ИҖАТ БАЙЛЫГЫ

Афзал абый белән очрашып сөйләшүләр студент чагымда да. илленче елларда « Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә эшләгәндә дә еш кына булды. Ләкин болар озак дәвам итми иде. Яшьләр иҗатына игътибарлы Афзал абый аларның соравын- үтенечен колак яныннан уздырмады, аларга әдәбият серләрен чишүдә һәрчак ярдәм итәргә тырышты, киңәшләре төпле, кыска аңлатулары без һичшиксез төшенерлек иде Күрәсең, ул. хезмәт юлы башында шактый еллар мөгаллимлек иткән кеше буларак, иҗатта «авызга чәйнәп каптыруының мөмкин түгеллеген, сукмагыңны син үзең салырга тиешлеген истә тоткандыр Шиксез шулайдыр Югыйсә Афзал абый Шамовның—егерменче гасырда җитмеш елдан артыкка сузылган чорда иҗат иткән танылган язучының, татарчага тәрҗемә остасының, таләпчән редакторның— яшьләргә әдәбият серләрен- табышмакларын чишеп үк бирә алырлык белем хәзинәсе бар иде. Аны алты яшендә ук укыта башлыйлар, аннары ул земство мәктәбендә, русча-татарча мәктәптә, мәдрәсәдә. курсларда, рабфакта. Мәскәү университетының әдәбият һәм сәнгать факультетында белемен баета. Әдипнең беренче хикәяләре унтугыз яшендә чагында (ул 1901 елның 4 мартында хәзерге Яшел Үзән төбәгендәге Татар Танае авылында туган) басыла. Егерменче-утызынчы елларда Афзал Шамов әдәби эшләнеше үрнәк булырлык «Рәүфә». «Днепр буенда». •Ана» һәм башка күп повестьхикәяләрен иҗат итә. Дөнья һәм рус классиклары әсәрләрен татар укучысына җиткерүдә аның хезмәте аеруча зур. Аның тәрҗемәсендәге әсәрләр исемлеген тулысымча төзергә алынмастан. кайберләрен генә теркәп куйыйк -Капитан кызы». «Яңадан туу». «Капитан Грант балалары». «Көнбатыш фронтта үзгәреш юк». «Соро- чи ярминкәсе-. Корыч ничек чыныкты-. «Тар-мар». А. Чехов һәм М Горький хикәяләре һәм башкалар, һ б. Халык иҗаты әсәрләрен җыюда, аларны бастырып чыгаруда ул шулай ук мактаулы эш башкарды Монысы да—аның иҗаты күпкырлы булуына бер мисал. Афзал абый җәмәгать эшләрендә якыннан катнашты, гражданнар сугышы һәм Ватан сугышы солдаты буларак (икесенә дә үзе теләп китә), тынычлыкны саклауга уз өлешен кертергә өлгерде Әле экология мәсьәләсенә игътибар булмаган чакта— табигатьне уңлы-су.иы талау котырынган заманда—әдип туган ягындагы Зоя елгасы язмышы турында беренче булып чаң сукты. Аның мирас хәзинәсендә укучыга барып җитмәгән әсәрләре дә бар икән. Миңа Афзал абыйның гражданнар сугышы вакыйгаларын тасвирлаучы «Обоз» (исеме шартлыдыр) романы оелән танышырга туры килде Кызганыч, әсәр тәмамланмыйча калган. Афзал абый аны гадәтенчә каоат-кабат эшләргә өлгермәгән Мондый әсәрләренең язмышын хәл итү Язучылар берлегенең А Шамов мирасы комиссиясе эшедер Язучының тууына йөз ел тулу уңаеннан моны эшләү фарыздыр. 1986 е.1да Лфзшабыи .Чын хнюнмр. исаме китабын чыуарды. Анда „игездә. зачандаииары (һы, әдипмр) турын,!а хиыямрги ти„ четрмкмре ф, бар Язучы. минемчә, чордашлары турында гадел свили, үзенең ялгышларын да таный (Әйе. озын иҗат дәверендә хаталар да буладыр) Бу хәл исә Афзал абыйның вакыйгаларны, гомумән, яшәешне чынбарлыктагыча сурәтләүгә тугры булуын исбатлый Шушы җәһәттән аның • Бер китапның тарихы* исемле истәлеген мисал итү дә җитә Әлеге кечкенә генә әсәрендә ул «соклангыч хикәяләр иҗат иткән* Мөхәммәт Галинең талант иясе булуын, аның олы җанлы кеше икәнлеген ышандырырлык итеп, тәфсилле ачып биргән Тәфсилле, дигәннән Башта мин Афзал абый белән әңгәмәләрнең озын булмавын әйткән идем Шулай да безнең бер сөйләшүебез озынга сузылды. Минем Саба район газетасы редакциясендә эшләгән чагым иде Телефон шалтырады. Казаннан Язучылар берлеге рәисе Афзал абый Шамов мине сорый икән Әле язучы буларак «тәпи басмаган* (Фатих абый Хөсни сүзләре) кешенең нигә кирәге булган аңа '? Якын арада яшь һәм башлап язучылар конференциясе булачак икән дә Афзал абый мине шунда килергә чакырды, әмма, бергәләп тикшерү өчен, яңа хикәя дә алып килергә кушты Аннары хезмәтем һәм ниләр язуым турында, газета каршында оешкан «Мишә дулкыннары* әдәби берләшмәсенең эшләре ничек баруы турында җентекләп сорашты Саубуллашу алдыннан —Сүземне озынгарак суздым, гафу ит,—диде Безнең сойләшү минем өчен кирәк иде ләбаса, әмма өлкән һәм олы язучының әлеге сүзләре мине сөендерде Чөнки «гафуы* аның олыга гына түгел. ә кечегә дә ихтирамы турында сөйли иде. Иҗиты белән tie. кешелек сыйфатлары белән дә олпат шәхес булып күңелемдә калды Афзал абый Шамов Аның • Кыз урлау* хикәясен журналда бастыруга мин теләп әзерләдем. шушы әсәрен журналның бу бүлегендә урын алырга шиксез яраклы санадым Хикәя язучының • Сайланма әсәрләр* китабыннан (Татарстан китап нәшрияты. 1976 ел) азынды

Реклама