Логотип Казан Утлары
Публицистика

Коръән татар телендә

49— ХӨҖҮРӘТ (БҮЛМӘЛӘР) СҮРӘСЕ Хөҗүрәт сүрәсе 18 аятьтән тора. Мәдинәдә иңгән. Исеме дүртенче аятьтәге хөҗүрәт—бүлмәләр сүзеннән ката. Бием нлләһ и р-рах мән и р-рах и м. I. Әй. иманлы адәмнәр! (С)-здәһам . оммегездө) Аллаһның вә Рәсүленең алдына чыкмагыз Аллаһ каршында (гөнаһлы булудан) куркыгыз. Шик-шөбһә юк. Аллаһ ишетеп, белеп торучы (2) Әй. иманлы адәмнәр! Пәйгамбәрегез янында тавыш күтәрмәгез Бер-берегезгә кычкырып бакырган кебек. Пәйгамбәргә каты тавыш белән эндәшмәгез. Юкса, сез үзегез лә абайламастан, гамәлләрегезне юкка чыгарырсыз. (3) Аллаһ илчесе янында салмак тавыш белән сөйләшүчеләрнең. һичшиксез. Аллаһ тарафыннан саф мөселман булуы сынала Андыйларга ярлыкау һәм олуг әҗер бар. 4 (Михәммәд) өй диварлары аша сиңа акырып эндәшкән бәндәләрнең күбесе моны (бу адәпсезлеген) аңламый. (•Җитмеш кеше җыелышып, вйю вакытында Пәйгамбәр янына килде. Пәйгамбәр үз бу.гчәсендә иде Тыштагьиар >Ий. Мөхәммөд! Чык безнең янга-а!»—дип акырдшар» Али Тургут тәфсиреннән ) 5. Әгәр алар син чыкканчы сабыр итеп көтеп торган булса, әлбәттә үзләре өчен бик яхшы булыр иде. Аллаһ—ярлыкаучы һәм мәрхәмәтле кичерүче. 6. Әй. иман китергән кешеләр! Әгәр дә шикле кеше сезгә берәр хәбәр китерсә ул хәбәрнең хакмы, юкмы икәнлеген тикшерегез. Юкса, абайламастан, бер төркем халыкка зыян китерерсез дә соңыннан үкенеп йөрерсез. 7. Шуны белеп торыгыз, сезнен арада Аллаһның илчесе бар. Мөһим эшләрне ул сезнең теләк белән генә башкарса, сез кыен хәлдә калган булырсыз. Аллаһ сезнең күңелләрегезгә иман сеңдерде, иман нуры сезне биләп алды Көфер эшләрне, әшәкелекне, (Хакка каршы) гыйсъянны сезгә харам итте Тугры юлга басканнар менә шундыйлар булыр (8) Бу Аллаһның нигъмәте, юмартлыгы Аллаһ—гыйлем иясе вә хакимдер. 9. Мөселманнар ике төркемгә аерылып, сугыша калсалар, аларны татуландырыгыз. Берсе башлап гаделсез һөҗүм итсә Аллаһ кушканча гамәл кыла башлаганга чаклы, шул якка каршы сугышыгыз Игә килсәләр, гаделлек белән араларын җайлагыз. Һәм һәр эштә гадел булыгыз. Шик юк ки. Аллаһ гадел гамәлләрне сөя (10) Мөселманнар үзара кардәш Шулай булгач, кардәшләрнең арасын җайласагыз вә Аллаһтан (җәзасыннан) курыксагыз, ярлыканырсыз. Аның рәхмәтләренә ирешерсез II. Әй. мөэминнәр' Бер төркемегез икенчесен мыскыллап көлмәсен (кимсетмәсен). Бәлки, алар (мыскьшаучыдан) күпкә яхшыдыр. Хатыннар да хатыннардан калмәсен Бәлки алар күпкә яхшыдыр. Бер-берегезне гаепләмәгез. Бер-берегезгә әшәке кушаматлар такмагыз. Иман китереп тә әшәкелек кылу яман гадәт Тәүбәгә килмәгәннәр рәхимсез залим була Журнал өчен Рабит БАТУЛЛА әзерләде 12. Әй. иманлы кешеләр! Уйдырмаларның (гайбәт, имеш-мимешлөрнең) күбесеннән ваз кичегез. Аларнын байтагы гөнаһ. Кешенең серен сатмагыз, шымчылык кылып, бер-берегезнең гаебен (тырнак астыннан кер) эзләмәгез. Берегез икенчегезнең артыннан (яман) сөйләп калмасын Үлгән тугынының итен ашап, кеше тәм табармы? Бу нәҗес бер гамәл булыр иде. Шулай булгач, (бухарамнарны кылып, гөнаһка батудан) Аллаһтан куркыгыз. Шик юктыр ки. Аллаһ тәүбәләрне кабул итә һәм ярлыкый 13. Әй, адәм балалары! Хактыр ки. Без сезне бер ир. бер хатын итеп яралттык. Бер-берегез белән аралашыгыз дип. сезне кавемнәр вә кабиләләргә аердык. Хактыр ки. гөнаһ кылудан курыккан кеше Аллаһ каршысында нн алы абруй казаныр. Шөбһәсездер ки. Аллаһ барысын да белеп, барысыннан да хәбәрдар булып тора. 14. Бәдәви гарәпләре: —Иман китердек.—диде. Әйт син аларга: —Сез: иман китердек, димәгез: буйсындык, дип әйтегез. Иман сезнең күңелегезгә кереп урнашмады бит әле. Аллаһка вә аның илчесенә итагать итсәгез. Аллаһ казанышларыгызны киметмәс. Аллаһ—юмарт ярлыкаучы, миһербанлы кичерүче. 15 Бары тик Аллаһка вә аның Иэсүленә иман китергәч, икеләнеп калмаган. Аллаһ юлында малын вә җанын кызганмаенча көрәшкән кеше генә хак мөселман була. Менә шундыйлар (эштә) гадел, сүздә тугры кешеләр. 16. Әйт син: —Сез (үзегез дә ышанып бетмәгән) динегезгә Аллаһны өйрәтергә алындыгызмы? (Юньләп иман китермәгән башыгыздан, иман китердек дип. Аллаһны а.1дарга азапланасызмы?)—диген. Аллаһ күкләрдә булганнарны да. Җирдәгеләрне дә белеп тора. Аллаһ бөтен нәрсәне дөресе белән белеп торучы. 17. Алар: —Ислам динен кабул итүебез синең файдан, мәнфәгатен өчен.—дип фараз кыла. Әйт син: —Минем күңел булсын өчен генә мөселманлыкны кабул итмәгез. Гадел кешеләр икәнсез, шуны белеп торыгыз: әгәр иманыгызда нык торсагыз, сезне тугры юлга юнәлтеп. Аллаһ сезнең үзегезгә мәнфәгать кылыр.—диген. 18. Шөбһәсез ки. Аллаһ—күкләрнең вә Җирнең серләрен белүче. Аллаһ— кылмышларыгызны күреп торучыдыр. 50— КАФ (КАФ) СҮРӘСЕ Каф сүрәсе 45 аятьтән тора. Мәдинәдә иңгән. «Каф-- хәрефе белән башланганга күрә, исеме дә Каф дип йөртелә. Бисмилләһир-рахмән ир-рах и м 1, 2, 3. Каф. Изге Коръән исеме белән әйтәмен ки. үз араларыннан Пәйгамбәр килгәнгә алар аптырап калды Кяферләр әйтте: —Бу гаҗәп (адәм әйтеп, адәм ышанмаслык) эш.—диделәр.—Үлгәннән соң. туфракка әйләнгәннән сон (тагын тереләчәкбезмер. Бу акылга сыймый торган бер эш. 4. Туфрак аларнын тәннәрен ничек итеп ашап бетергәнен бик яхшы беләбез. Яныбызда бөтен нәрсә язылып сакланган Китап бар. 5. Хакыйкать (Коръән) килгәч, алар аны ялганга чыгарды. Шуңа күрә дә алар нишләргә белми, аптырап калды да. 6. Күккә карамыйлармы сон алар? Аны ничек итеп бина кылдык, бизәдек. Бер генә чатнаган урыны да юк—камил иттек. (7) Җирне ничек итеп хасил иттек, өстенә тауларны беркеттек вә һәртөрле (җенестән) үсемлекләр үстердек. 8. Аллаһка юнәлгән кешеләрнең күңел күзе ачылсын һем гыйбрәт алсыннар дип. шулай кылдык. 9. Без Күктән бәрәкәтле яңгырлар яудырып, бакчалар, бәндатәремә ризык булсын дип. (урып шыр /ык) иген үстердек (10) Биек хөрмә агачларында тезелеп киткән мул .кимешләр җитештердек (11) Янә шул яңгыр суы бетән үле туфракка җан өрдек. (Терелеп) кабердән чыгу да нәкъ шулай булачак. 12. 13. 14. Ал ардан алдагылар да—Нух кавеме. Расс бәндаләре. Сәмуд. Гад, Фиргавен. Лут һәм Әйкә халыклары да. Тубба кешеләре дә—барысы да пәйгамбәрләрнең үгетләрен ялганга чыгарды һәм шул сәбәпле алар Мин вәгъдә иткән газапка дучар булды (15) Беренче тапкыр (ку/егәрне, Җирне. Адәмне) юктан бар иткәндә мохтаҗлык кичердекме, юкса (яңадан бар/гыкка китерергә дә куркып торабызмыУ! Хәер, алар яңадан яралтылышка (терелүгә) ышанмый (16) Хактыр ки. Адәмне Без яралттык Нәфесенең ана нинди вәсвәсә пышылдаганын да беләбез. Чөнки Без аңа муен тамырыннан да якын торабыз. 17. Адәмнәрнең уң ягында (савапларын) һәм сул ягында (гөнаһларын) гамаплә рен язып баручы ике фәрештә бар (18) Кешенең авызыннан чыккан бер генә сүз дә күзәтүче тарафыннан язылмый калмый. (19) Көннәрдән бер көнне үлем иләслеге килер Синең гомер буе качып йөргән нәрсәң шул (әҗал) булыр. (20) Сур быргысына өрелер ки. бу да кяферлар өчен вәгъдә ителгән (җәзаның чынлыкка ашу) Көнедер (21) Менә шул Көнне һәр кеше әйдәүчесе һәм шәһитләре белән бергә килер (22) Әйтелер ки: - (Дөньяда) син болардан хәбәрсез идең Мена өстеннән пәрдәне алдык. Син хәзер үткер карашлы булдың (ни кылмышларыңны ачык күрерсең, шәт!). (23) Аның юлдашы (фәрештә) әйтер ки: —Мена янымда (язулы китап) әзер тора. (24, 25) (Адәмне алып килгән әйдәүче белән сакчыларга боерылырУ. —Кирегә сукалаучы бөтен кяферләрне. бар көчләре белән игелеккә каршы торганнарны, залимнәрне. (А.ыаһ хөкемнәрен) шиккә алганнарны, һәр азгынны җәһәннәмнең иң хәтәр янган уртасына атыгыз! (26) Аллаһка тиң (хәтта Аллаһтан өстен) күреп әйберләргә табынган мөшрнкләрне икегез ике ягыннан тотып, иң хәтәр янган утка атыгыз. (27) Аркадашы шунда телгә килер: Йа. Рлббым. аны мин аздырмадым. Ул үзе Хактан ерак китеп адашкан иде. 28, 29, 30. Аллаһ әйтер: — Каршымда гауга куптармагыз! Мин сезгә алдан ук (гөнаһ кылмагыз. Ахирәттә җәза алырсыз дип) тәһдид (кисәтү) күндермәдемме? Минем янымда сүз көрәштерелмәс Әмма Мин бәндәләремә гаделсез залим дә түгелмен Ул Көнне җәһәннәмнән сорарбыз: —Йә тулдыңмы инде?—диярбез. Ул: —Тагын берәрсе бармы9 (Булса—керт, урыным җитәрлек),—дип җавап бирер. 31. Саф мөселманнар өчен җәннәт ерак булмас, якынайтылыр. (32, 33, 34) Аллаһка юл тоткан һәр кешегә Аллаһ куйган чикләрне һәм хөкемнәре узмаган нарга. Үзен күрмәгән килеш тә Раббынын җәзасыннан курыккан адәмнәргә вә ихлас күңелле кешеләргә вәгъдә ителгән җәннәт менә шушы булыр. Анда иминлек илә керегез. Бу үлем янамаган мәңгелек көннәрнең башы булыр. (35) Анда ни теләсәгез шул бар Хозурыбызда тагын да мулрак. 36. Болардан алда тагын да куәтлерәк тормышлы ничәмәтличә кяфер токымнарын Без юк иттек. (Әҗәлдән качып котылыр урын эзләп, алар бер урыннан икенчесенә күчеп йөргән булсалар да. җәзабыздан) качып котылу мөмкин эшме? 37. Менә бу хикмәтләрдә күнеле сизгер булган. (Аллаһ сүзенә) игътибар илә калак салган кешеләр өчен сабак алырлык шәйләр бар. 38. Шунысы да Хакыйкать галәмәтедер: Без күкләрне Җирне вә икесе арасындагы бөтен нәрсәләрне алты (дәвер) көн эчендә яралттык һап бу эш безнең өчен һич тә Йончылырлык булмады. (Яһүдләр: Аллаһ алты көн буена күкләрне. Җирне юктан бар итэ-итө хәлдән тайды, шуңа курә. ул җиденче көнне, шимбәдә тәхете өстендә аяк бөкләп ял итте, дип ялган тараттьыар Аятьнең соңгы җөмләсе шуларга ишарә. Хәйретдин Караман тәфсиреннән.) 39. (Ий. Мөхәммөд) аларның (кяферләрнең нахак) сүзләренә түз. Кояш чыккан вакыттан алып, батышына чаклы булган арада Раббыңны хуплап, тәсбих әйт (намазларны калдырма). (40) Төннәрен сәҗдәләреннән соң да Аны зикер ит. (41) Ул Көнне (Кыямәттә) якын урыннан ишетелгән тавышка (Сур быргысына) калак сал (42) Ул Көнне кешеләр Сур тавышын, һичшиксез, ишетәчәк. Менә (каберләрдән) чыгыш Көне шул булыр. (43) Җан алучы да. җан өрүче дә әлбәттә Без булырбыз. Кайтарылыш та фәкать Безнен янга булыр. (44) Ашыгып өскә чыксыннар өчен, ул Көнне Җир ярылып ачылыр. Барыгыз да бергә тупланыр. Бу эш Безгә бер дә кыен түгел. 45. Аларның (көфер) сөйләгәне Безгә бик яхшы мәгълүм. Син аларны (дингә) ирексезләүче түгелсең. Кисәтүләремнән курыкканнарга Коръән укып, вәгазь сөйлә 51— ЗАРИЯТ (ТАРАТУЧЫЛАР) СҮРӘСЕ Зарият сүрәсе 60 аятьтән тора. Зарият сүзе җилне аңлата. Ләкин тәрҗемәчеләр вә тәфсирчеләрнең күбесе аның таратучы дигән мәгънәсен ала. Би см илл әһ и р-рахм ән и р-рах и м. 1,2,3,4,5,6. Туздырып таратучы вә су тулы яңгыр болытларын йөртүче, көймәләрне җай гына йөздерүче һәм яңгырларны яудыручы җилләр белән ант итәмен ки: сезгә вәгъдә ителгән, исәп-хисап өзү Көне—Кыямәт, һичшиксез, киләчәк. 7,8,9. Төрле юллары (орбиталары) белән хәрәкәт итүче җисемнәре булган Күк исеме бел»! әйтәмен ки. сез—мөшрикләр. каршылыклы-гаугалы фикердә торасыз. (Хак иманнан) йөз чөерергә теләгән кеше йөз чөерәчәк. 10 10.Ялганчыларга әче каһәр төшсен! (11) Алар кара наданлык эчендә калган җаһилләр. (12) Җәза Көненең кайчан киләчәге турында сорарлар. (13) Ул Көнне алар утка атылачак. (14)—Җәзабызны татыгыз! Аның тиз килүен көткән идегез— менә шул инде сез ашыктырган җәза. 15,16. Шик юк ки, Аллаһка каршы чыкмаганнар Раббы биргән җәннәтләргә кереп, чишмә яннарында утырачак Алар фани дөньяда игелек кылган шәхесләр булыр (17)Төннәрен аз йоклаганнар. (18) Сәхәр вакытларында ярлыкау сораганнар. (19) Мохтаҗлар һәм юксыллар өчен малларыннан алеш чыгарганнар. (20) Иманнарында нык рух белән торганнар өчен фани дөньяда аятьләр (Коръәннеңхаклыгына дәлилләр) китердек. 21. Вә дәхи сезнең үзегезнең (төн вә рух) төзелешегездә дә моңа дәлилләр бар. Шуны да күрмисез! (22) Галәмдә дә ризыгыгыз вә сезгә вәгъдә ителгән башка нәрсәләр бар. 23. Күкнең вә Җирнең Р&ббысы булган Аллаһ исеме белән әйтәмен ки: бу (Аллаһның хикмәтләре) сезнен үзара итагать белән сөйләшеп утырганыгыз кеби, чынбарлыктыр. 24.(Мөхәммөд) Ибраһимның шәрәфле кунаклары турындагы хәбәр сиңа килеп ирештеме? (25) Алар Ибраһимның өенә керде, салам бирделәр. Ибраһим аларның сәламен алды һәм эченнән генә: —Болар чит-ят кешеләр.—дип уйлады 26. Ул тиз генә өйдәгеләре янына кереп, (кыздырылган) симез тана ите алып чыкты. (27) Кунакларның алдына куеп: —Бәлки, авыз итәрсез?—диде. (28) Шулай диде да үзе куркуга калды. —Курыкма,—диде кунаклар һәм: —Синен углың (Исхак) туачак.—дип аннан сөенче алдылар. 29. (Ибраһимның) хатыны уз чыраена суга-суга Мин кысыр хатын бит (карчык башымнан каян кшгеп мин бала табыйм)\— дип кычкырды (30) Кунаклар: —Шулай,—диделәр Раббың шулай боерды. Аллаһ—хикмәтләр иясе, барын 31. —Инде башка йомышыгыз ни иде?—диде Ибраһим. (32,33,34) —Без гөнаһка баткан кешеләр янына җибәрелдек.—диде кунаклар.—Аларнын өстенә таш яудырырга дип килдек Бу ташлар хәттин ашканнарның башына төшәр өчен Аллаһ тарафыннан тәгаенләнгән (35) Шушы сәбәп илә Без анда булган мөэминнәрне (Лутның .-шатен) чыгардык. (36) Әмма Без анда бер генә мөселман гаиләсен үз йортында күрдек (37) Аллаһнын җәзасыннан курыкканнар өчен Без анда тамга (ишарәт) калдырдык. 38. Муса вакыйгаларында да сабаклар бар. Без аны ап-ачык дәлилләр белән Фиргавен янына җибәрдек (39) Фиргавен бөтен токымы белән бергә (иманнан) йөз чөерде: —Бу (Муса) бер сихерче, куз буучы яки акылдан язган бичарадыр.—диде. (40) Ниһаять, Без аны да (Фиргавенне) гаскәре белән бергә диңгезгә батырдык. Соңыннан (Жәза кшгәч) ул бик нык үкенде. 41. Гад халкының һәлак булуында да сабак алырлык гыйбрәтләр бар. Ничек итеп алар өстенә дәһшәтле һәлакәт—давыл җибәрдек (42) (Ул шундый бер өерме иде ки) юлында ни очраса, шуны куптарып алып, урынында кал белән туфрак кына калдырып китте. 43. Сәмуд халкының язмышы да бик гыйбрәтле. Аларга: —Вакытыгыз чыкканга чаклы рәхәттә яшәп калыгыз.—дип әйтелде. (•Сәмуд халкына җибәрелгән пәйгамбәр Салих, тәүбәгә килсеннәр эчен, халкына өч көн мөддәт бирә Шул вакыт эчендә алар тәүбә итмәсә, җәза күрәчәкләр, ди» 44. Раббының әмереннән чыгып, бозыклыкта хәттин аштылар. Көпә-көндез аларны коточкыч зилзилә һәлак итте. (45) Алар аягөсте кала алмады. Ярдәмчеләре дә булмады. 46. Байтактан әүвал Нух кавемен дә һәлак иттек. Алар хәттин ашкан фасикъ кавем иде. 47. Без кодрәтебез илә Күкне чиксез кин итеп ясадык. Бездә тиңе булмаган куәт, чиксез кодрәт бар (48) Җирне дә Без түшәк шикелле ясадык Без бик оста ясаучы (49) Барысын ла пар-пар итеп ясадык (ир белән хатын. Җир белән Кук. Кояш белән Ай. иңкүлек белән таулар, диңгез белән коры җир. тормыш белән үлем, татлы белән әче. яктылык белән караңгылык, яхшы белән яман). Болар турында яхшылап уйлап карасагыз, бер нәтиҗәгә килерсез, шәт (50,51) Шулай булгач, әйткел —Барыгыз да Ал.лаһка сыеныгыз Дөресе шул. мин сезне (Аллаһның) газабыннан сакларга тырышучы, (гөнаһ эшләмәгез, иман китерегез, дип) кисәтүче бер илче буламын,—диген.—Башка бер генә уйдырма тәңрегезне дә Аллаһка тиң куймагыз Хактыр ки. мин сезне кисәтер өчен. Аллаһ тарафыннан күндергән Пәйгамбәр буламын. 52. Әүвәлге заманнарда халыкларга килгән пәйгамбәрләр арасынла кжһеппяп да белүче. Хасөн Чантай тәфсиреннән.) шелтә алмассың (55) Син (Коркән белән) вәгазеңне дәвам ит Вәгазь файда китерер 'чси син инде мөэминнәргә 56. Мин җеннәрне да кешеләрне дә. бары тик Миңа сәждә итсеннәр, дип яралттым. (57) Мин алардан ризык сорамыймын. Миңа ризык ашатуларын да теләмимен. (58) Хактыр ки, ризыкны бирүче, чиксез кодрәт иясе—Мин Үзем—Аллаһ! 59. Хактыр ки. гаделсез золымчылар өчен, әүвал яшәп һәлак булган тиңдәшләренә тигән газап насыйп булыр. Әлегә (Кыямәтне) ашыктырмый торсыннар. 60. Аларның (кяферлөрнең) башына төшәчәк дип, вәгъдә ителгән ул Көн коточкыч булачак! 52— ТУР (ТАУ) СҮРӘСЕ Тур сүрәсе 49 аятьтән тора. Мәккәдә ингән. Тур—Аллаһ Тәгаләнең хәзрәти Муса белән сөйләшкән таунын исеме. Бисмилләһи р-рах мән ир-рахи м. |. Тур тавының исеме ила (2) юка тирегә язылган (3) битләрдән торган Китап илә (4) мәһабәт Кәгъбә исеме ила (5) чиксез Күк йөзе белән (6) вә туп-тулы диңгез исеме белән әйтәмен ки, (7) чыннан да. Аллаһның жәзасы. һичшиксез, бер иңәчәк. (8) Аны берәү дә кире кага алмас. (9) Ул Көнне Күк йөзе тетрәнеп, чайкала башлар. (10) Таулар урыннарыннан кубарылыр. (II, 12) Ул Көнне нәҗес белән уйнаучы ялганчылар күргәнне башкаларга күрергә язмасын. (13) Ул Көнне алар жәһәннәм утына төртеп төшерелер. (14) (һәм аларга У —Мена сез ялганга чыгарган ут шушы булыр.—дип әйтелер. (15)—Бусы да бер сихер генәме? (Моның сихер түгеллеген) күрмисезме? (16) —Керегез шунда! Түзелсәгез, түзәсез. Түзә алмасагыз—сезгә барыбер. Сез бары тик кылмышларыгызның җәзасын татыйсыз. 17. Хактыр ки. саф мөэминнәргә җәннәтләр эчендә нигъмәтләр булыр. (18) Раббы биргәннәрдән авыз иттереп, аларны Аллаһ хәтәр җәһәннәмнән саклар (19, 20) Рәт-рәг булып җәннәттә тезелгән йомшак кәнәфиләргә кырын ятканнарга әйтелер: —Игелекләр кылганыгызга күра рәхәтләнеп ашагыз, эчегез! Без аларга зур күзле хур кызлары бирербез. (21) Иман китереп, токымнары да шул иманда булганнар да бар. Без аларның нәселләрен дә үзләренә иярттек (оҗмахка керттек). Кылган гамәлләреннән һични дә киметмәдек һәркем үз гамәлләренең тоткыны. (22) Аларга җаннары ни теләсә шундый җимеш, ит ризыклары мул бирелер. (23) Анда касәләр алмашу булыр. Буш сүзләр анда булмас һәм вәсвәсәгә тартылу да булмас. (24) Сәдәф савытларда сакланган энҗе кебек, үсмер-егетләр аларның әтрафында булыр. (25) (Җәннәттәгелөр) бер-берләре белән күрешеп, (хәл-әхвәл) сораштырырлар. (26, 27, 28) Алар әйтер: —Чыннан да, без моннан әүвал (фани дөньяда) гаиләбез белән Аллаһның җәзасыннан куркып яшәдек. Мена Аллаһ безгә мәрхәмәтле булып. Сәгадәткә ирештерде. Ул безне сәмумнан (җәһәннәмнән) коткарып калды. Хактыр ки, без моннан әүват дә Аңа гыйбадәт кыла идек. Шик юк ки. Ул—миһербанлы вә ярлыкаучы. 29. (Мөхөммөд) син вәгазьләреңне дәвам ит. Син Раббыңнын химаясе аркасында сихерче дә дивана да түгелсең. (30) Юкса, алар: —(Мөхәммәд) ул—(җенле) шагыйрь,—диделәр.—Без ана һәлакәт килгәнен көтеп торачакбыз. (31) Әйт син: __ Көтегез.—диген.—Сезнең белән мин дә көтәрмен. (32) (Мөхәммәд турында җенле шагыйрь, сихерче, дип) аларга үз акыллары әйттерәме? Әллә алар азгыннар төркеменнәнме? 33.—(Мөхәммәд) үзеннән чыгарып сөйли ул вәгазьләрне,—диләр Хәер, алар барыбер иман китермәс. (34) Алайса, хаклы булсалар, алар да шуна охшаш, ичмасам, бер сүз китерсеннәр. (35) Әллә алар үзләреннән-үзләре барлыкка килдеме? Әллә алар үзләре юктан бар итә аламы? (36) Әллә соң күкләр белән Ж.ирне алар юктан бар иттеме? Хәер, алар (Аллаһның кодрәтенә) ышанмый. (37) Яки Раббын хәзинәләре алар кулындамы? Яиса хөкем алар кулындамы яки алар җиңелү бел мае кодрәтлеме? (38) Әллә сон аларнын (Күккә менә торган) баскычлары бармы’’ Шул баскычтан менеп, алар (фәрештәләр сузен) тынлый аламы? Тыңлый алсалар, алар моңа дәлил китерсен (39) Яки Аллаһның кыллары бармыII. * * * * * 17 Сездә угыллармы17 (40) Әллә син (Мөхәммөд. вәгазьләрең өчен) анардан хак сорыйсыңмы? Шул сәбәпле алар авыр бурычка баттымы? (41) Яки яшерен китап анар кулында булып, ул китапны анар яммы? (42) Әллә анар сина бер-бер тозак корырга уйлыймы? Ләкин ул кяферләр үзләре корган тооакка үзләре төшеп харап булачак. (43) Яки анарның Аллаһтан башка тәңреләре бармы? Аллаһ анар тиңләштерә торганнардан өстен. 44. Әгәр дә Күкнең бер анеше анарның башына төшә башласа, алар: —Бу берсе өстенә икенчесе менгән банытлар гына.—дип әйтер. 45. Башларына афәт килгән Көнгә чаклы син апарга кагылма инде. (46) Ул Көнне анар корган тозаклар һичбер файда китермәс. Аларга ярдәм итүче дә булмас. (47) Хактыр ки. золымчыларга моннан башка да газап әзерләнгән Ләкин аларнын күбесе моны белми 48 Син Раббыннын хөкемнәрен сабырлык илә көтеп тор Әлбәттә син һәрвакыт күз уныбызда торасың. Йокыдан торып. Аллаһны мактап, үз вакытында тәсбих әйт (49) Төннең бер анешенлә (ахшам, ястү намазларында) вә йолдызлар сүнгәннән соң (сабах намазында) тагын тәсбих әйт 53— НӘҖЕМ (ЙОЛДЫЗ) СҮРӘСЕ Нәжем сүрәсе 62 аятьтән тора Мәккәдә иңгән. Нәҗем -йолдыз дигән сүз. Беренче аятьтәге - нәжем-- сүзе тәржемәләрдә һәм тәфсирләрдә күбесенчә «атмлган йолдыз--, баеган йолдыз--, сүнгән йолдыз- дип бирелә, әмма Хәмут Йазыр китабында Корьән нуры турында бәян ителә. Валерия Порочовада: звезда, летяшяя с небосклона, диелгән. Фикеребезчә бо зарнын һәммәсе дә дөрес тәржемә. шулай булгач, без Казыр бәй белән Валерия ханым нөсхәләрен кушып, менә болай гамәл кылдык. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим I. Атылган йолдыз исеме белән ант итеп әйтәмен ки (2) тугры дустыгыз (Мөхәммөд) тугры кхлдан язмады вә азмады. (3) һәм ул артык кызып, һавалы сөйләшмәс (4) Ул вәхий ителгәннәрне генә сөйләр. (5) Аны куәтле вә өстен сыйфатлы (Җәбраил) өйрәтте (6) Мәһабәт, күркәм сурәттә (7) ул (Җәбраил) офыкның биеклегендә пәйда булып. (8) аңа якынайды һәм җиргә төште. (9) Аралары ике җәя озынлыгы, хәтта аннан да якынрак иде. (10) Ул Аллаһның илчесенә (Мөхәммәдкө) вәхий ителгәнне тапшырды II.Анын (Мөхәммө<)нен төшендә) күргәннәрен күңеле ялганга чыгармады (аның төше рас килде) (Кяферлар) хәзер инде сез аның күргәненә каршы (ялган дип) көрәшә башладыгызмы9 (13, 14,15) Хактыр ки. (Мөхәммөд) икенче тапкыр аны Сидрәгүл Мүнтаһа агачы янында күрде. Кайсыдыр ки. ул агач җәннәгүл Мәьва янында үсә (16)Сидрәгүл агачы балкышлы пәрдә(үзенеңяфраклары)белән капланган иде (17) Мөхәммәдиен күзе камашмады, карашы читкә тайпылмады. (18) Хактыр ки. ул Раббынын иң бөек аятьләренең (дәлилләренең) бер өлешен күрде. (•Сибрәтүл Мүнтаһа Гарешнең, ягъни Аллаһның тәхете янында үсә торган бер агач С идрә—гарәп чиясе, дигән с)-з Мөхәммәде Рәсулулла мигъраҗда Сидрө<)өн <)ө югары галәмгә аша Бу чикне. Сидрәдән соң аргы таба фәрештәләр дә. бүтәннәр дә узып китә алмый. Җәбраил мигъраҗга ашкач Мөхәммәдкө әйтә -булыр». Менә. б—\ Сидрөтүл Мүнтаһа ди. Җәннөтүл Мәъва -фәрештәләр һәм Шәһидләрнең тупланып яши торган урыны». Хесән Чантай тәфсиреннән.) 19 (ди кяферләр) сез Лат белән Узза (исемле сыннарыгыз)ны күрдегезме? (20) Яки өченче потыгызны Мәнатны да күрдегезме'7 (21) Димәк, ир угланнар, -сезнеке кыхлар Аллаһныкы булып чыгамыни инде? (22) Алай булса, бу бер дә гадел эш булмас иде. (Лат, Улча, Манат—уйдырма апиһтвр. хатын илаһлар ) 23. Бу потлар сезнең аталарыгыз таккан исемнәрдән (уйлап чыгарган сурәтләрдән) башка берни лә түгел Алар хакында Аллаһ һичбер дәлил иңдермәде. Алар бары тик хыялый фараз вә нәфес һәвәслегенә бирелгәннәр. Гәрчә үзләренә Раббы тарафыннан тугры юл күрсәтүче килде. 24. Кеше һәр теләгәненә хуҗа була аламы? (Юк!) 25. Ахирәт тә фани дөнья да—Аллаһныкыдыр. 26. Күкләрдә ничәмә-ничә фәрештә бар. Аларның шәфәгате. теләге Аллаһ рөхсәтеннән башка һичкемгә файда бирмәс. (27) Ахирәткә ышанмаганнар фәрештәләрне хатын-кызга саный (28) Гәрчә бу хосуста аларның һичбер мәгълүматы юк Алар бары тик фаразларга гына таяна. Фараз исә һичшиксез. Хакыйкать белән ярыша алмый (29) (Мөхәммәд) шуңа күрә син Аллаһны зикер итүдән баш тарткан һем дөнья тормышыннан башка һични теләмәгән кешеләргә якын барма (30) Менә аларның ирешергә теләгән гыйлемнәре шул кадәр генә Шик юк. синең Раббы ң. әлбәттә юлдан язганнарны бик яхшы белеп тора. Тугры юлга басканнарны да яхшы белә 31. Күкләрдә вә Җирдә булганнарның барысы да—Аллаһныкыдыр. Аллаһ яманлык кылганнарга, кылмышларына күрә -җәзалар, игелек кылганнарга бөек әҗер бирер. 32. Вак-төяк хаталары булып та. зур гөнаһлардан вә әдәпсезлекләрдән ерак торганнарны, белеп тор. Раббың юмарт ярлыкар. Туфрактан яралтканла да. сез анагыз карынында ятканда да сезне иң яхшы белүче—Аллаһ. Шуна күрә артык масаеп, пакь күренергә тырышмагыз. Аллаһ яманлыклардан сакланганнарны яхшы белә 33. (Аллаһтан. иманнан) баш тарткан кешене күрдеңме син? (34) Аз гына (хөер<адәка) биреп, соңыннан саран булганны? (35) Яшерен серләрнең ачкычы (Коръән) аның янында гына. Гаҗәп, шуны да күрми (36) Мусага бирелгәннәр белән ул таныш түгелме икәнни? (37) Янә Ибраһимга иңдерелгән сәхифәләргә язылганнан хәбәрдар түгелме икәнни? 38. Хактыр ки. һичбер гөнаһкяр башка кешенең гөнаһларын үз өстенә ала алмый. (39) Белеп тор. и адәм баласы, кешегә үзе кылмышларыннан башка һичбер нәрсә йөкләнмәс. (40) Анын кылмышларына киләчәктә бәя биреләчәк. (41) Ахырда кылмышларына күрә ул әҗерен дә алачак. (42) Шик юк ки. сонгы кайтарылыш Аллаһ хозурына булыр. (43) Хакыйкатән. калдергән да елаткан да—Ул. (44) Җан өргән да җан алган да—Ул. (45, 46) Шунысы хак. аналыкка атылган мәнидән ир һәм хатыннан гыйбарәт парлары яралтты. (47) Шик юк. яңадан терелү дә Аның ихтыярында. (48) Баеткан да. хәзинә биргән дә—Аллаһ. (49) Хактыр ки. Шигьра (Сириус) йолдызының Раббысы да—Аллаһ. (•Ата Эт балдызлыгындагы Шигьра (Сириус) йолдызы иң якты йолдызларның берсе Аның зәңгәрсу яктыгыгыннан мәҗүсиләр һәм куркып, һәм сокланып яшәгәннәр. Аллаһ. диеп, шул йолдызга табынганнар», Валерия Порохова тәфсиреннән ) 50. Хактыр ки. Гад кавемен Ул һалак итте. (51) Сәмудларны да исән калдырмады. (52) Тагын алдарак бик тә рәхимсез залим һәм бик азгын Нух кавемен да (53) (Халкы гөнаһлы) шәһәрләрнең астын өстенә китерде. (54) Күрәчәкләрен башларына иңдерде. (55) Инде Раббынын нигъмәтләреннән кайсысына шикләнеп карыйсыз? (56) Менә бу (Мөхәммәд) алда килгән пәйгамбәрләр белән рәттән торучы Пәйгамбәрдер. 57. Якынлашырга тиешле Кыямәт якынлашты. (58) Ләкин Аның кайчан киләчәген Аллаһтан башка һичкем белмәс. (59) Хәзер инде сез бу сүзгә (Коръәнгә) гаҗәпләнәсезме9 (60) (Коръәннән) көлүен көләсез, (җәза килер дип) еламыйсыз. (61) Сез кара наданлык эчендә калачаксыз. (62) Аллаһка сәҗдәгә китегез—гыйбадәт кылыгыз.