СӨЕНЧЕ


Әллә яфрак, әллә...
Кыштыр-кыштыр! ӘЛЛӘ яфрак, әллә... Балачакны искә төшереп.
Лампа яктысында утырамы Минем әни дәфтәр тикшереп?
...Көн дә шулай өйгә алып кайта Кочак-кочак дәфтәр—төн озын.
Ипләп кенә ача дәфтәр битен, Уятудан куркып ул-кызын.
Көнен—мәктәп, кичен дәфтәрләре Урладылар бездән әнине.
Арган йөзе, уйчан күз карашы И әрнетә иде гел мине.
Безнең өчен әни. Башкаларга Укытучы Апа иде ул.
Апа иде әби-бабайга да, Укучысы иде бар авыл.
Агитатор иде. Арып кайта.
Иртәгесен кабат яшәрә.
Авыл сәхнәсенә җырлап чыга Галиябану яки Мәйсәрә.
Өйдә бәйрәм, әни бәйләм алып, Җылы мичкә арка терәтеп, Сөйләп китсә безгә «Ак Бүре»не, Тагын берне шуңа ияртеп.

Ак нияттә узган гомер юлы Чәчләренә калган ягылып. Акьәбие хәзер авылның ул. Ак яулыгын йөри ябынып.
Кыштыр-кыштыр! Әллә яфрак, әллә Әни кулындагы орчыгы... Яфрак-яфрак—хатлар түгелме, дип. Хәбәр көтә, мнкән борчылып?

Малай кайтты өйгә
Сөмбелгә
Уңган хатын малай таба, диеп. Ул тапканны зурлау электән. Әй. анысы!
һәр баланы сандугачтай күреп. Ой түренә бәллү эленгән.
Мәшәкате-мәхәббәте бергә Бала урны гел дә гел түрдән. Тнк шулай да малай анасына Олы хөрмәт гомер-гомердән.
Кайнананың йөзе айдай балкый. Үз алдына йөри сөйләнеп: «Ойнең кое килен белән икән. Яхшы иткән улым өйләнеп.
Киленебез чынлап яратылган Үзем изеп баскан туфрактан. Гел дә инде менә минем кебек Баш балага малай анкайтхан».

Малай тапкан килен кемнән ким ул— Ишәйтүче нәсел-ыруны?!
Ул яшь бикәч иде кичә генә. Бүген зурлый нәсел ананы. (Киләчәктә насыйп итсен ана Сөеп багу онык-турунны...)
Күкрәгенә куеп сөт имезә.
Егәр бирә улы—Антейга:
Җир терәтер егет үсә икән, Күкрәк сөте хәләл андыйга!

Яшәү кирәк
Кем аңлаган бу дөньяда яшәү серен! Кичә генә мең кояшлы зәңгәр күгең Каплап ала иртәгесен кайгы-сорем. Шул чагында кемнәрең бар.
Кемгә сыя эчеңдәге соңгы серең?
Таштан түгел, һаман йөри безнең баштан, «Без күрәсен...» дигәннәр дә хәттин ашкан. «Өр-яңадан салыйк мәллә юл башларын,» Дигән чакта яныңдамы Йөкләреңне күтәрешер юлдашларың?
Кайгы гына үлчәми бит кеше гомерен, Мәккәләрдә үстермиләр бәхет гөлен. Күләгәдәй качып йөргән куркак кунак— Шатлык туташ, күзгә күрен,— Киңрәк итеп ачыйк сиңа ишек бүген.
Быел тагын шау чәчәктә хыял-сирень, Сөйгәннәрне сөендереп яшәү кирәк. Яшәү кирәк сөймәгәнне үкендереп. Мәңгелеккә килгән кебек Яшәү кирәк гомеркәйнең бердәнберен.

Реклама