ИДЕЛ ЯРЫ

ЯШЬЛЕККӘ СӘЯХӘТ

Түбән Кама ГЭСын төзү аркасында юкка чыккан туган авылым Барҗыга багышлана.

Юк икән, баюлар!—диде әти шул чагында ниндидер бер эчке ярсу белән һәм безгә күтәрелеп карамаска тырышыбрак кына.—Үз кулларым белән сүтә алмыйм мин моны! Бу сүзләрне әйткәндә аның тавышында моңа кадәр ишетеп күнегелмәгән кырыслыкмы, таныш түгел кискенлекме, әллә инде әлегә без аа/ап-төшенеп җитмәгән үзгә бер дулкынлануның өзек-өзек авазларымы чагылып үтте... Үзе исә бу минутта нинди хәлдә-халәттә икәнлеген безгә сиздерергә теләмәде, ахрысы, шуңа күрә сүзен әйтеп бетерер-бетермәс кызу гына атлап күрше ихатага таба китеп тә барды. Ә без—үзебез утырып кайткан зур йөк машинасы янындагы өч ир-ат. әтинең өч малае—бу сүзюрдән соң бермәлгә тукталып, ни дияргә дә белмичә, тәмам аптырап калдык. Иртүк таң белән кузгалып, кайчандыр үзебез яшәгән менә шушы өйне с үтәргә, күчерергә дип кайткан идек ләбаса! Бу әтәйгә кисәк кенә ни булды соң әле?" Үзе безне оештырып-туплап « Шуның хәтле әйбер су астында калсынмыни инде?!»—дия-дия, айлар-атналар буена безне тәмам тинтерәтә-тинтерәтә, куалап диярлек алып кайтты да—хәзер үзе әнә нәрсә ди! — Шулай шул.. Бөтен җегәрен салып, көчәнә-көчәнэ төзеде шул бу өйне әтәй! Беркавем вакыт үткәч өлкән абыебыз иң башта телгә килә һәм тагын өстәп тә куя: Мансур ВӘЛИ-БАРЖЫЛЫ (1948)—тәнкыйтьче, прозаик. ‘Үзәгең өзелгәндә*. •Мәхәббәт— мәңгелек» Күңелнең көткәне-. К. У * М I 66. генә, шул тирәдәрәк кенә кайнаша, ә Ләйсирә ипләп кенә минем янга килә дә: — Илсу-ур! Идел буенда күңеллерәктер бит анда... Әйдә инде шунда барыйк...—ди үзенен жанны эретердәй ягымлы тавышы белән. Юк. тавышы гына ягымлы түгел—үзе дә бик чибәр ул безнен Ләйсирә! Мин ана күп чагында тутырып карарга да ояламын, ә инде ниндидер бер эчке кыенсынуымны жинеп ана бер текәлеп карыйм икән— ул чагында озак, бик озак күземне ала алмый торам мин аннан, һәрчак җылы нур сирпүче конгыртрак күзләре, үзгә бер ягымлылык бөркүче ачык йөзе, артык калын булмаган нәфис иреннәре, йомшак бер юан толым итеп бер якка үреп салынган соргылт чәчләре—боларнын барысы- барысы минем күзләрне, минем карашны ни өчендер озак, бик озак үзләренә бәйләп тота. Буйга да уртача гына Ләйсирә, миннән бер чирек чамасы гына кечерәк кебек ул. Гәүдәсе дә, «иң чибәр кызлар алар менә шундыйрак була» дип бүтәннәргә үрнәк куйган кебек, нәкъ тиешле тулылыкта гына аның... Әнә шундый бер гүзәл кыз җәйнең ямьле кичендә янына килеп басса—кем генә тыныч торып кала алыр икән сон?! һәм без анын белән ипләп кенә кузгалып китәбез... Безнен болыннар Иделдән ике-өч чакрым чамасы эчтәрәк башлана. Ә куышларыбыз бер зур гына күл буйлатып, кечерәк кенә авыл сыман булып урнашкан Монда хәтта урамнар да бар, аларга исемнәр дә кушылган! Берсе Күл буе урамы булса, икенчесе—Сырт урам... Ерак та түгел бик тәмле сулы чишмәбез дә бар. Әйе. монда бик күнелле, бик ямьле. Ләкин менә Ләйсирәнен жаны ни өчендер гел дә Идел буена тартып тора... Бүген дә ул мине тәмам сихерләде. Аннары караңгыда кыз баланы ничек итеп үзен генә җибәрәсен инде?! Инде чынлап та караңгы иңгән... Биек булып үскән үләнне икегә ярып баручы ат юлы аз гына шәйләнә. Без юлдагы вак түмгәкләргә абына- абына алга атлыйбыз... Юл читендә сирәк-мирәк тал куаклары очрый, биек булып үскән ат кузгалаклары кулга тиеп-тиеп кала, төнге ауга чыккан бакаларның безнен алдан гына сикереп үтүләре күзгә чалынып кала... Ә ул сандугачның өздерүе! Гүяки ул берүзе менә шушы бөтен җиһанга баш булып калган да—гүяки ул менә хәзер берүзе бөтен дөнья өчен ялгызы гына искиткеч концерт бирә! Гүяки ул—дөньядагы бердәнбер һәм ин бөек солист! Анын илаһи тавышын тукталып, онытылып, хисләнеп тыңлыйсы килә Анын сихри монында бөтен фани дөнья уйларын онытып ләззәтләнәсе, эреп бетәсе, күпмедер вакытка бөтенләй югалып ук торасы килә. Анын гүзәл музыкасында җирдәге һәммә затны бәхетле итәрдәй, ана аз гына вакытка булса да күңел тынычлыгы бирердәй көч, сәләт, илһамият барлыгына ышанасы килә... һәм үзе күзгә күренмәгән әнә шул гүзәл Затка—иҗатчыларның ин зурысы, иң талантлысы, ин бөеге санап—кеше йөрәгендә була алган ин ихлас рәхмәт хисләрен җиткерәсе килә! Ана ирештерәсе килә! —Илсур... ( Сандугач тавышына комачауламаска тырышып кына Ләйсирә дәшә икән. —Син дә укырга барган булсаң... мина да Казанда күңеллерәк булыр иде... Әйе шул, бу хакта элегрәк тә сүз катканы булган иде инде анын Ләкин укыйсы килмәгәч—нишлием сон инде?! —Жжу-у-ук, малай...—дим мин ана жавап итеп, үзебезнең яктагыча - Болай да бик рәхәт бит әле! Мәктәптә ун ел буена хәреф ятлап тәмам туйдым бит инде мин! Ә болай үзе бөтенләй үк укымаска түгел инде исәп. «Укырга кирәк булыр» дигән уй бар инде анысы күнел түрендә. Тик бераз ял иткәч. Уку әзрәк сагындыра башлагач —Сезнен факультетта уку бик кыендыр инде ул, ө? —Шулай шул Авыл баласына бигрәк тә инде! Әле ярый безнен Маһинур апа монда немец теленен нигезен бик яхшы салган! Гел шуна рәхмәт укыйм! — Шәһәрнекеләрдән калышмыйсыкмы —Кайсыберләрен узып та китәм әле! Вәт, беләсеңме апаңны! Ләйсирә рәхәтләнеп көлеп жибәрө һәм минем кулдан тота да: —Әйдә кызурак!—ди,—Берәр пароход та күрмәбезме әле?! Ә Идел буенда-а-а... Дөм карангы диярлек анда! Кап-караңгы, кара бушлык булып су җәелгән... Ә бер кырыйгарак озын алтын басма сыман ай шәүләсе төшкән... Әнә шул басма буйлап эчкәре кереп китәсе килә, гәүдәләрнең авырлыгын да тоймыйча вак дулкыннар өстеннән җиңел-җиңел адымнар белән атлап кына барасы килә Һәм әнә шул алтын басма өстеннән атлаганда бер кул белән янәшәмнән Ләйсирәнс дә җитәкләп барасы килә Килеп җиткәч шулай итеп сокланып озак торабыз Янәшә баскан килеш. Әмма безнен ара бик үк якын түгел. Хәзер инде куллар да бербереннән ычкынган. Аннары мин шул тирәдән 1енә коры утын җыя башлыйм. Аны караңгыда абына-сөртенә җыям—ләкин үзем бик шат: сукрану ише нәрсәнең әсәре дә юк! Әле хәтта авыз эчемнән ниндидер бер дәртле көй дә көйлим шикелле... Онтылмый беренче саф мәхәббәт. Онтылмый ул Идел сылуы — диеп, үзебезнең яраткан җырыбызны әз генә үзгәртебрәк җырлыйм бугай. Менә учак кабынып китә. Баштарак төтен генә бөркеп яткан учак әкренләп кыюлана, хәл җыя бара, анын ялкыннары да тора-тора зурая, озыная, биегәя төшә—алар инде өелгән утын астында һаман кызурак бии башлый, бераздан алар инде безне урыннан ук кузгатырдай эсселек, кызулык бәрә һәм Ләйсирә белән мина, чыннан да, утырган бүрәнәбезне арткарак күчерергә туры килә. —Кышны үткәрүе кыен булмадымы сон?—дип. кыенсынган төсле генә сорый миннән Ләйсирә Иптәшләр, классташлар булмагач, күнелсез түгелме диюем инде Ә минем мона жавап әзер. —Әй, малай' Мин бит монда кич буена җен кебек чабам' Шулай диеп әйтеп бетерүем генә була. Ләйсирә тыела алмыйча көлә-көлә, минем кулга килеп ябыша — Ни булды'.’—дип сорыйм мин. бераз аптырый төшеп —Нигә болай кисәк кенә көлә башладын әле син. кызый’ Ә ул нәрсә дип җавап бирә диген?! —Сон. «җен кебек* диден бит' Ә минем әле беркайчан да җенне күргәнем юк. Син әйткәч, уйлап куйдым әллә мәйтәм, җен дигән нәрсә ул, чыннан да, синен кебек менә шулай: озын буйлы, озын чәчле, озын куллы була микән, дим... Ләйсирә белән безнен арада үпкәләшү дигән нәрсәнең эзе дә була алмый инде ул—шуна күрә Ләйсирәнен бу бәләкәй шаяртуына «әйе, әйе*, «шулайдыр, шулайдыр* дип тиз-тиз генә жавап бирәмен дә (ә чынлыкта ул минем портретымны төп-төгәл әйтеп бирде бит инде!) үзебезнең ниләр майтарганыбызны кызу-кызу сөйли башлыйм Үткән кышта авылда нинди күңелле кичәләр уздырганбыз, аны оештырып йөргәндә кемнәр белән чәкәләшергә туры килгән, шәп идеяләрнең кайсысы чынга ашмыйча калган менә хәзер минем күңелдән барысы да чишмә булып агыла, түгелә.. Әле болар хакында шулай ихластан беркемгә дә сөйләгәнем юк иде бит' —Ә быел кышын безнен авылда беләсеңме нинди вакыйга булды? Мин шулай дип Ләйсирәдән сорагандай итәмен дә. үзем исә аның ни дип жавап биргәнен дә көтеп тормастан. дәртләнә-дәртләнә сөйләп китәм: — Шагыйрьләр килде быел безнен авылга! Чып-чын шагыйрьләр! Клубта алар менә дигән кичә үткәрде! Ә менә шушы үзебезнен авылда, аның әле бик үк җылынып та җитмәгән клубында шигырьләрне шагыйрьләрнең үз авызыннан ишетү, аларны тынлау бөтенләй икенче икән ул, малай! Бар дөньямны онытып утырдым мин анда Ул кичәдә шагыйрьләргә ин күп сорау бирүче дә мин булдым, ахрысы. Чөнки алар зур дөнья, олы әдәбият вәкилләре иде бит—олы калалардан ерактагы безнен авылга алар «әдәбият» дигән әнә шул көчле агым дулкыннарын алып килде бит' Әле тагын ин кызыгы шунда: икенче көнне иртән ат җигеп, аларны күрше авылга илтеп кую бәхете дә миңа эләкте бит, малай! Көне дә, махсус эшләгән шикелле, шундый матур иде анын... Акрын гына кар төшкәләп тора. Кышкы урман юлы биек-биек чыршылар, юан-юан наратлар арасыннан борыла-борыла бара... Атыбыз бер көйгә генә юырта, чанабызга күп итеп печән түшәлгән. Ә Казан шагыйрьләре ипләп кенә авыл тормышы, минем үземнен хәлләр белән кызыксына, үзләренең кала яңалыкларына да кереп-кереп апалар... Унике чакрым ара сизелмичә дә калды—шагыйрь абыйлар китеп барды, ә минем күнелгә әнә шул чагында ниндидер бер талпыну, омтылу хисе кереп оялады. Зур дөньяга, калага таба тартылу тойгысы димме... Кичен клубта шагыйрьләрнең әсәрләрен авыз ачып тынлау, икенче көнне атта алар белән аз гына аралашу—ничектер, мина, бер көчле, зур дәрьянын дулкыннары сыман тәэсир итте... Тарта башлады. —Ә мина авылда икебез оештырган Чайковский кичәсе бик ошаган иде — Ләйсирә шулай дип минем сүзне дәвам итеп китә кебек —Казанда шуны күз алдына китерәм дә, бер үзем хисләнеп утырамын кайчак тулай торак бүлмәсендә Кайчагында җылап та жибәрәм... Әй лә, бусын әйтмәм дигән идем бит инде! Мин анын бу сүзләренә бик гажәпләнәм. Авылда чагында ул мондый түгел иде бит! Нәрсәдер булганмы сон әллә аңа?.. Ә менә «әй лә!» диеп куюы—бер мәзәк гадәте инде анын—шактый еш әйтә Ләйсирә бу сүзне. Мәктәптә чагында без аны шулай дип үрти дә идек әле—үзе үпкәләми иде тагын, елмая гына иде. Ә менә хәзер калада елап утыруы—гажәп! Ни булды икән сон?! —Их син!—димен шунда мин уз-үземә, укып барган дәфтәремнән аерылып — Ул чагында син шуны да сизмәгәнсең, тоймагансың икән бит! Туфрагыннан куптарылган гөлләр беренче мәлләрдә ничек саргайсалар, ни рәвешле авырсалар— адәм баласы да күченүне, бүтән җирдә, бүтән мохиттә яши баиыауны әнә шулай авыр кичерә бит ул! Әнә: үзебезнең туып-үскән авылны күчерер алдыннан да, күчерә баипагач та, авыл халкы шушы фаҗиганең ачылыгыннан, йөрәкләрне тетрәндергеч катылыгыннан ни эшләргә дә белмәде ич! Ә авыл зиратын күчерү фаҗигасе?!! Ул көн гомергә онытылмаслык булып минем хәтергә сеңеп калды—иң зур, иң тетрәндергеч фаҗига булып! Колакка бәреп кергән яман ачы аваздан баиианды ул: — Үтерәлә-ә-әр! Иртәнге тын авыл урамын көтелмәгән шом һәм курку белән сискәндереп, әнә шундый ачы аваз яңгырады ул көнне. Бер-ике минут узып өлгердеме-юкмы, тагын да куәтлерәк булып һәм аз гына якындарак ишетелде әлеге тавыш: — Үтерәләр!—дим бит! Нигә берәү дә юк—нигә ишетмисез?! ИД ЕЛ ЯР Ы Аша оакчасында китап укып утыруымнан бүленгән идем инде, әлеге шәмсез тавыш икенче мәртәбә ишетелгәч, ирексездән торып, урамга чыгарга мәҗбүр булдым Ләкин безнең тирәдә беркем дә юк бит Шулай булса да. хәзер күңелгә борчу керде, тынычлык качты—аптырап, шыкаеп. якындагы борызмага таба киттем Бераздан адымнарымны кызулата да төшәм -үтерәләр'- дигән тавыш килә ич! Уен эшмени! Ә борыгмадан узар-узмас шушындый күренешкә тап булам—урамның теге очыннан кулларын кызу-кызу болгый-болгый, тоташ кара кием киенгән бер карчык килә, үзе барган көйгә ямьсез тавыш бе.зән кычкыра Капка төбенә чыгып баскан әби-апа барысы да аңа текәлгән.. Тукта! Бу бит, теге, зират очындагы Кара Әсма, өендә бер ялгызы гына яшәп ятучы, әзрәк «тегендәйрәк» дигән даны да чыккан әби түгелме соң 0 ' Әйе, әйе—шул карчык бит бу! Нәкъ үзе' Нәрсә булды икән соң°! Нигә ул шуның кадәр борчылып кычкыра икән 0 ' Кемнәрдер капка төбеннән кузгалып, Кара Әсманың каршысына китә Мин до түзеп тора алмыйм, шарга кушылам Ә Әсма әбинең чынлап та күзе-башы тонган, ул тәмам шәсләнгэн. башындагы кара яулыгы чүт кенә эләгеп тора, ә үзе һаман әлеге шәмсез сүзне тәкрарлый: — Үтерәләр дим бит! Нигә барып карамыйсыз 0 Нигә коткармыйсыз?" Апшар тәмам аптырап, Әсмадан сорашшар: —Кая, нәрсә булды соң? Ник аңлатып әйтмисең. Әсма 0 " Моңа каршы Кара Әсма бер сүз дә әйтми—тегеләрне әйдәкли бирә —Әйдәгез, әйдә! Анда баргач күрерсез! Без ни дияргә дә белмибез, әмма һәммәбез дә аның артыннан иярә Ул. кшгәндәгедәй кызу-кызу атлап, безне зират очына таба азып китә Ә анда барып җитсәк! Анда. Анда иң яман, иң куркыныч төшеңдә до күрмәстәй бер хәл! Зур-зур тракторлар иләмсез дию пәриләренә охшап, ахырзаман галәмәте ясап—безнең зиратны актара' Авышың иң изге, иң кадерле саналган урынын туздыра! Ара-тирә ят телдә сөйләшкән ава чар да шәшәнеп ала...Әллә урысча инде? Йа Хода, ни соң бу?!' Нинди яман төш бу?" Бераздан минем исемә төшкәндәй була—*зиратны күчерәчәкләр икән - дигән шомлы хәбәр ишетелгән иде шул элегрәк Ләкин ул хәл булса да әзе тиз генә эшләнмәс кебек иде бит—авыз кешеләренең күз шдында кызынмаска тиеш иде бит инде мондый вәхшилек ' Шул чагында телгә иң уеш. тегеләргә иң зур каргыш булырдай сүчәр каю УЛ сүзләрне безнең зират эчендә йөрүче ят ир-апиарның йөчәренэ бәреп әйтәсе, бөтен тимер аждаһалары-пиләре белән куып чыгарып, шарны иң әшәке сүчәр белән сүгәсе килә Әнә шундый газаплы, әрнеткеч уйларга чыдый азмыйча тешләр шыгырдый, иреннәр кысыза. йодрыклар нык итеп йомарлана' Ә авылдашларым алар зиратның әзегә исән калган бер як коймасы янына тезелешеп басканззар Азар да минем хә.здә. минем хшәттәдер инде Мин шарны әнә шул чагыззда фашист конзузагерында тилмерүче әсирзәргә. тоткыннарга охшатып куям Шуларга бик тә ошаш ич безнең хәлебез, боларның хәле: эчтә ачу кайный, теичәр кысыза—әмма үзебез менә берни дә эшзи азмыйча, гаҗиз булып басып торабыз! Шушы фаҗигагә каршы берни кыза, бернинди киртә куя алмыйча.' Әсирләр димичә, ни дисең иззде безне Бары тик Әсма әби генә тракторлар үкерүен җззңәргә тырыша-тырыша, бүтән урам кешеләрен тупларга дип. ахрысы, ары таба китеп бара — Үтерчә-ә-әр'—дип кычкыра у.з — Үтерә.зәр' Авызда бераз гына •тегеләй-рәк дип йөртелгән Әсма әбинең у зып киткән җәйдә инәлеп кычкырган бу сүзе гүяки менә хәзер генә чынлап торып минем зиһенемә барып җитә' Дөрестән дә. безнең җирләрне су астында кшдырып безне бетерергә, юкка чыгарырга теләү бит бу! Безнең яшәү җирлегебезне тартып шу. тамырыбызны кисү ич бу'.Хазык өчен, мзеиәт өчен иң зур әр бүтән авы. и юрга. яисә инде ерактагы шәһәр җиренә үк китеп, яңа нигездә дөнья корырга кереште Менә инде бездә үзебезнең иң кадерле нигезебезне оябы зны т\ ып үскән газиз өебезне үз КУ нарыбыз белән сүтеп, туздырып атарга мәҗбүр булдык Ләкин күңелнең буякта озакка тукталасы ки.гми—ул артта калган якты көннәргә таба тарта. —Әйдә, бераз йөреп килик...—дим мин тагын күпмедер вакыт узганнан сон, кыюсыз гына.—Су кырыена төшеп менәргә була... Иделнен бу турыннан теге якка көймә белән, паром белән чыгып йөриләр, шуна күрә анын яры шактый ук текә булса да. менеп-төшеп йөри торган сукмаклар салынган. Кайсыбер җирендә баскычлар да ясалган. Ләкин хәзер дөм карангы булгач, аларны ничек итеп тиз генә шәйләп аласың ди инде?! Яр өстеннән дә әллә ни ерак китү юк—ун-унбиш адымлап атладыкмыюкмы, яшь тирәклеккә килеп терәлдек. Эченә керерлек түгел, әмма, анын каравы төнлә нинди хуш ис бөркеп утыра бу яшь тирәкләр! Бары тик үзләренә генә хас әчкелтем тәмле ис! Әкрен генә Ләйсирәнен кулыннан җитәкләп алдым. Шундый да кайнар кул... Ә телгә ни өчендер һаман юк-бар сүз килә. —Калада мондый кичләр була алмыйдыр инде ул...—дигән булам.. Аннары ипләп кенә аны кочагыма да алам. Ул моңа карышмый шикелле... Мин бу кыюлыгыма, тәвәккәллегемә ышанырга да, ышанмаска да белмим... Әнә шулай Иделгә таба карап торабыз... Хәзер инде күзгә Идел дә, бүтән нәрсә дә күренми. Әллә карангы булганга, әллә эчтә хисләр дулаганга... Байтак кына сүзсез тордык без. Ничектер, бу мизгелдә нинди генә сүз сөйләшсәң дә ул бәхетнен ямен, тәмен, ләззәтен киметер сыман иде Монда инде бер генә сүз дә кирәкми—бүтән бер генә ым да, ишарә дә! Бары тик бу бәхет эчендә эреп кенә бетәргә кирәк шикелле иде. Ин дөрес, ин мәслихәт эш бары тик әнә шул гына була ала кебек иде ул чагында! —Пароход түгелме...—Ләйсирәнен пышылдап диярлек кенә әйткән әнә шул сүзе безне дөньяга кайтарды Мин дә Идел өстенә карадым, бөтен дикъкатемне җигеп пароход утларын эзләдем. Ләкин тиз генә шәйләп ала алмадым. —Әнә, әнә! Өске яктан, югарыдан килә! Чыннан да, пароход икән шул! Менә бәхет! Димәк, хәзер анын якынлашканын көтәбез дигән сүз. Шунсыз моннан китмибез инде! Агым буйлап түбәнгә таба йөзгәч, пароход үзе бик тиз якынлаша тагын. Әнә инде анын аллы-гөлле утлары да аерымачык күренә башлады, өске кат бүлмәләрендәге бүлем-бүлем яктылык та кап-карангы су киплегенә үзгә бер ямь бирә. Ул тарафтан талгын гына музыка да ишетелә... Ә бүтән һичнинди аваз юк! Бары тик музыка һәм су өстендәге аллы-гөлле утлар гына! һәм әнә шул могҗиза акрын гына безгә таба якыная, безнен якка таба килә... Андый чагында түзеп торып, бер урында гына басып торып буламыни сон ул?! Без дә кузгалып ярга таба киттек, ярнын иң-ин читенә, кырыена ук барып бастык. Пароходны мөмкин хәтле якыннанрак, ачыграк итеп күрергә исәп. Менә ул тагын да якыная. Аның ян-ягындагы түгәрәк ишкәкләрнен шапы-шопы килеп суга бәрелүе дә ишетелә инде. Ин өске палубадан чыгып торган ап-ак нәзек колгалар да, алар арасына сузылган нечкә чыбыклар, баулар да күренә хәзер. Ә шулай да иң мөһиме, ин кызыгы—менә шушы ап-ак аллы-гөлле тантана үзе! Төн караңгылыгын акрын гына ерып баручы менә шушы бәләкәй генә бер сарай! Ә, юк! Нишләп сон әле мин аны бәләкәй диеп әйтәм?! Яннан, якыннан карагач әнә нинди озын, зур икән бит ул! Утлары белән балкып, ымсындырып торган ничәмә-ничә каюта, әллә ничә бүлмә бар бит анда! Нинди бәхетле кешеләр бара икән бу пароходта? Мөгаен... Мөгаен, алар барысы ла парлыдыр., һәм аларнын. менә хәзер бу пароходта безнен яннан узып баручы кешеләрнең, бер генә кайгылары, исәпләре дә юктыр — Нинди ямьле Мондыйны беренче күрүем әле минем! Шулай ди дә Ләйсирә минем кулымнан кысыбрак куя ни өчендер Ә минем ана таба борылып шундук кочып аласы, аны менә шушы бәхетле мизгелебездә кысып-кысып кочаклыйсым, үбәсем килә Ләкин кыенсынамын, тартындыра — Минем пароходны болай төнлә әле беренче мәртәбә күрүем бит' Мин бу сүзләргә чып-чыннан гажәпкә калам «Шулай микәнни сон?» диеп шактый ук аптырап торам Ә бераздан инде үзем үк анын сүзен жөпләп тә куямын: «Булыр да. Минем кебек авыл базасы ич инде ул да... Ә казага китүен ул поезд белән китте бит Шулай булгач, пароходны кайда күргән булырга тиеш иле сон инде >.3°!* Ләйсирә төнге Идел өстендәге әлеге аллы-гөлле могҗизадан аерыла алмый. Ул бөтен гәүдәсе, бөтен барлыгы белән әнә шул якты тантанага таба омтылган Гүяки, канат кагып, менә-менә очып китәчәк бер кош ба1асы! Минем монарчы да пароход күргәнем бар иде инде Идел буенда шактый йөрелде ич инде Ләкин менә шулай төнлә, бөтен дөнья караңгылыгын ерып баручы якты пароходны әле очратканым юк иде кебек Бу төндә анын утлары мина аеруча якты, аеруча тылсымлы булып күренде һәм яшерен-батырын түгел: әнә шул чагында күнел түрендә бер бик матур, бик садә хыял да борынлап маташа иде Нинди хыял диген? «Их, Ләйсирә белән безгә дә менә шушындый яп-якты. ап- ак пароходта барырга иде бит! Кап-карангы ярларга карый-карый. астагы Идел дулкыннарының баш әйләндергеч тибрәнүләрен тоя-тоя һәм һәм менә шулай кулга-кулны тотышкан көе'» Әмма аллы-гөлле ул пароход яр буенда үзенә үгә дә сокланып басып торган безләргә исе дә китмәстән. түбәнге якка таба уза бирде уза бирде. Бераздан инде ул бөтенләй дә күздән ю газлы, арттагы утлары гына безгә күз кыса-кыса үртәгән төсле күренә иде Ул киткән яктан ишетелгән күнелле музыка тавышы да тынды, бары тик өзек-өзек аһәннәр генә ара-тирә колакка килеп чалына Мин тагын дәфтәремнән аерышмын да —Их.'—димен. — Шушындый нкты. бәхепые минутзарның нигә соң гомерен озайта алмый икән адәм баласы " Нигә соң Ходай аңа мондый минутларны кызганып кына бирә икән? безнең туган авызыбызның да гомере ни өчен шулай кинәт кенә изелде соң? Нззчә.мә йөз еиар буена сиенә сөенә бергә яшәгән авыздаииар нииаәп соң аерылып җиде ят җир/әргә к\менеп китәргә мәҗбүр ителде " Узган елгы Сабан туе. авызыбызның соңгы Сабан туе искә тизиә Күченеп киткән барча авылдазизар бердәм булып кайткан иде бит аңа' Азар бик озак еиар буе очрашмаган, күрешмәгән кешеләр төсле рәхәпиәнеп чүкердәштеләр. серләштеләр йөзләреннән елмаю китмәде аларның! Сагынышып, җирсеп кайткан авылдашларымның чиксез бәхетзе сәгатнзәре иде <>у' ( үиәре дә уз авызыбыз, аның һәмчэбезгә гаять кадерле урчан-сузары, болын әрәмәләре пзурында иде аларның Менә шул сәгаткзәрдә алар гүя туган авызыбызның һавасын да к)брәк. тирәнрәк итеп сулап казырга телзиәр сыман иде И газиз авыл, и туган авыз ’" Шузай итеп, истәлекләрдә генә казырсыңмыни соң ззнде син ?! ӘIки/зтәр исә мине бәхепиерәк е.иарга азып китә Шулай итеп Идел өстен тагын караңгылык биләп алды... Без дә үзебезнең учагыбыз янына кайттык... Ул бераз сүрелә төшкән иде, тиз генә тагын утын алып килдем дә, яңартып җибәрдем. Хәзер инде шундый теләк биләп алды: пароход алып киткән ямьне, яктылыкны, тантананы кайтарып алырга! Аны—әлеге яктылык, нур бәйрәмен—менә шушында ясарга! Үзебез өчен һәм... һәм үз кулларыбыз белән! Яр буенда яткан бөтен коры-сарыны җыеп алып килдем! Тагын- тагын чаптым утын эзләп! һәммәсен дә учакка өсти барам, өя барам... Бертуктамыйча шулай ташый торгач әллә тагы үзем кадәрле биек итеп өйдем инде шунда! Ә Ләйсирә гүзәл бер учак сакчысы булып шунда матур гына басып тора. Ул да мине дәртләндерә, аны да минеке сыманрак бер хис биләгән ахры. Яисә минем җен аны да кузгаттымы шунда! Менә берзаман учагыбыз күтәрелеп китмәсенме, мин сиңа әйтим! Әйдә, әйдә!—дия-дия, аны кыстый-кыстый гына кузгаткан идек кузгатуын—бик тиз арада учагыбыз кибән хәтле утка әверелгәч, бер мәлгә куркыбрак та киттек, хәтта! Кырыена, янына барырлык түгел ич! Бөтен яр буен, су өсләрен яп-якты итте... Әнә шул яктылыкта бераз гына читкәрәк бәйләп куелган көймә дә күзгә чалынды... Аны күргәч «әллә бер әйләнеп килик микән сон?» дигән уй килгән иде дә башка, ләкин, ничектер—әлеге якты пароходтан сон, ул калдырган билгесез бәхет тойгысыннан соң—Ләйсирәне, кыз баланы, юеш һәм салкын көймәгә алып керергә, шунда дәшәргә кыймадым... Ләйсирә үзе дә аны-моны әйтмәде ул чагында. Ә безнең ут котырыныпмы котырына! Югарыга омтылган биек- биек ялкын канатларын болгап-болгап ала... Гүяки бер гаять олы кош күктән җиргә иңгән дә, хәзер ул үзе белән безне дә канатларына утыртып яңадан өскә менеп китәргә җыена... Гүяки ул безне сүзсез генә үз канатлары өстенә утырырга чакыра... Әнә шул төннен аллы-гөлле пароходы һәм безне күкләргә чакырып янган биек ялкынлы учагы минем хәтергә мәңгегә кереп калды... Инде үзебезнең куышлар янына кайтып җитәрәк Салихҗан белән Нурия очраган иде, азарга да күренгән икән без яккан учакның ул яктысы — Бөтен дөньяны яктырттыгыз, малай!—диде Салихжан көлә-көлә.— Кая кереп качар урын тапмадык! Ә минем телгә радиодан ишеткән җыр сүзләре килде: Без кабызган утлар сүнмәс алар! Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә... Ләйсирә куна торган куыш янына килеп баскач, пышылдашып кына сөйләшә-сөйләшә тагын шактый гомер торылды бугай әле. — Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, яме!—диде ул бу төнне сонгы сүзе итеп һәм матур гына иелеп куыш караңгылыгына чумды... «Черкиләр кермәсен» дип, анын куышы ишегенә печән учмаларыннан үреп куелган капкачны да төзәтеп маташтым әле мин аннан сон. Бер әти кеше үз баласын йокларга сала диярсең, валлаһи! Икенче, өченче кичне дә төштек без анын белән Идел буена. Пароходлар гел очрамады очравын, ләкин барыбер бик тә күнелле булды.. Инде кайтып ятканда яктырып, тан беленә башлаган була иде инде... Ә бер көнне куышта минем белән яши торган егетләр авылга кайтып китте. «Кайткач-кайткач мунчада кереп килербез инде... Кунмыйча булмас!»—диделәр. Тәлгат хәтта шаяртып та маташты әле: — Кара, Илсур—без югында атны куышлар ашап бетерә күрмәсен, яме! Әйе, әйе нәкъ әнә шулай диде ул—«куышны атлар ашамасын» түгел, ә «атны куышлар ашамасын». Монын бер сере бар билгеле. Көлдерә торган сере бар! Шулай төннәрнең берендә йоклап яткан чагында үзебезнең баш очында гына нәрсәдер кисәк-кисәк кыштырдаганга уянып киттем. Шактый ук каты кыштырдый бу. тычканга гына ошамаган! Әһә. дим, ерак та түгел атлар утлап йөри иде бит—димәк әнә шулар килеп ябышкан безнен куышка! Уйлап бетерүем булды, шул сүхтәр авыздан чыгып та очты: —Тәлгат! Тәлгат! Атны куышлар ашай бит' Ул төнне егетләр йокыдан уянып җитә алдымы, юкмы—анысы бик истә түгел, әмма «атны куышлар ашай» дигән сүз аларнын теленә кереп калды. Көненә бер ун мәртәбә шул сүзне әйтеп, миннән көләләр иде егетләр! Сон, гаеп итеп, үпкәләшеп торыш юк инде анысы—кычкырышып, бергә-бергә көләбез! Рәхәтләнеп дигәндәй' —Ярар, җегетләр! Сез югында атларны куыш ашамас!—дип калә- көлә озаттым мин аларны авылга Көн эш белән үтә, билгеле. Син инде Аръякка чыккач тырай тибеп йөри алмыйсын! Бәләкәй малайлар кипкән печәнне күбә-күбә итеп ат белән тарттырып алып килә тора, без озын агач сәнәкләр белән аны кибән өстенә ыргыта барабыз Кибән башында Сабир бабай тора, ул безнен ише яшь җилкенчәк оялырдай сүзләр әйтеп, көлдереп тә ала: — Биткә ояты булса да, тәнгә сихәте бар анын, оланнар! Ә бераз гына арырак кызлар печән җыя.. Алар арасында мин танымаганнары да бар, кунак кызлары, ахрысы Ул яктан да шаярып сөйләшкән, көлешкән авазлар еш кына ишетелеп китә Менә шушы аяз матур көн. якында гына кызларнын көлешүе, малайларның йомшак, яшь тавыш белән ат куалаулары, акрын гына югарыга күтәрелә, үсә баручы кибән—боларнын һәммәсе мина бик тә ягымлы, бик тә кадерле булып күренә. Туктап ял иткән чакларда тиреңне сөртәсен дә— ирексездән рәхәтләнеп елмаясын! Менә шушы ямьле болынга, аяз зәңгәр күккә, анын ерак читендә тыныч кына күренеп торган ап-ак болытка, якындагы өем-өем тал куакларына сөенәсен Алар сиңа бертуганындай якын, кадерле булып күренә. Алардан аерылып, алардан читтә ничек итеп яшәргә, көн күрергә мөмкин икән, диеп уйлап аласын, һәм әнә шундый уйдан сон сиңа Ходай тарафыннан бүләк ителгән бу көннең, бу күренешнең әйтеп, аңлатып бетерелә алмастай олы бәһасе тагын да эчкәрәк үтеп, синең хәтеренә сенә Әлеге кояшлы күренеш мәңгелек яктылык булып синен күңеленә оялый' Җәй көннәре бик тә озын бит инде ул... Көне буена кояш астында йөрү, биек-биек кибәннәр утыртып кую—арыта да. туйдыра да Әмма кичке салкын төшеп, эшләр тәмамлануга сине тирән күл суы көтә! Кырыйларыннан башта бата-бата гына атласан да—эченә бер кереп киткәчтен иллә дә тәмләп, рәхәтләнеп йөзәсен инде анда! Зурлыгын да зур шул ул' Аның теге очы бетектәй күренми, тал куаклары артыннан борылып китә ул, ә инде каршы як ярына хәтле бер сиксән-йөз адымнар чамасы булыр кебек Әле җитмәсә ул як—тоташ таллык кына! Күлнен СУЫ да кара кучкыл булып тора анда—шомлы булып Куркыныч булып' Ул якка йөзеп чыгучы да юк диярлек: без күлне буйлап йөзәбез, яисә инде бу яктарак юанабыз. Тагын бер мәлгә тукталам. Чөнки ул матур күл үзенең бөтен чытыгытирәсендәге тәбәнәк бөдрә таиары белән, биек-биек үләте аулак култытары белән, зчтәрәк йөзеп йөргән төнбоек чәчәкләре белән, хәтта үзенә генә хас булган исе-таме белән дә менә хәзер минем каршыма килеп яткандай була Гүя мин хәзер өс киемемне аиырмын да. колачны җәеп йөзә-йөзә шуның рәхәтлеге зченә кереп китәрмендер кебек Бераз шундый сихри хазәттә утырганнан соң кинәт сискәнеп китәм Тукта, хәзер инде бу күз 1әренең .астыртын һәм зур сәясәтен үткәрәме икән соң әллә?!! Һәм шул ук вакытта алар, «электр энергиясе» дигән бик үтеше товарны сатып, үзләренең чит ил баняюрындагы капиталларын да күбәйтәме?? Ә безнекеләр нигә дәшми икән?Ә без үзебез нигә дәшмибез?? Аһ! Идел ярындагы үзебезнең тыйнак мәхәббәтебез әнә нинди тирән капламнарга ашп кереп китте. Тышта сөйләшкән, шаулашкан тавышлар ишетелә башлый. —Тегеләр кайтты...—ди Ләйсирә минем колак янында ук пышылдап кына —Миңа да вакыттыр инде... —Тукта инде, куышларына кереп китсеннәр. .. Аннары чыгарсын. Шулай итеп шым гына ятабыз. Үзебезнең тын алудан башка һичнинди тавыш юк бездә. Дошман тылына барган разведчиклар диярсең! Күпмедер яткач тышта жан ияләре сизелми башлады. Ләйсирә дә торып утырды. Ләкин мин аны туктатырга булдым: —Башта мин башымны тыгып кына карыйм әле, ул-бу кеше юкмы икән? Шулай итеп аны юк-бар сүздән, гайбәттән сакларга телимен. Ипләп кенә куыш капкачын ачамын да, тышка күз салам—як-якка карыйм: болай адәм заты күренми анысы Шуннан соң кире чигенеп кулларым белән генә Ләйсирәне табам, аның кулыннан тотам һәм битенә якын ук килеп. —Була бугай, —дип пышылдыйм. Бу сүзне әйтүен әйтәм, ләкин үземне ниндидер ризасызлык, канәгатьсезлек корты кимерә. Аны менә хәзер үзебезнең куыштан чыгарып җибәрәсе килми... Әмма шул ук вакытта каршы бер сүз әйтергә дә, кал диеп кыстарга да кыюлык җитми. Андый тәкъдим чамасыз зур әрсезлек, хәтта тупаслык, начарлыктыр кебек тә тоелып китә кайчак. Шуна күрә сүзсез дә калам. Ике ут уртасында калам. Ләйсирә башта, анын артыннан мин дә урамга чыгып басам. Ул исә баскан җиреннән китмичә мине көтеп тора. Ян-якны күзәтә... Аннары гына: —Нинди рәхәт безнең монда!—дип куя.—Гомергә оныта алмаслык төн бит инде бу! Шундый матурлык бит инде бу! Әйе, төш кебек гүзәл төн иде шул ул төн! ...Аннары инде... Аннары инде Ләйсирә авылга кайтып китте... Безгә исә печәнчеләр белән бергәләп әле тагын өч атнага якын болында торырга туры килде. Чөнки бер Аръякка чыккансың икән инде—син эшне тәмам ахырга җиткермичә—бөтен чабылган печәнне кибәннәргә куеп бетермичә—кайтып китә алмыйсын! Көзге янгырларга кадәр калмаска тиеш бу эш! Кышын Иделдә боз каткач колхоз тракторлары кипкән хуш исле печәнне малларга ташырга тиеш. Ә Аръяктан кайтулар үзе бер бәйрәм була инде ул! Олау-олау булып, арбаларга шактый гына печән төяп, юл буенча уйнаша-көлешә кайтыла инде ул аи буена яшәп яткан Аръяк болыныннан! Авыл үзе дә нык кына сагындырган була.. Рәхәтләнеп, онытылып мунча керүләр китә. Анда кайткач ашау ягы да бераз төрләнеп китә бит инде авызга кишер-кыяр ише нәрсә дә эләгә башлый Яшь бәрәнге вакыты да житкән була инде. Болары анын һәммәсе дә әйбәт—әмма... әмма менә Ләйсирә киткән' Калага киткән инде ул Кичен клубтан кайтканда азар тирәсендә торучы бер яшүсмер кыз әйтте моны мина —Аръяктан кайткачтын озак тормады бугай инде ул монда...—диде әлеге кызый балаларча сузыбрак кына Шулай итеп көзгә мин тагын ялгыз гына кердем... Төрле-гөрле мәшәкать тапкан булып, китаплар һәм кинолар, комсомол эшләре белән онытылырга тырышасын тырышуын—ләкин шулай әйбәт кенә йөргәндә Ләйсирә белән икәү Идел ярында яккан учаклар, ул төнге пароходлар искә төшә дә—минем бәгырьләр өзгәләнә инде, малай! Чыдап булырлык түгел! Андый чакларда карангы авыл урамнары буйлап озак-озак йөрисен, су буйларында, Текә яр башларында басып торасын йөрәгеңне басырга теләп. Икенче елны мин дә калага укырга килдем... Әйе, бирегә укырга диеп килгәч, билгеле, бөтен вакытны китаплар, дәреслекләр, китапханә ала инде. Көнен дә, төнен дә шулар белән мәш киләсең—баш күтәреп дөньяга карарга да жай таба алмыйсын Ләкин... Ләкин арада шундый көн дә килеп туа: боларнын һәммәсеннән котылып, барысын да ташлап үзебезнең су буйларына, үзебезнең болыннарга кайтып китәсе килә! Әнә шунда кайтып язын иреккә чыккан яшь колындай чабып, рәхәтләнеп уйнап йөрисе килә! Бер кайгысыз, бер мәшәкатьсез—ирекле, бәхетле жлн булып' Андый көнне инде синең күзеңә бер генә нәрсә дә күренми, янындагы иптәшеңнең бер генә сүзе дә синең жүнләп колагына керми! Ул көнне инде синең күнелең, синен жанын бик еракта торып калган газиз авыл белән тоташкан була Синен күз алдында ямьле су буйлары, андагы куе-куе толымлы өянкеләр, матур матур тугайлар, әрәмәлекләр тора... һәм анда иртәләрен кичләрен сандугачның өздерүләре' Әнә шул гаять дәртле дә һәм бер үк вакытта тирән моңлы да булган кабатланмас аһәң бирегә—ерактагы таш калага ук килеп ишетелә һәм синен таш диварлар арасына килеп кысылган нечкә жднынны, бәгыреңне һәр дулкыны, һәр яна аһәңе белән йөзгә, меңгә телгәли, кискәли! Андый көннәрне бу калада үз-үзенә урын таба алмый йөдисен Кая керер тишек тапмыйсың андый кичләрдә, андый төннәрдә Әнә шундый кичләрнең берсендә мин Ләйсирәне эзләп, ул яшәгән тулай торакка барырга булдым. Октябрь аеның ахырларында гына була торган янгырлы. салкын жилле бер шыксыз кич иде ул. Күрәсең, нәкъ әнә шундый иләмсез һәм кешене эчтән изә, сыта торган көн булганга күрә—чыдый алмаганга күрә—анын янына диеп чыгып киттем бугай инде мин ул көнне үземнен тулай торактан. Әлләни озак эзләмәдем мин ул яшәгән урамны—күрәссн алдан ук бик яхшылан белешкән, сораштырган булганмындыр инде... Ләкин өстән коем янгыр яуганда, агачларны аударырдай булып көзге жил котырынганда—салкын һәм карангы бер кичтә шәһәр читендәге ят тулай торак ишеген атлап кереп, бусам төбендә үк тукталып калуымны һич тә онытасым юк! Үзсбезнскеннән дә усалрак вахтер хатын туктатты мине _Кая! Кая барасын! -дип акырды ул мина урыныннан да тормый ча.—Мөгезсез сыер сыман дәшми-тынмый гына угеп кнтмәк ке.ти. ә! Шустрый! Минем оегәге авылчарак киемнәргә карап, кем икәнемне мен төрле билгедән чамалап алым, шуңа күрә угә усалланып кычкырды бугай инде ул хатын Үз эчендә бик күптән җыелган ачуны чыгарырга җай табылганга сөенә-сөенә җикеренә сыман иде ул. Ә мин бит әле Ләйсирәнен кайсы бүлмәдә торганын да белмим, ничәнче катта икәнлеген дә әйтә алмыйм. Нинди бүлектә укыганын гына беләм ич мин анын Бу явыз хатын, мөгаен, мине куып ук чыгарган булыр иде инде—әле ярый шуннан узып баручы бер шәфкатьле кыз табылды Минем кем янына килүемне шул арада ишетеп алган да: —Мин аны беләм. хәзер кереп әйтермен!—диде ул ашыга-ашыга икенче катка күтәрелеп барышлый. Эчкә жан керде, теге ападан да бик үк курыкмыйм кебек хәзер— бирегә тикмәгә килмәгән ич инде мин! Аны алдалап йөрмим ич! Шул арада тышта котырынган көзге җил дә, салкын янгыр да онытылды Хыялымда үзебезнен җәйге болыннар, Идел буйлары яңарды Менә хәзер без Ләйсирә белән икәүләп шул кадерле, ямьле минутларны искә төшереп утырачакбыз! Теге кичне безнен куышта эчкән сыман тәмләп чәй лә эчәрбез әле. анын белән! Минем хыял котырынып эшли, күз алдына әллә нинди, берсеннән берсе татлырак күренешләрне китереп бастыра—мин сиңа әйтим! Шулай итеп, юеш киемнән булуым да, ят бер тулай торакның бусага төбендә басып торуым да—болар һәммәсе дә минем исемнән чыга. Мин гүяки яңадан үзебезнен якнын ямьле болыннарына кайтам. Ләйсирәне дә алып, анын белән бергә кайтамын гүяки! Каршыма килеп баскан теге кызыйның тавышы мине ушыма китерде —Бүлмәләрендә кеше юк аларнын! Ә мин ул әйткән сүзнен мәгънәсен аңлап җитмәгән кебек—һаман карап тора бирем, анын ни әйтергә теләгәнен белергә телим. Кыз мона бик сәерсенде, анын гаҗәпләнүе йөзенә үк чыкты: —Ләйсирәне әйтәмен. Бүлмәсендә юк бит ул! Шулай диде дә. кире йөгереп менеп тә китте теге кыз. -Мина нишләргә хәзер?» Аның бит әле сораштырыр кешесе дә юк. Ул катка менеп җитеп булса—«кая китте икән?», «белмисезме, кайчан кайтыр икән ул?»—диеп белешеп йөрер идем дә бит Әмма мине анда хәтле кем үткәрсен сон?! Тышта салкын көзге яңгыр ява Монда, ят тулай торак ишегеннән эчкә үтәргә мөмкин түгел... Җитмәсә әле, үтеп-сүтеп йөрүчеләр бик күп—алардан кыенсынам, алардан уңайсыз Вахтер хатын да һаман күзен акайтып карый. Аптырагач урамга чыгып китәргә мәҗбүр булам Анда да ишек тирәсендәрәк кенә йөренгәлим инде. Чөнки Ләйсирә менә-менә кайтыр да, мин күрмәгән арада үтеп тә китәр шикелле тоела... Әнә шулай—ишеккә таба якынлашкан һәркемгә «ул түгелме?»- дип бага-бага ул янгырлы кичтә мин бик озак таптандым Ләйсирәнен тулай торагы янында. Тәки көтеп ала алмадым мин аны. Ул көнне болай да бик начар булган кәефне инде тәмам күтәрәмгә калдырып, әле һаман туктамаган янгырда яңадан бер мәртәбә чылана- чылана, үземнен бүлмәмә кайтып егылдым мин ниһаять... Әллә нинди үкенүле-газаплы бер хис белән. Әле ярый үзебездә шәпләп чәй эчтек! Югыйсә суык үзәккә үткән иде ул көнне... Ә аннары инде, бераз эчкә җылы кергәч, кәеф дигән нәрсә дә чүт кенә булса да күтәрелеп киткәндәй иткәч—үзалдыма уйлап ятам «Ләйсирә быел өченче курска килде бит инде... Шушы гомер эчендә бер жегетсез дә тормас бит инде ул! Авылдан Илсур кайчан килер икән дип кенә утыра алмый ич инде...» Тагын бераздан үземә үзем каршы төшеп болай дим! —Бергә укыган классташ буларак күрешергә хакыбыз юкмыни сон безнен?! Бар ич! Шулай икән—ул чагында нигә дип куркып, икеленеп торырга әле?! Андый икеле-микеле уйлар мине бүтән көннәрне дә ташлап китмәде, •бар'-» белән «барма!» дигән сүзләр арасында кунел күп көннәр буена бәрелеп-сугылып йөреде. Талпынды, икегә өзгәләнде һәм үзе дә нык кына талкынды. Ә бер көнне үзебезнең лекцияләр әзрәк иде. Ләйсирәдәр укый торган институт яныннан урап килергә булдым Янәсе, анда бару белән миңа Ләйсирә очрарга тиеш иңде! Әй. ул өмет дигән нәрсәнен беркатлы ышануы диген! Болак буйлары бик ямьле, бик матур, әлбәттә Кыхгар да бик еш үтә аннан... Әмма үз күңелең көткән зат күренмәгәч дөнья матурлыгы күзгә бик чалынмый икән шул ул! Болак буенда да очрата алмадым мин Ләйсирәне Ул арада бу зур калага кыш килде. Мондагы беренче көзнен пычрак, янгырлы көннәре онытылды. Шәһәрне һәм барча тирә-юньне каплаган ап-ак кар гүяки бу дөньядагы бөтен шикле, икеле-микеле уйларны да аста калдырды. Бар җиһанга ниндидер бер романтик күтәренкелек, садатек. хәтта ки үзенә бер төрле илһамлы халәт инде Безнен тулай торак янындагы бушлыкка бу ап-ак кар бигрәк тә күп булып һәм шундый да тигез, саф чиста иркенлек хасил итеп яткан иде ки: төрле як авылларыннан җыйналган менә бу садә күңелле яшь егет-кызларга үз туган якларында, үз авылларында ятып калган керсез-чиста тормышны искә төшерү өчен гүяки махсус шулай эшләгән диярсен күктәге Илаһи Зат Чыннан да шулай булгандыр бу' Әнә шундый яктылык белән балкып торган кичләрне безнен яшь йөрәкләр—авыллар иркенлеген һәм язгы дәрьялар ташкыатыгын үхтәре белән бергә алып килгән яшь жаннар—таш диварлар арасындагы кысан бүлмәдә генә утырып тора аламы сон инде алар, иә әйтегез?! Әлбәттә, юк! Әлбәттә, аларга үзләренең яшьлегенә, үз эчләрендәге уй-хыялларнын киңлегенә, югарылыгына бәрабәр мәйдан кирәк, яналык кирәк, дөньянын монарчы таныш булмаган өр-яна почмакларын күрү, белү кирәк' һәм без. чыннан да. үзебезнең күнел тансыклаган урыннарга чабабыз... Әнә анда—шәһәр үзәгендәге Тукай клубында—язучылар, шагыйрьләр белән бик кызыклы очрашулар уздырыла икән Әнә Камал театры хәзерге яшьләр тормышына багышланган «Эңгер-менгер» спектаклен чыгарган—бик тә үгкен проблема күтәрелә ди анда. Әнә Актерлар Йортында Батулла дигән язучы Шаяннар Тапкырлар Мәжлесе оештырып җибәргән—аны кыскартып ШТМ гына диеп Йөртәләр икән Бусы бигрәк тә кызык ди. килгән кешеләр залга сыя алмыйлар икән' Әнә атаклы җырчы Илһам Шакиров яшиләр белән әңгәмәләр үткәрә-үткәрә бушлай концертлар куя икән—анысына бигрәк тә эләгергә иде бит инде! Безнен авылларда торып калган кинлекне. сафлыкны, иркенлекне әнә шушы дөнья алыштырды Без үзебезгә әнә шул юнәлештә юллар, омтылышлар таптык... Шул дөнья, шул мохит безне үзенә һаман ныграк кызыктыра, тарта, ымсындыра, дәртләндерә барды Бер көнне соң гына бүлмәмә кайтып керсәм, бүлмәдәшем Гамир миннән сөенче алмакчы була: Анда, аста си на дигән бик тә серле бер язу ята Ягъни, хатлар бүленеп куела торган тартмаларда дигән сүзе икән инде бу анын Көне буе йөгереп йөреп байтак кына арылган булса да. ялт кына аска чаптым! Ап-ак дәфтәр битен бөкләп, эчкә матур итеп язылган мондый сүзләр иде анда «Илсур! Мин килгән идем дә. син өйдә булмадың Ләйсирә». Ул үзенең кыска гына хатын өчпочмаклы итеп төргән, тышына минем исем фамилияне дә куйган. Гартма янына баскан килеш әнә шул бик кыска хатны бер ачып, бер ябып байтак кына тордым мин Ничектер, күңелем әле мондагы сүзләрне укып бетермәгән кебек иде.. Ничектер, андагы, ул хаттагы мәгънәләр әле минем башыма барып җитмәгән шикелле иде Мин, ни өчендер, анда язылган сүзләрне дә күбрәк һәм эчтәлеклерәк итеп күрәм сыман идем... Ләйсирә дигән исем куеп язылган бу хат минем өчен әллә ниләр, әллә ниләр турында сөйли иде шул. Бу бер исем минем җанда, йөрәктә яшәгән бихисап күп кадерле күренешләрне бер секунд эчендә җанландыра, яктыртып җибәрә иде шул! Күрәсең, ул кичне—беренче катнын таш диварына эленгән хатлар тартмасы янында—мин күбрәк әнә шул үз күңелемдәге кайтаваз яктылыкны карап, үткән көннәр матурлыгына сокланып торганмындыр инде... Әллә кызлардан алынган тәүге хат шулай исерткәнме икән мине ул кичтә? Әле бит мин мона хәтле бары тик авылдан гына, әнидән генә хат ала идем бит... Менә бусы беренче кызлар хаты булды ич! Өскә, үзебезнең бүлмәгә менгәч, әлбәттә егетләр сорамый калмый инде. —Менә хәзер беләбез инде серне!—дип шундук авызын ерды Хәйдәр миңа карап. Бүтәннәре дә мина текәлделәр —Әй, егетләр! Аптырамагыз—минем классташ кыз гына ул!—дидем дә, шунын белән котылдым мин болардан дисәм, Хәйдәр тагын мине ирештереп маташа: —Хәзер шулай «классташ» диеп аталамыни иңде алар? Ярый, әкрен-әкрен тынды болар шулай да.. Кичен яткач эчтән генә уйлар иркенә биреләм. «Теге көнне мин килгәнне Ләйсирәгә әйткәннәрдер шул Шуңа күрә килергә уйлагандыр инде ул... Ә бит мин барганга да байтак гомер үтте бит инде! Нишлисең, дәресләре күптер аның да! Укуы бик кыен дип сөйли иде ич!» Бераздан күңелгә шундый бер көтелмәгән уй килә дә мине сискәндереп җибәрә: «Кара әле, Ләйсирә белән бер калада яшәп ничәмә ничә ай буена күрешә алма инде, ә! Бу, кала дигәннәре, кара урманнан да зуррак, ана караганда да адаштыргычрак ахрысы...» Ә иртән уяну белән тагын җен кебек чаба башлыйсың инде ул! Кичкә хәтле әнә шулай бара. Атна арты атна да уза икән ул әнә шул ашыгулар белән! «Беренче сессия!»—дип тә куркыталар бит әле, ичмасам! Анысы бигрәк тә яман ич әле аның без—авыл малайлары—өчен! Кеше алдында сынатасы, сер бирәсе килми ич инде, үзегез беләсез! Ә ул «сессия» дигән мәхшәр килеп җиткәчтен кызык иттем әле барысын да! Беренче сессиянең ин тәүге имтиханын философия фәненнән куйганнар иде, көне килеп җитеп имтихан алучының ишек төбенә килеп баскач—группабыздан берәүнең дә ин алдан керәсе килми! Куркабыз чөнки! —Аллага тапшырдым!—дидем дә, холкымдагы партизанлыкка таянып, кердем дә киттем. Тагын ике егет иярде мина. Әллә бәхет эше булды шунда, әллә инде куркудан бик яхшы әзерләнеп ташланылган—тәки тәүге «бишле» мина эләкте бит! Бу калага килгәч бирелгән беренче имтихандагы беренче бишле иде ул минем! Чыккачтын. әлбәттә, түшәмгә хәтле үк сикерәсең инде! Кемгә килеп кагылырга белмисен ул чагында! Кыскасы, ул көнне үземнен ин зур шатлыгымны уртаклашырга Ләйсирә янына киттем мин! Инде энгер төшеп килә, күз алышына башлаган чаклар бу... Шәһәр урамнары иртән яуган кардан балкый, ә минем күңел бу каладагы тәүге җиңүдән нишләргә белми—атлыга, шашына, ярсый, сикеренә! Хәтта трамвайга да керәсе килми: ул бик тә акрын барадыр төсле, минем үземнен тизлек хәзер аны әллә кайларда артта калдырып узып китәрлек төсле! Трамвай эчендәге кешеләр дә бик мескен, үтә гади, кырмыска шикелле генә жан ияләре кебек... Ә мин менә ин авыр, ин катлаулы фәннән «бишле» алган кеше! Әле бит бу—авылдан килгән егет шулай—әле бу егет (ягъни мин үзем инде ул) шәһәр мәктәбен тәмамлаган булса нинди башлы булыр идс бит! Әллә кайларга китәр иде бит ул алай булган булса... Аны бәлки шундук Мәскәү университетына күчергән булырлар иде. Бөтен дөньядан җыелган ин-иң акыллы кешеләр укый торган җиргә! Бер уңса уна бит ул эшләр! Бу көнне минем бәхеттән Ләйсирә дә өйдә иде. Тулай торак кухнясында ашарга әзерләп йөргән чагы туры килде анын Бу хатын-кыз дигән зат аш-су пешереп йөргәндә нишләп бигрәк тә сөйкемле, бигрәк тә матур күренә икән9 ' Үзенен ин төп шөгылен эшләп йөргәнгә шулаймы? Әллә кухня кызулыгы шулай ал сулатамы, бизиме ал арны? Яисә инде безнен үзебезнен борынга тәмле ризык исе килеп кергәч, дөнья әнә шулай ямьләнеп китәме? Баксаң, инде ул хәлләргә утыз ел гомер үткәннән соң, мин яңадан Ләйсирәне күз алдыма китереп, үзалдыма уйланып утырам икән' Һәм, ирексездән диярлек, аны үз өемнең хуҗабикәсе кебегрәк күрәм, имеш Шуңа күрә мин аңа сокланып та, бер үк вакытта сынабрак-тикшеребрәк тә карыйм шике.ие Ягы/и, без көнкүрештә—көн саен бергә яшәсәк ничегрәк булыр иде икән' Безнең даими янәшәлек ничегрәк килеп чыгар иде икән?—дигән сораулар беләнрәк карыйм шикелле мин үземнең бүгенгемнән еракта—утыз е.ыык вакыт диңгезенең Аръягында калган— Ләйсирәгә. ... Ул әле мин килгәнне күрми, белми—кухняның ачык ишеге каршысына басып үзен ничек соклана-соклана күзәтүемне дә сизенми әле хәзергә Ләйсирә... Ул әнә ап-ак фонга алсу чәчәк төшерелгән уртача гына зурлыктагы мискәссн газ плитәсенә утыртып куйган да, су краны белән газ плитәсе арасында мәш килеп йөри Өстендә шулай ук алсу чәчәкләр төшерелгән юка халат анын, ә чәче өскә күтәреп матур итеп өепме, үрепме куелган—бусы да Ләйсирәнен йөзенә-битенә бик килешеп тора, аны тагын да ягымлырак, чибәррәк итә Менә бермәлне ул нәрсәдер сизенеп туктап кала һәм ишеккә таба борылып карый. Ә анда авызын ерып мин басып торганны күрә бит инде ул! —Ой, Илсур!—була анын авызыннан чыккан тәүге сүз Икебез генә булгачтын мин дә әллә нәрсә бик кыенсынып тормыйм инде—анын каршысына атлыйм, кухняга ук үтеп керәм Шулчакны аны бик тә якын итеп кочаклап аласы, нык, каты итеп кочакка кысасы килә! Ләкин мин бит әле өс киеменнән, урамнан гына кергән көе, ә ул көньякның диңгез буенда, кайнар комлы пляжда йөри диярсен-пешеп, алсуланып, янып тора! Мин тукталып, үз-үземне тыеп калдым Бусы да авылча куркаклык, оялчанлык булдымы сон инде анын-кем белсен' Анын каруы Ләйсирәнен кулларын ныгытып, сагынуымны сиздерердәй итеп, ике кулымны берюлы биреп кыстым мин! һәм әле аларны озак кына үземнән җибәрмичә дә тордым Шатлыктан, бәхеттән бал кый - балкый... Ләйсирәнен якты күзләренә текәлгән килеш' -Ничек таптын мине? Кем әйтте монда икәнлегемне9 Ләйсирәнен сөенеп тә. гаҗәпләнеп-аптырап та әйткән сүзләре тагын шул булды Ә мин нәрсә диим инде —Бу каладагы ин тәмле аш исен сизеп килдем'—дим - Безнен урамга хәтле килеп җитте бит инде бу ашнын әкәмәт тәмле исе! Шуны иснимени килдем һәм таптым да. менәтерә' Ләйсирә әле башта минем шаяртуымны анламыйчарак тора, мина аптырабрак карый, ә аннары инде —Әй лә! Тел бистәсе!—ди дә, яңадан тулган ай сыман балкый, елмая башлый. , , -Ну, малай! Бәхетен дә бар икән үзеннен!—ди тагын бераздан Ләйсирә.—Менә бит: каз ите салып пешергән ашка туры килдең! Ул арада мин дә сөенечне әйтергә ашыгам: —Әле имтиханнан кайтыш бит минем...—дим башта, аны азмы-күпме әзерләргә теләп, ләкин ярты юлда туктала алмыйм һәм хәбәремне ахыргача әйтеп тә бетерәм — Беренче имтиханнан беренче бишле булды бит, малай! —Менә маладис!—ди Ләйсирә.—Котлы булсын! Зерә дә шәп ич бу! Нәкъ менә синенчә инде бу! Анын мактавы минем телне тагын да ныграк чишә, билгеле. —Әле бит группадан беренче булып та кердем!—дип тә мактанып ташлыйм шунда бер очтан.—«Ни булса булды!»—дидем дә, барып кердем инде... Ярый, белгән билет туры килде инде анысы... —һе! Әзерләнеп килгәчтен шулай була инде ул! Ләйсирә инде бу сүзләрен күпне күргән, күпне белгән кеше сыманрак итеп әйтә. Хәзер инде ул ашына яшел суган салып маташа, шунын белән мәшгуль. Ә аннары без Ләйсирәнен бүлмәсенә кайтабыз. Анда тагын ике кыз бар. Берсе—Гөлфирә, ә икенчесе Нина исемле икән аларның. Кухняның кайдалыгын Нина өйрәтеп жлбәргән иде, шуңа күрә ул безне күргәч тә: —Әллә табыштыгыз?—дип шаярткан була. Кыскасы шул: без ул кичне нәкъ авылда гына, нәкъ менә уңган хуҗабикәләрдә генә пешә торган менә дигән аш эчтек! Ләйсирә белән бу калада беренче мәртәбә күрешүне дә, минем кесәгә кергән тәүге «бишле»не дә без әнә шулай итеп билгеләп үттек. Шуннан сон нишлисең инде—Ләйсирә бераздан мине озата чыкты. Ләкин менә шунда ниндидер бер сәер хәл килеп туды: без анын белән ничектер иркенләп, элеккечә туарылып дигәндәй, үз кешеләрчә сөйләшеп китә алмадык. Әллә Ләйсирәнен дәресләр белән бик тә баш ватып йөрегән чагы булды бу, әллә минем үземнең күнел артык күтәренке булып—аныкы уртада гына торганга күрә (ул чагында шулай тоелды), әллә инде мин сизенмәгән бүтән бер сәбәп бар идеме... Ул өстенә дә җиңелчәрәк киенгән сыман тоелды, шуңа күрә бераздан мин: —Син инде трамвайга хәтле үк барып йөремә! Мин хәзер тиз-тиэ генә жилдерәм!—димичә булдыра алмадым. Ул: —Тукта, бераз барыйм инде!—дип караган иде, билгеле. Әмма мин аны кызгандым шул ул чагында . Әллә минем әнә шул кызгануымны Ләйсирә үзенчә аңладымы икән? Ашыгу дип, анын яныннан тизрәк китәргә теләү дип... Ә бит күнел түрендә анын белән иркенләп сөйләшеп йөрергә дигән ният бик тә бар иде минем... Бар иде! Бар иде ул матур ният! Чыннан да, ул очрашу әле хәзер дә минем күз сыдымда тора шул! Бик күп еллар үткән булса да Мин, дәфтәремнән аерылып, бер мәлгә уйга чумам. Бу безнең олы каладагы беренче очрашу булды бит инде... Ә нишләп без көткәнчә, без теләгәнчә, безнең күңелләр омтылганча килеп чыкмады соң ул ? Ничектер, бөтенләй икенче кешеләр шикелле сөйләштек без урамга чыккач та Әллә инде «таш кала ул адәм башларын адаштыра» дигән сүз, чыннан да. дөрес микән? Ярар, бүлмәсендә чакта иптәш кызлары алдында иркенләп сөйләшү мөмкин түгел иде инде—анысы аңлашыла Ә урамга чыккач, анда ни-нәрсә тыеп торды соң безне? Нәрсә комачаулады безгә? Әллә минем үземнең кыюлык җитмәдеме икән ул чагында—аның телен чишәргә, аны яңадан үчебезнең элеккеге күңел уртаклыгы дигән юлыбызга ачып керергә . Уку белән, бик тә авыр дәресләр белән тәмам изаланган, дөньясын оныткан чагы булган ич инде аның ул вакытта. Әйе, безгә—бөтен ихласлыгы белән укуга чумган авыл бачаюрына—ул чагында күп нәрсәне онытып торырга туры качде шул Хәтта дөньяга янар якынлашуын, янар килүен дә соңарып кына сиздек бу аш каюда Бер көнне күпер чыкканда трамвай тәрәзәсеннән агага күз сачсач, ни курам: анда берәм-сәрәм генә бозлар агып ята! Үзләре зур да түгел, качын да түгел—вакланганнар, таркалганнар алар . Көчсезләр, хәлсегчәр ачар Ә бездә. . Ә бездә соң язгы ташу, боз китү бо.чай гына буламы соң ?! Котырган үгезләр өере сыман булып, ю.ьчарында очраган һәммә нәрсәне сытарлык, изәрлек, юкка чыгарырлык дәһшәтче көч белән качәләр бит ул безнең яктагы язгы бозлар' Ачар үкерә-үкерә өскә дә сикерәләр, ачагаем зур гәүдәлеләре кечерәкләренә бәрелеп, аларны тагын да вачсчап таисчый. аннары тагын берничә зур боз килеп бәрелешә дә—ул чагында инде бөтен бу мәхшәри агым катып калгандай була, арттагшар туктый ачмыйча берсе өстенә берсе менеп китә, шулай итеп бик тиз арада синең күз ачдында боз таулары хасил була Бусы инде боз тыгылу дигән сүз! Киң-киң е.чгачарда да әнә шулай качеп тыгыча уч боз! Аннары инде ул бозлар өстеннән теге як ярга чыгып йөри башлыйсың, шул чакларда аягың таеп китеп, яисә инде янәшә торган бозга хәтче сикерә асмыйча, боз арасындагы суга да килеп-качеп төшәсең Тыгы/чган бозлар өстеннән теге як ярга чыгам дигәндә генә ул богчарның кузгалып киткән вакытлары да була. . Ул чагында инде берәр зур бозга кереп урнаша алсаң ярый—үзеңне коткарганчы артык нык борчысмыйча ары таба да агарга була... Ә инде бозың бәләкәйрәк икән—җаның табанга төшә дә куя инде! •Кайчан гына бозлы суга чумармын икән» дип барасың инде бер Ходайга ячвара- ялвара Олы калада трамвай тәрәзәсеннән язгы елгага карап бара-бара. мин үзебезнең авылдагы әнә шул ташуларны күз а,чдына китерә идем — Быел мин язгы ташуны, боз китүен күрми качам мыни инде!" Күңелемчһге әнә шул ачы үпкә сүзен ул чагында мин хәтта кычкырып ук әйтә идем кебек. Чөнки бик тә, бик тә зур үпкә иде шул ул! Ничектер, әнә шул чагында мин үземне бөтен дөньядан, барча табигатьтән аерып, бер төрле читчеккә ябып куелган җәячек хәлендә тойдым Янар кичүен дә. урманнарда бөреләр ачылуын да. карлар эри баисчавын да. беренче коисчарның өздерә-өздерә сайрарга тотынуын да сизә. тоя. ишетә ачмастай бер төрле таш. бетон камера эченә кертеп утыртылганмын мин гүяки.'Ләкин әле ул чагында үземнең бу гайре табигый халәтемне мин акыч белән аң.чый да. белә дә. төшенә дә ачмадым Миндә ул чагында бары тик томанлы бер тоемлау, сиземчәү генә бар иде Мин әле ул вакытта моның күп кешеләргә кагы-ча торган бик зур фаҗига икәнен чама,юмый идем Әйе, бездән башка гына шаулап богчар акты Без()ән башка гына гөлләр чәчәк атты Май ае кергәч, бу сессиядән дә исән-сау гына котылып булса, ЖӨйне ничек үткәрү турында уйлана башладык Гамир монда бер бакчада каравыл тора иде, ул китмәячәк икән. «Югыйсә, акчалы эш югала бит. малай»—ди. Ә Хәйдәрнең акча кайгысы юк ул жәй буе рәхәтләнеп авылында ятачак Ә миңа нәрсә эшләргә'’ Ничек итеп бераз булса да акча юнәтергә'’ Кыскасы, минем бөтен жәем «шабашка*да үтеп китте Август ахырларында гына авылга кайта алдым. Кулга кергән акчадан нн беренче )ш итеп әнигә бүләк юнәттем, үземә дә шактый гына калды. Әмма менә Ләйсирә Әмма мин кайтканда Ләйсирә авылдан киткән иде инде Берәр атна чамасы авылда бәрелеп-сугылып йөрдем дә, мин дә калага китүче пароходка утырдым. Кала сагындырган икән үзе! Жәй буена эштә булгач, хәзер шәһәр урамнарында иркенләп, ашыкмыйча гына атлау үзе бик зур бәйрәм сыман тоела. Тип-тигез итеп яшь юкәләр утыртылган шома тротуардан баруы, янәшәңнән тезелеп киткән биек таш йортларны күзләү, каршыңа килгән кызларга шактый кыю күз салу һәм иң мөһиме, ин мөһиме: кесәңдә акча кыштырдаганын сизеп бару, аның «әтәч булып кычкыруын» һәр минутта ишетеп тору—жәй ахырында студент өчен иң зур бәхет әнә шул түгелме соң инде?! Тагын укулар башланды... Ә озакламый безнең тулай торакта мондый белдерү пәйда булды «Актлар залында Илһам Шакиров концерты булачак!» Өстәвенә, әле үзе бушлай да икән! Бу хәбәр инде безнең өчен күк капусы ачылу белән бер иде. Бу атаклы жырчыны радиодан гына ишеткәнебез бар бит! Ләйсирәгә дә барып әйттем. Түзеп буламыни?! —Әй лә! Монда өч ел яшәп, бер татар концертына да барганым юк бит минем, Илсур!—диде Ләйсирә!.—Син шуңа ышанасыңмы?! Кызлар гел эстрада концертларына тына йөри безнен, мин дә сирәк-мирәк барам. Аларга ияреп. —Соң, әйдә! Менә шуңа күрә сине чакырам да бит инде!—дим мин моңа тагын да шатланып китеп. Ләйсирә белән университетның Актлар залына менеп барышыбыз! Ап-ак мәрмәр баскычтан янәшә атлыйбыз... Ә диварда берсеннән берсе бөегрәк затларның портретлары эленгән. Әнә—бөек юлбашчы, әнә—бөек әдип Толстой, әнә—бөек математик Лобачевский! Аларның рәсемнәрен Ләйсирә дә бик игътибар белән карый, туктый-туктый карый... Шунда мин, исәр кеше шикелле, кычкырып көлеп жибәрәм. —Ә син беләсеңме соң: монда укыганда Толстойга бер укытучы нуль билгесе куя! «Сиңа берле, икеле әрәм—нуль сиңа!»—ди! Нигәдер бу сүзгә Ләйсирә бер дә көлми, ул миннән бары сорый гына: —Син моны каян белдең соң? Без бит бөекләрне бөтен яктан да килгән дип беләбез инде... Шуннан соң мин аңа Мәскәүдән атаклы шагыйрь Евтушенконың килүен, менә шушы Актлар залында үзенен яңа поэмасын укуын, тик минем ана эләгә алмавым турында сөйлим дә: —Әмма дә мин барыбер максатыма ирештем—ул икенче көнне Зур Концерт залында укыганда керә алдым!—дим —Әй, малай, андагы халык, андагы халык! Ә милиция атларга атланып килгән, мин сиңа әйтим! Чит илләрдәге сыман! Әле минем андый милицияне күргән юк иде! Ләйсирә боларнын барысына да бик гаҗәпләнә. —Нишләптер, без аның килүен ишетми дә калдык...—ди ул гаебе бар кеше сыман —Шул дәресләр дия-дия, тәмам дөньядан артта калып бетәбез инде без! Ә залда инде халык хәттин ашкан. Арттагы рәтләрдә генә урын калган. Сәхнәдә зур рояль тора, аның капкачы ниндидер бер илаһи мәгърурлык белән ачып куелган да, безнен—залда утыручыларның кызык- сынучан күз карашы әнә шул ачык урынга текәлгән. Гүяки әнә шуннан, нәкъ менә әнә шул урыннан хәзер без моңа кадәр әле беркайчан да, беркайда да ишетмәгән сихри аһәңнәр тын гына, талгын гына агыла башлар... Ул аһәннәр гүяки Ләйсирә белән безне дә бер тылсымлы агымга салыр, әнә шуның илаһи дулкыннарында тирбәтер, безне бергә килеш әллә кайларга, әллә кайларга алып китәр... Ул аһәннәр безнен күңелләрне бер-берсенә ныграк якынайтыр, безнен җаннарыбыз арасында әлегә сизелеп торган кыенсыну, тартыну бетәр гүяки, юкка чыгар ул... Әнә шул вакытта, бу сихри музыка дулкынында йөзгәндә без, әйтерсен, бер-беребезне тирәннән тоя, аңлый башларбыз. Бер-беребезне якын күрү, үз күрү дә гүяки менә шушы—әле без ишетмәгән, ләкин хәзер ишетергә өметләнгән яна. илаһи, тылсымлы музыка тәэсирендә булачак, әйтерсен! Ләкин без көткәнчә булмады, сәхнәгә кызу-кызу алымнар белән кара костюм һәм галстук, ак күлмәк кигән уртача гына буйлы бер абын чыгып басты Чыгып басты, әмма үзе әлегә дәшми—ипләп кенә, тын гына залны күзәтә, барлый Зал та тып-тын диярлек. Бары ток кызларның иреннәре генә, ишетелер-ишетелмәслек итеп: —Үзе. —дип куя —Үзе Менә шулай итеп берәр минут чамасы тын гына торды да. жырлап та жибәрде бу абый. Кара ла гынаи урман... Карангы төн.. Аһән, аваз, мон тантана итәргә тотынды залда! Ә без тын да алырга куркабыз, белмичәрәк тын алсак, бу жырчыга бер-бер комачаулык тудырырбыз шикелле. Ана жыруын сузарга кыенлык ясарбыз сыман.. Бу аһән шунын кадәр хисле, шунын кадәр дә мәгънәле һәм шунын кадәр дә кинаяле, тирән фикерле... Менә хәзер, бу концертта булуыма күп еллар үткәннән сон, мин жырчынын кыюлыгына—ул чагында без яшьләргә нинди зур фикер әйтүенә сокланам! ...Ә аннары ул безгә элеккеге шәкертләр җыры «Беренче салә»не өйрәтергә тогынды. Әйе, ул көнне безнен сәхнәдә кара такта да бар иде Аяклы итеп эшләнгән кара такта. Әнә шул тактага акбур белән яза-яза. сүзләрен дә хәтердә калдырыр! а куша-куша сөйләде дә. җырлады да безгә җырчы абый. Ә сүзләре анын мондый иде: Уян инде. Уян инде! Уянырга вакыт килде! Менә бу сүзләрне без ул көнне бөек җырчы белән бергә җырладык бер тын белән, бер йөрәк булып, җаннын бер үк талпынышы белән1 Аһ, ул кичә Аһ. ул кичнен гүзәллеге! Минем янда утырган Ләйсирәнен җыр моңына бирелеп ничек рухланып, җанланып алуы' —Авылда без синен белән Чайковский кичәсен үткәргән идек бит әле. Пластинкалар тынлаган идек... Ишәдер шул кич искә төште минем —диде Ләйсирә чыгып барган чагында - Авылны, әниләрне искә төшереп утырдым тагын Аларны сагынуым бигрәк тә көчәеп китте бит әле! Үзебезнен авыл урамыннан ашыкмыйча 1ына атлап узасы килеп китте... Һәр өйне, һәрбер талны-тирәкне күздән кичерә кичерә сыйпый-сыймый, иркәли-иркәли Алар безгә бик кадерле, бик кирәк икән биг! Ә урамда инде карангы төшеп, октябрь ахырлары торса ла аяк асты коры, һавасы да бик үк суык түгел Шу на күрә җәяү генә кайтырга уйладык бел. — Монда укырга килмәгән булсам, шушы бөек җырчыны күрми үләсе икәнмен, тәки!—дип башладым сүземне Менә бу җырчы ә' Шунда мавыгып китеп Ләйсирәнен кулыннан да тотып алдым әле — Шулай бит?! Сина да бик ошады ич! —Әле ярый син чакырдын! ди минем сүземә каршы Ләйсирә. барган җиреннән үк тукталып калып һәм шулай күземә караган килеш болай да әйтеп куя—Тагын бүтән концертлар! а да чакырырсыңмы икән мине. Илсур? Бу сүзләрнең бөтен мәгънәсе шундук минем башыма барып җитә «Ләйсирә очрашкала!! йөрергә тели, ахрысы » дигән уй күнелдән иө1среп уза. ләкин шунда ук. шул ук мизгелдә бер өер шөпшә дә кузг.ыа һәм мин аларын гел белән әйтергә карар кылам —Әй. синен вакытын юк ла! -дим үзебезнен лвьыдлгыча шаян битарафрак тавыш чыгарырга тырышып. Ә үзем аны җитәкләгән кәе әкрен генә урыннан кузгалам. Ләйсирә аз гына дәшми тора да: —Әй лә, гел шулай булды шул...—ди.—Дәресне бик күп, артык күп бирәләр бит, Илсур!’. Ә минем кешедән калышасы килми. Әни дә һәр хатында «йөзгә кызыллык китермә, кара аны!» диеп кенә тора! Аннары, үзен беләсең, без синең белән авыл баласы булгач, кыенрак туры килә ич Безнең кытлар бигрәк тә көләргә генә тора! Күбесе шәһәрнеке бит аларнын! Яшьтән үк, кечкенәдән үк һәммәсен күреп, белеп үскән алар! Ә мин ана шактый кызып ук каршы төшәм: — Без синен белән, барыбер алардан көчлерәк!—димен —Әйе, бәлки аларнын башында информация дигән нәрсә күбрәктер, бәлки аларнын сүз байлыклары да безнекеннән мулрактыр. . Ләкин алар, барыбер безнең заман уйлап чыгарган робот шикелле генә тоелалар. Алар, чыннан да, әнә шул робот шикелле! Ни өчен дисенме? Чөнки. Чөнки алар менә бу тормышның, чын яшәүнең, зур тормышның нигезен—табигатьне белмиләр! Алар чын табигый яшәүнең ни икәнен тоймыйлар, моны белмиләр. Алар табигый көч белән, анын бик тә нечкә импульслары белән кечкенәдән үк ялганып, тоташып үсмәгәннәр. Табигый импульслар арасында яшәмәгән алар! —Син нәрсәне әйтәсең соң «табигый импульслар» дип? — Без бәләкәйдән тәпи баскан ямь-яшел чирәмле жир ул; әнә шул жирдән адәм баласына килә торган шифалы көч, сихәт ул; үләннәр һәм агачлар арасында йөрегәндә алардан шулай ук безгә күчә торган күзгә күренмәгән шифалы агым ул ( моны хәзерге галимнәр «фитонцит» диләр) Без бәләкәй вакытта ук идәндә кәжә. сарык бәрәннәре белән бер булып әүмәкләшеп йөрибез бит әле—менә шул вакытта ук безгә тәэсир игүче биокыр. биохаләт ул. Әз-мәз әти-әни кул арасына керә башлагач түтәлләр утап, бакчалар казып маташкан булабыз ич әле—менә шул чагында безнен тәнебез, безнен организмыбыз үхтәштергән иң төп чыганак, эчке ныклык, эчке бәлзәм ул... һәм. гомумән, авыл тормышы ул—ин чын жир тормышы! Анда бөтен нәрсә, һәр жан иясе кешене, адәм баласын биологик һәм физик яктан да. әхлакый һәм рухи яктан да ныгытырга булыша!—дип уйлыйм мин. Шуна күрә шәһәр баласы алдында үземне бер дә мескен дип саныйсым килми! —Кара әле! Син безнен авылдан чыккан философ икән бит, Илсур! Мин сине белми генә йөргән икәнмен...—Ләйсирәнен бу сүзләрен чынга алыргамы, әллә уен гынамы дип кайтканда ул тагын болай дип өстәп куймасынмы мина каршы: —Тик менә бүлмәдә сөйләшеп утырганда, алар теге яки бу турыда әңгәмә корган чагында, «мин—авылныкы, мин сездән шәбрәк!»—диеп утырып булмый бит. Ул чагында үзен белгән кадәр әңгәмәгә катнашырга, кеше арасында үзеннен барлыгынны расларга, күрсәтергә дә кирәк ич әле! Бу хакта үземнең аерым уйлаган юк иде югын, ләкин күңел сизенүе буенчарак чамалап, Ләйсирәгә жавапны тиз таптым: —Беләсенме. нәрсә: адәм баласы барыбер бөтен нәрсәне дә белеп бетерә алмый! Бөтен информацияне башына, хәтеренә сеңдерү анын көченнән килми! һәм кеше мона омтылмаска да тиеш! Ни өчен, дисенме?' Чөнки моның өчен роботлар бар! Бу—аларнын вазифасы! Аларнын эше бу! Ә адәм батасынын чын кыйммәте, иң хәзинәсе—күнел матурлыгында, жан яшәвенең нечкә һәм сизгер булуында, анда тойгыларның гүзәл һәм якты булуында, кеше күңеленең бу фани дөньяны һәм рухи яшәешне мөмкин хәтле киңрәк, тирәнрәк, тулырак итеп колачлый алуында! Кеше күнеленен менә бу дөньяны бар катлаулылыгында һәм бөтенлегендә- аны тулы бербөтен итеп—тоя алуында! «Бик күпкә китте, ахрысы...»—диебрәк уйлап шул урында туктадым. Ә Ләйсирә дәшми генә бара бирә. . —Артык күнелсез нәрсәләргә кереп киттем бугай...—дим бераздан акланган төсле итеп. —Әй лә. ярый инде...—ди Ләйсирә артык бик исе китмәгән төсле генә - Ике студент тагын нәрсә турында сөйләшсен сон инде' Реферат та, доклад бит инде анын бар белгәне Анын бу сүзләрен шаяртуга таба борырга теләп — Кара әле, чыннан да шулай шул! Мин үземне философия түгәрәгендә итеп уйлап кайтам икән ич әле... Анда кичә сөйләшкән сүзләрне дәвам итәм икән ич мин... Бөтентәй дә онытылып киткәнмен бит! —Ә син ул түгәрәккә йөрисенмени* Мина кыен булып китә Ничектер, мактану шикеллерәк килеп чыга түгелме сон? Шуна күрә тавышны тыя төшебрәк кенә —Йөргән булам шунда...—дигән булам.—Аны бит минем адаш абын алып бара татарнын беренче философы' Илсур Габдрахманович — Вакыт таба алгач ярый инде...—ди Ләйсирә,—Ә мин менә анын ишегә һич кенә дә вакыт җиткерә алмыйм! Аптыраган инде. Аның тавышы ничектер бик күнелсез төс ала. — Йә, ярый!—Әйдә, уку турында онытып торыйк әле!—дим дә күнелдән генә бүтән күнеллерәк тема эзләргә тотынам Шундук табып та алам: —Алдагы жәйдә дә синен белән күрешеп булмасмы икән инде Бу сүзне әйткәч, кулыннан тотып Ләйсирәне туктатам Анын йөзенә текәлеп карап торамын. Ә ул моңарчы килгән тыныч ягымлылыгым югалтмыйча 1ына болай ди — Быел безнен практика була бит! Балалар белән эшли башларга тиешбез! Мәктәпкә җибәрерләр микән, лагерьга микән? —Җәен... ял вакытында. . ничек инде мәктәпкә?—диеп аптырыйм мин. —Нигә, анда жәй көне лагерьлар эшли...—дип аңлата мина Ләйсирә тыныч кына. —Тагын сине күрүләр насыйп булмас микәнни?—димен авыр сулап Авылга кайтсам тагын берүзем тилмереп йөрим инде алайса — Нигә, анда бит әле Тәлгатьләр. Фәйзрахманнар бар ич! Безнен классташларны әйтә Ләйсирә. шуларны искә ала. —Алар белән бик артык күнелле түгел шул —дим мин ана яшереп нитеп тормыйча гына. Ләйсирә шундук мина жавабын да таба: —Әһә. үзен әле яна гына авылны, андагы яшәүне мактап кайткан идең түгелме сон? Карале. ул чагында Ләйсирә мине әнә ничек оста эләктергән бит. әи' Чыннан да. мин үзем башта авылны, авылча яшәүне мактап йөрдем д>. аннары үзем үк аннан гомерлеккә чыгып сыздым түгелме сон "Әле хәзер дә. шәһәр җирендә яшәп яткан көенчә, һаман авылны мактыйсын Ә »зен шәһәрдә торасың-асфальт урамнардан гына эшкә барасын, краннан су агызып кына •мунча» керәсең Читтән караганда менә базар ничек күрешә ик зн соң? ’ Дәдзтәрдән аерылып, тагын бүгенге мәеыхзлзәргә кереш ките.зә • Бер мин генә түгел бит. Ләйсирә генә дә түгел-бик күтәр китә ич авыздан*. - дип үЩыйм үземне бераз булса да тынычландырырга теләп һәм шу I сүнәр белән бергә үк диярлек авызыбыздан иң башта к| ченеп китеп, ззңа төбәктә нигез корган күрше зәр күз аздына ки.зә Әйе. байтагы аяныч язмзяшка тарыды шул а.зарның бик тә аяныч язмышка Менә минем кордашым, күршем Миңнәхмәт Гразеторы белән урманга утынга барган җирдә аны агач басып үтерде Менә сабакташым Рафази Бик тә уңган, суз тыпзаучан. ярдәмчел зат 7. .к У . м I иде ул Күрше авьида электр баганасына менгән җирдә ток сугып үтерде бит бахырны.' Шунда, багана башында, кычкырыплар үлгән диделәр аны... Менә Зиннур абый Яңа нигездә тормышын матур корды ул коруын... Һәрхәлдә читтән караганда шу. лайрак тое.кан иде Әмма. күрәсең, безнең маңгай күзенә күренми торган ниндидер бер эчке тамыры өз&лгән булгандыр инде аның— уз теләге белән бу дөньядан китеп барды ул... __ Гәрәй абый да яңа нигездә тамыр җибәрә атады бугай—шулай ук якты дөнья белән хушлашты .. Үз теләге белән... Уалый китсәң, әле андыйпар тагын бар бит... Әмма иң кызганычы шул: менә бу фаҗигаләрнең барысына да. һәммәсенә дә күченү сәбәпче булгандыр кебек тоела миңа. . Күченү—туган-үскән туфракка бәйләнгән нечкә, әмма иң мөһим тамыр өзелү! Хәзерге адәм баласы үзен җиргә бәйләгән әнә шул тамырның кадерен, аның яшәеш өчен мөһимлеген ныклап аклап бетерә алмый, ахрысы Әле һаман үзен җиргә, туфракка бәйләгән тамырларын—ныклык һәм тотрыклылык тамырларын—өзә бара ул. Ахмакларча! _ һәм мин. үземне дә туган як. туган туфрак. Идел яры белән бәйләгән нечкә генә җепләрнең тәмам өзелүеннән курыккандай, әнә шуннан сагайган шикелле—ашыга-ашыга яңадан көндәлегемә ябышам утыз еллык арадан ымсындырып, кызыктырып яткан яшьлегемә ашыгам... Идел ярына—Ләйсирә янына! Ә бер көнне кичен дәрестән кайтып, бүлмәбез ишеген ачып керим дисәм—анда, эчтә Ләйсирә утыра! Төш күрәм дип торам! — Исәнмесез...—дигән буламын инде юри генә, авызны ера-ера... Чит кеше бүлмәсенә кергән сымаграк иттереп. Гамир ана китап биргән дә. шуны укып утырган икән. Мине күрү белән китап шундук ябылды билгеле, әмма кулында калды. — Кич белән әллә кайларда йөрисең икән син!—ди Ләйсирә мина - Авылга кайткач, әниенә әйтми булмас әле! Тетмәңне тетсен бер бик шәпләп! «Классташ кыз көтеп утырадыр» диеп уйлау да юк. ичмасам... Мин өстән сала-сала гына булса да Ләйсирәгә карап елмаерга тырышам, үземчә шулай сүзсез генә акланамын инде, янәсе... —Алай дисән. хәзер тиз генә барып, түгәрәк җитәкчебез Илсур Гадрахмановичтан белешмә алып кайтам мин! «Сәгать 8 гә хәтле фәлсәфә түгәрәгендә булды» дигән язуны бирер әле. нигә бирмәсен... Дөресе шулай ич анын! Авылда әнигә дә күрсәтермен шунда...—дигән булам. Гамир чәй куйган булган икән, өчәү бергә көлә-көлә мәжлес корып жибәрдек. мин сина әйтим! Табыныбыз студентларчарак инде анысы, әллә ни мактанырлык түгел. Ләкин алда куе гына чәй торгач, салырга шикәре дә табылгач, маргарин белән күмәч тә килеп чыккач—тагын ни кирәк инде яшь чагында! Иң мөһиме безгә күңелле, безгә рәхәт... Өчәү бергә булгач, ничектер, сөйләшергә дә җиңелрәк сыман, һәрхәлдә мина шулай тоела! Озата чыккач Ләйсирә үзенен килү сәбәбен дә әйтте. —Беркөнне безнен тулай торакка килеп билет саттылар бит әле... Шунда кеше ала дип мин дә икене алган идем. Аннары үкендем дә инде әзрәк—һаман шул дәресләр тенкәгә тия бит... «Сүнгән йолдызлар»га иде Ләйсирәнен билеты... Әйе. бардык без бу спектакльгә Ә аның—ул кичнен—хатирәсе булып күңелдә үзәк өзгеч моңга ия шундый бер жыру калды: Каз канатларын санадым Тезелеп кагынганда. Инде кемнәргә карармын Өзелеп сагынганда Ә аннан сон Ә аннан сон Ләйсирәне кая да булса чакыру, алып бару —минем өстә иде оит инде Хәзер инде мин аны берәр җиргә азып барырга тиеш идем бит Ләкин, үч иткән шикелле, нәкъ әнә шул чагында мин муеннан эшкә чумдым: философия түгәрәгендә доклад та ясыйсы бар. счетларга да әзерләнергә кирәк, стена газетасын да чыгару минем өстә Әмма, ничек кенә мәшгуль булсам да, Ләйсирә һич кенә дә истән чыкмый Күрешәсе килә, сөйләшеп йөрисе килә анын белән! Һәм бер кичне бүлмәдә үзем генә калгач, кинәт кенә кунелсезләнеп киттем дә—кузгалдым мин анын янына! Ә барганда зур-зур хыяллар белән, әллә нинди матур ниятләр корып атлыйм билгеле: имеш менә без Ләйсирә белән кинога чыгып китәбез, имеш без анда кулга-кулны тотынып, караңгы залда пышылдаша-пышылдаша (кемнәрнеңдер кинода шулай утыруларына кайчандыр бик тә кызыгып калган булганмын ин зе күрәсен!) утырабыз. —Өйдә юк шул ул! Ул кичне мин корган бөтен хыялларны Ләйсирәнсн бүлмәдәше Нина әйткән әнә шул кискен сүзләр бер секундта җимерде дә ташлады! Чәлпәрәмә китерде! «Менә кайтыр, менә кайтыр »— дия-дия байтак киләп сарлым әле мин Ләйсирәнен тулай торагы тирәсендә Ә дөресрәге, тыштан гына атармын тәрәзәсенә карап. Ул кичне ин нурлы, ин якты тоелган тәрәзәгә багып, хәтта күнелдә шундый юллар да туган иде әле Нур балкыган синен гәрәзән— Минем өчен үзе бер кояш! Әмма безгә күрешү ул кичне дә насыйп булмады Шулай итеп көннәр үтте Көннәр генә түгел—атналар, хәтта айлар да у за бирде. Ә мин исә һаман да Ләйсирә белән очраша алмадым. Бер калада яшәп' Ә... әйе. тагын бер кичне мин анын язуын алдым әле Ул аны безнең тулай торакнын иң аскы катындагы хәрефләп бүлеп куелган тартмада калдырган иде «Хәлләрен ничек? Син исән-саумы’" дигән шикеллерәк язу иде ул... Икенче көнне ук булмаса ла. баруын бардым мин Ләйсирә яшәгән тулай торакка, әмма хәерчегә жил каршы дигәнләи ул шушы калада үз өйләре белән торучы дус кызына киткән булып чыкты. «Кайтып йөремәс инде ул бүген •• диделәр бүлмәдәш кызлары Бу кичтән сон тагын күпмедер накыт узды Мин һаман үземчә—иртәдән кичкә хәтле уз уй ниятләремме үтим дип—чаба бирдем, жан-фәрман тырыша бирдем Ничектер, аскетларчарак яшәү иде инде бу, билгеле Моны мин акылым белән сизә, андый илем Ләкин бүтән егетләрдән дә еш кына ишетелгәлн торган бер сүз - банттагы өч курс бик кыен була инде ул* дигән сүз мина борчылмаска да куша иде сыман. Синен бәхетен әле алда, ди иде шикелле Мин әнә шулай үз-үземне тынычландырып йөргәндә Ләйсирә һич уйламаган җирдә, аудиториядән чыгышлый, тотып алды мине бер көнне —Әйдә әле. синен белән кинәшәсе бар иде'—дип кузымнан ук җитәкләде. Әле ярый, соңгы лекция иде... Әллә инде Ләйсирә юри әнә шул соңгы лекцияне көтеп алган кем белә Мина бик кызык булып китте Уйга да калдым. «Ләйсирәгә мин нинди мәсьәләдә кинәшче була алам микән сон?* Айыйбыз шутли урам буй ип . 1әии1рә ••кимәш» шеп и куйгач минем башка бүтән уй да керми инде хәзер -Нәрсә хакында икән?*—диеп барам Менә бер бәләкәй генә бакча янына да килеп җиттек —Әйдә шушында кереп сөйләшик әле...—ди Ләйсирә. —Әйдә. —димен мин дә, ничектер бер серле, ашыкмас көйгә көйләнеп житеп. Күнелемне бер житди сүзгә әзерли-әзерли... Нечкә генә каеннар монда. Тагын берничә тәбәнәк юкә дә бар Шулар арасыннан тар гына бер сукмак үтә Асфальтланган, әлбәттә! Бакча эченә кереп бераз гына алга атлыйбыз да, туктап калабыз... Дөресрәге, алдан атлаган Ләйсирә туктый. Ә мин аннан ике-өч адым читтәрәк... — Кара әле, шушы бәләкәй генә бакчага кош оясы да ясап элгәннәр!—дип сүз башламакчы гына идем, Ләйсирә гүя моны бөтенләй ишетмәде дә, ул үзенекен алып китте. — Минем нинди кинәш сораганны белсән—егылып китәсең инде син хәзер. Илсур! —Соң, егылсам, менә эскәмия ерак түгел ич!—дим мин ана каршы, елмаерга тырышкан булып... Ләйсирә дә үзен шат тотарга тырыша сыман, әмма ни өчендер килеп кенә чыкмый сыман бу аның... —Миңа димче килде бит әле, Илсур...—ди Ләйсирә бераздан. «Тукта, нәрсә ди сон әле бу?» Ләйсирә әйткән сүз һич кенә дә барып җитми башыма. «Нәрсә дигән сүз сон әле ул «димче»?» Минем дәресләр белән, философия белән тулган башыма бу ят сүз һич кенә дә керми бит. Мин аны андый алмыйм бит! Шулай шактый гомер узды, ахрысы... Аптырагач, Ләйсирә сорап куйды: —Син минем ни әйткәнне ишеттенме соң?! Нишлим, дөресен әйттем инде: — Ишетүен ишеттем дә... Менә анлап кына җитә алмыйм... Шулай бит инде ул: хатын-кыз, гадәттә, турыга яручанрак була. — Кияүгә сорарга килгәннәр, дим мин! Монысын ишеткәч, чыннан да, егылып китә яздым мин ул чакны! — Кемне? Синеме?!—дидем кычкырып ук диярлек. Әнә шунда Ләйсирә дә көлеп җибәрде: —Сон, миңа килгәч—минедер инде! Әйе, әйе—ул көлә иде Ул шат иде кебек... һәрхәлдә ул чагында анын көлүен мин шулай кабул иттем, шулай аңладым! Ә мин исә ушсыз идем. Шок хәлендә идем! «Ничек инде алай?!» дип баш вата идем кебек эчтән. «Ничек инде шулай була ала?!» Тагын күпмедер вакыт узгач сорыйсы иттем: —Кем инде ул димче?.. Ләйсирә монысына кискен генә жавап бирде: —Әй лә!! Анысы нигә инде аның!!! Дөрес сорамаганмын икән шул. —Кемнән дип сорамакчы идем... —Ә-ә Аны әйтәсең икән. Әнә, безнен авылга Мәскәүдән бер абый кайтып йөри иде бит әле... Институтта укыта икән ул! Ни өчендер Ләйсирәгә ачу килеп китте. Теге адәмнен Мәскәүдә яшәве, анда укытучы булуы—Ләйсирәне кызыктыра сыман иде. Тавышында шундый нәрсә сизелеп киткәндәй булды. . Ләкин мине башта бүтән әйбер кызыксындырды әле. —Ул сине каян күргән сон? —Сон... Жәйләрен авылга кайткалап йөрде бит инде ул... —Син дә аны күргән идеңме? —Бер-ике мәртәбә, шунда... —Кайда инде ул? —Әй лә! Кинога чыккач шунда... «Аңлашылды...— димен эчтән генә.—Димәк, теге адәм Ләйсирәне озата кайткан да булырга мөмкин бит әле! Бик мөмкин!» Ләкин минем бу хакта Ләйсирәнен үзенә әйтәсем килми. Мине хәзер үпкә, ачу хисе биләп ала. Көчле ризасызлык тойгысы тәмам били мине! «Нигә болай”» дигән ачу кайный миндә! Ләйсирә минем нинди хәлдә калганны сиздеме, юкмы—әллә инде сизеп тә сизмәмешкә салышты? Озак та үтми сорыйсы итте. —Нишлим микән сон. Илсур? Ә миндә үпкә белән ачу кайный бит инде! Әллә каян искә төшкән китап сүзләре белән жавап биргән булам —Сон. йөрәккә әмер биреп булмый инде! Үз күнеленә карыйсын' Ләйсирә аз гына көттереп: —Анысы шулай инде...—ди... һәм тынып кала. Нәрсәгәдер боеккан да кебек булып китә. Ә мин исә эчтән генә фикер йөртәм «Менә син «аны күрә алмыйм», диеп борчылып йөре авылда! Ә анын озатып куючылары булган икән ич! Ә син йоклап йөргән инде Йоклап йөргән!» Бер-беребезгә бер сүз дә әйтми генә кузгалып китәбез һәм инде бераздан, сөИләшер сүзебез беткән сыман, килеп туктаган трамвайга кереп утырабыз. Кала урамнары буйлап дөбер-шатыр чабучы «тимер атка» атланабыз без! Ямьле көннәр, матур кичләр бүләк иткән авыл инде монда тәмам хәтердән чыга. . Тәмам онытыла \л авыл биргән бәхетләр' Шулай итеп бу «тимер ат» безнен туктатышка килеп житте Ләисирә белән корырак кына саубуллашып, мин аннан төшеп калдым һәм шуннан сон., һәм шуннан сон инде мин Ләйсирәне күрә дә алмадым .. Безнен юллар аерылды әнә шул көннән сон. Теге хәбәр колакка килеп кагылганнан сон! Ләкин әле Ләйсирәнен бер хаты булды Мин аны ин кадерле истәлегем итеп көндәлегемә ябыштырып куйганмын Менә хәзер—ул хатны алып укуыма ничәмә-ничә еллар узганнан сон да—анын һәр сүзе, һәр жөмләсе минем күз алдымда тора. Әнә шулай, мәктәпнең тәүге сыйныфына йөри башлагач ятланган беренче шигырьләр озакка, бик озакка хәтергә сеңеп кала бит әле: син ул әсәрне еллар үткәчтен дә кабатлый-кабатлый йөрисен, ул шигырьләр сиңа балачагымның, яшүсмер вакытыннын ин саф омтылышларын, ин югары хыялларын искә төшерә, синсн еллар узу сәбәпле, күп авырлыкларга очрау нәтиҗәсендә алжый, ара. таушала башлаган канатларынмы ныгытып җибәргәндәй була. Синен азга гына булса да кәефенне күтәреп җибәрә, күңел офыкларыңны киңәйтә, яши яши югалта башлаган юлларымны янадан да шәйләп алырга, искә төшерер!ә мөмкинлек бирә ул хәтерлә калган тәүге шигырьләр. Чөнки алар синен үзеңнең дә беренче талпынышларына тәңгәл, шуларга аваздаш була. Еллар узгач сиңа янадан әнә шул матурлыкны искә төшерә торган була алар! Ләйсирәнен ул хаты минем өчен әнә шундый бер гүзәл шигырь шикелле. Менә ул хат «Илсур! Үзеңнең аллә ничә еиар буе белгән кешеңнән, үзеңнең бер сыйныфта утырып укыган дустыңнан шушындый кат 1 и мнең күз азды на синең бе. зән от зган соңгы очрашу тора Нигә соң син ул к өнне шуның кадәр... (нәрсә диеп кенә әйтим икән ин(к. Раббым. синен УЛ көнге хазәтеңне ялгышмыйча, ничек итеп кенә, нинди сүз белән генә белзкрим икән ' > ШУНЫҢ кадар дә салкын, битараф булдың ' Шундый зур. шундый мөһим адым ашарга җыенган зсзассташыңның чын хлзен белергә, аңзарга тырышу аз гына куор>к сөйзәизүең. аның к үңеле булсын өчен генә булса (кз тел• яки бу сораулар бирүең кирәк Iзде бит инде ичмасам' Ә син Ә син гүя бөзпенләй бу җир. бу тормыш кешесе түгел идең ул көнне'Әйе. ойе—нвкь әнә шундый салкын һәм битараф, җансыз һәм усаз кеше идең син ул кичне.' Үзем сораган ихлас киңәшкә син әйткән боздай салкын сүзләрне ишеткәч минем бөтенләй каным катын киткәндәй булды, бөтен тәнемә котып салкынлыгы иңде! Ә бит. Ә бит ул көнне мин синнән бүтәнрәк суз ишетермен дип килгән идем.' Үземнең моңарчы булган хыяиарыма, күңел омтылышларыма ятышлырак, мин теләгәнчәрәк җавап көткән идем мин синнән... Ә син. Ә син беренче күргән кешегә әйткән сыман, ссикын гына итеп кистең дә куйдың! Икебезне ике якка аердың да куйдың бер сүзең белән ул көнне 1 Бәлки «син үзең гаепле!'—диярсең —«Инде тормышта үзенең ныклы урыны булган, акыл утырткан кешегә кияүгә чыгарга үзеңнең теләгең бар иде ич!» диярсең. Ләкин бу алай түгел, Илсур! Һич тә тай түгел! Әйе, ул мине җәй көне авылда бер-ике мәртәбә озатып куйды... Ул чагында без аның белән җүязәп әллә ни сөйләшмәдек тә инде. Ул миннән укулар турында сорашты, институттагы укытучылар шикелле акьшы гына киңәшләр бирде, укып бетергәч эшкә кая җибәрәчәкләрен дә сорашты бугай җайлап кына... Ләкин шуннан нәрсә соң? Әнә шул бер-ике сөйләшү генә бөтен язмышны, тулаем кеше гомерен хәл итә аламыни соң?! Миңа, беләсеңме, ничек тоела, Илсур: әнә шул соңгы көндәге салкынлыгың белән син минем язмышны гына түгел, ә үзеңнең язмышыңны да үзгәрттең сыман Ниндидер, икебез өчен дә үтә кадерле булган бер яшьлек тамырыбызны, уртак тамырыбызны кисеп аттың кебек син ул көнне! һәм иманым камил: син моны белеп тә бетермичә, ахыргача аңлап та җитмичә эшләдең... Бәлки ашыгычлык беләндер? Ләкин монысын мин ышанып әйтә алмыйм... Монда, күрәсең, «тормыш тәҗрибәсе җитенкерәмәү> дигән суз дөресрәк буладыр. Болары өчен «бу хәзер миңа акыл өйрәтергә кереште» дип уйлама зинһар. Сиңа эчемдә кайнаган бөтен нәрсәне менә хәзер түгеп, чыгарып каласым килә. Бүтән мондый җай чыкмаячагын да беләм... Аннары... Минем күз алдыма менә хәзер бер бик тә матур күренеш килде, Илсур. Шуны языйм әле. Бик тә бәләкәй вакытта—әле яңа гына мәктәпкә йөри башлаган чак иде бугай инде ул—яз көне, карлар эреп, иң беренче чирәмнәр чыгу белән, без авьи читендәге Коры елга буена кәҗә бәрәннәрең ашатырга алып килә идек. Бик матур, шундый да аяз күкле, ямьле, җылы бер көнне—карыйм: Коры елганың теге як ярында минем чамадагы бер малай шулай ук кәҗә бәтиләрен алып килгән. Ул да акрын гына шул матур малкайлар белән мәш килә, әвәрә килә. Миңа шулчак шундый кызык, шундый да күңе.ые булып китте—кычкырасым, шатлыгымны кем беләндер уртаклашасым, хәтта рәхәтләнеп көләсем килеп китте—түзеп кенә булырдай түгел иде! Ә син миңа таба карамыйсың! Һаман үзеңнең шул бәләкәй кәҗә бәрәннәрең тирәсендә уразган буласың! Билгеле алар—ул бәтиләр—шундый күңеллеләр, сөйкемлеләр инде. Азарга карап туя торган түгел! Сикереп-сикереп уйнаулары гына да ни тора! Ямь-яшел чирәмдә. Шундый кояшлы язгы көндә! Бераздан син ары табарак та киттең бугай, нәрсәдер караган, күзәткән булып йөреп тә килдең, ахрысы—ләкин ул көнне миңа бер генә кәлимә дә сүз катмадың!Әллә ояздың инде... Менә шул көнге матур күренеш гел күз алдыма килә иде минем. Ләкин икебез ике як ярда булып... Аннары, хәтерлисеңме: унынчыда укыгандамы икән, безне синең белән икебезне район үзәгенә комсомол конференциясенә җибәрделәр... Кыш көне иде ул. Җыелыш дигәнебез көне буе булды, шуннан соң без трактор чанасына утырып төне буена авылга кайттык. Киң-киң такталар белән биегәйтелгән трактор чанасының бер почмагына кереп чүгәләгән, поскан идек икебез дә! Шулай җылырак та, күңеллерәк тә иде безгә! Сөйләшә-сөйләшә дә кайттык бит әле ул озын төн буена Җитмеш чакрым юлны үтеп авылга кергәндә инде кышкы төн яктыра да башлаган иде. Без синең белән икәү бер чатта төшеп калдык та, ашыкмыйча гына төнге, кышкы авыл урамы буйлап икәү генә кайттык. Ничектер кешеләрне уятудан курыккан төсле акырын гына сөйлошкәләп. Әнә шул төнне, үзебезнең капка төбенә кайтып җиткәчтен дә, бер генә дә өйгә кереп ятасым килмәде минем ни өчендер'. Инде тан атар вакыт җитсә дә. төне бик матур иде, безгә бик рәхәт иде ич! Синен дә китәсең килмәгән сыман иде... Аякларыңны көчзәп кенә атзатасыңдыр сыман иде миңа Ә бер җәйне район үзәгеннән бергә кайтуыбыз 'Автобустан төшкәч, авы. зга хәтле булган унике чакрым араны икебезнең янәшә атлавыбыз.. Башта урман юлы буйлап, ә аннары «моннан турырак» дип кәҗә сукмагыннан гына китүебез Юлыбызның алма бакчасына килеп чыгуы. Безнең шунда аптырап казуыбыз Чирәмле тау битенә утырып яз итүебез, биштәребездәге каю күчтән әчзәрен әз генә чеметә-чеметә тамак ялгавыбыз.. Менә хәзер үзем сиңа хат язам, ә үземнең күз алдымда әнә ШУ /арның барысы-барысы кино сыман күренеп тора Ә Иделнең аргы ягында үткән кич' Безнең икебезнең янәшә пас ып төнге караңгы Иделдән узып баручы яшеязе-кызыллы утлар кабызган сер /е пароходны карап торуыбыз! Аннары соң—шул утларга азмашка диеп, үзебс шсн I чагыбы »ч зыр, тәрер ‘ Менә хәзер яза-яза үзем белән киңәшәм Ншшим икән ' дим Ш\ зай иткәч, баштагы уйлар ачзиграк беленә кебек •Нишлим '• дигән сорауга чсанап ти тиз/мк табылыр шикелле шулай зииәгәч—менә шу юи язын уйзангачтын Ярар! Нәрсә булса да булыр, бу хатны сиңа җибәрергә карар иттем' Чөнки әгәр мин аны сиңа җибәрмәсәм. синең кайбер нәрсә-зәрне бөтенләй өелми, аңламый казуың мөмкин бит. Минем хакта дип әйтүем Сау буя, Илсур!» —дин зур нокта куелган иде ул хатнын ахырына Менә шу I зур ноктага бик озак итеп кара торлыч мим мненронен ул хатын укын чыккач «Безнең арада барысы ы беткәнне чина симерү очен ШУМЙ зур итеп КУЙДЫМЫ ИКӘН инде моны К»п^ир»« иш мм.мым зчемпән Үзе мине гаепләмәкче б> к» >л. ә ү к- соПдә1әненен нәкъ киресен эшли гора! Мин ничек анларга тиеш сон ипле аны Кыскасы ШУт бу хатны алганнан сон мим .1әисирәнс оумн күрмә жм< Ә укуын чин VI чатны кабат-каба. >кылыч. Ь\ ..................... .... ... ятып бетклч. укмнен яшергон жнрсмнән тартын чыгарып, йоклар, а ятыр алдыннан укыла торган изге дога шикелле итеп көн саен диярлек укый идем мин ул хатны! Чыннан да. анда—ул хатта бит безнен ИҢ саф. ин самими, ин ихлас чакларыбызнын төгәл, чиста, дәртле һәм шул ук вакытта ни өчендер монлы да ишетелә торган тетрәндергеч авазы иде бит! Ләйсирә белән безнен икебезнен ин ямьле, ин матур, ә бәлки бәхетле дә булган якты көннәребез иде ич анда! Әнә шул артта калган көннәрнең бер якты чагылышы, бер монлы кайтавазы ишетелә иде ул хатта! һәм шул ук вакытта Ләйсирә. күрәсен үзе дә акылы белән бик үк анышып җитмичә, безнен киләчәк язмышларга карата булган кинаяне, шактый ук ачык сизелергә тиешле ымны да искә төшерә үзенең бу хатында. Коры елганы Икебезнен ике як ярда йөрүебезне искә төшерә Әйе шул—минем дә бик исемдә ул язгы ямьле көннәр Чирәмлектә кечкенә кәҗә бәтиләрен ашатып йөрүләр, һәм... һәм теге як ярда үзем чамасындарак бер кыз бала йөрүен күреп, эчтән генә канатлану да. кыенсыну да. үзенә бер төрле, өр-яңа хисләр кичерү дә... Ул хатны алганга инде менә күп. бик күп гомер узды... Ышанырсыз микән, юк микән—белмим: әмма минем Ләйсирәне шуннан бирле бер дә күргәнем юк! Әйе. әйе—үземнен классташ дустымны, авылдашымны бүтән очратканым юк минем гомер юлымда! Ләкин ни хикмәт диген: ул хат үзе таушалып бетсә дә анда язылган сүзләр кичә генә укыган шикелле тоела. Күз алдында һаман яктырып, балкып тора ул ялкынлы сүзләр. Юк. дөресрәге болай. башта әйткәнемчә икән: яшь чагында ятланган ин матур, ин хисле, ин яхшы бер шигырь шикелле ул хат! Шуна күрә күпләр үзләре генә калган чагында хәтерләрендәге шигырь юлларын кабатласалар, ә мин исә ялгызлык минутларында әнә шул онытылмас хатның бәгырьгә уелып калган сүзләрен я надан-я надан күнелемнән үткәрәм! Хәзер инде шактый күпне күргән, байтак хәлләрне кичергән күңел түреннән әнә шул ялкынлы сүзләр үткән чагында мин гүяки тагын үземнең яшьлек танына кайтам! Гүяки мин яңадан Идел ярында дәртле учак ягып угырам! Әйтерсең мин бары тик Идел буе болыннарының җәйге төннәрендә генә була торган искиткеч тәмле һаваны сулыйм! Гүяки мин әнә шул сихри төннәрнең жаны булган сандугачнын төнге тал кочагындагы өздерүләрен тынлыйм! һәм әнә шул илаһи минутларда мин бөтен дөньямны онытам, һәммәсен истән чыгарам— бары тик әнә шул моңга гына мөкиббән китәм, бары тик анын иркендә, аның хозурында гына калам! Әйе. андый бәхетле минутларда мин үземне янадан да Идел ярында итеп тоямын... Һәм һәм андый чакларда күңелнең ни өчендер үзен ялгыз гына итеп түгел, ә Ләйсирә белән бергә итеп сизәсе килә... Әнә шундый чакларда тагын бер хис. бер тойгы бәгырьне телеп үтә: Идел уртасыннан утлары белән балкып баручы пароходларда безгә Ләисирә белән бергә узарга туры килмәде Без бары тик Иделнен ярында гына утырдык... Идел уртасыннан бергәләп йөзүчеләргә кызыгып, көнләшеп кенә... Әйе. әйе—кызыгып кына шул.. Кызыгып кына! Менә инде дәфтәремнең соңгы бите дә укып чыгьиды. . Яшьлекнең бигрәк самими, бигрәк садә хисләре булган икән шул болар.' Билгеле, тора-бара без барыбыз да нык кына үзгәрәбез бит инде, гомер юлларының да текә генә үрләрен менәргә, тайгак кына упкыннары яныннан узарга да туры ки.зә Борылмалары да шактый ук четерекле була аның Ләйсирә турында да соңгы е.ыарда миңа авыр хәбәрләр ишетелгэләде: аның ире мәрхүм булган икән, ул ике баласы белән тол калган икән. Боларны белгәч мин аның әчеп чын күңелдән борчылдым, кайгырдым. Әмма үзем, ни өчендер, аңа хат язып, яисә бүтән бер юл белән, кайгысын уртаклашуымны әйтергә, хәбәр итәргә кыймадым Дөресрәге, бу эшнең кирәклегенә нык.юп ышанып җитмәдем үземне шуңа күндерә алмадым ' Ләкин Ләйсйрә турында мин еш уйшйм. «Ә шулай да... Ә шулай да, —дип уйлыйм хәзерге акьиым бе.\ән,—ул чагында Ләйсйрә белән бергә булсак әйбәтрәк кзиеп чыгар иде микән соң язмыш ? Ничегрәк булыр иде микән соң ул ?* Инде ярты гасырлык гомер чиген узган минем баш озакка, шактый ук озакка уйга тала, бик куп. бик күп «бәлки»ләр урманын уза һәм. барыбер, ахыр чиктә әлеге сорауга уңай җавапны табып аю атый Гәрчә яшыек үзе. аның матур, аның канашы көннәре, кичләре бик тә кызыктырып, ымсындырып торса да! Күрәсең., күрәсең «яшәү» дигән хикмәтнең без аң.шп җитмәстәй үз кануннары бар һәм ул безнең йөрәкләрдәге хисләр, кичереииәр белән исәшәшергә бик үк яратып та бетерми бугай Хәер. Идел ярын үзен дә су басты, су кашады бит инде хәзер' Ләкин ул мәңге җуелмаслык якты күренеш булып минем күз алдымда тора... Җәйге ямьле кичтә ягылган һәм безнең өчен иң кадерле яктьиык булып тоелган илаһи учагы белән.. Әнә шул .1 чак янында Идел ярында—үзе бер серле ба^^кыш булып басып торган гүзәл Ләйсиросе безән Тагын бер кадерле кешем бик еш кына күз агдыма кшеп баса Үзе гомерлеккә диеп утырткан таза имән багана.юрны урыннарыннан куптаруыбызга, кузгатуыбызга рәнҗеш туш күзләре белән безнең әти сүзсез генә карап тора Үзе төзегән таза-сау өйне вакытсы з сүтүебезгә чиксез рәнҗеп тора сыман ул Әй. бу Идел яры ' Әй син, Идел яры.

Реклама