ӨРӘК ҺӘМ АУЧЫ

Ул бүренең эзенә тиз төште. Җанвар ерак булмаска тиеш иде сыман Әнә теге таучыкны үтеп, аргы елгага җиткәч тә. бер ауган агач бар Шунда булырга тиеш, хәсис'
Бүре исә анын эзеннән бара иле. Аучы кырны кичеп, урмаILIы тау ешлыгына кереп китү белән, ул кырны бер селтәүдә кичәчәк Ә аннан сон теге елгадагы ауган агачлар өермәсенә җиткәч, аучынын сыртына ташланып, бугазына ябышачак
Былтыр булган хәлнең үчен ул шулай алачак. Анын күз алдында әүмәкләшеп-тәгәрәшеп уйнап яткан ике кеше—ир уртасы һәм яшь кыз пәйда булгандай гоеллы Җан сыкравына түзә алмыйча, бүре улап җибәрә язды, көчкә тыелып калды, ярамый, иртә! Сабырлык кыл. үз-үзенне явыз аучы кулына вакытсыз тапшырма! Син үч алырга тиеш'
Аучы шактый юл үткән иде инде Бүре эзе буйлап хыялланып барды ул. Эзләр шулкадәрле оста буталган, хәтта аларны аңлау да. аларнын серенә төшенү дә. этләренең тылсымлы эчтәлеген чишү дә мөмкин булмас иде. әгәр ул тәҗрибәле аучы булмаса. Урман авызында ул агач төбен күреп алды Төпкә утырып ял итү яхшы, утырмасан. тагын да яхшырак, гөп сихерле, ди иде анын атасы, мәрхүм Ул да оста аучы иде Анын гәүдәсен яз гына таптылар Аула үлде, бахыр' Бүреләрме, төлкеләрме—кем икәнлеген кем белсен инде анын,—мәетне кимереп ашап бетерә язганнар иле Кулларын, эчке әгъзаларын—йөрәк-бавырларын кимереп юк иткәннәр, тик башы гына читтә тәгәрәп ята. ана тимәгәннәр Агасының абыйсы белән, эзли торгач табып. Аучы аны урманнан үзе алып кайтты Сәер һәм үкенечле үлем иде бу Тирән елгадан күтәрелеп төп өстенә ял итәргә утырган, күрәсен, һәм шунда төптән, бахыр, янтаеп төшкән дә, жанын тәслим иткән.
Аның алдыннан бер атна элек мондый хәл булды. Яшь Аучы ике көпшәле уналтылы мылтыгын тотып ауга чыккан иде. Бик озак йөрде ул ни дә булса эләктерәм дип. инде көн авышкач кына, Мәшләк кырыннан түбән Дәүли елгасы дигән бер тирән ермакка житәрәк, кинәт куян күреп алды Бу урында төлкеләр күп, кырдагы эскертләргә «тычкан мәжлесе»нә киләләр алар Тычкан белән сыйланырга. Тулы акылга ия булган сәламәт куян монда якын килергә тиеш түгел иде кебек.
«Бу ниткән куян тагын?!»—дигән яшендәй уй йөрәген кисеп үткәндәй булды анын. Әмма мылтык күтәрелгән, куян мөшкәгә алынган, тәтегә басылган да иде инде. Куян гөрселдәп ауды да, кинәт күтәрелеп алга ташланды, ләкин туктап калды да аучыга тулы күзләре белән текәлеп карады да, кешедәй ыңгырашып, нидер ялваргандай сыкрап, алгы аякларын нәкъ кеше сыман күкрәгенә хачлап куеп озак үкседе, ыңгырашты да. карга ауды. Аның ыңгырашуы үзәкне өзгеч иде. Сабый, хатын-кыз, яралы ир ыңгырашуы—бөтенесе бергә ачы зар булып кушылган иде Аучы куянның чиксез зур күзләре тагын да зурая төшүенә шаһит булды. Мондый хәлне күргән аучы, үзе дә бичара, күзләрен терсәге белән каплады —Аһ, ни эшләдем, ни кылдым, кемнең гомерен кистем,—дип ыңгырашканын үзе дә тоймастан, бәгырь түреннән чыгарып, чит кеше ыңгырашуын ишеткәндәй булды ул. Куянга якын да килмичә, кагылмыйча, жәһәт борылды да, арган-талганлыгына карамыйча, кире авылына ашыкты Аучы Башында анын куркыныч уй—гомердә дә кешегә сөйләмәслек төшенү иде. Әлхәмделуллаһ Раббил Галәмин Әлхәмделүллахиләззии.. Юл буенча дога укып кайтты ул, кычкырып та укыды, эченнән дә...
Бу хакта ул өч көн. өч төн уйланып йөрде. Бер кем белән дә уртаклашмады. Тик атна ахырында гына атасының ахири дусты, үзенен дә өлкән киңәшчесе, умартачы Мансурга барысын да сөйләп бирде Кышкы буран улавын тынлый-тынлый төне буе сөйләшеп утырдылар алар умартачы өендә. Тышта салкын, кар, җил котыра, өйдә җылы Өстәвенә, әле алар мич башында торган әлүмин бидоннан әче бал да состылар.
—Хәрәм эш кылынган,— диде Мансур.—Ичмасам алып та кайтмагансың...—Куян булмаган ул—кеше жаны... якын кешенен жаны...— диде Мансур, тагын да уйчанлана төшеп.—Атаң өйдәме сон әле. авырмыймы9
—Әтине беләсен ич инде, кыш җиттеме, атналар буе бүре аулый, өйгә дә кайтмый, кая куна, ни ашыйдыр. Ярата ул ауда йөрүне
—Әйе, исемә төште, ауга чыккач, минем дә яныма кергән иде бит, Тәкәнеш якларына барам, анда әле урманнар калын, бигрәк тә Лубян тирәсендә, диде...
—Аннан ул Нократ тарафына чыгып китә. Сосновка урманнары аша. —Алла сакласын инде үзен, сугышлардан исән-имин котылып кайткан кешенен ар урманында үлеп калганын теләмәс идем. —диде.
—Пилмәне күп иде Шуны пешереп тәгам итәдер инде. .
—Әйе, ауга чыкса, ул йә пилмәнен ашап яши, йә кош-корт ата... Дүрт-биш бүре тиресе алып кайтырлык булмаса, ул бер-ике атна йөри инде...
—Аллаһ сакласын, Хозыр Ильяс юлдаш булсын!—диде нидәндер курка төшеп, Мансур.
Аннары умартачы янә көрсенеп куйды.
—Авыр хәл!. Әле ул шушы тирәләрдә йөрсә кирәк, ерак китә алмагандыр, эзли чыгарга кирәк. Яшь түгел бит инде... Син, тан ату белән өенә кайт Авыл егетләренә шом сал Мине алып чыгарсын, эзләргә кирәк! Бүреләр ишәйделәр, араларында бик усалы да бар.. Төсе- кыяфәте белән дә башкалардан бик нык аерылып тора, өрәк түгелме икән, шомлы уем да бар. Өрәк шулай йөри, үч ала кешедән.. Җәзаланып
үтерелгән кешенең кан үчен алмасан, шулай.. Кешене ул жыртып кына ташлый... Ата на зарар кыла күрмәсен.
Егетнен сәер куян атканы турында белгән әнисе үксеп-үксеп елый башлады. «Атана бер чегән хатыны әйткән, жан варисыннан саклан!— дигән Ул атаннын рухы гына булмаса ярар иде Бәлки ул сина ышыкланырга дип килгән булгандыр »
—Әллә нинди тузга язмаган сүзләр сөйлисен син, әни!
—Тузга язмаган түгел, ата-бабалардан күнел дәфтәренә алынган йола шартлары ул... Аллам, үзен сакла! Аллам, үзен сакла'
—Әни, куян ул куян инде, ә әти—әти! Куянга атып атага кемнен тидергәне булган икән?! Борчылма!
—Юк, балам! Хәтерлисенме, Әбдедәге Домолазовны?! Бар иде анда шундыйлар, үзләре Ташлы ярныкылар. . Сугыштан бер кул белән кайткан иде, герой!
—Әни, теге энесе атып үтергәне булса, анысының ике кулы да юк иде бит анын. Мылтыгын терсәк кәүсәсенә куеп тәтедән килгән бауны теше белән тартып ата иде. Снайпер булган сугышта. Ай, төз ата да белә иде. мәрхүм! Шулар энесе белән Әбде урманына бүре ауларга баралар Ул елларны, сугыштан соң, бүре бик күп иде. Урман аланынын икесе ике почмагына басалар. Этләре бүреләрне аланга куып чыгара башлый, аларнын бер көтү ау этләре бар иле. Менә этләр һау-һаулап урманны яңгыраталар Тегеләр бүрене атарга әзер торалар Жан тартылган Киеренкелек. Көтәләр. Шул вакытта аланга ниндидер куян атылып чыга. Ауда мондый хәл булуы бик мөмкин Энесенен эчтән ниндидер бер кычыту күтәрелә, сабырлыгы югала, куянга атып җибәрергә тели һәм атып та җибәрә, ә аланга теге сугыштан исән кайткан ике кулсыз абые чыккан була... Бер атуда газиз абыйсын һәм куянны Кайгы-хәсрәткә баткан егет, абыйсының үле гәүдәсен чаңгыларына салып, тартып авылына алып кайта. Куян турында оныта. Әмма куянны һәм бу хәлне исенә төшергәндә, абыйсы янында бернинди дә куян булганын хәтерләми ул Соңрак барып тикшергәндә дә, үлгән куян эзләре калмый аланда.
Аллаһтан иңгән тәкъдир дигән нәрсә бар дөньяда. «Баш очында һәрвакыт Гали хәзрәт кылычы эленеп торыр!»—диләр
учы әкрен генә күзләрен кырдан йөртеп чыкты Кар өстендә искиткеч зур куян шәүләсе ялт иткәндәй булды «Бүре!»—диде Аучы. «Урман эченә кереп тормыйча, кире кайтып китәргә, өйгә кайтырга!»—дигән шомлы да. моңлы да уй үтте анын йөрәген кискәндәй итеп. Ул үзенең чарасыз кала баруын сизенде Ләкин эченә шайтан кереп утырган иле инде. «Курыкма' Чытырман эчендә бүре өне1 Хәзер эш язга таба бара, былтыргы көчекләре зурайган булса кирәк, быелгылары да инде булырга тиеш. Иөр. сине алда уңыш көтә!»—дигән сыман иде ул ана
Бу эчке аваз аны һаман котыртты, һаман алга этәрде Көн сүрәнлеге энгер белән кочаклашкан иде инде Өрәк кудымы икән аны. эчке шом әйдәдеме икән? Кем белә бит
Адәм баласыннан Аллаһы Тәгаләнең бик күп серләре яшерен булып кала.
Әмма ул калын урман эченә чаңгысын тагын да тизләтә төшеп, шуды да шуды
Бүре алга ыргылды Бу-йөзенче кан үче' Моның канын эчмичә, жир шарын катлыру—ахмаклык! Үзе төшәчәк ул тәмуг утына! Тегеләрнең рухы утта янырга тиеш бит' Ул бит заманында гөнаһсыз күнел парәсе иде. кемнеңдер өмете, кемнеңдер мәхәббәт йолдызы
—Бирешер! ә әле иртәрәк! -диде ул. дымлы ботын тотып Адәми
А
зат-гүзәл кыз чагында да шулай булды. Алдан менә шундый дымлылык, кан Аннан ары анын ярым үле гәүдәсен аучы көчләде. Көчләде дә. салкын кырда, салкын сукмактан бераз читтәрәк урман буенда ташлап та калдырды. Кыз әле исән иде. Аны үлемнән сакларга була иде әле. ул кышкы зәмһәрирдә катып үлде. Әкрен генә, ашыкмыйча гына боз керде дә сылуның тәненә, рухны кысрыклап чыгарды. Рух калыпсыз калды Әмма вакытыннан алда ул Аллаһка да кирәк түгел иде.
—Мин Рух! Ә Рух исә ул үлемне белми Рух ятим-тәнсез—калыпсыз калса да. Кеше затын да. жен-пәри затын да жинә. Ул үзе кеше дә. жен дә була ала. Рухны Илаһи көч кенә жинә. жыештырып алала. Әмма монын өчен кемдер көчле догалар укып. Аллаһка ялынырга тиеш. Илаһи көч жинә аны. әмма гомерен кисә алмый—төрле гөнаһлардан тазарта гына ала. Ләкин үлемгә дучар итми.
—Мин Аллаһ алмаган Рух. Өрәк диләр миңа кешеләр. Ятим тәненнән мәхрүм калган рух исә фәрештәләр тарафыннан хөрмәтләнеп күккә— Аллаһы Тәгалә хозурына алып кителми. Ул адаша. Тәнен-калыбын эзли.
Бүре—шул гажәеп сылу кыз иде. Авыр сугыш елларында бу гүзәл жан иясен Анасы саклап, дошманнар басып алган илдән бире атып килде, назлап үстерде. Авызыннан өзеп хәләл ризыгын аңа бирле. Аны ач үлемнән саклады. Газиз аталары ил сагында иде.
Кырык ике, кырык өч. кырык дүртенче еллар... һәр хатында Ата нәни кызы—йөрәк парәсен сагынып, аңа сәламнәр юллый иде. Хатында ана дигән жылы сүзләр тулып ятыр иде. Алар телеграф чыбыгына тезелгән карлыгачлар сыман матур иделәр. Кызын да Ага «минем кара карлыгачым», дип атый иде. Ата шулай кызы аша, анын әнкәсенә булган сөю хисләрен җиткерә иде
Ана исә ул хатларны кычкырып-кычкырып кызына укыр, сөенә- сөенә, кабат-кабат сәламнәрен кабатлар иде. Инша Алла. Ата да сугыштан жинеп кайтты. Кыз да үсеп житге. Илленче елларның азагында кыз күрше авыл мәктәбендә балалар укыта башлады Атна буе шул авылда торган кыз, ялга әнкә-әткәсе янына кайта, кунак була, булыша Ләкин, кыш көннәренең берсендә, кыз кайтмады—югалды. Каян гына эзләмәде аны ике авыл халкы. Таба алмадылар. Яз көннәре җиткәч. анын мәетен нәкъ шушы урында, урман эшчеләре тапты. Вакытсыз, һәм Аллаһтан ризалык алмыйча үтерелгән кызнын рухы исә. нәкъ шушы урынга елына бер тапкыр тәнен-калыбын эзләп килә, аны таба алмыйча, үзенен тормышын кискән адәм баласыннан үч ала. Аны үзен мәсхәрәләгән сыман тилмертеп жәзалый. канын суырып эчеп, интектереп үтерә. Ә анын башына җитүче Карт аучы иде... Шуна да ул аучыларны жәзалый, аларны сагалап, хөкемгә тарта. Үзе көчләп үтергән жан ияләренең кыяфәтенә дә керә ала иде Кыз.
Әйе. менә хәзер ул бүре калыбын сала да, үзенен җирдәге гомерен кискән аучы кыяфәтен ала. Ә инде тагы йә бүре, йә бөркет кыяфәтенә кереп, корбанына ташлана. Шаша-шаша әвәли ул аны, аннан ары күкрәген жыртып канын эчә, кана-кана—туйганчы!
Урман эчендә аучы утырган урыннан бик үк ерак булмаган бер таманда тимер юл үтә. Сугыштан сон биредә бик зур тимер юл казасы булды Каза-катастрофада меңләгән кеше һәлак булды, һәм тимер юлнын ул борылышлы текә җиреннән рельсны кем алганы һич табылмый калды Меңләгән рух үзенә тынычлык таба алмый дөнья буйлап тән калыбын эзләп иза чигәргә калды. Ә бәланең башында шул ук карт аучы иде. Ул нинди юлга басканын абайламыйча, рельстан гайкаларны борып алган иле Бүре ядрәсе ясаганда ул аларны форма итеп файдалана иде Тик менә һәлакәт турында уйламады ул.
Күз алдына да китерүе кыен: пассажир составы шушы кискен текә ярдан түбән очкан...
Елга төбеннән, яр буеннан малайлар әле дә төрле-төрле кыйммәтле әйберләр таба, ләкин әти-әнкәләре аларны өйгә якын китерергә рөхсәт
итмиләр, аларга жиһан тамгасы төшкән имеш. Ә инде тыңламыйча өйләренә ул әйберләрне керткән кешеләрнең башы бәла-казадан чыкмый икән. Кайчандыр яшь сылу кызга да таныш егете, шуннан алып кайткан алтын йөзек бүләк иткән иде. Әмма ул ана бу турыда әйтмәде. Бәхет- сезлегенә, кыз өер ни дә уйламыйча, ул йөзекне алып киде.
Яшь сылу укытучынын үләр алдыннан нинди җәзалар күрүен шәйләү һәм күз алдына китерү авыр булмастыр Яз көне табылган мәетнен кулларына да хәтта имән чөй кагылган иде. Вәхшиләрчә, көчләнеп үтерелгән иде ул.
Үтерүче-көчләүчене күпме эзләсәләр дә. таба алмадылар. Әмма нәкъ шул урында, кызнын еллыгы дигән көннәрдә, аучы юкка чыкты.
Аучыны бик озак эзләделәр, әмма таба алмадылар Тик бер ел үткәч кенә, аучынын улы белән энесе анын ерткычлар тарафыннан өзгәләнеп беткән кулсыз-аяксыз жәсәден таптылар Ниндидер бер усал ерткыч анын башын тәненнән өзеп, читкә алып киткән иде Ләкин тимәгән—кимермәгән Кешеләр бу жинаятьнен дә башка җинаятькә якын торганын бик яхшы чамалый иделәр Җәзалау ысулы бер төсле иде.
...Өрәк дәһшәтле болытка әверелде. Андагы ачу, нәфрәт энергиясе бик тә көчле иде. Ул болытны кыса төшеп, куәтен тагын да ныграк туплады, аннан ары аучыга таба ыргылды. Әмма кинәт туктап калды Ана йөзек бүләк иткән һәм үзе дә сизмәстән, бәла китергән егет иде бу кеше.
Аучы исә алдында зур ак кибән күрде. Ак кибән башта хәрәкәтсез торды, аннан ары аның очлы башында ике күз пәйда булды, ул эскерт кебек тагын да үсте, анын куллары да күренә башлагандай итте Көтмәгәндә мондый сәер зат пәйда булгач, аучы куркып калды Өрәкләр турында анын инде ишеткәне бар иде
Аучы алдан бисмилласын әйтте, аннан ары «Колһуалла»ны укыды. Аучынын теше-тешкә тими, ул бик хәтәр курыккан иде Ул нигәдер әгисен исенә төшерде. Әтисенен дә мәетен нәкъ шушы урыннан тапканнар иде бит Аучы утырган төп янына ауган иде ул. янтаеп төшкән иде Кара, моңарчы агач агачка авып, чытырманлык ясалып беткән куркыныч Дәүли елгасына төшкәнемне ничек абайламаганмын мин. дип уйлады ул. Кышкы салкын үзен тагын да сиздерә төште Кызарып ай күтәрелгән сыман тоелды Әмма ниндидер кара болыт аны бик тиз каплады—Йотты Нәкъ шушы вакытта, әбисе сөйләвенчә, җен-пәриләр котырына да инде
Заманында коммунистик гаилә кысаларында тәрбияләнгән бу егет дөньяда икенче, өченче һәм тагы да әллә ничәнче үлчәмнәр булуы турында мәгълүматсыз иде. Әмма әби тәрбиясенең бер чеметеме аны барыбер андый серле бер дөнья булуы хакында уйландыра иде Ул хорафат дигәннәргә бик нык ышана, алардан курка да иде. Аннары, егет заманында хәрби хезмәттә Алманиядә булды Немец халкының төрле хорафатларга ышанып, төрле чикләүләр куя белүеннән ул хәбәрдар Ауру панын тап үзәгенә утырган алманнар төнлә су янына килергә, урман-тауларга чытарга курка, тыела. Ә үзенен якташлары, бигрәк тә урыслар, космоска чыгуларын күреп куана, үзен дә шул куркусызлар сафына куймакчы була. Белми иде егет заманында бу эшләрнең иблис кыланмышлары икәнлеген Ул вакытта солдат егет кешенең ни өчен гази булырга, үзенә тиеш булмаган өлкәгә бәреп керертә теләгәнен белми иде әле Үзе ясаган ракетага утырып һәр кешенең җирдән жинел генә аерылып китә алмаячагын да ул күз алдына да китерми иде әле Илаһ исә кешенең бу көчәнешенә көлеп кенә карады.
—Әйдә, шайтан суына бирелгәнче, уйла, көчән, тырыш—шөгыль булсын, адәми зат!—ди иде сыман Гали зат Шушы вакытта жир җисеменнән ерак булган башка үлчәм жан ияләре ирекле төшеп, менеп йөриләр иде Алар өчен 6v кешенен урамга чыгуы, өйгә керүе кебек кенә иде
Аучы кибәннең кинәт миллионлаган очкын булып чәчелгәнен күрде Юк, алар күккә атылган ракета яисә фейерверк кебек түгел иде Ул жир
өстеннән гайре табигый чәчелде. Дәһшәтле дә, куркыныч та иде табигатьнең бу кыланышы Аучынын битенә кайнар сулыш дулкыны бәргәндәй булды. Ул мылтык көпшәсенә, бисмилласын әйтеп, ике патронын тыгып куйган иде Дошманын каршыларга әзер, рухы нык, иманы камил иде анын. Дәһшәтле кар буранын күтәреп, туздырып, шаулап алган Рух бераздан инде үзенең бүрелеген дә. шәүләлеген дә. очкынлыгын да, «кибәнлеген» дә онытып, йокы таратучы томан булып, Аучы тарафына агыла башлаган иде. Кызыл офык кинәт юкка чыкты Табигать ойый башлап шашты, урманда яман көчләрнең җилле фөрьяды купты. Ләкин ниндидер Зур, Гали Аң Аучыга утырган урыныннан күтәрелеп китәргә куша иде «Бер ун-егерме аршын булса да, читкәрәк кит, сулга кит!—ди ана Ан. Бар көчен җыеп. Аучы читкәрәк, карт имән артына барып посты. Менә шунда Аучы үзенен нинди хәлдә каласын күрде дә инде. Ул утырган урын кинәт купкан дәһшәтнең гайрәт үзәгендә иде! Шул урынга ут эчендә янган башлар оча башлады. Куркыныч та, тетрәнгеч иде бу күренеш. Башлар очып төп янына төшәләр дә. мескенләнеп, керфекләрен кага-кага эреп бетәләр, алардан исә, яна көч—кылыч булып, елан калкып чыга, күтәрелә һәм төпне чага. «Менә мина нәрсә буласы булган икән»!—диде үз-үзенә Аучы һәм Илаһи Гали көчкә рәхмәт укып, дога кыла башлады.
Бу манзарага карап ни эшләргә белмәгән Аучы, кинәт анына килеп тагын да читкә, кайтыр юлына китәргә булды. Әмма чаңгылары бозга каткан сыман иде. Ә ниндидер Югары Гали Ан ана урыныннан кымшанмаска кушты. Менә шунда инде ул үз атасының акайган күзле башын күрде. Ул баш та очып, әйләнеп-тулганып йөргәннән сон, төпкә бәрелеп, очкыннар чәчеп таралды—юкка чыкты. Шул вакытта күктә гүзәл кыз пәйда булды. «Бәй, бу бит таныш сылу!»—диде шаккаткан аучы егет. Кызның кулын куреп алды ул кинәт. Анын сул кул бармагында ул бүләк иткән йөзек иде. Йөзек тә, кыз да нур сибәләр. Кинәт йөзектән егетнен атасы чыкты. Атасының кызга атылып ни кылганына шаһит булды егет, барысы да анлашылды аңа. Менә нәрсә булган икән анын сөеклесе белән! Кыз әкрен генә яңадан зурайды, атасы кечерәеп, йөзеккә кереп югалды. Кыз олы керфекләрен әкренләп күтәрде, анын карашы куркыныч иде. Ул үзе дә зурайганнан зурайды, күк буйлап озайды да, кинәйде Һәм бервакыт куллары белән капшап егетне—аучыны эзли башлады. Анын күзләреннән, иреннәреннән, кулларыннан кан саркып- саркып тама. Кыз кинәт ук чәчкән күзләрен ачты, очлы хәнҗәрләрне хәтерләткән керфекләре ялтырый, утта кызаргандай булалар. Кыз аларны берәм-берәм күзләреннән суырып ала да аучыга ата.
—Салкын! Салкын! Салкын!—ди кыз.—Синен җылы кочагыңны телим, егет! Аучы кочагын телим!!! Коч мине! Сар мине! Җылыт мине! Йөз ел, мен ел коч мине—җылыт, Гали көчнен хөкеме шул! һәм ул тирә-якны, урман-кырларны капшый, аны эзли, таба алмый иза чигә. Төн уртасы да җитеп авыша башлады. Кыз елый, жирне капшый. Тик егет бисмилла һәм догалар укып утырган имән янын гына читләтеп уза. Елый. «Кил, вакыт кичә!»—ди. Ул—рух, ана киләчәктә яшәү өчен кан, башка рух белән кушылу кирәк..
Кинәт дөнья яктыргандай булды. «Кая ул алан?!—диде сылу усалланып.—Кая ул кеше9! Алып килегез аны минем каршыма! Мин аның канын тоярга гаҗизмен!»
Бөтен дөнья тагын кар-буранга чолганды. Агачлар ава—буй сузыла, Дәүли елгасынын төбенә ята. Кыз кинәт Бүрегә әверелеп, алан буйлап чапкалый, иснәнә, эзли, анын тирәли өрәкләр чабыша, аларның көмеш сыман сыннары аучыга якынлашканда гына куркып кире чигәләр. «Йә, ни булды, нәрсә бу?»- дип уйлады аучы егет Ул барысын да яхшы анлады Үз өстендә атасы калдырган зур гөнаһы барлыгын да, үзе дә белмичә кылган ялгышын да анлады Кинәт ул тагын үз атасынын авыр хәлдә икәнлеген күрде Аны Бүре җырта, күккә чөя, уйный Ул оланына
нидер әйтмәкче, коткаруын сорап ялвармакчы. ләкин иреннәре эреп аланга агып төшә дә. алар урынына яна иреннәр кызарып, үсеп чыгалар. Күзләрендә исә—иләмсез ут ташкыны..
—Гасырлар буе бөтен киләчәк буын нәселегез шушылай тилмерәчәк!—ди кинәт бүредән кыз булган зат —Син. хатын кочагы күрмәгән гөнаһсыз сабый, сине телим! Атан мине теләгәндәй, сине телим'!' Бирегез мина аны табып!!!»—диде кыз. күк күкрәгәндәй тавышын бөтен җиһанга жәеп-жәйрәтеп. Һәм анын тирәсендәге башка рухлар-өрәкләр төрлесе- төрле почмакка ташланды, аучыны эзли башладылар: «Кая ул гөнаһсыз сабый! Вакыт уза. Китерегез аны бире!»
Ләкин имән янына килеп житү белән алар туктап кала да. кире әйләнеп китә иделәр. Бисмиллаһир рахманир рәхим Иза жаә насрулла вәх-фәтх.
Яшь аучы Аллаһтан өрәк-рухны үзенә алуын, анын хәлен жинеләи- түен ялварды. Кызга Ясин чыкты Шуның белән ул Рух-өрәкнен яманлыгын тойды.
Ошбу дога ярдәм итте дә инде егетне тискәре көчләрдән саклап калырга! Аучы үзе дә, боларнын барысын да кино экранында гына түгел, үз тирәсендә, үз тормышында күргәннән сон. исән калса, изгелектән, игелекле эшләрдән башка эш кылмаска ант итте Аллаһтан мәрхәмәтлелек, миһербанлылык иңдерүен ялварды Кинәт бар дәһшәт тынып калгандай булды. Салкын күктә болытлар таралды, туфан, җил-давыл тынды Тан мәле сизелде..
Егет туңган булуын да, карыны ачканны да сизми иле бугай Ул бик озак сәерсенеп, тан калып, дөньяга карап торды. Селкенерлек хәле булганмы, юкмы дисәгез, дөресен әйтергә кирәк, ул үзендә ярты урманны аударып чыгарлык көч-кодрәт тоя иде Гайрәтләнеп, егет чаңгыларын карга ышкып алды. Кар коры, шома иде Ул тиз-тиз Дәүли елгасы дигән урыннан чыгып, кыр кочагына эләгеп. Мәшләк басуы аша туган авылына элдерү ягын карады
Эченнән гайрәтле һәм тынгысыз чит рух чыгып киткән ана бүре башын алгы аякларына куеп, өне алдында ята иле Анын күзләреннән тамчы-тамчы яшь тама. Ул да бушанып калган Ничәмә ел ул үз эчендә чит рух йөртте. Әлбәттә, ул рух аның җанына комачау итә иле Тән ара. аяклар сызлый, баш чатный Ул торып өне яныннан китте, читләште Гадәтенчә, ул дәһшәтнең икенче көнендә, рух аны калдырып киткәннән сон. аланга бара, киселгән нарат төбенә килә, анда рух үтереп. рухын үзенә алган тән-калып-мәет ята торган була иде Бүре шуннан тукланырга, көчекләренә өлеш чыгарырга ияләнгән иде. Әмма бу юлы ул көткән «күчтәнәч» аланда юк иде Бүре тамагы ач икәнлеген тойды һәм башын күккә күтәреп, күзләрен күктәге ерак бер ноктага төбәп улый башлады. Аның Рухка ялварып мөрәҗәгать итүе иде Ничек инде аны ашсыз калдырып, биеккә менеп киткән Рух?! Болай гадел түгел ич анын эш- хәрәкәтс. фигыль-гамәле
Кешеләр нинди дә булса эшкә тотыныр алдыннан уйланып тотынсыннар иде Беренче адымыңны ясаганда, һәрчак уйлап яса. аягыңны кая куясың, ышанып буламы баскан җиренә, упкын яисә ут. яисә су- сазлык түгелме алда.. Яманлык кыласыңмы син. игелекме*'—боларнын барысы турында да уйлап, барысын да үлчәп эш кылу мәслихәт адәм баласына. «Алдын-артын карап эш ит!»—ди халык борын-борыннан Яман лык игелек булып кайтмый. Моңа ул бүгенге төндә булган дәһшәтләрне күреп төшенде.
Рух исә биектән, йолдызлар яныннан бар дөньяны, җирне гатеп торды. Ул да елады Аллаһка да. жан ияләренә дә ул кирәк түгел иде. чөнки Аллаһ вакытыннан алда килгән рухларны кабул итми, алар салкын фәләктә иза чигәргә мәҗбүр, һәммә жан иясе дә үз рухы белән туа. башка калыпларга ятим рух вакытлыча гына, кадер кичәсе, яисә үзедәй жан иясе тарафыннан, тән-калыбына һөҗүм ясалып, аннан куылып
чыгарылганнан сон гына кайта ала. Аллаһ аларны җәзаларга мәҗбүр Аллаһ хөкеменә күчә алмаган рух яшәвен шулай дәвам иттерә..
Аучы ару-талуны белмичә алга барды. Ул янадан. өр-яңадан туган сыман иде! Кар чаңгылар астында бераз шыгырдап та куя. әмма баруы җиңел, күңел рәхәтлек сизә. Төнлә кичергәннәргә ышанырлык та. аларны сөйләрлек тә түгел. Ул күргән-кичергәннәр аның күңелендә бер риваять- әкият булып кына калыр күрәсен, тора-бара. бәлки, онытылыр да...
Юк-юк, онытыла торган күренеш тә, бирелгән сабак та түгел бу!
Ул туктап кала. Алга карый. Тәңрегә ялварып, тагын догасын укый. Жинеллек тоя, сулышы киңәя сыман аның. Тагын авылына таба, өенә таба чаба ул чаңгыларын җиңел шыгырдатып. Аннан ары тагын туктап кала да, Аллаһтан әби-бабалары, атасының рухын кичерүне ялварып, тагын дога кыла.
Ләкин... Кызарып Кояш чыга, бераздан ул биеккә күтәрелә, елмаеп җиргә карый.
«Әй, Кояш җәнаплары, рәхәт сина, син бер кайгы-хәсрәт белмичә яшисен, сина кеше хәле нәрсә?»—дип уйлый аучы. Ә үзе һаман алга атлый.
Кин кырда, киң дөньяда, әйтерсең лә, ул гел берүзе, япа-ялгызы калган. Дөньяда сихри тынлык һәм яктылык хакимлек итә Шулар уртасында үткән буын кылган гөнаһлардан арынган кеше—адәм углы берүзе тора...
Бар җиһан үзәгендә Кояш та. ул. Бөек Тәңре тарафыннан алар икесе дә саклана һәм аларны рәнҗетер бернинди дә көч юк!
Биектән-биектән аны күргән рух-өрәк күз яшьләрен агыза, шатлыклы яшьләрен түгә. Димәк, егетнең ялварып укыган догалары Аллаһка барып җиткән. Алар чиксез күктә йолдызлар булып балкыйлар, җем-жем итәләр. Өметләрен югалткан юлчы,арга өмет бирәләр, явызларны һәм аларның нәселеннән булганнарны җәзалыйлар...
Менә авыл да күренә. Кеше, бүреген салып, битен сөртә.
Иә, Аллам, кичә генә кап-кара булган чәчле башы аның бүген кышкы көрт сыман ап-ак. Ә урам тулы—кеше. Алар ни эшли икән урамда?!
«Әллә мине эзли чыктылармы? Таба алмый кайттылармы? Кайгы-рышалармы?—дип уйлады ул, һәм аларга табан ашыга-ашыга шуып, китеп тә барды.
1975—2001
Казан—Биектау—Иске Казан

Реклама