37-САФФАТ(САФЛАР) СҮРӘСЕ

Саффат сүрәсе 182 аятьтән тора. Сүрәнең беренче аятендә сафка тезелгән фәрештәләр турыңда сөйләнә. Исеме шуннан килә. Саффат—бер сафтагылар. дигән сүз. Мәккәдә иңгән. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. I. (Гыйбадәт кылырга, дип) саф-саф тезелгән фәрештәләр исеме белән: (2) һәм яманлыктан тыйлыгып. (3) (Коръән укып. Аиаһны) зикер иткәннәр исеме белән ант итәмен ки (4) Хакыйкать шулдыр—сезнең Тәңрегез бер генә. (5) Күкләр һәм Җир арасындагы бөтен барлыкның хужасы бер Аллаһ. Кояшның чыгышы да Аллаһ әмерендә. 6. Хактыр ки. Без ин якын Күкне зиннәтле йолдызлар белән бизәп куйдык. (Димәк, без Жирдән күргән йолдызлар, йолдызлыклар—беренче кат Күкнең бизәкләре Безгә күренә торган яктылык чыганаклары мшыионлаган яктылык елы ерак,шгында урнашкан Күкләрнең һәр каты арасында миллионлаган яктьиык елы ятса. Күкнең башка катына хәтле тршлионлаган яктьитк елы аралыгы ята. Бу—чиксезлек дигән сүз. Га. имнең чиксеиегенә. вакыт чиксеиегенә. вакытның шартлышгына Коръәндә ишарәләр күп Аиаһ янындагы вакыт белән Жирдө яшәүчеләр вакыты арасында илле мең ел ята Галимнәр (Эйнштейн) бу фикергә әле шушы гасырда гына килде. Моны могҗиза, дими ни диярсең!) 7. Шулай итеп. Без аны (Күкне) итагатьтән чыккан һәр шайтаннан сакладык (8) Алар (шайтаннар) күкләрдә киңәшүче фәрештәләрнең сүзләрен ишетеп тормасын өчен, йолдыз ташлары белән атылып) куылдылар. (9) Алар иге-чиге булмаячак газапка дучар булачак. (10) Мәгәр ки. (шайтаннарның) берәрсе берәр сер эләктереп кача башласа, аны бер чаткы (атылган йолдыз) эзәрлекләячәк. II. Инде син (Мөхәммәд) алардан (мошрикләрдэн) сора: — Юктан бар итеп яралту эшләрендә алар (сыннар, потлар) куәтлерәк ясалганмы, әллә (фәрештәләр, күкләр. Жир йөзе һәм алар арасындагы) бөтен барлыкмы?—диген. Хактыр ки. Без аларны (кешеләрне) үзле балчыктан яралттык. 12. (Пәйгамбәр буларак танымаганнарына, Аиаһны инкарь иткәннәренә) син гажәпләнәсен Шуна күрә, алар мыскыл итеп синнән көлә. (-Мөхәммәд инкарьчыларның кирелегенә, ап-ачык хакыйкатькә инанмаганнарына гаҗәпләнә». Шәех Ногмани белән Хәсән Чантай тәфсиреннән.) 13. (Коръән аятмәре ярдәмендә) үхтәренә вәгазь укылса да. үгет бирелсә дә. кабул итмәсләр. (14) Алларына (Аиаһның могҗизасы булган аятмәрне) Журнал өчен Рабит БАТУЛЛА әзерләде чыгарып куйсан да. мәсхәрә итәрләр (15)—Бу—күз буудан башка берни дә түгел,—диделәр (16) —Үлеп, туфрак булганнан сон. черек сөяк өеменә әверелгәч тә без яңадан тереләчәкбезме9 (17) Борынгы бабаларыбыз да шулай тереләчәкме9— диделәр. 18. Син әйт ал арга: —Әлбәттә (тереләчәксез)Тереләчәксез дә. хурлыкка да калачаксыз,— диген. 19. Шуннан сон бары тик бер каты аваз килер (Сурга икенче тапкыр өрелер) һәм аларнын күзе ачылыр (аюр үпәре кьиган яман.1ык.шры өчен нинди җәзабиреләчәген ап-ачык күрер) (20) —Эшебез яман, жәза Көне килеп житге,— диярләр (21) (Шуннан бер аваз янгырар): К —Әйе. бу сез ялганга санаган (яхшыны—яманнан, гөнаһны—саваптан) аеру Көнедер! (22) (Фәрештәләргә әйтербез) — Бөтен кяферләрне—галимнәрне һәм аларга иш булганнарны (23) Аллаһтан башкага табынган нәрсәләрне (попиар. сыннар, яюһ урынына тотьиа торган һәйкәлләрне) бергә туплагыз да. жәһәннәмгә атып бара торган юлга чыгарыгыз. (24) Ләкин аларны (Сират Күпере янында) тоткарлагыз. Чөнки алардан сорау алыныр. (25) —Сезгә ни булды9 Ни өчен сез (дөньядагы кебек) бер-берегезгә ярдәм итешмисез?—дип сорарлар. (26) Хәер, ул Көнне алар мескен хәлдә. буИсынулы кыяфәттә булыр. (27) Алар (бу дәһшәтле хәлне күреп) бер-берсс янына килеп, сораштыра башлар (28) (Юлдан язганнар үъшрен аздыручьиарга) —Дөресе шул. сез бит (дөньяда чакта) безнен янга ун яктан (яхшыга өндәүчебулып) килдегез,—дип әйтерләр (29) (Теге.шр исә): - Юк. сез үзегез имансыз кешеләр идегез, (30) сезне ирексезләрлек көч бездә юк иде. Киресенчә, сез үзегез (табигатегез белән) аз1ын халык идегез. (31) шуна күрә. Раббыбызнын вәгъдә сүзе (газабы) чытыкка ашты Шик юк ки. без газабыбызны татыячакбыз (32) Чөнки без сезне (бозьиыргателәгәнегезгә күрә) юлдан яздырдык Чөнки без үзебез дә юлдан язган кешеләр идек.—дип әйтерләр (33) Шик юк. боларнын барысы да ул Көнне ургак газапка дучар ителер (34) Без гөнаһкярларнын барысын да шулай итәчәкбез (35) —Аллаһтан башка (Илаһи кодрәткә ия һәм) Тәнре булырлык һичберкем юк һичбер тәнре юк.—дигәндә алар йөз чөерде һәм әйттеләр: (36)-Без тилергән бер шагыйрьгә (Мохәлшәдкә) ышанып габынганнарыбыздан ваз кичәргә тиешмени9—диделәр 37. Юк. ул фәкать Хакыйкать алып килгән кеше иде. (үзеннән әүвә.) кязгән) бөтен пәйгамбәрләрнең чаклыгын раслады (38) Әлбәттә, сез хәтәр жәзанын тәмен татырсыз (39) Шунысы хактыр ки. сез кылган гөнаһларыгыз күләмендә генә жәза агачаксыз (Нахакка җәза биреләчәк түге.я.) 40. Ихластан иманлы булган кешеләр жәзаланмас. (41) Азар өчен мәгълүм жәннәг нигъмәтләре әзерләнгән. (42) (Жәннәтәһсиәре) төрле ләззәтле жиләк-жимеш ашап, нәфесләрен теләгәнчә канәгатьләндерерлек дәрәжәдә мәртәбәдә булырлар (43) Нңгьмөт тулы жәннәтләраәге, (44) кара-каршы урнаштырылган култыксалы көрсиләргә утырып торганда. (45) дтлрнын һәрберсенә тустаганнарга салынган саф чишмә суы өләшеп йөрерләр (46) Ап-ак. үтә күренмәле бәллүр кеби саф эчемлекләрне татыганнар чиксез ләззәт алыр (47) Аны эчкәннәрнең башы да авыртмас, алар исермәстер дә. (48) Аларнын янында оялчан карашлы, зур күзле хатыннар булыр (49) (Ляарның йөзе Кояш нурына к\рз этмичә) сакланган (тәвә кошының) йомыркасы кебек ап-ак төстә булыр (50) Алар якыная төшеп, бср-берсеннән сораштырыр (51) Араларыннан берәүсе сүз башлар: —(Фани) дөньяда минем бер танышым бар иде (52) I Бер көнне бу миңа әйтә): —Үлгәннән сон янадан терелүгә син дә нык ышанасынмы’—ли (53) 12. «к. V • м I Үлеп, туфрак булгач, сөяк өеменә әверелгәч, чыннан да. без тереләчәкбезме.’ Шуннан сон җәзаланачакбызмы- ’—ди. (54) (Бу хикәяне сөй/тәне әңгәмәдәшенә) әйтте: —Син аның хәлен күреп белергә теләмисенме?- диде. 55. Карауга ук ул (теге инкарьчының) тәмуг утының уртасында янганын күрде (56) (Сөйләүче мөэмин утта янучысына карап) әйтте —Валлаһи, син мине дә һәлак итә яздың: (57) әгәр Раббымнын рәхмәте булмаса. мин дә (синең белән бергә утка) атылганнар арасында булыр идем,—диде. 58. (Җәннәткә кергәннәрнең берсе әйтте): — Без бер үлеп терелдек бит инде, чынлап та. без тагын үлмәбезме? (59) Тагын газапка дучар булмабызмы?—диде. 60. Шик юктыр ки. бу. чыннан да. бөек котылышның үзедер. (61) Гамәл кылучылар менә шушы максат өчен тырышсыннар (62) Шушындый бер Сәгадәткә ирешү хәерлерәкме, әллә зәкъкум агачымы? (Зәкъкум—тәмугта усә торган, әче. агулы агач) (63) Хактыр ки. Без аны (зәкъкумны) залим кяферләр өчен бер Ахирәт газабы буларак яралттык. (64) Шик юк. ул агач тәмугның төбеннән үсеп чыга. (65) Анын жимешләре шайтаннарның башына охшаган булыр (66) Шунысы хак. атар (гөнаһкярлар) шушы җимешләрне ашап, карыннарын тутырачак. (67) Шуннан соң атарга (сусаганнарга) кап-кайнар эчемлек бирелер (68) Соңра, аларны тагын җәһәннәмгә ташларлар. (69) Хакыйкатен, алар аталарының юлдан язганын күрер (70) Үзләре дә аталары артыннан (җәзага) куып китерелер (71) Чыннан да. алардан әүвәл яшәп үлгәннәрнең дә күбесе азгын юлда иле (72) Шуңа да карамастан, хактыр ки. Без (аларны ямашлык кылудан тыяр өченР кисәтер өчен (пәйгамбәрләр) җибәрә тордык. (73) Карап бак. ул кисәтүләрнең нәтиҗәсе ничек булып бетге. (74) Ихласлыкка ирешеп. Атлаһка гыйбадәт кылганнар бу газаплардан азат. 75. Хактыр ки. Нух Безгә ялварып дога кылды да. Без аның догасын кабул әйләдек. (Без догаларны кабул итүчеләрнең иң хәерлесе.) (76) Без анын үзен һәм дә анын якыннарын хәтәр афәтгән коткардык (77) Аның нәселен (Җир йөзендә) яшәргә калдырдык. (78) Аннан соң килгәннәргә (пәйгамбәрләр һәм шарның өммәтенә дә) анын турында яхшы истәлекләр калдырдык (79) Галәмнәрдәгеләрдән Нухка сәлам. (80) Шик юк. Без игелек кьпганнарны менә шулай бүләклибез. (81) Дөрес, ул мөэмин бәндәләребезнең берсе иде (82) Ахырда башкаларны (иманга кимегәннәрне) батырдык. 83. Хактыр ки. Ибраһим да анын (Нухның) кавеменнән иде (84) Чөнки ул Раббысына саф-пакь күңел белән килде. (85) Ул атасына һәм халкына әйтте: —Сез ни-нәрсәләргә табынып ятасыз?—диде. (86)—(Халыкны) алдар өчен, сез Аллаһны инкарь итеп, үзегез ясаган тәңреләрегезгә табынасызмы? (87) Гатәмнәрнен Раббысы хакында сез ни уйлыйсыз? (88) Шуннан сон ул йолдызларга бакты. (« Ибраһимның халкы йолдызларга карап, күрәзәчелек кыла иде. Бәйрәм вакытларында алар үзләреясап, табына торган потларга атап, ризык калдырып китәләр һәм шул ясалма шаһларыннан бәрәкәт, ярлыкау көтәләр иде Соңра яңадан потлары янына килеп, калдырган ризыкларын үзләре үк ашап бетерәләр иде Бәйрәмгә Ибраһимны да чакырдылар» Хәсән Чантай тәфсиреннән.) 89. (Ибраһим) әйтте: — Мин. чыннан да. авырып торам әле (бәйрәмгә чыга алмам),— диде (90) Тегеләре (аның авыруы безгә йок.масын. дип) ана арка куеп, (бәйрәмгә) китеп барды (91) Шуннан сон ул ясалма тәңреләр янына шыпырт кына килеп эндәште: —Әй. сез! Нигә үзегезгә куелган ризыкларны ашамыйсыз'’ (92) Сезгә ни булды, сез нигә сөйләшмисез9—диде.

93. Ул ун кулы белән сыннарга орды (җимерде)(94) Барча халык Йөгерешеп потлар янына килде. (95) (Ибраһим) әйтте —Үз кулларыгыз белән юнып ясаган нәстәләргә табынасызмы'’ (96) Гәрчә, сезнен үзегезне дә кулларыгыз белән ясаган ул нәрсатәрегезнен барысын да Аллаһ барлыкка китерде, -диде (97) Әйттеләр —Бер бина корыгыз да. ут төртеп яндырыгыз һәм (Ибраһимны) ялкынга атыгыз диделәр (98) Шулай итеп, азар мәкерле хәйлә корды Без исә алар корган мәкерне хур иттек (Ибраһимны уттан коткарып ксидык.)(99) (Ибраһим) әйтте: — Мин Раббым тарафына китәмен Ул мина тугры юлны күрсәтер, диде. (100)— Йа. Раббым. мина пакь күңелле бер угыл бирсәнә.—дип дога укыды (101) Без анын бик тә итагатьле (Исмәгыигь исеше) углы булачагы турында куанычлы хәбәр бирдек. (102) Углан йомышка ярарлык булып үскәч. Ибраһим әйтте: —Углым, мин төшемдә сине (Аллаһка) корбан урынына чалганымны күрдем. Син бу турыда ни уйлыйсын?—диде. Углы әйтте —Атакаем, сиңа (Аиаһтан) килгән әмер ничек булса, шулай кыл. Иншаэалла. минем сабыр һәм Аллаһка итагатьле икәнемне күрерсен.—диде. (103) Шулай итеп, алар икесе лә (Аиаһныңәмеренә) буйсынды һәм (Ибраһим) углын Йөзтүбән яткызды. (104) Без эндәштек: —Әй. Ибраһим!—дидек. (105)—Син төшенә тугры катдын Шөбһәсез ки. Без игелекле гамәлдә булганнарны бүләклибез дидек (106) Хактыр ки. бу катгый бер сынау иде. 107. Без ана олуг бер корбанлык (тәкә) жибәрдек. (108) Аннан сон килгәннәргә Без анын турында яхшы истәлекләр кашырлык (109) (Бездән) Ибраһимга сәлам. (110) Без игелек кылганнарны әнә шулай бүләклибез. (III) Ул. чыннан да. Безнен мөэмин бәнләләребезаән иде (112) Без анын Исхак исемле углынын дөньяга киләчәге һәм анын изге кеше, пәйгамбәр булачагы турында сөенечле хәбәр бирдек (113) һәм анын үзенә дә. һем Исхакка да муллык, үрчем-бәрәкәт бирдек. Ләкин һәр икссенен нәселендә игелек кылганнары да. үзләренә турыдан-туры яманлык кылганнары да (кяферлар до) бар иде 114. Хактыр ки. Без Мусага да. Һарунга да нигъмәтләр (пәйгамбәршк. дини дәрәҗә һәм дөнья мшы) бирдек. (115) Аларны вә кавемнәрен хәтәр бәлатәрлән (суга батып үлүдән)коткардык (116) Азарга ярдәм иттек һәм алар жинеп чыкты (117) һәр икесенә дә (дәреслекне) ап-ачык итеп аңлата торган бер Китап (Тәүратны)бирдек (118) Һәр икесен дә тугры юлга күндердек (119) Агардан соң килгәннәргә (яхшы) хатирәләр калдырдык (120) Мусага да. Һарунга да Бездән сәлам (аларга имшиек) булсын. (121) Дөресе шул. игелек кылганнарны Без әнә шулай бүләклибез (122) Шик юк. икесе дә мөэмин бөндөләремнөндер 123. Шөбһәсез. Ильяс та пәйгамбәр булды. (124) (Ильяс) халкына әйтте —Сез Аллаһтлн (гөнаһ кьи\дан. җәза агудан) курыкмыйсы гмы ’ пие (125, 126) Юктан бар игуче.зәрнен иң игелекдесе булган, сезнен дә Раббыгыз булган, сездән әүвәл килгән лта-баблларыгызнын ла Раббысы булган Агзаһны инкарь итеп. Ба алга табынасызмы’ (• Ба-ал—Шомда Бәк исеше шәһәрдә яшәүче халыкның табына торгач атын сыны пот Бу шәһәр бүген • Башәбәк» дип йөртелә». Хәсән Чантай тәфсиреннән • Ба ли ул Кояш алласы. Тәңре.юштере.ион Кояш» Мөчәмчәд Аш тәфсиреннән ) 127, 128. Ләкин алар аны (Ильясны) ялганчыга чыгарды Шуна күрә. Алпаһнын ихлас колларыннан башка, парның һәрберсе (.җәһәннәмгә)китереләчәк (129, 130) Аннан сон килгән халыклар арасында анын турында яхшы истәлек калдырдык: Ильяска Бездән салам!—дидек (131) Хак. игелек кызганнарны Без әнә шулай бүләклибез. (132) Чөнки ул безнең иманлы бәндәләребсздэн иде 133. Лут та. һичшиксез, пәйгамбәр иде (134) Исегездәме, ипчек итеп Без анын үзен һәм нәселен коткарып калдык? (135) Артта калганнар арасындагы карчыктан (Лутның хатыныннан) башка (136) Клнаннарнын барысын да һәлак иттек (137, 138) Әлбәттә, сез иртэ-кич аларныи (хәрабәләре) яныннан үгеп-сүтеп йөрисез. Әле һаман акылга килмисезмени? (Сүриядәге кәрван юлы өстендә һәлак ителгән ул шәһәрләрнең хәрабәләре бар.) 139. Хактыр ки. Юныс та күндерелгән пәйгамбәребез иде. (140) Ул шыгрым тулы (йөк төялгән) көймәгә утырып (җәзадан) качып китәргә теләде (Диңгезгә чыккач, көймә кинәт туктый. Көймәчеләр: көймәбездә качып киткән бер кол бар икән; аны табып, шобага салыйк та. диңгезгә атыйк Шуннан соң гына көймәбез юлын дәвам итәчәк, диделәр.) (141) Көймәдәгеләр арасында аны шобага тоттылар һәм диңгезгә ташладылар Ул юкка чыкты (142) (Көймәгә рөхсәтсез менеп, җәзадан качарга маташканына ул бик үкенде) шул вакыт аны бер балык йотты (143, 144) Әгәр дә ул үкенеп (тәүбә итеп).Аллаһка тәсбих әйтмәгән булса. Кыямәт көненә чаклы балык карынында калган булыр иде. (145) Без аны хәлсез рәвештә коры жиргә чыгарып ташладык (146) Өстенә (күләгәсе төшәрлек итеп) кин яфраклы агач үстердек. (147) Аны йөз меннән артык кешегә пәйгамбәр итеп күндердек. (148) Соңыннан ул кешеләр иман китерде. Шулай итеп. Без аларны беркадәр вакыт дәвамында яшәттек. 149. (Потпәрәстләрдән, кяферләрдән) сора: —Аллаһта кызлар гына, аларда гел угыллар гына булып чыгамыни инде0—диген. (150) Әллә сон Без фәрештәләрне алар карап торганда хатын- кыз буларак яралтгыкмы? (151, 152) Дикъкать ит. алар катгыян ялган сөйли: —Аллаһ бала атасы булды.—дип. Шик юктыр, алар ялганчы. (153) Угылларга караганда Аллаһ кыз балаларны хуп күргәнме әллә? (154) Сезгә ни булды? Сез бу турыда ни уйлыйсыз? (155) һич тә башыгызга барып житмиме шул? (156) Әллә соң сезнең кулда ачык дәлилләр бармы? (157) Әгәр (дәлагегез) булса, китабыгызны китерегез. 158. Аллаһ белән женнәр арасында кардәшлек бар, дип әйтәләр. Хактыр ки. хисап тотар өчен женнәр дә (Аллаһ каршысына) китереләчәкләрен бик яхшы белеп торалар. (159) Аллаһ алар уйлап чыгарганнардан бөек. пакь. (160) Аллаһнын ихласлыкка ирешкән (мөэмин) бәндәләре алар кебек түгел (газапка тартылмаслар). (161, 162, 163) Сез үзегез дә. сез табынган нәрсәләр дә—һичберегез җәһәннәмгә керәчәк кешеләрдән башкаларны аздырып, Аллаһка каршы котырта алмассыз. (164, 165, 166) (Фәрештәләр) әйтә — һәрберебез өчен билгеләнгән урыныбыз бар. Шик юк. без анда саф- саф торабыз (намазукыйбыз). Хактыр, без Аллаһка тәсбих әйтәбез. (167, 168, 169) Дөресе шул. мөшрикләр. потпәрәстләр әйтә: —Әгәр дә бездән элек яшәгәннәргә бирелгән кебек, безгә дә Китап бирелгән булса, һичшиксез, без Аллаһнын ихлас коллары булыр идек,—ди. (170) Менә, (Коръән калде, ләкин алар) аны инкарь итте. Әмма алга таба (көферлекләренең газабын) беләчәкләр. (171) Чыннан да, бәндәләребезгә ярдәм итәчәкбез, дип сүз биргән идек. (172) —Алар жинү казаначак,—дидек. (173)—Безнен гаскәребез, һичшиксез, өстен чыгачак,—дидек. (174) Шуна күрә, син (ий, Мвхәммәд) уңай форсат чыкканга чаклы атардан читләш,—дидек. (175)—Син аларны күзәт. Алар да тизлән күрәчәк. (176) Чыннан да. алар жәзабызны һичкичекмәстән татырга телимени0 (177) Газабыбыз аларнын йортына килеп төшсә, кисәтеп гә игә килмәгәннәрнен таны нинди яман тан булыр. (178) Хәзергә син аларга якын барма (179) Аларнын хәлен күзәтеп тор. Алар да тәкъдирләрендә! ен күрәчәк. (180) Бөтен кимчелекләрдән азат булган, гыйззәткә, кодрәткә ия Раббын алар уйлап чыгарган гайбәтләрдән өстен. 181. Күндерелгән пәйгамбәрләрнең барысына да (Аиаһтан) иминлек булсын. (182) Гатәмнәрнен Раббысы булган Аллаһка дан булсын! 

Реклама