Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮГАРЫ БӘЯЛӘНГӘН ИҖАТ

оннан төгәл биш ел элек мина «Мәдәни жомга» гәзите өчен Татарстаннын халык шагыйре Шәүкәт Галиевкә багышланган мәкалә язарга насыйп булган иде. Гаять киң колачлы иҗатына күзәтү ясап, мин ул чакта «Шәүкәт Галиевтә дүрт «мин» бар».—дип язган идем. Анын берсе—лирик шигырьләр авторы, икенчесе—юмористик һәм сатирик шигырьләр язучы, өченчесе—балалар шагыйре һәм дүртенчесе—прозаик. Әйе. чын мәгънәсендә киң колачлы каләм иясе Әдәбиятның кайсы гына жанрында ижзт итмәсен, һәркайсында бердәй талант белән, әдәбият сөючеләр яратып укырлык әсәрләр тудырган әдип. Татар балалар әдәбиятының корифее булу белән хәтта башкалардан нык аерылып торган, үзенчәлекле, кабатланмас әдип. Чөнки бездә, гомумән, әдәбият дөньясында балалар әдипләре, балалар шагыйрьләре алай күп түгел, бармак белән генә санарлык. Бу татар әдәбиятында да. русныкында да. башка халыкларныкында да шулай. Балалар өчен ижат итү. күрәсең, язучы-шагыйрьдән аеруча бер осталык сорыйдыр. Алай дисән. мин үзем дә балалар өчен шигырьләр язган кеше буларак, монда башкалардан аерылып торырлык артык берни дә күрмим. Бары тик шәп итеп, баланы җәлеп итәрлек итеп, тапкыр, оста тел белән язарга гына кирәк. Ә инде болай яза белү, ул әлбәттә, шагыйрьнең иҗади үзенчәлеге, башкалардан аерып торган язу манерасына бәйле, һәр шагыйрьнең дә үз язу алымы, стиле бар бит. Үз йөрәге аша үткәреп, үзе кичергән хисләрне язу гына шагыйрьгә уңыш китерә. Балалар өчен язганда да шулай—бала булып уйларга, балалар кичергәнчә, күргәнчә язарга гына кирәк. Шуны сиземлисен, яхшы тоясын икән, син—-на коне!-—урысча әйтмешли—уңышка ирешәсеңнс көт тә тор. Шәүкәт Галиев татар балалар шигъриятенең алтын баганасы ул. Анын бер башында Габдулла Тукай торса. Тукайдан сон үткән юлның урта бер җирендә Шәүкәт Галиев фигурасы калкып чыга. Олы юлның маяклары сыман. Бари Рәхмәттән сон бушап калган, кая таба, кайсы юлдан китәргә белмичә торган балалар шигърияте дилбегәсен үз кулына Шәүкәт Галиев ала. Ала һәм безнең балалар шигъриятендә яна бер сулыш белән, бөтенләй янача. моңа кадәр булмаганча итеп, үзенчәлекле итеп яза да башлый. Бер-бер артлы уенчак, шаян, мавыктыргыч шигырьләр дөньяга туа. «Пәрәмәч». «Кайнар коймаклар». «Ислемай». «Камырша»—Бари Рәхмәтнең йөгерек тел белән язылган шаян шигырьләреннән сон татар әдәбиятына яна балалар шагыйре килүен белгерткән көчле бер аваз булып яңгырый. Балалар шигыре йөгерек телле булганда, шаян сюжетка корылганда отышлы шул. Ә Шәүкәт Галиевтәге мондый осталык—аны әле балалар шигъриятенә килгәнче үк инде дөньяга танытырга өлгергән юмористик шигырьләреннән. Дөресрәге, йөгерек тел һәм шаян сюжет кора белүе аны юмористик һәм сатирик шигырьләр язу остасы итеп тә таныткан була. Әле 1958 елда ук дөньяда елмаеп, көлеп яшәүгә мәдхия укучы «Көлегез, көлегез* исемле җыр (X. Вәлиуллин көе)—көлүгә гимн ижат иткән Ш. Галиев илленче еллар эстрадасының нәфис сүз осталары репертуарында шигырьләре сәхнәдән төшми укылган ин популяр шагыйрь була инде. Анын «Хупҗамал». «Туйда сөйләнгән нотык». «Тәмәкенең файдасы». «Каз ашады башымны» кебек шаян шигырьләре халыкчан шаян, жор тел белән язылуы белән бергә тапкырлык, сүз уйнату, чәчәнлек үрнәге булып тора Анын күп кенә юмористик шигырьләре—«Шалт Мөхәммәтҗан!». «Озак яшәүнен сере». «Яр эзләдем, яр таптым*. «Гарантияле мәхәббәт». «Бар икән күрәселәр»—композиторларыбыз тарафыннан көйгә салынып, шаян җырларга әверелгәннәр. Жыр димәктән. Шәүкәт Галиев татар жыр сәнгатенен алтын фондын тәшкил иткән күп кенә популяр җырларның сүз авторы да. Анын халыкчанлыгы, музыкаль аһәнлелеге белән аерылып торган лирик шигырьләре үзләреннән- үхзәре көйгә сатуны, җырлауны сорап торалар Аларнын композицион бөтенлеге, камиллеге заманында күп кенә композиторларны көй иҗат итәргә этәргән Васил Хәбисла- мовнын «Раушаниям, бәгърем», Ифрат Хисамовның «Утыр әле яннарыма». Фасил Әхмәтов һәм Рифкат Гомәровларнын «Тамчылар тамар чаклар». Апьфред Сәйдә- шевнен «Ник янара сагышлар». Мирсәет Яруллин һәм Рифкат Гомәровларнын «Күпме күхзәр күреп онытылган». Хөснул Валиуллиннын «Шомырт чәчәкләре ак кына». Илһам Шакировнын «Сөенечкә дисәм...» кебек җырлары, инде дөньяга чыгу ларына 40-45 еллап вакыт үтсә дә. һаман халык күнелендә, һаман да яңгырыйлар, аларны тыңлаган саен тыңлыйсы килеп тора. Алай гына да түгел, бүгенге бер көнлек җырлар заманында Ш Галиев җырларының бәһасе тагын да күтәрелә, дәрәҗәсе арта Бүгенге эстраданы басып киткән зәвыксыз, шигырь булудан шактый ерак торган чиле-пешле текстларга иҗат ителгән җырларны тыңлагач, ирексездән Ш Газиевнен әнә шул 60 нчы еллар башындагы лирикасы сагындыра башлый Ул ижат иткән -Раушания* генә дә ни тора! Безнен халыкта хатын-кыз исеменә атап жыр чыгару борынгыдан килгән гүзәл традиция Кызганычка каршы, бүгенге эстрадада бу жанр шактый чүпләнде Ә менә Ш Галиевнен «Раушания»се халкыбызның «Гөлжамал». «Гөлмәрфуга», «Рәйхан», «Саҗидә», «Зөбәрҗәт», «Сәрвиназ» кебек ничәмә буыннар буена хатын-кызга карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисе, югары эстетик зәвык тәрбияләгән җырларына кушылган иде. Дингезнен дә була төрле чагы. Бер давыллап ала, бер тына Раушаниям, бәгърем. Бер давыллап ала, бер тына. Күңелләрем сиңа омтыла Җырда исеме аталган кызнын никадәр сылу, зифа, чибәр булуы хакында бер сүздә юк Монда көчле мәхәббәт, сагыну хисе, һәм шулар җырны халыкчан, үзәккә үтеп керерлек моңлы, популяр итә Ш Галиев лирикасы тема ягыннан бай, колачлы. Анда мәхәббәт тә. туган як, анын табигате, туган жир, авыл, игенче, хезмәт кешесе. Ватан, сугыш һәм тынычлык Нинди генә темага алынса да үзенә генә хас сулыш. Йөгерек тел, сокланырлык образлар аша ачып бирә, кыска һәм төгәл сурәтләүләр аша күңелгә үтеп керерлек итеп яза белә. Еллар үткән саен анын лирикасы үзгә бер аһән ала, яна төсмерләргә байый, фикерләве камилләшә, тыгызлана, теле шомара Шигырьләре күләм ягыннан кыскара. Ул лирик миниатюралар, парчалар, ике, өч, дүрт, сигез юллык шигырьләр ижат итә башлый Шигырьләрдә афоризм дәрәҗәсендәге тыгыз фикерләр урын ала. Фикерләр—уйлану очкыннары Алар күзәтүләр нәтиҗәсендә туа. Ш.Галиев, мөгаен, язучылар арасында үз укучысы белән ин күп очрашкан, ин күп аралашкан әдиптер Ә очрашулар, күргән-белгәннәр—төрле уйларның, уйлануларның чыганагы ул. Ш Газиевнен андый уйлануларын туплаган йөзләгән куен дәфтәре бар 1985 елда ул әнә шул лирик язмаларын туплаган «Илһамым—мәхәббәтем» дигән җыентык та бастырып чыгарган иде Афоризмнар, канатлы гыйбарәләр, үткен фикерләр, хикмәтле сүзләр— болар шигырь калыбына сыя алмыйча, һәрберсе аерым, мөстәкыйль яшәргә лаек, шул ук вакытта шигъри җөмләләр Чөнки аларнын һәрберсе—шигырь чаткысы. Бу жанрның татар әдәбиятында барлыкка килүе дә. мөгаен. Шәүкәт Галиев исеме белән бәйледер. Бездә шундый җөмләләрне жанр дәрәҗәсенә күтәрүче дә ул булды. Былтыр Татарстан китап нәшрияты Ш Газиевнен биш томлык «Сайланма әсәрләр»ен бастырып чыгарды. Мина шуларнын мөхәррире булырга туры килде Шунда мин Ш. Галиев ижатынын никадәр бай. колачлы булуын тагын бер күреп сокландым Татар базалар әдәбиятының умыртка сөяге, юмор һәм сатира остасы, лирикада бай мирас туплаган шагыйрь, лирик-фәлсәфи миниатюралар авторы. прозаик. Биш томлыкка әдип прозасының бер өлеше генә керде. Анын «Минем беренче гомерем» китабы аерым эссе-хикәяләрдән торган автобиографик повесть дип аталырга хаклы. Шагыйрьнең торле әдипләр, әдәбият-сәнгать әһелләренә багышланган язмалары шулай ук әдәби-эстетик кыйммәткә ия Шуларны өстәп яшь язучыларга бирелгән рекомендацияләр, балалар әдәбияты проблемаларын яктырткан күпсанлы мәкаләләр, рецензияләр, доклад-чыгышлар барысы да әдипнең бай әдәби мирасын тәшкил итә һәм аерым томлыклар булып бастырып чыгарырга һәм укучыга тәкъдим ителергә лаек китаплар булыр иде. Кызганыч, аларнын күбесе томлыкларда урын алмый калды Быел Ш. Галиев өчен юбилейлар елы. 20 ноябрьдә шагыйрьгә 75 яшь тула. Ә декабрьдә аны өметле, яшь каләм иясе итеп таныткан истәлекле вакыйганың юбилее—моннан 55 ел элек, 1948 елда «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналының 12 нче санында Сибгат Хәким фатихасы белән анын беренче шигырьләр шәлкеме басылып чыга. (Һәм. ниһаять, быел Ш. Галиевнен балалар шигъриятендәге шук, тапкыр малае Шәвәлинең дөньяга килүенә—«Яшь ленинчы» («Сабантуй») гәзитендә анын турындагы бер бәйләм шигырьләр басылып чыгуга 40 ел тулды. Шәвәлигә—40 яшь!) Шәүкәт Галиев ижаты югары бәяләнде. Ул бездә Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән иң беренче балалар әдибе булды. Аның «Заяц на зарядке» китабы Г. X. Андерсен исемендәге Почетлы дипломга лаек булды—ул безнең балалар шигъриятен дөнья масштабына алып чыкты. Һәм, ниһаять. Ш. Галиевкә 1995 елнын 2 июнендә Татарстан Президенты Указы белән Татарстанның халык шагыйре дигән мактаулы исем бирелде. Ш. Галиев үзенең 75 яшьлек юбилеен иҗат егәре ташып торган хәлдә, саусәламәт каршылый. Без әле аннан янадан-яна әсәрләр көтәбез.