МӨХӘММӘД ӘМИН ХАННЫҢ ХАТ-БЕТЕГЕ

МӨХӘММӘД ӘМИН ХАННЫҢ ХАТ-БЕТЕГЕ К азан үзенен 1000 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Бу—гаять истәлекле дата. Чөнки Казан—татар яшәешендә генә түгел, Евразиянең күп кенә халыклары һәм илләре язмышында, Шәрык-Гареб, ислам-христиан мөнәсәбәтләрендә сизелерлек роль уйнаган кала. Дөнья фәненә һәм мәдәниятенә зур өлеш керткән шактый гына талант ияләренең гомере дә Казан белән бәйле Бәйрәмгә хәзерлек чорында шәһәребезнең төрле чорлардагы тарихы, эчке тормышы, халыкара бәйләнешләре мөмкин кадәр тулылыкта һәм тирәнлектә яктыртылырга тиеш. Бу эш вакытында эзләнү, яңадан-яңа факт-мәгьлүматларны гыйльми һәм гамәли әйләнешкә кертү аеруча мөһим. Әмма, ни кызганыч, элеккеге чордан, аеруча ханлыклар дәвереннән безгә бик аз санлы ядкярләр генә килеп җиткән. Казан, татар белән бәйләнешле бүгенге фән татарларның үзләре тарафыннан, үз телләрендә язылган истәлекләргә аеруча мохтаҗ. Аларның азлыгы кайвакыт фикер-күзаллауларның берьяклылыгына, хакыйкый чынбарлыкның бозылуына китерә. Мондый шартларда тарихыбызга, рухи яшәешебезгә мөнәсәбәтле һәр факт, һәр ядкяр игътибарга лаек, гамәли тормыш һәм фән өчен кыйммәтле. Мәгълүм ки, моннан ун еллар элек Шәрифинен ‘Зафәрнамәи вилаяти Казан” әсәре (1550) М. Әхмәтжанов һәм Ф.Хәкимжанов тарафыннан гыйльми әйләнешкә кертелгән иде. Хәзер бу язма шул чор әдәбиятын, телен, тарихын, сәясәтен өйрәнүдә мөһим бер чыганакка әйләнеп бара. Мөхәммәд Әминнен хаты да Казан ханлыгы дәверен, илнең халыкара бәйләнешләрен, аерым хөкемдарларын ачыклауда кыйммәтле бер ядкяр булып тора. Мөхәммәд Әмин—ин озак (ягъни чирек гасырдан артык: 1487—1495, 1502— 1518 елларда) идарә иткән һәм ин күренекле Казан ханнарыннан берсе. Мөгаен, шуна күрәдер ул элеккеге татар һәм урыс чыганакларында да. Ш. Мәрҗани, Р Фәхреддин, Һ Атласи, М. Худяков кебек соңгырак дәвер авторларында да сш телгә алына, төрлечә бәяләнә. Мөхәммәд Әмин атаклы Чынгыз—Туктамыш—Олуг Мөхәммәд нәселеннән. Әтисе—Ибраһим хан. Әнисе—Нурсолтан. Казан тәхетендә бераз утырып алган Илһам һәм Габделлатыйф—анын бертуганнары Әмма соңгыларының әниләре башка (Фатыйма солтан) Мәгълүм булганча, 1487 елда Казан ханлыгы Иван Өченче йогынтысына эләгә Мөхәммәд Әминнен тәхеткә утыруы да шунын белән бәйле. Табигый ки, идарә итүенен беренче чорында ул Мәскәү сәясәтенә ярашырга мәҗбүр була. Тәхеттән төшерелгәч тә. Мөхәммәд Әмин Иван Өченче химаясендә кала Ана биләмә итеп Мәскәү янындагы Серпухов. Кашира бистәләре бирелә. Хәтта Мөхәммәд Әмин XVI гасыр башындагы Рәсәи—Литва сугышында урыс армиясенен башкомандующие дә булып тора. 1502 елда, ягъни кабат тәхеткә утыргач, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган Мөхәммәд Әмин Казан дәүләтенең мөстәкыйль сәясәтен уздыра башлый Татар хөкемдарының мондый хәрәкәте, әлбәттә, Иван Өченчегә һәм анын урынына килгән (1505 елда) Василий патшага ошамый. Казанга һөҗүмнәр башлана Үз чиратында Мөхәммәд Әмин дә яу чаба 1506 елда Казанны алырга дип килгән Мәскәү гаскәре. 100 меңләп кешесен югалтып, зур җиңелүгә дучар ителә. Казанлыларнын да шактый кешесе һәлак була. Бу фажнгале вакышанардан сон Мәскәү белән Казан арасында чагыштырмача иминлек урнаша һәм ул Мохәммәд Әмин үлеменә кадәр дәвам итә. Шунысын да искәртик: бу елларда татар мәдәнияте билгеле бер үсеш ала. Мона Мохәммәд Әмнннен иҗат белән шөгыльләнүе, сәнгать белән кызыксынуы да уңай йогынты ясый. Хөкемдарның “Гыйкаб” исемле шигыре сакланган; Урта Азиядән жырчы-музыкантлар китертүе дә мәгълүм. Мохәммәд Әмин үз үлеме белән 1518 елда вафат була һәм Казан Кремле зиратында җирләнә Берара аның каберендә шагыйрь Мөхәммәдьяр да мөҗавир (сакчы, хезмәткәр) булып тора. Мохәммәд Әминнен татарча язылган рәсми хаты, ягъни бетеге (битиге) Хәким Бирде исемле илчесе аркылы 1506 елда Польша хөкемдары Александрга җибәрелә Ул безгә 1928—1939 елларда Гаяз Исхакый тарафыннан Берлиндә гарәп хәрефләре белән татарча чыгарылган 'Яна милли юл” журналы (1930. —№3.—10—12 битләр) аркылы таныш. Биредә хатның үзе, ана мөнәсәбәтле ике искәрмә һәм аңлатма характерындагы кечкенә мәкалә бирелгән. Бу эшне башкаручы конкрет күрсәтелмәгән. Әмма бер искәрмә ахырында.& хәрефләре тора. Мондый инициаллы автор журналда күзгә ташланмады. "Иделле Мөхәммәдгаяз Исхакый” дип уку да бик мантыйкый түгел. Бу оч хәреф "Яна милли юл” дигәнне анлата булса кирәк. Чөнки биредәге мәкалә дә журнал аңлатмасы рәвешендә бирелә. Мәгълүм ки, “Яна милли юл "дагы күпчелек материаллар Г. Исхакыйнын үзе тарафыннан язылган яисә әзерләнгән. Аларның авторлары күрсәтелеп тә (“Гаяз Исхакый”, “Гаяз”, “Чыңгыз”, “Лотфулла утлы”. .), күрсәтелмичә дә басылган. Мөхәммәд Әмин хаты да баш мөхәррирнең үзе тарафыннан әзерләнгән булса кирәк. Чөнки тәржемәнен һәм аңлатмаларның тел-стиле, фикер сөреше Г Исхакыиныкына охшаш. Билгеле булганча, бу елларда бөек әдип төрки-татар тарихы, ана мөнәсәбәтле хезмәтләр, материаллар белән ныклап кызыксына. Анын “Идел-Урал” китабы, күп санлы мәкалә-язмалары нәкъ менә шушы елларда туа. Бөтендөнья ислам корылтае (декабрь, 1931) вакытында Мөселман Көнчыгышындагы чыгышлары да Г. Исхакыйнын төрки-татар тарихыннан бик хәбәрдар булуын күрсәтеп торалар Әдипнен бу елларда төп яшәү урыны—Варшау Биредә ул Польша зыялылары, җирле татарлар, сәясәтчеләр, шул исәптән ил башлыгы Ю Пилсудский белән дә якыннан аралаша, тарихи истәлекләр белән таныша, полякча да бераз өйрәнә. Болар хакында “Яна милли юл” журналында да күп төрле материаллар, факт-мәгь- лүматлар бар Шуна күрә татар тарихына мөнәсәбәтле бу мөһим хатнын татар журналында урнаштырылуы табигый һәм мантыйкый күренеш. Мөхәммәд Әмин хатынын тексты хәзерге татар телендә бирелгән. Бу анын кыйммәтен һич киметми Чөнки фәнни тәрҗемәдә оригиналның асылы, эчтәлеге генә түгел, шактый дәрәжәдә төзелеш-структурасы, стиле дә саклана. Бу хатта да ул ачык күренә. Текстның кыйммәте янә шунда: анын нигезен, оригиналын татарча текст тәшкил итә. Бу хакта журнал искәрмәсендә бирелгән анлатма да кызыклы. Анда "ярлыкның татарча язылган төп нөсхәсе мәгълүм булуы”, анын “Литва кенәз- легенен архивында 193 нче китапның 13 нче битендә саклануы” әйтелә. Бу текст исә “иске Польшаның хөкүмәт теле булган ярты украинча, ярты полякчага тәрҗемә ителгән копия"дән күчерелгән. (Бу унай белән шунысын да әйтик: Польша, Литва дәүләтләре татар мәмләкәтләре, татарлар белән элек-электән шактый тыгыз мөнәсәбәттә тора. Алардагы дәүләти һәм хосусый архивларны өйрәнү кызыклы гына табышларга китерер иде.) «

Реклама