Логотип Казан Утлары
Истәлек-хикәя

АЗНАКАЙ ЧАЛЫМНАРЫ

Хуҗа булса, Насретдин табыла Азнакайның атаклы шәхесе Миргали Әхмәдиевне әле дә сагынып искә алалар. Ирләр җыелышкан җирдә анын хакындагы мәзәкләр һич тынып тормас. Әхмәдиев ага гәүдәгә шәп, эре кыяфәтле, саллы тавышлы иде Белем ягы сай, әмма табигый сәләте гәүдәсеннән ашкан. Шуңа күрә ул гомере буе җитәкчелек эшендә булды. Сталин чорында аны Ярославль өлкәсенә горф чыгаручылар бригадиры итеп җибәрәләр. Ярдәмчесе Моталлап белән алар ярлы гына рус авылында Марфа Петровна исемле хатынга фатир төшәләр Иртән дә, кич гә сыек чәй, көндез—бәрәңге... Бер атналап үткәннән соң табын янында Моталлап сыкрана башлаган: —Их, итле шулпа күрер көннәр булыр микән? Чәй дә чәй, юылып бетәбез бит инде... Әхмәдиев бер сүз эндәшмәгән, төшлеккә кайтып, бәрәнге бүсеп утырганда, сорап куйган: —Ит ашыйсын бик тә киләмени соң? Моталлап, гамагына бәрәңге төелеп, ютәлли башлаган. —Бүген кичкә булыр...—дигән Әхмәдиев. Пинжәк кесәсеннән чөлли шешәне суырып алган да, Марфа Петровна күрмәгәндә, аракыга чылатып, ипи кисәген ачык тәрәзәдән ишегалдына ыргыткан. Якында гына кыртлап йөргән чуар тавык, ипи кисәген умыргалап, талымсыз тамагына озаткан. Тагын шулай хәмергә манылган ипи кисәкләрен йоткалаганнан сон, чуар тавык, түшен киереп, җырлап җибәргән, янәшәсенә килеп баскан әтәчкә сикергән. Көн эссе икән. Бераздан чуар тавыкның йөреше үзгәргән, чалыклап китә, аяклары аерыла башлаган. —Марфа Петровна!—дип кычкырган Әхмәдиев. —Күр әле, бер тавыгыңа нидер булган, суеп калырга кирәк моны! Марфа Петровна ах-ух килгән, сугым пычагын ирләргә тоттырган. Болар ишегалдына чыкканда инде чуар тавык, кырын төшеп, рәхәт изрәп ята икән. Кичен, чәркәгә хәмер бүлә-бүлә, тавык боты кимергәндә Әхмәдиев ярдәмчесе Моталлапка карап, вәкарь белән генә: —Ит ашыйсын килгәндә шулай алдан әйтә торган бул...—дигән. Атыңны да... “Утызмеңчеләр” чорында Әхмәдиевне колхоз рәисе итеп куялар. Анда берничә ел эшләгәннән соң, район үзәгенә, төзелеш-ремонт оешмасы җитәкчесе итеп алалар. Ниһаять, ул колхоз атыннан төшеп, машинага утырып йөри башлый. Иркен кабинет, алгы бүлмәдә секретарь кыз. Кышның бер көнендә монын кабинетына авылда үз урынында калган колхоз рәисе килеп керә. Өстәл артында ак күлмәк, галстук, шәп костюмнан утырган Әхмәдиев. ишек катында авыр иске толыптан, силос исе аңкытып торган рәискә карап: —Атынны да алып кермисеңме?!—дигән. Йә—ул. йә—без... Беренче эш көнендә үк ул бригадирларны, мастерларны чакыртып киңәшмә үткәрә Гел татарлар гына шикелле, югыйсә, торып басалар да русча сөйлиләр икән болар. Русчасы такы-токы булган Әхмәдиевнең кашы җыерыла — Нишләп үзебезчә генә сөйләшмисез?—дип сорарга мәҗбүр була ул. Баксаң, арада бердәнбер рус хатыны—экономист Нина Петровна бар икән... Киңәшмә беткәч. Әхмәдиев кадрлар бүлеге мөдирен кабинетына чакырта: —Экономист Нина Петровнаны уволить1 дигән приказ яз. Бер марҗа аркасында тел бозып утырмабыз,—дигән. Кәрәзен ваткан Төш турында өе тарафына кайтып бара икән Әхмәдиев. Күргән- белгәннәре аптырап сорыйлар ди моннан: — Нишләп җәяү йөрисең. Әхмәдиев абый? —Әй. шофер малай машинаның кәрәзен ваттырып кайткан ла! Шоферы радиаторны бәрдергән икән Кадак Шоферы-Ясәви исемле яшь егет, тәгәрмәчкә кадак керде, ямыйсы бар. дип машинасы белән еш кына югалгалый башлагач. Әхмәдиев бу хәлгә бик аптыраган "Юлда бәгерәеп утырган кадакны күрмисеңмени син!”—дип шоферын сүгеп ташлаган. Ясәви күңеленә салып куйган моны. Баралар икән болар юадан. Әхмәдиев ияге белән түшенә кадала-кадала йокымсырый башлагач. Ясәви кинәт кенә тормозга басып, машинаны юри туктата. Маңгае белән алгы пыялага килеп бәрелгән Әхмәдиев сүгенеп өлгергәнче: —Кадак. Әхмәдиев абый!—дип кабина ишеген ача Алгы тәгәрмәч янына барып иелә дә кесәсеннән алагаем зур кадакны сиздермичә генә алып. Әхмәди- евкә күрсәтә. — Малаҗис! Бу юлы күрдең!—дип. Әхмәдиев күбеп чыккан маңгаен канәгатьләнеп ышкып куйган. Киттек! Илленче елларда җинел машиналар сирәк иде. Күп кенә оешма җитәкчеләре йөк ташый торган әрҗәле машина кабинасына утырып йөриләр иде. Әхмәдисвнен дә баштагы елларда машинасы "полуторка" була. Беркөнне ул конторасының ишегалдына ашыгып килеп чыга да шоферына: —Кабыз машинаңны, киттек!—дип каударлый башлый. -Моторны сүттем бит әле. Әхмәдиев абый.—ли Ясәви. -Тиз кирәк! Моторыңны әрҗәгә ыргыт та. китгек!-дип кычкыра Әхмәдиев. Энекәш, бел әле Казанга эш белән килгәч, Әхмәдиев ниндидер йомыш белән партия өлкә комитетына кермәкче була. Бу хәтәр йортка ул Казанда яшәүче энекәш—хәрби подполковникны ияртеп бара Катлы-катлы, саллы ишекләрне ачып керүгә, дежур капитан, аркылы төшә, Әхмәдиев чандыр гәүдәле капитанны кул аркасы белән кырыйга этеп куя да, җилкә аша гына —Энекәш, бел әле, бу малай ни тели?!—дип эчкә кереп китә. Җондыз Лаеклы ялга аны бик зурлап, орден, кыйммәтле бүләкләр биреп озаталар. Әхмәдиев тантаналы кичә беткәч, бик үк канәгать булмыйча, үзалдына сөйләнеп чыгып бара икән: —Уч гәбенә сыярлык бер җондызларын жәлләделәр шунда.. Алтын йолдыз хакында әйтүе икән. . Урам исеме Әхмәдиев Азнакай шәһәренең Карл Маркс урамында үз йорты белән яшәде. Пенсиядә. Иртә-таңнан торып эшкә чабасы юк. Вакыты күп, китап укырга, уйланырга була... Беркөнне ул күршесе белән бакчада, агач күләгәсендә чәй уртлап, гапләшеп утыра икән. —Карл Марксны әйтәм, башлы малай булган булуын. . Аның хакында җазганнарны укып җатам әле. Беркайда эшләмичә, Лондонда ждзып кына җаткан икән. —Нинди хисапка яшәгән соң ул? —Энгельс ашатып җаткан. Фабрика тоткан анысы. Эшчеләрне икыспылатацияләп җыйган акчасына Марксны асраган. Вакытында акча килмәсә. Энгельсне битәрләп, хәбәр бирә торган булган әле, җитмәсә. —Җилкәңә менеп утырса, нахаллата ул кеше дигәнен. —Менә шул... Маркс дигән малай, Энгельсне икыспылатацияләп алган акчасына яшәп, кешене кеше икыспылатацияләүнең бик начар икәнлеге турында адәм укып чыга алмаслык хезмәтләр җазган бит инде... Беркемнән дә издермим, дип күккә карап ятып булмый шул! Әнә, Сталин чорында бер тиенсезгә бил бөктек. Көчеңне җә кешегә, җә хөкүмәткә сатасын. —Шулай шул... —Җөпләп кенә утырма син, уйлан әзерәк! Бу Марксны әйтәм: башлы малай булган, әмма юк белән шөгыльләнеп гомерен әрәм иткән. Шунда Азнакайга бер-ике генә айга килеп, көрәк тотып эшләп киткән булса бер хәл иде. Без ярты гасыр буе шушында тир түктек. Ә ана—Лондонда кәеф- сафа кылып, кызлар карап яткан малайга—урам исеме. Лондонда түгел бит—Аз-на-кай-да! Шушымы гаделлек!—дип Әхмәдиев йонлач йодрыгы белән өстәлгә сугып куя. —Хатаны төзәтергә кирәк. Кайбер урам исемнәрен алыштыра башладылар бит хәзер,—ди күршесе. —Тере кеше исемен кушып булмый ич инде. Уйлап эш итәргә, ашыкмаска кирәк... Еллар узды. Хәзер инде Миргалим Әхмәдиев каберендә гөлләр үсә. Ул яшәгән урам йортларындагы Карл Маркс дигән язулар кубарып алынды. Алар урынында “Миргали Әхмәдиев урамы” дигән язулар көлеп тора.