Укучы сүзе

Рәхмәттән соң кечкенә төзәтү М ин үзем гомер буе мәктәптә эшләп, татар теле һәм әдәбиятын укыттым. Хәзер лаеклы ялда булуыма карамастан, вакытлы матбугатта чыккан яна әсәрләр белән танышып барырга тырышам. „ «Казан утлары» журналының җиденче санында язучы Зәки Зәйнуллиннын «Йәнбикә» хикәясен яратып укыдым. Ул минем чабаталы булса да якты балачагымны, саф күнелле яшьлегемне, бер-берсенә ифрат та игътибарлы, дустанә мөнәсәбәттә булган авыл кешеләрен—ата-аналарыбызны хәтергә төшерде. Керсез табигатьнең аеруча нечкә сурәтләнгән төшләрендә күзләремә яшь тә тибеп куйды. Бу хикәя мина тагын бер ягы белән бик тә ошады. Сер түгел, Башкортстанда татар халкына каршы барган кысым турында барыбыз да беләбез. Ул хакта күп сөйләнелә, күп языла. Әмма бу фетнәви чуалышта тастан юынтык су белән баланы чыгарып ыргыту куркынычы да барлыкка килде шикелле. Ягъни Башкортстандагы күнелсез вакыйгалар турында сөйләгәндә, без моны телибезме-теләмибезме, бу теманын караңгы күләгәсе мондагы ямьсез хәлләргә бөтенләй катнашы булмаган бер гамьсез гади башкорт кавеменә дә төшә башлый кебек.. Нәтиҗәдә безнен бер-беребездән ерагаю куркынычы килеп туа. Татар-башкортнын кайчандыр бер халык булып исәпләнүен, алар арасындагы гасырлар буе сыналган туганлыкның имгәтелә алмас дәрәҗәдә ныклыгын, бу күренешләрнең вакытлы икәнлеген, аларнын үтәчәген белеп җиткермәгән кайбер кешеләр Башкортстан җитәкчелеге кылган явызлыкларны башкорт халкына күчерә һәм анын турында объектив булмаган фикер йөртә башлый Мондый очракларны философлар сан сыйфатка күчә, дип анлата бугай. Кыска гына итеп әйткәндә, бу теманы куерта-куерта без милләтләрне якынайтасы урында тагын да ерагайтабыз, үткән бергәлекне дә онытабыз. Халыкта «Шикләнгән шикләнә, чикмәнен бөркәнә» дигән бик тә гыйбрәтле мәкаль бар Зәки Зәйнуллиннын бу хикәясе без бөркәнә башлаган шикләнү чикмәннәрен алып ташлап, татар белән башкорт бергәлегенең һәм бердәмлегенең онытыла барган туганлык сәхифәләрен ача. Шунын белән язучы Гаяз Исхакый- нын «Башкорт бәхете», Әмирхан Еникиның «Курай» хикәяләрендәге якты сагышны хәтергә төшерә. Башкорт халкынын Зәлифә әби, Кәлимулла бабай кебек вәкилләренең тере образларын тудыруга ирешә. Авторнын сурәтләве матур, төгәл дип әйтер идем. Менә мисал. «Безнен базарга сатарга дип бер чиләк май алып киләләр иде. Базарларда ин тәмле май, ул чакларда, башкорт мае санала иде. Чөнки ул—гөбе мае. Сепарат каймагыннан басып (бәлки биредә «басып» урынына «язып» дигән сүз урынлырак булган булыр иде) ясалмаган, ә гөбедә «төшерелгән». Ул май тәмле генә әчкелтем булып тора. Яңа «төшкән» майны яссы итеп, берәр кадаклы итеп түгәрәклиләр. Чиләктәге чишмә суына тутыралар. Ибракайдан Эстәрлегә килеп җиткәнче дүрт чишмә бар Шул чишмәләр янында туктаган саен чиләктәге суны алыштыралар. Базарга чиләктәге май салкын чишмә суы эчендә сакланып килә...» Бу юлларны укыганда безнен балачагыбыз челләләрендәге салкын ташке- ләтләр, карбазлар, салкын әйрәннәр, катык каткан умачлы ашлар күз алдына килә. Әгәр дә мин язучы булсам, кулдан язылган майнын тәмле әчкелтем булуы турында сөйләгәндә «әйрәне язылып бетмәгәнгә күрә тәме әчкелтем булган» дип әйтер идем. Тагын бер мисал «Тот. улым' Кәлимулла бабан кашыгы бу' Синен картатан Гыйниятулла минем атаем Исәнбайга унике кашык, дүрт тустак бүләк иткән иде Шул тустакларнын берсе әле дә бар Алдында, катык салган Көн дә шунардан ашыйм. Бик саклап тотам. Ә кашыклар икәү генә калды. Югалмасыннар дип. чулпыларым янына салып куйдым...* Менә шундый матур әсәр тудырганы өчен рәхмәт әйтәсе килә язучыга. Әмма анда күңелне кырып торган бер үкенечле төгалсезлек тә җибәрелгән Аны бәлки игътибарсыз да калдырырга мөмкин булыр иде Әмма ярамый. Ни өчен дигәндә, автор бу әсәрен киләчәктә бәлки үзенен китапларында, сайланма әсәрләрендә, җыелма томнарында чыгарыр. Аннан, тугандаш башкорт халкы вәкилләре әсәрдәге бу төгәлсезлекне күреп, татар милләте вәкиле булган язучыны «башкортны, анын тарихын, сәнгатен» белмәүдә гаепли алмасын. Аннан, бу төгалсезлекнен чыганагын яхшы белеп тә, игътибарсыз калдыру безне, Идел буе-Урал алды татарларын, һич кенә дә бизәмәгән булыр иде. Зәки Зәйнуллин әсәренең башыннан азагына кадәр «Йәнбикә» дигән •башкорт халык җыры» турында сөйли. Әсәргә исем дә шушы җырдан чыгып бирелгән «Йәнбикә» җыры төп лейтмотив булып әсәрне ярып үтә. Язучы төзәтсен иде: «Йәнбикә»—һич кенә дә башкорт халык җыры түгел. Ул реаль, әле дә исән булып, Уфада яшәгән талантлы композитор Шамил Кульбарисов тарафыннан башкорт халык җырларына шулай оста тәңгәл китерелеп, «алдаткыч дәрәҗәдә* оста стильләштерелеп язылган конкрет җыр. Аның сүзләрен милләте белән татар булып, гомер буе башкорт әдәбиятына хезмәт иткән, моннан бер генә ел элек дөньяны ташлап китеп барган шагыйрь Рафаэль Сафин язган. Бу—Р Сафиннын «Йәнбикә» драмасының төп каһарманы Йәнбикә авызыннан җырлана торган җыр Заманында, житмешенче-сиксәненче елларда, бу җыр бик тә танылып китеп. Башкортстан радиосыннан көн саен диярлек башкарыла иде, әле лә бик еш башкарыла. «Йәнбикә» җырын хикәядәге вакыйгаларны бәйләп торучы сюжет җебе итеп алып, әсәрнең азагында автор Зәлифә әбинең җырны үзе үлгәнче, ягъни 1967 елнын декабренә кадәр җырлап кинәнүе турында сөйли. Бу һич кенә дә тарихи дөреслеккә туры килә алмый, чөнки ул чакта әле яшь драматург Рафаэль Сафиннын «Йәнбикә» драмасының премьерасы Башкорт Академия драма театры сәхнәсендә 1973—1974 еллар сезонында гына дөньяга чыкты Фикеремне куәтләү өчен Башкортстан китап нәшриятының шул елларда чыгарган берничә җыр җыентыгын актарам. «Беззең йырзар», Башнәшер. Өфө, 1975, 421 бит—«Йәнбикә («Йәнбикә» драмаһынан). Р Сафин һүззәре, Ш Кульбарисов музыкаһы. Янә: «Йырлайык, дустар», Башнәшер, Өфө, 1977, 80 бит—«Йәнбикә» («Йәнбикә драмаһынан), Р Сафин һүззәре, Ш Кульбарисов музыкаһы Янә: «Иырзар». Башнәшер, Өфө, 1984, 384 бит—«Йәнбикә («Йәнбикә драмаһынан), Р Сафин һүззәре, Ш. Кульбарисов музыкаһы.. Җиткәндер Мондый хәлләргә артык аптырарга кирәкми. Сәнгать дөньясында шушына охшаш «саташулар» очрап куя алар. Язганда игътибарлырак булырга, хата китә икән, вакытында төзәтә белергә генә кирәк. Синен хатаң сине генә түгел, башкаларны, хәтта милләт кадәр милләтләрне саташтырмасын Биредә башкорт өммәте өчен бер татарнын җыр сүзләре язуы, икенче татарнын ана көй язуы, өченче татарның «башкортса» җырлап, аңа ит кундыруы I омумән алганда, яхшы хикәя иҗат иткәне өчен язучыга зур рӘХмэт ‘ .. ■ .............. ...................’и«шли|т.в» ЛЧ.ЫрЛ.111, ама И I кундыруы (мәшһүр Илфак Смаковны күздә ТОТЫП ӘЙТӘМ). лупгенче тятяпммн Кяяянпя г, .... ~ П1М.П-1С Ы ><1Н Лирик геройнын Кәлимулла бабайдан калган ике кашыкнын берсен дә зй ителгән хәлдә, ул шәһәре

Реклама