1552 ЕЛ ФАҖИГАСЕ ТАРИХ БИТЛӘРЕНДӘ


Казанга һичбер җирдән ярдәм һәм таяныч ирешмәс, Бары тик Тәңре якын һәм фәрештәләр ярдәмче
Шәриф Хаҗитархан
• Казан вилаятенен жинүе» дигән әсәрлән
1445 елда, Җучи Олысы киңлекләрендә оешкан, шул ук вакытта Идел Болгарстанының да этнополитик варисы булып торган Казан ханлыгының яңа ханы итеп Олуг Мөхәммәд углы Мәхмүт күтәрелә. Никон елъязмасында бу хакта болай дип язылган: «Царь Мамутяк пришед из Курмыша Казань взял, а казанского княза Азыя убил, а сам на Казани воцарился, и оттоле нача царство быти казанское». Воскресенск елъязмасын төзүче шушы вакыйга хакында башкачарак язып калдырган: «Тое же осени [1445 года] царь Мамотяк, Улу-Магметов сын, взял город Казань, вотчича казанского князя Либея убил, а сам в Казани сел царствовати». Билгесез бер Казан елъязмачысы исә, «Казан тарихы »ның авторы (XVI гасырның урталары) Олуг Мөхәммәдие Казанның беренче ханы дип атап, биредә Олуг Мөхәммәдиең даирәсе көчәеп китүне күреп, бик үзенчәлекле нәтиҗә ясап куя: «И рады ему бысть изо оставшихся от плена худые болгары. И молиша его казанцы быти ему заступника бедам их, и помощника от насилия, воевания русского, и быти царьству строителя»...
Билгеле булганча. Казан ханлыгы ул чагында таралырга өлгергән Алтын Урда империясенең төньяк биләмәләренең күпчелек өлешен хасил иткән. Көнбатышта аның чикләре Сура елгасы буйлап узган, төньякта Урта Нократ һәм Кама чикләренә җәелгән, көнчыгыштан Урал тау тезмәләренә килеп терәлгән, көньяктан нугай татарлары биләмәләре белән чикләшкән. Ханлыкның биләмәләре башка күрше дәүләтләрнекеннән үзенең мул сулы елга-инешләре, уңдырышлы басу-кырлары, тугай-болыннары, агачка бай урманнары белән аерылып торган һәм Нугай Урдасына табан мал асрау өчен уңайлы иксез-чиксез, мул үләнле дала киңлекләре җәелеп киткән; кыскасы, табигать байлыклары гаҗәеп бай булып, Казан татарларына, мариларга, мордваларга, удмуртларга һәм чуашларга—ягъни анда яшәүче барлык полиэтник кабиләләргә гаҗәеп уңайлы шартлар тудырылган булган. Казан елъязмачысының язуына караганда, Казан ханлыгы: «... место пренарочито и красно велми, и скотопажитно, и пчелисто, и всяцеми земными семяны родимо, и овощи преизобилно, и зверисто, и рыбно, и всякого угодья много, яко не мощно обрести другаго такова места во всей Русской нашей земли нигдеже таковому подобно месту красотою и крепостию и угодием человеческим», дип бәяләнә; ә кенәз Андрей Курбский фикеренчә: «...понеже в земле той поля великие и зело преизобильныя и гобзующия на всякие плоды; такоже и дворы княжат и вельможей зело прекрасны и воистину удивления достойны, и села часты; хлебов же всяких такое там множество, воистину вере ко исповеданию неподобно: аки бы на подобие множества звезд небесных;
тако же и скотов различных стад безчисленное множество, и корыстей драгоценных, наипаче от различных зверей, в той земле бывающих: бо тамо родятся куны дорогие, и белки и прочия зверия ко одеждам и ко ядению потребные; и мало за тем далей соболей множество, такожде и мехов: не вем. где бы под солнцем больше была*.
Инде әйтеп үткәнебезчә, этник составы ягыннан Казан ханлыгыныц халкы шактый чуар булган. Шул ук Андрей Курбский язганча, татарлардан тыш анда тагын биш телдә—мордвача, чуашча, марича, вотякларча, або арча [удмуртча] һәм башкортча сөйләшкәннәр. Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, XIVXVI гасырларга караган бер генә чыганакта да бер генә татар булмаган халыкны Казан ханлыгы составына көчләп куып кертү күрсәтелми. Бу дәүләт, мөгаен, төрки һәм фин-угор халыкларының үз теләкләре белән төзелгән берлеге булгандыр. Шулай ук Казан ханлыгы чорындагы бер генә чыганакта да үзәктән читтә яшәүче халыкларның Казан татарларына каршы милли-азатлык хәрәкәте алып баруы хакында билгеләп үтелми. Бу уңайдан XX гасыр башында яшәгән татар тарихчысы Гайнетдин Әхмәров сүзләре аеруча ышандырырлык яңгырый: «...Болгариягә алмашка Казан ханлыгы килгәч, ар, чуаш, чирмеш, башкорт кабиләләре үз теләкләре белән аның хакимлеген кабул иткәннәр һәм яңа дәүләт составына кергәннәр. Бу кабиләләр бер генә тапкыр да Казанга каршы баш күтәрмәгәннәр, киресенчә, казанлылар белән бергә уртак дошманга каршы яу йөргәннәр, бергәләп Казанны саклаганнар, җиңелә калсалар, рус кул астында калмас өчен барысын да эшләгәннәр, каршы яуга күтәрелгәннәр, ә җиңелә калсалар, дошман тарафыннан тапталган туган җирләреннән иркенлек хөкем сөргән башкорт далаларына качып китүне артыграк санаганнар. Мондый барлык хәрәкәтләр мәҗүси кабиләләрнең Казан төркиләре белән, ә тагын да алда рак Болгар төркиләре белән һәм этник яктан, һәм рухи берлек ягыннан якын торганлыгын, шулай ук Болгарда да, Казан державасында да халыклар тигез хокуклы һәм ирекле булганнар дип фараз кылырга мөмкинлек бирә. Нәсел- нәсәбәле рус дворянины Михаил Дмитриевич Каратеев та (1904-1978) «Русь и Орда» дигән трилогия авторы, бер хезмәтендә шушыңа охшаш фикер әйтә: «Кул астындагы халыкларны—чирмешләрне, башкортларны, чуашларны һәм башкаларны—татарлар җәберләмәгәннәр һәм шуңа аларга каршы буталыш лар, баш күтәрүләр булмаган. Киресенчә, бу халыклар Казан патшалары урнаштырган тәртипләр белән, күрәсең, канәгать булганнардыр һәм шуңа күрә тышкы дошманнардан сакланырга булышканнар» (Каратеев М. Д. Казанское царство // «Арабески» истории.—М., 1994.—Вып. 1.—54 б.). Бу чорда җирле полиэтник халык үзенең тулы бер сәяси бөтенлеккә буйсынганлыгын аңлаган булса кирәк (бу хакта XVI гасыр уртасында Урта Идел халыкларының коллыктан котылу өчен сугыш алып барулары да бәхәскә урын калдырмаслык итеп раслый), һәм ул шушы бөтенлекне үзенең уртак ватаны итеп кабул итә! Казан ханлыгы хуҗалыгының иң алга киткән тармаклары булып, әлбәттә, җир эшкәртү, терлек үрчетү, урманчылык, балыкчылык, умартачылык, һөнәрчелекнең төрле тармаклары—тире эшкәртү, ювелирлык, тимерчелек, чүлмәкчелек саналган; эчке һәм тышкы сәүдә (халыкара сәүдә) киң җәелә—XV гасырның Венеция сәүдәгәре Иосафат Барбаро болай дип язып калдыра: «Казан—сәүдә шәһәре; аннан Мәскәүгә, Польшага, Пруссиягә, Фландриягә күпләп тире-мех чыгаралар. Мехны төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан дзагатайлардан [бортаслардан?] һәм Мордовиядән китертәләр». Ә менә Казан ярминкәсен шул ук «Казан тарихы »ның авторы ничек сурәтли: «На той же день (24. 06. 1505] съезжахуся в Казань (на Гостиный остров на Волге] изо всея Руския земля богатии купцы и многие иноземцы далныя и торговаху с Русью великими драгими товары».
Тимер баҗразардан •чигс.и&н» коба к рuw*. X1X-XI .■асырюр
Шәһәр төзелеше һәм архитектура шактый югары баскычка күтәрелгән булган. Архитектура үсешен сурәтләгәндә, Казан елъязмачысының Иван IV нең җимерелгән Казанга килеп керүен сурәтләгән шигырен хәзерге эшкәртелүдә бирәбез:
«...И когда город очистили,
В нее сам самодержец наш выехал...
Он приехал на площадь великую,
У царева двора с коны доброго
Соскочил, удивляясь бывшему...
Не напрасно казанцы противились
И сражались со славою до смерти. Ибо царство сие стоит этого!
И вошел он во двор, в сени царские,
И пошел в златоверхие те ремы,
И палаты, любуясь, осматривал. Хоть была красота их разрушена
От стрельбы непрестанной от пушечной...»
Казан ханлыгы чорында җирле халыкның рухи-мәдәни культурасы югары биеклеккә күтәрелә. Дәүләт биләмәсендә күпсанлы башлангыч һәм урта мәктәпләр эшләп килә, Казанда югары уку йорты һәм китапханә эшли, Хан сараенда исә бай китапханә сакланган. Шәрекътә кабул ителгәнчә, шигърият киң үсеш ала: Мөхәммәд Әмин ханның, Мөхәммәдъярның, сәед (ягъни пәйгамбәрнең турыдан-туры токымы) Кол Шәрифнең һәм башка бик күп шагыйрьләрнең иҗаты моның ачык мисалы булып тора. Мөхәм- мәдъяр юкка гына:
«Бер гаҗиб бу кем, шәһәр эче тулугь— Шагыйрь улмыш барча кечек һәм олугь», —дип язмагандыр... Билгеле, Казан ханлыгында Ислам дине халыкларның рухи тормышында үзәк-төп урынны алып торган, чөнки ул дәүләтне оештыручы халкының, ватанның сәяси элитасы-зыялыла- рының рәсми дине булган. Ләкин шунысын ассызыклап әйтү зарур, Казан ханлыгында Ислам дине өстен
лек иткән хәлдә дә башка диннәрне чикләү, кысу булмый. Бу күпмедер күләмдә Хәзәрия, Идел Болгарстаны һәм Алтын Урда традицияләре сакланып килү белән аңлатыладыр. Казанның үзендә христиан храмы—әрмән чиркәве эшләп килгән, ә күпчелек фин-угор кабиләләре һәм бертөркем төрки кабиләләре элгәрләреннән күчеп килгән мәҗүсилек динен тотканнар. Ислам дине көчләүсез, күпчелек очракта этник һәм мәдәни аралашу-берләшүгә китерүче чара буларак, ирекле рәвештә таралган.
Казан ханлыгы 1445 елдан соң бераз үзгәрәк төс алып үсә башлый. Ханлыкта, әйтик, «Олуг Мөхәммәд урда*сы вәкилләренә нигезләнгән җирбиләүчеләрнең яңа бер катламы үсеп чыга. Бу хакта Казанда Урдадан ук килгән Ширин, Барын. Аргын, Кыпчак, Мангыт һәм башка ыруларның яшәп килүе шул хакта сөйли. Алар, күрәсең, дәүләтнең кайбер өлкәләре белән дә идарә иткәннәрдер (административ яктан ханлык даругаларга—Алат
Иван Грозный госкорюренгн Казанны камау күренеше Урта гасыр миниатюрасы
даругасына, Арча даругасына, Атыз даругасына, Галич Гареч даругасына, Нугай даругасына, Окреч даругасына. Чуаш даругасына һәм башкаларга бүленгән; Никон елъязмасы дәүләт составына «Камск», «Сыплинск», «Костяцск», «Беловьжск», «Вотяцк» һәм башкорт җирләрен дә кертеп исәпли. Бу ыруларның өстен катламнары ханга якын торганнар. XVI гасыр башында Мәскәүдә ике тапкыр булып киткән Сигизмунд Герберштейн болай дип язып калдырган: «Татар патшалары мөһим эшләр алдыннан барыннан да элек дүрт киңәшче белән киңәшә торган булганнар. Аларның беренчесе—Ширин, икенчесе—Барни, өченчесе—Гаргни, дүртенчесе—Ципцан». Илдә үзәк хакимият хан кулында була. Ләкин дәүләткүләм мөһим мәсьәлә-карарларны хан диван—хан каршындагы иң вәкаләтле морзалар һәм югары катлам дин әһелләре шурасы белән килешү нигезендә генә кабул итә алган. Бу шураның аксөяк әһелләре «карачы», ягъни караучы дип атап йөртелгәннәр. Алар арасында «олы карачы»—олы караучы аерым вәкаләттән файдаланган. Барыннан да элек бу рәсми исемне Ширин нәселе вәкилләре йөрткәннәр булса кирәк, чөнки рус елъязмаларында әмир Булат Ширин .карача Казанский большой* дип, аның улы Нурали «большой карача Казанский» дип атап йөртелгәннәр. Күрәсең, Ширин нәселендә «олы карачы» дәрәҗәсе нәселдән нәселгә, ягъни атадан балага күчеп килгәндер. Чыннан да аерым мөһим дәүләт вазифаларын затлы татар нәсел-нәсәбенә бүлеп бирү Казан ханлыгында характерлы күренеш булып тора.
Ә инде дәүләткүләм мөһим мәсьәләләр (ханны сайлау яки төшерү, солых төзү яки сугыш игълан итү, халыкара килешүләр төзү һ. б.) җир биләүчеләр, гаскәриләр, дин әһелләре корылтае тарафыннан кабул ителеп, ул «бөтен Казан җире —корылтай исеменнән» башкарылган. Корылтайга ханлыкта яшәүчеләрнең башка катламнары катнаштырылмаган, шуңа күрә дә аны халык җыены дип атап булмас иде. Казан ханлыгында корылтай җыю гадәтен Көнчыгыш Европага монголлардан килгән традиция дип карарга кирәк.
Дәүләтнең аксөяк өскормасын хан, югары дин әһелләре һәм әмир- карачылар, алардан тыш бәкләр, морзалар, угланнар, казаклар һәм халык кул астындагы феодаллашып килүче феодал вәкилләре тәшкил иткән. Казан ханлыгының структурасында чиновниклар зур өлеш алып торганнар.
Феодаллар, дин әһелләре һәм чиновниклар халыкның өстен хокуклы, хакимият катламын тәшкил иткәннәр һәм алар «аксөякләр» яки зур кешеләр дип аталып йөртелгәннәр, халыкның төп өлешен «кара халык», «гади кешеләр» дә тәшкил иткән. Дәүләтнең имана салымын түләп яшәүчеләрнең бер өлешен һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләр алып торган.
Казан ханлыгының сәяси тарихы бик күпкырлы һәм бу күп төрлелек сакланып калган язма истәлекләр белән раслана. Ләкин, кызганычка каршы, бу белешмәләрнең күпчелек өлеше Казан белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләрне, өлешчә Казан—Нугай урдасы арасындагы багланышларны ачыклауга юнәлдерелгән һәм алар ханлыкның Кырым, Әстерхан, Себер, Үзәк Азия арасындагы сәясәтен бөтенләй чагылдырмый диярлек. Бу мәсьәлә Һади Атласи, Михаил Худяков, Сәләм Алишев, Дамир Исхаков, Александр Бахтин иҗатларында яхшы ук, аерым очракларда хәтта нечкәләп өйрәнелгән. Ә башка төр язма, истәлекләр, фольклор чыганаклары, Казанның басып алынуы турындагы тарих фәне бу хакта безгә нәрсәләр сөйли соң?
Иван Грозный хакимлек иткән чорда Мәскәүдә 12 еллап яшәгән (1564— 1576) немец галиме Генрих Штаден Казан ханлыгының рус гаскәрләре тарафыннан яулап алынуын менә болай кыска гына һәм бик «сурәтле» итеп тасвирлаган: «...Бөек кенәз (Иван IV] кабат куәтле көч туплый ала һәм яңадан Казанга якынлаша; казу эшләре алып бара, соңыннан шартлата. Ул шәһәрне алуга ирешә, ә хан патша Шаһгалине (дөресе Ядегөрне—Б. X.) кулга ала һәм шәһәрне табыш сыйфатында талау өчен гаскәриләргә бирә. Әйе. шәһәр талана, җимерелә. Кешеләрен үтерәләр, өстерәп йөриләр, шәрә мәетләрне зур-зур өемнәргә өеп куялар. Аннары үлгән кешеләрнең аякларын тубык турыннан бүрәнәгә агка каратып бәйлиләр дә. бүрәнәләргә 20. 30, 40. хәтта 50 (мәетне) утыртып чыгалар һәм бүрәнәләрне Иделгә ташлыйлар, мәетле
бүрәнәләр Идел буйлап ага. Алар су астында шулай бүрәнәгә асылып баралар, бергә бәйләнгән аяклары гына су өстеннән күренеп торган...» Рус елъязмасы (Новгород) бу вакыйгаларны болай сурәтли (елъязмаларны язылган телдә бирергә булдык): «О Казанском взятии, како взята бысть Казань, бесерменский град, благоверным государем великим князем Иваном Васильевичем всеа Русин. В лето 7061, месяца октября во 2 день... Князь же великий скоро посылает ко граду Казани, повелевает отволочити от града Казани снаряд стенобитный, от обоих подкопов больших, пушки единой имя Колцо, а другой имя Ушатая, и огненыя пушки и весь снаряд, такоже и Змей летячей, И Змей свертной и прочий снаряд весь отволокоша. И повеле князь великий знамя развертети. Бе бо на нем образ Господа Бога Спаса нашего, князь же великий государь слезно зряще глаголаше: «Хранителю мой и избавителю наш! Сохрани нас твоего ради святого». И тако рекрестив лице свое крестообразно и поиде ко граду, и брат его князь Володимер Ондрееввичь и все воинство... И тако поиде ко граду Казани. Перешед Булак и взыде к горе и ста полком, и повеле в набаты бити и в накры многи, и в сурны играти, и в трубы трубити; яко гром велик возшуме. не бе слышати что глагола друг другу. И став противу Арских ворот, ныне же именуются Спасские, идеже ныне стоит храм Господа Бога нашего Исуса Христа Нерукотворенного образа, и вскоре посылает к туром князя Михайла Ивановича Воротынского, да велит размыслу Немчину подкоп зажещи в дву местах, и повеле приступити ко граду со всех стран. И абие загореся подкоп в первый час дни в неделю, вырваше стены много во едином месте, и после в другом месте потомуже, и нача метати стреляй и городни и древеса граднии и с землею, яко до небес меташе, и с людми, иже бе на граде стояще, готовящеся к приступу; меташе же людие Казанстии овии во град, иных на иную страну. Егда вырваша подкоп, и в той час учиниша приступ со всех стран, християнстии же людие кликнуша вси единогласно: «О Владыко! Не остави нас, буди помощник». И тако великим зуком приступите в первый час дни, мню яко земли колебатися от обоих шума и от трескоты древяного, овии в полы места полезоша, инии же по лестницам, иные же по прислоном, а иные на обломки полезоша; и тако чрез стену скоро взлезоша во град, бьюще по улицам Татар и катун, мужен и жен, по двором, иные же в ямы валячися из мизгитей и с полат, и секуще их и одираху до последняя наготы. И тако вскоре, премудраго Бога промышлением, неколико тысящь побита людей Казанских; и тако, Божиею милостию и его крепкою десницею, ни един Татарин Казанцов ие возмогоша битися противу людей християнских, бежаша вси градом, и такоже туто побиша их и прогоните их ко цареву двору. Они же сташа о Цареве дворе, хотяще битися, и абие християнстии людие со всех стран много множество приидоша, и тако биющеся и секуще их, яко крови их по удолиям течаше и телеса их невместимо по улицам проити, и такоже по улицам людие на земли лежаху. Людие же Казанские восхотеша о Цареве дворе битися, и видевше они окаяннии, что невозможно стати против крестьянских людей, и абие побегоша с царева двора за град, с стены валяющеся, за Казань за реку к лесу по Галицкой дороге побегоша; и абие ту стояше великого князя правая рука, князь Петр Михайловичь Щенятев да князь Андрей Михайловичь Курбской и с ними многие люди Московстии, и Ноугородцы, и Псковичи, тех всех людей Казанских на голову побиша, от них мало тех которые на лес утекоша. Во граде же бяше хрестьянстии людие много множество безчислено княинь, и мурзиных жон, и девок и детей взяша, такоже рку вскоре от великих и до простых людей. И такоже начата царя Казанского искати Аидигеря, по всем странам града: занеже бе его искаху и не обретоша, и в Цареве дворе языков много пытающе, не ведяху никтоже его; и абие устремишася Палецкого княжь Дмитреевы слуги на левую страну града Казани, идеже зовутся у них Збойливые ворота, ныне же зарушены, и такоже на стене взяша царя Аидигеря, Касым Салтанова сына, и Астороханского царевича, и вневеды хотяше убити его, и абие ту с ним некий Татарове бяше сказаша о нем, яко царь есть. О предивное чюдо и великое Божие милосердие! На толикое малое время, на един час, толико тысящь побили Казанских людей, и царя из града взяша, и царство его плениша...»
У рта гасырлар татар цивилизациясенец чәчәк атып утырган бер мәркәзе
менә шулай хәрабә хәленә китерелә, сан ягыннан биш тапкыр күбрәк булган дошманына каршы аяусыз көрәш алып барган шәһәрне саклаучылар әнә шулай һәлак булалар. 1552 елның 2 октябрь дәһшәтле вакыйгалары, соңрак рус гаскәрләренең Әстерхан ханлыгын яулап алынуы нәтиҗәсендә Идел буенда VII гасырдан, Хәзәр каганлыгыннан бирле яшәп килгән төрки дәүләтчелеге юкка чыгарыла. Шулай итеп, татар халкын физик яктан юк итү, геноцид куллану, хокукын һәм иреген кысу чоры башлана, дини инану өчен җәберләнү, милли уку-укыту өчен, ниһаять, үз телеңдә сөйләшкән өчен нахак ашау— моның ачык мисалы.
Аңлашыла ки, Казан ханлыгының җимерелүе татар халкының фольклорында, риваятьләрендә, истәлекләрендә күп сакланып калган. Әйтик, мисал өчен халык риваятьларен эчтәлекләре һәм хронологик яктан барлыкка килүен болайрак тәртиптә бүлеп карарга мөмкин булыр иде: «Сөембикә тарихы*, «Патша хәйләсе», «Свияжск кирмәне төзелү», «Иван Грозный Казанга ничек сугыш башлаган», «Казанның дошманнар тарафыннан яулап алынуы», «Кол Шәриф бәете» һәм башкалар.
Беренче риваятьтә, «Сөембикә тарихы»нда, (татар язучылары Рабит Батулланың «Сөембикә» һәм Мөсәгыйть Хәбибуллинның «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» романнарында бу легенда мотивлары да урын алган) Казанның яулап алынуының беренче сәбәпләре күрсәтелә сыман. Имеш. Мәскәү патшасы Иван Грозный Сөембикә ханбикәгә гашыйк була һәм аны кияүгә сорап Казанга илчеләрен җибәрә. Җавап, әлбәттә, кире була. Моңа каршы рус патшасы: «Тынычлык белән теләмисең икән, сугышып тез чүктерермен»,—дип җавап кайтара. Икенче риваять («Патша хәйләсе») шул хакта сөйли: имеш, Иван Грозный Сөембикә белән сугышып арыганнан соң. мондый хәйләгә бара: «Миңа үгез тиресе хәтле генә җир бүлеп бирегез, шул чак сугышны туктатырмын»,—ди ул. Сөембикә риза була. Патшаның хезмәтчеләре үгезне суялар һәм аның тиресеннән озын тасмалар теләләр дә шуның белән хан биләмәсеннән олы гына бер өлешне бүлеп алалар, соңрак биредә Свияжск кирмәне торгызыла... Казанны басып алуда форпост ролен үтәячәк Свияжск кирмәнен салу өчен уңайлырак урын сайлау хакындагы риваять 1551 ел белән теркәлгән.
«Иван Грозный Казанга ничек сугыш башлаган» риваяте болай сөйли: Иван патша көннәр буе Казанны ничек яулау турында баш вата, имеш, шул уй белән яна. Шул чак аңа якыннарыннан берсе әйтә: «Җибәр мине Казанга, мин анда бик зур җәнҗәл чыгарырмын, аннары җавап рәвешендә сугыш ачарсың»,—ди. Бу ният патшага ошый һәм ул хезмәтчесен Казанга җибәрә, тегесе исә татар ханы һөҗрәсенө аяк басу белән үгез тиресе хәтле генә җир сорап ала. Хан, әлбәттә, моңа үз ризалыгын бирә. Мәскәү илчесе, рөхсәт алу белән, Казан базарына барып бөтен тиреләрене җыеп ала да, аларны бергә тегеп, нәкъ Казан уртасында җәеп җибәрә. Нәтиҗәдә—низаг килеп чыга, низагтан соң—сугыш. «Казанның дошманнар тарафыннан яулап алынуы» дигән риваять Иван IV нең 1551 — 1552 еллардагы сугышчан сәяхәтенә нигезләнә, анда казанлыларның батырларча каршылык күрсәтүләре сурәтләнә; «изгеләр җитәкчесе» дип алган сәед Кол Шәрифнең батырлыгы исә «Кол Шәриф бәете»ндә ачыграк тасвирланган.
Әйтергә кирәк, Казан ханлыгының яулап алынуы күп кенә тарихи әдәбиятта да урын алган. Беренче чиратта, хаклы рәвештә, бу мәсьәлә чит ил тарихчылары монографияләрендә җентекләп тикшерелә, шулай ук кайбер татар һәм рус чыганакларында карала. Казан ханлыгы белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләр инде XVII гасырда ук җитди рәвештә өйрәнелә башлый. Әлеге проблеманы беренче өйрәнүчеләр дип А. И. Лызловны, В. Н. Татищевны. П. И. Рычковны («Опыт казанской истории древних и средних времен». 1767). М. М. Щербатовны («История Российская с древнейших времен», 1784 1789), Н. М. Карамзинны. К. Ф. Фуксны («Краткая история города Казани.. 1817), М С. Рыбушкинны («Краткая история города Казани». 1834), Н. С. Арцыбашевны («Повествование о России», 1838—1843), Н. К. Баженовны («Казанская история». 1847) һәм башкаларны күрсәтергә мөмкин.
Шулай итеп. «Скифлар тарихы «нык авторы Андрей Иванович Лызлов:
«...7200 ел элек Дөнья яралган көннәрдән башлап Иисус Христос туган 1692 елга кадәрге көн-
вакыйгаларны тәфсилләп язып барып» рус-татар мөнәсәбәтләренә, аеруча Мәскәү-Казан
багланышларына зур урын бирә. Аның «Тарихы»нда 1552 елгы яулап алуга кадәр үк Мәскәүнең
Казанга һәм аның олысларына гаскәрләр җибәрүе турында хәбәр ителә, ә Казанның тулысынча
яулап алынуы татарларның рус җирләренә туктаусыз яу йөрүләренә җәза дип бәяләнә. Асылда
«татарларның яу чабулары* дигән сафсатага корылган билгеләмә, шулай ук «Казан йорты
безнең йорттан башланды* (Иван Грозный), «Казан патшалыгы һәм Казан шәһәре татарлар
тарафыннан Россия дәүләте җирләрендә торгызылдылар» (Петр Рычков), XV—XVII гасырларга
караган рус елъязмаларындагы тәгъбирләр, теге яки бу аерымлыклары булуга да карамастан,
революциягә кадәр язылган барлык чыганакларда да кабатланып киленәләр.
Ләкин без яхшы беләбез, ХУП гасырда һәм XIX гасырның беренче яртысында тарих
фәне ятим хәлендә иде, чөнки аның бик күп тармаклары— язма чыганаклар белән эшләү,
археологик һәм этнографик эзләнүләр алып бару чынлыкта исә туу чорын гына кичерәләр иде.
Шуңа күрә дә югарыда күрсәтелгән хезмәтләрнең нәтиҗәләре шартлы рәвештә генә дөрес дип
бәяләнергә хаклы. Ул чордагы рус елъязмаларының нигезенә үк салынган беркатлы идеяләргә
ябышып яту көчле була—шул рәвешле фактологик материалларга нигезләнмичә генә Казан
ханлыгы күп еллар буена ярымкыргый, агрессив дәүләт итеп сурәтләнеп киленә һәм, имеш, аны
яулап алу һичшиксез прогрессив күренеш булып тора.
Казан ханлыгы белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләр XIX гасырның икенче
яртысыннан, ягъни фәнни әйләнешкә беренчел чыганаклар күпләп кертелә башлагач һәм
тарихи өйрәнүләрнең методологиясе киңәйгәч кенә җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелә башлый. Бу
чордагы тарихчылардан, беренче чиратта, С. М. Соловьев «исемен» атарга кирәк. Ул ахыр
чиктә Русия тарафыннан көнчыгыштагы җирләрнең яулап алынуын күкләргә чөеп мактый һәм
аны тарихи яктан прогрессив күренеш дип күрсәтә! Аның фикеренчә, колонияләштерү Русиянең
икътисадын кинәт үстерүгә китерә һәм «Ауропа, христиан цивилизациясенең Шәркый мөселман
дөньясына таралуы» дип бәяләнә. С. М. Соловьев артыннан Н. И. Костомаров та татар расасын
славян расасына кушу Русиянең тыныч яшәвенә һәм чәчәк атуына беренче шарт булып тора
дип кабатлый. Мәсәлән, аныңча, Кырым ханлыгының яшәп килүе рус халкының «гаҗәеп зур
материкта акрын таралуына төп сәбәпче булып тора». «XV һәм XVI гасырларда Идел буе»
(1877) китабының авторы Г. И. Перетяткович та шушындый карашта тора. Ләкин ул тарих
фәнендә беренчеләрдән булып, Мәскәү—Казан мөнәсәбәтләрен тар кысаларда гына
карамыйча, аны тенденциоз юллар белән булса да, Ауропа халыклары багланышлары
шартларына яраклаштырырга омтыла. Шунысын да әйтеп үтәргә мәҗбүрбез, аның әлеге
хезмәтендә Казан ханлыгы эчендә барган этнокультура һәм этносәяси мәсьәләләренә киң урын
бирелә.
XIX гасырда, ниһаять, татар-рус мөнәсәбәтләрен өйрәнүче һәм, аерым алганда,
Казанның алынуы хакында татар тарихчыларының киң колачлы, тарихны дөрес чагылдырган
тәүге хезмәтләре басыла башлый. Болар, беренче чиратта, Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен
Фәезханов, Каюм Насыйри, Һади Атласи хезмәтләре; Риза Фәхретдиновның «Шура*
журналында аерым мәкаләләре дөнья күрә. Бу тарихчылар, тарихи вакыйгаларны хакыйкый
яктырту аша. «бөек рус» субъектив идеологиясенә күпмедер күләмдә чик куя алдылар. Кыскасы,
аларның тикшеренүләре фәнни яктан тирән һәм объектив иделәр, чөнки аларда критик анализ
иләген узган бик күп рус һәм татар чыганаклары файдаланылды. Татар авторлары һәрвакытта
да Алтын Урда һәм Казан ханлыгында барган эчке таркалу күренешенә, ахыр чиктә Алтын Урда
җимерелеп, аның Казан ханлыгына, Кырым ханлыгына. Себер ханлыгына. Әстерхан ханлыгына,
Касыйм ханлыгына. Зур урда һәм Нугай урдасына бүленү сәбәпләренә дөрес игътибар биреп
килделәр. Шул ук вакытта Мәскәү алар тарафыннан һич икеләнүсез «колонизатор», «баскынчы*
дип аталды, ә 1552 елдан соңгы вакыйгалар тулысынча диярлек тискәре күренеш
буларак бәяләнде. Башкорт галиме Әхмәтзәки Вәлиди (Туган) һәм чуаш мәгърифәтчесе С. И.
Михайлов та шундый карашта тордылар.
«Кызыл» революция җиңүенең беренче елларында Н. В. Никольскийның «Конспект по
истории народностей Поволжья» (1919), Н. Н. Фирсовның «Чтения по истории Среднего и
Нижнего Поволжья* (1920) дигән кызыклы гына китаплары дөнья күрә. Аларда Казанны яулап
алуга һәм Идел буе халыкларының XVI гасыр урталарында бәйсезлек өчен көрәшен яктыртуга
әтрафлы урын бирелү, әлбәттә, күпмедер күләмдә «социаль заказ» хезмәтен үтәми
калмагандыр. Аларның тагын бер әһәмиятле яклары—икътисади проблеманы дөрес
яктыртулары—Иван IV нең Бөек Идел су юлында үз хакимиятен урнаштыруга омтылуын
ачыклаулары (1556 елда Әстерхан ханлыгын яулап алу моның ачык чагылышы) әһәмияткә ия.
Тагын бер икътисади проблеманы—эшкәртү өчен җир һәм кул көче җитмәүне,
хуҗалыкны экстенсив юнәлештә алып бару шунлыктан килә дип күрсәтүе белән үз мәктәбен
тудырган галим М. Н. Покровский 1930 еллардан башлап совет тарихчылары тарафыннан
кискен тәнкыйтьләнеп киленде. Шуның өстенә ул рус сәясәтен, шул исәптән Иван Грозный
хакимиятен дә яулап алучылыкта һәм милли-колониаль сәясәт үткәрүдә ачыктан-ачык
тәнкыйтьләп чыга. М. Н. Покровский шулай ук Казан ханлыгы үсешендә бәйсезлеккә омтылыш
көчле булуын. Урта Идел халыкларының рус баскынчыларына каршы алып барган чыгышларын
«милли азатлык өчен көрәш» дип атый.
«Кызыл* инкыйлабтан соң бу мәсьәләне җентекләп өйрәнгән татар галиме дип,
һичшиксез, Газиз Гобәйдуллинны атарга мөмкин. Үзенең «Татар тарихы* (1922, 1924, 1925) дип
аталган хезмәтендә һәм «Идел буе өчен көрәш тарихыннан» (1923) дигән мәкаләсендә ул XVXVI
гасырларда Урта Идел буенда барган вакыйгаларга төпле анализ ясый. Әйтик, «Татар
тарихы» хезмәтендә автор «Идел буендагы татар дәүләтләренең инкыйразы» һәм «Идел өчен
соңгы көрәш» дигән бүлекләр урнаштыра. Биредә Газиз Гобәйдуллин татар ханлыкларының
таркалу сәбәпләрен, Алтын Урда «чәчелгәннән» соң Русия хакимиятенең татар ханлыкларына
карата үткәргән «бүлгәлә һәм хакимлек ит» дигән явыз һәм астыртын сәясәтенең асылын,
курчак Касыйм ханлыгындагы билгеле хәлләрне, Мәскәү агрессиясенең, шул исәптән икътисади
вәхшилегенең сәбәпләрен фактик материалларда ачып бирә. Ләкин..., тарихчы фикеренчә,
вакыйгалар агышы баштан ук руслар файдасына хәл ителгән була, чөнки Казан ханлыгы халкы
күчмә тормыш алып бару сәбәпле, Ватан чикләре тәгаен билгеләнмәгән була!
Казан ханлыгы дәүләтенең тарихын өйрәнүдә, әлбәттә, М. Г. Худя кованы ң «Очерки по
истории Казанского ханства» (1923) дигән хезмәте аеруча күренекле урынны алып тора. Әлеге
хезмәт Казан ханлыгы тарихын өйрәнү, Казан—Мәскәү мөнәсәбәтләренә бәя бирү буенча яңа
бер адым булды. Шунысы әһәмиятле, биредә рус укучысы беренче тапкыр, Шамил
Мөхәммәдъяровны кабатлап әйтсәк, «Казан татарлары милли дәүләте тарихы» буенча билгеле
бер системага салынган материаллар белән таныша алды. Бу хезмәтнең дөнья күрүе хәтта
рәсми дәүләт басмасы «Известия ТЦИК» тарафыннан билгеләп үтелә, анда болай диелә:
«Мондый китап күптән кирәк иде. Татарстан республикасы үз тарихын, озак дәверләр
дәвамында башка дәүләткә бәйлелеккә төшкән авыр тарихын булдырырга тиеш иде (!)».
Мәскәү Казан мөнәсәбәтләре белән кызыксынган кешеләрнең Михаил Георгивич
хезмәтләре белән яхшы таныш булуын исәпкә алып, без биредә бу рус галименең карашларын
тулырак чагылдырган берничә кечкенә өземтә бирергә булдык.
Рүснянеп яулап алу сәясәте. «1540 елларның ахырларына кадәр рус сәясәте Казан
ханлыгына карата территориаль яулап алу төсмерен алмый. 1540 еллар ахырларында кискен
борылыш ясала һәм рус дәүләте Казан ханлыгын яулап алырга, аны рус дәүләтенең составына
кертергә кирәк дигән карарга килә. Шушыңа яраклы рәвештә рус- Казан мөнәсәбәтләре
схемасы төптән үзгәртелә һәм руслар чын чынлап империалистик яулап алу сугышын
башлыйлар»: «яулап алу сәясәте дворян алпавытлар, руханилар һәм сәүдә-
промышленность капиталы карашлары белән теләктәшлек таба».
Казанны яулап алунын нәтиҗәләре. «Басып алынган Казан халкын вәхшиләрчә
җәзалау-үтерү рус тарихында иң мәсхәрәле урыннарның берсе. Христианлаштыруны алга
сөргән гаскәри-хәрби катламның казанлыларга карата ясаган «тәре походы» моңарчы
күрелмәгәнчә кешеләр һәлакате— гекатомбасы (Борынгы Грециядә корбан чалу йоласы—Б. X.)
рус дәүләтенең территориаль яулап алу юлына аяк басуы белән төгәлләнә. Көчләп кабергә
озатылган кешеләрдән тыш, Казан халкы кичергән күз яшьләре, газаплар, кайгы-хәсрәттән тыш,
хәсрәтле 2 октябрь көне буыннан-буынга тупланган материаль мал-мөлкәтнең юкка чыгуына
китерә һәм бөртекләп җыйналган, сакланган мәдәни-көнкүреш кыйммәтләр «халык
сандыгыннан* рәхимсез рәвештә йолкып алына, аяусыз рәвештә ватыла, җимерелә, юк ителә.
Меңнәрчә зиннәтле нәрсәләр, ювелир-зәркан әйберләре, тукымалар, югары осталык белән
эшләнгән сәнгать әсәрләре мәңгегә һәлак була. Халык байлыгына коточкыч вәхшилек
күрсәтелә, моннан соң ул, мөгаен, терелә дә алмаган булыр иде...»
1930 еллар уртасыннан башлап совет тарихы фәнендә кабаттан революциягә кадәр
яшәп килгән бөек державачылык авазлары яңгырый башлый. Беренчедән, бу үзәк хакимиятне
ныгытырга омтылу (ул И. В. Сталинның шәхес культына барып тоташа), икенчедән, 1941—1945
елларда • рус халкы азатлык алып килүче» дигән стереотипның калыплашуы беләв бәйле. Шул
рәвешле (форсаттан файдаланып) русның бөек кенәзләрен, шул исәптән Иван Грозныйны да
күккә чөеп мактау башлана; моны исбатлау өчен шул елларда басылып чыккан кайбер
китапларның исемнәрен атап үтү дә мәсьәләгә бераз ачыклык кертер кебек—Бахрушин С. В.
Иван Грозный.—М., 1942; Смирнов И. И. Иван Грозный.—Л., 1944; Виппер Р. Ю. Иван
Грозный.— М.—Л., 1944; Русь-Русиянең үткән дәверләрдәге тышкы сәясәтенә яңабаштан бәя
бирелә: Огнев И. В. Войны Ивана Грозного с Казанским ханством и завоевание Казани.—М.,
1948; Меркушкин Г. Я. Восточные походы Ивана Грозного.—Саранск, 1948; Шмидт С. О.
Правительственная деятельность А. Ф. Адашева и восточная политика русского государства в
середине XVI века.—М., 1949; Коротков И. Я. Иван Грозный. Военная деятельность.—М., 1952;
Русь- Русия яулап алуларының «тарихи зарурлыгы» турындагы гипотезалар яңадан баш
калкыта башлый: Нечкина М. В. К вопросу о формуле «наименьшее зло» Ң Вопросы истории.—
1951.—N 4. Смирнов И. И. фикеренчэ, Иван Грозный тарафыннан Казанның яулап алынуы «рус
милли дәүләтен ныгыту һәм алга таба үстерү өчен мөһим чара» булып торган икән; ә барлык
алда санап үтелгән авторларның уртак фикерен сөземтә рәвешендә китерсәк, «күпмилләтле
үзәкләштерелгән рус дәүләтен торгызуның башлангыч этабы да ул». Әйтергә кирәк, мондый
идеяләр совет кешесе аңына башка төр басма чыганаклар аша да, кино сәнгате кебек
массакүләм чаралар аша да сеңдерелә барыла.
«Үзгәртеп кору» чорына кадәр Казанның яулап алынуы турында басылып чыккан тарихи
хезмәтләр турында сүз алып барганда, аларның бик тә берьяклы һәм өстән-өстән ясалган
«анализга» ия булуларына карамастан, Базилевич К. В. («Внешняя политика Русского
централизованного государства. Вторая половина XV века», 1552), Шмидт С. О. («Предпосылки
и первые годы «Казанской войны 1545-1549 г. г.»), Бурдей Г. Д. («Борьба России за среднее и
Нижне Поволжье», 1954; Взаимоотношения России с Турцией и Крымом в период борьбы за
Поволжье в 40-50-х годах XVI века», 1956), Греков И. Б. («Очерки по истории международных
отношений Восточный Европы XIV-XVI веков», 1963), Тихомиров М. Н. («Российское
государство XV-XVII веков», 1973) кебек галимнәрнең «эшчәнлеген» билгеләп үтмәү дөреслеккә
хилафлык кылу булыр иде, мөгаен. Гомумән, рус тарихчылары арасында әле уңга, әле сулга
талпынулар гадәти хәл, шунлыктан аларның әсәрләрен укыган кеше өчен орлыкны кибәктән
аерып алу зарур. Әйтик, Казан татарларының этногенезына багышлап 1946 елда Мәскәүдә
үткәрелгән фәнни сессиядә, агрессив болгарчылыкка каршы чыгып, татар тарихы, нигездә,
Алтын Урдадан башлануын яклап чыккан хөрмәтле Михаил Николаевич Тихомиров (ул Казан
тарихын өйрәнүче галим Шамил Фатих улы Мөхәммәдъ-
яровның фәнни җитәкчесе дә) фәнни әйләнешкә «Идел буе һәм Урал төбәге халыкларының
Россия составына ирекле кушылуы» кебек бик тә сәер тезисны кертеп җибәрүчеләрнең берсе
булды. Шулай итеп, чуаш халкының тарихи проблемаларына багышлап үткәрелгән сессиядә
(1950) һәм шулай ук «Советская этнография» (1950, № 3) журналы битләрендә ул әлеге
фикерләренә «Чуашстанның Россиягә ирекле кушылуы», янәсе, чуашлар өчен «казанлы-
ларның талау нияте белән яу йөрүләреннән арынуын* һәм ясак түләүдән котылуын аңлата (!)
дип тә өстәде. «Вопросы истории» (1951, № 9) журналында «К вопросу о присоединении
Среднего Поволжья к России» дигән мәкалә бастырган К. Я. Наякшин да шундый
«новаторларының берсе булды. Игътибар итик һәм нәтиҗә чыгарыйк: К. Я. Наякшин шундый
«ачышлар ясый», искитмәле: «Идел буендагы сугышлар барыннан да элек Төркия солтанатына
һәм аның Кырым, Казан, Әстерхан кебек мөридләренә каршы юнәлтелгән иде (!); Казан
ханлыгының төп халкы Алтын Урда ханнарыннан авыр җәфа чикте. Бу изү XV гасырда Казанны
Олуг Мөхәммәд гаскәрләре яулап алгач тагын да көчәя... Казан ханлыгының җирле халыклары
үзләрен Алтын Урда коллыгына төшерүчеләргә нәфрәт белән караганнар. Алтын Урдадан
чыккан морзалар камыты астында көн күргән Урта Идел халкы каршында турыдан- туры Төрек
солтаны кул астында калу куркынычы туа тора (!)»; «Төрек янавын кире кагу зур гөнаһ булыр
иде»; «Шунысы ачык ки, Идел буе халыкларының Россиягә кушылуы, асылда, бердәнбер юл,
алар өчен бердәнбер котылу юлы була» (!!!)...
иде.
Ниһаять, илдә башланган җәмгыятьне демократлаштыру процессы һәм СССРның
таркалуы профессиональ галимнәр һәм үзешчән тарихчылар арасында моңарчы тыелган
проблемаларга карата зур кызыксыну уятты. Хәзерге вакытта тарихчылар ни хакында һәм ничек
уйлауларын кычкырып әйтә алалар; ә иң мөһиме шул—алар фикерләрен яшереп маташмый,
монографияләрдә, дәреслекләрдә, гәзитә-журналларда басылган мәкаләләрдә. Интернетта
урын алган чыгышларда турыдан туры киң җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итә алалар. Бу
җәһәттән Искәндәр Измайловның («Казанское взятие» и имперские притязания Москвы» Мирас.
1992, № 10». Сәләм Алишевның («Казань и Москва: межгосударственные отношения в XV XVI
в. в.», 1995), Равил Фэхретдиновныц («История Татарского народа и Татарста на». 1995). Индус
Таһировның («История национальной государственности
11. >к. у • м v
Алда билгеләп үтелгән «үзгәртеп кору
чоры*на кадәр үзенең фикри оригинальлеге,
шәхси фидакарьлек- батырлыгы белән башка
соры массадан аерылып торган галимнәр
бармак белән генә санарлык иде. Казанда
шундый галимнәрнең берсе минем остазым (мин
моның белән чиксез горурланам) Сәләм Хатип
улы Алишев булды. 1970 елда ук. Тел, әдәбият
һәм тарих институтында ел йомгакларына
багышланган конференциядә ясаган
чыгышында мөхтәрәм тарихчы 1552 елгы яулап
алуны чагылдыруда берьяклылык өстенлек ала
башлавын, хәтта аны • ирекле кушылу» дип
атарга омтылышлар барлыгын, шунлыктан сак
булырга кирәклекне искәртеп үткән иде. Идел
буе тарихын өйрәнүче галим шушы ук
фикерләрен «Татария в прошлом и настоящем»
дигән хезмәттә урын алган «Урта Идел халыкла-
рының Россия дәүләтенә кушылуы» Бу үзенә
күрә бер гыйльми батырлык
дигән мәкаләсендә дә үткәргән иде.
Казан Кремлендә казу зшмре азып
барылган би измо Казан ханлыгы
чорындагы таш бина калдыклары
татарского народа и Татарстана». 2000) һ.б. галимнәрнең фидакарь һәм нигезле эзләнүләрен
билгеләп үтәсе килә.
Татар булмаган Россия галимнәреннән «Внешняя политика Руси, России и СССР за
1000 лет в именах, датах, фактах» дигән 3 томлыкның авторы Вильям Васильевич
Похлебкинның исемен атап үтмәү безне кызыксындырган тема турында сөйләшкәндә, үзенә
күрә бер гөнаһ булыр сыман. Хикмәт шунда ки. аның гомуми иҗаты турында, аерым алганда.
«Татары и Русь. 360 лет отношений Руси с татарскими государствами в XIII-XVI в. в., 1238-1598
г. г. (От битвы на р. Сить до покорения Сибири) Справочник».—М., 2000 г.) дигән хезмәте
хакында бер-ике кәлимә сүз әйтергә күптән җыенып йөри идем, менә форсат та туды. Мәскәүнең
«Международные отношения» нәшрияты тарафыннан чыгарылган бу белешмә (китапка
язылган кереш мәкаләгә ышансак, ул «Шәрекъне өйрәнүче белгечләр, тарихчылар, халыкара
юристлар, дипломатлар һәм Ислам белән, татар халкы тарихы белән кызыксынучылар өчен
атап чыгарылган»—аз да түгел, күп тә түгел!) ниләр хакында бәян итә соң? Иң беренче эшем
итеп, авторның кайбер субъектив фикерләренә басым ясап үтәсем килә.
Белешмәнең 3 иче битендә болан диелгән: «XVI гасыр ахырына (1598) барлык татар
дәүләтләре (Алтын Урда, Казан, Әстерхан, Себер ханлыклары һәм Нугай Урдасы) яшәүдән
туктыйлар, аларның биләмәләре һәм халкы берләштерелгән Россия составына керәләр».
Алайга китсә, кушсаң каләм яза инде ул. 1812 елда руслар берләштерелгән Франция составына,
ә 1939 елда Польша яһүдләре берләштерелгән Германия составына керделәр дип тә язып
булыр иде...
5 нче бит, аеруча игътибар итегез: «Русьның көнчыгыш чигендәге беренче дәүләт
Алтын Урда иде». Шушы кыска гына уйдырмасы белән автор Хәзәр каганатын да, Иделдәге
Болгар дәүләтен дә тарих битләреннән «сызып ташлый». Һәм бу аңлашыла да, автор
фикеренчә, ни төрки-хәзәрләр, ни төрки болгарлар. Алтын Урда татарлары кебек, Русиягә
каршы «агрессив» сугыш алып бармыйлар, ләкин автор шунысын оныта, нәкъ менә Алтын Урда
Русияне католиклар коллыгыннан йолып алып кала, бертуктаусыз дәвам иткән эчке
бәрелешләргә чик куя, православие чиркәве үсешенә уңайлы шартлар тудыра һәм бердәм Русь
дәүләте оешуга юл ача. Ләкин В. В. Похлебкинга, күрәсең. Святослав варягларының Хәзәрияне
яулап алуы һәм рус кенәзләренең тыныч тормыш иткән, ирек сөючән Болгар җирләренә ясаган
күпсанлы һөҗүмнәре, аның халкының үз шәһәрләрен, нигездә, Иделнең русларга каршы як
ярында (сулъяк ярында) төзергә мәҗбүр булулары хакында искә алу бер дә «кызык» түгел; хәер,
ул аларны юри күрмәмешкә салыша...
10 нчы бит: «Чынгыз хан үлгәннән соң 1228 елда җыелган Бөек корылтай аның оныгын,
Бату ханны, Җучи улын, рус тарихында Батый исемен алучыны, Дон аръягындагы көньяк рус
далаларын яуларга озата». «Халыкара галимнең», революциягә кадәрге традициягә хас
булганча, терминологиядә үтә дә талымсыз булуы гаҗәпләндерә, әлбәттә. XIII гасырда ул Дон
аръягында нинди көньяк рус далаларын эзләп тапты икән? Шартлы рәвештә алар XVIII гасыр
ахырында, Кырым татар дәүләте яулап алынганнан соң гына «көньяк русныкы» булып
исәпләнәләр, ә XX гасыр ахырында бу җирләрнең күпчелеге суверен Украина составына
керәләр! Күз алдына китерик: боларның барысын да булачак яшь дипломат—бөек рус милләте
вәкиле укыячак һәм ачуыннан аның чигәләре кабарып чыгачак... Ләкин шунсын да искә төшерик:
12281229 еллардагы Сүбүдәй баһадир җитәкләгән монгол явы саксиннарга. кыпчакларга һәм
Идел буе болгарларына каршы юнәлтелгән була. Шушы яу нәтиҗәсендә кыпчаклар. Кара диңгез
һәм Азов диңгезе буе далаларының чын хуҗалары (бер өлеше, әлбәттә), һунгариягә (Венгриягә)
күчеп китәргә һәм католик динен кабул итәргә мәҗбүр була. 1228—1229 еллар явына
эмоциональ бәһа бирсә дә кыпчак токымы-нәселе вәкилләре генә шулай бәһа бирергә
хокуклыдыр...
Хәзер В. В. Похлебкинның Казан ханлыгы белән Мәскәү дәүләтенең «дошманлыгы»
хакындагы фикерләренә тукталып үтик. Биредә автор, күп очракта, бөек державачылык
карашларыннан арына алган. «Татары һәм
Русь...» белешмәсендәге бу тема, чыннан да, шактый дөрес позициядән торып яктыртылган.
Әлбәттә, кайбер җитди «ләкин»нәргә карамастан. Беренчедән, белешмәдә билгеләп үтелгәнчә,
Казан татарлары беркайчан да «Россиянең ни сәяси, ни милли автономиясенә, ни провославие
диненең иркенә» кул сузмаганнар. Икенчедән, галим Казан татарларының Русиягә каршы
ясалган 6 явын (1439, 1444—1445, 1505—1507, 1521, 1523, 1536—1537), руслар тарафыннан
татарларга каршы оештырылган 9 явын (1467—1469, 1478, 1487, 1506, 1523—1524, 1530, 1545,
1548—1549, 1549—1550) исәпләп чыгарган. Ләкин шул ук вакытта автор, бик тә хәйләкәр
рәвештә, «Казан татарлары походы» исемлегенә Олуг Мөхәммәд юлбашчылыгындагы Алтын
Урда татарлары походларын да (1439, 1444 — 1445) кертеп исәпли һәм руслар тарафыннан
Казанга каршы ясалган 1495 елгы яуны һәм Мәскәү дәүләтенең Казан ханлыгына каршы
оештырылган сугышчан һөҗүмнәрен (1551 — 1556) онытып җибәрә; югыйсә, бу чорда—1551,
1552 һәм 1553—1556 елларда— киң масштаблы өч канкойгыч бәрелеш булып ала. Шулай итеп,
1439—1550 еллар вакыйгасыннан автор нинди нәтиҗә чыгара соң? Өземтә китерәм: «Русия
дәүләте Казанга дәвамлы биш хәрби яу оештыра—1469, 1487, 1506, 1524 һәм 1530 елларда.
Болардан тыш, Русия 1478, 1523, 1545 елларда кыска вакытлы яулар оештыра, шул ук вакытта
сугышны башлаучы, агрессор сыйфатында ул җиде тапкыр чыгыш ясый—1467, 1478, 1487,
1530, 1545, 1549, 1550 елларда... Казан дәүләте үз башлангычы белән Мәскәүгә һәм башка рус
дәүләтләренә алты тапкыр яу чаба—1439, 1445, 1505, 1521, 1523 һәм 1536 елларда. Шул
рәвешле, Казан ханлыгы. Мәскәү дәүләтенә караганда, чагыштырмача һәм формаль яктан
тынычлык яклы була. Мәскәүне аулап алу турында аның бернинди исәбе дә булмый. Казан
походларының күпчелеге яки русларның һөҗүмнәреннән саклану өчен ясалган була, яки
русларның һөҗүмнәренә каршы җавап рәвешендә оештырыла» (I).
Галимнең соңгы фикере белешмәдәге мондый сүзләр белән дә тәңгәл килә: «1487 -1521
елларда рус сәясәтенең яшереп тормыйча, ачыктан-ачык көч куллану сәясәте алып баруга
күчүе тулысынча раслана, 1505-1507 елларда алган сабакларга да карамастан, Казан ханлыгы
йомшаклык күрсәтә башлау һәм дустанә яшәү ниятен сиздерү белән алар тагын яу чабарга
керешәләр. Татарлар Мәскәү белән тынын яшәү мамкин түгеллегенә тәмам инаналар
(биредә һәм алга таба курсив В. Похлебкннныкы—Б. X.) һәм мөселман дәүләтләре булган
Кырым белән Төркиягә йөз тотарга, шул ук вакытта үмәренең бәйсеәлеген якшл Мәскәү белән
дипломатик юл белән түгел, бары тик хәрби юл белән көрәш олыл барырга, ягъни Мәскәү
кенәиекләре белән сөйләшүне алар аңлаган һәм яраткан телдә—көч куллану телендә генә
сөйләшергә кирәк дигән карарга киләләр (!)♦.
Бу сүзләрдә нинди ачы хакыйкать һәм тирән мәгънә ята...
Яу һәм походлардан тыш, Вильям Васильевич үзенең белешмәсендә ике Көнчыгыш
Европа дәүләте арасындагы «иске гадәт буенча аңлашып һәм дустанә яшәү* чорларын да
күрсәтә. Минемчә, бу «дуслыкның» нигезен 1461 елгы рус елъязмасындагы түбәндәге сүзләр
бик дөрес ачыклап бирә: «князь велики... хотя ити на Казанского царя... и ту приидоша к нему
послы ис Казани и взяша мир» (ПСРЛ. — Т. 28.—М., 1963.—С. 284). Казан татарлары белән
руслар арасында үзара тыныч яшәү турында беренче солых менә шулай төзелә. Солыхлар
соңрак та берничә кабат төзеләләр. Әйтик, 1512 елның башларында Мөхәммәд Әмин белән
Василий 111 арасында «Аллаһ кушканга кадәр» «мәңгелек солых» игълан ителә һәм күпчелек
очракта тынычлык турында килешү инициативасы белән татарлар чыга. Ләкин аның нәтиҗәсе
бер үк төсле төгәлләнә, аны 1529 елгы килешү мисалында В. В. Похлебкив да дөрес билгеләп
үтә: «Солых турында килешү белән, үзенең һәм хәрби яктан, һәм дипломатик яктан җиңелүенә
ачуы килеп, Василий III үч алу теләге белән шунда ук сугышка хәзерләнә башлый» (ул 1530
елның июнендә башланып та китә (!). Шушы уңайдан минем укучыларны оҗмахка тиң татар
Җирләрен көчләп тартып алу идеологиясенең танылган вәкиле Иван Пересветовның түбәндәге
сүзләренә игътибарын юнәлтәсем килә: «Мондый уңайлы җирләрне» Казан белән Мәскәү
«дуслыкта яшәгән очракта да» яулап
алырга кирәк булыр иде. Яхшылык, намус, хакыйкать турында һәм дин, һәм гомумкешелек
тудырган кануннарны шулай бер селтәнүдә себереп түгүне күреп, мондый оятсызлыкка бары
тик шаккатырга гына кала!..
Казанның өлешчә тарихы, Казанның рус гаскәрләре тарафыннан яулап алынуының
тарих фәнендә чагылыш табу темасы кыскача менә шуннан гыйбарәт. Гомумән, Россиядә,
өлешчә Татарстанда барган бүгенге вәзгыять үткәндәге хәлләргә эмоциональ бәя бирүдән,
нинди дә булса фәнни-фәлсәфи анализ ясаудан, нәтиҗәләр чыгарудан тоткарланып, тыелып
торырга мәҗбүр итә. Минем карашымча, боларның барысы да, әйтик, 1992 елда, Казанның
басып алынуына 440 ел тулган көннәрдә җирле вакытлы матбугатта яхшы ук чагылыш тапты
кебек. Билгеле, тормышта акыл утырткан кеше кыяфәтенә кереп, татарлар арасында элек тә.
хәзер дә бердәмлек булмавы, безнең канга сеңгән куркаклык һәм тышкы куркыныч каршында
көчсезлегебез һәм, ниһаять, татарларның рус дәүләтчелеген торгызуда актив катнашуы,
мәңгелек интернационализм турында сүз алып барырга мөмкин булыр иде. Ләкин нигә кирәк
болар? Чөнки Чынгыз ханның тәкәббер һәм горур улларының үзара ызгышып яшәүләреннән,
Жучи Олысындагы (Алтын Урдадагы) «бөек низаг*лардан безгә мирас булып калган бу
гадәтләрне татар кешесенең һәр яңа буыны аңлап-сизеп яши. тик барыбер шул ук «тырмага»
китереп баса бирә. Шулай да милли аң тик ятмый, менә тагын шатлыклы бер яңалык пәйда
булды. Язучы Солтан Шәмси дә үзенең «Низаглы йортта» дип аталган фәнни-художестволы
китабында бу хакта—Кырым ханлыгы һәм Олы Урда, Казан ханлыгы һәм Касыйм ханлыгы
арасында барган низаглар. Нугай татарларының эчке интригалары һ. б. мисалында үтемле һәм
гыйбрәтле итеп әйтеп бирде. Иншалла, мондый әсәрләр соңгысы булмас...
Бүгенге сүземне XVI гасырның 40 нчы елларында Казанда яшәп иҗат иткән олуг татар
шагыйре Мөхәммәдъяр сүзләре белән тәмамлыйсым килә:
Кем җиһанда барча тагатдин зийад Гадел ирер, кыйл бу сүзгә игьтикад.
Бу ике юллыктагы төп фикри-идея минем тарафтан мәкаләмә эпиграф итеп алынган
шулай ук Казан шагыйре Шәриф Хаҗитархан фикеренә каршы килә алыр иде. Чөнки...
өметсезлеккә урын юк—без оптимистлар булырга мәҗбүрбез! Кайчан да булса барыбер
хакыйкать тантана итәчәк—бәлки аны оныкларыбыз, һич булмаса оныкларыбызның оныклары
күрер!
Тик моңа бик тә, бик тә ышанырга һәм көрәшергә генә кирәк!

Реклама