Безнең календарь

Риза Ишморатның тууына 100 ел Татар драматургиясенең күренекле вәкиле, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Риза Фәхретдин улы Ишморатов 1903 елнын 1 ноябрендә хәзер Башкортстанга керә торган Янавыл районы Бәдрәш авылында туган. Булачак драматург башта үз авылында, аннары «Янбарыс» мәдрәсәсендә һәм Савыштагы русча-татарча земство мәктәбендә башлангыч белем ала. 1916—1918 елларда укуын Минзәләдә һәм Уфанын «Госмания» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. 1920 елда Уфадагы педагогик курсларны тәмамлагач эчке иминлек гаскәрләрендә хәрби хезмәткәр, аннары Актаныш төбәгендә укытучы һәм Минзәләдә тәрбияче булып эшли. 1923 елнын көзендә Р. Ишморат Казанга килә һәм театр техникумына укырга керә, 1926 елда, аны тәмамлагач, Татар дәүләт академия театрында режиссер булып эшли. Шушы елларда анын драматургия өлкәсендәге ижат эшчәнлеге башлана. Тәүге тәҗрибәләреннән булган «Йокы патшалыгында» (1926), «Өтек философ» (1926) исемле сатирик комедияләрен ул, режиссер буларак, сәхнәгә үзе куя. 1927—1930 елларда Р. Ишморат Ленинградта театр сәнгате буенча Югары курсларда укый һәм Казанга кайтып 1931 — 1940 елларда янадан Татар дәүләт академия театрында эшли. Драматург буларак Риза Ишморат нәкъ менә шушы елларда таныла, анын «Пожар* (1929), «Мәдинә* (1930), «Тургай» (1932), «Ил өчен* (1936), «Ватан» (1938), «Гөлзадә» (1940) исемле драмалары төрле театр сәхнәләрендә кат-кат куелып, тамашачыларның мәхәббәтен казана. Ватан сугышы елларында Р. Ишморат «Ватан намусы өчен» исемле фронт газетасында башта хәрби корреспондент, аннары газетанын җаваплы редакторы сыйфатында Воронеждан алып Берлинга кадәр авыр сугыш юлы үтә, Берлиндагы урам сугышлары вакытында авыр яралана. Сугышчан хезмәтләре өчен ул күп санлы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Драматург сугыш чорында «Дошман лагеренда» (1941), «Ватан кызлары* (1941), «Кайту» (1942) пьесаларын иҗат итә. Ә сугыштан соң Р. Ишморат тулысынча әдәби ижат эшенә күчә. Аның «Якты юл» (1947), «Шайтан таягы» (1954), «Үлмәс жыр» (1955), «Шаулыйлар дулкыннар» (1964), «И мөкатдәс монлы сазым» (1982) һ. б. әсәрләре драматургның ижат юлында күренекле урын тоталар. Риза Ишморат шулай ук публицистикада һәм әдәби тәржемә өлкәсендә дә унышлы эшләгән әдип. Әдип 1996 елнын 28 октябрендә арабыздан китте.

Реклама