ЯҢАЛЫКЛАР

МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ 100
ЕЛЛЫГЫНА
Тагын дүрт елдан, ягъни 2006 елда Муса
Жэлилнен тууына 100 ел тула Шул уңайдан
Татарстан Республикасы Президенты М
Шәймиевнен махсус Указы чыкты. Анда
мондый юллар бар.
Хәрби әсирләрнең фашистларга каршы-
лык күрсәтүен оештырган ечен татар
халкының 1944 елда җәзалап үтерелгән
баһадир улы. патриот-шагыйрь һәм интерна-
ционалист. Советлар Союзы Герое. Ленин
бүләге лауреаты Муса Җәлилнең (Җэлилов
Муса Мостафа улынын) илебез һәм дөнья
мәдәниятенә тиңдәше булмаган зур өлеш
кертүен исәпкә алып һәм 2006 елның 15
февралендә тууына 100 ел тулуны бөтен-
халык бәйрәме итеп уздыру хакында
җәмәгать оешмалары башлангычын хуплап,
карар бирәм
1 2006 елнын февралендә Муса
Җәлилнең тууына 100 ел тулуга бәйле
чаралар уздырырга
2 Татарстан Республикасы Министрлар
Кабинетына өч ай эчендә:
Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулуны
бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча
оештыру комитеты төзерпэ һәм анын
составын расларга.
шул исәптән анын әсәрләрен һәм анын
турында әдәбият нәшер итүне, музей
экспозицияләре төзүне, патриот-шагыйрьнең
тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле
объектларны ремонтлауны һәм төзеклән-
дерүне күздә тотып, әлеге чараларны
финанслау күләмен һәм чыганакларын
күрсәтеп. Муса Җәлилнең тууына 100 ел
тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру
буенча төп чаралар планы эшләп
тапшырырга.
«БӨЕК ИДЕЛ ЮЛЫ» ХӘРӘКӘТТӘ
6-14 августта «Бөек Идел юлы» дигән
халыкара фәнни-гамәли конференциянең
икенче этабы узды һәм ул Санкт-
Петсрбургнын 300 еллыгына багышланды
Конференция Петербург-Таллин-һель-
сннкн-Рига-Стокһольм маршруты буенча умы
Анын беренче этабы узган елның август
аенда Казан Болпгр-Ульян-Самара-Сарытау
Волгоград Әстерхан маршруты буенча
үткәрелгән иле һәм анын материаллары
берничә том булып басылып та чыкты
Бөек Идел юлы урта гасырларда ук
сәүдә магистрале булып хезмәт итә һәм
Европа. Азия халыкларының мәдәни,
икътисалый багланышларын җайга сала.
Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында мөһим
икътисалый һәм сәяси роль уйный Бүген
Идел су юлы 90 шәһәрне һәм дөньяның 35
илен берләштерә Шуна күрә Бөек Идел юлын
яңарту тарихи, экономик, экологик һәм
мәдәни яктан зур роль уйнаячак, илләр,
шәһәрләр арасында бәйләнешләрне
ныгытачак
Фәнни-гамәли конференция ЮНЕСКО.
Европа Советы һәм ИРСИК (Ислам тарихын
өйрәнүче халыкара үзәк) булыш лыгы белән
уздырыла Анын эшендә Русия һәм
Татарстанның бик күп министрлыклары.
Русия һәм Татарстан хөкүмәте, шәһәр
мэрлары һ. б катнаша Конференциядә Бөек
Идел юлы: формалашу һәм үсеш тарихы,
мәдәни һәм этноконфссснондль
багланышлар, сәүдә-нкьтисад элемтәләре;
Идел буе регионының экологик пробле-
малары һ б тикшерелде
КОНФЕРЕНЦИЯ КАРАРЫ
Татарларның Казан шәһәре конферен-
циясе «Сабантуй» милли бәйрәмен
ЮНЕСКОнын дөнья халыклары рухи мирасы
җәүһәрләре исемлегенә тәкъдим итү
турында карар чыгарды һәм Казан шәһәре
хакимиятеннән Россиянен ЮНЕСКО эшләре
буенча милли комиссиясенә һәм
ЮНЕСКОнын секретариатына кирәкле
документларны һәм күрсәтмә
материалларны әзерләп тапшыруны сорады
ПОЛИГРАФИЯ БЕЛГЕЧЛӘРЕ ӘЗЕРЛӘҮ
Быелгы уку елыннан башлап Казан
дәүләт технология университеты яна
белгечләр—полиграфия производствосы
инженер-технологлары әзерли башлаячак
Әлсгәчә Татарстанда мондый тор
белгечләр беркайда да әзерләнми иле
Университет ректоры Сергей Дьяконов
әйтүенчә, экспериментның асылы сәнәгатьне
югары уку йортларындагы укыту процессы
белән бәйләүдән гыйбарәт Шул унайлан
«Илел- Прссс» нәшрияты технология
университеты белән килешү төзеде Быел яна
белгечлек буенча студентлар кабул ителде
тормышыбыздан
КОНКУРСТА ҖИҢҮЧЕЛӘР
Татарстанмын Авыл хуҗалыгы һәм азык-
төлек министрлыгы каршындагы жюри •Авыл
кеше һәм хезмәт» дигән исем астында 2002
елнын гыйнварыннан июнь аена кадәр дәвам
иткән конкурска йомгак ясады Жинүчеләр
арасында безнсн язучылар да бар Алар—
Марсель Зарипов (Казан). Тәлгат Нәжмиев
(Саба) Рафаэль Сибат (Киров өлкәсе)
Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Премьер-
министр урынбасары—Авыл хуҗалыгы һәм
азык-төлек министры Марат Әхмәтое
тапшырды
ЗУР ҖИҢҮ
П И. Чайковский исемендәге XII
Халыкара вокалчылар конкурсында утыз мен
доллар күләмеңдәге беренче премияне һәм
лауреат исемен җырчы Михаил Казаков
яулады Ул Казан консерваториясен тәмам-
лаган. әлегә М Жалил исемендәге Татар
опера һәм балет академия театрында эшли.
ОЛУГ ЖУРНАЛИСТ ИСТӘЛЕГЕНӘ
27 август көнне күренекле журналист һәм
җәмәгать эшлеклесе Шәмси Хәбибулла улы
Хамматов (ул озак еллар буе «Социалистик
Татарстан» газетасының редакторы һәм
Татарстан Журналистлар берлегенең рәисе
булып эшләде) яшәгән йортка мемориаль
такта куелды Горький урамының 21 а
йортында эленгән бу мәрмәр тактада татар
һәм рус телләрендә мондый сүзләр язылган
«Бу йортта 1952-1988 елларда танылган
журналист һәм жәмәгатъ эшлеклесе Ш X.
Хамматов яшәде»
ЗИНДАННАРДА СЫНАЛГАННАР
Быел дөнья күргән «Сүнмәс мәхәббәт
уты» дигән китап язучылар Кави Нәжми һәм
анын хатыны Сәрвәр Әдһәмованын 100
еллыкларына багышланган Уллары Тансык
Нәжметлинов белән киленнәре Сания
Әхтәмова төзегән бу китапта Кави һәм
Сәрвәрнең 30 нчы елларда бер-беренә язган
120 дән артык хатлары урын алган
ГЫЙЛЬМИ ДӘРӘЖ.ӘЛЕЛӘР АРТА
Казан дәүләт университетының фило-
логия фәннәре буенча диссертацияләр яклау
советы утырышыңда Илһам Фәттахов «XX
гасырның 80-90 нчы елларында татар
повесте (чор һәм автор образы)» дигән
темага (җитәкчесе филология фәннәре док-
торы Т Галиуллин) фитология фәннәре
кандидаты дигән дәрәжәгә диссертация
яклады
ЛИТВА ТАТАРЛАРЫ МИРАСЫ
Вильнюс университеты нәшриятында
Галина Мишкененнын «Литва татарларының
борынгы кулъязмалары (графика, трансли-
терация. гәржемә. текстларның структурасы
һәм эчтәлеге)» дигән китабы дөнья күрде.
Китап 262 биттән тора һәм анын өчтән
икс өлеше литва татарларының урыс, литва
телләренә гәржемә ителгән кулъязмаларын
тәшкил итә.
Литва татарларының бу рухи байлыгы
халыкның динен, гореф-гадәтләрен
тергезергә ярдәм итәр дигән нияттән.
«Литувос тоторяй» («Литва татарлары»)
гәзите әлеге китапка кергән кайбер кызыклы
шәмаилләр һәм текстларны бастырып
чыгарырга карар кыллы
ПОЛЬШАДА «МИЛЛӘТ» АЛЬМАНАХЫ
Польшада «Милләт» дип аталучы
альманах дөнья күрде Аны нәшер итүдә дүрт
мөстәкыйль дәүләтнең татар җәмгыятьләре
катнаша Баш мөхәррире—Сәлим Хазбиевич
(Польша), шулай ук Гомаульдас Макаваускас
(Литва), Ибраһим Конопацкий (Беларусь),
Кәнәфия Хөснетдинон (Украина)
Альманах зур форматлы 223 битле,
поляк телендәге басмадан гыйбарәт Аны
нәшер итү Польшаның Мәдәният министр-
лыгының матди ярдәме белән гамәлгә
ашырылды Польша дәүләтенең төрле
милләтләргә, бигрәк тә татарларга теләк-
тәшлек күрсәтүенең ачык дәлиле бу
КОТЛЫЙБЫЗ!
Татарстанның халык рәссамы. Г Тукай
исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
Иллар Зариповка ләрәжәле яна исем
өстәлде: ул хәзер Россиянен халык рәссамы
ла
Әдәбиятны үстерүдәге казанышлары
әчеп язучы, Татарстан Республикасы
язучылары җәмәгать оешмасы (Татар ПЕН-
үзәге) башкарма директоры Мушинский Әхәт
Хәй улына «Татарстан Республикасының
атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән
мактаулы исем бирелде

Реклама