Логотип Казан Утлары
Роман

ТОЯК ЭЗЕ

 Сират кичкән татар бар

 Шигырьлек 

Кинәт кенә күк капусы урталай ярылды. Анда моңарчы берәүнен дә күзе күрмәгән коточкыч кара бушлык хасил булды Ул шундый котсыз, шундый шомлы иде ки. адәмнәр куркышын жиргә аулы Тирә-як зир-зәбәр килә, жир камыр кебек сузылып, эчендә саклаган барча нәрсәсен атып чыгарырга тотынды Ә ул нәрсәләр берсе артыннан берсе көлгә әйләнә барды Аһ, кайда син шәфкатьле вә мәрхәмәтле Кояшыбыз’ Төнне көн кебек яктыртучы нурлы Аебыз' Энҗе бөртекләре сибелгән йолдыпы Күгебез? Ястыктай йомшак Җиребез'.' Җир белән күк бергә тоташты, көн белән төн буталды, ут суга, су угка әйләнде Җиһан унын-сулын югалтты. — Кыямәт!—дип өзгәләнде кавем Кәшшаф чытырдатып күзләрен йомган хәлдә капшангалап каралы, әмма тотыныр нәрсә тапмады, куллары янә салынып төште Гәүдә-сыны да очып йөри кебек. Әллә инде жаны тәненнән аерылган? Алай дияр идең, уе бар Бу инде яшәү дигән сүз Яшәү! Яшәгәндә үткәнен дә. киләчәгең дә җуелмый, күзәнәк ләребезгә сенеп, хәтердә саклана. Алар тоташ Вакыт. Чор. Заман төшенчәсе шул рәвешчә барлыкка килә. "Яшәгән чалыкнын гына үз тормышы үз вакыты бар".-дип язып чыккан иде мәртәбәле журналыбызда бер галимә ханым Хәйран калган иде анын фикер байлыгына, мәгълүматына “Идегәй" дастанының бөеклеген әлеге ханым шикелле тирән итеп дәлилләгән башка берәүне дә белми Кәшшаф "Әгәр син исән икән, иртәгәсе көнен дә бар, киләчәгең дә бар Вакыт яшәунен бердәнбер үлчәме" —Әй, миһербанлы бәндәләр, юл табарга булышсагыз иде, адаштык,- дип оран салды бер бичара адәм. —Сез кем буласыз?—дигән сөаль яңгырады. —Гыйлем ияләре, елъязма язучы хикмәтле кешеләр. Кәшшаф сискәнеп китте. Бу сон институт директоры Галимовның тавышы лабаса! Зил-зиләбә аны да бөтереп алган икән. Шулай. Вакыт Галиҗәнаплары алдында без һәммәбез дә тигез, ул син түрә, син академик дип тормый, барчабызны бер тарак белән тарый. —Татар тарихы бик буталган. Без сезгә ике юл күрсәттек, беренчесе— Хаклык юлы. чытырманлы юл; икенчесе—Яраклашу юлы, такыр юл. Сез кайсын сайладыгыз? Бу көтелмәгән сөальдән елъязмачылар шүрләп калдылар ахры— ләм-мим. Шунда колакларны чынлатып күк күкрәп алды, дөнья тынлыкка чумды, җиргә ап-ак томан төште, күзгә төртсәң дә күренерлек түгел. Шул караңгылык эченнән ду галәмәт булып яу килгәне ишетелде. Әйтерсең лә, йөзләгән, меңләгән барабанны берьюлы кагалар: дөп-дөп-дөп. Ниһаять, яу томанны ерып чыкты. Җә, хода, манзара дисәң дә манзара! Алда да атлар төркеме, артта, уңда, сулда да... Дәрья! Бер мизгелдә тояклар туфракка орынып ала, икенчесендә—кош канатларыдай өскә ыргыла: дөп, дөп. дөп! Дәррәү бер сулыш, дәррәү бер очыш. Җайдакларның кулларында уракка охшаш кәкре кылыч. Кәшшафнын күз алдына кинодагы сурәтләр шикелле Ибн Гарәбшаһнын Могҗизалар әсәрендә тасвирланган бер вакыйга килеп басты. Туктамыш белән Тимер Сәйхун һәм Җәйхун елгалары арасында очраштылар. Сугыш тегермәне әйләнеп, Тимер гаскәрен тарттырып бетерде Шулвакыт җайдакларның сәет Бәркә исемлесе Тимер янына килеп туктады. —Әй, мөхтәрәм сәетем, минем гаскәр тар-мар ителде!—дип ынгы рашты. Тимер аны: —Курыкма!—дип тынычландырды. Шуннан сон сәет атыннан төшеп, учына эре ком алды һәм чуар атына атланып, эре комны дошман ягына ыргытты вә көчле тавыш белән: —Ягы качды!—дип кычкырды. Тимер дә. батыр шәехка ияреп, шул ук сүзләрне кычкырып әйтте. Нәкъ сусаган дөяләрне чакырып: “Жаүт. җәүт'\-дип кычкыручынын тавышына тәңгәл иде Тимер тавышы. Атлар колыннары янына кайткан Чын-чын иткән чын йөгән. Чыңлатканда караган, Токымы толпар яралган. Тимгел чуар ат бирәм. Ул чуарны мен,—диде,— Җил карамый җил,—диде. Татар килә! Әйе. ат өстендә татар гына үзен шулай горур, җиңел, кылтыкланып тота белә Татар гына атны бар хәзинәләрдән дә өстен күрә. Фәкать татар гына башын аямыйча яуга баса. Толпарның эзе бетмәс, тоягы китмәс. Муеннарын алга сузып атлар чаба. Колак төбендә тояк тавышы. Бу таныш күнелгә ашкынулы моң булып ята. Татар моңының, татар җыруынын чишмә башы, мөгаен, болыннарда уртлап йөргән тайлар кешнәвенә, чабышкыларның тояк чынына, сызгыра-сызгыра ат эчергән егет-җиләннен күнел кылларына барып тоташадыр. Юкка гына, ат-ир кешенен юлдашы да, моңдашы да, димәгәннәрдер борынгылар. Атлар чаба Очы да, кырые да күренми. Кем явы булыр бу? Бату ханныкымы. Бәркә ханныкымы? Туктамышныкымы? Әллә Аксак Тимер фетнәсеме? кебек. Тимер гаскәре лә кайтып, янадан дошманга каршы сугышырга тотынды Гаскәриен яше дә. карты да: "Ягы качды'”— дип оран сатды Туктамыш гаскәре чигенде. Тимер гаскәре боларга үлем шәрабен эчертте, мал-мөлкәтен талады, әсир итте —Әй, Туктамыш. Аксак Тимер таркала башлаган татар дәүләтен ныгыту өчен жан атып йөрде, сине хан итте, остазына ник яу чаптык?— дип сорады Кәшшаф. Соравы гына жавапсыз иде Атлар килә. Күз иярми. Дәверләр, гасырлар аша сикереп кенә узалар Алтын Урданың да өч йөз еллык гомерен өч минутта артта калдырдылар Өерле ат аксагын белдермәс. Әмма ханнар атларга караганда акылсызрак булган. Тмнышмаганнар. бер-берсен ашашканнар, талаганнар, үтерешкәннәр. Кәшшафнын аеруча Кырым ханы Миңлегәрәйгә үпкәсе зур. Алтын Урданы ахыргача пыран-заран китереп, талап, җимереп бетерә Тарихлары бай булса да татар дәүләтләренен гомерләре кыска булган Казан ханлыгы да 115 ел гына яшәп калган Кырым ханлыгы. Әстерхан. Себер ханлыгы да. Шул ук хыянәт, нәфес, ызгыш-тал аш. тыкшыну Аяусыз, шәфкатьсез, миһербансыз тарих! Алтын Урланын Бәркә хан вафатыннан соң бәрәкәте китә Бәркә татарларны мөселман өммәтенә керткән бөек зат Ул патшалык иткән дәвердә Алтын Урда азан тавышына күмелә. Аны Мисыр солтаны да. башка Ислам мәмләкәтләре падишаһлары да бик ихтирам итә. Бүләкләр алышып, дустанә яшиләр. Халык та “Бәркә хан" дип. үлеп тора Бөркә хан бу фани дөнья белән хушлашкач, кыпчакка, татарга, гөньяк илләргә. Тимер Капуга һәм аларга барып тоташкан җиргә хөкемдарлык итү Мәнгүтимер кулына күчә Аларнын бит әле һәркайсынын үз ханы, үз патшасы да бар Татар ханы Абага баш бирмәскә маташа Җитмәсә, урыс кызына өйләнгән Бу хәл мөселманнарның ачуын кабарта Мисыр солтанының сүзе кыска: "Бездә Абагага карата тик кылыч кына бар",—ди. Алай да тегенен кылын тартып караудан йөз чөермиләр үзләре Солтан да. Мәнгүтимер дә илчеләрен җибәрәләр Илчеләр Абага катына үткәнче агу, бозу, сихердән саклану өчен ике ут арасыннан узалар Ышан син, кяфергә. бер хыянәт иткән кеше икенче, өченче тапкыр да хилаф гамәлдән баш тартмас. Абага башта илчеләргә сырт йонын кабарга, янәсе, сөттән ак булып кылансагыз да. сезнен үзегездә дә кер җигәрлек Бу анын мәрхүм Бәркә ханга төрттерүе иде. Чөнки Ьәркәнсн улы. үзен авыр сырхаудан терелткәне өчен, христианнар ягына авыша. Петр Ордынский дигән титул ата —Солтан белән Мәнгүтимер сина сәлам юллый.-ди баш илче Аннан соң эре генә итеп кисәтеп куя: "Солтан атлары баскан җирләр Солтанныкы. Мәнгүтимер атлары баскан җирләр Мәңгүтимернеке булыр" Акылга утырталар Абаганы. Тик ни генә әйтмә. Бәркә хан барыбер Алтын Урланын бәхетен үзе белән гүргә атып китә. Бу биниһая зур дәүләттән гора-бара онытылмас ндкәр булып канатлы толпарларның тояк эзе генә сакланып кала Күрәсен. дагасыз атлар бәхет китерми Кәшшафнын уянганына байтактан инде Бу күзаллаулар пәйгамбәр төшенең уяу халәттәге дәвамы гына Ул шактый вакыт у кыган-белгәннәрен хәтерендә яңартып, хозурланып ятты Өнендәге—төшендә, ди. Төшендә Гюткл күргән Мокыт. Янхзан яткан ди. кашыгын тотын Хәер, мона гаҗәпләнәсе дә юк. Итекчегә—итек, читекчегә—читек дигәндәй, гомерлек шөгыле итеп тарих фәнен сайлаган кешенең төшенә жен-пәриләр кермәс ич инде. Алай дисәң, тарихның корсагы жандар биясенеке кебек зур бит аның, анда күп нәрсә сыя Төшне аны юрый белергә кирәк. Әнә, диссертациясе дә кабат төгәлләнеп килә Ихтимал, шуна ишарәдер болар. Бу юлы, бәлкем, гаделлек җөмһүриятебезнең үзендә үк табылыр. Тик ничә әитсән дә, Алтын Урда тарихына караган тема—каргалган тема инде ул. Анда әлегә кадәр гафләт йокысы хөкем сөрә. Демократия җилләре дә урап узды аны Аеры-чөере килү һаман дәвам итә. Тик Кәшшафны хәзер бу юлдан тайчындырып булмастыр инде, мөгаен. Яшьтән үк "иске-москьГга мөкиббән иде ул Әбисеннән гарәпчә укырга-язарга өйрәнде. Затлы челтәрдәй үрелгән гүзәл гарәп хәрефләре бик ошый иде ана. Күпме гыйлем, күпме сер, күпме тылсым яшеренгән ул бизәкләр арасына?! Авылдагы бик күп кешеләрнең чормаларын чистартты Кәшшаф, күнеленә хуш килердәй матур-матур китапларга да юлыкты. Тора-бара шул китапларның аерым битләренә кулдан өстәп язылган язмаларга игътибар итә башлады. Кем кайчан туган, кемнең сыеры кайчан бозаулаган, кем кайсы вакытта вафат булган, кемне башлы-күзле иткәннәр—барысы- барысы да төп-төгәл итеп теркәлгән. Җил-давылы да, гарасаты, яңгыры, корылыгы да—берсе дә читтә калмаган. Тарих шулай тернәкләнгән Бервакыт Пугач явы чорына мөнәсәбәтле бер кечкенә язма күзенә чалынды “Бүген өйләдән сон Галимулла хәзрәт Пүгәч әфисәренә ияреп авылыбыздан чыгып китте ',—диелгән иде ул язмада. Кәшшаф университетта укыганда шушы бер җөмләгә нигезләнеп реферат та язган иде. Дөрес, Пугачевка теләктәшлек күрсәткән хәзрәтне доцент Галимов өнәп җиткермәде, бу сыйнфый көрәш кануннарына туры килми диде Кәшшаф килешмәде, бәхәскә керде. Эш деканатка кадәр барып җитте. Әлбәттә, кеше тормышындагы һәр вакыйгага тарих мөһере суга алмыйсын. Кәшшаф исә бүгенге тәрҗемәи хәлен нәкъ менә шушы вакыйгадан башланды дип саный. Чөнки шушыннан соңгы һәр адымы көрәш, каршылыкларны жинү бәрабәренә башкарылды, һәрберсе юлда уелып калган тояк эзедәй күнел хөҗрәсенә үз хатирәләрен өстәп барды. * * * Су, кем әйтмешли, май кебек иде. Шәһәрнең тынчу, бөркү, исле һавасыннан әлсерәгән тән гүя эреп китте Тизрәк чумасы, йөзәсе, хозурланасы килә. Ләкин гыйшык үзенекен итмичә кала диме сон? Менә Кәшшаф учы белән Заһидәгә су чәчрәтте. Тегесе бәхетле хатын- кызларга гына хас наз һәм кылану белән чыелдап җибәрде: —Кәшшаф кирәкми, Кәшшаф дим... Яр буенда кулларын бөерләренә таянып басып торучы ике ханым бер-берсенә карашып алдылар. Хатын-кыз үз ишләренең бәхетен күтәрә алмый бит ул Көнләшүдән йөзләре янып чыкты. Тик гашыикларнын кешедә гаме юк. Һәр минутлары кадерле. Урлашып яратышуның ләззәте шунда ич инде анын. Ләкин бу юлы мәхәббәт ашына кара таракан төште. Урман эченнән кемнеңдер тавыш көчәйткеч аша: “62-72 нче номерлы автомобиль хуҗасы, машинагыз янына килегез!"—дигән әмере яңгырады. —Мин хәзер,—диде Кәшшаф Заһидәгә,—син коена тор. —Юк. мин синен үзенне генә җибәрмим, бергә барабыз,—дип каршы төште хатын Анын кәефе кырылган иде иңде. Көнче ханымнарның йөзенә канәгать елмаю йөгерде. Янәсе, ай йөгәнле таи түгел, аны гел үзенчә генә йөртеп булмый. Машина янында карачкы сыман ике милиционер басып тора иде. Берсе сержант, икенчесе ефрейтор. Сержант урмандагы ак чыршыдай төз, озын. Ефрейтор түмәр кебек төптән юан, өстәвенә камыт аяклы. Заһидә килә-килешкә Кәшшафнын артына посты. Милиционерлар усал эт шикелле ачулы иде, текәлеп бактылар. —Типтерәбезме?—диде ефрейтор мыскыллы елмаю белән. Күрәсен. мондый хәлләргә беренче генә тапкыр юлыг>ы түгел иде Кәшшафнын жан ачуы чыкты Анын Заһидә алдында һич тә хурга каласы килми иде. — Кешенен шәхси тормышына тыкшынырга хакыгыз юк.—диде ул дорфа гына.—Хәзер демократия заманы. —Ә нәрсә, демократия дип. без һәр ачыгавызнын артын ялап йөрергә тиешме әллә? Бу сүзләрне сержант әйтте. Анын буш капчыктай салынып төшкән аскы ирене тырпаеп алга бәреп чыкты, күзләре чекрәйде. — Минем сезгә андый үтенеч белән мөрәжәгать иткәнем юк.—дип әтәчләнүендә булды Кәшшаф —Алай бик зре сөйләшмәгез, без вазифа башкаручы рәсми кешеләр,—диде сержант —Документларыгызны күрсәтегез, шуннан сон барысы да ачыкланыр —Рәхим итегез, алар минем һәрвакыт тәртиптә. Кәшшаф трусик кесәсеннән кулъяулыгына төрелгән ачкычын алды да. машинасы янына килде. Документлары, киемнәре багажникта иде. Ә багажник шыр ачык. Кикриге шиңде Кәшшафнын. мескенләнеп калды. —Җә. егетләр, бераз кызып кителде, гафу, ким-хур итмәм Ул милиционерлар юри шаярталар дип уйлый иде —Киемнәрем!—дип Заһидә дә яшеренгән җиреннән алга чыкты —Син әле безгә взятка тәкъдим итәсеңмени'.' Ефрейтор Кәшшафка чын-чынлап бәйләнмәкче иде. сержант әллә иптәшен аңлап җиткермәде, әллә бу гамәлен килештермәде "Урман зчендә кем машина калдыра инде, жә?"—дип хәтга Кәшшафнын хәленә дә кергәндәй итте. Тегесе дә кайтып төште —Хәзер акт төзибез, ихтимал, документларыгыз да. әйберләрегез дә табылыр әле,—диде. -Ризадыр бит? Кәшшаф башын какты. Бәлки, чыннан да. бурның ззенә төшәрләр? Костюмы да. туфлиләре дә өр-яна иде Ә Заһидәнен киемнәре аныкыннан да затлырак Модасына китереп киенә белә ул. Сумкасын үзе бүләк иткән иде Нәфис күннән зшләнгән кыйммәтле францу з сумкасы Акча, гөрле кәгазь-язулар. Машина документлары, гомумән, бәһасез Күпме мәшәкать көтә аны. уйласаң чәчләрен үрә торырлык Соңыннан Кәшшаф акт төзеткәненә бик нык үкенде Әлеге минутта аны бөтенләй башка нәрсә борчый иде. Су коенган киемнәрдән генә калдылар ич?! Ничек кайтырлар? Өстәвенә, өйдә әле жавап тотасы да бар. Ул костюмны хатыны Польшадан алып кайткан иде. Эш анда гына да түгел. Иртән киенеп-ясанып чытып кит тә. кичен ялангач кайт, имеш Моңа нинди сәбәп уйлап тапмак кирәк’ Милиционерлар лиләрен төгәлләделәр дә китеп бардылар Кәшшаф белән Заһидә караңгы төшкәнен көтеп утырдылар Эсселек тә. гынчулык та онытылды. Су коену да, яратышу да. Заһидә сыгылып төшеп, мышык- мышык елый иде. Кәшшафнын тормышына Заһидә көтмәгәндә килеп керде Институт коридорында күзгә-күз килеп очрашкач, матурлыгына исе китеп, анын җый алмый торган иде. Шәй. чукынмыш, ө?—дип Әлтаф искәртмәстән кулын анын җилкәсенә китереп с.иды Мышгым гына читтән дустын күзәткән, күрәсен Кәшшаф хәрам гамашә тотылган кеше шикелле дерт итеп китте. Алар бер бүлмәдә утыралар. Әлтаф—фольклорчы Бик шаян, бик муг кеше Институтта ул борынын тыкмаган бер гишек тә юктыр, мөгаен һәммәсен күрә, һәммәсен белә, чит итәкләрне дә игътибарсыз үткәрми —Дөрес әйткәнменме’ дип сорады ул күзләрен майландырып 2. .к у . м I —Нәрсәне?—дип белмәмешкә салышты Кәшшаф. —Нәрсә, нәрсә: Бишмәтенә теккән биш гөймәнең Бишесе дә Бохар көмеше; Йөзкәйләрен гөлйөзем җимеше. Буйкайларың Идел камышы. —Әй. синен шул инде. Ул әле һаман илле-мәлле тора. Хәлбуки. Әлтаф ана өченче көнне үк инде бу яңалыкны житкергән иде. институтка бер чәчби алганнар, тауары базарлы күренә, дигән иде Кәшшаф үзе хатын-кыз мәсьәләсендә үшәнрәк зат. аны кузгату авыррак. Яшьрәк чакта да мактанырлыгы булмады Оялчан ул Еш кына ана теге яки бу сорау белән кызлар мөрәҗәгать итә. Уку алдынгысы бит! Билгеле инде, авызлары ерык, чырык та чырык көлешәләр. Кәшшаф үзеннән көләләр дип уйлый Шуна күрә суга салынган борчак шикелле бүртенеп чыга Ык-мык килә башлый, белгәнен дә юньләп анлата алмый. Күнеленә охшаган кызлар белән житәкләшеп йөрү тәтемәде Кәшшафка Батырлыгы, кыюлыгы җитмәде. Алар, әлбәттә, анын кыюланганын көтеп тормадылар, университетны бетерер-бетермәс тәгәрәшеп күршедәге хәрби училишены тәмамлаган яшь лейтенантларга кияүгә чыгып беттеләр Ул чакта хәрбиләрнең абруе зур иде. Кәшшаф жаны тартмаган калдык-постык кызлар белән киноларга, бию кичәләренә йөрде. Шулар белән кочышты, шулар белән үбеште Утсыз-ялкынсыз үбешүләр иде ул. Аспирантурада укыганда кызлар кайгысы булмады Хәзер инде ул өйләнгән кеше Чит-митләр турында баш вата торган чагы түгел. Шулай да Заһидә белән очрашу анын җиде кат йозак эченә яшеренгән хисләрен уятып җибәрде. Хис учагы сиздерми генә пыскып яткан булган икән. Әнә. ничек талпынып-талпынып сулкылдый йөрәге Ниндидер ләззәтле, ашкынулы сулкылдау Мондый халәтне әле анын бервакытта да кичергәне юк иде. Анда ярату да. соклану да, гаҗәпләнү дә. әсәрләнү дә бар иде Уйлана торгач, Кәшшаф шундый ачыш ясады. Заһидәне күптәннән белә икән ләбаса! Төшенә кергән иде ул Исеме генә башка иде. Йолдыз иде ул анын төшенә кергәндә. Кемдер шигырь яза. кемнедер мон тарта, бәгьзеләр сәнгатькә мөкиббән. Кәшшаф исә тарих колы. Унынчы класста укыганда ук жәяүләп Болгарга сәяхәт кылды. Изге ядкәрләребезнен шулай ташландык хәленә калуына бик рәнжеп кайткан иде. Университетта офыклар кинәйде. Башта Атександр Македонский белән мавыгып алды, аннан соң җентекләп Мөхәммәд пәйгамбәрнең тәрҗемәи хәлен өйрәнде Ә бервакыт ул Изетдан Әбүл Хәсән Гали-әл Жәзири елъязмаларына тап булды Шушы әсәр аны Алтын Урда чытырманлыкларына алып керде. Бигрәк тә Бату хан үзенә җәлеп итте. Анын турында язылган тарихи әдәбият, төрледән-төрле риваятьләр белән танышты. Заһидә Кәшшафнын күнелендә сакланган әлеге риваятьләрнең берсен янә җанландырып җибәрде. "Бөек гаскәрибаш серле һәм аз сүзле булырга тиеш. Көченне күрсәтү өчен үзенне сер белән чорнап алырга, һәр җирдә тәвәккәллек белән үз юлыңны сатырга һәм дошманнарыңны аяусыз рәвештә кырып бетерергә кирәк". Күренекле акыл иясе хәким Хаҗи Рәхим Бату ханга ошбу фикерне һаман тукып торды Сүбәдәй баһадир да ана гарәпнен әлеге сүзләренә колак сатырга кинәш игге "Бөтен өмет синдә, мин инде картайдым Бөек боеручыбыз яу чабуны сиңа хәер-фатиха итә”.—диде Бу сүзләрне әйткәндә хәтта, гомер булмаганны, кырыс баһадурнын исән калган таза күзенә яшь тә килгәндәй булды. — Галиҗәнап Чыңгыз хан нәселендәге унбер шаһзадә дә Харәземгә килде, яуга әзерләр Һәм һәрберсенең жиһангир буласы килә Бату хан шаркылдап көлеп җибәрде. —Аурупага үлем шәрабен мин эчерәчәкмен, баһадур! Ә ул син әйткән шаһзадәләр минем олтаныма да тормый Сүбәдәйнен тырма чөедәй эре сары тешләре иреннәрен ярып чыкты. Күренеп тора, бу сүзләр анын йөрәгенә сары май булып ятты —Минем даирәдән бер адым да читкә тайпыласы булма. Бату хан' Колагына киртлә, сина куркыныч Аурупа ягыннан түгел, туган-тумачаң ягыннан яный. Көнчел кеше—минчел кеше. Чабышкыны камчы чаптырмый, хөсетлек чаптыра. Бату ханнын калын кашлары бергә кушылды, авызы кыйшайды. — Гарык инде мин алардан'—диде ул камчысын шартлатып Хаҗи Рәхим язып куйды “Гаскәр көнбатышка кузгалды Утыз өч гөмән. һәрберсендә ун мен атлы гаскәр. Алар угыз өч юл буйлап шундый кин ташкын булып баралар ки. анын сул канатыннан ун канатына барып ирешү өчен өч көнлек юл үтәргә кирәк булыр иде" Базу ханнын мәшһүр меңлегендә ин чыдам һәм иң җитез унбиш дөядән торган кәрван да бар. Бу кәрванда Бату ханнын “жиде йолдыз"ы. Монда аларны шулай дип йөртәләр Бу йолдызларны Батунын кырык хатыны арасыннан әнкәсе Ори Фүджин үзе сайлап алды. Улы теше- тырнагы белән каршы иде. —Искәндәр Икемөгез1 бервакытта да яуга хатыннарын алып йөрмәгән, уенда сугыш, жинү генә булган,—дип киреләнде —Искәндәрнең ничек үлгәнен беләсенме син'*—дип ана улына текәлде. Аннан сон җиргә орынган ат тоягыдай һәр сүзгә басым ясап әйтте—Персияне буйсындыргач, шундагы патша кызына өйләнә ул. Шул хатын бөек гаскәрибашны агулап үтерә Чит Мөслимәләргә ышаныч юк. хан, яныңда үзеннекеләр, сыналганнар булырга тиеш —Ярый, анакай, ризамын Гик жиде йолдыздан берсе жария булсын, һәм аны үземә сайларга ирек бир. Әлбәггә. синен фатихан белән Иртәгәсен Сүбәдәй баһадур Йолдыз исемле берничә кызны эзләтеп таптырды. Багу хан аларны күзеннән кичерде дә арадан берсенә бармак гөртеп күрсәтте. Шуннан сон өстенә ефәк япкыч ябып, кызны Ори Фүджин катына керпеләр. Ханбикә кызга чишенергә кушты Тегесе анадан тума калды. Ори аның бөтен тәнен капшап чыкты Йолдыз күрер күзгә ябыграк тоелса да өлгергән йөзем җимешедәй тулган иде инде. Гәүдәсе ыспай, күкрәкләре тыгыз О йөзе тулган ай шикелле. Нәфис иягенен нәкъ уртасында мәхәббәт чокыры да бар. Чәч толымнары калын, озын Оялуыннан кулларын каи куярга белми — Нинди һөнәрләрен бар?—дип сорады ханбикә —Минме, мин сыер сава беләм— диде кыз тотлыга-тотлыга. —Тагын? —Тагын үзебезнен кыпчак җырларын жырлыЛ беләм, әкиятләр сөйли беләм. Йолдыз әлеге "жиде иолдыз"нын ин яктысы иде Кәшшаф үзенең төш алиһәсе Йолдызга гашыйк иде Хәзер менә бу алиһә образ булудан туктады Заһидә кыяфәтендә реаль шәхескә әверелде Әле алар авыз ачып бер сүз әйтешмәделәр. Ихтимал. Заһидә дә Йолдыз шикелле хыялый образ гына булып калыр’ Ул. гомумән, билгесезлек йолдызы тамгасы астында дөньяга килгән ахры Нинди генә гамәлгә алынмасын, телиме-теләмиме. очсыз-кырыйсыз караш ы дәрьяга килеп төртелә Әйтерсен лә. шушы билгесезлекләрне җибәреп. Ходай анын әхлакый ныклыгын сынап карый. Диссертация темасын сайлаганда да ниндидер өстен көчнен йогынтысын сизеп горды. гүя кулыннан тотын яздырдылар. “Тагар халкын оештыруда Алтын Урда дәүләтенең роле Александр Македонский дигән теманы ишегугә кафедрадагыларнын да колаклары үрә торды. Чөнки ул вакытта олуг милләт шовинизмына корылган коммунистик идеотогия милли тарихнын совет чорын гына кабул итә, тирәнгә керүне. ЧОКЧЫНУНЫ өнәми иде. Ә Алтын Урда- бу инде үз-үзенне бәйләп коега салу белән бер Ин сасык тема. Чөнки тарих инде күптәннән сәясәт белән, идеология белән бергә йөри. Татарнын милли тарих фәне исә акрынлап татар-монголлардан бөтенләй ваз кичә башлады, янәсе, хәзерге татарларның аларга бернинди катнашы да юк. Кәшшаф нигәдер теше-тырнагы белән шул темага ябышты Дуслары бу “хаталы” юлдан тайпылдырырга да омтылып карадылар, үтемлерәк тема беткәнмени, юк белән башыңны әйләндермә, дип киңәш иттеләр. Ә ул. кире чабата, шундый ук тискәре зат. остазы мәрхүм профессор Ашказарскиинын сүзләрен тукылдады: “Бүредән курыккан урманга йөрмәс". Ашказарский уклау Йоткандай төзгә каткан, чандыр йөзле, ак чәчле кеше иде. Йөреше, үз-үзен тотышыннан ук анын зыялылыгы сизелеп тора иде Иреннәре юка, күзләре зәңгәр. Балтыйк буе морзаларыннан, дип әйтә иде үзенең нәсел-нәсәбе хакында сүз чыкканда. Ул туры сүзлелеге белән дан тота иде. Кемнең кем булуына карамастан, уйлаганын чәпи дә куя Шуңа күрә аннан шүрлиләр иде. Вакытында бик кыйналган. Бербер артлы эшеннән дә куганнар. Авыр чакта Мәскәүгә барып егылган. Сабакташлары, ил күләмендә танылган галимнәр, ана һәрвакыт ярдәм кулын сузганнар. —Безнен иң зур таянычыбыз Мәскәү,—дип кисәтә иде ул Кәшшафны,—Мәскәү булмаса, татарлар бер-берсен ашап бетерерләр иде. Сәер караш Явыз Иван. Казан ханлыгын тар-мар игү, татарларны чукындыру һәм “таяныч". Шулай инде, тормышта барысы да чуалышып беткән. Бер карыйсын—дошман, икенче карыйсың—таяныч. Ашказарский вафатыннан сон Кәшшаф үзе дә. диссертациясе дә ятим калды. Сәясәткә туры килеп бетмәсә дә, темасы искиткеч кызыклы, мавыктыргыч иде. Әйтик, тагар тарихының Х1И-ХУ йөзләргә караган өлеше Совет чорында бөтенләй өйрәнелмәде. Бу Болгар дәүләтенең яулап атынуыннан башлап, Казан ханлыгы оешкан чор. Әйтерсен лә, ул бөтенләй булмаган. Шул чор эчендә болгарлар да татарга әйләнеп куйганнар. Кәшшаф. әлбәттә, саклану чараларын да күрде. Остазы киңәше буенча, диссертациясендә Алтын Урда сүзен еш кулланмаска тырышты, исемен дә шуна яраклаштырып үзгәрәтгс. Хәер, бу алар уйлап тапкан яңалык түгел иде. Олуг галимебез Шиһабетдин Мәржани үзенен хезмәтләрендә Алтын Урда дәүләтен “Дәшти кыпчак", “Жужи улусы”, “Бату йорты”, "Бәрриятел Бәрәкәт”, “Үзбәк иле”, “Сарай дәүләте", "Ак урда” исемнәре белән атый. Бу. билгеле, галимнең үз белдеклеге белән күктән алган атамалар түгел. Алар шул чор тарихи зилзиләләрнең табигый чагылышы. Диссертация язу йөз мәшәкать булса, Казан шартларында аны рәсмиләштерү, яклау мен мәшәкать. Мондый четерекле темаларны гына түгел, бернинди бәхәс уятмый торганнарын да, артында көчле терәгең юк икән, үткәрүләре, ай-һай авыр. Казан телдә фән үзәге дип йөртелсә дә. анын хокукы үксез бала хокукыннан да кимрәк иде. Гуманитар фәннәр буенча диссертация яклау советы да булмаган шәһәр нинди фән үзәге булсын ди инде ул? Татар теленен кушма жөмләләр төзелеше буенча язылган докторлык диссертацияңне син Алма-Атага яки Бакуга барып якларга тиешсең. Кәшшаф га бик күп ишекләрне кагып, бик күп бусагаларны таптады. Иөри торгач. СССР Фәннәр академиясе Тарих институтының кафедра мөдире профессор Дмитрий Олегович Волчек тарафына барып иреште. Ашказарскиинын абруе булышты. Кабинеты зур түгел. Җиһазлары да гадәти. Гап-гади өстәл-урын- дыклар. Диваны таушалып беткән, шыгыр-шыгыр килә, күптәнге, күрәсен. Анын урынына китаплар бихисап. Инглиз, француз телендәгеләр дә шактый. Берничәсе ачык килеш өстәл өстендә ята. Бүлмә хуҗасы, димәк ки, алардан да файдалана Без үз ана телебезнен тарихын да юньле- башлы белмибез, дип офтанып куйды Кәшшаф. Волчекның гәүдә-сынын килешле дип әйтеп булмый иде. Ул туч иттән генә тора. Сөйләшкәндә күмәчтәй кабарынкы катын иреннәре дерелдек шикелле дерелди, кайбер сүзләренен мәгънәсенә тора-тора гына төшенәсең. —Что, батюшка, Махмут Имамутдинович не успел, да?—дип, профессор кысык күзләре белән Кәшшафка текәлде. Кәшшафка әлеге сүпәр “не умер, да?" дип ишетелде. Ни әйтергә белми аптырап катлы Ә кабатлап сорарга кыймады. Волчек үзе ярдәмгә килде. — Царство ему небесное, прекрасный был человек —Җитешә алмадык Дмитрий Олегович, көтелмәгәндә бу.тды бит. Профессор аны тыңламый иде инде. Саргылт керфекләрен җилпеп алды да. күзләрен йомды. Шул хатәтендә мәрткә киткән кеше кебек кәнәфиендә хәрәкәтсез калды. Кәшшаф тын алырга да кыймый Шулай шактый гына вакыт үткәч, ниһаять. Волчек үзенең исән-сау икәнен белдереп, иреннәрен ялмап куйды, һәм берни булмагандай көр тавыш белән сөйләп китте: —Сез. атакай, вак милләт вәкилләре, бөеклек чире белән чирлисез. Әйе, әйе. Шуны раслау өчен әллә нинди каганатлар, әллә нинди империяләр уйлап табасыз. Янәсе, сез кайчандыр зур халык булгансыз, дәүләтегезнең чикләре океаннан океанга, диңгездән диңгезгә сузылган булган. Әйтегез әле мина, атакай, ул океаннан океанга сузылган дәүләт ләрне кайсыгызга гына җиткерергә сон? Жир шары камыр түгел бит ул, атакай, сузылмый да, жәелми лә. Таш гасырдан ук бабаларыгызны эзләп азапланасыз. Синең шикелле бик үжәт башкорт галиме палеолит чоры кешесенен башкорт милләтеннән икәнен исбатларга алынган. Милли гарих ул, атакай, язма истәлекләр, дәүләтләр барлыкка килгән, конкрет бер халык конкрет җирлектә оешкан чордан башлана. Аннан алдагысы да тарих, әлбәттә, ләкин ул гомуми тарих. Профессор графиннан су эчте дә сүзен дәвам итте —“Халыклар күчеше" дә. атакай, сезнең ул купшы теорияләрегезне челпәрәмә китереп ташлый Чөнки бу ггроиесс туктаусыз дәвам игә. Бүген дә. Ышаныгыз, озакламый, кемнең нинди милләттән икәнен аерып та булмаячак Вак милләтләр йотылачак, шул исәптән француз.тар ла. немецлар да.. —Ә руслар?—дип үз соравын кыстырырга жөрьәт итте Кәшшаф Хәер, ул монда лекция тынларга килмәде. Өстәвенә, картнын фикерләре дә үзе кебек үк буталчык икән Волчекнын йөзе чытылды, әмма ризасызлыгын тышка чыгармады, иреннәрен бөрештереп Кәшшафка сөзеп бер карады да: — Руслармы, руслар чырыш халык,—диде. Янә вәгазен ялгап киме —Тарих фәне гадел, принципиаль булырга тиеш Бәйсез. Соңгысы ин мөһиме. Яраклашу—ин зур фаҗига. Алтын Урда сазлыгында ла бик күпләр ятып калды. Сак бул. Эзоп теле белән фикерләренме, атамаларны башка төргәккә төрергә тырышсаң да. диссертацияңдә Алтын Урда менә мин дип чәчрәп тора Тагын да бер кинәшем: һәр халыкның тарихы дөнья тарихы белән аерылгысыз рәвештә бәйләнгән. Аны бүлгәләргә ярамый Милли тарих шуның бер бик кечкенә генә атеше Сез милли үзаңны үстерәбез дип аны абсолют дәрәҗәсенә күгәрергә омтыласыз. Үз тиресен и* генә чокынган тавык хәленә калырга ярамый, бу сукырлыкка китерә. Кимлек, масштаб зарур, атакай, масштаб! Волчек "лскция"сен ничек капылт кына башлаган булса, шулай >к капылт кына төгәлләде дә Муены белән тоташкан башын янә күкрәгенә салып, күзләрен йомып ял итеп аллы Аннан сон — Җә. жә. беләм ич инде, бүләккә бүрек атып килгәнсен. утка чыдам пыяла чәйнек —Дмитрий Олегович... мин... ни... кунакханәдә әле... Кәшшаф үз ялганыннан тотлыгып калды. -Шаяртам гына, атакай, миндә алар болай да бер букча, дип мыгырданды профессор. Үпкәләттем дип коты качты Кәшшафнын. Күчән баш. үзеннен акылына килмәсә, сораштырырга була иде ләбаса! Аяк чалмагае, кәефе кырылды бугай Дөрес, диссертация әле тикшерү стадиясендә генә Бер кирегә киткән эш шулай инде ул. Бәлки әле, борчылырга урын да юктыр. Сынап каравы гына булгандыр. Белмәгән-нитмәгән кешегә бүләк төртү үзе үк куркыныч гамәл. Әгәр кире какса, дау куптарса? Капканны ябып куярга да күп сорамаслар. Кәшшаф соныннан ачыклады, чыннан да. казандылар Мәскәүгә бүрек, профессор әйткән әлеге утка чыдам пыяла чәйнекләрне ташыйлар икән. Чиновниклар мона күнгән икән инде. Бер ике-өч ай үткәч, ул үзе дә шул традицион Казан бирнәләрен култык астына кыстырып янә башкалага чыгып китте. Волчек аны көттермичә кабул итте. Дустанә күренә. Кәшшафнын эченә ж.ылы йөгерде. Димәк, мәсьәлә уңай хәл ителгән! Бу минутта аңа бу ит бүкәне чибәр егет кебек тоелды. Озын-озакка сузмыйча тәжрибәле дуслары киңәшен тотып, төргәкләрен шифоньер эченә куйды. Профессор анын бу гамәлен дәшми генә күзәтеп торды. Каршы килмәде, монысын да яхшыга юрады Кәшшаф. Волчек. ниһаять, өстәл тартмасыннан анын папкасын тартып чыгарды. Кызыл тышлы папка ул. Урга бер җиренә диссертациянең темасы, Кәшшафнын исеме-фамилиясе. адресы язылган ак кисемтә беркетелгән. Ул аны дөм карангыда да таныр иде. Профессор зур итләч учларын папка өстенә салды. Папка күренмәс булды. —Теге вакытта гаделлек, бәйсезлек, принципиальлек дип сафсата сатканы өчен гафу ит бу картлачны, атакай,—диде күтәрелеп карамыйча гына,—диссертацияңне үткәрә алмадым. Казаннан безнең хуҗа исеменә шикаять җибәргәннәр Хәмитовнын хезмәтен планга кертсәгез. Үзәк Комитетка. ВАКка язачакбыз дип янаганнар. Менә шул, Алтын Урданын сәгате сукмаган әле, күрәсен. Кәшшаф коелып төште, тоемлау хисен югалтты, әйтерсен лә, аны бозлы бәкегә чумдырып алдылар. Нидер әйтәсе килә, теле әйләнми, чыгып китәр иде аяклары йөрми. Бу хәлдән аны телефон чылтыравы арындырды. Волчек сөйләшкән арада ул акрын гына бүлмәдән чыгып шылды Ә кичке якта профессорның секретаре бүләк төргәкләрен кунакханәгә китереп китте. Ялгышкан остазы, Мәскәү дә сайлап кына ярдәм итә икән шул. Кәшшаф бу фаҗигане авыр кичерде. Күзенә бер кеше күренми, берсе белән дә сөйләшәсе килми. Барысы да аннан көлә, мыскыл итә кебек. Шуна күрә таныш табибы аша бюллетень юнәтеп, сукыр тычкандай үз оясына кереп посты. Ул бервакытта да хәмер белән дус булмады. Эчсә дә буена сеңдерә белә иде. Аптыраган аракы эчәр, үтә аптыраган коега төшәр дигәннәре хак булса кирәк. Кәшшаф та шушы Иблис төкрегенә башын салды. Бикләнеп эчте. Баксан, хәмер дөньясы бөтенләй башка икән ич. Ул бу мәшәкатьле, көйсез тормышка бөтенләй ошамаган. Үзенне чәчәктән чәчәккә кунып очучы күбәләк сыман хис итәсең. Җиңел, рәхәт, күңелле. Уйлар да җиңел. Җә, ярар, диссертация үтмәде ди. Шуннан нәрсә9 Баш ярылып, күз чыкканмы әллә? Юк. Әнә, Җир шары да элеккечә үз күчәре тирәсендә әйләнә, кояш та вакытында чыгып, вакытында байый. Тарих! Нигә кирәк ул тарих? Иске-москы арасында әвәләнүнең кемгә файдасы бар? Алтын Урдаларның инде көле күккә очкан Бүгенге көн турында кайгыртырга кирәк. Ә ул аны хәл итеп куйды инде. Авылга китәчәк Кәшшаф. Шагыйрь әйтмешли, яшәсеннәр үзләре калаларында. Төкерә ул Казанына да, институтына да. диссертациясенә дә! Нигә ул моңарчы шушы рәхәтлекне белмичә яшәде икән0 Бер дә кирәкмәгәнгә күпме гомерен тирес корты кебек чүп-чар арасында казынып үткәрде бит, ә? һәрнәрсәнең чиге бар Өч көннән сон Кәшшафнын тамагына хәмер үтми башлады. Тырышып-тырышып йотуы була, косып җибәрүе була. Интекте. Башы чатный, тәне калтырана, күнелендә шом. Менә- менә йөрәге туктар шикелле Ул урамга чыгып, институтка шылтыратты —Әлтаф, мин үләм. тизрәк килеп жит.— диде Дусты озак көттермәде. Кәшшаф аңынчы бүлмәсен җыештырырга чамалап караган иде дә хәле китеп ятагына ауды _ —Махмыр бит синдә, кәтәнә,—диде Әлтаф дустынын иске чүпрәк кебек асылынган-салынган кыяфәтен күздән кичергәннән сон —Күр инде. Батый явы угкәнмсни0 Ярар, миннән күр яхшылык, рәтлим мин сине Әлтаф Кәшшафка кайнар чәй эчерде, дару бирде Ә кичен мунчага алып китте. Институтның конференциягә хәзерләнгән көннәре иде Ул татар халкынын килеп чыгышы темасына багышлана. Бик мөһим конференция Чит мәмләкәтләрдән дә кунаклар көтелә Татар милли тарихына кагылышлы беренче зур җыен Шуна күрә барысы да дулкынлана. Галимовнын бүлмәсе хәрби штабны хәтерләтә иде. Берсе керә, берсе чыга, көтеп утыручылар да күп Директор кәнәфиендә Галимов күптәннән угыра. Оештыру сәләте зур, бик эшлекле җитәкче Булдыклы Ләкин ул фәндә рәсмилек киртәсен үтеп чыгарга җөрьәт итмәде Анын өчен һәрвакыт җитәкче даирәләрнең сүзе сүз булды Билгеле инле. Алтын Урда дәүләтен ул хәзерге гатарларнын дәүләте дип санамый. Шуна күрә Кәшшафка да мөнәсәбәте үзгә Анын өчен ул күзгә кергән кылчык Мәскәүгә шикаять язуда да Галимовнын кулы уйнамады микән дип шикләнә Кәшшаф Һәрхәлдә, бу татар халкынын килеп чыгышы мәсьлә- ләсендә Болтар теориясе тарафдарларының казынуына охшаган Галимов исә әлеге агымнын иң күренекле, ин абруйлы вәкиле, лидеры Әлбәттә, директор башы белән үз хезмәткәре өстеннән шикаятьләр язып ятмас, анын кулында батыруның башка ысуллары да күп Ялагай эт шикелле күзенә генә карап горучы куштаннары бихисап Фәнни эшләр буенча урынбасары Тәфкилев шуларның ин турылыклысы Хобәй белән Гобәй шикелле һаман бер|ә йөриләр Югыйсә. Тәфкилев Галимовка гин кеше дә түгел Гыйльми егәрлеге бик чамалы Кайчандыр директорның шоферы булып эшләгән. Күрәсем, шул вакытта бик якынлашып калганнар Хуҗасы өчен утка-суга керергә әзер Директор да аны шунын өчен тота булыр Тәфкйлевтән теләсә нинди этлекне дә көтәргә мөмкин Хуҗасы өстерсен генә Кәшшафка ул болай ла өрми үтми. Мөнәсәбәтен хәтта яшерүне дә кирәк санамый Кәшшаф бервакыт анын үзенә дә күчәренә туп-туры карап: “Сез генә батырдыгыз мине”.-дигән иде. Тәфкилевнен бу сүзләргә кәефе генә килде — Хикмәт шикаятьтә түгел. Хәмитов. хикмәт эшеннен зарурлыгында,—дип тешләрен ыржайтты Галимов. кагыйдә буларак, һәр докладчы, һәр чыгыш ясаучы белән аерым-аерым сөйләшеп чыкты Чират, ниһаять. Кәшшафка да җитте Директор аны ишекле-түрле йөргән хә.щә кабул итте —Сезгген докладны пленар утырышмын көн тәртибеннән алырга туры килә. -дип, Галимов бер мәлгә анын янында туктап калды Бер берсенә карашып тордылар Оештыру комиссиясе докладыгыз тенден циоз дигән нәтиҗәгә килде. Аннан сон. сезнен гыйльми дәрәҗәгез дә юк бит әле Ә конференция бик мәртәбәле булачак, академиклар, членкор- лар катнашачак. - Компетентсыз димәкче буласыз инде.-диде Кәшшаф ачуын күрсәтмәскә тырышып—Оештыру комиссиясе сез үзегез ич инде ул Докладка килгәндә, борчылмагыз, мин аны ишәйтеп. конференциядә катнашучыларга үзем таратачакмын. Фәндә барлык юнәлешләр дә яшәүгә хаклы. —Фән. имеш, юнәлеш, имеш. Сезнең сон диссертациягезне яклауга да кабул итмәделәр ич. Кәшшафнын эч-бавырлары бөрешеп бугазына менде Күр. ачыктан- ачык мыскыл итә бит. Ләкин дорфалыкка дорфалык белән җавап бирергә ярамый Тешне кысып булса да түзәргә кирәк. -Яңалык авырлык белән юл яра инде ул. Сәүбән Сәүбәнович,- диде Кәшшаф,—без болгарларга да каршы түгел, әмма татар халкының чын тарихы Алтын Урдадан башлана. Аннан сон. минем диссертация сәяси сәбәпләр нәтиҗәсендә кире кагылды. Шөкер, сонгы ике-өч ел эчендә анын актуальлеге артты гына. Югыйсә, сез минем белән болай сөйләшеп тә тормас идегез. — Мина нотация укымагыз,—дип бүлде аны Галимов—Белегез шуны, үзем исән чакта милли тарихка ревизия ясарга ирек бирмәячәкмен! Кәшшафнын мондый янауларны беренче мәртәбә генә ишетүе түгел. Галимов, һичшиксез, төрле сәбәпләр табып, аны институттан да куа алыр иде. Ләкин заманалар үзгәреп китте. Демократия җилләре сүздә генә булса да институт эченә дә үтеп керде. Директорның да үзен демократ итеп күрсәтәсе килә. Шуна күрә әлеге чеметүле төртмә сүзләрне ул кеше арасында әйтми, ачуын икәүдән-икәү калгач кына чыгара. Ул татар тарихының бердәнбер хуҗасы булудан туктады. Университетта, әнә. гыйльми совет оешты. Хәзер диссертацияләрне Казанның үзендә дә яклап була, һәрхәлдә, мөмкинлекләр артты. Ләкин Кәшшафны элекке хезмәтләре канәгатьләндерми инде. Ул өр-яңа монографиясен язып бетерде. Хәзер менә шуны җәмәгатьчелеккә җиткерергә кирәк. Шул хакта баш ватуы. Директорның да эше муеннан. Көн аралаш киңәшмә уздыра, һәр мәсьәләне җентекләп ачыклый. Киләчәк кунакларның, делегатларның тәрҗемәи хәлләренә кадәр бөртекләп өйрәнә. Кемне кайда, кем белән урнаштыру, культура хезмәте күрсәтү, экскурсияләр, банкет—барысы да аның вак иләге аша уза. Конференциядән шаккатып китәрлек булсын, күргән-белгәннәрен башкаларга сөйләсеннәр. Таралсын институтның даны! Гыильми эшләрдән тыш һәркемгә яна вазифалар да өстәделәр. Кәшшаф. мәсәлән, конференция уңае белән чыгарыла торган басма әсбаплар өчен җаваплы иде Кәшшаф Заһидәне икенче мәртәбә шул мәшәкатьләр артыннан йөргәндә очратты. Өстендә ап-ак кофта иде, тал чыбыгыдай нәфис гәүдәсенә сыланып торган кара итәк, аякларында биек үкчәле түфли. Чибәр Әлтаф әитмешли, борынга бөтереп тыгарлык. Бу Сылубикәгә кем кул салырга батырчылык итә икән, дип уйлады Кәшшаф. —Мин галимнәр әллә яшелчә базасында гына өлгерлек күрсәтәләрме дип йөри идем, бик һәйбәт йөкче дә икәнсез ич әле сез,—диде Заһидә көлә-көлә Сүзне кеше кесәсеннән эзли торганнардан түгел икән. Ә тавышы! Диктор Камал Саттарованыкы шикелле бизәкле, аһәңле тавыш. Төнлә белән дә шул гөлдер тавыш колагына керде Кәшшафнын. Ниндидер ләззәтле халәттә уянып китте. Моннан күп еллар элек булган бер вакыйга хәтеренә төшеп, күңелен уеп алды. Унынчы класста укыганда Сәмига исемле бер укытучы кызга үлеп гашыйк булган иде. Көндезләрен артыннан күзәтеп йөри, төннәрен исә хыял диңгезендә йөзә. Чик-чамасыз хыял. Сөйгәнен әле янгын ялмап алган йорттан күтәреп алып чыга, әле бозлы суга кереп коткара. Ул да булмый, бәйләнчек адәмнәрне пыран- заран китереп ташлый. Кыз. билгеле инде, анын кыюлыгын, тәвәккәллеген бәяли, куенына сыена Яшерен сөю—кысыр сөю. Сәмига бу хакта үзе белмәде. Белсә дә, көләр генә иде. мөгаен. Бәлки, юктыр да. Үзен яратканны яратмаган хатын-кыз буламыни? Мәңгегә килгән сыман тоелса да, акрынлап бу тормышка ашмас хис сүнде Ләкин янә кабынырга сүнгән булган икән һәм тагын кысыр сөю. Кирәксез. мәгънәсез. Йөрәккә дә. күнелгә дә артык йөк. Кәшшаф сукыр чебен шикелле ябышкан бу хисне куарга, битараф калырга тырышты. Тик йөрәк үзе белән шаярганны өнәми бит ул Бер француз чибәре әйткән, имеш "Минем өчен һәр яна ярату беренче мәхәббәт кебек" дигән. Бу. ихтимал, мәхәббәткә карата чыгарылган ин дөрес бәяләмәдер Ходай шаһит. Кәшшаф ана чын күнеленнән карышты, чәбәләнде Тик бер институтта эшләгәч, очрашмый-күрешми дә булмый Язганны күрерсен. чәчкәнне урырсын. ди. көннәрдән бер көнне бүлмәсенә Заһидә үзе килеп кермәсенме Аларнын танышлыгы да ташкаүлчим генә иде ич әле Идарә бүлмәсендә әйтешкән бер-ике сүздән ары узганнары юк иде. Кәшшаф генералны хөрмәтләгән хәрби шикелле үрә катты —Кәшшаф абый, мине алыгыз әле. зинһар,—диде дә Заһидә көлеп җибәрде Аннан сон гына сүзләренә ачыклык кертте —Профессор Каюмов сезгә мөрәжәгать итәргә кушкан иле Мин быел университетны тәмамлыйм бит. диплом эше язам. Җитәкче кирәк иде Кәшшаф. чыннан да, университет белән яхшы элемтәдә тора, дипломчылар алгалый. Ничә әйтсән дә. азмы-күпме акчасы килә Менә бу чибәр ханымга да кирәге чыкты — Белмим шул,—диде ул икеләнгәндәй —Хатын-кыз үзе алыгыз дип тора Ә сез? Заһидә каш астыннан гына күз сирпел алды: әллә шаяртуны аңламады инде? Кәшшаф акланырга ашыкты. —Мин сезне институтка диссертация яклау унае белән килгәнсез дип уйлаган идем... күпләр шулай эшли бит хәзер —Әле укуны төгәллисе бар. —Ә... нишләп... — Нишләп соңардыгыз димәкчессз. шулаймы9 —Әйе. —Анысы башка тема. Кәшшаф абый Бу хакта дипломны юганда сөйләшербез. Кәшшафнын куен дәфтәренә Акмулланың бик гыйбрәтле ике юллыгы теркәлгән. Имгәнеп коры юкка азап чикмә. Бакыр чыкмас урыннан алтын казын Юк, ул тәрәзәдән кергән ай яктысына ябышып, күккә менә юрган хыялый затлардан түгел. Сәләте дә бар, тырышлыгы да җитәрлек. Тик Ходай шулай яраткандыр инде, әбе килсә, җәбе килми, җөбе килсә, әбе килми. Аның бер гамәле дә кешенеке кебек булмады Гаилә коруын гына ал. Әнисе мескенем күпме тырышты, "йөрмә бодай адәм мәсхәрәсе шикелле, башлы-күзле булырга вакыт'. дип авыз суларын коры 1ыи ялвар ды. Димләп тә карадылар. Кәшшаф исә "Мина кызлар карамый -дип жүләр кеше сыман авызын гына ерды Ә үзе һич көтмәгәндә бер төн зчендә өйләнде дә куйды. Бу хәл Беренче май көнне булды. Әлтаф аны бәйрәм мәҗлесенә чакырды — Китап тузаныннан чехотка эләктергәләгәнче җимереп гүлапт итеп калырга киңәш итәм. минем бер танышларымда аулак, гармуныңны кучтык астына кыстыр да сәгать алтыга килеп жмт. диде Ләкин кисәтеп куям, хужд кызга нәфсенне сузасы булма Ул инде тамгалы, үземә ниятләп торам. Кәшшафны бөтенләй башка нәрсә борчый иде. Кыз турысындагы сүз колагына да кереп чыкмады. —Минем уенга, ай-һай, кем биер икән. -һи. исен китмәсен, чыланып алгач, тукмак та сикерә,-дип үзенекен тукыды Әлтаф. Кәшшаф кечкенәдән гармунга мөкиббән иде Тик ныклап уйнарга гына өйрәнә алмады. Хәер, гармуны да юк иде ич. Алай дисән, авылнын оста уйнаучылары да башта клуб гармунында бармак яздылар бит Берсендә Кәрим исемлесе караңгы мунчага алып кереп, Кәшшафнын бармакларын үз бармакларына бәйләп тә өйрәтеп карады. Өйрәтүнең шундый алымы да булган, күрәсен. Тик ана карап барыбер осталыгы артмады. Шул чакта, үсеп җитеп, кулга акча керүгә, гармун сатып алам, дип үз-үзенә сүз биргән иде. Вәгъдәсендә торды. Университетка укуга керүгә, бүлмәдәшләренә ияреп, Идел буена көнлекле эшкә йөри башлады. Гәүдәгә таза егетне эләктереп кенә алдылар Өстәвенә, авыл баласы чырыш та була. Шуңа күрә студент—эшчеләр арасында бик тиз үз урынын тапты, һәм беренче эшләп алган акчасына комиссион кибеттән ике рәтле хромка гармуны сатып алды. Шуннан бирле күнеле үрсәләнгән шатлыклы вакытларында да, моңсу вакытларында да кулына гармун ала. Ул фәкать үзе өчен генә уйный. Ә Әлтаф мәжлес дип аһ ора. Барыбер үз дигәнен итте, Кәшшафны ризалаштырды. Аулак өйнен хуҗабикәсе Дәрига исемле кыз иде Тимер юл вокзалы янында үз йортларында яшиләр икән. Әти-әнисе каядыр чит шәһәргә кунакка киткән ди. Көн чалт аяз иде. Әмма салкынча. Шуна күрә кояш та жзнсыз, кысыр елмаю белән елмая. Шәһәргә Идел ягыннан искән котсыз жмл хужа. Таш диварларны, бормалы урамнарны шыксыз кочагына кыскан Тик ничек кенә тузынмасын, усал җил бикә бәйрәм күтәренкелегенә йогынты ясый алмады. Халык гөж килә. Шәһәр кызыл комачка, кәгазь чәчәккә төренгән. Җыр, музыка, уен-көлке. Кәшшаф колхоз базары тукталышында троллейбустан төшеп калды да сәүдә павильонына узды. Хужабикә бик затлы кыз, чәчәксез килә күрмә, дип кисәтеп куйган иде аны Әлтаф. Ә базарга, гүя Кавказны күчереп утыртканнар. Ат башыдай зур, тулы йөзле, ыргак борынлы, бияләй кебек калын кашлы дәү-дәү абзыйлар шау-гөр килеп җиләк- жимеш. чәчәк саталар. Барысының да башында вертолет төшеп кунарлык биниһая зур канатлы чем кара кепка, һәрберсе үзенә өнди. —Дарагой, сэ-мый ывкусный бинаград. Язык праглатиш. —Не прахади мима, на прубый, нигде нэт такой яблыкы. —Их, какой ысветок, эвсе дэвушки тваи будут, бери дарым отдаю. Казанлылар бәйрәм итәләр, кавказлылар акча эшли. Кәшшаф кайсы сатучы янына барып төртелергә белмичә берара тирә-якны күзәтеп торды. Кече фәнни хезмәткәрнең акчасы күке төкреге генә, әллә ни жәелеп китә алмыйсын. Әле бит, эчемлек тә, ризык әйберләре дә аласы бар. Буш кул белән барып булмый Анын игътибарын олырак яшьтәге бер сатучы жәлеп итте. Башкалар шикелле тузынмый, тыныч кына басып тора. Чәчәкләре купшы, чибәр. Әйтерсең лә, түтәлдән генә өзеп алганнар. —Минем чәчәкләр кыйммәт,—диде ул Кәшшафнын хәленә кергәндәй,—кичә генә самолет белән китерделәр. Сатучының түбәнсетеп каравы Кәшшафка ошамады. —Мина ин яхшы өч канәфер чәчәге сайлагыз,—диде эре генә. —Берсе-берсе өч тәнкә! —Әйттем ич инде, сайлагыз дидем! Кәшшаф кызуы белән грузинның кайтарып биргән акчасын санап тормыйча гына бөгәрләп кесәсенә шудырды Инде кибеткә сугылырга кирәк Рәте ничегрәк икән? Ул читкәрәк китеп, акчасын барлап алды Бер кат, ике.. Ә акча нишләптер кимемәгән, киресенчә, арткан! Грузин ялгышкан, күрәсең. Нишләргә? Кире илтеп бирергәме0 Бәлки, үзе саташадыр' Алдатырсың грузинны Спекулянт ич ул Хәрәм оясы Шул рәвешле исәп-хисап итеп уйланып торганда ниндидер тавышка сискәнеп китте Борылып караса, теге ике иякле грузин! Итләч беләкләрен буташтыра-буташтыра базар тутырып кычкыра Вай-вай. таладылар милиция, милиция' Кәшшаф шыр жибәрде Чөнки тота-нитә калсалар, аны бур итәчәкләр, аклана алмаячак. Шуна күрә бу нахак акчадан котылунын башка берәр чарасын уйлап табарга кирәк. Шунда ул сәләмә киемле бер карчыкны күреп алды Аркасына биштәр аскан, кулында таяк. Бик авыр атлый. Кәшшаф карчыкның каршысына йөгереп барды да "Әбекәй, мә хәер, дога кылып ал”,—дип әлеге акчаны ана тоттырды Карчык каушавыннан сүз дә әйтә алмый катлы Дәригаларның йорты бакча гүрендә утыра Кая карама, җимеш агачлары Каратты-кура буяулы. Шуна күрә курчак дөньясына охшап тора. Агач-куакларнын күбесе инде яфракланган. Алмагачларның гына бөреләре ачылып җитмәгән, җылы көннәрне көтеп утырулары ж Кәшшаф бераз вакыт капка янында таптанып торды Чөнки коймага “Сак булыгыз, усал эт бар' .—дип язылган такта эленгән иде Ә анын сөймәгәне эт Эзләнә торгач, электр кынгыравынын төймәсен күреп алды. Төймәгә басуга сукмакта Әлтаф пәйдә булды. —Ялындырып кына йөрисен, малай, ә?—диде үзенә хас шаярту белән,—көтә-кәгә абыстайлар кабарып бетте анда —Эт бәйдәме'—дип сорады Кәшшаф койманын теге ягыннан — Мин ана кызлар турында тукыйм, ә анда эт кайгысы —Сон. —Бәйдә-бәйлә, тыныч бул, әйдә. уз. Ул арада буылып-буылып эт өрә башлады Чит кешенен исен әллә кайдан сизеп ала. каһәр Котырыныпмы-котырына. чылбырыннан ычкынса, ботарлап ук ташлар иде. мөгаен Тавыш-гауганы ишетеп булса кирәк, болдырда бөдрә чәчле бер кыз күренде. —Босс. урынына!—дип әмер бирде ул. Эт шунда ук оясына кереп посты Кара, күз дә буа белә икән бу. дип уйлап куйды Кәшшаф кыз турында —Таныш бул. безнен бәйрәмнен йолдызы вә хужабикәсе Дәрига туташ,—дип таныштырды Әлтәф — Бәйрәм белән котлыйм,—диде Кәшшаф һәм кызга әлеге маҗаралы чәчәк бәйләмен сузды Дәригага чәчәкләр бик ошады булса кирәк, бер тын йөзенә терәп хозурланып торды. —Рәхмәт сезгә, шатландырдыгыз Дәрига терекөмеш шикелле тиктормас зат икән Җилдәй очып кына йөри. Кич буе күләгәсе күмелеп тормады Кәшшаф үзе авыррак аяклы. Шуна күрә хужабикәне кызыгып та. гаҗәпсенеп тә күзәтеп утырды Ыспай, төзү. Барысы да үз урынында, барысы да үлчәп ясалган кебек, артыгы да. ким җире дә юк. Тик барыбер нидер җитми кебек Кәшшаф шул хакта баш ватты Уйлана торгач, ашады тәки, җылылык, мөлаемлык җитми икән ләбаса кызда. Әлтаф, гадәтенчә, мәҗпеснен дилбегәсен үз кулына алды Сүзгә бик маһир егет ул. теле тегермән шикелле, бертуктаусыз тарттыра да, тарттыра. Әле дә сайрарга тотынды Юмартны утырттым югары. Саранны утырттым сәкегә; Юашны утырттым янга. Гаделне утырттым алга; Яхшыны утырттым унга. Яманны утырттым сулга; Усалны утырттым ушага, Оятсызга ярар бусага. -Читтә кат га н кеше юкмы, булса, кулыгызны күтәрегез. Юк. димәк ки. куллар күтәрелмәде. Мәжлесне башлап җибәрәбез. Шушы унайдан бер табышмак тәкъдим итәм. Каршылар юкмы? Юк, әлбәттә. Булуы да мөмкин түгел. —Сафсата сатма, табышмагыңны әйт,—диде кемдер. -Сабыр, җәмәгать, сабыр, кем икәнемне беләсез, саруымны кайнатмагыз. —Сузма инде. -Хуш. бик хуш. Инде күз алдыгызга китерегез. Чүл. Тирә-якта ком. ком. ком. Кояш кыздыра, һич чыдар әмәл юк. Шул утлы табада ике мосафир, берсе хатын-кыз, икенчесе ир-ат. Каядыр барулары. Син күр дә, мин күр, тегеләрнең алдында биниһая зур сандык пәйда булмасынмы. Сорау: ир-ат мосафирның башына нинди уй килә дә, хатын-кыз мосафирнын башына нинди уй килә? Беренче сүз егетләргә. — Бу сандык эчендә сулы савыт юкмы икән? —Сандык өстенә утырып ял итеп алыргамы әллә?.. Әлтаф ике бармагын тырпайтты. —Житге. булды, егетләр, сезнен өчен мина оят, ир-атларның абруен гына төшерәсез бу килде-китте җавапларыгыз белән. —Ә дөресе ничек? Шөрепләре исән егетнең башына үзеннән-үзе шундый сөаль килергә тиеш иде: каян килеп чыккан бу сандык монда? — Инде, кызлар—чәчәкләр, чират сезгә килеп җитте. Җә? Жлнүчегә нинди дә булса бүләк булачакмы соң?—дип белеште Дәрига. —Әлбәттә! Татарнын булачак бөек профессоры Кәшшаф әфәнде җиңүчегә үзенен кайнар иреннәрен бүләк итәчәк. —Ура! — Бүләк дисән дә бүләк! Кыхтар чәүкә көтүе сыман чыр-чу килеп алдылар. Кәшшафнын исә бу көтелмәгән хәбәрдән зиһене чуалды, чөгендер кебек кызарып чыкты. Ничек инде, вәйт дуамал, дип эченнән генә Әлтафны сүкте. — Кемгә беренче итеп сүз бирәбез?—диде Әлтаф дустына илтифат та итмичә. — Мин,—диде Дәрига.—Монын җавабы гап-гади: Җир шарындагы теләсә-нинди хатын-кызнын башында бу очракта фәкать бердәнбер сорау гына туа ала: бу сандык эчендә нәрсә бар икән, дип уйлый ул. —Афәрин! —Ай-да, молодец! Кәшшаф сыгылып төште. Чөнки Дәрига тигез ак тешләрен балкытып анын янына килеп баскан иде. — Күрсәт егетлегеңне, галим-әкә,— дип гөрләде Әлтаф,—вә ләкин онытылып китмә... Кәшшафнын иреннәре кызның иреннәренә кадәр барып җитә алмады, ияк очында тукталып калды. Кичә уен-көлке, җыр-бию белән бергә үрелеп барды. Кәшшафнын гармун тарткалавы ла ярап куйды. Дәрига бик оста бии икән Гәүдәсе гүя сөяксез, әллә ничекләр итеп сыгыла, бөгелә, урала. Үзе һаман Кәшшаф янында кайнашты. Савыт-саба җыйганда да, аш-су чыгарганда да ана мөрәҗәгать итә, булышуын үтенә. Тора-бара табын икесенең җилкәсендә катлы. Әлтаф кунаклар янында, һәммәсенең күнелен күрергә тырыша. Кәшшаф уянгач озак кына күзләрен ачарга кыймыйча ятты Чөнки эчке оер сиземләү белән күкрәгендә шәрә кул ятканын тоеп азган иде Хатын-кыз кулы. Димәк, мәжлестән сон куна казган һәм Ул кичә булган хәлләрне хәтерендә янартырга чамазап карады. Ләкин ахырына кадәр җигәргә жөрьәт итмәде. Күкрәгендә яткан кулга жинелчә генә бармагы белән орынып алды. Шик юк. бу Дәрига кулы Кәшшаф бер күзенен кырыен гына ачып карады. Урын-жир Дәриганын пумаладай чуалып беткән чәчләре белән тулган иде. Рәхәткә чыккан, тәмле итеп йоклый Нишләдем мин. дигән уй Кәшшафнын йөрәген кисеп узды Әлтафка ни дип жавап бирер1 ' Ул мокыты нәрсә карап торган сон'1 Нәфсенне сузма, имеш. Үзе сөйгәнен кеше куенына керткән Шулай итеп, эшләр зурга китте булып чыга микәнни өйләнергә туры килер микәнни инде' Кырык эше кырык якта таралып ята. Әйбәт фатиры юк. диссертациясе тар-мар килде. Кесәсе тап-такыр. Хатын тотарлыкмы сон анын хәле1 ’ Ихтимал, бу болай гынадыр, борчылырлык бернәрсә дә юктыр- ’ Әлбәттә инде, исерек иле ич ул. ятып кына торганнардыр- ’ Дәрига күпчелек шәһәр кызлары кебек тапкыр, тәвәккәл, үзсүзле иде. Әйтәсен әйтә, эшлисен эшли Әле педагогия институтын бетереп. Арча урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәнен укыткан чагы Казанда гына эшләр иде дә сон. җибәрмиләр, институттан сон өч ел эшләргә кирәк диләр Законы шундый икән Бу вакытны кыскартунын бердәнбер юлы Казан егетенә кияүгә чыгу. Билгеле. Арчада анын артыннан йөрүчеләр хәзтин ашкан. Тик анын авыл килене булып, мал-туар арасында чуаласы, абзар исе жыясы килми Ә менә Казанда яшәүче авыл егете белән чәчне чәчкә бәйләргә ике куллап риза Ник дисән. авыл егетләре эшчән, сау-сәламәт, тел-тешсез, тынлаучан һәм үжәт булалар. Аларны кайсы якка кирәк, шул якка боргалый ла аласын Әлтаф та авыл егете анысы Күптәннән сүз кушып йөри Әмма ул алтынга мансалар ла Әлтафнын куенына керә алмас иде. Арыш капчыгы шикелле Ул арада янына Дәрига килеп басты - Әйдәде. Кәшшаф. аулакта рәхәтләнеп бер биик әле.—диде Шушы тәкъдимне генә көткәндәй Кәшшаф аны биленнән эләктереп алды Азар араларына кыл да сыймаслык булып укмаштылар Егетнен куллары үзләрсннән-үзләре кофта эченә шуды Кыз каршылык күрсәтмәде -Мин еина бер күрүдә гашыйк булдым. Кәшшаф.—дип пышылдады Дәрига. Мин дә. диде Кәшшаф Ул тулысы белән м.н карамагында ите Дәрига бер ждсн китереп утны сүндерде Хәлләре беткәнче үбештеләр Хәмердән, хатын-кыз назыннан Кәшшаф тәмам әлсерәде Әлтаф га, анын кисәтүләре дә—барысы да. барысы да онытылды Ул үз үзенә жәслгән буй-сынын да килештерми Үзе күп сүзле. Хатыншак ир-егетләрне өнәми ул Ә Кәшшафны бер күрүдә ошатты, һәм хатын- кызларга хас ышаныч белән, бу егет минеке булырга тиеш, дип күнеленә беркетеп куйды. Гомере анын китапта казынып үтәчәк. Хатын эшенә тыкшынмаячак Шәһәр ялкавы вакчыл булу өстенә. итәк артыннан да чаба бит әле ул Кыскасы. Дәрига тәвәккәлләргә ният казлы Тон урталарында мәжлес дилбегәдән ычкынды Исерәсез әр исерде, танышасылар танышты. Акрынлап таратыша башладылар Әлтаф та шактый йомшарган иде. -Мин дусларны гына озатып керәм. кыбырсынмыйча гына көтеп тор,—дип Кәшшафны жыенган җиреннән туктатты —Нигә мин сине монда көтәргә тиеш, мин артык кашык Әйткәнне тынла! хисап бирер дәрәҗәдә түгел иде. —Дәрига, чык мина кияүгә, гомерлеккә синен белән бергә буласым килә,—дип Кәшшаф кызнын алдына тезләнде Ул арада янына Дәрига килеп басты - Әйдәде. Кәшшаф. аулакта рәхәтләнеп бер биик әле.—диде Шушы тәкъдимне генә көткәндәй Кәшшаф аны биленнән эләктереп алды Азар араларына кыл да сыймаслык булып укмаштылар Егетнен куллары үзләрсннән-үзләре кофта эченә шуды Кыз каршылык күрсәтмәде -Мин еина бер күрүдә гашыйк булдым. Кәшшаф.—дип пышылдады Дәрига. Мин дә. диде Кәшшаф Ул тулысы белән м.н карамагында ите Дәрига бер ждсн китереп утны сүндерде Хәлләре беткәнче үбештеләр Хәмердән, хатын-кыз назыннан Кәшшаф тәмам әлсерәде Әлтаф га, анын кисәтүләре дә—барысы да. барысы да онытылды Ул үз үзенә Дәрига бу көтелгән тансык сүзнен кичәдә үк әйтелүенә өмет тә тотмый иде Шулай да куанычына ташып чыгарга ирек бирмәде. — Кәшшаф. бу бик житди тәкъдим, ашыгып әйтмисеңме, без бит әле бер-беребезне белмибез дә диярлек. — Беләсеңме. Дәрига, гыйшык турында бер аксакал нәрсә дигән0 —Юк. белмим. Дәрига егеткә тагын да елыша төште. —Ул әйткән, ир-егеткә үзенен гашыйкмы-түгелме икәнлеген белү өчен нибары җиде секунд вакыт житә дигән. Ә безнен бергә булган вакытны секундларга салып исәпләсәң, о-о, миллионга җитәдер. Гомумән, мәхәббәт ул жә бар. жә юк. Ә минем эчем-тышым мәхәббәт. Менә дәлиле! Кәшшаф пычак очы белән бармак битен уеп алды да. саркып чыккан канны башта үзе ялады, аннан Дәригага ялатты. Кәшшаф бу гамәлләрне аерымачык хәтерләмәсә дә. бөтен мәсьәләләрнең дә төн эчендә хәл ителүен чамалый иде. Шуна күрә хәзер үкенүдән файда юк. Булганы булган. Ир-егетнен сүзе бер булырга тиеш. Ул ипләп кенә юрган астыннан чыкты да чәй табыны хәзерләде. Дәриганы уятты Дәрига оялмады да. уңайсызланмады да. үзен Кәшшафның хатыны итеп сизә иде инде. Ниһаять, кояш шырпыдай төз наратлар очыннан төшеп, куаклар өстенә кунаклады. Анда да озын-озак юанмады. кызарып-бүртенеп, таулар арасына кереп югалды. Тиздән күл өстен җемелдәтеп торган ал нурлар да сүнде, тирә-якка аксыл томан булып эңгер-меңгер таралды. Чык җиле исеп китте. —Кузгалыйк булмаса.—диде Кәшшаф.—без олы юлга чыккалаганчы ут алыр вакыт та җитәр. Заһидә дәшмәде, үзенә генә карап куйды. Ул Кәшшафның машина ремонтлаганда кия торган кара сатин халатына уралган иде. —Кайсы сараегызга боерасыз?—дип шаяртмакчы итте Кәшшаф. Ләкин анын бу урынсыз шаяртуы Заһидәгә ошамады. —Булдыклы егетләр кергәнче чыгу юлын тәгаенләп куялар,—дип төрттерде. —Булдыклы булып тумаганмын бит. нишлим соң?—дип үпкәсен белдерде Кәшшаф Үзе эченнән генә. "Җитәрдер ахры, чик куярга кирәк бу уенга".—дип уйлады. Юл буе бер кәлимә сүз сөйләшмәделәр. Кәшшаф машинасын юри дөн-дын итеп, сикәлтәләрне саный-саный азып кайтты. Борылмалардан тәгәрмәчләрне сызгыртып, выжылдап кына үттеләр. Тормозларга басканда машина янтаеп-янтаеп китә, саклану каешлары кысып тормаса. маңгайларына шеш утырыр иде. шәт. Алай да исән-имин Заһидәләр йортына килеп җиттеләр. Ул Киров урамындагы зур ишек аллы ике катлы агач йортта яши. Өч гаиләле коммуналь фатир. Аңа ничек тә кухнядагыларга күренмичә бүлмәсенә үтәргә кирәк. Кәшшаф машинадан чыга алмый, ул трусиктан гына. Заһидә төнге җанвар сыман сак-сак кына атлап, баскычтан икенче катка үрмәләде. Монда куркыныч янамый, чөнки бинанын башка өлешеннән ул такта стена белән бүлеп алынган. Өй ишеге бикләнмәгән иде. Эчтә быдыр-быдыр сөйләшәләр. Димәк, гадәттәгечә, кухняда хатын- кызлар ләчтит сата. Монысы яхшы. Андый вакытта аларның күзенә ак- кара күренми, бәлки, хәвефсез генә яннарыннан үтеп китә алыр? Заһидә бусагадан атлап керде дә кухня белән бүлмә арасын аяк очларында гына йөгереп узды. Кабаланганда син дигәнчә буламыни ул. аягы ниндидер савытка килеп орынды. Савыт дөбер-шатыр килеп идән буенча тәгәрәде. — Кем ул, ни жимерәсен анда? Тавыш иясе лас-лос атлап ишек катына сөйрәлде Заһидә идән ярыгына төшеп кысылырдай булып бөрешеп бетте Бәхетенә, йозагы ачкыч тыгуга ачылды. Бүлмәсенә керде дә киселгән агач шикелле диванга ауды Берара хәл җыеп, селкенмичә дә ятып торды. Шуннан сон гына Кәшшафнын пижамасын чыгарып бирде. Кәшшафнын хәле Заһидәнекеннән күпкә четереклерәк. күпкә катлаулырак иде Чөнки ул шушы таланган килеш хатыны каршы сына басарга тиеш Ана Дәриганы ышандырырлык ниндидер бик саллы дәлилләр табарга кирәк Бу сират күперен үтү белән бер булыр, мөгаен Дөрес, әлегә кадәр араларында башка хатын-кызга кагылышлы аңлашылмаучылыкның булганы юк иде Шөкер, моңа кадәр бизмән белән гер кебек яшәделәр. Кәшшаф язмышын кабул итте. Ә мәхәббәт килмәде Ихтимат. килмәс тә. Ләкин гаилә өчен мәхәббәт зарур түгел икән, аны цементлап тоту өчен бала да житә икән. Бала барысын да бәйләп тора Дәрига уңган хатын. Анарда ир-ат характеры, вакланып жанны кыймый. Үзе теләгәнчә яши бирә. Хәзер, әнә, укытучылыкны ташлап, бизнеска кереп китте, алыш-биреш кәсебе белән шөгыльләнә Дала елгасы кебек дымык кына булып аккан тыныч тормышка Бату ханнын Йолдызыдай Заһидә килеп керде. Кәшшафнын атга таба язмышы нинди юлдан китәр, анысы билгесез, әмма анын үз тормышын әлегә һич тә бозасы килми. Ул акрын кеше, кискен адымнар ясарга үзен әзер түгел дип саный. Моны акылы да кабул итмәс иде Тик хис бар бит әле. Хис! Ул йөгәнсез тай һич нәрсә белән исәпләшми, үзенекен ит.» Ирен бу хәлендә күргәч, Дәрига үзен ничек тотар, ни әйтер? Ул сугып алсан чыгымчылый, сыйпап алсан йөри, сөеп алсан юрта, үбеп алсан чабып китә торганнардан түгел. Уйлана торгач. Кәшшаф күл буендагы хәлне Әлтафка якмакчы булды. Янәсе, анда аны ул кодалаган, һәм көтмәгәндә хулиганнарга гап булганнар Кәшшаф кайтып җиткәндә төн иде инде. Полъезда кеше-фәлән очрамады Күнсле күтәрелеп киткәндәй булды. Ләкин ачкычын йозакка керткәч, аяклары хәлсезләнеп, ишек янагына килеп сөялде Ничек килеп чыкты сон әле бу? Барысы да әйбәт иде. каш ы-хәсрәте юк иде. күнеле тыныч иде. Юк. ул мәхәббәт өчен яратылмаган. Кирәкми! Кирәкми ана ярату. Афәг икән ул мәхәббәт Аны һәркем дә күтәрә алмый Бу ярсу дәрья аны харап кына итәчәк, йотачак Әгәр бу бәладән тавыш-гаугасыз гына котылса, ни эшләргә белер иде белүен. Гаиләле иргә болаи азып-тузыи йөрү бер дә килешә торган нәрсә түгел. Түбәнге катта ниндидер дөп-дөп иткән тавыш ишетелде. Бу ыгы- зыгы Кәшшафны ишекне ачарга мәжбүр итте. фатир эче дөм-караңгы иде Залда да. йокы бүлмәсендә дә. кухняда да ут күренми. Дәрига кая икән? Улы Кәрим дәү әниләрендә иде, аны алырга киткән ахры Кәшшаф җиңел сулап куйды. Җә. Хода' Үтте Ин каты бәрелешү—беренче бәрелешү. Ә ул булмыйча калды Бәхете җиңде Калганын ничек тә ерып чыгар. Кәшшафнын җилкәләре тураеп китте, гүя өстенә басып торган авыр йөкне алып ташладылар. Өстендәге пижамасын салып идәнгә бәрде дә, залга кереп, стаканга мөлдерәмә итеп шәраб агызды Аны бер күтәрүдә эчеп бетерде. Шунда гына өстәл өстендәге язуны күреп алды. Анда түбәндәгеләр язылган иде: ‘ Кәшшаф! Мин бик ашыгыч рәвештә Польша!а киттем Бригада шулай хәл итте. Анда товарный арзан чагы икән Бер атнадан кайтам Кәрим әниләрдә торсын Барып хәлен генә белештереп йөр Син эшендә юк илен Кара аны?! Үбеп Дәриган" Кәшшаф шатланып та өлгермәде, телефон шалтырады —Тынлыйм.-Д1ше Кәшшаф битараф кына. Трубкада тавыш-мазар ишетелмәде. —Тынлыим.—дип кабатлады Кәшшаф Хәмер җанына рәхәтлек, күнеленә тынычлык биреп, тәненә, бөтен күзәнәкләренә таралды. —Синен белән сөйләшергә буламы? Ниһаять, телефон чыбыгынын аргы очындагы кеше дә телгә килде —Заһидә! —Чү! Ул кадәр кычкырма, ишетерләр! —Ишетсәләр сон? —Өйдә үзен генәме әллә? —Монын нинди әһәмияте бар сон? —Мактанчык. —Ә без кемнән ким? —Мин сиңа бая катырак бәрелдем ахры, гафу ит, нервылар какшаган,—диде Заһидә. Аннан сон борчулы тавыш белән өстәде —Берәр үчле кеше сагалап тормады микән дип тә шикләнәм әле мин. —Безнең су коенырга барганны берәү дә белмәде ич. —Аптыраганнан инде. —Иртәгә куна киләм,—диде Кәшшаф,—шунда барысын да сөйләшербез. —Белмим-белмим... —Әйткән сүз, аткан ук. Куркулары да, шик-шөбһәләре дә, сөйгәне белән араны өзү турында үз-үзенә әле генә биргән вәгъдәләре дә Кәшшафнын башыннан чыгып очкан иде инде. Аның бөтен барлыгын янә Заһидә биләп алды. Иген иккәнгә, рәхәт михнәт чиккәнгә, ди халык мәкале. Заһидәнен дә шатлык кичергән вакыты иде. Шулай инде ул, һәр кичнең бер көндезе була. Бу араларда кояшның нурын, көннең яктысын, күкнең зәңгәрлеген бүген генә күргәндәй мөкиббән китеп әсәрләнеп йөри. Анын өчен дөньяның офыклары киңәйгән чак. Әнә, университетта өзелеп торган укуын ялгап җибәрде, Казанга килеп эшкә урнашты, фатир тапты. Хәер, боларның берсе булмаган хәлдә дә, яшәү үзе зур бәхет ләбаса! һәр көн йокыдан сызлануларсыз, күтәренке күңел белән уяну өчен генә дә әллә ниләр бирерсең. Шуна күрә анын урамда очраган һәркемне кочаклап аласы, хәлен беләсе, ярдәм итәсе килә. Күрмәгән-белмәгән кешеләргә елмаеп, исәнләшеп узуына кешеләр сәерсенеп карап калалар. Сонгы бер ел эчендә ниләр генә кичермәде Заһидә. Ходай дошманына да күрсәтмәсен. Җимертеп йөргән җиреннән урын өстендә кал әле. Бер сәбәпсез. Егерме дүрт яшьлек алма кебек хатынның нинди сырхавы булсын икән?! Чүпрәледән кайтып, үз төбәкләрендә, Апае районында эшли башлаганнар иде Ире Гаффар мәктәп директоры. Үзе—укытучы. Берни белмичә, бернәрсә күрмичә, матурлыгы аркасында унынчыны бетерүгә кияүгә чыкты ул. Дөресрәге, әтисе сүзен тыңлады. «Үзем исән вакытта урнаштырып калыйм, кешесе әйбәт"—дип бик өзгәләнгән иде мәрхүм. Чыннан да, Гаффар инде үз урынын тапкан төпле егет иде. Югары белемле. Нык, таза гаиләдән. Яшь аермасы да куркытмады. Ул, гомумән, өлкәнрәкләрне хуп күрә иде. Алар өйләнешкәч, Гаффарны икенче бер авылга мәктәп директоры итеп күчерделәр. Тормышлары матур гына көйләнеп китте. Тагын бер елдан Заһидә читтән торып университетка укырга керде. Бер ел яшиләр, ике, өченче елга китте. Ә ул һаман көмәнгә узмый да узмый. Ике як та хафага төште. Тора-бара Гаффарныкылар: “Кысыр хатыннан күкәй салган тавык яхшы”,—дип мыскыл итә башладылар Арага сүз керде. Заһидә елап бетте, иренә тикшерелергә барыйк, дип ялынды. Ләкин Гаффар хастаханәгә аны да җибәрмәде, үзе дә бармады Шуңа күрә ул вакытта кем «гаепле"икәнне ачыклап булмады. Ә ирдән узып йөрергә кыймады, чөнки гаилә эше. уртак эш. Шул ук вакытта Гаффар Заһидәне яклап туганнарына ник бер сүз әйтсен'1 Ш\нын белән гайбәтләргә дә юл ачты Дөресен генә әйткәндә. Заһидә ул гайбәтләргә башта колак та салмады Чөнки әлеге чыш-пышлар башлыча үпәренен туган авылы урамнарында йөрде, эшләгән җирләренә килеп ирешмәде Ә туксан дүртенче елнын язында ул авыруга сабышты Тиктомалдан хәле бетә башлады Аз гына кыймылдауга да кара тиргә бата. Тамагыннан калды Үзенен исә. күнелендәге шомны исәпкә алмаганда, тәгаен гына авырткан җире дә юк сыман. "Шомырт чәчәк атканда тигән салкын жәй буе бара ул.—дип юатты апасы.—үтәр, Аллаһы боерса, тешенне кысып булса да түз. гайбәткә җим салмыйк". Ләкин чирнен чигенергә исәбендә дә юк иде Гаффар хатынын хастаханәгә илтеп салырга мәҗбүр булды Туктаусыз укол кададылар, учлап-учлап дару эчерделәр. Файдасы гына тимәде. Төннәрен керфек тә какмый үткәрде Инде. әнә. йөрәге кадый башлады. Чирен исә һаман тапмыйлар Күзгә күренеп сулды Заһидә. Йөзендә борыны гына утырып тора. Озакламый аны республика хастаханәсенә җибәрергә карар иттеләр Казанга алып китәргә бер көн алдан кич-кырын анын янына Хәлимә исемле өлкән яшьтәге табибә кереп утырды Дежур да икән N I үзе гинеколог. Әмма ана башка төр сырхаулар да мөрәҗәгать итә Чөнки күпне күргән, тәжрибәсе зур. —Сенлем. мине дөрес анла,—диде ул Заһидәнен хәленә керергә тырышып,—врач кешегә бу сүзләрне әйтү, ихтимал, ярап та бетми торийдыр. ЛӘКИН ӘЙТМИЧӘ ДӘ булдыра алмыйм Язгы боз шикелле көннән көн сызасың бит, шуна бик тә сызланам, һаман күз алдымда торасын. Сине бозганнар, сенлем. Мари бозуы белән бозганнар Нык бозганнар. Дару организмыңа зыян гына сала. Сина бик әйбәт имче табарга кирәк Казанда, әнә, Маһинур исемле имчене бик гыйлемле диләр Әллә тәвәккәллисенме, сенлем? —Минем бер дошманым да юк бит. апа, нигә бозсыннар икән 1 —Ныклабрак уйлап кара әле. сенлем, дошманнан курыкма, дустан курык, диләрме әле? Хәтта туганнар да кайчак үч юлына баса Йокысыз төнен Заһидә шул хакта уйланып үткәрде Уйлана торгач, бу Суфия апа эше дигән нәтижәгә килде Суфия Гаффарнын бертуган апасы Ул. ни бирнәсе, ни абруе дин башта ук аларнын никахына каршы төшкән иле Әлбәттә, унынчы классны әле генә бетергән кыз баланын нинди байлыгы булсын сон’ Хәзинәсе яшьлеге дә. пакьлеге. Авылда Кифая исемле шәфкать туташы эшли иде Бай кыз. үткен кыз. Энесенә шуны алдырмакчы иде Суфия Югыйсә, йөрешеп тә алганнар иде. Өйләнешер чак жигкәч кенә нигәдер кәҗәләнде Гаффар , Заһидәнен гайбәтен дә тырышып-тырышып шул Суфия апасы тарата лабаса! "Аертам, безгә кысыр килен кирәкми",—дип әйткәнен ул үз колаклары белән ишетеп торды Заһидә бала хакында үзе дә бик нык борчыла, билгеле. Бигрәк тә кеше арасында хурлана иде Чирләп, урын өстенә аугач кына бәои катылары киле хәзер аның бердәнбер геләге терелеп аякка басу Мона кадәр им-том. бозу- чыру турында уйланганы булмады. Фән. гыйлем заманы ич МӘМӘЙГӘ дә ун ел буе шушы хакыйкатьне тукыдылар Хәзер менә чарасызга кал 1ы барысын да янябаштан уйлап корырга кирәк Берәүнен дә вакытсыз гүргә керәсе килми. Имчегә түгел, шайтанга барырсын Гаффар аны хастаханәдән авылга ат белән килеп аллы Ара ерак түгел Кон м.пүр. бераз саф һава сулап, табигать бслон хозурланып кайтсын, бәлки файдасы гияр дип уйлады, күресен 3. .1. Июнь ае иде. Тирә-як яшеллеккә күмелгән. Әйтерсең лә, җир өстенә хәтфә палас жәеп куйганнар. Аяз. Күк—зәп-зәңгәр. Шул зәңгәрлек эчендә кояш балкый, йомшак нурлары белән җирне иркәли. Урман авызында күкеләр тавыш сала. Заһидәнен хәлсез иреннәре: “Күке, күке, әйтче, мина тагын ничә ел яшисе калды?”—дип пышылдады. Күкеләрнен туй вакыты, алар көне-төне кычкырырга да әзер. Заһидә саный-саный чутын югалтты. Бу аның кәефен күтәреп җибәрде. Тик үзенең җеп өзәрлек тә хәле юк иде. Әлеге матурлыкны күзе күрә, күңеле тоймый. Бер кечкенә авылны үткәндә чиләк-көянтә аскан ике хатын аларны суга барган җирләреннән туктап, күзәтеп калды. —Әстәгъфирулла, әллә мәет алып кайта инде бу кеше,—дип куркынып сөйләнде озынрак буйлысы. -Шушындый жәмле вакытта , бер-бер чирләшкә карчык булгандыр инде. Авыл читендәге чишмә буенда Гаффар атын эчерде, хатынының урынын җайлаштырыбрак куйды. —Су эчәсем килә,—диде Заһидә. —Салкын булмасмы?—дигән шиген белдерде Гаффар. —Тимәс, минем тамагым төзек бит. Маһинур бар кылган дәва-гамәлләрен дини тышчага төреп тәкъдим итә. Шуңа күрә үзен абыстай дип йөртә иде. Диагнозы да бар кеше өчен дә уртак: бозыклык! Талымсыз. Бар кешене дә кабул итә. Ара-тирә, үзенен исемен, дәрәҗәсен күгәрү өчен генә бәгьзеләрне кире дә боргалый Бу терелмәслекләре күрер күзгә үк күренеп торган бәхетсезләргә кагыла. Заһидәгә дә абыстай башта якты чырай күрсәтмәде. Чөнки яшь хатынның килеш-килбәте һич тә ышаныч уятырлык түгел иде. —Абыстай апа, бөтен өметем сездә, зинһар, хәлемә керегез,—дип ялынды Заһидә —Башка барыр урыным юк, врачлар сезне тәкъдим итте... Маһинур түгәрәк йөзле, мул гәүдәле алтмыш яшьләр тирәсендәге хатын иде. Йөзендә ник бер җыерчык булсын. Өс-башы зиннәтле. Бармакларында затлы балдаклар, барысы да кашлы. Авызы тулы алтын теш. —Алданрак килергә булмый идемени, табибларда кангырап йөрисезйөрисез дә. эш узгач миңа килеп егыласыз. Мин барыгызның да сырхавын үземә алырга тиеш. Минем дә яшисем килә әле бу якты дөньяда,—дип сукранды Маһинур. —Абыстай апа, гомер бакыена рәхмәтле булыр идем, абыстай апа, зинһар, мин яшь бит әле... Имче янында тән сакчысы шикелле кукраеп басып торган какча гәүдәле хатынга нидер әйтте. Тегесе муенын сузып, колагын анын авызына ук китереп терәде. Нәрсәдер пышылдаштылар. Бераздан хатын Заһидәне күрше бүлмәгә алып керде. —Фу, бозыклыгыннан күзләр ачыта,—диде ул йөзен чытып,—үзен ничек түзеп йөрисендер. Абыстайның да башына тиде. Печтек кенә ятып хәл алам диде. Ходаем, шул кадәрләр дә хәерсез бәндә икән, дип офтанып куйды Заһидә. Суфия апа эше инде бу. Хәлен белергә сырхауханәгә дә аяк басмады, кайткач та ачылып сөйләшмәде... Заһидә арыган иде, кыенсынып кына диван кырыена чүмәште. Ябык хатын Мөслимә исемле иде. Соңыннан әле алар якынаячаклар. Заһидә дә анын шикелле үк Маһинур абыстайның иярчен-булышчысына әвереләчәк. Үзенә фанатикларча бирелгән сырхауларны якынлаштыра белә иде имче. Ул өйдә кыл да кыймылдатмый. Бөтен эшен шушы мөслимәләр башкара. Арада ир-атлар да бар. Тик алар басынкы, мәхлук затлар. Утыз яшьләр тирәсендәге Трофим исемле рус егетенә абыстай төннәрен үз ятагында урын да бирә иде Гомумән, бу дөнья бөтенләй оашка дөнья Чирлеләр, гарип-гораба, исәр-мисәрләр дөньясы Аларнын яшәеш кануннары гадәти кешеләрнекенә туры килми Заһидә моны сырхаудан күзе ачылгач кына аңлады. —Иртәгә бер кило йөзем жимеше. бер кило кара жимеш. мөселман кешесе сУйган сыерның үпкәсен, бер кап тоз. ике литр чишмә суы. өйдә салынган бер арыш ипие алып кил.—диде Мөслимә.—абыстай сине дәвалап карамакчы булды. И, Заһидәнен сөенгәнлеге! Сырхавы да. чире дә онытылды, яландагы колын шикелле ваемсыз, йөгерек бер затка әйләнде. Шулай инде, кайчакта кешене чарасызлыктан арындыру өчен вакытында әйтелгән бер сүз дә житә. Имчеләр моннан бик оста файдалана беләләр Кызганыч, кайбер табиблар сүзнең могҗизалы көчен, тылсымын хәтта инкарь итәләр Заһидә иртән иртүк бик күп күчтәнәчләр төяп, имченен ишек төбенә килеп басты. Бүген ул беренче иде. Беренче булып керде дә Маһинур күчтәнәчләрне ошатты. Эш ялы аерым Анысын Мөслимә җыя Монда андый чыгым белән чутлашып торучы юк Файдасы гына тисен! Имче бүген якты көн шикелле ачык иде Көлеп-елмаеп кына сөйләшә. Теле татлы. —Утыр әле. кошчыгым, яныма, сөйлә әле барысын да түкми- чәчми. Бер нәрсәне дә яшермә. Мин үзем аларнын барысын да белеп торам Сөйләү үзен өчен кирәк. Күнелен бушап калыр Шунсыз бозыклыкны кайтару мина да авырга гуры килә. Заһидә бәйнә-бәйнә үз тормышының сәхифәләрен ачты. Елый- елый, үкси-үкси хикәят кылды Маһинур аны итләч кулы белән аркасыннан кага-кага бүлдермичә тынлады. Заһидә үзе дә тыньнланып калды. —Бәхетен, мина килгәнсен, кошчыгым, гүр иясе итәсе булганнар сине,—диде Маһинур,—бу куркыныч сиңа янамый инде хәзер, хафаланма Син сөйләгәндә мин фәрештәләр белән элемтәгә кереп, аларнын хәер- фатихасын алдым. Мин әйткәннәрне үтәсән. Алланың рәхмәте белән, чирләреннән котылырсың, шәт. Бозыклыкны куу имче кулыннан үткән ризыклар белән туклану һәм көнгә бер мәртәбә өстене өшкерүдән г ыйбарәт иде Заһидәнен ашау ягы коты иде әле. Укшып интекте. Косты. Фатир хужасы берсендә куркуыннан аның үзенә әйтми генә күршедә яшәүче табибны да чакырып кертте. —Анализларсыз бернәрсә дә әйтә алмыйм, хаста үт куыгында булырга охшаган. Больницага салырга кирәк,—диде табиб —Мине больницада шушы хәлгә төшерделәр дә инде,—дип каршы төште аңа Заһидә. Имче сөенде генә. —Түз. кошчыгым, бозыклык шулай бик авырлык белән генә чыга инде ул. аны шайтаннар тагып тора,—дип юаггы —Дөресен әйтим, кузгатып булырмы икән дип үзем дә бик борчылып тора идем әле. Шөкер, кузгалган. Чыннан да. көннәрдән бер көнне Заһидә косудан тукталды Йокыдан ул манма су булып уянды Әмма тәне искиткеч җиңел иде. Күкрәк эчен берөзлексез яндырып торган кайнар төен дә юкка чыккан Имче янына атлап түгел, очып барды — Маһинур абыстай, мин терелдем.—дип анын аякларын, кулларын үбәргә тотынды —Бер җирем авыртмый, абыстай апа, космадым да бүген. Мен-мең рәхмәт, мин сезнен алда гомерлек бурычлы. — Иншалла, Ходай теләкләремне кабул итте, тереләсенне бүген тан алдыннан мина җиткергәннәр иде инде,—дип гадәттәге тылсымлы сүзен әйтте, дога кылды Маһинур Заһидәнен хисләре тулып ашкан иде. үзенең дә имчегә ниндидер яхшылык эшлисе килде Тик нинди яхшылык эшли ала соң ул дөньянын ин мәрхәмәтле, ин гыйлем бу кешесенә.’! —Абыстай апа. сезгә “әни*’ дип дәшергә рөхсәт итегезне.—диде ул кыяр-кыймас кына.—Сез минем әнием урынында. МЛРЛТ амирхлнов Маһинурның күзләре төймәдәй түгәрәкләнде, бит тамырлары тартышып-тартышып куйды, бермәл ни әйтергә белми аптырап торды Чак елап жибәрмәде. Үз гомерендә ул кешеләргә яхшылыклар да эшләде, рәнҗеткән вакытлары да булгандыр, мөгаен. Алдашу, урлашу да аннан читтә йөрмәде Үзен дә тормыш күп талкыды. Яшьли ирдән калды. Янадан чыкканыннан унмады Ин матур чакларын төзелештә интегеп үткәрде. Төзелеш эшендә хатын-кыз тупаслана, иржәмәйгә әверелә: эчә, тарта, сүгенә. Хәзер "менә имче. Бу сәләте Ходайдан бирелгән булырга тиеш Югыйсә, ничек кереп китәр иде ул әлеге шөгыльгә’ Кемнәрдер файдасын күрәләр, кайсылары хәрәм гамәл кылып, кеше алдап ятасың диләр. Дөресен генә әйткәндә, ул үзе дә берни анламый. Кайвакыт үзе сөйләгәннәргә үзе шакката. Минме сон бу. дип анышмый тора, гүя анын белән ниндидер югары көч идарә итә. Тик әлегәчә берәүнен дә ана “әни" дигәне юк иде —Үз әнием дөньяга тудырган, сез мине тормышка кайтардыгыз,— диде Заһидә үтенечен шәрехләп. —Ризамын. кошчыгым, ризамын,— диде Маһинур. Вакыт уза. һавага, әнә. көз исе керде. Авылга да кайтыр вакыт жигге Тиздән мәктәптә укулар башланачак. Ә ана эшкә чыгасы. Ничек яшәп китәрләр алар Гаффар белән? Бу сорау Заһидәнен башыннан чыгып тормый. Бизде инде ул аннан. Ире Казанга хәл белешергә килгәндә дә ул ана якты чырай күрсәтмәде. Хатынын белән рәхәтләнеп сөешмәгәч тә нинди гормыш була ди инде ул? Ир-атка Ходай мондый түземлелекне бирмәгән. Гаффар берара унга-сунга бәргәләнеп йөрде дә, элекке мәгъшукасы акушер Кифая белән якынлашты. Заһидә үзен терелдем дип исәпләсә дә, чынлыкта тирән төшенкелектә иде әле Әйе, тәне авыртмый, йокысы да кайтты кебек. Әмма жан чире аны әле һаман йозакта тота. Кыргыйланды. Берәүне дә якын җибәрми, һәммә кешедән шикләнә. Үзе пешергән, үзе хәзерләгән ризыкны гына ашый. Бернәрсә дә аны кызыксындырмый, битарафның битарафы Шат күңелле, уенчак һәм көләч Заһидәдән шәүлә генә утырып калды "Ирен кеше белән чуала бит, ник оеп утырасын син”,—дип килеп-килеп әйткәләделәр, ә ул, минем анда ни эшем бар дигәндәй, җилкәсен генә жыерып куя иде. Йозак көтелмәгәндә ачылды. Сентябрь азаклары иде. Көзнен алтын төскә манчылган саф-чиста чагы. Җир өстенә сап-сары яфраклар түшәлгән. Күк—очсыз-кырыйсыз. Анын шулай икәнен бөтен күнелен белән сизеп торасын. Бигрәк тә кичләрен, җиһан энгер-менгер пәрдәсенә төренгән мизгелләр серле тоела. Хәтта эт өргән, шыгырдап ачылган капка тавышлары да матур мон булып яңгырый. Шушындый илаһи кичләрнең берсендә ниндидер көч Заһидәне урамга тартып чыгарды. Иртәдән бирле күнеле урынында түгел иде анын Әллә ничек, йөрәге бер җилкенеп ала, бер шомлана, әйтерсен лә, бик мөһим вакыйга булачак. Заһидә Инеш буена төште дә, мал сукмагы буйлап болынлыкка таба юнәлде. Монда юеш иде. Аяклар таеп-таеп китә. Салкынча. Ләкин ул боларнын берсен дә сизми, баруы-бару. Шулвакыт тал-тирәкләрне шыбырдатып йөгерек җил исеп узды Чак-чак кына Заһидәнен башындагы яулыгын очыртып алып китмәде Шуннан сон дөнья тынып калды. Тик озакка булмаган икән. Яулыгын ябып та өлгермәде, җил янә калыкты. Болытларны пыран-заран китерә башлады, әллә нинди рәвешләргә кертте, укмаштырды, таратты, талкыды. Баш очына житкәч исә ин зурысы бөтенләй кеше сурәтенә охшап калды Ап-ак чәч. ап-ак сакал, ап-ак жилән. Үзе туктаусыз кулын изи —Ак бабай! Давыл тынды, ак бабай күздән югалды Заһидә дә тылсымлы чишмәгә чумдырып алгандай жинеләеп калды Гүя болыт анын шом- борчуларын да үзе белән алып киткән иде Әйтерсен лә. берни булмаган, сырхау да. күнел буталулары да. Уйлары да гадәти. Кара, нишләп мин карангы төндә япа-ялгыз болынлыкта йөрим сон әле. дип бермәл аптырап торды Күр инде, оеклары лычма су. бөтен җире пычранып беткән Кешегә күренерлеге калмаган ич Ә Гаффар кая? Бу сорауларга әлегә жавап юк иде. Әмма шунысы ачык, ана хәзер кире борылырга кирәк Жүләр түгел лә ул саташып йөрергә9 Заһидә кайта-кайтышка туры мунчага китте Киемнәрен алмаштырып. чистартасын чистартып, юасын юып кермәкче иде өйгә Тик мунча ишеген ачуга тагын зиһене чуалды. Ялгыштым ахры дип, тиз генә ишекне ябып та куйды. Ләкин куллары янә ишек тоткасына үрелде. Чөнки идәндә әүмәкләшүче парнын берсе анын ире Гаффар иде. Күзләре дүрт булды тегеләрнен Мәгъшука хатын бала мендәредәй олы имиләрен учлары белән каплап. Гаффарнын артына посты Ә Гаффар һични булмагандай —Әй. син, исәр баш. үкчәнне күтәр моннан.—дип кычкырды. Ул хатынын чын тилегә саный башлаган иле инде Шуңа күрә саклану чараларын күрүне дә кирәк санамады. Ләкин анын каршында элекке Заһидә түгел иде Әллә ишетте иренен сүзләрен, әллә юк. утыргыч өстендәге ашамлыкларны, эчемлекләрне берәм-берәм тибеп очырырга тотынды Аннан сон ләүкәдәге чиләкне алып, өсләренә су тондырды Гаффар сикереп тормакчы иле дә таеп егылды Ул лаякыл исерек иде —Кабахәтләр, фәхишләр Заһидә уйнашчыларнын өстеннән бикләп куйды да. әйберләрен төйнәп, мәктәпнен тулай торагына күченеп китте Гаффар икенче көнне, инде айнып алгач, хатыны янында койрыгын өзгән кигәвен кебек бөтерелде, антлар бирде —Кеше алдында мыскылга калдырма, мин бит мәктәп директоры, эшемнән алдырма,—дип ялварды Заһидәгә анын белән сөйләшү дә җирәнгеч иде. Зәһәрен бер сүзгә сыйдырды — Шакшы! Ә тагын ике көннән ул районга барып. Гаффардан рәсми төстә аерылып кайтты Әтисе Идрис картнын ышанычы акланмады Никах гаилә бәхете алып килмәде Ак бабай гына аны мәрхәмәтеннән аермады Атар тагын очраштылар Поездга утырып Казанга барышы иде Төнгә каршы булгангадыр, мөгаен, пассажирлар күп түгел, бармак белән генә санарлык Ишек катында бер егет белән бер кыз сөешә, керүгә үбешергә тотынганнар иле әле дә туктаганнары юк Калганнары борын сызгырта. Гора-бара Ззһидәнсн үзен дә йокы басты. Бервакыт сискәнеп уянып киткән иде. син күр лә. мин күр. каршыдагы эскәмиядә Ак бабай утырып тора — Исән-сау гынамы, кызым, исән-имин генә йөрисенме9 -дип кызыксынды ул. _ Заһидә анын нурлы карашыннан эреп китә яны Эчен-гышын сүз белән аңлатып булмый торган күтәренкелек биләп алды —Аллага шөкер әле. бабай. Бабайның алдына ятып, елый-елый эчен бушатасы килде Тик урыныннан гына кузгала алмады, аны нидер тота иде — Мин уйларынны белеп торам, кызым, -диде бабай.—күнелен изгелектә синен. күп авырлыклар да күргәнсен икән Минем дә сезне мона кадәр дә күргәнем бар иде. пие Заһидә Мин бит мөсафир, кызым, табигать итчесе күп йөрим куп очрашам күп күрәм. Мохтаж бәндәләр ишәйде хәзер ваемсызлык битарафлык басты дөньяны, упкынга тәгәри җәмгыять. Менә шулар борчый мине... Заһидә сихерләнгән шикелле күршесеннән күзен алалмый иде Шундый да мөлаем булыр икән! " Ул арада Ак бабай юкка да чыкты. Күз сирпеп алганчы эскәмия буш иде инде. Поезд тәгәрмәчләрен рельс араларына бәргәли-бәргәли алга чаба. Ишек катындагы егет белән кыз үбешеп арыганнар иде, күрәсең, инде бер-берсенен кочагына кереп, йокыга талганнар. Аларга карагач, Заһидә елмаеп җибәрде. Үзен бик әйбәт хис итә иде ул. “Ак бабай мина тагын күтәренке күнел бүләк итте ’,—дип шатланды. Казанда яшәүче Фирая апасы да аны шушы күтәренке хәлендә күреп, бик сөенде. Гаффар белән аерылышуын да әйткәч: —Шул бүән белән болай да яшьлегеңне харап иттең, бигрәкләр дә әйбәт булган,—дип сенлесенен гамәлен хуплады. —Уку елы төгәлләнүгә Казанга үрмәләргә дип торам, апай, син ни диярсең икән?—диде Заһидә. —Ә нигә уку елы беткәнен көтеп торырга? Илдә чыпчык үлмәс, сенлем Ничек тә җае табылыр. Тимерне кызуында сугу хәерле. Уйланган эш—беткән эш. ди. Заһидә тиздән Казанга күченеп килде. Фирая бер почта бүлегенең башлыгы булып эшли иде. Таныш-белешләре күп. Сеңлесенә фатир да табып бирде. Заһидәнен калага күченеп килүен Маһинур да бик ошатты. Заһидә хәзер бөтен буш вакытын анын янында үткәрә башлады. Кешеләрне каршы ала. бүләкләрен кабул итә, исемлеккә терки. Кирәк икән, ашарына пешерә, фатирны җыештыра. Тән таза вакытта эш нәрсә ул, рәхәтләнеп эшләде Имченең генә нәфесе балыкчы карчыгыныкы шикелле күперә барды. Беркөнне ул аны бүлмәсенә чакырып кертте. Трофимнын алдында утырып тора иде. Заһидә кергәч тә төшмәде. Аңласын диде бугай, аклангандай әйтеп куйды: —Бозыклык күп керә, стрессны мин шулай куам. Заһидә бу хәлгә бик гаҗәпләнсә дә, йөзенә чыгармады. Абыстай анын өчен фәрештә дәрәҗәсендәге изге зат иде: ул хилаф гамәл кылмас! —Әни. берәр йомышын бармы әллә?—дип сорады ул, гадәттәгечә, йомшак, буйсынулы тавыш белән. Маһинурга Заһидәнен ялагайлыгы, ярарга тырышуы да ошый иде, билгеле Трофимнын тезләреннән төшеп, Заһидәнен аркасыннан кагып куйды. Трофим да авызын ерып, ана баштанаяк йотылып карап торды. —Бар. җитәр, ата мәче шикелле күзләреңне майландырып утырма монда,—дип Маһинур аны бүлмәдән куып чыгаргандай чыгарып җибәрде —Кызым, сина сүзем бар иде,—диде Маһинур,—утыр әле каршыма. Тавышы күгәрченнеке кебек гөрелдәп чыкса да. карашы өтгергеч иде имченең. Заһидәнен тәне эсселе-суыклы булып китте. Маһинур аны берара күз әсирлегендә тотты. —Син минем бусагама килеп егылганда ярты үлгән идең, шулаймы? —Әйе, әни, шулай. —Мин синең бозыклыкларынны куып савыктырдыммы? —Савыктырдың, әни. —Син үзеңне минем алда бурычлы дип саныйсынмы? —Бу хакта сүз дә булырга мөмкин түгел, әни. Маһинур канәгать иде. Кулларын җәеп киерелеп алды да әйтте: —Бүген фәрештәләр хозурыннан бер хәбәр алдым... —Әйе, әни... —Менә шул, кызым, бүгеннән башлап минем ярдәмчем-йомышчым будырсын. Өстән шулай әйттеләр. Трофимнан кала, бу туксан тугызларның барысын да жилгәрәм. Алар минем абруйны гына төшерәләр Шуна күрә килүчеләр саекты. Син яшь, чибәр. Игътибарны җәлеп итәрдәй. —Мин болай да сезнен ярдәмчегез инде, әни. Маһинур янә карашы белән вттереп алды. — Эшеннән чыгасын, минем янга күчеп киләсен -Ярар, әни Заһидә үзе бик тиз генә ризалык бирсә дә. апасы Фираннын жен ачулары чыкгы. —Ул убырлынын арг сабагын укытып кайтырга ла күп сорамам,— диде зәһәрләнеп,—кара, тапкан хезмәтче —Апа... —Сарык бәрәне булма,—дип бүлде Заһндәне Фирая —гамәленә күрә хакын бирдек ич инде Инде ялчы кирәк булган, ә? —Апа... —Ишетсен колагын, ике аягыннын берсен дә атламыйсын! Заһидә ике ут арасында калды. Кемне тынларга? Апасынын сүзләре якынрак та аңлаешлырак та. Шул ук вакытга Маһинурны да тыңламыйча ярамый. Яхшылыкка таш атмыйлар Их, Ак бабай килеп чыксын иде дә. бер-бер кинәшен бирсен иде Бик мәрхәмәтле ждн бит ул. Маһинур анын сырхавын куса. Ак бабай рухын кайтарды, күзләрен ачгы Дөресен генә әйткәндә, Ак бабайны н жнһан заты мы -түгел ме икәнен Заһидә тәгаен гына белми дә. Күнеле иләс-миләс килгән бер мизгелдә пәйда була да. шундук юкка да чыга. Ихтимал, ул хыял җимеше гснәдер' Тик ничек кенә булмасын, андый чакта үзен-үзе белешми Заһидә. чәчәктән чәчәккә куна-куна очып йөргән маи күбәләгедәй жинеләя. җаны-тәнс үзенә бер ашкынулы хис белән гула. Анын жилкенүле чагы түгел иде әле Шулай да Ак бабай аны эзләп тапты. Беркөнне, эш сәгате тәмамланыр алдыннан идарәгә яшь кенә хагын килеп керле. Йомышын йомышлап Заһидә яныннан > нанда, өстәл кырыена орынды булса кирәк, ханымнын сумкасындагы әйберләре идәнгә чәчелде. Ул әйберләр арасында ниндидер китап та бар икән. Китап тышлыгыннан Заһидәгә ганыш бабай карап тора иде. Үзе кдр өстендә, яланаяк. Озын ак чәче җилкәсенә кадәр салынып төшкән —Ак бабай! Заһидә үрелеп китапны кулына алды. — Бу Остаз,—лиде ханым. — Порфнрмм Корнсевич Иванов Бездә анын клубы бар. Шимбә көннәрдә җыйналабыз. Зәнгәр күлгә бергәләп су коенырга барабыз Кышын да. җәен дә. Килегез. Үкенмәссез Татьяна исемле бу ханым инженер Авиация заводында эшли икән — Мин аны икс мәртәбә күрдем, соңгысында сөйләшеп тә утырдык әле,—диде Заһидә.—Ул мина бик зур ярдәм күрсәтте. —Сез бәхетле кеше. Остаз сезне үз иткән.-дип. Татьяна Заһидәне кочаклап ук алды. —Тик мин, бу саташу гына булмадымы икән дип. икеләнәм —Борчылмагыз да, икеләнмәгез дә. Остазнын рухы, АЛНЫ мәтелек,—диде Татьяна. Теләсә, ул элекке рәвешенә дә кайта ала Аны космоста да очраталар. Беләм, минем бу сүзләремә ышануы авырдыр ы Монын очен махсус хәзерлек зарур. Сез әлеге ачышка кемю караганда да тизрәк киләчәксез, чөнки ул сезне үз канаты астына алган инде Менә күрерсез Әлеге очрашу Заһидәнен тормышын бөтенләй икенче юнәлешкә борып җибәрде. Өч-дүрг ай эчендә Маһинурдан чит имиен. Иванов тәгълиматы ягына авышты. Мока Маһинур үзе гә мепле Ү 1 аны бер нигезсез Трофимнан көнли башлады. Берсендә жәнжлл куптарды. Заһидәне "фәхишә" дип мыскыл итте. Ивановлылар клубында исә мөнәсәбәтләр бөтенләй үзгә елмаеп көлеп каршы агалар, һәрберсе ярдәм кч.гы сузарга әзер Хәзер \'г Остазнын "Детка" принцибы буенча яши Һәр көнне иртән урамда өстена чиләкләп салкын су бөрки, агна саен урам тота. Кышын кар өстендә ялан тәпи йөри Зәнгәр күлдә су коена Болары физиологик гамәлләр Рухи камиллеккә караганнары да бик мәгънәле Кешеләргә ярдәм ит. бигрәк тә мохтаҗларга, сырхауларга. Моны шатланып башкар Кешеләргә ышан. Комсыз булма, икейөзлеләнмә. гаделлекне сакла. Кеше сөйләмә. Башыңны чир. үлем турындагы уйлардан арындыр..." Остазнын бу теләкләре Заһидәнен халәтенә бик тә туры килә иде. Гүя әлеге системаны Порфприй Корнеевич анын өчен уйлап тапкан. Бәхетле булу өчен өч нәрсә кирәк диләр. Беренчесе—тән тазалыгы, икенчесе—фикер саулыгы, өченчесе—күнел пакьлеге. Заһидә бу сыйфатларны үзендә бар дип саный. Димәк, ул бәхетле. Кәшшаф анын тормышына шушы шаукымда килеп керде. Ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләрнең серен әлеге берәүнен дә ача алганы юк. Хис. дияр кайберәүләр. Әйе. хис—беренче урында. Тик хис кабынсын өчен ин әүвәл табышырга кирәк бит әле. Гашыйклар ничек табыша, ничек таныша? Нинди сихри көч. нинди тылсым этәрә аларны бер-берсенә'.’ Әйтик. Заһидә Кәшшафны беренче тапкыр коридорда гәпләшеп торган чагында күреп алды. Алар берничә иде. Ә анын күзе Кәшшафка төште Костюмын ошатмады. Карасу-яшькелт төс абзар төсен хәтерләтә сыман тоелды. Әллә чулак та инде, дип уфтанды. Чөнки Кәшшафнын бер терсәген салындырыбрак йөри торган гадәте бар иде. Шу шы мизгелдә танда яңгыраган гармун моңыдай Заһидәнен күнелен ниндидер кайнар дулкын ярып узды. Сагыш дисән. сагыш түгел, юксынуга да охшамаган Бу—сусау иде. Ләззәтле сусау Хатын-кыз күңеленен ашкынуы. Чөнки табигать аны сөю. сөелү өчен яраткан. Хатын-кызнын ходай биргән асылы шуннан гыйбарәт Заһидә күрмәгән-белмәгән. әле бер авыз сүз катышмаган әллә нинди чит кешене үз итте. Диплом эше дә. башкалары да ул уйлап тапкан, акрынлап ул көйгә китергән хәйләләр иде. Шулай да чын- чынлап якынаю, анлашу шактый озакка сузылды. Бервакыт Кәшшаф аны ресторанга чакырды. -Юк. Кәшшаф абый, мин бит тәкъва зат. рестораннарда йөрү мина гөнаһ,—дип көлде Заһидә. Ләкин бу тәкъдимне кире кагу түгел иде. Бүлмәдә генә чәйләргә килештеләр. Кәшшаф Заһидәнен чибәрлеген, яшьлеген өстәл аша гына күзәтеп, сокланып утырды Гүя тәти уенчык. Кул сузса, уалыр сыман. Бу тыйнаклыгы Заһидә алдында анын абруен тагын да үстереп жибәрде. Әле хисләрнен чәчәк атасы, җимешләнәсе бар ич. Заһидә Яшел Үзән шәһәрендәге апасының хәлен белмәкче икән. Якшәмбе көнне Кәшшаф аны барып алырга вәгъдә итте. Яшел Үзәннән кайтканда Кәшшаф беренче мәртәбә сөйгәненен кулларына үрелде. Боз кебек салкын иде Заһидәнен куллары. Ул аларны җылытмакчы булган иде дә. Заһидә ирек бирмәде. Кәефе юк иде Заһидәнен. Ул килгәндә апасы авырып егылган иде. ул киткәндә дә тора алмады. Шуна борчулы иде. Кәшшафка бу хакта әйтергә кыенсынды. Ә Кәшшаф бу сәяхәткә зур өметләр баглаган иде. Төн йокламыйча шул хакла хыялланып, планнар корып яткан иде. Ләкин өмете акланмады. Заһидә ник бер елмаеп карасын. Сүхләрен дә теш арасыннан тартып чыгарырга кирәк. Ана карап. Кәшшаф үзе дә сөйләшмәс булды. Радио кабызды да юл буе шуны тынлап кайттылар. Тагын кайчан күрешәбез?—дип. сорады ул саубуллашканда. — Башка очрашмабыз инде. Кәшшаф абый,—диде Заһидә ана күтәрелеп карамыйча гына —Килеп алуыгызга рәхмәт. Борчуым өчен гафу итәрсез дип уйлыйм. Кәшшаф китеп баргач. Заһидәнен күңеле талпынып куйды да куюын, ләкин сон иде инде. Үзе бит. югыйсә. Кәшшафны чәйгә чакырырмын дип. күнеленә беркеткән иде. тәм-том да хәзерләп куйган иде. Нигәдер киреләнде Шулай ул. вакыт-вакыт үзеннән-үзе кәефе төшә, эче поша, бер дә юкка киреләнә башлый. Бүлмәсендә дә үзенә урын таба алмыйча үрсәләнеп йөрде Бераздан мендәргә капланып еларга ук кереште Шул ятуыннан тормады, йокыга талды. Төшендә ниндидер бер биек тау башында басып тора, имеш Баш очында болытлар йөзә. Аста—кара-кучкыллы дәрья Ак башлы биниһая зур дулкыннар шаулый-шаулыи кыяларга килеп сугылалар да кире чигенәләр. Тау уйнаклап-уйнаклап куя. Заһидәне курку басты, бер-бер чарасын күрмәсә. аны бу ярсу дулкыннар йомып азачак ич Әнә. инде күз дә бәйләнеп килә Нишләргә, кемнән ярдәм сорарга? Тукта-тукта. анын сон Ак бабасы бар ләбаса! —Ак бабай! Ак ба-а-ба-аи Күп тә үтмәде, болытлар арасыннан бер нур кысылып чыкты да зурая-зурая җиһанны якты кочагына алды Тора-бара ул Ак бабай рәвешенә керде Баш очыннан бармак янап очып үтте. Кәшшафны үпкәләткәнне ошатмаган, дигән нәтижә чыгарды Заһида уянгач. Кәшшаф, дөрестән дә. борчуда иде Китек күнелне кимсетү ансат бит ул. Заһидәнен кинәт кенә үзгәрүен һич тә анламый иде Сәбәбе нидә икән? Әллә бер-бер хата җибәрдемме, дип үрсәләнде Әмма хатасын тапмады. Шулай да. уйлана торгач, акылы белән ул Заһидәнен киреләнүен хуплады да. Заһидә чибәр, ялгыз, яшь Ана үзе шикелле күренекле пар кирәк. Кәшшаф тин яр түгел. Шулай булгач, өмет тотунын фәтвәсе дә юк Өзәргә, онытырга' Ләкин мәхәббәтнең күзе сукыр шул анын. Ул бернинди кануннарга да буйсынмый, анын үз туксаны туксан. Гашыйкка Бохара да ерак түгел дигәннәр бит Матурмы, ямьсезме, өлкәнме, кечеме, озынмы, кыскамы— гыйшкы төшкән кешегә боларнын берсе дә киртә була азмый. Заһидә дә төннен яртысын әйләнеп-тулганып үткәрде. Күз аздыннан Кәшшафнын боек йөзе бер генә минутка да китеп тормады Әллә ниләр уйлап бетерде, бар нәрсәдә үзен гаепләде. Ит яхшылык, көт яманлык, ди. Алай кырын торырлык булгач, китертмәскә генә иде Тәкъдимен башта ук кире каксан. җәфаланып йөрмәгән дә булыр иде Ул бит әзе рульдәге кеше. Бер-бер хәл килеп чыкса нишләрсең’ Заһидә эшкә бер сәгать аздан барын утырды Кәшшаф кына күренмәде Әллә китапханәдә эшли торган көне микән дип, аны да белешеп карады. Эшкә килә диделәр. Юк йомышын бар итеп, шул тирәдә әйләнде. Тик һәрберсендә дә бикле ишеккә төртелде Минем аркада авариягә эләккән икән дип. бөтенләй хафага калды яшь хатын Ә үзе коридорның аргы очында Кәшшафнын гәүдәсе шәйләнүгә. тиз генә бүлмәсенә кереп шылды. —Заһидә Идрисовна. сез бүген нигәдер бик тынычсызланасыз, берәр хәл булмагандыр бит’ дип сорады идарә башлыгы Заһидә ни ялганнарга да белмәде—дөресен әйтә алмый ич инде. Аннан сон: “Хәмитов белән чәл итеп бетерәсе мәсьәләләр бар иде" дип Кәшшаф бүлмәсенә ашыкты Кәшшаф шкаф пыяласындагы шәүләсенә карап, учларына төкеренәтөкеренә чәчен рәткә кигерү белән мәшгуль иде Заһидәне күргәч, калтыранып китте, йөрәге лепер-лепер килеп алды Шулай да каушавын күрсәтмәскә тырышты Чөнки гыйшык-мыйшык мәсьәләсен үзенчә хәл игеп куйган иле ич инде Ялынуга калгач, булмый инде ул 1>ер акыл иясе әйткән бит. кем дә кем хатын-кызны көчләп үзенә каратырга тели ул кеше һичшиксез, аны югалтачак, дигән һәм дөрес Ялыну-ялвару бервакытта да үзенә бәрабәр нәтижә бирми Ялыну көчсезлек билгесе Ә ул яшь-жилкенчәк түгел инде, хатыны бар. улы бар Шуна күр,* шайтан котыртуына бирешергә тиеш түзел Бу дөньяда кем яратышып өйләнгән сон? Жете кызыл пи у на ди. андый гаиләләр бәхетсез була Тик алдан уйланган бу уйларны Заһидә бер күз сирпсп караула челпәрәмә китереп ташлады. Конференциягә хәзерлек унаеннан Галимовны министр Сабиров кабул итте Ул үзе президент белән очрашуга өмет тоткан иде. шул максаттан шактый гына чараларын да күреп кунган иле Соңгы сәгатьтә генә барысы да җимерелде. Президент Америкага җыена, имеш. Идарәче даирәләр милли мәсьәләдән өрәктән курыккандай куркалар. Совет чорында да шулай иде. хәзер дә хәл күпкә үзгәрмәде Татар теле, милли матбугат, тарих, гореф-гадәтләр турында сүз чыкса, кашлары җимерелә. Татар тарихы болай да сәясәт белән бер ызанда, анын койрыгына тагылып йөрде. Сабиров та шул камырдан изелгән кеше иде. карашлары ВКП(б) ҮКнын 1944 ел 9 август карары концепцияләреннән әллә ни аерылмый иде. Галимов күренүгә анын зур биек өстәл артында агач төбедәй калкып торган башы ишек катына таба тәгәрәде. Өстәл читенә җиткәч кенә сыны пәйда булды Алар икесе дә өтек гәүдәле иде. Аерма шунда—Галимов төп шикелле кыска юан. ә Сабиров кипкән балык сыман коры сөяк. —Әйдүк, әйдүк. Сәүбән Сәүбәнович, күптән күзгә-башка күренгәнегез юк иде.—диде ул чәрелдегрәк, әмма көр тавыш белән. — Мәшәкатьләр күп бит. Ильяс Хәбирович, үзегез белеп торасыз, чаба-чаба аяк табаннары тузып бетте инде монда. Галимов үз сүзләренә үзе кәефе килеп, эре сирәк тешләрен күрсәтеп, кеткелдәгәндәй итте —Сезнең тәҗрибәгез зур. Сәүбән Сәүбәнович. конференциянең уңышлы үтәчәгенә бөртек тә шикләнмибез. —Рәхмәт ышанычыгызга, Ильяс Хәбирович. Төркиядән, Румыниядән, Финляндиядән. Германиядән, Америкадан җаваплар килде инде Кытайдан да ризалык биреп торалар. Менә шулай ипләп-ипләп милләтебезне үз асылына кайтарырбыз дип уйлыйм. Сабиров сызгырырга әзерләнгәндәй иреннәрен бөрештерде. —Чыннан да. безнен татар-монголларга бернинди мөнәсәбәтебез дә юкмы?—дип сорады —Бернинди лә! Без җирле халык. Безнен ата-бабаларыбыз башка җирле халыклар белән гомер-гомергә шушы төбәктә яшәгәннәр. Килмешәкләргә катнашмаганнар да. бирешмәгәннәр дә. —Яхшы, бик яхшы Бу республиканың тоткан мәсләгенә дә туры килә. Безгә рәсми сәясәттә дә шушы юнәлештән тайпылмаска кирәк. Барыннан да элек, күпмилләтле республика шартларында тотрыклылык зарури. Милләтләрнең берсен дә өстен куярга ярамый Татармы, русмы, чувашмы—барысы да тигез хокуклы булырга тиеш. —Борчылмагыз, Ильяс Хәбирович. берәүгә дә болганчык суда балык тотарга ирек куймабыз. Шушы очрашудан сон күп тә үтми Галимовнын бер калын журналда болгар-татар тарихына багышланган зур күләмле мәкаләсе басылып чыкты Татар милли тарихының нинди юнәлештә үсәргә тиешлеге ассызыкланган иде анда. Дөрес, автор татар халкынын этногенезы мәсьәләсендә бердәнбер хәлиткеч компонент теориясенә генә ябышып ятмый. Әлеге мәкаләсендә ул. мәсәлән. Идел буе татарлары халык буларак, ниндидер ырунын сан ягыннан үсеше исәбенә түгел, ә башка халыклар кебек үк. Урта Идел буенда яшәгән төрле халыкларның берләшүе юлы белән формалашкан. Мона болгарларның, мишәрләр, бортаслар. башкортлар, удмуртлариын да өлеше кергән, дип тәкрарлый. Бу исемлектә Алтын Урда татарлары гына юк. Булуы да мөмкин түгел! Ник дисән, алар басып алучы, баскын. Болгарны туздыручы. Ә әлеге “татар” дигән яна милләт үз исеменнән хурланып, мыскыллы гомер кичергән Күренекле рус тарихчысы Худяков әйткәнчә. Урдадан чыккан татарлар хан тирәлегенең хәрби аристократиягә караган бик кечкенә катламын тәшкил иткәндер, мөгаен. Рус елъязмаларында да Казан ханлыгы халкын татарлар дип түгел, казандылар дип атыйлар. Күренә ки. татардан Галимовка кадәр үк ваз кичкәннәр икән ләбаса! Әлеге мәкаләне Кәшшафнын өстәленә Әлтаф китереп салды. —Син хәзер бик популяр кешегә әйләнден. шушы гәжиткә имзаңны сырла әле.—диде шаяртып,—киләчәк буыннарга бер ядкәрен булыр — Нәрсә. Тәфкилев тагын бер-бер мөгез чыгарганмы әллә0—дип сорады Кәшшаф илтифатсыз гына. —Тәфкилев кенә булса, бер хәл иле. Башта күз йөртеп чык әле. гәп соныннан Кәшшафнын күзләре ин беренче булып үз исеменә төртелде Чөнки Әлтаф анын фамилиясе астына кызыл карандаш белән сызып куйган иде Тагын өч-дүрт фамилия бар Галимов аларны “узгынчы татарлар" дип атаган. Күрәсен, ул үзен кемнәргәдер исем тагарга вәкаләтле кеше итеп саный иде. Кәшшаф. әлеге мәкаләгә жавап сыйфатында. Әлтафка автограф итеп, Мәрҗанинен татар турындагы сүзләрен язып бирде "Болгар мәмләкәте халкының, аларга иярүче һәм аларга күрше булган мөселманнарның күпчелеге сонга таба татарлар тарафыннан жинелделәр. һәммәсенә дә “татар” исеме бирелде, иске исемнәр беттеләр, югалып калдылар" — Бүгенге тел белән әйткәндә, болгарлар татарлар тарафыннан ассимиляцияләнәләр, йотылалар. Син ни өчен Исхакыйнын "Инкыйра- зьГнда болгарларның ин соңгы вәкиле Жәгьфәр жан тәслим кыла дип уйлыйсын?—дип сорады Кәшшаф һәм үзе үк җавабын ла бирде —Чөнки юк ул болгар, беткән, тамыры корыган. — Шаяртма, дустым Жәгьфәр үлмәде. Жәгьфәр ул мин! Без әле үрчиячәкбез, Алтын Урда гатарларынын арт сабагын укытачакбыз,—диде Әлтаф ясалма бер кылану белән —Әйдә, барысына да төкереп, сыра эчеп киләбез Галимов мәкаләсе тамакны корытып тора әле монда —дип көтелмәгән тәкъдим кертте Кәшшаф,—кичә буфетка бик яхшы сыра китергәннәр иде —Әллә кайчан шулай диләр аны. буш сүз сөйләп күпме вакытны әрәм иттек. Дуслар бүлмәдән чыгып китәргә өлгермәделәр, сәркәтип кыз кереп. Кәшшафка бер конверт тоттырды — Милициядән.—диде ул кызыл иреннәрен мыскыллы кыйшайтып Кәшшаф кабалана-кабалана конвертнын очын тешләп икегә аерды Конверт эченнән дүрткә бөкләнгән саргылт кәгазь килеп төште Тез буыннары калтыранып китте Кәшшафнын. —Аккош күле буендагы мәрәкә буенча чакыралар.—диде,—тапканнар вакыт. —Бер рәхәтнең, бер михнәте, дустым —Ярар, син дә ярага тоз салып торма әле. Сүз берләшкәндәй бөтен дөньясы мина каршы. — Мине ул исәпкә кертмә, дустым Әйдә, киттек, бу юлы үзем сыйлыйм, сыра белен генә чикләнмибездер ахрысы Шушы яшенә житеп. Кәшшафнын сул-тикшерү әһелләре адлына беренче мәртәбә баслы иде Бер-бер җинаять кылган кешедәй ишекне кыяр-кыймас кына ачты. Каушавыннан исәнләшергә да онытты шикелле Анысына янә бер оялды -Мин Хәмитов, чакыру буенча килдем -Бик яхшы узыгыз, стырыгш. Кәшшаф Газиэович Бүлмә хужасынын кор тавышы, исем-фамилиясе белән мврәжәгать нтус генә аны бу халәтеннән арындырды. Ул батырчылык итеп, тирә- якка күз йөргеп чыкты. Куыш чаклы тына кечкенә бүлмә Шунда ике өстәл сыйдырганнар. Почмакта Казан трамвайлары шикелле кыршылып беткән шкаф Өстәл өсләрендә, шкаф башларында, тәрәзә төпләрендә катыргы папкалар аунап ята. Бу шапшаклыкка исе китте Кәшшафнын. Ул милициядә тәртип корабтагыдан да катгыйрактыр дип уйлап йөри иде. Тикшерүче аны Аккош күле буенда милиционерлар төзегән акт белән таныштырды. —Имзагыз үзегезнекеме?—дип сорады. —Үземнеке, дәгъвам юк. Актта Заһидәнен дә кулы бар иде. Димәк, аны да чакыртачаклар. Ул шунда гына зур хата жибәргәнен аңлады. Заһидәне актларга кертеп бутыйсы калмаган да сон? Нишлисен, тәҗрибәсезлек. Шулай да Кәшшаф милиииянен машина документларын табып бирүенә өмет тота иде Тикшерүче исә нигәдер әңгәмәне документлардан түгел, ир белән хатын мөнәсәбәтләрен ачыклаудан башлады. —Минем гаилә хәлләренең әлеге вакыйгага нинди катнашы бар сон?—дип ризасызлыгын белдертте Кәшшаф. —Алайса сорауны конкретрак бирәм: Бәширова сезнең кемегез ул? —Хезмәттәшем. —Сез барлык хезмәттәш хатын-кызларыгыз белән дә шулай су коенырга йөрисезме? Кәшшафнын йөзенә кып-кызыл тимгелләр бәреп чыкты. Бермәл кулларын кая куярга белмичә аптырап торды, әле өстәл өстен сыйпаштырды, әле тезләрен капшады. Аннан сон гына: —Юк,—дип җавап бирде. —Димәк, Бәширова сезнең гади хезмәттәшегез генә түгел? — Василин Андреевич, зинһар өчен аны чакыртмагыз инде, бар сорауларыгызга да үзем җавап бирермен. Үтенеп сорыйм! Кәшшаф сөяк өмет итеп иясенә баккан ач эт шикелле тикшерүчегә текәлде Тегесе ана күтәрелеп карамыйча гына язу машинасында теркелдәвең белде. Ул әңгәмәне үзе теркәп бара иде. —Анын да әйберләре урланган бит,—диде ул, ниһаять,—актта да имзасы бар. —Үтенеп сорыйм, Василий Андреевич —Эш кузгатылган, Кәшшаф Газизович, мин аны үз белдеклегем белән туктата алмыйм. __ Беттенче әнгәмә шунын белән төгәлләнде. Өстәвенә, янә дә шик- шөбһәгә төшереп, бармак сырларының сурәтен дә алдылар. Бу эшне башкаручы сержант ул чыгып киткәндә ярдәмчесенә әйтте: — Бу кеше шизик ахры, куллары калтырана,—диде. Моны Кәшшаф үзе дә ишетте Шизик кына түгел, әллә кем булырсың, минем хәлгә төшеп карагыз әле. дип уйлады күңеленнән. Анын беркемне дә күрәсе килми иде, Заһидәгә дә шалтыратып тормады Гуры фатирына юл тотты. Ярый әле, өйдә кеше юк, дип үзен- үзе тынычландырды. Дәрига товар артыннан китте, алыш-биреш артыннан йөри, мал кайгырта. Кәрим—әбиләрендә. Фатирның ишек төбендә ул колакларын торгызып, туктап калды. Чөнки эчтә кемнәрнеңдер сөйләшкән тавышы ишетелә иде. Әллә Кәрим инде? Димәк, Дәрига кайткан. Сон әле ул атна ахырында гына көтәргә кушкан иде ич. Кәшшаф чын борчылу белән ишекне ачты. Саклап кына торган диярсең, шул мизгелдә үк Кәрим муенына килеп асылынды. —Әтием, күр, әнием мина нинди матур куртка алып кайткан,—дип мактанды. Кәшшафнын борчуларын ишек җиле үзе белән урамга алып чыгып китте. Ул улын күтәреп атып, күкрәгенә кысты, битен анын битенә тигезде. —Улым... —Әтием, ул кадәр кысма, яна курткам бөгәрләнә бит,—диде Кәрим. ^1арада кухнядан биленә кәкит алъяпкычын буган Дәрига чыкты, елмай * Р йе я^и^ЛаЙй СЬ1НЬ,йлар аны,-дип алтын тешләрен күрсәтеп кайттын. молодец. Ә Кәрим янына ешрак барырга иде. Югыйсә, мине апа , сине "абый' дип әйтүгә дә ерак калмас минем үтемне дә нәкъ шул нәрсә борчый,—диде Кәшшаф ^әРша Г1ЛИ7Ә янында кайнаша иде булса кирәк, йөзе алсү төскә ЯНЫП ТОра Бик сөйкемле иде ул бу минутта Кәшшаф Кәримне кулыннан төшермичә генә хатынын да кочагына кертте I интәк мин, ангыра бәрән, дип үзен-үзе орышты, гтшындый улым, алма кебек хатыным була торып, читтә тәм табып йөрим бит ә-> Каян килеп чыкты сон бу Заһидә» төште ^™еМ к^рткамнь| каРа инде,—дип Кәрим анын кочагыннан шуып Кәшшаф улын бер урында әйләндерә-әйләндерә куртканы энәсеннән жебенә кадәр тикшереп чыкты Син нәрсә, әтием, мин әллә бөтерчекме?—дип четер-четер көтле Кәрим —Мондый куртка бер малайда да юктыр әле. Кәрим. Унике кесәле, әтием, ышанмасан санап кара Менә бер. ике. Кәрим әнисе шикелле тапкыр сүзле. Әбисе әле дә көлә-көлә сөйли. Узган көз мактанасы килептер, мөгаен, өстәл өстенә яна гына өзеп алган кыгг-кызыл помидорлар, суты сытылып чыгардай булып тулган алмалар тезеп куйган да оныгыннан: Кәрим, бәбкәем, әйт әле, алма тәмлерәкме, помидормы?—дип сораган. Тегесе бераз башын кашып уйланып торган да әйтеп салган — Банан! — Исем-акылым китте шунда Кәримнен зиһененә,—дип сөйли әбисе,—нишлим, кибеткә чыгып банан алып керергә туры килде. —Әниең дә бик матур шул синен,— диде Кәшшаф һичнинди ялгансыз. — Беркатлы хагын-кыз гына ирләрнен ант-вә1ъдәләренә. тәжрибәлеләре комплиментларына ышана, -дип көлде Дәрига, мин үземне тәжрибәлеләр рәтендә йөртәм Шулай да комплиментларыңны бернинди икеләнүсез кабул итәм. Мактыйсынны алдан белеп, бер бүләк тә алып кайттым үзенә Дәрига Кәшшафнын жилкәсенә каз мамыгыдай жинел кара төстәге бик ыспай пинжәк китереп салды. Аккош күле буендагы мажаралы вакыйга шаукымыннан Кәшшаф теге вакытта бик жинел котылып калган иде. Дәрига анын сүзләрен шик астына куймады Чөнки әлегә кадәр Кәшшафнын монарчы бер мәртәбә дә гаеп өстендә тотылганы булмады. "Эсселеккә түзә алмыйча, иптәшләр белән су коенырга барган идек, талаганнар' .—дип котылган иде ул чакта Хатыны: "Кемнәр иде сон ул иптәшләрен?’ дип кайтарып сорауны да кирәк тапмады хәгга. Дәрига алыш-бнреш эшенә бик маһир булып чыкты Башта Польшага йөрделәр, хәзер Төркияне айкыйлар. Кәшшаф үзе дә хатынының эшенә тыгылмый Нәрсә ала. нәрсә сата, дуслары кем төпчеш эне юк. Сонгы вакытта тормышлары күзгә күренеп яхшырды Өй җиһазлары янарлы, кием-салым үзгәрде Кәшшафнын барлы-юклы акчасына боларнын берсен дә майтарып булмас иде. әлбәпә Бу ‘'тигезсезлек” Кәшшафнын мин-минлегенә сукмый катмый, билгеле Мөселман ире җәмәгатенең өстенлеген күтәр.» атмый бит ул Ләкин нишлисен Үзеннен кулыннан килмәгәч, тешенне кысып булса да түзәргә туры килә инде. Шуна костюмны да риясыз кабул нпе Телефон шылтырады Мине сорасалар, кайтмады әле. дип әйт,—диде ул Дәригага - Өйдә дә тынгы бирмиләр —Өчпочмакларым көя. үзен жайла—дип хатыны кухняга кереп югалды. Кәрим һаман көзге каршында бөтерелә, курткасыннан арына алмый. —Тыңлыйм.—диде Кәшшаф битараф тавыш белән. —Мин әле бу—Заһидә. Кәшшаф Заһидәнен тавышы читкә чыкмасын дип телефон трубкасын бар көченә колагына басты. Заһидә үпкәле иде. — Мин үземне кая куярга белми өзгәләнәм, синен исендә дә юк. Хәлеңне әйтеп шылтыратырга була иде бит. Шулай шәфкатьсез булырга ярамый ич инде. Кәшшаф Заһидәнен күз яшьләре тамганын сизеп-тоеп торды. Ләкин ачыктан-ачык сөйләшә алмый иде. Кухня ишегеннән Дәрига башын тыкты. —Ярар, калганын иртәгә эшкә килгәч сөйләшеп бетерербез. Доклад нигездә әзер инде.—диде Кәшшаф бик эшлекле кыяфәттә. Ә үзе бу сүзләрне әйткәнче үк телефонның төймәсенә басып куйган иде инде. —Табын әзер.—диде Дәрига. Кәшшаф Заһидә кабат шылтыратмасын дип хатынына күрсәтми генә телефонның чыбыгын өзеп куйды. Озаклап, иркенләп кичке ашны ашадылар. Күчтәнәч коньяк та гайрәтле иде. Кәримне яткыргач. Дәрига юкка чыгып торды. Кәшшаф диванга кырын ятып, телевизорга текәлде. —Жә. ничек? Кәшшаф башын калкытты да, шаккатып калды. Дәрига, әйтерсең лә. журнал тышлыгыннан гына төшкән. Чын мадонна! Яна гына яуган кар шикелле ап-ак төстәге йөзү костюмыннан иде ул. Аяклары яшь болан аякларыныкы шикелле төз. зифа. Биек үкчәле түфлиләр аны тагын да күркәмләтеп күрсәтә иде. Кәшшаф хатынын кочаклап алганын сизми дә калды. Сәүдә үзенә бер үзгә дөнья. Аның үз фәлсәфәсе, үз кануннары бар. Юнан фәйләсүфләре. мәсәлән, шул жөмләдән Аристотель дә, сәүдә вә кул һөнәрләре белән шөгыльләнүчеләрне түбән һәм ким кәсепчеләрдән чутлаганнар. Платон хәтта андыйларнын мәдәни хокуклардан мәхрүм булырга тиешлеген тәкрарлый. Рим жөмһүриятендә исә алыш-биреш белән читләр генә шөгыльләнгән. Хак бәясен биреп, сәүдә кәсебен абруйлы хезмәт дәрәҗәсенә күтәргән зат Рәсулулла хәзрәтләре Иман сәүдәгәрләр шәһидпәр белән бәрабәр савапларга тин’’.—дигән. Болгар, Казан ханлыклары чорында да сәүдә башка халыклар белән икътисади, мәдәни, рухи багланышлар урнаштыруда искиткеч зур роль уйнаган. Рус патшалары да аны кысмаган. Чөнки сәүдә казнага зур файда китергән. Сәүдәгәрлеккә тоталитар режим чик куйды. Җәмгыять янә Юнан дәверенә әйләнеп кайтты Кәсепчеләргә “спекулянт” дигән тамга суктылар. Демократик үзгәрешләр чорында сәүдә шушы хәрабәләр арасыннан башын күтәрде. Традицияләр инде онытылган, максатлар да бүтән. Беренче урында—акча! Саф акчамы ул, күз яше хисабына алынганмы, анысы әһәмиятле түгел. Фәкать кесәгә генә керсен! Бу инде бәйдән ычкынган кыргый базар иде. Дәрига башы-аягы белән менә шушы упкынга чумды. Базар аны бөтереп алды. Елатты, бәргәләде, суккалады. Шунда үзе дә ныгыды, хәйләләргә, алдарга, сүгенергә өйрәнде. Польшага тәүге тапкыр баруы хәтеренә төшкәндә хәзер дә тәннәре калтыранып китә. Ул вакытта таныш-белешләре дә, таяныр кешесе дә юк иде әле. Үзе шикелле бер укытучы белән тәвәккәлләгәннәр иде. Поезд чумаклар (челноклар) белән шыгрым тулы, барысы да товарга бара. Баксан, Россиянен бөтен Европа өлеше йөри икән Польшага. Варшавага төнгә каршы килеп төштеләр Ә анла мәхшәр' Борын тыгар урын юк Кая барып бәрелергә лә белмисен Шулай кем артыннан иярергә белмичә ан-сан итеп карангалап торганда алар янына мәһабәт гәүдәле бер поляк туктады. Башында модалы эшләпә, өстендә затлы плащ. —Проше. пани, сезгә ярдәм кирәкмиме0—дип бармак очлары белән генә башыннан эшләпәсен калкытып куйды —Таныш булыйк, пан Пильсудский Алдана күрмәгез, анда Шомбайлар күп дип кисәткәннәр иле Дәриганы. Шуна күрә ул бу озын буйлы чибәр кешегә ачык йөз күрсәтмәде —Рәхмәт, безгә бернинди дә ярдәм кирәкми,—дип читкә борылып басты. Ләкин кая бәрелергә, транспорт йөрүдән туктаган, танышлары юк Шуна күрә вокзалның аулаграк җиренә барып кунакладылар Тик монда да тынгылык бирмәделәр Бу юлы юлпыч корсагы тезенә кадәр асылынып төшкән бер юан адәм бәйләнә башлады. Үзләренчә сөйләшсә дә. анын бинокль сораганы аерымачык аңлашыла иде 'Бинокль, бинокль" дип учларын йомарлап күзләренә куеп-куеп ала Бу Дәриганы гаҗәпләндермәде Чөнки Польшага килгән һәр татарстанлы Казан бинокле, Чистай сәгатьләре юнәтеп килә Ул әйберләр аларда да бар. әлбәттә. Ләкин карангы почмакта бу хакта сүз кузгату зур ахмаклык булыр иде —Юк, бездә бернинди дә бинокль юк,—диде Дәрига Ул арада тагын бер кеше пәйда булды Анысы яный ук башлады Чит ил, чит шәһәр Кемнән ярдәм сорарга0 Дусты мышык-мышык еларга ук тотынды. Жебегән. Үзенен дә жаны табан астына төште Ни дип шушы карангы урынга килеп урнаштылар сон әле алар? Монда полиция лә бардыр ич инде. Әллә тавыш күтәрергәме0 Бәлкем, ишетеп ярдәмгә килерләр Ният итеп авызын ачарга да өлгермәде, жир астыннан калыккандай каршыларына геге фырт кеше килеп басты —Хәзер үк күземнән югалыгыз'—дип кычкырды ул тегеләргә Паниларга бәйләнергә ярамый Алар безнен кунакларыбыз И. мәксезләр Юлпыч корсакның иреннәре чалшайды Ләкин Эшләпә дә куркаклардан түгел икән, кул таягы белән тегенә нык кына кизәнеп тә алды теленнән “полиция" сүзе дә ычкынды кебек 1.шдгмр Пильсулскии да “Мин хәзер урап киләм",—дип каядыр китеп барды Ү зе шундук әйләнеп тә килде. Ике кулында ике катыргы стакан. Аларда кайнар кофе иде. —Рәхим итегез! Бик хикмәтле кофе булды бу. арыган тәннәренә көч кереп, күңелләре күтәрелеп китге. Әйбәт кешеләр бар ул. Күр инде бу полякны, йөрәген ярып бирергә әзер тора бит. Дәрига үзе бодай булдыра алмас иде Бәгыре каты анын Әнисе дә. кемгә охшап шулай булып тугансыңдыр дип. орыша үзен. _ Пильсудский аларны вокзалга якынрак алып барып урнаштырды —Жә. ярар, панилар, хушыгыз.-дип. кавалерларча башын иеп саубуллашты Мин китим инде Карагыз аны. сак булыгыз’ Хатын-кызнын башына нәфесе ж.итә диләр Хәерче шикелле, ямау лык күрсәтсәң, күлмәклек сорый башлый ул Сонгы мизгелдә генә Дәриганың да шушы бозык каны уйнаклап алмасынмы -Пан Пильсудский. бер генә минутка мөмкинме -дип полякны киткән жиреннән туктатты. — Гынлыйм. пани! -Ул бинокльләр бездә, чыннан да. бар бит. Азарны урнаштырасы иде Без әле монда беренче тапкыр гына —Самими кеше икәнлегегезне мин бер күрүдә абайлап алдым.- пие Пильсудский.-шуна да хәлегезгә керәсем килгән иде —Тагын бер яхшылык эшләгез инде. Мин үзем андый адыш-биреш белән шөгыльләнмим шу I пани Мин сәнгать әһеле, артист Еш кына халык арасына менә шулай образ. типаж эзләргә чыгыштырам. Аңлыйсызмы? Ләкин дә. ничегрәк итеп булышырга сон әле сезгә-1 Бер-бер әмәлен табарга иде бит. Пильсудский кашларын жыерып. күн перчаткаларын бер-берсенә бәргәләп атлы Башын чөеп бераз уйланыбрак торды. Аннан сон: “Көтегез, ярты сәгатьтән килеп житәм’*.—дип халык арасына кереп югалды. — Бу кеше сине сихерләде.—дип көлде Дәриганың иптәш хатыны. -Ир-ат беркатлы мәхлук бит ул. чит итәк күрсә, акылын жуя. Типаж эашм ди бит Без типаж түгелме әллә? Күп тә үтми Пильсудский үзе дә күренде. Янында йомгак шикелле бер кеше тәгәри. Пан Йозеф,— дип таныштырды Пильсудский —Йокысыннан уятып алып килдем. —Мин фәкать затлы импорт джинсылары белән генә эш йөртәм шул,—диде ул гафу үтенгәндәй.—бинокль, сәгать ише әйберләрегезне товарга гына алыштыра алам. Өстәү белән, билгеле. Йозеф русчаны су шикелле эчә иде. — Бик яхшы, без риза,—диде Дәрига эчке бер куану белән. Алар читкәрәк киттеләр. Йозеф товарын күрсәтте. Джинсылар, дөрестән дә. затлы иде Американын үзендә эшләгәннәр, чын джинсылар. Фирма! Дәриганын күзләре янды. Болар бик кыйммәткә китәчәк дип, күңеленнән исәп-хисап та ясап алды. Артист сатулашуда катнашмады, читгәрәк кенә басып торды. Дәрига Йозефтан дү'рт ирләр чалбары, ике пар балалар костюмы алды. Барысы да зәвыклы итеп пакетка төрелгән. Карап торулары күңелле. Курку белән башланган эш хәерле була ди. тора-бара эшләре пеште бит тәки Иртән базарда вак-төяк юнәтәсе генә калды. Поезд кичке якта кузгала. Анысы жаилы. Ана кадәр бәлкем өстән-өстән генә булса да шәһәр белән дә танышырга булыр. Варшава—гүзәл шәһәр. Алдануларын алар иртә белән генә белделәр. Янә дә куанычлары килеп, пакетларын ачып караганнар иде. икесе тиң бөгелеп төште. Ялтырап торган матур пакетларга иске-москы чүпрәк тутырылган иде. Күрсәткән пакетларын бирмәгәннәр, икенчеләрен төрткәннәр. Дәриганын кулдашы башка базар ягына әйләнеп тә карамады. Үзе исә. киресенчә, алыш-бирешкә үжәтләнеп. теше-тырнагы белән ябышты. Алыш-биреш дөньясы шәфкатьсез, аяусыз, әрсез, үчле, астыртын дөнья Ул дөньяда син ялгызын гына бернәрсә дә майтара алмыйсын. Дөнья—базар, базарда күп йөргән азар, дип бик белеп әйткән борынгылар. Базар күпләр өчен сөтле сыер ролен үти. Сәүдәгәр сатып алучыны имсә, анын үзен имәргә тырышучылар да бихисап. Милиция, салым әһелләре, базар хуҗалары, санитария хезмәткәрләре, янгынчылар, мэрия вәкилләре.. Көнгә икешәр-өчәр тикшерү. Гаеп табу бернигә тормый. Ә бәхилләтү өчен майларга кирәк. Акт төзесәләр, эш тирәнгә китә, чыгымы да арта. Болары әле анын алай ук куркыныч түгел, ни бирсән, шуна риза. Ин зур афәт—"түбә” дигәне. Азарны тыгындырып кына бетерермен димә. Таш яуса ла үз дигәннәрен итәләр, качып та котыла алмыйсың. Ахыр чиктә алтатар теленә күчәләр. Милиция дә алар белән каршылыкка кермәскә тырыша. Дәрига аерым урын алган көнне иртүк тигәнәк кебек кадалды берсе. Әйберләрен тезеп, эләселәрен элеп, сатуга әзерләнгән генә иде. янында көрәш батырыдай таза гәүдәле бер егет пәйда булды. Авызында сагыз, сыер шикелле бертуктаусыз күши. Дәрига аны сатып алучы дип белде. И. тотынды сайрарга, и. тотынды. Чөнки мондый тәти егетләр акча кызганмый, сатулашып та тормыйлар. — Мин сезгә Мисыр патшасы мәшһүр Клеопатра рецептлары буенча ясалган кершәннәр тәкъдим итә алам Гүзәлегезне сөендерү өчен моннан да затлырак кершән таба алмассыз. Алар фәкать миндә генә. Әле сорап- сорап киләләр... —Такылдама, түтәй, колакны тондырасың.—дип егет сагызын жиргә төкерде дә. янасын капты. ТОЯК ЭЭЕ —Мин разведчик Яна клиентларны ‘‘регистрация’'гә алучыларны азар үзара “разведчик дип йөртәләр икән —Нинди разведчик?—дип аптырап калды Дәрига —Булды, түтәй, житте. Бу безнен биләмә Бүгеннән ясак түли башлаячаксың Кичкә бер "курчак" хәзерләп куй Керү взносы —Әле сата да башламадым, каян алыйм мин ул кадәр акча?—лип кызып китте Дәрига.—Мина бернинди дә "түбә" кирәкми Сакларлык малларым юк. —Мин әйттем, түтәй. Егет тук аю кебек алпан-тилпән атлап, будкалар арасына кереп китте Дәрига шом эчендә калды. Ул. әлбәттә, бу хәлләрдән хәбарлар иде Алардан котылу чарасы юк диләр Күршеләре дә шуны тәкрарлый. Ләкин берсенен дә күпме түләп торулары турында ачылып сөйләшәсе килми, соравыңны ишетмәмешкә генә салышалар. Дәриганың да белмәгән-күрмәгән кешеләргә кан бәрабәренә табылган акчасын алай тиз генә чыгарып саласы килми шул Кемнән саклыйлар сон алар аны? Үзләре кебек башкисәрләрдәнме ’ Ә милиция нәрсә карын'1 Ул бу сорауларның очына чыга алмады. Кичен теге егет тагын пайда булды. —Кая. бир!—диде —Акчам юк,—диде Дәрига Егет аңа баштан-аяк сөзеп карады да. сагызын төкереп китеп барды Икенче көнне сатуга дип килсә, аһ итте Дәрига. Киоскнмн ишек- тәрәзәсе бер җирдә, түбәсе икенче җирлә аунап ята иде. Көне шуны эшләтеп үтте. Эше төгәлләнер алдыннан янә "разведчик килеп басты —Түтәй, мин килдем.—лиле, әйтерсен лә. кадерле кунак Анынчы күршеләре Дәриганы мөнәсәбәтләрне катлауландырма, көн күрсәтмәячәк ләр. дип кисәткәннәр иде инде. Ул сүзсез генә егетнен кин унына алдан хәзерләп куйган төргәген салды Тегенеп иреннәре кыйшайды —Окей. түтәй, гуд бай Бу сүзләр әллә кайчан шулай кирәк иде дигән мәгънәне аңлата иде бугай Бер ел эчендә башыннан әллә ниләр кичерде Дәрига Инде ул ү к- к» төркемдә Пильсудский кебекләр анын ягына карарга да базмый Дөрес хәзер алар Төркия юлын таптыйлар Анда чәл үзгәрәк Ь\ имә нн арзан, ин үтемле говарга ябырылучы Русия кәсепчеләрен кочак ж.зеи каршы д тар Очсыз чалбар төпсез була Күпме доллар шунда утырым кала Югыйсә, ул әйберләрне үз илендә дә җитештерергә мөмкин ләбаса! Хәер бусы Русиянең гомер-гомергә килгән булдыксыхтыгы Ул һәрвакыт бай хәерче булды Һәм шулай булып калырдыр да. мөгаен Барысына да ияләште Дәрига. Бервакыт шулай, төргәк торгәк әноср төяп, фатирына кайтып ауды Утырып чәй эчте, черем игеп аны Ш\шмн сон гына әйберләрен урнаштырырга тотынды Тик ник бер төримсн урыныннан кузгата алсын ’ —Таш төягәнсен. ахры.—дип көлде Кәшшаф Ул бит әлеге төргәкләрне Төркиядән алып кайтты Ничәмә-ничә автобус, самолет. Дүртенче катка ялгызы ташыды Белеп әйткәннәр, дәрманы килгәндә адәм баласы дию пәриен дә егып сала. Тик шулай да. төркемдәгсләр аны мыскыллап абыстай иш йөрт.нәр Ул алегә берәүне дә үзенә якын җибәрмәде Иргә карап нтх хәк-рю иманда җүләрлек питтереп яшәргә, дөньямын бар ләззәтен татын калырга КИРӘК ПШ ничек кенә кодаласалар ла. беркемне и» тынламаоы Лны үзенеке т.Мм.. теләүчеләр але дә шактый Дәрпганын нык торуы. тотанактылыгы лмрны тагын да үжәтаәндерә. ахры Бер аиына. биш артына твшатәр ярарга 1ырыи,л зар Иштрам итүләрен дә тоеп йөри Ир-ат җилбәзәк хатыннар янын и к.шнаша Әмма күңеле белән тутрылымыларга тартыла Иш ип вкскгсльменндры шикетле Алар да блондинкзътарн ы охшаталар, брюнеткаларга өйләнәләр ли Дәрига кеше бөкресенә атланып ожмакка керә торган затлардан түгел. Ул һәрвакыт үз кояшын, үз учагын булдырырга омтылды. Кылган гамәлләренең хаклыгына чын күнеленнән ышанып яши иде. Кәшшафка кияүгә чыгам диде—чыкты. Ир бала тудырам диде—тудырды. Бизнеска керәм диде—керде. Күнеле тыныч иде Чөнки барысы да аныңча иде. Киләчәктә дә шулай булачагына да шикләнми иде. һәм уйламаганда, көтмәгәндә—хыянәт! Мәңге бозылмас шикелле тоелган тормыш таш тигән көзгедәй чатнады да китте. Дәрига да тикшерүче янына ире шикелле шик-шөбһәле уйлар белән барды Чакыру кәгазен күрүгә, чакканнар икән, дигән уй кисеп узды. Кем булыр бу? Югыйсә, чын-чынлап ачуланышкан кешесе дә юк шикелле. Кешеләр белән уртак тел таба белә ул. каршылыкка керергә тырышмый Шунын белән бергә, алыш-биреш. сату итү белән шөгыльләнгән кеше гел туры юлдан гына йөрми, анардан һәрвакыт гаеп табарга мөмкин. Ләкин Дәриганың зурдан кубып закон бозганы юк. Моңарчы хокук саклау органнарының күзенә чалынганы булмады. Тикшерүченең ни өчен чакырганын белгәч, исе-акылы китеп торды. Аннан сон теленә килгән беренче сүзне әйтте: —Ялган! Тикшерүче мондый кыланышларга күнгән иде инде, стаканга су агызып, Дәриганың калтыранган кулларына тоттырды. Тегесе аны капылт кына бушатып та куйды. —Минем ирем галим кеше,—диде Дәрига. Тикшерүче аны юатырга ашыкты. —Гафу итегез, Дәрига Хәсәновна, мин һич тә сезнең гаилә мөнәсәбәтләрегезгә тыкшынырга теләмим. Бу сезнең шәхси эшегез. Минем фәкать Кәшшаф Газизовичның машинага кагылышлы документлары турында гына белешәсем килгән иде. Бәлкем, алар элегрәк югалгандыр? Ихтимал, фатирыгызның берәр аулак почмагында аунап ятадыр әле. Галим кешеләрне үзегез беләсез сәеррәк халык, онытучан. —Ул алдаша торган кеше түгел. Дәрига төртелеп калды. Читкә борылып, кулъяулыгы белән тиз генә яшьләрен корытып алды. —Алай ук бетерешмәгез әле, Дәрига Хәсәновна, хезмәттәшләр белән аралашу һич тә таеп нәрсә түгел инде ул. —Мин сезгә бернинди дә мәгълүмат бирә алмыйм, өйдә юк идем,— диде Дәрига. —Беләм, Кәшшаф Газизович әйткән иде. Белми торган булса, бәлкем, әйбәтрәк тә булган булыр иде. Хәзер, әнә. йөрәгенә мәңге төзәлмәс яра алды. Атдакчы! Фәхиш! Дуслар белән су коенганда таладылар дигән булды бит. Мокыт кына димәссең. Тәтәйләр белән типтерә икән берәү. Ул аны томанага чутлап йөрде. Җүләр. Иделгә таянма, ирләргә ышанма, ди. Утыз яшенә кадәр кыз куенына керә алмаган утын пүләне чакларын оныткан, күрәсен. Мәҗлестә исертеп, үзе янына яткырмаган булса, әле һаман саламторхан булып калган булыр иде. Дәрига ниндидер бик мөһим нәрсә исенә килгәндәй барган җиреннән туктап калды. Юк, монда хикмәт Кәшшафта гына түгел. Сөйрәлчеге башын әйләндергән. Ихтыярсыз бәндә ич ул. Фәненнән башканы белми. Аны кулга төшерү төкерек кенә. Үзе дә шулай эшләде ич. Тегесе, димәк ки, өмет баглый, тартып алмакчы. Юк, тәти кош, Кәшшаф сиңа тәтемәячәк. Кара көл итәм мин сине. Җилегенә төшәм. Күпме көч сарыф итеп корган гаиләсен, дөньясын таркатырга ирек бирергә исәр түгел лә ул. Кәрим хакы да бар әле монда. Ана кеше беренче чиратта баласы турында кайгыртырга бурычлы. Шуңа күрә ул бүген Кәшшаф белән очрашырга тиеш түгел. Очрашса, барысы да челпәрәмә киләчәк. Үзен тсгга алмаячак. Ниятен оянны саклау икән, ордым-бәрдемгә барырга ярамый. Акылы белән үзен тыярга тырышса да, ачуы барыбер аны үз йөгәнендә тота иде. Аяк атлаулары ук үзгәрде. Күзенә ак-кара күренми, элдертә генә Әледән-әле үткән-сүткән кешеләргә килеп орына. Тегеләре сәерсенеп юл саба. Берзаман абынып китте дә йөзтүбән мәтәлеп төште. -Аһ.. Аны бер ир кеше күтәреп торгызды. —Сез авырыйсыз, ахры, ашыгыч ярдәм машинасы чакыртмыйкмы0— дип сорады тирән борчылу белән Дәриганын күзләре акайды. Әлеге кеше кайсы ягы беләндер Кәшшафны хәтерләтә иде. Анын юл буе кайнап килгән ачуы бер секундка бүселеп тышка бәреп чыкты —Фәхиш! Күземнән югал' Ярдәмчедән җилләр исте. Дәриганын акылы янә ачылып китте Юк. болай ярамый, үз-үзенне кулга алырга кирәк, дип уйлады ул Иң мөһиме, хәзер ачуын басу Ачуны басунын бердәнбер юлы—әниләренә кайту Дәрига ин элек Заһидәдән үч алырга ниятләде Ният бер нәрсә, әмма аны ничек итеп тормышка ашырырга0 Нинди җәза уйлап табарга0 Дөрес, анын классик алымнары бар-барын, ихтимал, мөгез чыгарып азапланмаска да кирәктер? Әйтик, урамда очрашып, чәченнән сөйрәп йөрергә булыр иде. Дәрига моны ике дә уйламый булдыра алыр иде Көче дә, үҗәтлеге дә, усаллыгы да җитәрлек. Кемдер көндәшенең йөзенә кислота сибә, киемнәрен тураклый. Тик болар борынгы заман гамәлләре. Дәриганың шул сөйрәлчек аркасында кеше арасында хурга каласы килми Бу көчсезлек булыр иде. Шундый нәрсә уйлап табарга кирәк ки, ул еланнан да яманрак чаксын, рухын, жанын кыйсын. Ә үзе коры калсын, исеменә тап төшмәсен Ике-өч көн баш ватканнан соң, ниһаять, эзләгәнен тапты кебек. Йөзендә зәһәр елмаю кабынып алды. Иреннәре исә: “Котырган нәфесеңне бастырам әле мин синең”,—дип ысылдады Дәрига институтка страхагент сыйфатында килде. Страхагентларнын ишек ачык булмаса, тәрәзә ватып керә торган гаять дәрәҗәдә әрсез бәндәләр икәне һәркемгә мәгълүм. Шуна күрә аларга каршылык та күрсәтеп тормыйлар Дәрига чәчәннәрчә сүзнен балын агызып сөйли белә. Юмаларга да бик оста. Ике-өч җөмләдән институт хатын-кызларын авызына каратты да куйды. Әллә нинди дөньяда булмаган югары процентлар вәгъдә итте Имеш, бу тәжрибә рәвешендә генә үткәрелә торган зур яналык икән. Казанда әлеге эксприментны берничә белгечкә генә ышанып тапшырганнар Әлбәттә, кемнен инде акчаны көрәп аласы килмәсен ди° — Кызлар, полисларны тутырып бирегез, мин тикшереп кенә чыгармын, взносларыгызны соныннан түләрсез,—диде Дәрига Үзе бур мәче шикелле ялт-йолт каранды. Бу чибәр ханымнарның кайсысы Кәшшафнын сөйрәлчеге икән? Дәрига полисларны җыеп алды, барысын да җентекләп күздән кичереп чыкты Ләкин арада Заһидә Бәшированыкы юк иде Әллә бүлмәне буташтырдым микән, дип уйлап алды Дәрига. Югыйсә, барысы да туры килә иде кебек. Институтта канцелярия берәү генә, ул 18 нче бүлмәдә урнашкан, диделәр аңа —Кызлар, бер буш өстәлегез дә күренә, үпкәләштән булмасын, анын иясенә дә полис калдырам,—дип, Дәрига янә бер кармак салып карады —Заһидә Идрисовна нәшриятка киткән иде шул,—диде өлкәнрәк яшьтәге ханым,—озакламастыр, мөгаен Шул вакыт ишек ачылып китте —Гомере озын икән, менә кайтып га җитте.—дип каңгылдашты хатынкызлар Дәриганын эченә ут капты, түбә чәчләре үрә торды. Хәтта конспирация дигән нәрсә дә онытылып торды. Кул тиресен чеметеп алгач кына аек акылы өстенлек алды. Юк, сугышып ир бүлешергә килмәде ул монда, аның планы күпкә отышлырак. Дәрига ачуын йотып, көндәшен баштанаяк карап чыкты Шунда ук бәясен дә чыгарып куйды: "Торна. Кытай курчагы Бу Заһидәнең озын аякларына, сөрмә тарткан кашларына ишарә иде, билгеле. —Сезгә бер тәкъдимем бар иде,—дип. калтырануын басарга тырышып, Заһидәгә гозерен анлатты Дәрига. Тегесе каршы килмәде, полисны тутырды. Ниһаять, кирәкле адрес кесәдә. Кичке якта институт бакчасында дию пәриедәй зур гәүдәле бер егет белән Заһидәне көтеп утыралар иде инде алар. Эш сәгате тулып килә, озакламаска тиешләр. Чыннан да. аллеяда Заһидә пәйда булды. Каләм йоткандай турыга каткан. Биек үкчәләрен ташка бәрә-бәрә тып-тып атлап килә. —Менә шушы мәткә инде ул,—дип пышылдады Дәрига шәрә башлы таза егеткә. Егетнен кирпечтәй калын йөзе тартышып алды. —Матур курчак икән ич бу, түтәй. —Дөрес әйтәсең, курчак. Кытай курчагы! —Мина барыбер Кытайныкымы. Японныкымы сәмәне генә булсын —Анысы килешкәнчә. Яртысы хәзер, яртысы... —Беләм,—дип кырт кисте Такыр баш,—кабатламасан да була. Заһидә горур кыяфәт белән кырт-кырт басып узып китте. Дәрига анын артыннан сүгенү сүзләре яудырды. —Сука, блин. —Син борынгы заман кешесе икән, түтәй,—дип көлде Такыр баш,— хыянәт тугед, хыянәт итмәү гаеп хәзер. Дәрига жавап кайтармады. Әлбәттә, хәзерге буыннын бу фәлсәфәсе аңа яхшы таныш Яшьләрнең күпчелеге шул рәвешле яши дә. Ә ул гаилә мәсьәләсендә кадими карашта тора Үз оясы, үз кагыйдәләре. Ин мөһиме, тотрыклылык. Заһидә анын менә шушы кыйбласын тар-мар итеп ташлады, таяныч ноктасын какшатты Хәзер Дәрига котырынган диңгез уртасында кулдан киткән кораб хәлендә. Ихтимал, түзәр дә иде. характеры нык анын. Әмма кичерә алмый Инде нияте көндәшен дә шушы чарасызлыкка дучар итү. Монын бердәнбер юлы. хатын-кыз буларак, Заһидәнең дәрәжәсен төшерү, абруен пычрату', мәсхәрәгә калдыру Такыр баш Заһидәне өч көн андыды Кая бара, кайсы юлдан йөри— барысын да ачыклады. Заһидәнең ин яраткан урыны Киров бакчасы иде Юлы ничек кенә урау булмасын, шушы бакчага кермичә калмый иде ул. Эштән кайтышлый озаклап күгәрченнәр белән булыша Ашата, эчертә Кошлар да ана күнегеп беттеләр инде, сырып алалар. Кайбер тәвәккәлрәкләре җилкәсенә үк килеп кунаклый. Көйли-көйли сыйлый ул аларны Күгәрченнәр ояда ла, Оялары пыяла. Күгәрчен кебек гөрләшеп, Күк күгәрчен, сандугачым. Торсаң икән дөньяда. Ә ишек алдында аны мәчеләр өере сагалап тора. Алары күпкә әрсезрәк, ризык бирмәсән. өскә сикерергә әзерләр. Баласыз хатын шулай инде ул, кош-корт, киек-жанвар белән юана. Бу хәл тирә-юньдәгеләргә ошамый, билгеле, орышалар, алай бик яраткач, өендә асра диләр. Киров бакчасында Заһидәгә якын килә алмыйсын. Анда төннәрен дә кеше мыж килеп тора. Милиция дә тыз да быз йөри. Ин унайлы урын ишек алды дигән нәтижәгә килде Такыр баш. Ишек алды, дөрестән дә, аулак иде Ул таш койма белән әйләндереп алынган. Аргы очында сарайлар тезелешеп киткән Туалет. Шунда гына чүп савытлары, утын өемнәре Карангы Капка башына эленгән электр фонаренын соры яктылыгы анда барып җитми. Нәкъ убыр оясы Сагалап торсан. бер жае чыкмый калмас. Чыннан да. бер көнне Заһидә Иванов җәмгыяте клубында шактый тоткарланды Ул инде хәтсездән Остаз тәгълиматы буенча яши. акрынлап имче Маһинур йогынтысыннан арынып бетте. "Ничек итеп мин ана әни дип дәштем икән",—дип, хәзер үз-үзенә шакката. Заһидәнен бүлмәсендә ут юк иде. Димәк, әле кайтмаган. Егет кулларын угалап куйды. Ниндидер эчке сиземләү белән, ниһаять, бүген теләгенә ирешәчәген тоеп алды Тизрәк араны өзәргә кирәк, болай да озак юанды Ул. гомумән, беркайчан да мондый "пычрак" эшләр белән шөгыльләнмәде. Дәрига өчен генә алынды. Дөресрәге, шеф кушты Абыстайга күз салган булса кирәк. Шулай, һәркемнең үз мәнфәгате. Такыр баш Заһидәне шундук танып алды, анын йөрүен беркемнеке белән дә бутап булмый. Кавказ хатын-кызларынын биюенә охшаш йөрү: атламый, йөзә. Такыр баш кулындагы мәче баласының койрыгын кысты. — Ми-яу. ми-яу,—дип чыелдады тегесе. Заһидә мондый ялварулы мескен тавыш яныннан тыныч кына үтеп китә димени, адымнарын акрынайтты. Егетнен мәкере шуннан гыйбарәт иде дә инде. Ул янә койрыкны борды -Ми-яу. ми-яу. Такыр баш мәче баласын утын өеменә орды да. Заһидәне эләктереп алды. —Кисәтеп куям, түтәй, кычкыра-нитә калсан. муеныңны өзәм.—дип пычагын Заһидәнен бугазына китереп терәде Бу шулкадәр тиз булды ки. Заһидә аһ та итә алмады. Шулай да үзенең нинди капкынга килеп капканын бик тиз төшенеп алды. Мондый чакта карышу бик куркыныч нәрсә дигән сүз колагына кереп калган булган икән. Шул хәтерен бораулап алды —Чишен! дип боерды егет. Карышунын куркыныч нәрсә икәнен акылы белән аңласа да, Заһидә кыл да кыймылдатмады. Такыр башнын көтәргә вакыты юк иде Шуңа күрә үзе эшкә тотынды Ин элек корбанынын кофтасын умырып алды, аннан сон итәген аерып төшерде Ул аны мозахистларча ин арзан фәхишә- ләрдән дә гүбәнрәк итеп мыскылларга тиеш иде. Егетнен куллары Заһидәнен күкрәк алмаларына орынып китте Кайнар иде алар, тыгыз... Электр тогы сыман күзәнәкләренә кан бәрде Дәрига да. шеф га. көчләү тыела дигән кисәтүләр дә онытылды. Хайвани теләк барысын да йоггы Куллары чалбар каешына үрелде Заһидә егетнең бу каушавыннан бик оста файдаланды, бар көчен җыеп читкә ыргылды. Иванов җәмгыяте рәисе Мефодий югары белемле табиб Чуваш милләтеннән. Үз даирәсендә бик абруйлы кеше Мөритләрен авызына гына каратып тора. Күптән инде гамәли медицина белән шөгыльләнми Үзен Остазның шәкерте, рухани зат дип саный. Чын аскет Гаиләсе дә. фатиры да. балалары да юк Заһидәнен хәтеренә төште, ул аны элек тә күргәне булган икән. Нинди сәер карт бу дип артыннан гаҗәпләнеп карап калган иде Кешеләр инде кышкы киемгә күчкән, ә ул лаштыр-лоштыр карлы суны ярып, яланаяк атлый. Изүе ачык. Сакыл мыегы, ачуым килмәгәе, биленә җиткән Куе ток баскан йөзендә куздагы күмердәй күзләре генә янып тора Абау, тилеләр йортыннан качкандыр бу адәм,—дип сөйләнде бер чагын, -килеп ябышса, аллам сакласын Җүләр дигәнебез ниндидер үзенә бер үзгә гавыш белән башын иеп “Исәнмесез, сау-сәламәт булыгыз”,—дип, изге теләкләр теләп узып китте. —Әйттем бит, тилеләр йортыннан качкан бәндә бу дип. Кем инде шәһәрдә белмәгән-күрмәгән кеше белән исәнләшеп йөрсен Шушы кырык яшьлек "карт” Заһидәнен рухи атасына, иң якын кешесенә әверелер дип кем уйлаган? Хәзер Заһидә үзе дә Казан урамнарында кешеләргә сәлам биреп уза. Тиле диючеләргә жавабын да белә. Остаз әйткән Исәнлек теләү гыйлемлек түгел, ә кешенен гамәле. Бу—мәхәббәт, кешеләр арасындагы дуслык. Сезнен бурыч хәл белешү, кабул итәләрме- юкмы—монысы башка мәсьәлә",—дигән. Ишек алдындагы һөҗүм турында да Заһидә ин беренче Мефодийга чиште. Тегесе йөнтәс кашларын борын өстенә жыеп, озак кына дәшми утырды. Ул кинәш-табыш биргәндә һәр сүзен пәйгамбәрләрчә төптән уйлап, ана тирән мәгънә салып әйтергә күнеккән. —Остазның сынавы бу, Заһидә ханым. Хак шулай. Хәтеренә төшереп кара әле, элегрәк синен белән элемтәгә керергә омтылып карамадымы? —Мина калса, бу аерылган ирем ягыннан килә,—диде Заһидә —Теге вакытта бозымлауларын кайтаргач, Суфия исемле апасы чиетый үчләнде бит Өстемә яллап велосипедчы да жибәреп карадылар инде алар. Хәзер башым катты, ни дип юрарга да белмим. —Ләкин ниятләре тар-мар килде, шулаймы? Чөнки сина Остаз ярдәмгә килә. —Мин үлемнән куркам мине һаман сагалыйлар,—диде Заһидә яшь аралаш. — Менә монысы гөнаһ инде, Заһидә ханым,—диде Мефодий төкрекләрен чәчә-чәчә.—Остаз үлемне бөтенләй танымый. —Беләм,—диде Заһидә,—Порфирий Корнеевичның “Мин бернәрсәдән дә курыкмыйм. үлемне гомумән кабул итмим. Чөнки табигатьтә үлем дигән нәрсә юк”, дигән сүзләрен куен дәфтәремә дә язып куйдым. —Әйе. кеше—мәнгелек. һәм ул дөньяга төрле сурәттә килергә мөмкин. Хәтта хайван, җанвар рәвешен алуы да ихтимал. Тән генә үлә, жан үлми... —Алары шулаен шулай, тик бу сынауларның да бер ахыры булырга тиештер ләбаса инде,—дип Заһидә үзенекен сукалады,—ялыктым инде мин ул сынаулардан. Мефодийнын жирән сакалы арасыннан ак тешләре күренеп алды —Остаз да күп сынаулар үткәргән, төрмәләрдә утырган, психушкаларга ябылган, Заһидә ханым. Андый чакларда ул нишләгән?—дип сорады Мефодий шәкертеннән имтихан алган мөгаллимдәй. —Гимн җырлаган. —Дөрес. “Гимнда хәзер барысы да бар. Мин гимнны минут саен җырлыйм”,—дип көндәлегенә язып куйган Остазыбыз. Әйдә, без дә җырлыйк әле шушы тылсымлы гимнны, Заһидә ханым. Мефодий опера артисты сыман көчле калын тавышы белән җырлап та җибәрде Ана Заһидә дә кушылды. Люди Господу верили как Богу, А он сам к нам на землю пришел. Смерть как таковую изгонит, А жизнь во славу введет. —Күнелем сизенә, Заһидә ханым,—диде Мефодий самими бер эчкерсезлек белән,—Остаз сине бу борчуларың белән япа-ялгыз калдырмас. Әйе, мона кадәр һәр очрашу Заһидәгә яхшылык кына алып килде. Беренчесендә сырхау томалаган аңын ачып, зиһенен айнытып киткән иде Ире булып ире аны тилеләр рәтенә кертә башлаган иде бит. Мунчада сөяркәсе белән тоткач, ике дә уйламый Заһидә судка аерылышу турында гариза илтте. Ул чакта Остазны белми иде әле. Анын өчен ул Ак бабай иде Шәфкатьле, миһербанлы Ак бабай! Ул аннан бервакытта да курыкмады. Киресенчә, очрашуны көтеп ала иде. Такыр башнын төнге һөҗүме Ак бабайнын килүен тизләтте, ахры Заһидәнен өянәге кузгалды. Беркөнне Кәшшаф: “Җимешем, мин сине бик сагындым дип кочып алмакчы иде. аны ачу белән этеп жибәрде: — Кит әле. күземә кылчык шикелле кадалма сана! Заһидә бераздан кайтып төште Кәшшафны нахакка рәнжетүен үзе дә аңлады. Хәер, анын үзен дә гаепләп булмый. Ник дисән. б\ тискәрелеге, кирелеге ихтыярыннан тыш кузгала ич. Кичен тагын башы әйләнеп китте Кәнәфидә журналлар караштырып утыра иде. Тереза Ананын зәгыйфь акыллы балалар шифаханәсендәге сурәтен күрүгә, башта күз аллары әлже-мәлже килеп алды, аннан сон үзен-үзе белешмичә сикереп торды да тумбочкадагы лампаны идәнгә бәреп төшерде (Бу затлы бәллүр лампаны узган ел 8 нче мартта Кәшшаф бүләк иткән иде ) Тотынды таптарга, тотынды таптарга, плафон пыяласы онга әйләнде. Ә бераздан үзенен гамәлен күреп, артына авып китә язды Утырып елады Тик бер-ике сәгать уздымы-юкмы, янә өянәге кузгалды Авылдан күчтәнәч итеп хәтсез ит җибәргәннәр иде. шуны трамвай юлына чыгарып гашлады. Аш салам дип игне кулына гына алган иде. укшырга тотынды. Шул секундта ук: “Бозым!”—дигән уй башын миңгерәйтте Төне дә тынычсыз үтте Күзләре йомылуга саташу баса. Мона кадәр дә керә иде ана хафалы төшләр Ләкин ахыры һинлстан кинофильмнарындагы шикелле әйбәт тәмамлана иде. Упкынга төшкәндә кыяга тотынып кала, дәрьяда бүрәнәгә ябыша, тормозлары ычкынган машинадан да ниндидер могҗиза белән исән-имин сикереп котыла иде Соңгы вакытта ул әлеге хәтәр хәлләрдән фәкать уянып кына арына. Бу юлы Заһидә биниһая зур аждаһа белән тартышты Килбәтсездер үзе. тәненнән әллә нинди кәкре-бөкре ботаклар чыгып тора. Инде күлдән чыгып җиттем генә дигәндә, теге саз гыйбрәте аны эләктереп аза да эчкә ата. эләктереп ала да эчкә ата. Хәлдән тайды "Бетүем шушы икән”.—дип офтанды Заһидә Курку аны йокысыннан уятты. Шыбыр тиргә баткан, тәне калтырана, йөрәге еш-еш тибә иде. Ул урыныннан сикереп торды да. тиз-тиз генә киенеп, урамга чыкты. Киров бакчасына кереп, иң аргы почмактагы эскәмиягә барын кунаклады Авыз эченнән генә Гимнны көйли башлады: Люди господу верили как Богу Төн дә Заһидәнен күнеле шикелле үк тотрыксыз иде Шыксыз. Жил бер котырынып ала. бер тына. Якында гына элмәгеннән ычкынган яктырткыч шак та шок килеп баганага бәреп уйный Ара-тирә үгез үкергән тавыш чыгарып төнге троллейбуслар узып киткәли Боларнын һәрберсе Заһидәнен миендә ниндидер җәрәхәтле эз калдыра Җил агач ябалдашларын шаулата-шаулата тагын кузгалып алды Монсында калай яктырткычны кубарып алып, асфальт юлга орд-бәрә тәгәрәтеп үк алып китте Шуннан сон барысы да тынып калды, бу жилнен соңгы талпынуы иле булса кирәк. Заһидәнен дә сулышы жинеләеп китте, гүя башын кысып торган кыршауны кемдер кисеп төшерде Шушы хозур халәттә күпме утыргандыр, берзаман күзен ачып караса, янында филдәй зур бер эт басып тора. Колаклары гына да әрекмән яфрагы чаклы. Үзе шундый мәхәббәтле, шундый матур, ипле Заһидә ирексездән этнен башыннан сыйпады “Килдеңме, мин сине бик көттем”, диде. Эт анын кулын ялап алды -Мин синен ярдәменә бик мохтаж Эт беләм дигәндәй, башын селкеде — Бу араларда йөрәгем бәргәләнде, мине бик нык кимсеттеләр Маэмай акыллы күзләре белән Злһидәгә яратып карап торды —Рәхмәт Эт Заһидәнен бу сүзләрен ишетмәде, ул юкка чыккан иде инде Заһидә дә урыныннан кузгалды Күктә кояш балкый Бакчада балалар чыр- чу килә, күгәрченнәр гөрелдәшә Урамда тормыш кайный Заһидә оча гына. Аяк-гәүдазәре генә түгел, жаны оча иде Кәшшаф аны шушы халәтендә очратты Алдан урынын, вакытын билгеләп куйганнар иде диярсен. Заһиде Кәшшафнын муенына килеп асылынды. — Мин сине бик көттем. —Көткәнгә шулай качып йөрисенме? -Чәнечкеле сүзләр әйтмә мина бүген. Кәшшаф. син мине ярат кына... Кәшшаф Заһидәнен очкынланып янган күзләренә карады. Алардан дәрт, кайнарлык, сөю бөркелә. Ул ышанырга да. ышанмаска да белмәде • Күземә кылчык шикелле кадалма сана".—дигән Заһидә түгел иде бу. Кияүгә чыкканда мыскалга салынмаган ак ефәк иде Заһидә. Ләкин Гаффар монын белән исәпләшеп тормады. Зөфаф кичендә салмыш килеш яшь кәләшен ит чабучыдай ботарлап ташлады. Заһидә ике-өч көн анына килә алмыйча йөрде Шуннан сон бик күпләргә ләззәт коесы булып тоелган якынлык анын өчен жәфалы гамәлгә әверелде. Ир-атны күрәлмас булды. Бүген ул беренче мәртәбә үзен хатын-кыз итеп тойды. Тәнен, җанын фәкать күнел генә тоемлый ала торган татлы хис биләп алды. -Кәшшаф. кочакла мине, нык-нык итеп, кысып-кысып кочакла. —Син болай да минем кочакта, җимешем. —Минем синен кочагында эреп китәсем килә. —Әйдә, өйгә керик, бу бит урам. Көнне яратышып үткәрделәр Хәлләре беткәнче сөешәләр дә, бераз тынып торалар. Аннан сон тагын. Тагын, тагын... —Син минем ирем,—диде Заһидә. Шу л сүзне әйтте дә аптырап калды. Чөнки анын мона кадәр Кәшшаф белән булган мөнәсәбәтләренең язмышы турында да. үзенен чын хәле турында да уйланганы булмады. Ул Кәшшафны ошатты. Бу аз сүзле, эре сөякле, олы авызлы кеше аны ниндидер ягы белән үзенә караткан иде Мәхәббәт идеме бу? Бәлкем, сырхаудан арынган кешенең үзен сынап карыйсы гына килгәндер? Хисләре корымаганмы, ир-атка карата мәрхәмәте югалмаганмы, үзен яраттыра аламы? Менә шулай бернинди максатсыз, ишарәсез дә яратып була микәнни сон ул? Чынында Заһидә Кәшшафны Кәшшаф булганы өчен генә ярата. Хатынлымы, балалымы—бу хакта башына уй кергәне булмады. Дәгъвасыз сөю. Һәрхәлдә, мона кадәр шулай булды. — Ирем.—дип кабатлады Заһидә. һәм тагын уйга калды. Аннары: —Син миңа өйләнә алыр иленме?—дип сорады. Давыллы, ләззәтле яратышу Кәшшафны тәмам әлсерәткән иде. Шушындый җитди фани дөнья елгасына аяк тыга торган чакмы? Ул Заһидәне кочагына кысты Заһидә назны кабул итмәде. —Нәрсә инде, мин жавап көтәм. ә син? Хатыннын иреннәре турсайды. Кәшшаф та Заһидә белән танышканда бу мөнәсәбәтләрнең артын- алдын уйлап тормады. Хәер, уйлап эш иткән булса, ихтимал, бервакытта да Заһидә белән якынлаша да алмас иде. Ул табигате белән йомыкый, аек акыл белән эш итә торган кеше Әмма мәхәббәт хис гамәле, акылны санга сукмый. Ул зилзиләгә тин. Аңа бернинди көч тә каршы тора алмый. Кыра, җимерә, вата—барыбер үзенекен итә Яшь мәхәббәт келәт ватар, карт мәхәббәт пулат ватар, ди. һич көтмәгәндә башы-аягы белән чумды шул дәрьяга Кәшшаф. Тик бу җиһанда бернәрсә дә гомерлек түгел. Мәнге сүрелмәс кебек булып тоелган ярату хисе дә шундый язмышка дучар. Ни эшләсәң, шунын әжерен аласын, черки үтерсән. битенә чабасын шул ул. Кәшшаф ике ут арасында иде Әлеге утнын бер ягында Заһидә. икенче ягында—Дәрига. Икесе дә анын өчен якын, икесе дә анын сөеклеләре. Кайсына өстенлек бирергә дә белми. Ихтимал, ул моны беркайчан да булдыра алмас. Бармагыннын кайсысын киссән дә авырта, шунын кебек инде бу. Дәрига белән аңлаштылар, шөкер. Дөресрәге, хатыны аны гафу итте. Гафу итсә дә ирен бик нык кисәтте: "Алдымда ашымны ашап, артымда башымны ашый торган булсан. юлларыбыз аерылыр.—диде —Мин барысына да түзә алам, әмма ләкин кат-кат хыянәтне кичермәячәкмен". Дәригага бу һич тә җиңел бирелмәде. Уйлана-уйлана эченнән сөреме чыкты, күзләрен бәйләп качар хәлгә җитте. Тик шулай да дуамал хисләренә л тузннырга ирек бирмәле. Ирен тартып алганнар икән дисәләр, гарьлеге ни тора. Дәриганың горур жаны бу кимсетелүгә юл куя атамы сон° Ниндидер гадәттән тыш хәл килеп чыккан нәүбәттә дә. сонгы сүзне ул әйтергә тиеш Шулай булмаганда, үзен-үзе ихтирам итүдән туктар иде Кәшшаф. чыннан да үзгәрде, берара хатыны алдында песи булып кына йөрде Беркөнне сөиләштеләр-кинәштеләр дә әнисе янына авылга кайтып киттеләр. Басу-кырлар инде бушап каттан. Быелгы көз коры булды Шуңа күрә лине тиз тоттылар. Рәт-рәт тезелешеп киткән сатам эскертләре бу бу шлыкка ниндидер монсулык өсти. Игенченен елы тәмам Ул. гадәти еллардан аермалы буларак, көздән көзгә кадәр дәвам итә. Ә һәр тәмамланган нәрсә үзе белән күнел тотрыклыгын, күнел тулылыгын да атып килә Кыр эшләренен хәвеф-хәтәрсез төгәлләнүе, ашлыкнын вакытында келәтләргә кертелүе, көзнен менә шулай якты, матур килүе авыл чаткы өчен зур шатлык иде Бәхет өстенә бәхет, менә Кәшшафлар кайтып төште Әнисе куанычыннан кая басарга белми Өч бата үстереп ялгызы яшәп ята мескенем. "Кышны гына булса да бездә үткәр" —диләр үзенә Юк ризалашмый. Кунакка килгәндә дә атнадан артык тормый Жә. казынын утырыр вакыты җитә, жә тавыкларынын чаты ачылыр чак. Сәбәбен таба инде. Ә жәен базаларын, оныкларын көтеп үткәрә Чисталык мәсьәләсендә ифрат га татымлы инде мәгәр. Бу хакта авылда мәзәк сүзләр дә йөри Кәшшафнын сенлесен сорарга килгәч, әнисе булачак колагыенын артыннан калмый сулы савыт тотып йөри имеш Кодагый исә. бу бер-бер йола ахры, дип суны авыз итмәкче. ди. “Кодагый, мин касәсез эчә атмыйм, касә бир",—ди икән. — Эржинкәләрен бик пычырак. кодагый, касә суы белән генә чистарырлык түгел, әйдә, ишек атдына чыгыйк, шунда юарсын.—дип әйткән ди әнисе Булса да булгандыр, коры көннәрдә лә капка төбендә сулы ләгәне торыр. Теләсән-теләмәсән дә. ул суга кул тыкмый булмый Хәер, авылныкылар инде күнгән, капка төбендә аяк киемнәрен сатып кына калдыралар Чөнки ишек алды ямь-яшел. инглиз чирәменнән һич тә ким түгел Әнисенен тагын бер өстен ягы бар: аш-суга бик оста Төплекәй дигән бик матур исемле таба ашын анын өнисе кебек авылда берәү лә пешерә белми Ин дөресе, аны бары ул гына пешерә Тзфә-якга инде күптәннән бу милли ризыкнын хәтта исемен дә хәтерләмиләр Өчпочмак гөбәдия, төш. бавырсак, бәлеш, чәкчәк, коймак, тәбикмәк—ботарга һәр өйдә тап буласын Төплекәй белән менә бары Мәмдүдә әбидә генә сыйланырга була Югыйсә, катлаулы да түгел Эремчеккә күкәй туглап, боламык ясыйсын да, күзикмәккә сылап, йөзе килгәнче кайнар мичкә тыгып аласын. Канат белән майлаганнан сон. әнисе .парны өстен каплап, мендәр астында да тота. Шуна күрә авызда эреп китәрлек булып йомшаралар Юл тузаннарын кагып, машинадан күчтәнәчләрне алып кергәндә әнисенен табыны әзер иде инде Кәшшаф коймакларны кулына тотып, майларын тамыза-тамыза ашый башлады — Кыланып утырма инде, зинһар,—дип Дәрига йөзен чытты —Тимә, килен, балачактан шулай иде ул,—дип әнисе Кәшшафны якларга ашыкты. — Шәһәр кешесе ризыкнын тәмен белми ул. әни. ашарга тотынуга ук пычак белән кискәләп котын очыра,—дип көлде Кәшшаф Ишекне киереп ачып, күршеләре Хәмит килеп керде Һәм "Миннән каз. синнән шурпа".-дип. өстәлгә какланган каз китереп куйды Хәмит ел саен Кәшшафка шушы затлы ризыкны әзерләп куя Кышка күркә җибәрә Ин зурысын, ин симезен. Кәшшафлар әмернкәннәр шикелле Яна елны күркәле табын белән каршы аталар Хәмит ялгызы яши. буйдак Хатынын өченче баласын күтәргәндә машина таптады Башка өйләнмәде Эчүгә сабышыр дигәннәр иде—эчүгә дә сабышмады Алар үскәндә бер мәлне кар базы басу гадәткә кереп киткән иде Яшьләр кичке уеннан сон бөтен авылга сибеләләр. Суыткычлар юк иде ул вакытта. Кеше сөтен-каймагын кар базында саклый Яшь чак-дуамал чак Диңгез тубыктан Сөт өстен чүлмәгеннән генә күгәреп эчәләр иде. Берсендә шулай, Морзакай исемле картнын кар базына төшәргә сүз куештылар. Үч алырга иде исәпләре. Ник дисән. Морзакай карт басу каравылчысы булып эшли. Авылда сыртына анын камчысы төшмәгән малайшалай юктыр, мөгаен. Усаллыгы өчен Урыс Морзакае дип йөртәләр үзен Басуга кергән бозауларны куып алып кайта да колхоз абзарына яба. Авыл Советыннан штраф салдырмыйча берсен дә чыгармый. Нигә шунда ач килеш ике-өч көн кычкырышып ятмыйлар. Шалкан басуыннан Кәшшаф белән Хәмитне дә ярып алып кайткан иде. Инде менә үсеп җиттеләр, үчне дә кайтарырга була. Морзакайдан өркә торган чаклары узды, янәсе. Базны юри дөбер-шатыр китереп ачтылар, капкачын бәрәңге бакчасына тондырдылар. Хәмит базга төшеп китте. Дөм караңгыда әйбер табуы жиңел түгел. Анда сөт-катыктан башка да күп нәрсә саклана. Шактый капшанырга туры килде. Ниһаять, чүлмәкне өскә сузды. —Мә. сосын Морзакай бабаннын каймагын. Хәмитне кемдер каты куллары белән җилкәсеннән умырып алды. —Состырырмын мин сиңа малай актыгы! Бу Морзакай үзе иде. Саклап торган, күрәсең. Утлы табага бастырды мәгәр Хәмитне. Хәтер яңартырлык вакыйгалар күп анысы. Шуларны искә төшерә-төшерә шактый вакыт юанып утырдылар. Ә иртәгәсен Кәшшафнын колакларына ниндидер сихри аваз инде. Ул аны шундук таныды. Бу Заһидә иде. Ул хәзер радиода эшли. Тавышы матур. Микрофоннан бигрәк тә тылсымлы яңгырый. Аны әйбәт җыр тыңлагандай тыңлыйсын. Сүзләре күңелнең иң яшерен төпкелләренә кадәр барып җитә. Заһидәнен тавышы бүген аеруча аһәнле. аеруча тәэсирле иде Ирексездән, их, янымда булсаң иде, дип уйлап куйды Кәшшаф. Аннан сон үзен сүгеп ташлады. Чөнки ул Заһидәне онытырга йөри ләбаса. Авылга да шул максат белән кайтты ич Заһидә радиога эшкә күчкәч, сөенеп бетә алмады. Күрми торсам, тизрәк күнелдән китәр дип уйлады. Баштарак ул шулай булды да. Хатыны белән татулашу Заһидәне читкә этәрде. Юк. этәрмәгән икән Ярата ул Заһидәне, ярата! Кәшшаф тиз-тиз генә киенеп ишек алдына чыкты. Әнисе, гадәттәгечә, чистарту-җыештыру эшләре белән мәшгуль иде. —Тордынмы. улым, хәзер самаурымны яңартып жибәрәм,—диде мамыктай йомшак тавышы белән. —Әни, без бүген төштән сон китәбез,—диде Кәшшаф. Мәмдүдәнең йөзенә шәүлә ятты. —Берәр атна торабыз дигән идең ич әле,—диде ана үпкәсен яшермичә.—Хәмиткә балык тотарга барабыз дип ышандырдың. Ул инде кереп чыкты, синең өчен бригадирдан сорап эштән калган. Кичтән бер сүз. иртән икенче сүз. Килен белән үпкәләшмәгәнсездер бит? Кәримемне дә алып кайтмагансыз. Әнисе ана күзләрен тутырып карап торды. Кәшшаф бу карашны күтәрә алмады, башын читкә борды. Оят иде ана. —Эш күп бит, әни, конференциягә хәзерләнәбез,—дип ялганлады. —Ярар, ярар, үзен беләсеңдер инде, бер кичкә расхутланып кайтып йөрмәсәгез дә була иде, дип әйтүем генә. Мәмдүдәнең кулыннан эш төште. Ул чын-чынлап үпкәләгән иде. Аннан сон, авыл хәмер базына әверелде, калса эчеп китәр жә, дип үзен-үзе юатып алды.