым. мина кыска гына вакытка булса ла гомер бир. Валлаһи, мин садака бирер илем, игелекләр кылыр илем -дип әйткәннән күпкә әүвәл Без биргән ризыкларыгыздан садәка бирергә кирәк иде. II. Аллаһ әҗәле килгән бер генә кешенең дә үлемен кичектермәс Аллаһ ни кылганыгызны белеп тора. 64— ТӘГАБҮН (АЛДАНУ) СҮРӘСЕ (Ткабун сурөсе 18 аятыпвн тора Мәдинәдә иңгән. Тәгабун-алдану дигән суз.) Бием нлләһ и р-рах мән и р-рахн м. I. Күкләрдә вә Җирдә ни булса, барысы да Аллаһны мактый. Милек-байлык- Аллаһныкыдыр. Мактау-Аллаһкадыр. Аллаһның кодрәте һәр нәрсәгә җитә (2) Сезне яралткан-Аллаһтыр. Кайсыгыз-кяфер. кайсыларыгыз мөэмин булдыгыз. Аллаһ сезнең гамагзәрегезне күреп торучы. (3) Күкләрне вә Җирне юктан бар итте. Сезгә сурәг-кыяфәт бирде һәм сезнең рәвешегез бик тә гүзәл булды. Кайтыш та-Аллаһ- кадыр. (4) Аллаһ күкләрдә вә Җирдә булганнарның барысын да белеп тора Яшерепкачырып кылганнарыгызны да. ачыктан-ачык гамәлләрегезне дә белеп тора. Аллаһ күңелләрдә нинди теләк, башларда нинди фикер булганны да бела 5. Байтактан әүватге яшәешләрендәге инкарьчыларның хал-хәбәре сезгә килеп ирешмәдемени ’ Алар кылмышларына күра җәзасын да татыды. Алар өчен әче газап хәзерләнгән иде. (6) Пәйгамбәрләр аларга ап-ачык дәлилләр китергән иде. ләкин алар: -Гап-гади бер бәндәме безне тугры юлга юнаптәчәк?-дип инкарь иттеләр, йөз чөерделәр Аллаһ та һичбер нәрсәгә мохтаҗ түгеллеген күрсәтте. Аллаһ-байдыр. мактауга лаектыр. (7) Кяферлар белән мөшрикләр үлгәч яңадан терелүне катгыян инкарь иттеләр. Әйт син аларга: -Валлаһи, сез. һичшиксез, яңадан тереләчәксез, ахырда гамәлләрегез турында сезгә хәбәр биреләчәк.-диген.-Бу эш Аллаһ өчен бер дә кыен түгел. (8) Шулай булгач. Аллаһка. аның Пәйгамбәренә һәм индерелмеш нурына (Коръәнгә) иман китерегез. Аллаһ сезнең гаматләрегездән хәбәрдар. (9) Мәхшәр көне-барыгыз бергә туплана торган көн (исәп-хисап, югалтулар, алданулар һәм табышлар көне). Аллаһка иман китереп, игелек кылган кешенең хаталарын Аллаһ кичерер, андыйларны Аллаһ арыкларыннан чишмәләр агып ятучы җәннәтләргә урнаштырыр. Алар анда мәңге калачак Менә бөек Максат-Сәгадәг шул булыр. (•Кыямәт көнендә кяферләр фани дөнья тормышына алданып, форсатны ычкындырганнарын аңларлар. Яумутун тәгабүн-котчыккыч алдану, зарар куру көне» Али Тургут тәфсиреннән.) 10. Инкарьчылар белән аятьләремне ялганга чыгаручылар җәһәннәмгә теркәлер. Алар анда мәңге калачак. Ай-Һай. хәтәр җир ул-алар барачак җәһәннәм II. Бер генә кайгы да Аллаһ әмереннән башка төшмәс. Аллаһка инанган кешенең күңелен Аллаһ тугры юлга юнәлтер. Аллаһ бар нәрсәне дә белеп тора. (12) Аллаһка итагать итегез. Пәйгамбәргә дә итагать итегез. Йөз чөерәсез икән, чөерегез (аннан Раббыга да. Пәйгамбәргә дә зыян булмас). Пәйгамбәр бары тик үз вазифасын ачык итеп белдерүче генә (13) Аллаһтан югары һичбер башка кодрәт иясе юк. Мөэминнәр фәкать Аллаһка сыенып. Ана ышанып яшиләр. (14) Әй. иманлы кешеләр, хатыннарыгыз һәм балаларыгыз арасында да сезгә дошман булганнар бар. Алар белән сак эш итегез. Әмма аларны гафу итсәгез, хаталары аркасында аларны какмасагыз. ялгышларын каплап калгаласагыз. белеп торыгыз ки. Аллаһ—ярлыкаучы, чиксез миһербанлы кичерүче (15) Дөресен генә әйткәндә байлыгыгыз һәм балаларыгыз сезне сынар өчен генә Бөек әҗер исә Аллаһ янында булыр. (16) Шулай булгач, булдыра алганча, сез Аллаһка каршы баш күгәрмәскә тырышыгыз. (Аллаһ әмерләрен) тыңлагыз, итагать итегез, үз мөмкинлекләрегездән чыгып, хәер-садәка бирегез. Нәфесен тыя белгән кеше Сәгадәткә ирешер. (17) Аллаһ ризалыгы өчен бурыч бирсәгез (савагыы эш башкарсагыз) Аллаһ сезнең әҗерегезне кат-кат арттырыр һәм сезне ярлыкар. Аллаһ әҗерне мул бирер. Ул җәза бирергә ашыкмый. (18) Яшерелгәнне дә яшерелмәгәнне дә Аллаһ белеп тора. Ул өстендер, хикмәт ияседер. ш Хәтер

Реклама