Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН УРАМНАРЫ НИ СӨЙЛИ?

М әгълүм ки, сонгы дистә ел дәверендә яшәешебезгә искитмәле тәэсир ясаган үзгәрешләр, тамырдан үзгәртеп корулар булды. Әмма дә ләкин биредә шунысы сәер, шунысы гаҗәп: ни өчендер, республикабызның топонимикасына бу үзгәрешләр кагылмады. Иңде югыйсә коммунизм төзүдән дә ваз кичтек, бәйсезлек тә игълан иттек сыман, ә менә атамаларыбыз элеккечә үк. обком биргәнчә калды: Маркс, Ленин, Коммунистик һәм башкалар. Атамаларның калган өлеше исә, нигездә, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен чыгарылган урыс әдәбияты һәм география дәреслекләрендәгечә: Пушкин, Жуковский, Беломорская Югыйсә, мәркәзебез Казан инде үзенең мен еллыгын билгеләп үтәргә жыена, ә урам атамаларына карасак, баксанкүрсәң, аңа әле 1917 нче елда гына нигез салынган диярсең Мисалны Дәрвишләр бистәсеннән башлап жибәрик. Биредәге урам исемнәрен кайчандыр казанын яшелләндерү хуҗалыгында плакатчы-рәссам булып эшләгән түрә уйлап тапкан ахры Мир. Труд, Солидарность, Кленовая, Тополевая... Бистәдә кеше исемен йөрткән бер генә урам бар—Советлар Союзы Герое Николай Липатов урамы Әмма әле анда да урысча агач исеме бар: “Липа” Инде Себер тракты буйлап үзәккә табан юл тотыйк. Биредәге урамнар ни хакында сөйли икән? Бу юл Себергә таба барган кебек, әллә инде Космонавтлар урамы да Байконурга илтә микән'’ Әле монда тагын 8 март урамын да искәртеп узарга кирәк Урамны болай атау, авторларның фикеренчә, юл төзү эшендә чиләнүче гүзәл затларыбызны асфальтны өчләтә күбрәк ыргытырга өнди-чакыра торгандыр инде Ә бит, югыйсә, кадерле хатын-кызларыбызга чын-ихлас хөрмәт күрсәтеп, ошбу урамны якташыбыз, легендар очучы, Советлар Союзы Герое, керәшен татары кызы Ольга Санфирова исеме белән атау мантыйкка ярашлырак булыр иде Хатын-кыз исемен йөрткән урамнарыбыз болай да бармак белән генә санарлык ич. Инде дә килеп. Пионер, Искра урамнары Бу урамнар һич кенә дә мен еллыгын тутырып баручы борынгы калага түгел, ә бәлки "Артек” пионер лагере өчен кулайрак булыр иде Милләтебез өчен, республикабыз өчен тырышкан, җан аткан, бу җәһәттән олуг эшләр башкарган лаеклы шәхесләребез дә җитәрлек бит. Алга таба атласак, Искра урамын Патрис Лумумба атлысы кисеп үтә. Африка углынын Татарстанга нинди мөнәсәбәте бар икән соң, ә? Пушкинның бабалары күк, Эфиопиядән чыкса, әле бер хәл... Янәшәдә генә—Гвардия, Кызыл Позиция урамнары Кайсы да булса бер хәрби шәһәрчектә бу атамалар бик тә табигый янгырар иде әлбәттә, әмма һич кенә дә безнең Казанда түгел! Әгәр дә “гвардия”не тәгаенләштереп, бу урамга гвардия өлкән сержанты, рейхстагка ин тәүге Жинү Байрагын элгән татар егете Гази Заһитов исемен бирсәк, мантыйкка бик тә ярашлы булыр иде Өстәвенә, быел бу каһарманыбызга сиксән яшь тулыр иде. Янә бер юбилей —Казан университетына ике йөз ел якынлашып килә. Бу унайдан, студентлар шәһәрчеге урнашуын күздә тотып, Кызыл Позиция урамын йә күренекле галим, профессор Казембәк, йә өч буын татар мәгърифәтчеләре Сәгыйть, Исхак һәм Ибраһим Хәлфиннәрнен исеме белән атау бик тә мәслихәт булыр иде Аз гына ары китсәк. Товаришеская урамына килеп төртеләбез. Күршедәге генә Шмидт, Достоевский, Вишневский, Калинин урамнары ул кадәр үк "иптәшләрчә” түгел дип уйлаганнар инде, күрәсең. Бу урамга һичшиксез лаеклы исем бирергә кирәк! Мәсәлән, күренекле галим һәм әдип Нәкый Исәнбәт исемен! Инде, ниһаять, Николай Ершов урамы буйлап барабыз да, Ершов кырына килеп чыгабыз. Ул гасырлар дәвамында Арча кыры дип аталган, хәер, халык хәзер дә аны шулай атый. Казан тарихында бер мизгеллек гамәл кылган прапорщик Н Ершовка биредә әле бюст та куелган. Ә нигә әле аның исемен йөрткән урамга Максим Горький исемен биреп, шул рәвешле аны Үзәк парк белән бәйләмәскә!7 Бүгенге Горький урамына исә Салих Сәйдәшев исеме бирелергә тиеш! Чөнки татарның моң чишмәсе Мулланур Вахитов исемендәге химия комбинаты янында түгел, ә нәкъ менә шушы урамда яшәгән һәм ижат иткән. Ә менә Карл Маркс урамына борынгы Арча исемен кайтару фарыз. Бу җәһәттән шунысын да әйтү урынлы биредә урнашкан бихисап сәүдә вә башка эшкуар фирмалары һич кенә дә марксизм идеяләре белән янмыйлар, аларда бер генә уй I» ният—ничек тә булса күбрәк капитал туплау Унда Большая Красная (Зур Кызыл ) урамы кала. Ни мәгънә: нигә зур. нигә кызыл'’ Югыйсә, ошбу мәгънәсез исемнән котылып, ана бөек сынчыбыз Бакый Урманче исемен дә бирергә йөрделәр Ниһаять, бу изге гамәлне тормышка ашырырга иде бит Кремль тирәсендәге Подлужная. Нагорная һәм башка шундый урам атамалары борынгы башкалабыз хакында ни сөйлиләр? —Мина каелса, берни дә' Югыйсә. XVI гасырнын дәүләт эшлеклеләре. шагыйрьләре Мөхәммәт Әмин, Кол Шәриф кебек каһарман бабаларыбызнын исемнәрен ошбу урамнарда да мәңгеләштерү ифрат дәрәжадә изге гамәл булыр иде кана Инде хәзер Куибышев урамы исәбенә озынайтылган Пушкин урамы буйлап Тукай мәйданына төшеп китик Кремльгә таба ун тарафка Профсоюз урамы юл тота Хәтерегездә булса, элек профсоюзларны "коммунизм мәктәбе” дип атыйлар иде Ә менә хәзер алар ни-нәрсә белән шөгыльләнәләрдер, монысын аларнын “галижәнаб” җитәкчеләре генә белә торгандыр. Казанны коткарыр өчен үзен һәм улы Үтәмешгәрәйне корбан иткән Сөембикә бу урам исеменә лаек түгелмени?! Сулда—Некрасов. Бутлеров. Свердлов урамнары, Щербаков тыкрыгы Свердлов- нын Казан, гомумән. Россия тарихында тоткан роле бик томанлы: ул патша гаиләсен һәм башка адәмнәрне аттыруны оештырган, дип тә шикләнәләр Һәрхәлдә, бу урам олуг гуманист шагыйрь Мөхәммәдьяр исемен йөртергә бик тә лаек. Халкыбыз тарихында күренекле урын алып торган бу шәхеснен тууына биш йөз ел тулган көн ЮНЕСКО тарафыннан да билгеләп үтелде Каршыла гына—Татарстан башкаласының үзәк урамы—Бауман урамы, үзенә күрә бер Арбат, Невский проспекты шикелле Тарихи гаделлек бу урамга Ярминкә мәйданын да кушып, уртак “Ташаяк" исемен кайтаруны таләп итә. Тарихтан билгеле булганча, элек биредә атаклы Ташаяк базары гөрләгән. Сүз уңаеннан шунысы да мәгълүм булсын безнен бабайлар Россиядә "ярмарка” дигән алман сүзе таралганчы шактый элек сәүдә итә башлаганнар Янәшәдә Николай Островский урамы урнашкан. Бу шәхеснен дә Казан тарихына керткән өлеше мәгълүм түгел, әмма дә әлеге күренекле драматург үз исеме белән аталган урамны безнен мәшһүр якташыбыз, "урыс поэзиясенең кояшы" һәм намуслы дәүләт эшлеклесс, Казан турында бик җылы итеп язып калдырган Державин белән бүлешергә һич тә каршы булмас иде Бераз баргач. Пушкин урамы тарихи Болак буена килеп чыга Ике якта ике урам—Ун як һәм Сул як Болак урамнары. Бер яктагы йортлар так саннар, ә икенче якта җөп саннар белән тамгаланган Әгәр дә бу урамнарны бер уртак исем белән—"Ботак" дип кенә калдырсак, башкалабыз отар гына иде инде югыйсә Янәшәдә генә Париж Коммунасы урамы елышкан. Бу урамны исә, һәртөрле аңлашылмаучанлыклардан котылу җәһәтеннән, атаклы француз галиме, сәяхәтчесе Жан Кусто исеме белән атау бик кулай булыр иде. Өстәвенә, ул—мөселман кешесе дә. Бераз гына югарыда— Астрономик урамы Монысын инде борынгы галим вә шагыйребез, әле Копсрникка кадәр үк галәм төзелешен бәйнә-бәйнә аңлатып биргән Сәсф Сарай исеме белән тәгаеңтәштерү бик тә максатка ярашлы гамәл булыр иде. Менә, ниһаять. Татарстан урамына килеп керәбез Башкалабыз кунаклары һичшиксез аяк баса торган урын Әгәр дә бу исем-атама Татарстаннан читтәге берәр кала урамына бирелсә, халкыбызга да. республикага да олуг ихтирам билгесе булыр иде. Ә бу хәлендә ул биредә үзенең бәйрәм киемен көн саен киеп йөрергә мәҗбүр булган бәндәне хәтерләтә Әлеге үзәк урам, һичшиксез, бөек шагыйребез Кол Гали исемен йөртергә тиеш Бүтән милләттә булса, бу олуг исемне бик югары күтәрерләр иде Ә менә без исә аның исеме белән шәһәр читендәге бер урамны, урам да түгел әле, кем әйтмешли, җиде-сигез йортлы бер аулак тыкрыкны аталык та. шуның белән—бетте- китте—вәссәлам ЮНЕСКО тарафыннан 800 еллыгы билгеләп үтелгән шагыйребезнең кадерен белергә, олыларга иде дә бит. Үзәктән әлләни ерак түгел—Спартаковская урамы. Халык телендә ул Башмакчы урамы дип йөртелә “Спартак” аяк киемнәре берләшмәсенә кагылышлы исем Бу берләшмә гомер-гомергә эт тиресеннән эшләнгән унтылары белән данлыклы булды Югыйсә, биредә Спартакның бер катнашы да юк инде: безнен бабайлар атаклы болгар читекләрен унынчы гасырда ук теккәннәр Минемчә, Спартак урамын моннан мен ел элек үк гарәп илчелеге башында безнен якларга килеп чыккан мәшһүр Әхмәд Ибен Фадлан исеме белән алыштыру яхшы булыр иде Бераз баргач, Луковский урамына килеп чыгабыз Бу урамнын түренә Татарстан хәрби комиссариаты урнашкан Әфганстанда ин беренче Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган якташ очучыбыз Вячеслав Кәбир улы Гайнетдинов исеме биредә бик тә ятышлы яңгырар иде Ул хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Аның исемен мәңгеләштерүдәге хокукы Аидипопныкыннан (күршедәге урам хулиганнар кулыннан һәлак булган студент Артем Айдинов хөрмәтенә шулай атала) һич тә ким түгел Островский урамыннан Газовая урамына килеп чыгабыз. —Югыйсә, урам газ торбасы да, плитәсе дә түгел инде. Моны хәтта башлангыч сыйныф укучысы да белә һәм аңлатып бирә ала лабаса Әмма дә урамның газ белән агуланган, ягъни “загазованная" булуы бик тә ихтимал Бу урамда Россия ислам университеты урнашкан. Мәшһүр мәгърифәтче, тарихчы һәм дин белгече, жәмәгать эшлеклесе Риза Фәхретдин исеме биредә бик тә лаек вә табигый яңгырашка ия Янәшәдә генә—Эсперанто урамы. Еш кына аны “Аспирант урамы" дип бутыйлар Ясалма телнен бу урамга нинди мөнәсәбәте бардыр—анысы билгесез. Кайчандыр бу урамга Анна Ахматова (татар токымы, әбисе— Казаннан!) исемен бирергә дә ниятләгәннәр иде. Бу мәсьәләне янәдән күтәрү зарур Күршедәге Павлюхин урамын исә шагыйрәнең улы, танылган галим, татар халкын гомере буе хөрмәт иткән Лев Гумилев исеме белән атау бик тә күркәм гамәл булыр иде. Бераздан Высотная урамыннан Даурия (Даурская) урамына килеп чыгабыз Даурия? — Ни-нәрсәне аңлата бу исем, каян эзләп тапканнар аны0 Латыш укчыларының да Казаныбызга нинди файдасы тигән?! Гомумән, латыш укчыларына бездә ниндидер бер чиксез мәхәббәт сизелә. Вольдемар Азин, Ян Юдин исемнәре белән тулы бер район, бистә һәм урамнар аталган Озакламый өченче һәм дүртенче Азин бистәләре дә пәйда булачак икән. Болай номер сугуны кем уйлап тапты икән? Әллә бу Америка- дагыга. бишенче, җиденче авеню дигәнгә мәгънәсезләрчә иярүме, әллә—элеккеге казарма социализмы шаукымының билгеләреме0 Инде менә, ниһаять, Родина урамы Ә нигә Родина? Татарстан буйлап сибелгән бихисап “Родина” колхоз-совхозлары кебек үк, бу да, минемчә, Ватан төшенчәсенең төп мәгънәви асылын киметә генә. Ары таба—Юлиус Фучик урамы Ул бик озын, күп чакрымнарга сузылган. Монда берьюлы Кол Гали, Советлар Союзы Геройлары Гани Сафиуллин, Мәгубә Сыртланова урамнары шикелле унлап урам сыя алыр иде Бик күп лаеклы шәхесләребез исеме белән хәтта тыкрык та аталмаган бер чакта, бу гаделсез исрафлык галәмәте булып тора. Ә нигә, мәсәлән, Фучик урамынын бер өлешен күренекле шагыйрь, фашист тоткынлыгында батырларча һәлак булган подполковник Хәйретдин Мөжәй хөрмәтенә атамаска? Узган ел моның өчен кулай вакыйга да булды: шагыйрьнең тууына йөз еллык билгеләп үтелде Елга аръягына күчсәк, анын байтак өлешен Большая, Деловая, Боевая, Окольная, Хороводная һәм башка шунын ише исемдәге урамнар биләп алган. Бүтән районнардагы кебек, биредә дә, ни кызганыч, татар исемнәре юк дәрәҗәсендә. Казанның мен еллыгы уңаеннан бу районга Бишбалта исемен кире кайтару кирәк, югыйсә Инде дә килеп—Восстание урамы. Ул ни хакында сөйли? Кайсы “восстание"0 Спартакныкымы, Батыршаныкымы, әллә инде яңа баш күтәрүләргә өндәүме бу—билгесез Әлеге урамга татар, башкорт һәм казакъ халкының уртак дуслык билгесе булган Мифтахетдин Акмулла исемен бирү муафыйк булыр иде. Әле күптән түгел генә бу олуг шәхеснең тууына йөз илле ел билгеләп үтелде. Авиатөзелеш районында берничә урам (!) Ленинградская дип атала. Декабристлар урамы исә ярты шәһәр буена сузылган Ул декабристлар халык өчен ни-нәрсә эшләргә җыенганнардыр, анысы—нәмәгълүм, ә менә аларнын халыктан гаять ерак торуын, өстен катлау-дворяннарнын хокукын арттыру өчен кылган гамәлләрен һәммәбез дә белә. Декабристлар урамының “Идел-Пресс"тан Восстаниегә кадәрге өлешен кешелек дөньясы өчен һәлак булган фидаилар—Жәлилчеләр исеме белән атау зарур. Воровский урамы... Ул “Воровская”, ягъни “Караклар” урамы булып янгырый. Адоратский урамын, минем карашымча, Худяков урамы дип атау мәгъкуль. Заманында ВКП(б) тарихын Сталин теләгәнчә итеп язып биргән В. Адоратский кем дә, Казан ханлыгы тарихын чын асыл итеп тасвирлаган өчен репрессиягә эләгеп һәлак булган Михаил Худяков безнең өчен кем?! Язмамның азагында бик тә мөһим бер мәсьәләгә тукталасым килә. Без (белепме, белмичәме?) йөз чөергән, оныткан исемнәр асылда бездән гайре бик азларны гына кызыксындыра. Утыз Имәни, Курсави, Фатих Кәрими, Бәхтияр Канкаев. Батырша, Гаяз Исхакый, Дәрдмәнд, Гаспралы, Еники, Габәши, Ключарев һәм янә бик тә күп исемнәрне Татарстаннан читтә мәңгеләштерү мөмкинме0 Безгә үз-якын булган Михаил Лермонтов, Сергей Аксаков, Алексей Куприн кебек әдипләрне дә онытмаска иде. һәм, гомумән, урамнарга яна, лаеклы исемнәр кушуны Мәскәүдәгечә тиз арада, бәхәссез һәм катгый рәвештә гамәлгә ашырырга кирәк. Тузган йортлар белән бергә, һәртөрле ерганаклы-ботаклы, аркылы-буйлы исемнәрдән дә котылырга иде бит, жәмәгать! Мен еллык тарихы булган башкалабыз урамнары безнең хакта, үзе хакында күркәм вә лаек мәгълүмат җиткерсен иде