Сафуан Мулла Гали

«Татарның тулы йортыннан...» Сафуан My.ua Гали—Оренбур ягы татары Андагы Абдуллин районы Чаганлы авылыннан ул шунда туып үскән, егет булган Аннан язмыш заллары аны еракка— Үзбәкстан якларына алып китә... Яшьтән иҗат белән җенләнгән егет анда да шагыйрь булып танылыр иде. бәлки: «үзбәкчә яз. журналларда бастырабыз »—дизәр аңа. әмма ул татар углы татар булып каза. горур бер үҗәтлек белән, язганнарын Казанга. Сибгат Хәким. Илдар Юзеевларга җибәрә, киңәш хатларын укый аннары инде төп изгә. «татарның тулы йорты»на. мәркәзебез Казанга күченеп кайта Иллене тутыргач, горбәзплекнең прозасын нык татыгач кына шигърияткә кию ул: туган me з. туган халык, моң төшенчәсе «телен ача» аның ' Казанда Сафуан аганың бер-бер артлы китаплары басылып чыкты (• Сагам бирәм». «Көзге балкыш». «Мәңгелек йөрәк» кебек лирика китаплары. «Биздерсәләр туган җиреңнән» исемле шигъри повесть һ б.) Иҗатына хәерхаһлык белән Равил Фәйзулдин. Гәрәй Рәхим. Мөдәррис Әгъләм, Зиннур Мансур. Мансур Вәлиевләр җылы сүзләрен әйттеләр, ярдәм кулын суздылар—шагыйрь бу турыда аларга багышлау шигырьләрендә дә рәхмәтле хисләрен әйтә кию Садә җан ул'
Язучылар берлегенә дә кабул ителде ул. берничә матур җыр авторы буларак та танылды («Кояшым бул. ярым» һ б.). Кыскасы, үз максатына, иҗат бәхетенә иреште Сафуан ага: «Ыктан агып кергән бер тал мин» дип язган шагыйрь инде уңдырышлы Идел ярларыннан урын алып, милли нигезенә күчереп утыртылды; хәзер бу тиз—азы гомер агачына әверелгән. 75 яшьлек өянке ул. бәлки 9’
Ләкин безнең өчен кадерлесе -шагыйрьнең изге «сеттән»—татарлыгыннан аерылмыйча, кайда яшәсә дә милли рухын саклап кага азуында Читләргә сибелгән төрле язмышка юлыккан милләттәшләребез өчен үрнәк тә. гыйбрәт тә бу гомер Әйе. без татар, бөек хазык базасы, зур. катлаулы, тарихи язмыш варисы, аннан соң гына шагыйрь Ә бу—бик пзабигый ич'
Радиф ГАТАШ


Үлемсез булыйк
Куй башыңны күкрәгемә. Тыңла йорәкне.
Соңгы айларда бу йорәк Бирде кирәкне.
Тимер чүкегән шикелле, Гел чүки җанны.
Чүкелгән җан ут эчендә Төннәрен янды.
Нәкъ ут янган төндә инде Назланып кына
Син киләсең—гүя былбыл Йөрәккә куна.
Кил әле. утыр яныма.
Тын калып уйлыйк: Мәхәббәт—үлемсез бәхет...— Үлемсез булыйк...
Җырлый-җырлый үтеп бара Кыз бала.
Күңелләрдә яткан бозлар
Кузгала.
Ыкны иңләп бозлар ага—
Эри боз.
Үзәкләрне өзеп-өзеп
Җырлый кыз:
«Эзләмәгез, сандугачлар, Монда м-и-и-н...
Моң да моң Ыкның буйлары, Моңда м-и-и-н...»
Бәгыремдә сызлый җир ярасы, Кайгысын да аның үз итәм. ...Яфракларың белән яп өстемне, Ташлап китмә, талым, өзелсәм...
Җнр-әнкәмнең кайнар йөрәгеннән Мәкерләрнең кара кендеген Тамырлары, таш-та улары белән Өзеп ала торган көн бүген.
Сызла, җир ярасы, бәгыремдә, Ил ярасы, сызла йөрәктә. Сызлагыз сез, газиз яраларым, Җирем өчен бүген кирәксә.
Йөрәгемә минем җырлар тама, Җан тетрәткән моңнар ншетәм. Кичерегез, дөнья кешеләре, Җыр илткәндә сезгә кичексәм...
Кичерегез, вакыт төшенчәсе Мин санаган кебек чыкмаса.
Кичерегез, илтеп җиткерәсе Җырым барда Йөрәк туктаса...
Үткәнеңә борылып карыйсың да Моңлы-зарлы гомер арасын Тукай белән үткән гомереңә Мең шөкерләр итә аласың.
Өмет бетсә
Өмет белән килдем дөньяга. Өмет белән бастым юлларга. Өмет белән акты уйларым. Өмет кушты миңа җырларга. Өмет тартып алды үлемнән, Өмет мине күккә күтәрде...— Өметемне җуйсам, бүгеннән Шыр ялангач дөнья калачак. Моңсызларның берсе утын, дип. Учагына мине салачак.
Салачак...
Синең
Хөкемдарың булмадым мин. Булдым тугры хезмәтчең. Халкыма хезмәт итүне. Хурлык диеп кем әйтсен?
...Сиңа йөгерәм мин. халкым. Синеке мин, синеке.
Иң изге син. иң бөек син— Әнием күк сөекле...
Чәчәкләр күтәреп әйтәм.
Бу—иң соңгы нәзерем: Гарасатка күкрәк куеп. Таш булырга әзер мин.
Җир үзәге—ил үзәге, Алмаз кендек сынмый торган. Шул алмаз кендеккә басып. Тарихыма йөзне борам.
Биләр, Болгар... шәмдәленнән Күзгә төшә зәңгәр якты. Бик еракта булса да ут. Җылысы бар. җанга якын.
Якын, якты-ялкынлана. Төшкә керә-кинәндерә... Бәһасез алтын бөртек күк Хәтерләргә иңә менә.
Тамырлана, бөреләнә.
Яфрак яра...
Шулай һәр көн Халкымның бөек тарихы. Киләчәккә нурын бөркеп. Балкыр һәр көн!

Реклама