Логотип Казан Утлары
Публицистика

‘‘ИСӘНМЕ, ЯПОН МАЛАЕ!..”

Сигезенче класс укучысы Шойхуллин Шөрип суган үстерүдә беренче урынны алды Шуның өчен аны "Артек"ка җибәрделәр Анда ул Сокико исемле япон малае белән танышкан Кара диңгез буеннан кайтып нке-өч атна вакыт узуга Шәрнпко Токиодан хат килеп төште "Исәнме. Шарп!-днелтан иде анда-Сиңа Сокико хат яза. "Артек"тан кайтуга ук сина язарга булдым Бездә эссе Кофе эчәбез, банан ашыйбыз. Шортнктан йөрибез. Сездә нинди кызыклар бар? һәммәсен язын җибәр. Көтәм..." Шәрип. хагны алуга ук җавап язарга утырды: "Исәнме, япон малае' Минем хәлләр бер көе Бездә салкын, яңгырлар ява Катык тчабез. токмачлы аш ашыйбыз Кофе эчеп, банан ашасак, без дә шортнктан йөрер идек (чалбар алырга акча жззтмәс иде. диюем)... "Артск"тан кайтуга ук колхоз чөгендерен алырга чыктык Рәхәт. Укыйсы юк Дөрес, соңыннан без укылмаган дәресләрне куып тоту өчен кырык биш минут эчендә сигезәр параграфны дөмбердәтәчәкбез Зато хәзер күңелле. Чөгендерне йолкып “сто песят" арбасына ыргытабыз Бер-беребезгә балчык бәрешәбез Җиргә егып салу өчен кы злариы куын йөрибез... Кайтышлый икешәр чо1ендернс култык астына кыстырабыз Әз булса да сыерга ризык була " "Исәнме. 111арп' Нигә син миңа исемем белән дәшмисен'’ Мина, мәсәлән, синең исем бик ошый. Чөнки бездә телевизор-мапштофонар җитештерә торган шундый атаклы фирма бар Шари' Мин кайбер нәрсәләрне аклан җиткермәдем Нәрсә ул "сто песят"? Ни өчен берберегезгә балчык бөрәсез? Авыртадыр бит’’ Ни өчен кызларны җиргә егасыз? Алар бит нәфис затлар' Бездә киресенчә. кызларһа хөрмәт күрсәтәләр, аларга морожный, чизбургер алып бирәләр Кайтышлый ике данә чөгендер урлан кайтуыгыз да аңлашылмый Аның белән генә сысрнын тамазы туймый бит ’ Нигә чөгендерне күп итеп са тып алмаска? Җавап көтәм. Сокико" “Исәнме, япон малае! Исемең белән дәшмәгәнгә ачуланма Бездә ул сүгенү сүзе төслерәк яшырый Сезнең телевизорлар безлә дә бар Абыйга “уборка"да икенче урынны алган өчен бирделәр. Анык пульты чикләвек ватканда езанды. Чыдам әйбер түгел икән Телевизоры да юньләп күрсәтми. »>ги ана исерек чагында “дамашни" борган иде Япон малае' Сорауларына җавап бирәм I) "Сго песят” ул зу-ур трактор 2) Балчык эләккәч тон авыртса ла. башкаларныкы авыртканын күрү рәхәт 3) Авылда мороженын сатсалар, кызларга бирмәс ззлек әле үзебез ашар идек Ал арны җиргә егу гына аз, хезмәт укытучысы Хафи з абый ачулаимаса. вабзңе, муеннарына балчык тутырыр идек әззе ул әләкчеләрнең. 4) Чөгендер апкайтупз килгәндә, мин икене, абый икеззе. әти белән әнн-нкешөрне кыстырып кайтса, сыерыбыз тук корсагызз сыззырызз җырлап ук җибәрәчәк... (“Чизбургср"нын ни икәнен Казанда, институтта укучы апамнан сорап белештем Шузздыерак әйберне без хайван суйганда пешерәбез үззко-бавыр пәрәмәче дип атала)" “Шарп! Миңа һаман күп нәрсә аңлашылмый Нәрсә ул “уборка"? Ой җыештырумы'’ Ни өчен сез чикләвекне телевизор пульты белән ватасыз? Нәрсә ул "дамашни”? Аззы ни өчен телевизорга бәрәләр? Сездә әләкче кызларның муенззарыиа балч 1,1 к салу традициясе бармыни'1 Гаиләгез белән чөгендер урлау хөкүмәт милкезз үзләштерү була түгелме' Бездә моның өчен төрмәгә утырталар..." “Исәнме, яззон малае' Ачуланма, япон малае, мин енззең сорауларв.жа җавап бирә алмыйм Дөресрәге, җавап бирсәм до, син барыбер аңламаячаксың Безнең илне аңлау өчен сзша монда туарга, монда үсәргә кирәк Сина бәлки безнең тормыззз кыргын, сәер тоеладыр Әмма үзебезгә ул бик якын, бик кадерле. Ни дисәң дә. туган жир бит' Сау бул, япон малае, хат яз. әмма сораулар белән башымны катырма Шәрип" ДИАНАЛАРДА КУНАКТА Уйламаганда-көтчәгәило. беркөнне Диана мина дуслар булырга тәкъдим итте һәм зззул ук көнне үзләренә кунакка ла чакырды Бу колорадо кортының кире Америкага очып кзттүе кебек гайре табигый хәл иде. Диана безнен класста тына түгел, бөтен мәктәбендә ии чибәр кыз Анын артыннан йөгереп йөргән малайларның күплеген күрсәгез' Тик ул аларнын берсенә дә әйләнеп карамый, аксыл-сары чәчле башын югары чөезз. «фырт» кына уза да китә Шуңа да, анын нәкъ менә мине тиктомалга кунакка чакыруы сәер лә. әйтеп бетергесез куанычлы да иде Што сез' Ү зе чибәр, акыллы, гел «5»лега генә укый.. Вубшем. матур киенеп, абыйның одеколонына коенып, киттем мин ул көнне Дианаларга. Ишекне кышын өнисе ачты һәм ботинкамны салырга кушты Аннары кулыма йомшак башмаклар тоттырды Шундук табынга да дәштеләр Уһу! Өстәлләрендә ни генә юк! Әллә ничә гөрле салат, балык, тавык, банан, тозлы кыяр .. Нрексездән авы н а сулар килде Кулларым мина буйсынмыйча, үзләреннән-ү зләре өстәл уртасындагы ананаска үрелде Әлеге сусыл көньяк җимешен шартлатып тешлим дигәндә генә... -Үскәнем, кем исемле әле син"’ -Ә?.. Нәрсә? Диананың әнисе дәшә икән. -Роман' дип чат натып әйттем мин һәм ананасның урта бер жирен «шаторт!» иттереп тешләп тә алдым. Беренчедән. Рамай. син әле кулларыңны юмадың, икенчедән, ананасны пычак белән кисеп ашыйлар Кулымны юып килгәч, минем тәлинкәгә дүрт төрле салат салдылар. Мин аларның дүртесен бергә бутадым да, үзем «иҗат иткән» «силос»ка сокланып, тәмләп ашыйм дигәндә генә... -Рамай. беренчедән, һәр салатны аерым ашыйлар, икенчедән, салатны чәнечке белән ашыйлар, аш кашыгы белән түгел.. Кыскасы, табын яныннан торып киткәнче, күкәйне маңгайга бәреп ваткан өчен, кашыкның сабы белән чәй болгаткан өчен, тәлинкә төбем ялаган өчен һәм тагын нәрсәләрдер өчен миңа әлеге «беренче». «икенче»ләрне шактый ишетергә туры килде. Аннары Диана мине үзенен бүлмәсенә алып кереп китте Әл-лә-лә-лө... Мондагы пөхтәлекне күрсәгез! Музей залына килеп кердекмени1 Матур итеп җыештырылган бүлмә. Стенка, диван, җыйнак кына өстәл Стеналарда берничә картина, тәрәзә буенда гөлләр -Рамай. син музыка тыңларга ярагасынмы?-кыз семафор төсле гәпсез зәңгәр күзләрен миңа төбәде Яратам -Алайса, утыр, әнә, теге диванга Ул аристократларча нәзәкатлелек белән генә өстәлдәге магнитофонга ниндидер кассета куйды, үзе дә минем яныма килеп утырды һәм чәч толымнарын боргалый-боргалый музыка башлануын көтте. Кинәт колакны әче скрипка тавышы ярып керде -Бу—Моцарт.-дип аңлатты Диана ягымлы елмаеп.-Җиденче симфония -Үзе аксыл-сары башын артка ташлап күзләрен йомды. «Җиденче симфония»дэн минем күңелем болгана башлады. - Бүтән юньлерәк кассетаң юкмы сон синең? Кыз кинәт кенә «бу дөньяга» кайтып, күзләрен зур итеп ачты: -Нәрсә дисең, Рамай? -Юньлерәк кассета юкмы, дим? «Скутер». «Мумие Тролльиме шунда.. -Кем, кем?-Диананын күзләре зур булып ачылды -Ну... «Исхак Хан»да ярый Кызганычка каршы. Дианаларда «Скутер» да. «Мумие Тролль» да юк иде. Ә инде «Исхак Хан»ның кем икәнлеген ул бөтенләй белми икән -Әйдә, бер кызык әйбер күрсәтәм.-днл ул магнитофонны сүндерде дә, кулларымнан җитәкләп мине тәрәзә буена, гөлләр янына алып килде. -Бусы-Роза .-дип сөйләп китте кыз бер гөлгә, бер мина карый-карый -Роза-мәхәббәт гөле Ә болары-яран гөл. миләүшә ә бусы-кактус Кактус турында бер легенда сөйлимме?.. Минем кактус турындагы легенданы әз генә дә тыңлыйсым килми иде. -Әйдә, лутчы корабль батырыш уйныйбыз.-дидем -Юк, мин андый уенны белмим! -Алайса, бәлки, кәрт сугарбыз? —Карта-азартлы уен, карта безнең өйдә гомумән юк! -Домино, шашка’’.. Мин кактус турындагы легенданы тыңламас өчен мозаика төзеп утырырга да әзер идем. Әмма, нихәл итәсең, «кунак-хужаның ишәге» диләрме әле1 ’ Дианалардан чыгып тайганчы миңа кактус турындагы легенданы ишетергә дә. Моцартның җиденче. Бетховенның бишенчеме, егерме бишенчеме симфониясен тыңларга, стенадагы ниндидер картинага карап торырга һәм «макраме» серләренә төшенергә дә туры килде Урамга чыккач үз гомеремдә беренче тапкыр дөньянын нинди матур икәнлеген күрдем Ю-у-Ук мөгаен бүгән килмәм мин бирегә. Әллә ни кызык түгел бугай Диана белән дус булуы Аннары чибәр дә түгел бугай ул. Мин лутчы аргкы партада утыручы «труешник» Нәсимәләргә кунакка барырмын. Аның белән хет корабль батырыш уйнарга була. Вәт!