ШИГЪРИЯТ

Яңа гасыр Ә х с ә н Б а я н Кан эчендә тудың, яңа гасыр. Кар төсендә өмет яуганда. Артык шатлык китермәде аклык Чын азатлык көткән заманда. Яңарышмы, афәт димме сине. Ничек атыйм рәвешең, төсеңне? Яңа ел таңында аваз салды Дөньяга бер сабый... Ул синме? Өскә яуган еллар каралыгын Күмә алмадылар ак карлар. Тәкърарланды “без йотасы" ирек. Ителә язды шулай ул тар-мар. Таптап, изеп, террор сәбәпләрен Тик шәхесләр эзләп йөрделәр. Кыйраттылар Әфган һәм Гыйракны, Аркылыга, буйга сөрделәр. Ак бантиклы кыз мәктәпкә бара. Бәхет, белем җыя ул көн дә. Ә икенче бала, кулын сузып. Хәер көтә базар читендә. Кем капитал, дан. дәрәҗә туплый. Кемдер шешә җыя чүплектә. Арысланнар зебра тотып ашый... Сабыйларны, безне ни көтә? Дөнья—чиксез, анда юк кем генә. Ни күрәсең килә, бары да бар. Матурлык бар, әмма ул коткармый. Бәхет тә бар, әмма урыны тар. Саның—егерме бер. Беләм, сиңа Шул сан белән исем куелды. Безне, Җирне кая илтәсең син? Ниятеңне белмим, уеңны... Мин—кешелек! Минем эзләр килә чал тарихның Саны саналмаган чагыннан. Ыругь, каганлык һәм ханлыкларда Урдаларым минем кабынган. Чорлар кичкән ялкын уклары— Якты чәчкән урда утлары. Әхсән БАЯН (1927)—шагыйрь, пратик. драмапщм: татар һәм рус телчәрсндө щпсанлы ("Елларга ышаныгъи". "Елюрга сәяхәт". "Заман сурәтләре' һ. б.) китаплар авторы. Г. Тукай шемлаНее Даулаш премиясе лауреаты. Калаңда яши. Эзләремне минем табыл була Кырлар, сулар, «түлләр кичкәндә. Табып була, күрсәң, һәр аймакта. Җирне бераз казый төшкәндә. Теләгәннәр әле дә күрерләр Көйрәп тора кузлар-күмерләр. Таулар, чүлләр аша чал шәрекътан Яшь мәгърибкә ззләр җиткәннәр Алтай өсләреннән карлы Карпат Түбәләрен алар кичкәннәр. Вакыт, киңлек гизгән эзләрем. Алар белән йөргән сүзләрем. Минем сүзләр ишетелеп торган һәр төбәктә, барча кыйтгада. Тәүге кабат яңгыраган исемем Монголия белән Кытайда. Үз иткәннәр минем сүзләрне Байкал. Хазар. Азау күлләре. Радио авазларын тыйган кебек. Минем тарих, минем тормышны Сүз һәм эзләремне—кара көчләр Кырып юк итәргә тырышты. Эзләремә бетә киртәләр, Җиһан буйлап сүзләр китәләр Планета безнең уртак бина. Төзек кенә булсын. Плаһыч. Бу бинада, аның БМОсында Килә минем әгъза буласым! Кәнәфи бит анда табылыр? Килер ул көн. килер барыбер. Планета тормый бер милләттән. Бар өлешем! Мин дә Кешелек! Кемнәр каршы, кемгә бу дөнья тар. Мнн-татарның анда эше юк. Мәйдан уртак, барам шул таба. Аңлар дөнья, кыен булса да: Мин дә Кешелек! Сак белән Сок Кичәге дуска ябылды ишек... Сак белән Сокның тавышын ишет. Ни ул бердәмлек, нәрсә ул дуслык? Белдекме элек, әллә оныттык? Ике күз—бер иш. бер төсле урын, Аларны мәгәр аера борын. Тырышсак да бик. күрә алмыйсың. Сак белән Сокның ишет тавышын... Берәү—биектә, син төшер тартып. Аста булганчы, булмавын артык. Хөсет, уч - яман, бик та беләсең. Ә үзең һаман көнли бнрәсен. “Җиңелсен күршең, илен җичрелссн!" Тәкъдир каргаган бер дә юк өчен... Таркалган илләр кушылмый ник соң? ...Ишет тавышын Сак белән Сокның. "Без көчсез зат” диел, син кимсенмә. Син ир-аттан хәтта көчлерәк. Синең белән ул һнч ярышалчас. Анда булса гәрчә өч йөрәк. Ихтыярда бәлки ул өстенрәк. Бусы калсын, әйдә, бәхәскә. Күтәрелсә йодрык, мөмкин сиңа Кайтармаска җавап, дәшмәскә. Илләр арасында гаскәр, гаскәр Ташланганда берсе-берсенә, Ил бирешсә, ашык, кил ярдәмгә, Ташла нәгьрә дошман өстенә. Ишетерләр тавышың ил уллары. Чигенсәләр, кинәт туктарлар. Туктарлар да, борылып алга, кабат Илбасарга чәчәр ут алар. Беләк-күкрәктәге көчләр, бәлки. Атлар куәтеннән кнм булмас. Гүзәллек дип исемләнгән бөек Тылсымына ләкнн тиң булмас. Мылтык түгел, хәнҗәр түгел көчең, Ул төсеңдә, буең-сыныңда. Күзләреңдә... Куллана бел әмма, Кнрәк чакта, тиеш урында. Быел тагын сары күбәләкләр Каршылады минем язымны. Пар күбәләк булгач, кала өмет: Сагышларым булыр аз инде. Күбәләкләр юрадылар быел Ялгыз узмас диеп көннәрең. Җавабымда үзләренә мин дә Матур, тигез җәйләр теләдем. Сезгә бәхет, шатлык юравымны Онытмасын ялгыш берегез. Күбәләкләр, парлы күбәләкләр, Ышанычым аклый күрегез. Исән булыгыз... Эшләдек тә игелек, суга салдык, Шатлансыннар әле балыклар. Бәлки хәбәр таратырлар, безнең Юмартлыкка хәйран калыплар. Балыкларга азык булып, суда Җыйналгандыр безнең байлыклар. Койрык болгап, балыкчыга гына Рәхмәт әйтәмени балыклар? Су төбеннән ишетелер аваз... Иелеп тыңлый, көтә таллыклар. Төптә—төпсез тынлык. Юк бит ымлык. Ник эндәшми һаман балыклар? Чү, тыңлыйк... Киләчәктән сөю көтмим инде. Эзләр чакнын беләм узганын. Яшь көннәргә кантын, икенче кат Гашыйк булам бер үк кызга мнн. Гашыйк булам ике. өченче кат. Вакыт үтмәгәнгә исәпләп. Карарга да базмый, бүгенгемә .Алып кайтам аны җитәкләп. Рәнҗешләрдән, йөрәк, чикмә газап. Бу тормыштан көтмә һич шәфкать. Миһербансыз, карак бу гасырда Гаделлекләр юк дип ярсынма. Монафыйклар чакма-уклар белән Чаккан чакта, җапап син дә тап: Чәчрәсен ут—снн таш булып кат. Гомер башы, гасыр башы... Иянсврем Камилог ускоч укыр Кем белгән бакча юлынын Болай җайсыз булырын. Сөенеп йөгергән чакта. Абындык да егылдың. Кем белгән нәкъ шул урында Хәерсез таш торырын. Бәрелдең дә кырлы ташка. Яраланды борының. Дөнья буйлап киткән чакта. Бу зур яраң-беренче. Яшәүнең нәрсә икәнен Белә башлау билгесе. Алда - зур фән. беркем аны Өйрәнмәс синнән башка. Ул өйрәтер абынмаска. Егылсаң—еламаска. Ул фәндә мин—дәү әтиең Белемсез булдым бигрәк. Снн, зинһар, бул белемлерәк. Зинһар, бул зиһенлерәк. Гомер башы, гасыр башы... Бергә бара икегез. Яңа гасырга җитегез. Миннән сәлам илтегез. Батырга кыюлык уртак. Ялганчы бу.тыр гел куркак. Кунакчыл өй гел кешеле. Бик белмәс анын ишеге. • Коралсыз булганда аучы, Ач бүре көләр бик ачы. • Баксан кешегә һавалы, Мәдәнилегең чамалы. Бер чыкса адәм юльганан, Чыккандай хәнжәр—кыныннан. • Кемнең кулында дилбегә. Бары да аңа бил бөгә. 0 Кычкырган адәм буш куык, Мыштым адәмнән син курык. Ә д х ә т С и н у г ы л Фәрдләр Кимсетсәң туган телеңне, Кимсетәчәксең Илеңне. • Сүзләрең булса да дару, Артыкка киткәндә—агу. • Белсә дә кеше бик күпне, Белмәгәннәре дә күпме! • Вакытында яңгыр яусын, Кыз балага килсен яучың. Туганнарың булганда бай, Күренә күзгә кояш-ай. • Күңел күп теләсә дә бик, Кулыңнан гөнаһ тарта бит. Эч-сереңне түгел ятка, Хатынга да чишмә хәтта. Әдхсэт СИНУГЫЛ—шагыйрь, "Ефәк кәрваннар'. “Иман гасыры" һ. б. китаплар авторы. Симферопагьдә яши. Үзенә ярамаганны Ятка да юрама аны. Сатып алмасан үгезен. Саварсың сыер мөгезен. Курыксам яман күзеннән. Яманлык кылма үзеннән. Чәчәк исе озак тормый. Озак торган кунак булмый! Кулын эшләгәнгә гелән /Канап бирерсең баш белән. Сугышырга батыр шашмый. Сугышуны куркак башлый. Юл алып барса да алга. Тел илтеп жнткерә анда. Үтмәсләнсә кылыч аны Яуга кайрак кайрый тагы. Калса кала атан малы. Калмый сина атан даны. • Кулындагы шәмен сизми. Нигәдер һаман ут эзли. • Сукыр, чукрак йә телсез бул. Яшисен килсә тыныч гел. Бер кулы сукса анаңның. Икенчесе сыйпар аның. Мәче дә арыслан була. Тычкан төшергәндә кулга. Калакларын калган саклап. Дагасын югалткан, ахмак. Күн кыз сайлаган кияүгә Гел пеләш кызлар эләгә. Бакыр эзләп тиргә баткан. Көтмәгәндә алтын тапкан. Үзенә кагылганда сүз. Ишетер саңгырау да тиз. Тәңренең эше фәрманда. Бәндәмен эше дәрманда. Батырайса хатын өйдә. Куркакка әйләнә ир дә. • Сөртенгәнче телен гелән. Сөртен снн аягын белән. Чылбыр!а этне бәйләмә. Ул холыксызга әйләнә. • Балтанын суксаң йөзенә. Каны буялыр үзеңә. Курыксаң, әйтмә сүзеңне. Әйтсәң, кыю тот үзеңне. • Ир-ат бәхете Ил белән. Хатын бәхете ир белән. Акны була ул каралтып. Караны кара агартып! • Ут йотканның авызына Кайнар күренер бозы да. Сагаласа да утыз теш. Курыкмый ал ардан тел һич. Балдак күрке түгел бармак. Бармакның күрке ул балдак. ФӘРДЛӘР Авылдагы сүз синеке. Авылдан чыкса чирнеке. • Булганда халык хәтерсез, Гомергә булыр кадерсез. • Кылый булса да күз бит—күз. Аксак булса да кыл ул кыз! • Иргә тиенсәм дә, анам. Итеген салдыру яман. Чыккан җирендә агуын Туктату җиңел агымның. Базарыбыз белән бергә Мазарыбыз да бер җирдә. Ярканат күрмәгән өчен, Кояштан алмыйлар үчен. • Кафия түгел бизәк сүз. Шагыйрьләр өчен үзәк сүз. « Авызыңны ачканда гел. Күлеңне дә син ача бел. • Сөтне аз бирүче сыер Өзлексез мөгерәп торыр. Батса, бнрә балтасын да. Котылса, җәллн сабын да. Вак халыклар шуңа усал. Хокуксызлык аны кысар. * Эндәшмәсәң, диләр: телсез. Дәшсәң, алдый, диләр, юньсез. • Кәҗә, мәлгунь, тозга килә. Егет-җилән кызга килә. 9 Кыз кайгысы ясмык кадәр. Хатынныкы ястык кадәр. Ук барып җитмәгән җиргә Кылычың кизәнә күрмә. Багны юк киртәләүчеләр. Кәҗәне күп тиргәүчеләр. # Баг алсаң, кыш ал син багны. Баг сатсаң, җәен сат аны. ® Малны тотсалар мөгездән, Кешене тоталар сүздән. # Татар бик тынгысыз халык. Әйтерсең судагы балык. 9 Бер үгездән ике тире Тунап алыр фәкать тиле. 9 Йөк тартып арыган атка Үз койрыгы авыр хәтта. Дуслар эзләсәң гаепсез. Торып калырсың бер дуссыз. 9 Оешмаган халык—көтү. Аны һәрчак кирәк көтү. 9 Җир оҗмахын күрү шатлык, Исеме булса Азатлык. Заман сиңа бакмаса да, Заманга үзең баксана. 9 Бүрек астында да өйдә Бүрене булмастыр димә. Шагыйрь кешенең йөрәге— Дөньяның кайнар үзәге. Күңел күзе—уй диңгезе. Сугыш күзе кан диңгезе. Ярыш бар жирдә яныш бар. Эшләгән жнрдә ялгыш бар. Тел докторлары барын бар. Телне дәвалый алмыйлар. Ишәк углы булмый ншәк. Кем бүлсын соң, көн-тон эииәп? Җир ярасы Ир ярасы. Ир ярасы ил ярасы.

Реклама