Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әй, тормыш, әй кеше!..

Имәндәй нык кешеләр бар дөньяда: Аудара алмас аларны туфан да! Кешеләр бар гүя чуен баганалар, һич ваз кнчмн максатыннан, нык торалар! ... Суер сыман кешеләр дә бар: Казый, Урлый, Ташый... Мәңге яшәр сыман кылана... Ләкин гомер тегермәне аларны да Уа, Кыра, Җимерә, Ашый! Дога урынына Аллаһым. гаеп миндәдер: Җәннәттән тәмут ясадым. Син бирден нигъмәт, адәмең Мин жыйдым аннан ясагын. Кол икәнлекне онытып Мин йөрдем иркен далада. Колның да колы ясадың. Утырам, мескен, калада. Бер кемгә дә бүген, ахры, Нә мохтаҗмын, нә кирәкмен. Үзем җир. үзем көрәкмен, Ни булып калдым бүген?! Йә, Аллам, бөек колачың. Дөньяны, мине кылгансың. Дигәнсең: йөзе нур булсын, Күңеле сукыр булмасын! Әхмәт ГАДЕЛ (1942)— шагыйрь, прозаик;•Чам». «Яшьлекурамы*. •Кимеш кылган җырлары ‘ һ. 6. китаплар ааторы. Казангк; яши. Әмма булган хаксызлыкны Күрүләр дисенме рәхәт?! Кешене кеше чалганда Минем йөрәктә җәрәхәт! Йә, Аллам, кичер колыңны. Бу артык күрәдер димә. Ташлатма изге юлыңны. Шул юлдан баручы җиңә! Таулардан хат Кайталмадым. Канга батып, Калдым тауларда... Нигә җибәрдең, әнкәем. Явыз яуларга?! Дошман—элекке туганым, Төз атты, анам! Кызыл мәк чәчәге булып Кырларда янам. Арысландай сугыштым мин. Булмады тиңем. Моңлы яңгырлар яуганда Искә ал мине... Эссе көндә таш өстендә Ятам, юк көчем... Кызганмас идем гомерне, Үлсәм ил өчен!.. Кем башлаган бу сугышны, Кемгә ул кирәк?! ...Таулардагы кызыл ташлар Яралы йөрәк!.. Белми татар Гомере буе кәмән1 чалган татар, Уен исемен саклап калмаган: «Эскерипкә» диеп иза чигә, Әй, хәтерсез мескен, алданган! Дөнья буйлап йөргән, Тараткан ул, Йөрәк кылын телеп өләшкән... Җан моңнарын, рух җегәрен биргәч, Чит-ятларда күреп, көнләшкән... Белми шул ул татар бөеклеген, Еллар буе аңын кысканнар. Дәүләтләре җилгә очкан сыман, Сүзләре дә киткән—очканнар... Безнең байрак (марш) Байракны ал кулга, ул сине чыгарыр ал таңга. Илебездәй яшел; ак өмет—манчылган ал канга! Бел, байрак—милләтнең гасырлар саклаган өмете! Байракны туры тот. югары—төшермә, Бул кыю, тәвәккәл, и татар егете! Җан корбан булса да иреклек—азатлык юлында. Каһарман бабайлар васыяте: «Ил булсын кулыңда!» Бел. байрак-милләтнең гасырлар саклаган өмете! Байракны туры тот. югары-төшермә, Бул кыю, тәвәккәл, н татар егете! ‘Кәмән— скрипка Җирдә дә, күктә дә җиңелмәс бөркетләр татарлар! Шанлы ир—Алыплар, Мусалар, Әмәтхан батырлар! Бел, байрак милләтнең гасырлар саклаган өмете! Байракны туры тот. югары төшермә. Бул кыю. тәвәккәл, н татар егете! Җавап Гасырларда нсән калын Кададыгы Явызларны күмгән без! з йөрәккә. Чәнчедегез бәгырьгә. Түзә алмас дидегезме. Ошбу татар җәбергә?! Кылычын да күргән без, Сөнгесен дә күргән—без. Нахакка да түзәрбез, Яманга да түзәрбез, Дуслар хыянәт итсә. Без араны өзәрбез. Туган илем— Балачагым иле юкка чыкты— ул юк инде... Сабый чакта әнием биргән назлы исемемне тартып алды еллар... Мин элекке түгелмен... Киселде дә очты чоңгылларга Сабый чакка кайтыр ак юллар!.. Күз алдымда торып калды томаннар. Томаннар артында шәйләнә таулар, диңгез, урманнар... Сабый чакка Көтмәгәндә кайттым. Төшемдә... Алма бакчасында Оя корган күгәрченнәр... Без кыргый санаган Ирекле кошлар Гөр-гөр килеп. Рәхәтләнеп сөешәләр... Канат кага, назланыша, көйләшәләр... Мин елмаеп карыйм да аларга киләчәгемне уйлыйм... Уянып китсәм. Йөрәгемне сагыш баскан. Тик җан гына кайта ала үткәннәргә. Гыйбрәт алыр, сагышланыр өчен...