Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОНЫТТЫРЫЛГАН ӘСӘРЛӘР

Егерменче гасыр башында татар милли әдәбиятын үстерүгә, янартуга үзенен әсәрләре белән лаеклы өлеш кертеп тә сонга таба илдә урнашкан тоталитар режим һәм шовинистик сәясәт аркасында әдәби мирасы күләгәдә ката килгән татар әдипләре арасында Шәһит Әчмәдиев исеме дә бар. Күптән түгел галимә Ф Ибраһимова төзеп Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган “Язмыш” җыентыгына анын "Хан кызьГ исемле повесте һәм хикәяләре кергән Ш. Әхмәдиевнен тормыш һәм ижат юлын өйрәнүгә багышланган мәкатәләр, хезмәтләр күп түгел 1930 елда дөнья күргән хикәяләр җыентыгына XX йөз башында төпле тәнкыйть мәкаләләре белән танылган Хөснетдин Кәримов язган кечерәк күләмле сүз башында, аттмышынчы еллар ‘ жепшеклеге”ндә нәшер ителгән сайланма әсәрләренә урнаштырылган Сафа Сабировның “Язучы һәм публипист" исемле мәкаләсендә кайбер чыгармалар белән анын әдәби эшчәнлегенә күзәтү ясала. И Нуруллин, Г Хатитләрнен фәнни-гыйльми тикшеренүләрендә чор әдәбиятынын үсеш закончалыкларына нисбәтле әдипнең аерым хикәяләре, йә булмаса Ш. Әхмәдиевнең исеме тезис рәвешендә аталып китә. Әдипнен тууына түгәрәк даталар уңаеннан басылган С. Сабиров, М. Мөлеков, М Мөхәррәмов. М Сәйдәшева һ б ларның язмаларында, мәкаләләрендә Ш Әхмәдиевнен инкыйлаби. ижтимагый-сәяси эшчәнлегенә бәя бирелә. Күренә ки, Ш Әхмәдиевнен әдәби эшчәнлеген соңгы елларда әдәбият фәне ирешкән казанышлар ноктасыннан яктырту, татар әдәбияты тарихында анын урынын билгеләү соралып тора. Ш. Әхмәдисв кыска гомер юлында шактый катлаулы, авыр һәм үз заманы өчен олы. иҗтимагый идеалга буйсындырылган, мәгънәле тормыш үтә. Ул 1888 елның 29 декабрендә Чистай өязе Татар Ялтаны авылында туа. Башлангыч белемне шул авыл мәдрәсәсендә ала. Әтиәнисс вафат булып, бик иртә ятим кала. Унбер яшьлек малай, туган авылыннан Оренбургка китеп, Вәли хәзрәт мәдрәсәсенә укырга керә һәм үз көнен үзе күрә башлый Уфадагы “Галия" мәдрәсәсендә белем алганда Г Ибраһимов белән таныша. Шушы көннән башлап Ш Әхмәдисв белән Г Ибраһимов арасында дустанә, ижади дуслык урнаша Аларнын биографиясенә күз салсак, уртак яклар шактый бер үк мәдрәсәләр, гасыр башында күтәрелгән шәкертләр хәрәкәтенә кушылып китүләре, мәдрәсә белән араны өзүләре, университетка укырга керү омтылышлары Икесе дә социалист-революционерлар партиясенең идеяләрен яклыйлар Шәһит Әчмәдиев Язмыш: хмкәяәләр, әкиятләр -Казан Татар кит. нәшр . 2003.-160 б. Һәм соңыннан социал-демократлар, большевиклар фиркасенә кушылып киталәр. Ш. Әхмәдиев 1910 елда Казанга килә. Шул заманда чыккан газета-журналларда хәреф җыючы, корректор, тәрҗемәче. хәбәрче булып эшли. Беренче әсәрләре дә 1912-1913 елларда матбугат битләрендә басыла башлый. Әдипнең иҗат гомере дә озын түгел, үз эченә 1912- 1917 еллар аралыгын ала. Ул кече проза жанрында яратып эшли: хикәя, нәсер, парча, очерк, хат. әдәби яктан эшкәртелгән әкиятләр, балалар өчен язылган әсәрләр... Марксистик-ленинчыл идеяләргә чын күңелдән инанган Ш Әхмәдиев Октябрь борылышларыннан соң. инкыйлаби үзгәртеп корулар белән рухланып. үзенең бөтен көчен, энергиясен һәм сәләтен Казан губернасында гына түгел. Урта Азиядә дә Совет властен урнаштыруга, халык мәгарифе эшләрен жайга салуга багышлый 1930 елнын августында озак дәвам иткән каты авырудан сон 42 яшьлек Ш Әхмәдиев Казанда үлә. Ш. Әхмәдиев татар әдәбияты идея-эстетик эзләнүләр, яна сыйфат үзгәрешләре кичергән чорда яза башлый. Күләме зур булмаган әдәби мирасында ул үз чорынын актуаль мәсьәләләрен күтәрә. Анын ижаты, бер яктан. Г Тукай. Г Исхакый, Ф Әмирхан, М Гафури. Г. Ибраһимов һәм башкаларның әдәби-эстетик карашлары белән уртак. Икенче яктан, милли прозага унынчы елларда килгән Г. Сөнгати. М. Гали, М. Хәнәфи. Г Рәфикый. 3. Бәшири, Г Рәхим, Г. Газиз, С. Җәләл, С. Рахман- колый һ. б. яшь буын әдипләре белән берлектә Ш Әхмәдиев татар әдәбиятына күпмедер яңалык та алып килә. Шуңа күрә әдип иҗатында үзенә кадәрге әдәби традицияләрне. XX йөз башы Янарыш чорынын үзенчәлекләрен. Рус-Аурупа әдәбиятларының да парлаклы йогынтысын күрергә мөмкин. Аның әдәби эшчәнлеге жанр байлыгы белән генә түгел, идея-тематик киңлеге, ижат принциплары. сурәтләү алымнары, чараларының төрлелеге белән дә аерылып тора. Милли әдәбиятта бай традицияле хатын-кыз темасын гәүдәләндергән “Суга баткан килен" (1912) хикәясе белән ул әдәбиятка килеп керә. Әсәрдә мәгърифәтчелек әдәбиятына хас аң-белем, тәрбия, әхлак мәсьәләләренә басым ясалуны, вакыйга барган шәһәр, авылнын тулы исемен әйтмичә баш хәрефен кую алымын, сентиментализмга хас ачы хәсрәтле күз яшьләрен, аһ-зарларын күзәтергә мөмкин. Хатын-кызнын хокуксызлыгы. Кәлимәнең комсыз, рәхимсез ата корбаны булып биш йөз сумга сатып җибәрелүе, анын авыр фаҗигале язмышы мәсәләләрен күтәрү бу әсәрне Я Вәлинең “Ачлык кушты", М. Гафуринын "Ачлык ел яки сатлык кыз". А. Таһировнын “Сатылган кыз" әсәрләренә аваздаш итә. Хикәя реализмынын Леонид Андреев тарафыннан ижат ителгән "Асылган жиде кеше" әсәре тәэсирендә үлем карары чыгарылган кешенен рухи кичерешләре, физик халәтен тасвирлау күренешләре белән баетылуы авторнын үз иҗатында кызыклы экспериментлар ясавы хакында сөйли. Милли чынбарлыкта хатын-кыз хокукларын, азатлыгын, тигезлеген яклаган “Татар кызына" нәсере дә шушы темага багышлана. Романтик эстетика атрибутларыннан хатын-кыз. мәхәббәт культына бәйле геройларның күңел дөньясын “Сүз истигьмал итмәдем” ("Ышанычын акламау") хикәясе тасвирлый. "Шагыйрь моная" нәсерендә исә яшәүдән гайрәте чигеп, өметсезлеккә бирелгән ялгыз геройның экзистенция баскычындагы хискичерешләре “исемсез көй", “исемсез кайгы", "канатсыз һәм рульсез көймә", “иге-чиге күренмәгән диңгез", "хәйләле, мәкерле дусдар". "билгесезлек", “ялгызлык" кебек модернистик иҗат юнәлешенә хас алымнар, сурәтләр ярдәмендә күрсәтелә. Ниһаять, анын эчке дөньясында үзгәреш барлыкка килә: күңелендә бөтен нәрсәгә мәхәббәт туа, мәхәббәт көйләрен сайраучы сандугач анын яшәешенә мәгънә өсти. Ш. Әхмәдиев иҗатында милли зыялылар тормышын сурәтләү кызыл җеп булып сузыла. Бу тема яшәүнен әхлакый һәм фәлсәфи мәгънәсен эзләү мәсьәләсе белән кушылып китә. Шушы юлда татар зыялыларының төрле типлары тудырыла. Яшәү мәгънәсен, идеалын милләткә хезмәт итүдә тапкан, үз көчэнергияләрен. теләк-омтылышларын балалар укытуга, ач. фәкыйрь, авыл балаларына белем бирүгә багышлаган мөгаллимнәр, мөгаллимәләр, яшьләр тормышы, бу юлда аларны сагалаган авырлыклар, кимсетүләр “Мөгаллим”, “Хат һәм җаваплар" әсәрләрендә сурәтләнә. Мәсәлән, Ш. Әхмәдиев беренче хикәясендәге вакыйгаларны бәян итүчедән мондый сүзләр әйттерә: Милләте- безнең истнкъбале (киләчәге) сезнен кебек эшлекле, каһарман мөгаллим вә мөгаллиматазәргә баглы икәнен хәтердән чыгармагыз, сезнен бөтен читенлеккә түзеп, сызганып эшләвегез генә безгә өмет бирә Сез милләтнең мәгънәви тамыры: сез нык булсагыз, анын яфрагы яшел, чәчәге матур, җимеше татлы булыр Яшәгез, татарга файдалы затлар!”—дип аларнын күнелләрен күтәрергә тырыштым" Әмма әдип яшьләр арасында милләт файдасына кулыннан бер тиенлек эш килмәгәннәре барлыгына да ачынып, борчылып яза. аларны “сәрхушләр” дип атый Күренә ки. авторнын әсәрләрендә милли идеал мәсьәләсе яктыртыла. анын фәлсәфи һәм әхлакый нигезләре ачыклана. Тарихи темаларга мөрәҗәгать итеп “Хан кызы". "Сөенбикә” әсәрләрен иҗат итүе дә шушы мәсьәләнең башка яссылыкта чагылышы булса кирәк. Алда әйтелгәнчә. Ш Әхмәдисв иҗаты чорнын иҗтимагый, сәяси, фәлсәфи фикереннән, заманнын актуаль мәсьәләләреннән, татар халкының рухи, әдәби ихтыяҗларыннан аерылгысыз Совет әдәбият белеме тарафыннан “үткән тарихны идеаллаштырган" һәм әдипнең "тайпылышы" буларак бәяләнгән “Хан кызы" повесте шушы фикерне раслый. 1921 елда анын 20000 тираж белән тагын бер кат басылып чыгуы, әсәрнен популярлыгы, югары әдәби-эстетик кыйммәте, талар милләтенең күнелендә тоткан урыны турында сөйли. 1911-1912 елларда, мәгълүм булганча, татар зыялылары, әдипләре сыйнфый көрәш мәсьәләләреннән вакытлыча баш тартып, милләтнең матди, икътисади хәлен ныгыту, мәдәниятен, мәгарифен күтәрү юлында бергәләшеп хезмәт итү максатын алга алалар. Татар халкынын үткәненә йөз белән борылу, милли мәсьәләләрнең калкулануы, милли хәтернең янаруы, милли тарихны яктыртуга игътибар арту, милли үзаннын үсүе ул елларда дәүләтчелек идеясенең яна сыйфат алуы, үткәндәге дәүләтебезне сагыну хисләре белән бәйле иде Хөр мөстәкыйль дәүләт төзү идеясе милли зыялыларның гаменә, изге максатына әйләнә Шушы максат тан Г Исхакый. Ф Әмирхан, Н Думави, М Гафур ил ар белән бергә Ш Әхмәдиев тә үз әсәрендә Болгар чорын гәүдәләндерүгә азына Бу повесть болгарчылык мотивларын сурәтләгән бүтән әдипләрнең әсәрләреннән күләменең зурлыгы, эпиклыгы, күтәрелгән мәсьәләләрнең җитдилеге, фикрн-мәгьнәви тирәнлеге белән аерылып тора. “Хан кызы" повестенда Идел, Чулман. Нократ, Агыйдел сулары буенда урнашкан, байлыгы, матурлыгы, халыкларының яхшы тормышы, укымышлылыгы белән ерак илләргә, чит патшалыкларга даны таралган Болгар иле сурәтләнә. Анын башкаласын Болгар шәһәре, “Алтын кала” да диләр. Ил белән Алмас хан идарә итә. Тыныч, рәхәт тормышлы Болгар иленең, Алмас ханның бер борчуы бар—ханнар ханының ир баласы юк. Шулай да, ханның яраткан хатыны, гыйбадәтче Ахак аңа Гөлбикә исемле кыз бүләк итә Шулай матур гына яшәп ятканда илгә, кавем өстенә афәт килә. Жил-давыл чыгып, көн бозыла, үләт авыруыннан халык, терлек кырыла башлый Җитмәсә, урыс кнәзе Болгар иленә яу белән килергә җыена дигән хәбәр дә алына. Төрле гыйбадәтләр кылу, “изге түбә”гә чыгып теләүләр ясауга карамастан, Болгар иленең хәле үзгәрми Көннәрдән бер көнне Алмас ханга Изге атаның шундый сүзе килеп ирешә. Гөлбикәнең үзе яраткан Ак юргасын Тәңреләр хакына корбан чалдырып, итен кавемгә ашатырга, тиресен юлда беренче күренүчегә бирергә кирәк. Изге атаның кушканы тормышка ашырыла, әмма хәл яхшы якка үзгәрми, анын өстенә хан сараен, илне олы кайгыга салып, Гөлбикә авыруга сабыша. Нинди генә эш- гамәл кылсалар да, кызның хәле көннән- көн начарлана Хан авыр кайгы-хәсрәт- тән, ачы сагыштан үз юанычы, шатлыгы булган Гөлбикәне сәламәтләндерүчегә кызын кияүгә бирәчәге турында фәрман сала Ислам динендәге Багдад иле сәяхәтчеләре, табип укымышлылары Габдулла белән Габдрахман кызны дәвалауга алына Кин маңгайлы, кара шомырт күзле, кара чәчле Габдуллага Гөлбикә бер 159 күрүдә гашыйк була. Төрле үләннәрдән ясалган дарулар. Аллага гыйбадәт кылу, пәйгамбәрләргә салаватлар әйтү аның хәлен яхшырта. Кыз терелгәч, хан үз сүзендә торып, аны Габдуллага княүгә бирә Моңа кадәр күп Тәңрегә табынган Болгар иле акыллы, знрәк Изге ата. Тукбай мирза ярдәмендә халык, кавем, ризалыгы белән Ислам динен кабул итә һәм анда манаралары болытка җитеп торган мәсжедләр. мәдрәсәләр салына. Багдад хәлифәтләреннән галимнәр чакыртыла. Идел-йортга азан тавышлары яңгырый башлый Беренче карашка, автор бу повестьта Алмас ханнын кызы Гөлбикә тормышын, анын язмышын гына сурәтли кебек Әмма Ш Әхмәдиев анда татар милләтенен яшәеше, киләчәк язмышы өчен гаять җитди мәсьәләләр күтәрә. “Хан кызы" повестеның сюжеты нигезенә тарихи хезмәтләрдә теркәлеп калган фактлар салынган. Шулай ук әдип тарафыннан Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүен чагылдырган рңваять. легендаларның әдәби эшкәртелүе дә мөмкин. Аерым алганда, автор Ш Мәржанинен "Мөстәфадел-әхбарфи әхвали Казан вә Болгар" (Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр. Казан. 1989) хезмәтенә таянган булса кирәк. Болгар дәүләтенен Ислам динен кабул итүе хакында күп төрле фаразлар, фикерләр яши. Ш Мәржани Хисаметдин Мөслиминен "Тәварихы Болгария" китабында теркәлеп калган бер фактны китерә. “Болар Болгарга килеп. табиб сурәтендә йөреп, күп авыруларның савыгуына ярдәм иттеләр. Айдар хан кызы Туйбикә паралич белән авырып. табиплар аны дәвалаудан гажиз иделәр. Вәзир патшага: "Шәһәребездә гарәпләрдән өч табиб бар. дәвалауда тиңдәшсез осталар икән",—дип хәбәр бирде. Патша аларны үз янына чакыртып алдырды Алар, патшанын ислам динен кабул итүен шарт итеп, кызын дәвалап терелттеләр Хан һәм аның халкы мөселман булдылар һәм жамигь мәчет салдылар. Хәзрәте Зөбәер бине Жәгьдә имам булып, хөтбә укыды" Тарих һиҗри 12(634) ел—куй елында, рамазан аеның 12 сентябрендә. 24 нче хутта сәхабәләр халыкны мөселман кылдылар. Унике елдан сон ике сәхабә Мәдинәи мөнәүвәрәгә кайтып китте. Ханзал исә Болгарда калып, хан кызы Туйбикәгә өйләнеп. Болгарда вафат булды, төрки телгә бик оста иде". Күренә ки. повестьта сурәтләнгән вакыйгалар 111 Мәрҗани теркәп калдырган мәгълүматларга күпмедер күләмдә туры килә. Әсәрнең экспозиция өлешендә Болгар иленең зурлыгы, җир-суларының. урман-болыннарынын байлыгы турында хәбәр ителә. Халыкның бай матур тормышы, болгарларның әхлакыйинсани сыйфатларыннан тугрылык, кунакчыллык, укымышлылык та әйтелә. Болгар дәүләте, аның эчке төзелеше, тышкы мөнәсәбәтләре, рухи, мәдәни бәйләнешләре, чит мәмләкәтләр белән алыш-биреше. сәүдә итүе турында зур урын бирелә. Болгарларның күрше халык, кавемнәр белән дус, тату яшәве, тынычлык сөюе, әмма ил иминлегенә куркыныч янаганда, анын бәйсезлеге өчен дошман яуларына каршы көрәшкә бергәләшеп күтәрелергә әзер торуы турында болай языла: "Болгарлар үзләре һәрвакыт сугышырга, чит илләргә һөжүм кылырга яратмасалар да. үзләренә каршы ук. сөңге күтәргән дошманнарны бик усаллык белән кире кайтаралар иде. чөнки аларда корал, сугыш кирәкләре бик яхшы эшләнә иде". Хәтта күрше кавемнәр көчле Болгар иленә сыенып, буйсынып яшәүне алдын күрәләр, дошман килгән чакта бу илне яклау, саклау юлына басалар "Кара Идел. Чулман. Вятка. Агыйдел сулары буенда төрле чит халыклар, кабиләләр Матур, тыныч тормыш болгарларга, тик шуларга буйсынып торуда гына",—дип беләләр Әгәр читтән дошман килсә, артык көч. батырлык белән тыныч ил өчен сугышалар Ш Әхмәдиев тарихи чыганакларга таянып. Болгар дәүләтендә игенчелек, бакчачылык. аеруча һөнәрчелекнең алга китүен яза. Илдә җитештерелгән затлы, нәфис әйберләрнең үз халкыннан артып калганы Византия. Кытай. Багдад, Төркия илләренең базарларына чыгарылуы, алар белән рус. поляк, чех кавемнәренең дә кызыксынуы әйтелә. Болгар сәүдәгәрләренең зур ихтирам белән каршы алынуы, сәүдә әйберләренең сатып алучы күңеленә хуш килүе, ягъни Болгар иле товарларының югары бәяләнүе ассызыклана. Аңлашыла булса кирәк әсәрдә дәүләт бәйсезлеге. халык иминлеге өчен көрәш, сугыш, дәүләт буларак таркалу тасвир ителми. Идел-Йортнын матди һәм рухи байлыгы. Болгар дәүләтенең чәчәк аткан чоры күрсәтелә. Автор Алтын каланың тыныч, гадәти тормы шын. гореф-гадәтләрен, төрле шатлыклы вакыйга бәйрәмнәрен, тәңреләргә ышанулары белән бәйле йолаларын, теләүләрне гәүдаләндерә. Шулай да автор повестьның эчке конфликтын, сюжет үстерелешен тәэмин итүче бер вакыйгага мөрәжәгать итә Алмас ханнын ир баласы булмау үзен борчыган кебек, ил халкынын да олы гаменә әверелә, ижтимагыи янгыраш ала. Алмас хан урынына кем утырыр, ил белән кем идарә итәр1 Ш Әхмәдиевнен уй-теләкләре. аны борчыган мәсьалаләр. повестьның төп идеясе хан кызы Гөлбикә. анын белән бәйле вакыйгаларда, төп каһарман Алмас хан образларында сәнгатьчә гәүдәләндерелә. Татар халкынын яшәешендә, анын нжтимагый тормышында, рухи, мәдәни хәятында һәм патша са.чодержавиесенен гасырларга сузылган милли колониаль изүенә каршы торып, милләт инкыйразын булдырмауда хәлиткеч роль уйнаган Ислам динен кабул итү вакыйгасы сурәтләнә Алмас хан—гарихи шәхес Автор ханнын образын тасвирлаганда. Урта гасыр татар әдәбияты традицияләренә, дастани башлангычка хас арттыру, зурайту алымына мөрәжәгать итә. Ул унай сыйфатларны үзендә туплаган камил зат буларак укучы күз алдына бастырыла: “Алмас хан үзенә башка артык яратыла иде, чөнки ул бик тугры сүзле, гүзәл холыклы, монын өсте- нә кече күнелле хан иде ' Анын акыллы, намуслы, гадел булуы әсәрдә кат-кат әйтелә Халык аны яратып "сөекле хан. изге оста, ханнар ханы” дип. теленнән төшерми Шулай итеп, урта гасыр әдәбиятының төп мәсьәләләреннән исәпләнгән гадел хөкемдар проблемасы яна сыйфатта XX йөз башында да үз актуальлеген югалтмый, киресенчә, яна иҗтимагый, сәяси шартларда тагын да калкулана төшә. Хөкемдар һәм халык проблемасына нисбәтле рәвештә ил, кавем белән идарә итүдә Ш Әхмәдиев ханнын хәлиткеч сыйфатларыннан гаделлеккә, тугрылыкка басым ясый "Анын каршында барлык халык, барлык кеше бер иде Хөкем тугры, биләргә ирек бирми, һәр жирдә дөрес хөкем йөртә” Әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларга нисбәтле, автор Алмас хан турындагы күзаллауларын тулыландыра, кинәйтә Хәтта анын бердәнбер кызына булган чиксез мәхәббәте, туганлык, кан-кардәшлек мөнәсәбәтләре. ил. кавем язмышы турындагы гамьнәренә киртә була атмый Ил өстенә килгән афәтне, бәхетсезлекме туктату, халык хәлен җиңеләйтү өчен, хан Гөлбикәнең юанычы, куанычы булган Ак юрганы Тәңреләргә корбанга чалдыра Ул сабыр, тәҗрибәле, киңәш-табыш итеп эш кылуны алдын күрә. Болгар иленең аксакаллары, руханилары, мирзалары. биләре сүзенә колак сала. Авыр чакта, дәүләт өчен әһәмиятле, хдтык язмышы белән бәйләнешле мәсьәләләр хәл итәргә кирәк булганда, уйлап, киңәшләшеп эшләү юлын сайлый Анын киң күнетлетеге, мәрхәмәтлелеге башка дингә, дин әһелләренә мөнәсәбәттә дә чагыла: ул аларны рәнҗетми, эзәрлекләми, хөрмәт белән карый Хәтта үзе ышанган, инанган, фикри-рухи таяныч булган Изге ата, Тукбай мирзаларның, ата-бабалардан калган күп тәңрелектән баш тартып. Ислам диненә, бер аллалыкка күчүләрен акыл белән кабул итә Анын зирәк акылы, күрәзәчелеге болгартатар халкы тарихында нжтимагый. сәяси, рухи, мәдәни әһәмияте искиткеч зур булган Ислам диненә мөнәсәбәттә, аны кабул итү вакытында тагын бер кат сынала. Кешелек тарихында канкойгыч сугышларга, зур бәла-каза, рухи бәхстсезлскләргә китергән иман, дин алмаштыру Болгар илендә Алмас ханнын инсани сыйфатлары ярдәмендә халык, кавем ризалыгы белән тыныч, гадел шартларда тормышка ашырыла. Болгар иле күп аллалыктан бер аллалыкка күчеп, “Алланып барлыгына һәм берлегенә һәм ислам динснен хаклыгына” ышана. Ш. Әхмәдиев шушы унайдан дини мәсьәләләрне дә күтәрә, биредә әдипнең ислам диненә, аның көченә. Коръәнгә мөнәсәбәте дә чагыла “мөселман динендәге бер Аллага ышану һәм анар кылынган пакь гыйбадәтләр, манаралары күккә калкып торган матур мәежедләр көннән-көн анын күнелен йомшарталар; көннән-көн ислам диненә мәхәббәт арттыралар Болгар илендәге төрле тәнреләргә ышанулар, аларга кылган теләүләр, Ислам лине белән үлчәп карагач, бик түбән, бик кызыксыз булып калалар Ислам галимнәренең сүзләренә, кинәшләренә дә колак сала, шулай итеп, анын күнелендә акрынлап “Чын Тәнрс, тик ислам Тәңресе, чын дин дә Ислам дине дигән иман үзеннән үзе туа”. Күренә ки. биредә авторнын дини-фәлсәфи карашлары, бер аллалыкны яклавы гәүдәләнеш таба. Күп аллалык. Тәңреләргә ышану Болгар иленең рухи, дәү- ләти ихтыяҗларын канәгатьләндерми башлый, анын кәйсезлегенә басым ясала. Чит мәмләкәтләр, кавем-кабиләләр белән тыгыз бәйләнештә яшәгән дәүләт- нен урынын, дәрәҗәсен күтәрү, рухи, икътисади, сәяси мөнәсәбәтләрне ныгыту максатларында да Ислам динен кабул итү зарури була. Алмас ханның кызы Гелбикә исемле. Бу урыңда Г Исхакыйнын "Олуг Мөхәммәд" (1947-1948) драмасындагы төп герой Олуг Мөхәммәдиең хатыны да Гөлбикә булуын искәртеп китү урынлы. Безнен карашыбызча, бу уртаклык очраклы хәл түгел, чөнки Азмас хан белән Олуг Мөхәммәд образларының сәнгати гәүдәләнешендә дә. эш гамәлләрендә дә ике әсәрне бергә бәйли торган җепләр шактый. Хан кызы Гөлбикәне, анын тормышын, яшәү рәвешен, язмышын, анын белән бәйле вакыйгаларны тасвирлаганда, әсәрнен романтик стиле тагын да куәтләнә Анын матурлыгы Урта гасыр татар. Шәрык әдәбиятлары традицияләрендәгечә тасвирлана. Бу табигый, чөнки Гөлбикә—унынчы гасырда яшәгән болгар кызы Аның тышкы гүзәллеген чагылдырган юлларда болгарчылык мотивларын билгеләү кыен түгел: “Сигез-тугыз яшьләренә җиткәндә, анын көлтә кебек бөдрә кара чәче бөтен аркасын каплап биленнән арта иде. Аның озын керфекләре, чем кара күзләренә үз атасы, үз анасы да текәп карый алмыйлар иде. Аның кызыл җиләк кебек пешеп торган иреннәрен, балкып торган яңакларын күрүгә, сөяргә муаффикъ булган сарай әһле үзен дөньяда бәхетле саный. Анын йөзенә илаһи серле нур сипкән кебек иде: нинди үткен көчле күз дә аңар күтәрелеп карауга җинелә, караңгыдан кояшка каршы чыккан кебек була иде”. Әсәрдә анын матурлыгы галәти матурлык кына түгел, болгар кавеме аны, зурлап һәм сокланып, "Тәңре кызы" дип йөртә. “Гөлбикәнең тал чыбыгы кебек матур, нәфис сыны, балкып торган йөзе, матур күзләре, дулкынланып торган чәчләре” аны күргән кеше күңеленә уелып кереп кала. Хан кызы Гөлбикәнең кием-салымы, тышкы кыяфәте дә аерым купшылык, болгар кызларына хас зиннәтлелек белән тасвирлана. “Анын башында мирза угьлан, бәк кызларыныкына охшамаган ак каурыйлар утыртып, чын ташлар белән бизәп бетергән калпак; аягында энҗе кашлар утырткан башмак; өстендә күбрәк вакыт алтын камәр белән җиңел генә кыскан ал яисә саргылт ефәк күлмәк була иде” Автор аны бер урында йөзләрчә болгар кызлары арасында аерылып торган “йөзек кашьГна тиңли. Гөлбикәнең тормышы, яшәү рәвеше, холкы, атка булган мәхәббәт белән үрелеп тасвирлана. Ат болгар-татар халкының гомерлек юлдашы, таянычы, көче, юанычы булган Ул аны изгеләштергән. Ак төстәге юрга ат “Хан кызы" повестенда да романтик-шартлы мәгънәгә ия. Үсеп буй җиткән Гөлбикә уртача гәүдәле, көлтә койрыклы, зур матур күзле, киң маңгайлы, юаш кына ак биясен бик ярата, анын атка мөгамәләсе автор тарафыннан аерым җылылык белән тасвирлана. Киң сахралар гизәргә чыгар алдыннан, ак юрганы “бик әйбәтләп юалар. Койрыгын, ялын, мангай чәчен үреп, тугып, мен төрле нәрсә белән чобарлап бетерәләр. Алтын авызлыклы йөгән, алтын өзәнгеле һәм чын ташлар белән бизәлгән хәтфә ияр, киң ефәк күкрәкчә һәм билдәмәләр” кигертәләр Повестьның башлам өлешендә өстенлек иткән салмак хикәяләү, сәяхәтнамә жанр сыйфатларыннан ил, кавем белән таныштыру, мәгълүмат, гыйлем бирү стиле, әсәргә Гөлбикә образы килеп кергәч, арткы планга чигә, матур әдәби стиль өстенлек алып, вакыйгалар да киеренкеләнеп китә, конфликтның табигый үстерелеше барлыкка килә. Илгә, кавемгә килгән афәт, үләт чире, анын өстенә Болгар дәүләтенә каршы урыс кнәзенең сугыш - яу белән килүе турында хәбәр алыну болгар халкының Алмас ханнын тирән психологик кичерешләре белән тасвирлана. Вакыйгалар ханнын шатлыгы, юанычы булган Гөлбикә тормышы белән үрелеп бара. Ул үз иленә, хан йортына килгән авырлыкны, язмыш аның алдына куйган сынауларны акылы, сабырлыгы, зирәклеге белән жинеп чыга. Гөлбикәне тышкы матурлык кына түгел, күркәм холык, намуслылык, киң күңеллелек тыйнаклык кебек сыйфатлар да бизи. Гөлбикәнең хан сараен, Идел-йортны олы кайгыга салып авырган вакытта үз- үзен тотышы, сабырлыгы, Багдад табибы—гарәп егетенә мәхәббәте, сөю хисләрен йөгәнли белүе, атасы Алмас ханнын ил алдында әйткән сүзен истә тотып, Габдулла кияүгә чыгарга ризалыгын бирү күренешләрен тасвирлаган урыннар укучыда матур тәэсир калдыра. Повестьта ярдәмче персонажлар булган Тукбай мирза, Изге ата, Ахак төп 6. .к. У.. ю каһарманнын характер сыйфатларын тулырак ачуда, әдипнен әйтергә теләгән уй-фнкерләрен. әсәрнең төп идеясен сәнгатьчә гәүдәләндерүдә әһәмиятле роль уйныйлар. Мәсәлән. Тукбай чнрзанын “чиксез күркәм холыклы, гакыллы, тугры сүзле кеше" булуына басым ясала “Алмас хан да аны ярата. Үзенең ин ышанычлы олугь кинәшчеләреннән саный" Шундыйларнын икенчесе— “илнен ин зур руханиларыннан булган, бар гомерен гыйбадәттә, теләүдә үткәргән карт Изге ата" Ана шулай ук тугрылык. зирәк акыл, күрәзәчелек хас Әдәби әсәрдә шул чор чынбарлыгыннан алынган болгар кавеменең гореф-гадәтләрен, йолаларын, этнографиясен. бәйрәмнәрен күрсәтүгә зур урын бирелгән Тәнрегә багышланган теләүләрдә, багышлауларда, корбан чалуларда, халыкнын уй-теләкләре, өметмшанычлары чагылу белән бсррәтгән. дөньяны, табигатьне анлау. танып-белү. атарга тәэсир итеп, хатык. дәүләт. Изге хан файдасына үзгәртергә тырышулары, омтылышлары да урын ала. Хан кызы Гөлбикәнен беренче елмаюы, утыра башлавы, беренче әйтелгән сүзләре, тәүге адымнары һ б_пар унаеннан үткәрелгән зур шатлык туйлары, бәйрәмнәре, атлар чабыштыру, көрәшләр, җырлар әйтү, курай уйнау, думбра чиртү кебек җырлы-биюле уеннар Болгар иленен бай рухи тормышы, фольклоры турында сөйли Әсәрне Урта гасыр татар әдәбияты. Шәрык классикасы белән бәйли торган җепләр повестьның сәнгатьчә эшләнешендә, сурәтләү алымнары чараларында. тел бизәкләрендә дә күзәтелә. Хан кызы Гөлбикәнен гүзәллеген, тышкы кыяфәтен, буй-сынын, киемнәрен тасвирлаганда, Ш. Әхмәдиевнен үзеннән алдагы чор әдәбиятынын традицияләренә. эпитет, метафора, чагыштыруларга мөрәҗәгать итүе турында сүз булды. Әсәрнен төп вакыйгасына ишарә ясаучы Гөлбикәнен төше һәм аны юрауга зур идея-эстетик мәгънә салына "Аны (бүрек-колпак—Г. Т.) сина Багдад иленнән Тукбай мирза алып кайткан имеш. Ул бик матур иде: башка кия торган җире КУЛ яссуы чикле түгәрәк Эче ал ефәккә бөтергән Тышы сөт күк ак Маңлай тугьрысында уг кебек яна торган кашы бар Анын өстендә бизәкле, кин. озын кавырсыннар бар Бүрекнең өсте кызыл ефәккә бөтереп, ин очта сары алтын чугы бар иде" Хан кызы күргән төшне Изге ата юрый һәм ул күрәзәчелек белән Болгар дәүләтенең зур үзгәрешләр алдында торуын әйтә. "Хан кызы” әсәрендә сан символикасына мөрәҗәгать итү дә бар Автор Кат Галинен "Кыйссаи Йосыф" поэмасында кулланылган җиде санын. Ачмас хан йортына олы кайгы ингәч. анын зурлыгын, хис-кичерешләр тирәнлеген, сарай кешеләренең өмет-ышанычларын тулырак ачу өчен файдалана Жиде санының могҗизалы көченә ышанудан, хан кызы Гөлбикәгә багышлап 'Изге түбәдә җиде ак төя, җиде ак ат. жиде ак куй, жиде ак кәжә, жиде сыер корбан чалалар”. Әсәрнең тел-стилс сатмак, телсурәтләү чараларына бай. халыкның җанлы сөйләм теленә якын Персонажларның теле “Болыт артында кояш бар, төн артында көн бар" кебек мәкальәйтемнәр белән баетылуы аодагы фикерне куәтли төшә. Югарыдагы күзәтүләр Ш Әхмәдиев әдәби мирасынын XX гасыр башы яна татар әдәбиятын идея-эстетик яктан баетуда, стиль ягыннан төрләндерүдә, жанр мөмкинлекләрен кинәитүдэ билгеле бер роль уйнавын күрсәтә Анын ижаты бу чор әдәбиятынын алтын баганалары Г Исхакый, Ф Әмирхан, Г Ибраһимов, Ш Камаллар мирасы белән аерылгысыз булган кебек, әдәби эшчәнлскләре унынчы елларда башланган хикәячеләр Г. Газиз, М Гали, Г Рәхим, К. Хәнәфи һ б ларда күзәтелгән әдәбиэстетик эзләнүләр белән дә тыгыз бәйләнгән Хатын-кыз, мәхәббәт, зыялылар тормышының, яшәү һәм үлем, динифәлсәфи мәсьәләләрнең гәүдәләнеше, аларны сәнгатьчә тасвирлауда автор стиленен үзенчәлеге, каләмснен якалыгы Ш Әхмәдиевнен татар әдәбиятында үз юлын табуы турында сөйли Милли әдәбиятта тарихи тема тууга да әдип лаеклы өлеш кертә.