Логотип Казан Утлары
Публицистика

Татарстан язучыларының XIV корылтае резолюциясе


ке корылтай арасында идарә татар әдәбиятын һәм Татарстан язучылары иҗатын пропагандалауда, аларнын рухи һәм матди мәнфәгатен, милләтара татулыкны кайгыртуда күп кенә эшләр башкарды.
татар әдәбияты хәзинәсендә булган һәм бүгенге әдәби пропесста кин танылып өлгергән иң яхшы әсәрләрне нәшер итүдә, аларны бастырып чыгаруда, пропагандалауда әдипләргә ярдәм күрсәтте, дәүләт нәшриятлары белән тыгыз элемтә урнаштырды.
әдипләрнең юбилейларын, ижат кичәләрен, хәтер кичәләрен үткәрүдә актив эш башкарды. Берлек җитәкчелеге, идарә бу эшне әдипләрнең туган төбәкләре белән бергә алып барды.
ике корылтай арасында яшь. өметле каләм ияләре тагын бер мәртәбә барлап чыгылды. Берлек янында «Ак каурый» берләшмәсе оешты. «Сабантуй» газетасы белән берлектә «Каурый каләм» конкурсы оештырылды, башкалабызда яшь иҗатчыларның семинар-конференпиясе узды.
Россиянең татарлар яшәгән төбәкләрендә. Татарстан районнарында татар әдәбияты көннәре уздыру матур традициягә әверелде.
күрше республикалардагы язучылар оешмалары белән тыгыз элемтәләр урнаштырылды;
остахаиәләрнен эше җанланды, балалар әдәбияты, әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә остаханәләренен эше кабат җайга салынды,
Г. Тукай, М Җәлил. А. Пушкинга багышланган традицион әдәбият-сәнгать көннәре, шигырь бәйрәмнәре даими уздырылып киленде.
әдипләрнең матди хәлен кайгырту, тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту— берлек җитәкчелегенең, идарәнең гөп эшенә әверелде, яна фатирлар алынды, лаеклы ялда булган әдипләргә өстәмә пенсия булдырылды. Татарстан Президенты каршындагы Мәдәнияткә ярдәм күрсәтү фонды белән тыгыз элемтә урнаштырылды.
Язучылар берлеге аппаратында Матур әдәбиятны пропагандалау бүлеге мөдире штаты булдырылды; бу бүлек идарә раслаган план нигезендә актив эш башлап җибәрде;
берлек җитәкчелеге, идарә районнар һәм төбәкләр белән тыгыз элемтәләр урнаштырды, килешүләр төзеде, бу килешүләр нигезендә шул төбәкләрдән чыккан әдипләргә матди ярдәмнәр оештырылды
Мәдәният министрлыгы белән элемтәләр ныгыды, мәдәни чаралар уртак планнарга һәм чыгымнарга нигезләнеп үткәрелә башлады.
мәрхүм әдипләрнең гаиләләрен кайгырту, аларнын каберләрен карау, музейларын булдыру—матур гадәтләрнең берсенә әверелде
Югарыда санап үтелгән унай эшләрне хуплап, корылтай карар бирә идарә эшчәнлеген канәгатьләндерерлек дип бәяләргә;
ревизия комиссиясе хисабын расларга
Шул ук вакытта түбәндәге теләк-тәкьдимнәрне басым ясап әйтергә кирәк
Язучылар берлеге эшчәнлегенә күбрәк әдипләрнең тартылуын тәэмин итәргә;
яшь иҗаггылар белән эшне тагын да ныграк җанландырырга, яшь алмаш белән эшләү буенча рәис урынбасары штатын булдыруны максат игәргә
халык белән очрашуларны активлаштырырга, бу эшне мәктәп-гимназияләргә һәм авылларга юнәлтергә, очрашуларда күбрәк әдипләрнең катнашуына ирешергә остаханәләрнең. кабул итү коллегиясенең эшчәнлегенә таләпне арттырырга, төп игътибарны өметле яшь буын үстерүгә бирергә;
И
идарәнең киңәйтелгән утырышларын уздыру практикасын дәвам иттерергә, бу утырышларда Берлек, идарә эшенә һәм көндәлек ижади процесска караган актуаль мәсьәләләрне даими тикшереп барырга;
драматургия һәм публицистика остаханәләрен гамәлгә куюны максатка яратты дип санарга;
• Мәйдан» журналын дәүләт бюджеты аша тәэмин итүгә ирешүне максат итәргә, аны республикакүләм әдәби журнал дәрәжәсенә күтәрергә;
Татарстан Язучылар берлеге каршында әдәби архив бүлеге булдырырга, бу юнәлештә республиканың Дәүләт архивы белән килешеп эшләргә:
нәшриятлар белән элемтәне тагын да ныгытырга, темплан формалаштыру, гонорарларны арттыру мәсьәләләрен бергә хәл итәргә һәм бу мәсьәләләрне даими игътибар үзәгендә тотарга;
әдипләрнең тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту, фатир алу эшчәнлеген тагын да активлаштырырга;
файдалануга тапшырылу алдында торган «Ижат йорты*нын эшен ждйга салырга, аның штатын булдырырга һәм, кагыйдә-шартларын төзеп, идарә тарафыннан расларга;
«Татар әдәбияты музее»н ачу мәсьәләсен хәл итүне хөкүмәт органнары алдына куярга;
Г. Тукай клубы эшчәнлеген җанландырырга, анда әдәбиятны пропагандалау буенча махсус циклларга берләшкән чаралар уздырырга;
«Әдәби фонл»ны Язучылар берлегенә якынайтырга, бу юнәлештә ике оешманың да идарәләре раслаган килешүләр төзергә;
Татарстан Язучылар берлегенең шигърият буенча һ Такташ исемендәге еллык бүләген булдыруны ижат җанландыруда һәм сәнгатьлелекне арттыруда мөһим фактор булыр иде дип исәпләргә;
балалар китабы нәшриятын оештыруны мөһим бурычларнын берсе дип санарга;
Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез белән элемтәләрне ныгытуны ижат берлеге эшенен мөһим бурычы дип санарга, бу төбәкләрдән яшь талантларны эзләүне һәм тәрбияләүне активлаштырырга;
Татарстан язучыларынын әсәрләрен рус һәм башка телләргә, чит ил телләренә тәрҗемә итү буенча актив эш алып барырга;
театр эшлеклеләре берлеге белән драматургия өлкәсендә әдәби бүләк булдыру мәсьәләсен хәл итәргә.
Корылтай ышана: яна сайланган рәис һәм идарә бу һәм башка өлгергән мәсьәләләрне хәл итүдә зирәклек, эзлеклелек һәм оперативлык күрсәтерләр, берлектә чын ижади мохит тудыруда нәтиҗәле эшләрләр
Корылтай аларга уңышлар тели!