Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДИПЛОМАТ ЯЗМАЛАРЫ

 Казандагы “Мәгариф ' нәшрияты 2001 елда Йолдыз Хәлиуллнн- нын "Восток глазами дипломата" дигән китабын бастырып чыгарды Исеменнән к)ренгәнчә. китап рус телендә язылган. Күләме—15 табактан да артык, әмма тиражы бары гик 1000 генә данә. Йолдыз Халиуллин—бик кызыклы шәхес Ул биш-алты чит тел белә, татар дипломаты (мөселман) булганлыктан, унбиш елдан артык, нигездә, шәрекъ илләрендә хезмәт итә Йолдыз Халиуллиннын элеп- китабын татарча тулысы белән журна- лыбызла чыгару мөмкинлеге булмаганга күрә, без аның аерым өзекләрен Марс Шабаевнын иректе тәрҗемәсендә укучыларыбызга тәкъдим итәргә булдык. Шәһәрдә авылныкы мин. Авылда-шәһәрнеке Чит илләрдә йөргән чакта— Туган газиз илнеке Равил Фөйзуллин ЕГЕРМЕНЧЕ гасырның соңгы елын мин Алма-Атада Россия илчелегенең Казакъстандагы өлкән киңәшчесе сыйфатында каршыладым Аңа кадәр дә байтак кына шәрекъ илләрендә унбиш елдан артык дипломатлык хезмәтендә булдым Шунысын да искәртеп китим дипломатлар чит илләрдә эшләгәндә ике-өч төрле халәт кичерергә тиеш була Үз ватандашлары арасында ул үз иле тормышы белән яши. үзе илчелек хезмәте башкарган илдә шул илнең гореф-гадәтләренә, тормыш- көнкүреш шартларына яраклаша һәм, ниһаять, бик күп илләрнең вәкилләрен берләштергән дипломатлар арасында дипломатик корпус тормышы белән яши Димәк, ничек кенә булмасын, илче-дипломат һәрвакыт махсус оешмаларның—"үзебезнекеләрнең". 'читләрнең' һәм 'бөтенләй безгә ят-дошман булганнарның" да сынаулы күзәтү карашларын тоеп, шуны һич тә исеннән чыгармыйча яшәүче бер шәхес ул Әнә шул катлы-катлы тормышта әз генә хилафлык җибәрдеңме—бик тиз һәм гомерлеккә андый хезмәтеңнән хушлашасың Шунлыктан, байтак кына шәхесләр, ул басымга чыдый алмый, сынып та киткәли Әнә шул күтәрә алмаслык "йөгемнән" котылып, әлеге хезмәтемнән отставкага китү белән озын-озакка сузып тормыйча, үзебезнең Иске Кызыл Яр авылына кайтып киттем Бары тик шунда гына соңгы кырык ел эчендә үземне беренче тапкыр чын мәгънәсендә ирекле кеше итеп тойдым Нәкъ менә туган-үскән якларымны кайтып күрү мине шундый фикергә этәрде болай еракта яткан тын татар авылыннан карап уйланганда, инде узып бара торган гомернең бөтен "чатак-ботакларына" тыныч кына аек күңел белән карау бик кызык икән әй! Чаж елгасы ярына терәлеп үк диярлек утырган безнең Иске Кызыл Яр авылы гаҗәп матур Елга аръягында зур гына удмурт авылы Сарсак-Омга да бар Безнең авылның "түбән очы" аларның язын су баса торган болыннарына барып төртелә. Елга исә. бераз түбәндәрәк кинәт кенә көньякка борыла да, авылның елга ярыннан утыз метрлар биектәрәк булган Шарламай тавын өйләнеп уза Әнә шул Шарламай тавыннан бер өч йөз метрлардадыр безнең төп йорт тора. Ул безнең нәсел-нәсәпнең бик борынгы оясы: шул ук нигездә бабам Хәлиулла йорты да булган, соңгысын уллары узган гасырның утызынчы елларында салганнар Хәзер инде биредә беркемдә яшәми, ә юкса әле тагын ике-өч дистә елторырлыгы бар. Мин читтә йөргәндә ишегалды үзгәреп беткән, коебыз юкка чыккан, хәзер анда карлыган- кура җиләге куаклары гына үсеп утыра Пенсиягә чыккач, әтием утырткан алма-балан агачлары галәмәт булып үсеп киткән икән Әмма аларны караучы-төрбиялөүче булмаган кыргыйланып беткәннәр Янбакчада исә әле бабам үзе утырткан агачлар да сакланып калган. Андагы шомырт һәм юкә агачлары ел саен тирә-юньне хуш искә күмеп утыралар. Ул янбакча- ның яртысын диярлек чия куаклары биләп алган Мин үзем атаклы 'Сталин конституциясе'н кабул иткән 1936 елда колхозчы крестьян гаиләсендә туганмын. Дистә ярым елларым ваемсыз гына балачак бәхете белән әнә шул татар авылында үткән Гаиләбез зур һәм тату иде ашарга утырганда өстәл янына ун кешедән дә ким утырмыйбыз (әби. киленнәре белән өч улы, ике сеңелем белән мин) Өстәл тирәсендә һәркемнең үз урыны бар Иң түрдә—өлкән абзыебыз Мулламөхәммәт, аның уң ягында—минем әтием Нурмөхәммәт, сул ягында—кече абзый Хуҗамөхәммәт Дүртенче хөрмәтле урында—әбием, аннан соң инде яшьләре тәртибендә киленнәре—Зәкия, әнием Хаҗәр, Гүзәл Иң кырыйда без—өч бала Әти-әниләрем һәм калган туганнарым турында тәфсилләп русча китабымда язган идем инде, биредә аларны кабатлап тормастан, “үгезне мөгезеннән алу" кирәктер, юкса сүз бик озынга китәргә мөмкин Такташ әйтмешли, минем “дөнья белән танышулар" газет-журналлар аша булды Китаплар, ничектер, икенче чиратка калып тора иде “Совет әдәбияты" (хәзерге “Казан утлары") журналының чираттагы санын зур түземсезлек белән көтеп алам, аны кат-кат укыйм. Сүз уңаеннан әйтеп үтим—кайсы илдә генә булсам да, мин бу журналны яздырып ала килдем: Джакартада, Карачида, Бухарестта, Коломбода яки Катмандуда һәрвакыт өстәлемдә яраткан журналым булыр иде Бу мавыгуым 1965-1966 елларда беренче тапкыр чит илгә командировкага—Индонезиягә баруымнан башланды Халыкара бәяләр белән алдырганда журналның бер саны миңа ун доллар чамасына төшә иде. Ә ул заманнардагы хезмәт хакым—айга бер йөз доллар гына! Җаны теләгән—елан ите ашаган, диләрме әле? Менә минем дә җаным-рухым “Казан утлары" журналын тели иде “Газет-журнал чире" соңыннан илчелек хезмәтемдә бик ярап куйды миңа Тышкы сәясәт ведомоствосында хезмәт иткән елларымда эш сәгатьләрем һәр көнне иртәнге газетларны карап чыгудан башлана иде Инде кырык ел шул гадәтемә хыянәт иткәнем юк. Мәскәүнең Смоленск мәйданындагы Тышкы эшләр министрлыгында үзәк аппаратта утыраммы, чит илләрдәге илчелек оешмаларында яки генераль консуллыклардамы—һәрвакыт өстәлемдә газетлар булыр иде Пакистанда эшләгәндә (мин анда ун елга якын хезмәт иттем) кирәкле мәгълүматларны эзләп һәр көнне 20-30 минут дистәләрчә Пакистан, Америка, Һиндстан, Россия газетларын карап чыгарга туры килә иде Ул елларда бит әле бернинди миникомпьютерлар да, хәзерге электрон мәгълүмат чаралары да юк иде. Әмма ләкин Үзәк бик нигезле рәвештә бездән аналитик һәм вакыйгаи мәгълүматларны Япониядәге •Тойота» компаниясе вице-президенты белән очрашу вакытында Катманду, 1992 ел. таләп итеп кенә тора Чөнки андый мәгълүматлар теге яки бу ил белән ике арадагы күпкырлы багланышларга кагылышлы карарларны кичекмичә кабул итү өчен бик кирәк була Шул уңайдан бер вакыйганы искә төшереп узыйм әле Алтмышынчы еллар азагында Пакистанда эшләгәндә булды бу хәл Мин СССР илчелегендә хезмәт итә идем СЬветлар Союзы илчесе Михаил Васильевич Дегтярь. мине телефон аша кабинетына чакыртып алды да. бер атна вакыт эчендә махсус бер белешмә әзерләп бирергә кушты Ул белешмәдә Пакистандагы сәяси тормышта оппозицион көчләр һәм партияләрнең нинди урын тотуларын күрсәтергә кирәк иде Әгәр бу документны адцанрак әзерләсәм илче ул хакта үзенә телефоннан хәбәр итүемне сорады Аннары М В Дегтярь тагын бер кечкенә мәсьәләне хәл итәсе барлыгын әйтте аның өчен минем Йолдыз Нуриевич Хәлиуллин булуым сәеррәк тоела, ул “Йолдыз Нуриевич" дип әйтергә кыенсына икән “Әгәр дә мин сезне русчага яраклаштырып, “Юрий Николаевич" дип йөртсәм, каршы килмәссездер бит’,—дип тәмамлады ул үзенең сүзен Мин, нәрсә әйтергә дә белмичә, шактый озак басып тордым. Илче мине ризалаштырдым дип уйлады булса кирәк “Барыгыз, эшләгез",—дип сөйләшүгә нокта куйды Минемэчемдә үпкә—рәнҗеш кайнаганын каян аңласын, ди. инде ул? Мин ул сораган белешмәне ике көндә әзерләп бетердем Илчегә телефоннан шылтыраттым: —Миңнәхмәт Вәлиәхмәтович! Сез сораган белешмә әзер,—дидем. Озак кына дәшми торганнан соң илче сорый —Ә кем белән сөйләшәм әле мин? —Минем белән иптәш илче Сезнең исемегез һәм атагызның исеме минем туган татар телемдә шулай яңгырый,—дидем Ул телефон трубкасын шалт итеп ташлады Мин әле ул чакта дипломатлык баскычының иң түбән дәрәҗәсендә—бары тик атташе гына идем Әлбәттә илче белән шулай тупас сөйләшүем эзсез генә узып китмәде М В Дегтярь миңа чираттагы дипломатик дәрәҗә—өченче секретарь дәрәҗәсен бирүне ике елга тоткарлады Шулай итеп, теге әрсезлегем кыйммәткә төшсә дә. мин үз дигәнемә ирештем— дипломатик компромисс-килешү табылды тагын Шуннан бирле илче миңа "иптәш Хәлиуллин’ дип кенә дәшә торган булды, ә мин аңа каршы “иптәш илче' дип кенә җавап бирә идем Балачакта минем өчен барлык кешеләр дә ягымлы-яхшы булып күренә иделәр Үзара малайлар белән талашкан—әрләшкән чакларда да мин тизрәк ызгыш-талашны сүндерергә тырыша идем Үсә бара торгач бу алсу томаннар эреп юкка чыкты Кешеләрнең үзара тискәре-кире мөнәсәбәтләре бигрәк тә ул дипломатлар арасында булса миңа бик кыен була торган иде Иң беренче шундый "дөресне" миңа Лев Скрябин—элекке тышкы эшләр министры В М Молотовның туганнан туган энесе күрсәтте Ул үзе безнең илчелекнең Индонезиядәге вице-консулы иде Ничектер бервакыт ул мине машинада аэропортка илтеп куярга булды, мин Явадан Калимантанга очарга тиеш идем Бер сәгатьлек юлның буеннан-буена илле яшьләрдәге бу адәм катлы-катлы сүгенеп кычкырынып барды Чөнки шәрекь илләрендә транспортның рөтле-башлы йөргәне юк Дипломатлар вәкиле ачуын таксистларга, рикшаларга түгә аларны, машиналарга утырган маймыллар дип. тетмәләрен тетә Илчелек—ул чикләнгән биләмә, анда хезмәт итүчеләрнең кире яки уңай сыйфатларын бик тиз ачып салалар Тышкы яктан бер-берсенә тартылучы гаиләләр якыная дуслашып китә Әмма еш кына аларның аралары суына бозыла Кайберәүләр бу очракта үзләрен аклап, башкаларны яманлый башлый Әле кичә генә дус булып йөргән иптәшләре турында төрле гайбәт тараталар, элекке дустының кемнәрдер турында бары тик аңа гына ышанып әйткән сүзләрен дә тышка чыгаралар Хатыным белән без андый “дуслыклардан" ерак булырга тырыштык, барысы белән тигез мөнәсәбәттә яшәдек. Чит илләрдә гадәттән тыш шартларда эшләгәндә, минемчә шунсыз мөмкин дә түгелдер. Шул ук вакытта без үзебез булган илләрдә җирле халык арасыннан кирәкле кешеләрне табарга тырыштык аларның милли гореф- гадәтләренә хөрмәт белән карап, матур гына гаилә мөнәсәбәтләре урнаштыру ягын карадык Без шундый кешеләр белән аралашудан күбрәк шатлык һәм рәхәтлек ала идек 1951 елның җәендә җидееллык белем таныклыгымны кесәмә салып, туган өемнән чыгып киттем Өйдә киңәш-уңаш иткәннән соң, армия хезмәтенә алынганга кадәр миңа нинди дә булса һөнәр үзләштерергә кирәк, дигән карарга килдек Вакыт кысан булганлыктан, мин урта белемле һөнәр генә сайлый ала идем Нинди һөнәр икәнен үзем хәл итәргә тиеш булдым. ә барасы җирем, әлбәттә. Казан иде Мин төрле техникумнарга керү шартлары басылган барлык газетларны тупладым Казанда урта техник белем бирә торган техникумнар барлыгы 14 икән Мин үземә техник-электрик һөнәрен сайладым Җидееллык мәктәпнең отличнигы булганлыктан, мине имтиханнарсыз гына Казан механика-технология техникумының электромеханика бүлегенә алып та куйдылар Техникум шәһәрнең бик матур бер почмагында—Кабан күле буенда урнашкан иде Тулай торагы да янәшәдә генә Мин шунда яшәдем Мин һәм минем кебек авылдан килгән курсташларым өчен иң авыры беренче елыбызның беренче семестры булды Чөнки барлык фәннәр рус телендә укытыла, ә без русчаны әле ипи-тозлык та юньләп белмибез Кая инде анда теоретик электро- техника һәм югары математика фәннәрен русча өйрәнү! Шуңа күрә беренче сессия имтиханнарыннан соң ук татар мәктәпләреннән килгән отличникларның унбишеннән Илдар Сәетборһанов белән мин генә торып калдык Илдар—Казан малае иде Мин үземә шундый максат куйдым беренче сессия имтиханнарын бары тик “яхшы" һәм “отлично" билгеләренә генә тапшырырга1 Биш имтихан бирергә кирәк иде. минем өчен иң авыры, әлбәттә рус теленнән диктант язу Шунда бер-беребезгә ярдәм итешү турында янәшәмдә утыручы Герман Линсцер белән сүз куештык Ул минем диктантымдагы хаталарны төзәтергә булды ә мин аңа математика белән физика мәсьәләләрен чишәргә булышам Безнең бу хезмәттәшлек уңышлы чыкты диктанттан мин “яхшы”, ә Герман 'отлично' билгесе алды, ә математикадан, киресенчә. Германга— “яхшы”, миңа ‘отлично" куйдылар Рус әдәбиятыннан имтихан бирергә мин "Евгений Онегин" поэмасыннан берничә өзек ятлап кергән идем, укытучыбыз Фаина Павловна Шкляева Пушкинның әдәби алымнарындагы үзенчәлекләре, аның уңышлары турында сорый Һәр соравына берәр өзек кенә укып җавап бирә бардым Җавапларымның күбесе куелган сорауга еш кына туры килмәсә дә, яттан сөйләвем Пушкин поэмасын тулысынча яттан белгән Фаина Павловнага уңай тәэсир итте, күрәсең “Хәтерегезне рус классикасының иң яхшы әсәре белән баетуыгыз өчен сез “яхшы" билгесенә лаексыз",—диде Шуннан соң мин рус телен тагын да тырышыбрак өйрәнә башладым Алга таба башка андый четрекле хәлләр булмады, хәтта соңгы ике елымны югары стипендия алып укыдым Әмма икенче кимчелегем килеп чыкты уртача гына укучылар рәхәтләнеп үзләренең сәләтләрен күрсәтә алган практик дәресләр миңа бер дә кызык түгел иде Токарьлык эше. капиталь ремонт һәм асинхрон двигательне сүтеп урау кебек эшләрне бик авырлык белән генә яхшы" билгесенә тапшырдым Кыюсыз гына шундый нәтиҗәгә килдем техник-электрик һөнәре минем өчен түгел икән Газетлардагы яңалыклар белән танышып баруым мине матбугатка этәрде. КПСС өлкә комитетының төп матбугат органы булган "Совет ТатарстаньГнда зур булмаган берничә мәкалә һәм хәбәр бастырдым Моның башлангычы Татар академия театрында “Галиябану" спектаклен караганнан соң булды Без студентлар галеркасында—түшәм астында ук утыра идек Күзем йөзләрчә пәрәвезгә чорналган люстрага төште Мин аны янымдагы иптәшемә дә күрсәттем Буфеттагы ыгы-зыгы, бер исерек тамашачының залдан кычкырынып утыруы һәм тагын кайбер кимчелекләр—һәммәсе тәнкыйть мәкаләмдә тезеп күрсәтелгән иде Бүлмәдәшем Ибраһим бу гамәлемне буш эшкә хисаплады барыбер басмаячаклар диде Ләкин мәкаләм басылып чыкты, әле алай гынамы соң?! Мәкаләмне КПСС өлкә комитетының мәдәният бүлегендә укып тикшергәннәр махсус карар да кабул иткәннәр Театрда партия җыелышы да үткәрелгән Йа. Хода, үз гамәленең шундый нәтиҗәләр китереп чыгарасын белгән булса, 16 яшьлек студент үзе сокланып йөргән талантлы артистларны бимазалар— борчыр идеме соң91 Миңа айлык стипендиямә караганда өч тапкыр артыграк гонорар—каләмхак түләделәр Ибраһимны ресторанга чакырдым Ул. моның ни өчен эшләнгәнлеген белмәгән- лектән. әдәп йөзеннән үзе дә бер “бишлек" кыстырып килгән, мин аның юка бумажнигын этәрдем дә. газеттагы мәкаләне күрсәттем, мәкалә астында икебезнең дә исем-фамилияләрне күреп, аның исе китте Шул көннән башлап миңа "язучылык җене” кагылды, кайда гына, нинди генә хәлләрдә булсам да. каләмгә тотына башладым Армиядә хезмәт иткәндә. Мәскәүдәге үзәк газетларда да берничә мәкаләм басылды "Советская авиация" газетының беренче битендә үк Н-нче хәрби-техник частьнең офицерлары һәм солдатларының күтәренке хис белән Советлар Союзының беренче ясалма Җир юлдашына хезмәт күрсәтүләре турындагы мәкаләм чыкты Ул мәкаләмә минем өчен гаять зур булган каләмхак түләделәр аның акчасын мин бик кызык кына исраф иттем: атом-төш физикасындагы иң яңа тикшеренүләргә багышлап үткәрелгән ниндидер халыкара махсус фәнни конференциянең унтомлык басмасын сатып алдым Шунысы гаҗәп, берничә ай эчендә мин ул томнарның барысын да укып та чыктым. Табигый ки. алардагы терминнарның байтак өлешенә һәм югары математикадан китерелгән хисапсыз тигезләмәләргә минем тешем үтмәде, әйтерсең лә, алар ниндидер чит-ят телпө язылган иделәр Төрле илләргә озаграк командировкаларга йөргәндә дә җирле матбугат белән элемтәгә кеөә идем Бары тик Румыниядә үткәргән дүрт елым гына. Н Чаушөску режимы чорына туры килеп андагы матбугатка барлык чит ил кешеләренә бигрәк тә дипломатларга юллар ябык иде Иҗади яктан караганда, иң уңышлы елларым Пакистанда эшләгән вакытыма туры килә Урду телендә язылган күпчелек чыгышларым гадәттә җирле хәбәрчеләр тарафыннан абруй-дәрәҗәле газетларда бирелә, кичке газетларда исә аларның кыскартылган яки үзгәртелгән вариантлары басыла иде Минем өчен иң мөһиме шунысы булды берничә журналда, шул исәптән. АПН басмасы Тулу да. Г Тукай белән М Җәлил шигырьләрен урду һәм инглиз телләренә тәрҗемә итеп бастырдым Шулай ук татар прозасы аксакалы Әмирхан Еникинең дә бер хикәясен Пакистан дәүләт телендә бастыра алдым Аксакалның үзе белән исә җитмешенче елларның ахырыннан бирле тыгыз элемтәдә идем Миндә аның белән язышкан бик күп хатлар да саклана Техникумда уку еллары сиздермичә узып та китте Без яшь белгечләрне бөтен Союз буенча таратырга тиешләр иде 1955 елны техникум тәмамлаучыларга илнең Европа өлешендәге күп кенә зур шәһәрләргә—Киев. Рига Кишинев, Ленинград. Таллин һәм башкаларга юллама алу мөмкинлеге бирелде Балтыйк буе минем өчен чит ил кебегрәк тоелганга күрә үзем Риганы сайлаган идем Ләкин Ибраһим Таҗиев Риганы аңа калдыруымны үтенде Аның төп дәлиле шундый булды сине тиздән армиягә алачаклар, ә миңа егерме сигез яшь инде тормышымны көйләргә кирәк оәлки гомерлеккәдер, диде Шуннан мине Молдавия яклары үзенә тартты—Бендөры шәһәренә барырга карар кылдым Ул арада кая китү мәсьәләсен хәл итүгә курсташларым Михаил Нестеров белән Юрий Дадыкин килеп кушылдылар Аларның армиягә алынганчы Кубань киңлекләрендә йөреп каласылары килә икән, мине дә шунда димләделәр Күптән түгел генә "Кубань казаклары" дигән фильмны да кызыксынып—кызыгып караган идек Краснодарның ион тукыма-постау фабрикасында нәкъ өч урын да бар икән Шулай итеп, мәсьәлә хәл ителде дә куйды Шул рәвешле, без—өч яшь белгеч 1955 елның августында Краснодардагы йон гукыма—постау комбинатының төрле бүлекләренә эшкә килеп урнаштык Бу комбинат иддә иң зурлардан санала Краснодар янындагы бистәсе үзе бер шәһәрчек идө-тооак и °Р™аР Ь1, У КУ Үзәкләре һ. б бар Комбинат директорындагы беренче киңәшмә истә калган Аның фамилиясе Пушкин иде Ул елны эшкә килгән белгечләр-инженерлар һәм техниклар йөзгә якын кеше иде Безгә мөрәҗәгать итеп. Пушкин комбинатның киләчәге икенче чираты төзеләчәге, яшь белгечләргә зур мөмкинлекләр ачылачагы турында озак-озаклап сөйләде н Мине комбинатның иң зур производство бүлегенә-туку цехының электр җиһазларын ремонтлау мастеры итеп билгеләделәр Унсигез яшьлек егет кул астында алыП алтмыш «•“яе я^ькә кадәр булган югары квалификациялә утызлап бар иде т°Рмы шы мда соңыннан беркайчан да шул кадәр кешеләр белән җитәкчелек итмәдем Башкалар кебек мин моңа омтылмадым да Эшчеләремә нарядларын я6У ы м ис тә калган Алар эшләгән эшләрнең бер бөртеген дә ЖГИШанЫМ иманым камил иде юкса Нарядларны бухгалтериягә илтеп »пп.пР аЛ Ы' эшчеләремә укып күрсәттем Алар авызларын ачып каттылар да мГ"?Г1УГ РЯГ Р . буеНЧа түлөс өлөр - хезмәт хаклары бик аз чыгасы икән Шунда төшенл^Г Яп?«фынк 14 тормы ш чынбарлыгын исәпкә алмыйча гына төзелгәнен янябя1^ггам 0!!п 6ары6ы А 3 бергәләшеп нарядларны эшчеләр рәнҗемәслек итеп Аларны язуның төп принцибын да шуннан соң аңладым һәр эшләнгән эшне дә бик нык арттырып язарга кирәк икән, шул чагында гына эшчеләрнең ^ЫТ' М й°™ ^у *гатериядә дә белеәа” а^аршылш күрсәтмиләр күз йомалар Чөнки башкача эшләү мөмкин түгел иде япмиога ° 3аК Т ° РМаСаМ ДӘ, ЯНӘ бер ВЭКЫЙГӘ ХӘТӨрвМДӘ КӘЛГЭН МИН ИНДв армиягә повестка кәгазе алган идем, комбинаттан берничә комсомол егетне КоасноЛ ПоаГсДкиИ ' ТӨП ®Реше КПСС крайкомының беренче секретаре Край^ынэгекке 5®3, бу җыен шуның 0464 генө оештырылган да иде йггягжзкг?* те тте дө салды У л Янәсе' миллионер кошозгар гГяЖп~М яшелчәләрне бик югары бәядән сатып кына баеп комитетында да) ишетсеннәр өчен генә уйналган иде Әйтергә кирәк, бу хикмәтле чыгыш үз нәтиҗәсен дә бирә, бик тиздән—берме- икеме елдан Д Полянский реактив тизлек белән югары сикерә" Аны РСФСР Министрлар Советы Рәисе итеп билгелиләр, соңрак КПССның Политбюро әгъзасы да булып ала Аңа бәхет гел елмаеп кына тора, әйтерсең, табигать үзе дә булыша Ул килгән елны Кубаньда зур уңыш җыеп алалар, барысы да шул кешенең оештыру сәләтенә генә бәйләнгән диярсең. Д Полянский белән беренче очрашудан соң егерме еллар үткәч, аның үзенчәлекле-кызыклы гына дәвамы да булды 1974 елны СССРга Пакистан премьер- министры Зөлфикар Бхутто килү хөрмәтенә А Н Косыгин Мәскәүнең хөкүмәт йортында рәсми көндезге аш мәҗлесе үткәрде Тәрҗемәче сыйфатында мин Д. Полянский белән янәшә утырам, ул инде СССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары һәм Политбюро әгъзасы иде Безнең сөйләшә-сөйләшә ашау-эчүебез ике сәгатькә тартылды 3 А Бхутто тырышып-тырышып СССРның финанс һәм техник ярдәме белән Карачи шә!юрендә зур металлургия комбинаты төзү мәсьәләсе турында сөйли Советлар ягын Пакистанда тиешле чимал-тимер рудасы, коксланган ташкүмер булмавы борчый Бу шартларда комбинат табышлы була алмас икәнлеге әйтелә Пакистанлылар. анысы аларның үз эше, кирәк булса руданы Австралиядән, хәтта Бразилиядән дә китертергә була, бары тик аларда авыр индустриянең чын флагманы булырлык комбинат кына төзелсен, дип тәкрарлыйлар Берничә йөз миллион долларга төшәрлек андый зур проект турында карар кабул итәр алдыннан бер-береңне капшап- сынап карау—хөкүмәтара сөйләшүләр алып барганда гадәти күренеш. Алгарак китеп, шунысын да әйтим, елына бер миллион ярым тонна корыч коя ала торган ул комбинат Карачида минем күз алдымда төзелде Пакистанлылар без биргән кредитны тулысынча яхшы сыйфатлы товарлар һәм доллар белән түләделәр Сөйләшү барышында мине гаҗәпләндергәне шул булды Д. Полянский мәсьәләнең асылын бөтенләй белми икән, ул аптырабрак карап тик утыра Сөйләшү ахырына таба Полянский Пакистан җитәкчесенә бик сәер генә сорау биреп куйды Әле проектка да салынмаган комбинат турында аның төзелеше нинди стадиядә хәзер^дип сорады Мәсьәләнең асылын белүче буларак һәмА. Н Косыгинның ачулы күз карашын сизеп мин бу уңышсыз сорауны башкачарак тәрҗемә иттем: янәсе, проект-эзләнү-тикшеренү эшләре ниндирәк стадиядә әле? 3 А. Бхуттоның мин шунда ук русчага тәрҗемә итеп биргән җавабын ишеткәч. А Н Косыгин тәрҗемәченең хәйләсен тотып алды һәм ишетелер-ишетелмәс кенә итеп Полянскийга аның бүгенге сөйләшүнең барышын йоклап үткәргәнлеген искәртте Шундый җитди сөйләшүгә Д Полянскийның бөтенләй әзерлексез килүенә мин бик гаҗәпләнгән идем Улхәтта үзенә бирелгән мәгълүматларны ачып-актарып та карамаган, сөйләшүләрнең барышын да тыңламый утырган икән Озакламый Д. Полянский югары хакимияттә дәрәҗәсен югалтты һәм Япониягә СССР илчесе итеп җибәрелде Ул заманнарда андый зур дәрәҗәдәге партия эшлеклеләре өчен мондый гамәл сөргенгә җибәрелүгә тиң итеп карала иде Д Полянский Япониядәге нәселле һәм абруйлы дипломат Олег Трояновскийны алыштырды Ә соңгысы исә Н С Хрущевның халыкара мәсьәләләр буенча элекке ярдәмчесе иде 0 Трояновский совет-япон мөнәсәбәтләрен җайга салуда аз хезмәт күрсәтмәгән иде юкса Сүз уңаеннан аның әтисе Александр Трояновский да утызынчы елларда Кояш чыгышы илендә СССРның илчесе булган Димәк, улы Олег үзенең мәктәп елларын Япониядә үткәргән һәм анда илче булып кайткан Ярар. Краснодарга әйләнеп кайтыйк. 1956 елның Яңа елын каршылар алдыннан армиягә алынуым сәбәпле, мин ул шәһәрдән китеп бардым Мине Сталинград өлкәсенең Морозовск шәһәренә озаттылар һәм, теләгем булмаса да, авиацион-техник училищега курсант итеп теркәделәр -Техник-леитенант дигән хәрби дәрәҗәсе булуга да карамастан мине армия офицеры карьерасы бер дә кызыктырмый иде. Ул минем ирек сөючән рухыма каршы килә, хәрби хезмәттә сукырларча дәрәҗәләргә буйсынып яшәүне җенем сөйми, болар минем холык-табигатем белән һич тә яраша алмый иделәр Училищеда укый башлауның беренче көннәреннән үк мин гел генә аны ничек ташлап китү турында уйлана башладым Училищеның политбүлек начальнигы урынбасары белән әңгәмә вакытында мин аңа үземнең әлеге уй-фикерләремне ачыктан-ачык әйтеп бирә алдым Мин аңа үземне кайда булса да техник—электрик һөнәрем буенча файдалануны сорап мөрәҗәгать иттем Бертуктаусыз шул юнәлештә кайгыртып йөрүем миңа бер фикердәш табарга ярдәм итте Ул—Александр Рудь, шулай ук техник-электрик, нык-таза Урал егете разрядлы самбист булып чыкты Матур әдәби тел белән сөйләшә, юкса офицер булырга бар яктан да килгән инде үзе Әмма аның да, минем шикелле үк, һич тә андый теләге юк иде Икәү бергәләп без тагын ниндидер бер начальникка кереп, безне үзебезнең белгечлегебез буенча хезмәт итәргә җибәрүләрен сорадык Шулай йөри торгач ниһаять, безнең бәхет басты: хәрби округ штабыннан безне Краснодар 5. .к. краеның Ноеотитаров районындагы Копанское авылына җибәрергә дигән боерык килде Без теләгебез үтәлгәнгә бик канәгать булып, төрле транспорттан-транспортка күчеп, юлга чыктык Юлыбызның бер ун чакрымлап соңгы өлешен җәяүләп кенә үттек Аңа кадәр әле Елизоветинское авылының янгын сүндерүчеләр өендә салам өстендә дә йоклап төн үткәрдек Частька барышлый. Кубань сыер савучылары кышлагына да сугылдык, анда безне яңа сауган сөт һәм искиткеч тәмле ипи белән сыйладылар Рәвешенә караганда, икмәкне дә ферманың үзендә генә пешерәләр иде булса кирәк Ул заманнардан соң, кем әйтмешли, күп сулар акты Әмма Саша Рудь шушы көнгә кадәр минем күп булмаган дусларым арасында иң якыны, мин аның белән бернинди авырлыксыз-нисез менә ярты гасыр диярлек дуслык элемтәләре тотам Саша һәрвакыт эшчән-дәртле һәм башлап йөрүчән булды Танышуыбызның беренче көннәреннән үк ул әйдәп баручы лидер миннән берничә адым алданрак атлый һәм шул ук вакытта киң җилкәсе белән мине дә ышыклап-яклап торды Шундый хәл миңа да ошый иде Өстәвенә мине оештыру һәм җәмәгать эшләре бер дә кызыктырмый Бервакытта да җитәкче булырга омтылмадым киресенчә, андый гамәлләрдән авырыксына идем Аннары шунысы да бар мәдәни һәм башка чараларга мин бары тик хатыныма шулай йөрү ошаганга күрә генә йөри идем Шул ук вакытта кайберләрең исәпкә алмаганда, һәрчак күңелемә холкым-табигатемө якын гамәлләр белән генә шөгыльләнә килдем Ул гамәл минем хезмәт бурычларыма керәме—юкмы—анысына бәйсез рәвештә һәм һәрвакыт диярлек хезмәт баскычларыннан күтәрелү мәнфәгатьләренә каршы килеп эшләнә Мондый халәт миңа билгеле бер рухи канәгатьлек бирә һәм күпмедер дәрәҗәдә кемнең дә булса ярдәменнән башка да, кешеләр арасында тотрыклы мөстәкыйльлеккә ирештерә Ахыр чиктә, хәзерге тиз үзгәреп торучан социаль-сөяси вәзгыятьтә шундый бөйсезлек-мөстәкыильлек миңа тормыштагы катлаулы хәлләрдә дә югалып калмаска ярдәм итте дип уйлыйм Солдат тормышы турында сөйләвемне дәвам иттергәнчегә кадәр аңа мөнәсәбәтемне дә белдереп узыйм инде Бервакыт Пакистанда эшләгәндә мин тормышымның бу чоры турында хезмәттәшем Андрей Молочковка сөйләгән идем Ул дипломатлыкка әзерләнгәндә җиде елымны юкка сарыф иткәнемне әйтте дүрт ел техникумда уку һәм өч ел армиядә хезмәт итү, имеш, болар Ул үзе икенче сыйныфта укыганда ук халыкара мөнәсәбәтләр институтына керәсен һәм, аны тәмамлап чыккач СССР Тышкы эшләр министрлыгы системасында эшләячәген белгән, имеш Аның минеке шикелле кирәксез чорлары булмаган да Андрей борынгы Мәскәү дипломатлары гаиләсендә туып үскән Аның ике абыйсы да Мәскәү Дәүләт Халыкара Мөнәсәбәтләр Институтын (МГИМО) тәмамлаганнар һәм тышкы сәясәт ведомоствосында эшлиләр икән Әтиләре Ф Ф Молочков исә утыз елга якын СССР Тышкы эшләр министрлыг ының протокол хезмәтенә җитәкчелек иткән Ул заманда бу бүлек, ил җитәкчеләре белән аралашканда аларга хезмәт күрсәтүче бердәнбер оешма була (хәзер һәр ведомоствоның. шулисөптән хөкүмәт һәм президент администрациясенең үз протокол бүлеге бар) Миңа алтмышынчы еллар уртасында А Н Косыгинның Пакистанга рәсми визиты вакытында өлкән Молочковның үз эшен ничек төгәл башкарганын күрергә туры килде Ф Ф Молочков шулай ук Дипломатик академиядә гаять кызыклы лекцияләр белән дә чыгыш ясый УлүзенеңИ В Сталин. В М Молотов Н С Хрущев һәм илнең башка җитәкчеләре белән эшләгән чорындагы аерым вакыйгаларны да сөйли иде Ләкин мин Андрейның сүзләре белән һич килешергә теләмәдем МГИМОга укырга керергә ике аи гына калганда да мин әле, гомумән, шундый ябык институтның барлыгын да белми идем Шуңа күрә техникум да, армия дә һичшиксез минем өчен файдалы тормыш баскычлары булды Нәкь техникум авыл мәктәбен тәмамлаган ундүрт яшьлек үсмергә рус телен үзләштерергә ярдәм итте Ә армия исә ул заманнар өчен иң яңа булган радиотехника буенча белемемне баетты Бу өлкә бит теләсә нинди һөнәр иясе өчен дә кызыклы Аннары армиядә хезмәт итү тормышка булган гпмуми карашларымны гомерлеккә үз урынына утыртты дөньядагы теләсә нинди вакыйгаларга принципиаль карарга үземне үзем итеп танырга һәм танытырга тотрыклы хокук га бирде Һәм иң мөһиме шул тагын—техникум һәм армия кешеләр белән ничек аралашырга кирәклеген өйрәтте фикерләремне ныгытты үзаңымны тирөнөйтте-киңәйтте Без Саша Рудь белән кечкенә генә авиацион-техник частькә эләктек Биредәге төп обьект солдатлар телендә Круг" ("түгәрәк") дип атап йөртелә икән Ул хөкүмәт самолетларына һәм башка оча торган обьектларга ерак араларга очканда хезмәт күрсәтүче кыска дулкынлы пеленгатор станциясе булып чыкты Безгә андый станцияләрнең илдә барлыгы өчәү генә—Архангельск янында. Мәскөү тирәсендәге Монинода һәм безнеке икәнлеге билгеле иде инде Оча торган объектлардан тапшырылучы шифрланган радиосигналлар аша бу өч станция аларның төгәл координатларын теләсә кайсы вакытта билгели ала "Круг“ның заманча иң яңа кабул итү һәм тапшыру станциясе бар һәм ул нурлы сигналлар күрсәтә торган зур экран белән җиһазландырылган иде Безнең турыдан-туры начальнигыбыз—ябыграк кына, өлкән яшьләрдәге техник—капитан Аның йөзе дә агарынганрак, авыру шикеллерәк иде Ул безгә болайрак диде ‘Безгә ышанып тапшырылган участок-араларны булдыра алган кадәр яхшырак карап-күзәтеп торырсыз. Иң мөһиме—часть командиры тарафыннан бернинди дә җитди ризасызлык һәм кисәтүләр булмасын" Барысы да бик гади һәм ачык аңлашыла иде Начальнигыбыз эшне икебезгә бүлеп бирде, минем карамакта электр подстанциясе булды Эш вакытымның төп вакытын мин шунда үзем начальник, үзем монтер һәм үзем җыештыручы булып үткәрә башладым Озакламый Сашаны комсомол секретаре итеп сайлап куйдылар, мин аның политукулар буенча урынбасары булдым Кабатлап әйтөм, армия хезмәте минем шәхес буларак формалашуым өчен зур мәктәп һәм, тулаем алганда, тормышымның якты бер өлеше булып калды Баштарак эч пошуларымны китапханәдән алган китапларны уку белән баса идем Сәяси әдәбиятның бар булганы белән танышып чыкканнан соң, техник һәм фәнни әдәбиятны укырга тотындым Менә кулыкка академик Сифоровның "Теоретик радиотехника" дигән бик калын китабы Шуны укып утырганда яныма часть командиры инженер-подполковник Виктор Федорович Иванов килеп керде Ул күптән түгел генә Мәскәудә хәрби инженерлар академиясен тәмамлаган кеше иде "Китабыгызны укып бетергәч, миңа имтихан бирергә килерсез, квалификацияле радиомеханиклар кирәк безгә",—диде командир Командирда әңгәмә-имтихан үткәннән соң, озакламый Саша белән миңа яңа бурыч йөкләнде Без "Круг"та алмаш-тилмәш дежур радиомеханиклар вазифасын башкара башладык. Бездән алда хезмәт иткән алты радиомеханикны. нигездә, Узбәкстан егетләрен каравыл взводына озаттылар Алар бик канәгать булып китеп бардылар шикелле тоелды миңа Саша яңа эшкә үзенә хас бер дәрт белән кереште Ул үзебезнең мастерскойда аунап ята торган радиодетальләрдән бер радиоалгыч та ясап куйды Моңа башкаларның исе китте Үземнең практик гамәлләрдә йомшак икәнлегемне белгәнгә күрә, мин баш—аягым белән теориягә чумдым—күпблоклы пеленгатор җайланмасының бик катлаулы схемасын өйрәнергә тотындым Тиздән мин схемаларны иркенләп укый башладым, аерым блокларның теге яки бу конструкцияләрендәге үзенчәлекләр турында офицерлар белән тиңләшеп, бәхәсләргә дә кушылып киткәли идем 1957 елны "Круг"ны рәсми рәвештә җирнең ясалма юлдашларына хезмәт күрсәтүче объектлар исемлегенә теркәделәр Безнең радистлар беренче юлдашны җибәргәнче, алдан ук аның "пип-пип" дигән сигналлары булачагын белә иделәр инде Бөтен җайланма-җиһазлар. корылмалар бик җентекләп әзерләп куелды 1957 елның 3 октябрьдән 4 октябрьгә каршы төнен без йокысыз үткәрдек, түземсезлек белән юлдашның сигналларын көттек Һәм менә пеленгатор экранында алар ачык күренделәр. ачык ишетелә башладылар Бу хезмәтебез өчен безнең күбебезне бүләкләделәр Саша белән миңа ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамоталарын бирделәр Аларга А. Шелепин үзе кул куйган иде. Озакламый безгә дә КПСС Үзәк Комитетының 1957 елгы Октябрь пленумы кайтавазы килеп иреште Шул пленумда маршал Г. К. Жуков оборона министрлыгыннан азат ителгән һәм армиянең санын шактый кыскарту турында карар да кабул ителгән иде Нәкъ шул көннәрдә мине партия әгъзалыгына кандидат итеп кабул иттеләр Кабул итү Краснодардагы авиация берләшмәсе парткомы утырышында булды. Карт кына бер полковник (сугыш ветераны, күрәсең) миннән "Маршал Жуковның төшерелүе турында солдатлар арасында нинди аңлату эшләре алып барырга җыенасың9 "—дип сорады. Иң әүвәл мин Правдз' газетының беренче битендәге редакцион мәкаләдән берничә тәнкыйть җөмләсе әйттем Аннары, үзем дә сизмәстән, бөек полководецның Ватан сугышы чорындагы зур хезмәтләре турында кайнарланып сөйли башладым Шунда бер яшь кенә офицер мине кискен бүлдерде Мин ирек- сездән карт полковник ягына карап алдым, аның хуплап баш кагуын күрдем Әлеге пленумнан соң безнең хезмәт вазифаларыбызны бик нык тыгызладылар Шул ук көннәрдә мине механиклар отделениесе командиры итеп билгеләделәр Отделениедә җиде солдат бар иде Грузиядән бер авыл егете Нодар Цациашвилли. Биробиджаннан бик кыюсыз-тыйнак яһүд Виталий Михальцевич. баһадир гәүдәле украин Василий Пугачев, грек Владимир Челпан. кыргыз Тулебаев, тәбәнәк буйлы бик хәрәкәтчән яһүд Владимир Шнейдер. анысы Таганрогтан иде Безнең мөнәсәбәтләрдә үзара ярдәмләшү һәм дуслык хөкем сөрде Штатлар кыскартылу сәбәпле, күп вазыйфалар үтәргә туры килгәнлектән мин пеленгатор станциясенең материаль частен ныклап өйрәнергә мәҗбүр булдым Мин инде агрегатларның тиз көйсезләнә торган урыннарын белә һәм аларны тиз генә төзәтә ала башладым Блокларны ай саен көйләп-әзерләп кую кулдан эшләнә, эшемдә иң катлаулы һәм иң четереклесе санала иде Бервакыт командирның рөхсәтен алып, күрше авылга китеп бардым солдатлар клубында авыл яшьләре белән бергәләп кичә үткәрү турында сөйләшергө-килешергә кирәк иде Колхоз рәисе белән рәтләп сөйләшергә дә өлгермәдем, идарә янына зур тизлек белән командирыбызның ‘джип* машинасы килеп туктады Шофер керә— керешкә 'аттыра* башлады—миңа бик ашыгыч рәвештә объектка кайтырга кирәк икән, анда аппаратураның кайсыдыр төше көйсезләнә, беркем бернәрсә дә эшли алмый, ди Объектка кайтып киттек Аппарат залында командир җитәкчелегендә частьнең барлык офицерлары да җыелган Офицерлардан кайсысыдыр колагыма пышылдый хөкүмәт самолеты белән элемтә өзелгән—Н С Хрущевның Азия илләренең берсенә очышы икән Бер радистның гаебе аркасында төп кабул итү аппараты сафтан чыкканлыгы ачыкланды Дежур офицер аны запас радиоалгычка алыштырырга боерык биргән Ләкин ун минуттан анысы да эшләми башлаган Аппаратларның болай бозылу сәбәбен беркем дә аңлата алмый Часть командиры мине агрегатның төп схемасы янына алып килде дә бозылу сәбәпләрен үзе ничек аңлаганлыгын кыска гына итеп әйтеп бирде Аның фикере миңа кабул итү аппаратында “электрон агым"да нәрсәләр бозылганлыгын аңларга ярдәм итте Тиз генә бишенче блокның барлык радиолампаларын алыштырып куйдым Кабул итү аппараты төгәл эшләп тә китте Барысы да җиңел сулап куйдылар Бу очрактан соң часть командиры миңа көн саен диярлек шалтыратып тора башлады кайвакытларда "офицер дәрәҗәсе алырга теләгең юкмы7 "—дип тә сораштыра иде Ләкин мин күптәннән инде алга таба укырга—белемемне күтәрергә карар кылып куйган идем Катлаулы радиоаппаратура белән эш иткәндәге "уңышларымнан" үсенеп китеп. Казан авиация институтының радиотехника факультетына гариза бирмөкче булдым Минем армия хезмәтем тик декабрь аенда гына тәмамлана, ө институтка кабул итү имтиханнары августта ук башлана Шуңа күрә мин бу хакта командир белән сөйләшер өчен җай чыкканны көтеп йөри идем Бәхетемә, бу мәсьәләне командир үзе кузгатты һәм минем карарымны хуплады Ул шулай ук мине вакытымнан алда җибәрүне дә хәл итәргә вәгъдә бирде 1958 елның маи аенда Краснодарда хәрби подразделениөлөр комсомол оешмаларының секретарьлары киңәшмәсе булды Шунда хәрби округ полити- дарөсенең бер җитәкчесе чыгыш ясады Ул запаска китүче активист сержантларга политидарә МГИМОга укырга керергә рекомендацияләр бирә ала, дип белдерде Бу рекомендацияләр. КПСС өлкә комитеты рекомендацияләренә тиңләшеп. СССР МИДының ябык уку йорты булган МГИМОга керү имтиханнары тапшыру мөмкинлегенә юл ача икән Безнең өчен бу гадәттән тыш яңалык булды, чөнки арабыздан беркемнең дә диярлек шундый махсус институт барлыгын беркайчан да ишеткәне юк иде Аннары политидарөдән килгән полковник, бу хәбәр белән кызыксынучылар булса, аларга “алдан ук чит тел буенча кечкенә генә имтихан' үтәргә кирәк булачагын әйтте Монысы шунда ук абитуриентлыкка “кандидатларның" бер ике дистәлөбенең “кикриген шиңдерде Саша Рудь мине гариза бирергә үгетли башлады Мин, чит телләрне юньләп белмәвемне сылтау итеп, бик нык каршы тордым Өстәвенә мин инде үзем теләгән институтны сайлаган һәм бу хакта командир белән дә сөйләшеп куйган идем бит Әмма Саша үҗәтләнеп үгетли һаман Ул бик яхшы дәлилен дә тапты МГИМОга имтиханнар июльдә башлана икән Үтә алмасаң. документларны башка институтка да бирергә өлгереп була, диде Аннан соң. армиядән китүне дә. августка калдырмыйча, июньнән үк эшләргә мөмкин Кыскасы, ул мине тәки күндерде һәм без тиешле документларыбызны әзерләп тапшырдык Менә чит телләр буенча әңгәмә-имтиханнар. ягъни капшап карау башланды Безнең группада иң көчлесе мин булып чыктым Һәрхәлдә, минем такы-токы гына немец телем белән “танышкан” офицер үзе шулай дип әйтте Инглиз теле группасында Саша Рудь көчле, ә француз телен Левин дигән егетебез ерып чыкты Частькә кайткач, командирыма киңәшмә нәтиҗәләрен сөйләп бирдем дә. МГИМО турында аның фикерен сорадым Ул моны бик хуплады "Бу нәкъ менә сез барырга тиеш юнәлеш Ышанам сез аны булдырырсыз'—диде Шулай итеп, 1958 елның июнь ае ахырында без—Рудь Левин һәм мин—өчәүләп Мәскәүгә китеп бардык Иптәшләремнән аермалы буларак. Мәскәүгә минем беренче баруым иде •