Фән

ГАБДУЛЛА БУБЫЙНЫҢ ЯЗМА МИРАСЫ XIX гасырмын икенче яртысында башланып, яңа гасыр кергәндә куәгләнгән янарыш дәвере, барыннан да элек, милли уянуны таләп итә иде. Ш Мәрҗани, Х.Фәезхано&ларга ике гасыр кисешендә алмашка килгән мәгърифәтчеләрнең яна буыны үз атларына халыкта милли ан уяту бурычын куялар. Бу чорда татар зыялылары алдына баскан төп проблемаларның берсе булып, рухи. дини, мәдәни тормышта күренә башлаган яңарышны жәмгыятькә җиткерү, анын кирәклеген халыкка аңлату торган. Тагар матбугатынын булмавы зыялыларны, үз фикерләрен халык колагына җиткерер өчен, икенче юллар элтәргә мәҗбүр иткән Бу юлларнын берсен алар эчтәлеге дини-әхлакый. мәгьрифәтчел характерда булган, белемгә, яктылыкка чакырган китапчыклар—популяр брошюралар серияләрен бастыруда тапканнар Мәсәлән, мөдәррис һәм дин белгече Ризаэддин Фәхреддин (1859-1936). “Гыйльме әхлак" исеме астында берләштереп, шәкертләр һәм аларнын ата-аналары өчен уку китаплары чыгара башлый 1897-1903 елларда анын бу циклда дидактик характердагы "Тәрбияле бала". "Тәрбияле ана". "Тәрбияле ата". “Тәрбияле хатын". "Шәкертлек әдәбе", “Әдәбе тәгьлим", “Гаилә”. "Нәсыйхәт" кебек әсәрләре дөнья күрә Бу китапларның халык арасында тиз таралуын аларнын ел саен диярлек кабатланып басылуы да күрсәтә Мәсәлән. "Тәрбияле бала" гына да 1917 елга кадәр ундүрт тапкыр нәшер ителә. 1900-1903 елларда Габдерәшит-казый Ибраһимов (1857-1944) үзенен "Миръат" (Көзге) исемле ярымжурнал характерындагы брошюралары белән халыкны тирән йокыдан уяту, ана татар-мөселман җәмгыятенең кимчелекләрен, анын чын кыяфәтен "көзге"ләрендә күрсәтү, белемгә-гыйлемгә чакыру эшенә керешә "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә нигез салучы, мөдәррис һәм галим Галимҗан Баруди (1857-1921) шул ук елларда "Мәгарифе исламия" исеме белән ислам дине кануннарын аңлатуга багышланган әсәрләрен нәшер итә башлый 1903 елда ул "исламны янарту" эшенен беренче "карлыгач"ларыннан булган Габденасыйр Курсавинын (1776-1812) “Кмтаб-эл иршад лил-гыйбад" (Аплаһ колларын туры юлга кертү) дигән әсәрен дә бастыра. XIX гасыр башында язылган һәм мона кадәр татар зыялыларына кулъязма хәлендә генә билгеле булган бу әсәр ислам диненең әсаси чыганакларын һәм мөселман юриспруденциясендә кулланышта булган ысул-алымнарны тикшерүгә багышланган. Кискен полемик рухта язылган һәм жәдиди фикер-гамәлләрнен нигезен тәшкил иткән бу хезмәт яна заман таләпләренә дә туры килгән һәм жәдидчеләр өчен маяк, юлкүрсәткеч ролен үтәгән. Мәгърифәтчелек, янарыш идеяләрен халыкка җиткерүгә күп көч куйган шәхесләр арасында күренекле мәгърифәтче, педагог Габдулла Габделгалләм углы Нигъмәтуллин-Бубыйнын (1871-1922) да булуы бер дә гаҗәп түгел. Ул. бай тарихлы Иж-Бубыи мәдрәсәсен тамырдан үзгәртеп, алдынгы карашлы, кин белемле мөгаллимнәр һәм дин әһелләре әзерли торган уку йортына әверелдерүюләрнен җитәкчесе. XIX гасыр азагы—XX гасыр башында ул ялкынлы публицист һәм җәмәгать эшлеклесе буларак та кин таныла. Унтугыз-егерме яшьлек шәкерт чагында ук, Габдулла Бубый “иске мәтеннәргә гарәпчә һәм татарча шәрехләр язып, бик күп мәсьәләләрдә иске Мосаннифларны тәнкыйть итәргә башлаган" .—дип күрсәтә Бубый шәкерте, күренекле галим Жәмал Вәлиди Габдулла Бубыйнын вафаты хакында хәбәр алганнан сон язган кайгына- мәсендә Монда бераз искәрмә кирәк булыр. Борынгы китапларны күргән укучылар игътибар иткәндер: китапның һәр бите ике яки берничә өлештән тора Уртада әсәрнең төп тексты—мәген—язылган. Аны икенчесе (өченче, дүртенчеләре дә булырга мөмкин) урап алган. Болары—башка авторлар тарафыннан язылган шәрех- анлатмалар. Ягъни берәр борынгы мосанниф (язучы, автор)—белгеч-галим. ниндидер темага багышлап, үз әсәрен язган Аның шәкертләре, остазларының әсәрен күчереп алып, анын төп фикерләренә анлатма язганнар Аларнын да дәвамчылары исә авторның фикерләренә генә түгел, тәреләргә дә үз аңлатмаларын биргәннәр; болары—шәрхи-шәрх дип аталган Борынгыдан килгән традиция буенча, мәдрәсәләрдә һәр фән-гыйлем урта гасырларда язылган абруйлы дәрсслек-комплекслардан гыйбарәт булган. Шәкертләр ул дәреслекләрне укып-ойрәнеп кенә калмаган, күчергән, кайберләре үз аңлатмаларын да язган Габдулла Бубый исә. үз аңлатмаларын язу. шәрехләү белән генә канәгатьләнмичә, борышы авторларны тәнкыйтьли, бераздан сон диннәрне чагыштырып тикшерә башлый. Ж Вәлнди сүзләре белән әйтсәк, 'христианлыкны интикад- кл (тәнкыйть) керешә вә шул турыда татарча күп нәрсәләр яза" Тагын да соңрак ул. мәшһүр Шиһабетдин Мәржани. атаклы ' Тәрҗеман" газетасы мөхәррире публицист Исмәгыйль Гаспралы. күренекле мөселман реформаторлары Мөхәммәт Габдеһ һәм Әхмәт Мидхәтләрнен дәвамчысы булып, “динне мәдәнияткә татбыйкъ (килештерү. яраклаштыру, чагыштырып карау) эшенә бик кызу рәвештә бирелгән”. Бу чорда ислам дөньясында, шул исәптән, татарларда да барган фикер үсешенә зур йогынты ясаучы абруйлы шәхесләр арасында, һичшиксез, гарәп реформаторы, Мисырнын баш мөфтие Мөхәммәт Габдеһ (1849-1905) булган Ул Каһирәдәге атаклы ал-Әзһәр университетында укыту системасын тамырдан үзгәрткән, исламны "яңарту” идеясен нигехтәп чыккан галим М. Габдеһ ислам мәдәниятенең элеккеге бөеклеген янадан аякка бастыруның кирәклеген дәлилләгән. Монын юлын ул Мөхәммәд- пәйгамбәр заманындагы “саф ислам"га кайтуда, аны сонгы гасырларда мөселман дин белгечләре керткән ялгыш-хаталардан арындыруда, халыкны агартуда күргән. Бу бөек галим, һәр заман Коръәннең үз мөфэссирләрен—аңлатучыларын таләп итә. дип раслап чыккан. Жыеп әйткәндә, М. Габдсһнсн эшчәнлеге XIX гасыр азагындагы моселман җәмгыятенең Европа мәдәнияте, сонгы гасырларда анда үсеш алган фәлсәфи фикер һәм табигать фәннәре белән танышуын чагылдырган. Анын һәм башка реформаторларның исламны , ‘яңарту"га багышланган хезмәтләре замандашларын тан калдырган “Бәс. бу заманда Мөхәммәд Габдеһ һәм Әхмәт Мидхәт кеби бөек галимнәр чыгарлар да. иске мөфәссирнсн (аңлатып, ачыклап бирүче, комментатор) хәтерләренә килмәян бик күп хикмәтләрне аяте Коръәниядә истихраж (укып мәгънәсен чыгару) кыйлырлар,—дигән бәя бирә бу галимнәргә Г. Бубый да.—Ләкин Коръәнне тәдәббер (уйлапаңлау) өчен, башка галимнәрне бик гүзәл белдеге сонында иске тәфсирләрне, вә Ислам кемнәр арасында килгән, вә ни сәбәпле аятьләр ингән—шуларны белергә кирәк" Күрәссн, яна гына мәдрәсә тәмамлап, үзе укытырга керешкән Г Бубыйны Коръән аятьләрен һәм борынгы текстларны М Габдеһ һәм Ә. Мидхәткә хас булганча заманга тәңгәл китереп аңлата белү сәләте гажәш1әндергәндер. Бу галимнәрнең хезмәтләре белән танышу мөдәрриснең дини-фәлсәфи юнәлештәге эзләнүләрен тирәнәйтүгә көчле этәргеч булуында шик юк. Габдулла Бубыйнын гасырлар күчеше чорында язылган әсәрләре яналыкка омтылучы яшьләр арасында кулдан-кулга иори башлаган Ә инде әсәрләре китапчыклар буларак басылгач, яшь можәдаиднен (яңалык кертүче, новатор) исеме кин даирәгә тарала Башта мөдәррис гарәп телен һәм дин кануннарын аңлатып язган дәреслекләрен бастыра: 1899 елда Г Бубыйнын “Мөкяләмәи гарәбия" (Гарәп теленнән өйрәткеч), шулай ук мирас һәм варислар хакындагы шәригать кагыйдәләрен аңтаткан ”Фәраиз” кебек беренче дәреслекләре дөнья күрә, 1901 елда—“Логия, яхуд мантыйк фәне" һәм "Мохтәсар нәхүе гарәби” (Гарәп теленең кыскача синтаксисы) китаплары басыла һ.б. Габдулла Бубый мәдрәсә өлешендә гарәп теле, дин дәресләре, дини фәлсәфә, мантыйк (логика) укытты Бу фәннәрне укытуда Габдулла Бубый бик зур якалыклар кертте Схоластика, софизм чүпләреннән әрчеп, кыскача яна дәреслекләр төзеп укыта иле 1902 елларда басылып чыккан "Мантыйк яки логика" исемле китабы логикадан татар телендә бердәнбер китап иде,—дип искә ала 1896 елда унике яшендә Бубыйга укырга килгән һәм андагы үзгәрешләрне үз башыннан үгкәргән Зәки Алиев - Гарәп теле ин кыен телләрдән санала. Шулай да, иске мәдрәсәдә 15-20 ел укып та, пишкадәмнәр үзләштерә алмаган гарәп теле грамматикасын үзе төзегән китап буенча Габдулла Бубый бер-ике елда белдерә иде”'. Ләкин анын 1899-1909 елларда Казан һәм Оренбург нәшриятларында донья күргән әсәрләренен күпчелеге дини-фәлсәфи характерда булган Алар арасында ин таралганнары—"Тәрәкъкыяи фөнүн вә мәгариф динссзлсккә мөжибме?” (Фон Һәм мәгарифнең алга китүе динсезлек өчен жаваплымъР), “Хакыйкать, яхуд тугрылык" "Татарча хотбә уку дөресме?"; шулай ук тәржемәченен зур-зур кереш сүзләре (шәрехләре) белән басылган һәм шул сәбәпле Г. Бубый китаплары буларак танылган шул чор гарәп мәгърифәтчесе М.-Ф. Вөждинен "Диянәте исламияи кавагыйле чәдәниягә татбыйкъ. яхуд борһаны сатыйгь: гарәпчәдән" (Ислам динен мәдәният кагыйд&зәренә чагыштырып карау, яки ачык дәлилләр) һәм 1350 елда вафат булган шәригать белгече Ибне Кыямның "Замане ижтиһад монкарыйзмы. дәгелме" (Ижтнһад—мөстәкыйль фикер йөртү—заманы уздымы. юкмьР) әсәрләренең тәрҗемәсе һ.б. булган*. Авторның карашларын һәм хезмәтләренең эчтәлеген әсәрләренең исемнәреннән үк күрергә мөмкин Мәсәлән, беренче әсәрдә Г Бубый. урта гасыр авторларының хезмәтләренә таянып һәм яңа дәлилләр китереп, белем һәм фәнни прогрессның динсезлекне тудырмавын күрсәтә. Ул исламның мөселманнардан һәр җирдә белем эстәүне таләп итүен ассызыклый. Ислам диненен тиз арада дөньяда уңышлы таралуын да Габдулла Бубый аның үзе белән гыйлем-мәгариф алып килүенә бәйли, шуна инана Автор шулай ук динсезлеккә китерү шартларына да туктала, аларны анлата; ул фән-гыйлем түгел, ә наданлык, белем эстәргә теләмәү үзе динсезлекне китереп чыгара дигән карашта тора. Ул укучыларын фәнне фанатикларча дошман күрмәскә чакыра, киресенчә, география һәм башка табигать белеменә караган фәннәрне мәдрәсәләрдә өйрәнергә кирәклеген нигезли, кисәтә. Укытуда ысул җәдитче буларак эш башлаган Габдулла Бубый ислам диненен катлаулы, бәхәсле, анлаешсыз һәм каршылыклы кануннарын да шул ук җәдитчелек күзлегеннән тикшерә, аларны, яңа заман таләпләренә яраклаштырып, укучыга җиткерергә. фән белән динне үзара килештерергә омтыла. “Ул үзенен әсәрләрендә ялкынлы бер публицист булып мәйданга чыга, алда тереләй кыймылдап торган мәсьәләләрне мөзакәрәгә (бәхәс мәйданы) куеп, шуларны заманнын теләгенә муафыйк рәвештә хәл кыла. Анын "Хакыйкат"е үзенә күрә бер журнал булып, анын. бигрәк тә. басылмаган соңгы жозьәләре (кисәк, өлеш) шул заманны мәшгуль иткән көнлек мәсьәләләрне эченә ала. Анда тормышнын һәр ягына кагылынадыр. ("Хакыйкать" барысы егермедән артык жөзьә булып, монын фәкать сигезе басылмыштыр)",—дип искә ала Ж. Вәлиди. Г Бубыйнын бу әсәренең татар дөньясында тиз арада таралуы патша хөкүмәтен дә сагайта. 1904-1906 елларда анын беренче жиде өлеше артык киртәләрсез патша цензурасыннан үтсә дә. сигезенчесе, Казанда басылганнан сон. губернатор тарафыннан тыела һәм юк ителә. Калган кисәкләре, цензура тарафыннан рөхсәт булмау сәбәпле, нәшер ителми кала. Шулай да, кулдан-кулга күчерелеп, яңалыкка омтылган яшьләр арасында гаять зур кызыксыну таба. Монын шаһите Ж. Вәлидигә сүз бирик. "Хакыйкать" вакытында гаять популяр бер әсәр булып, шәкертләр арасында кулдан- кулга йөри. Үзенен дини мәсьәләләрдәге жәсарәте (кыюлык) белән яна фикере ачылып килә торган яшьләрне хәйран итә иде. Иске голяманын авторитетын югалту һәм иске мәдрәсәләрне туздыруда моның кадәр зур тәэсире булган, белмим, икенче бер әсәр бар микән?—дип ассызыклый галим — Читтән Бубыйга укырга килүчеләрнең бик күбесе, мин үзем дә шул җөмләдән, әлеге "Хакыйкать"ләрне укып, андагы фикерләрне иясенең үз авызыннан алырга дип килүчеләр иде" Билгеле булганча. 1911-1912 елларда. Бубый мәдрәсәсе тар-мар ителеп, бертуган Бубыйлар кулга алына һәм "Бубыйлар эше” кузгатыла. 1906 елда ук бастырырга рөхсәт алу өчен цензура кулына эләккән "Хакыйкать"нен тугызынчы кисәге исә. нәшер ителмичә калса да, тикшерү барышында Бубыйларның хөкүмәт каршындагы “җинаят"ен раслаучы төп дәлилләрнең берсе буларак күрсәтелә. Кызганычка каршы. “Хакыйкать"нең 1904-1906 елларда басылган жиде очеркы гына безнең көннәргә килеп җиткән. Ә кулъязма хәлендә калган өлешләре безгә билгеле түгел. Аларнын егермедән артык булуы хакында, югарыда күрсәткәнчә. Ж Вәлиди искә ала. Бу сүзләрнең дөреслеген шулай ук Бубый шәкерте булган галимә Зәйнәп апа Максудова да. сөйләшеп утырганда, раслаган иде. Әсәрнең төзелеше дә шул хакта ук сөйли. Ләкин бу зур игътибарга лаек әсәрне җентекләбрәк өйрәнүне махсус тикшерүгә калдырып. Г Бубыйнын кулъязма әсәрләрен тасвирлауга күчәм Г Бубыйнын төрле сәбәпләр аркасында басылмыйча калган әсәрләре тагын да күбрәк булган. Гомумән, анын кулъязма мирасы бик бай булган дияргә нигез бар Мәсәлән, ул үзенен “Бубый мәдрәсәсенең кыска тарихьГнда язган китапларының, меңнәрчә бит кулъязмаларының ышанычлы кешеләрдә саклануын искәртә. Ә 1911- 1913 елларда Сарапул төрмәсендә утыруын тасвирлап язган "Зиндан" исемле әсәрендә ул менә ничек күрсәткән: “Мин. һәрвакыт язу белән маташтыгымнан. ул кадәр хафаланмадым Коне-тоне яздым. Ике дәфга (тапкыр) керүемдә (беренме керүе 1911елнын 3 февраленнән 1912 елнын 30 маена кадәр, тикшерү эше дәвам иткән чор. икенчесе-1912 елнын 9 августыннан 1913 елнын 9 февраленә кадәр, хөкем карары нигезендә—А. М.) атты мен сәхифәгә якын язу яздым һәммәсен сәламәт озаттым Үзең жай белсән. төрмә надзирательләре белән һәрбер эшне даләртә була Әлбәттә, ел ярым эчендә атты мен сәхифә язган кешенен башка вакытта язганнары да күп булуында шөбһә юк. Ләкин ул кулъязмаларның бер кечкенә өлеше генә безгә мәгълүм Безнен көннәргә ул университет китапханәсенең кулъязмалар бүлегендә саклана торган дүртгомлык әсәрләре буларак килеп житкән Әгәр лә атарнын күләмен санасан. бары 1200 сәхифә чамасы килеп чыга (анын 300 гә якыны Сарапул төрмәсендә язылган). Беренче томны ''Бубый мәдрәсәсенең кыска тарихы ' әсәре тәшкил итә. Ул 1912-1918 елларда язылган Бср-бсрсенә тегелмәгән аерым дәфтәрләрдән горган бу кулъязманың исеме шулай куелса да. автор мәдрәсә тарихы белән генә чикләнми Әдәби-автобиографик характерда язылган бу әсәрне шартлыча ике өлешкә бүлеп карарга була XVIII гасыр азагыннан XX гасыр башына (төгәлерәк. 1913 елга) кадәр дәверне үз эченә алган беренче өлешнен исемен шулай дип атарга да мөмкин. Монда Иж-Бубый авылынын мәчст-мәдрәсәсе һәм берничә буын авылнын мулласы һәм мөдәррисе булган Нигьмәтуллин- Бубыилар нәселснен бик кыска тарихы да бар Топ игътибар исә 1895-1911 елларда Бубый мәдрәсәсен үзгәртеп кору тарихына, бу юада очраган киртәләрне тасвирлауга бирелгән Шул ук вакытта Г Бубый вакыйга һәм фактларны теркәп кенә калмыйча, ул дәвердәге татар мәктәпләре торышына гирән анализ да ясаган, аларнын кимчелекләренә тукталган, кимчелекләрне бетерү юлларын эзләүне тасвирлаган Шулай ук Бубыйларга патша хөкүмәтенең һөжүме. 1911-1912 елларда авылда узган тентүләр, мәдрәсә житәкчеләрсн һәм укытучыларын кулга алу. тикшерү һәм хөкем происссы. гомумән, мәдрәсәне тар-мар илү әсәрдә бик тәфсилләп күрсәтелгән Әсәрнең бу беренче өлеше 1999 елда "Рухият" фонды тарафыннан чыгарылган җыентыкта дөнья күрде 6 Кулъязманың икенче өлеше Габдулла Бубыйнын 1913-1918 еллардагы эшчан- леген чагылдырган Нигездә монда анын Шәркый Төркестанда, Голжа' шәһәрендә, мәгариф һәм җирле халыкны агарту өлкәсендәге эшләре күрсәтелгән. Әсәрнең бу өлешендә автор Голжа татар җәмгыятен, жнрле халыклар—уйгырлар (ул аларны таранчы, кашгарлык дип атый), дөнгәннәр (мөселман динендәге кытайлылар), казакъларны тасвирлый, аларны мәгърифәткә, иҗтимагый хәрәкәткә тарту юлындагы адымнарны тәфсилләп яза Әсәрнең бу өлешендә Голҗага Г Бубый алып килгән яналык-үэгәрешләргә җирле халыкнын мөнәсәбәте дә ачылган, шул заман вакыйгаларына карата авторның фикерләре, бәяләмәләре дә бирелгән Бу исә безгә үзгәртүләрнең барышын, авторнын аларны ничек нигезләвен күрергә лә мөмкинлек бирә Г Бубый яңалыкларга каршы чыгучы ишан-суфыйларнын наданлыгын фаш итә. Го.лжадагы кытай чиновниклары, рус консулының мөнәсәбәтен лә ачыклый Кулъязма Февраль революциясеннән соң Г Бубыйнын туган ягына кайтуы һәм 1917-1918 уку елында Троицк шәһәрендәге Яушевлар семинариясендә эшләвен тасвирлауда туктала. Ләкин кулъязма тәмамланмаган кебек тоела, анын сонгы дәфтәре (яки берничә дәфтәр) юкка чыккан дигән тәэсир кала. Ни өчен шулаймы? Беренчедән, әсәрнен азагында, башка әсәрләрдә һәрвакыт автор тарафыннан куела торган язылу урыны һәм датасы күрсәтелмәгән Икенчедән, авторның хикәяләве сүз уртасында. Троицк мөгаллимнәрен тәнкыйтьләү барышында, фикер тәмамланмаган хәлдә тукталып калган. Г Бубый кулъязмаларының казган өлеше китапханә тасвирламасында “Өч томлык сайланма әсәрләр"* исеме белән беркетелгән. Бу өчтомлык авторнын 1911- 1916 елларда Сарапул төрмәсендә, Троицк һәм Голжа шәһәрләрендә язган хатирәләре. нотыклары, хатлары, хикәяләре, парча-нәсерләре. фәлсәфи-иҗтимагый трактатлары һәм башка әсәрләреннән гыйбарәт Жыентыкнын беренче томын Г Бубыйнын “Зиндан” исемле 140 битлек мсмуаристик әсәре һәм "Кадиннар" (Хатыннар) дигән 385 битлек зур фәлсәфи трактаты тәшкил итә Әсәрләрнең азагында язып тәмамлау урыны һәм вакыты күрсәтелгән беренчесе—Голжа. 1914. 18 октябрь, икенчесе—Голжа. 1916. 18 май. Икенче том авторнын 1913-1916 елларда Голжада язган башка әсәрләрен берләштерә Өченче томга 1911-1913 елларда Сарапудда. Бубыйда һәм Троицкида язган материаллары кергән. Г Бубыйнын мсмуаристик характердагы “Зиндан” әсәрен “Бубый мәдрәсәсенең кыска гарихьГнын дәвамы буларак кабул итәргә момкин Монда автор “Бубый- лар эше" дәвамында үзенен Сарапул төрмәсендә күргәннәрен, кичерешләрен җентекләп тасвирлаган, тикшерү барышында һәм хөкем процессында аралашырга туры килгән жирле чиновникларга, жандармнарга, түрәләргә төрле характеристикалар биргән Менә, мисал өчен, төрмә тормышыннан бер күренеш "Бер көн иртә белән начальник белән могавин (ярдәмче) икесе дә кызуланып йөри, наздирагельләр чабыша, әбрәкәйләр тазартылды, карбулка сибелде, өй аллары белән коридорларга нарат майлары сибелде Без: “Бу нидәй эш? Бу кайдан чыкты?"—диеп торабыз Вяткадан төрмәләр инспекторының могавине килгән икән. Төрмәнең гадәте шулай: губернатор килсә дә, прокурор карай башласа да, электән алар күзенә ыспай кертерлек итеп әзерләп куялар Ихтимал, алар, шуны сизмәснчә, шунар ышанып китә торганнардыр шул.. Инспектор могавине начальник белән безнең бүлмәгә дә керде Вакыт аш вакыты, безнең өстәл уртасында табак белән, табак төбендә, сигез кешегә китерелгән ярты кадак чамасы үпкә белән бавыр тормакта иде Курыкма, туган, песәйләрне сыйлай торган аш төрмәдә аристаннарга бирелә. Могавин шуны карап сорады. —Бу ничә кешегә? Арабыздан берсе җавап бирде: —Барыбызга. Сигез кешегә. Могавин белән начальник тәгаҗжеб (ис китү) вә истифһам (сораулы караш) белән берсенә берсе караштылар, ләкин бер сүз дә эндәшмәделәр. Могавин. —Шикаятегез юкмы?—диеп сорады Без, юк диеп жавап бирдек. Шикаять әйтеп кара. Аннан сон кирәгеңне табарсын”1*. Шушы ук беренче томда Г Бубыйның өченче күләмле әсәре—“Хатыннар” дип аталган трактаты да урын алган. Бу әсәр, исеменнән үк күренгәнчә, XX гасыр башындагы ислам дөньясында, шул исәптән, татар тормышында да гаять мөһим иҗтимагый мәсьәләләрне эченә алган һәм бик күп бәхәсләр объектын тәшкил иткән проблемага—хатын-кызлар хәлен анализлауга багышланган. Бу әсәрне Г Бубыйның уй-фикерләренең нәтижәсе, Бубыйлар гаиләсенең барлык әһелләреннән күп көч. зур хезмәтләр таләп иткән эшләренең—кызлар мәдрәсәсен аякка бастырунын теоретик нигезләмәсе дип кабул итәргә кирәк. Трактатта хатын-кызларның хокуклары һәм бурычлары тикшерелә, аларның гаиләдә һәм жәмгыятьтә тоткан урыннары билгеләнә. Көнбатыш (Европа һәм Америка) илләрендә һәм шәркый (нигездә, мөселман динендәге) халыкларда хатын-кызларга карата булган карашлар анализлана. хатын-кызларны укытунын җәмгыятьнең үсешенә тәэсире һәм хатын-кызлар хәле торышының җәмгыять тәрәкъкыятенә бәйлелеге тикшерелә. Әсәр хатын-кызларны укытуга каршы килүчеләр, аларнын ирләр белән бертигез хокуклы булуларын танымаучылар белән бәхәс формасында, кискен полемик рухта язылган Йслам тәгълиматын һәм фәлсәфәсен яхшы белгән автор бу әсәрендә дә шушы тәгълиматка таянып сүз йөртә. Ул, хатыннарны инсан (кеше) дәрәҗәсенә күтәргән ислам кебек тәгълимат, канун юк дигән фикерне алга сөрә Галим фикеренчә, кеше хокукларыннан тормыш өчен әһәмиятле булган барысында да ислам дине хатыннарны ирләр белән бертигез күргән. Бу фикерләрне раслау өчен Г. Бубый ислам кануннарына да. җәмгыять, кешелек тарихына да мөрәжәгать итә, реаль тормыштан күп кенә мисаллар да китерә. Менә әсәрнен эчтәлеге “ Ислам хатыны Истибдад белән гыйлем. Иске заманда хатыннар ничек булганнар. Хатыннарның коллыгы өммәтнең җәһаләтеннән килә. Хатыннарның үзләре өчен важибләре Хатыннарның гаилә өчен важибләре. Хатыннарнын жәмгыятьөчен важибләре Хиҗаб. Хатын белән милләт. Гаилә. Тәгаддеде зәүҗат. Нәтиҗә” Гомумән алганда, Г Бубыйнын әсәрләрендә хатын-кыз мәсьәләсенең куелуы, галимнең карашлары җитди тикшерүләрне таләп итә. һич югында аерым мәкаләгә лаек. Мәгърифәтченең хатын-кызның кешелек дөньясында, шул исәптән, ислам дөньясында тоткан урыны хакындагы фикерләре бүген дә. идеологияләр, дөньяга карашлар алмашкан дәвердә дә. урынлы, кызык, үзенчәлекле булуын, һичшиксез, ассызыклап әйтергә кирәк. (Бу бәяләмәгә дәлил итеп, мәкалә азагыңда Г. Бубыйның “Хатыннар" трактатыннан “Хатыннарнын коллыгы өммәтнең җәһаләтеннән килә” исемле бүлекчәсен тәкъдим итәбез.) Өчтомлыгының икенче томы Г Бубый Голжада яшәгәндә булган хәлләрне тасвирлаган хатирәләр, әдәби-публицистик парчалар, хатлар, нотыклар җыелмасыннан гыйбарәт ' Бу томга кергән берничә кулъязманың исемнәре “Голжада кызлар мәктәбе ачылды”, "Голжада донос”, татарларны өметсезлеккә бирелмәскә өнди торган язма "Нигә бу кадәр куркырга", татар милләтенең ачы тарихи язмышына багышланган нәсер “Кызганыч син. бичара милләтем" һәм башкалар Өченче томга исә Г Бубый - нын 1911-1913 елларда Саралул төрмәсендә күргәннәрен тасвирлаган хатирә язмалары, хатлар, төрле әдәби парчалар, хикәяләр, тәржемәләр урын алган Монда суд материаллары һәм Салтыков-Щедрин хикәяләренең татарчага тәржемәсе дә бар Томга теркәлгән әсәрләр арасында Г Бубыйнын 1913 елнын апрелендә Троицк шәһәрендә язганнары аеруча игътибарга лаек. Бу язмаларда автор, бер яктан. Троицк татарлары мохитына кагылган кызык-кызык күзәтүләр ясаса, икенчедән. Бубый мәдрәсәләре ябылу һәм агалы-энеле Бубыйлар төрмәдән азат ителүдән сон. алар тормышындагы үзгәрешләрне ачыкларга ярдәм итә Габдулла әфәнденең Троицкига килеп чыгуы да шул үзгәрешләр белән бәйле. 1912 елнын августында Мөхлиса абыстай кызы Мөнҗия белән Троицкига китә һәм анда Габдрахман Әхмәровнын' башлангыч юллар мәктәбен үз идарәсенә алып, аны Бубый кызлар мәдрәсәсе үрнәгендә үзгәртү эшенә керешә. 1913 елнын апрелендә тормышының яна баскычына басарга әзерләнүче Габдулла әфәнде бу шәһәргә апасы белән күрешергә килә. Әлбәттә инде, ул апасының кунагы булып кына калмый Шәһәрнең могтәбәр затлары, танышлары, фикердәшләре белән очраша, кинәш-табыш итә. киләчәккә планнар кора. Аерым алганда, ул атаклы Яуше&ларны күреп, аларны Мөхлиса абыстай җитәкләгән кызлар мәктәбенә ярдәмнәрен арттырырга, анын чыгымнарын үз кулларына алырга үгетли. Шулай ук ул берничә тапкыр Габделбарый Батгал . Габдрахман Әхмәревләр белән дә очраша Сәүдә эшләре белән еш кына Төркестан якларында була торган Г. Әхмәрсв Г Бубый га Голжд татарларының мәгърифәт эшләрен киңәйтергә теләүләре хакында сөйли һәм голжалылар белән мөдәррис арасында үзенең арадашчылыгын да тәкъдим итә. Күренекле мәгърифәтченең Троицкига килүе бөтен татар халкын тетрәндергән вакыйга—бөек Тукайнын вафаты белән бер вакытка туры килә 1913 елнын 4 апрелендә барлык татар газеталары, халыкка килгән зур кайгыны уртаклашып, кайгынамаләр бастыра Бу фаҗига хакында газеталардан укып белгән Г. Бубый да. үзенен адашы, фикердәше рухына багышлап, йөрәгеннән кайнап чыккан юлларны яза. Кыска гына кайгынамә безгә авторның шагыйрьгә булган мәхәббәтен, барлык хисләрен, жан әрнүләрен күрсәтә кебек Шагыйрьмен үлеме аны никадәр тетрәндерүен кайгынамәдәге сүзләр генә түгел, хәтта төгәл, пөхтә галимнең язма азагында датаны куймавы да безгә җиткерә кебек. Апрель ае—җәдит мәктәпләрендә имтиханнар ас. Атаклы мөдәррис, һичшиксез. бу имтиханнарда кадерле кунак та була, анда нотыклар да сөйли, шәкертләрне тырышып укырга, милләткә хезмәт итәргә өнди. Әлбәттә, апасы мәктәбендә дә имтиханда була Бу вакыйгалар аның язмаларында да урын таба Хосусан, анын “1913 елда 20 апрельдә Тронцкида кызлар имтиханында сөйләнгән нотыкнын сурәте' исемле язмасында Мөхлиса абыстай һәм Мөнҗия туташның бер ел эчендә мәктәптә башкарган эшләре дә урын тапкан. Язмадан күренгәнчә. Мөхлиса абыстайга Бубыйда кызлар мәдрәсәсе—дарелмөгаллиматны булдыруда үткән юлны Троиикида янадан башларга туры килә Эчтәлегеннән нотыкны сөйләүче Мөхлиса абыстай икәнлеге аңлашылса да, аның авторы—Габдулла әфәнде Нотыкта урын алган фикерләр апалы-энеле мәгърифәтчеләрнең уртак җимеше булуында шөбһә юк. Бу фикерләр бүген дә игътибарны җәлеп итә. Гомумән алганда. Г Бубый язма мирасынын байлыгы, актуальлеге һичшиксез Анын хезмәтләре, беренче чиратта, заманының янарыш тарафдарлары—яшьләр— яна буын өчен язылган Үз укучыларының белем дәрәҗәсен чамалап, автор әсәрләрен аңлаешлы итеп, дәлилләп, жинел. йөгерек тел белән язган. Ул үз чорынын яна идеяләрен мөмкин кадәр кинрәк массаларга таратырга, популярлаштырырга омтылган Г Бубыйнын әсәрләре, башка авторларның хезмәтләре белән бергә, татар халкының үсеше өчен көрәштә ялкынлы корал ролен үтәгән. Шул ук вакызта анын барлык әсәрләре авторнын татар тормышындагы көн үзәгендә булган мәсьәләләргә карашын тасвирлый, анын туган милләтенең язмышы өчен әрнүен, борчылуын күрсәтә Әлбәттә, кулъязма һәм басма вариантларда яшьләр арасында кин таралыш тапкан бу әсәрләр, бер яктан. Г Бубыйны мөстәкыйль фикер йөртүче галим— мөжтәһид буларак танытса, икенче яктан, жәдитчелек-мәгьрифәгчелек идеологиясенең халык арасында таралуына юл ачкан Алъта МӘХМҮТОВА. филология фәннәре кандидаты Г а б д у л л а Б у б ы й 1913 елда 20 апрельдә Троицкида кызлар имтиханында сөйләнгән нотык Хөрмәтле ханым-әфәнделәр! Менә мин, бу сәнә килеп. Троицкидагы шушы кызлар мәктәбен дәвам кыйлдырдым Мин Троицкига килгән вакытта эшебезнең баруыннан-бармавыннан. халыкның безгә ыспай карап-карамавыннан бик изтыйраб (дулкынлану) вә бик хафалы-кайгылы идем. Ләкин килеп укыта башлавыбыз белән бу изтираб китте, хөрмәтле әгъзаларның, хосусан, хөрмәтле Әсма14 ханымның мәдрәсәсгә юнәлдергән хөсне (матур) тәвәжжеһләре (караш, илтифат), мәдрәсәне алга җибәрү өчен кыйлган фидакарьлекләре минем хафаларымны тәмам таратты, бетерде Шуна күрә мин хәзер, Троицки халкынын. мулласы һәм мужигының, милләтебезнең яртысыннан гыйбарәт хатын-кызларыбызны да укыту-тәрбияләү исәбенә кергәнлекләрен күзем белән күреп-белеп. бик мәсгуд (бәхетле), бик бәхетлемен. Милләт баласы милләтнен атасы кулында түгел, бәлки анасы кулында тәрбия күрә. үсә. кеше була. Бала тәрбияләү дигән сүз болай телдә әйтергә җиңел булса да, аны тәмамдай башласаң, бик уен эш түгел ул: баланы тәрбияләү бит баланың тамагын туйдырудан гына гыйбарәт түгел, бәлки ин әһәмиятлесе, аның сыйххәтен, нәзафәтен (пакьлек), әхлак һәм гадәтен караудан, вә иҗгиһадны шуларнын ислах чарасына сарыф кыйлудан гыйбарәт Алай булгач, бала тәрбиясе өчен әхлак вә хифзыссый- хәтгән (сәламәтлекне саклау), рух вә тәрбиядән, дин вә диянәтгән ни кадәр мәгълүмат тәхсил кыйлу. бала тәрбияләячәк хатыннарның зиммәләренә (йөкләмә, бер эш өчен жаваплылыкны үз өстенә алу) фарыз булып төшәдер. Моннан башка өйне идарә кыйлу. аш пешерү, өйдәгеләрнең кием-салымнарын карау—һәммәсе хатыннар эше. Моның өчен дә бик аз түгел, бәлки шактый мәгълүмат кирәк Менә күрәсез, безгә—хатыннар өстенә ни кадәр авыр, вә авыр булуыннан да артык мөкаддәс эшләр дә йөкләнгән! Бәс. алай булгач, безгә ирләр кебек кенә түгел, бәлки алардан бик күп артык мәгълүмат тәхсил кыйлу—кызларыбызны укытырга ижтиһад итү—бик лязем вә бик фарыз булган бер нәрсә булып чыгадыр. Шунын өчен шәригать тә безгә уку һәм укытуны фарыз кыйлмыштыр. Әгәр без тормышыбызның адәм рәтле булуын теләсәк, балаларыбызнын тәрбияле кешеләр булып җитешүен күрәсебез килсә, моны бит барыбызның да күрәсебез килә, монын өчен уку-белүдән башка һич бер чара юк. Мин күрдем һәм хәзер дә курәм: Троицкидагы. әтрафтагы бик күп ислам кардәшләребезнен мәркәзе булган бу ыспай каладагы бик күп милләт аналары бик күп мөгаллимәләр җитештерәчәк бу мәктәп Мадам ки (чөнки) халыкның каравы җитеш, мөгаен ул дәвам итәр, моннан бу надан-хәстә милләтебезгә бик күп ярдәмнәр итәр, истикьбалебездәге (киләчәк) сәгадәт мәйданына якты бер юл ачылыр, милләтебезнең яртысыннан гыйбарәт хатыннарыбыз анын гыйлем чишмәсеннән эчеп, тәрбиябездә һәм бар эшебездә алга барыр Әгәр безнен мәктәп әгъзалары бу елгысы кебек ижтиһад итсәләр. Мөхәммәтгали абзый белән Әсма ханым да бу елгысы кебек иганә вә тәбәррегъларында (бүләк итү) дәвам кыйлсалар, мин ышанам, бу мәктәп мотлакан (шиксез) алга китәчәк, анда укып без эстәгән яхшы балалар җитешәчәк, милләт балаларыбызны яхшы тәрбия кыйлучы аналар һәм мөгаллимәләр шуннан чыгачак, вә бинаән галәйһи (шул сәбәпле, шунын өчен), бөтен милләт бу мәктәп хезмәтендә булган кешеләргә рәхмәтләр, ризалыклар яудырачак. Рәхмәт. Әсма ханым! Рәхмәт Мөхәммәтгали абзыйга! Рәхмәт бөтен әгъзаларга! Бу ел әле мәктәп тар. сыйныфлар барысы да бергә, бер бүлмәдә диярлек булганлыктан, мәктәпнең мәшәкате дә күп булды, балаларга тиешле вә үзебез эстәгән кадәр мәгълүмат вә тәрбияне дә бирүдән гаҗиз калдык. Әгәр киләчәк елга сыйныфлары аерым-аерым яхшы бер мәктәп әзерләнсә, ул вакытта бер сыйныфтагы тавыш икенче сыйныфка ишетелмәс, балалар дәрескә дикъкать итәр, саташмас, безнен кыйлган ижтиһалыбыз бушка китмәс, бу мәктәп хакы белән (чынлыкта) алга китәр, уку вә тәрбиябез теләгән мәйданга чыгар Ләкин монын остенә тагын бер нәрсә бар 2-3 сыйныфка бер мөгаллимә булган тәкъдирлә балаларга тиешлесснчә гыйлем вә тәрбия дәхи биреп булмай. Һәрбер сыйныфка үз алдына мөгаллимә кирәк Шунын өчен мин бу ел, үзем аларны һәр кич укыту шарты белән, ике кызны бушлай хезмәт иттердем Көндез биш сәгать укытканнан сон аларны тагы ике-өч сәгать укыту мина бик аныр булды; анар да мин бәлки түзәр илем, ләкин бу ике кыз киләчәк елга килмиячәкләр Шунар күрә мин Әсма ханымнан һәм мәктәп әгъзаларыннан риҗа (\тснү) кыйлам киләчәк ел өчен һәрбер сыйныфка бер мөгаллимә әзерләсеннәр иде Дөрес, монын өчен артыграк мәсариф (чыгымнар) кирәк булыр. Ләкин әгъзаларның, хосусан. Әсма ханымнын һиммәте (тырышлык) аркасында мәктәпнең зур-зур адымнар белән алга китүенә сәбәп булган бу мәсариф бер генә нәрсәләр дә түгел Мин бу аз мәсариф- ка карап кына эш калмас диеп уилаймын вә шуны омид итәм. Йа Рабби, хатын-кызларыбыз тәрәкъкыятына (алга китү) хезмәт итәчәк бу гыйлем чишмәсенә без теләгәннән өстен сәбат (тотнакчылык. даим илек) вә дәвам бир' Аны дошманнарның мөшәррәфдән (кадерләү) үзеннен хафнз вә химаятендә (яклау. саклау) кыл' Аннан милләтебезгә хезмәт итәчәк аналар, мөгаллимәләр җитештер' Бу мәктәпмен хезмәтендә булган кешеләрне дәүләт вә рәхмәтләрен эченә гаркъ кыл (батыру)' Мөхәммәтгали абзыйга. Әсма ханымга вә бөтен әгъзаларга мәсгуд вә бәрәкәтле гомерләр бир! Яшәт милләтебезне! Яшәт хатын-кызларыбызнын тәрәкъкыятына хезмәт итә торган һәрбер кешебезне! Тукай рухына Сәвсклс, бердәнбер шагыйребез Тукай! Син үлдем Бөтен шималь төрекләрен (Казан татарлары) бу көнгә кадәр мисалы күренмәгән ин хәсрәтле вә ин аянычлы бер хәлдә куеп үлден Безне, ин көтдексмсз, ин сойдсгсмез. кальбеннен ин тирән нокталарыннан кайнап түгелә торган бик куп зарларыннан, бик күп моңнарыңнан мәхрүм кыйлып үлден Юк, син түгел, син үлмәдең, без үлдек; без. безнең рухларыбыз, синсн тарафыннан биреләчәк хәят азыкларыннан мәхрүм калдык, үлдек Әмма син, синең рухың, милләтемез арасына таратгыгын вә һәрбер татар баласынын күнеленә саллыгын туры сүхләрен. тәмле шигырьләрен, моңнарын, зарларын белән һаман тере, һаман хәятга син һәм мәңге хәятта калачак син. Шадыман ул нәркадендә (шат бул каберендә), без онытмыйбыз сине; Велмәсәк вактыңда кадренне, инде котлыйбыз сине. Шад бул. Тукай' Жанын әгълаи-галииндә (югарыларның ин югарысы, боекләрнсн бөеге) булсын! Дөньяда күрә алмалыгын рәхәт вә сәгадәтләрне анда—кыямәтендә. ахирәтендә күр' Бөтен милләт—олысы-кечесе, хатыны-и ре—һәммәсе синнән разый, Аллаһы да синнән разый булсын, сәвскле мөхтәрәм Тукай! Габдулла БУБЫЙ Троицк "Хатыннар" әсәреннән өзек Хатыннарның коллыгы өммәтнең җәһаләтеннән килә

Реклама