ТАТАРЛАР— МӘҢГЕЛЕК ХАЛЫК

1. Бүгенге вәзгыять
МӘҢГЕЛЕК турындагы язмамны бүгенге вакыйгалардан башлыйсым киле. Аның сәбәбе бик гади Без бүген әнә шул мәңгелек тамырларыбызга төрле рәвештәге балта чабуларның шәһитләре Татарны бетерү өчен ниләр генә кылынмый, нәрсәләр генә эшләнми. Сүземне шушы елның 17 мае көнне Татарстан Дәүләт Советының Россия Дәүләт думасы белән берлектә оештырылган «Проблемы совершенствования законодательной базы федеративных и межнациональных отношений* исемле зона семинар- киңөшмөсе башланыр алдыннан булган кечкенә генә эпизодтан башлап җибәрәсем килә. Семинарга төрле республика һәм өлкәләрнең парламент җитәкчеләре һәм галимнәр җыелган иде Үзебездән дә шактый күп кеше чакырылган. Төп кунак—Россия Дәүләт Думасы рәисе Геннадий Николаевич Селезнев Казанда аны шаулатып каршы алдылар Чат саен милиция, юллар бикләнгән Хәтта Дәүләт Советы бинасына кадәр килеп җитү дә проблема Иртәрәк килгән кешеләр Дәүләт Советы каршында сөйләшеп торабыз Бервакыт мыш мыш килеп, манма тиргә баткан Штанин әфәнде пөйда булды Ул бичара өнә шул киртәләрне үтә алмый иза чиккән икән. Һәм -Настолько переусердствовали, что проехать невозможно*, дигән җәберле сүзләр ычкындыруын сизми дә калды Аңа җавап итеп «Это результат приведения наших законов в соответствие с российскими*, дип көлештек Уңайсызланды, боргаланды, сыргаланды, ләкин бу сүзләргә җавап таба алмады, йотып җибәрергә мәҗбүр булды Әле өстәвенә кемдер -Наткнулся на собственные вилы, пеняй на себя*, дип өстәп тә куйды Ул тагын берәүнең әллә уфтанып, әллә шатланып -То ли еще будет», дигән сүзләрен ишеткәндерме, юктырмы, халык шау-гөр килеп залга агылды Эпизод та шуның белән онытылган сыман булды.
Кайберәүләр. Дәүләт Советында бердәнбер пырдымсыз депутатыгыз бар. шуны да кулга ала алмыйсыз, диләр Шушы бәдбәхетне якасыннан алучы да, яңаклап җибәрүче дә юк бит, дип әйтүчеләр дә бар. Бу сүзләрдә хаклык юк, дип әйтеп булмас иде Тик менә проблеманы кемнеңдер якасыннан алып кына хәл итеп булмый шул. Мондыйлар меңләгән, алар белән Россия тулган. Һәм иң зәһәрләре Думага һем Мәскәү Кремленә оялаган.
Хәер, акыллы һәм мәкерле хәрәкәт итүчеләр дә юк түгел. Болары дустан да дус булып кылана, еландай телләрен чыгарып Татарстанны мактаган булалар Алай гына да түгел, Россиянең федератив үсешөнө куркыныч яный, унитар һәм империалистик көчләр уянды, дип ясалма күз яшьләре дә чыгарып куйгалыйлар Менә Селезнев та шундыйлардан Шушы семинарда ул Татарстанны үтереп мактады, җитәкчелегенең зирәклегенә соклану белдерде Әмма Федераль үзәкнең төбәкләр белән договорлар төзүе вакытлы чара гына булды, договорлар үз эшләрен эшләделәр һөм нотыгын хәзер аларны юкка чыгару вакыты җитте, дигән сүзләр белән җөпләде Русча әйтмешли, «начал за здравие, кончил за упокой». Менә бүгенге үзләрен демократ итеп күрсәтергә тырышкан кешеләр шундый Коммунистлары да шовинистлары да бер Мондыйларга карата «мягко стелет җестко спать», дип тә әйтәләр. Чыннан да шулай.
Договорлар дигәндәй, бу бәндәләр иң беренче чиратта Россия һәм Татарстан арасында төзелгән договорны истә тоталар. Нәкъ Маяковский әйткәнчә -Мы говорим партия, подразумеваем Ленин» Договорлар диләр, әмма Россия һәм Татарстан арасындагысын гына күзаллыйлар. Башкалары чүп тә түгел. Чөнки алар заманында сәяси уен коралы рәвешендә С Шахрай тәкъдиме белән безнең договорның әһәмиятен төшерер өчен генә төзелгән буш кәгазьләр иде Алар бүген дә уен коралы гына Селезневлар һәм башка Путин җырын җырлаучылар договорлар кирәкми, алар үз рольләрен үтәделәр, диләр Шушы гына көтеп торган, ясалма, беркемгә дә кирәкми, берничек тә гамәлдә булмаган «договор»лар Путин өстәленә өелә башлады Мондыйларның саны егермедән артты. «Ник соң әле Татарстан читтә калырга тиеш, ул Россиянең уртак хокуки кырына кермиме икән ни?» Бу һөм менә шундый ризасызлыклар тудырып, Татарстанны да договорыннан баш тарттырырга тырышу гамәле генә. Шикләнер урын юк. нәкъ шулай.
Бу ни өчен эшләнә? Татарстанны ялгыз калдырып сындыру өчен. Ни өчен Татарстан һәм Башкортстан, татарлар һөм башкортлар арасына чөй кагыла? Шул ук максат Татарстанны ялгыз калдырып, Бөтенроссия халык санын алган вакытта татарларны бүлгәләп, тураклап ташлау да. татарны, республикабызны зөгыйфьлөндерү максатыннан башкарыла
Зөгыйфьләндерү моңа гына кайтып калмый. Аның төрле юллары кулланыла Инде ике елдан артык дәвам иткән Татарстанның законнарын Россиянеке белән тәңгәлләштерү процессы, бетмәс-төкәнмәс прокурор протестлары тамчы ташны телгәләгәндәй суверенитетыбызны акрынлап юкка чыгаруга юнәтелгән. Инде Конституциябезгә чират җитте. Дәүләт Советы аның яңа редакциясен кабул итте. Без моңа яңа туган
шартларда котылгысыз компромисс итеп карадык. Инде туктарлар, дип тә уйладык Шактый ябыккан, инде сөяккә генә калган төп законга да
ризалаштык. Россия президенты бу Конституцияне мактагач, Татарстан парламентарийларын компетентлы һәм нәтиҗәле эш алып бардылар, дип башкаларга мисал итеп куйгач, тынычланырга да мөмкин кебек иде.
Ләкин Россия генераль прокурорының Идел буе округы буенча урынбасары өр яңа протест әзерләгән булып чыкты. Әлбәттә, үз белдеге белән генә түгел Инде шушы мескенәеп, чекрәеп калган Конституциянең нәрсәсе ярамады икән соң?
Эш болайрак тора. Конституциянең шушы вариантын төзеп бетереп, аны Дәүләт Советына чыгарыр алдыннан мөхтәрәм Президентыбыз Минтимер Шәймиев төрле мөмкинлекләрдән файдаланып, яңа вариант проектының төп принципларын Мәскәү белән килештерү эшен башкара Проект 18 февраль көнне Россия Президенты аппараты җитәкчесе Дмитрий Козак исеменә җибәрелә Тегесе аны Президент каршындагы
Баш дәүлөт-хокукый идарә начальнигы Л И Брычевага юнәлтә Һәм 20 февраль көнне куелган сроктан да алдарак аңа заключение өлгереп тә җитә Мин аның тулы эчтәлеген сөйләп укучыларны ялыктырасым килми. Төп таләпләр Татарстан суверен дәүләт, ә аның Президенты суверенлыкның гаранты булмаска тиешлеккә кайтып кала Шулай ук Татарстанның үз гражданлыгы да. халыкара һәм тышкы иктисади элемтәләре дә булмаска тиеш Заключениедө ваклану шул кадәргә җиткән ки, хәтта Татарстанда премьер-министр посты да булмаска һәм хөкүмәтне президент үзе җитәкләргә тиеш, дигән таләпкә кадәр бар
Мәгълүм ки, 28 февраль көнне Дәүләт Советы X сессиясе Конституциянең яңа вариантын беренче укылышта һәм аннан соң тулаем кабул итте Депутатлар суверенлык принцибыннан баш тартмадылар Конституциянең беренче маддөсендө Татарстанның суверен дәүләт икәнлеге ачыктан ачык язылган. Димәк, депутатлар Мөскәү басымына бирешмәгән Хөкүмәт төзү тәртибе дә Мөскәү таләбенчә түгел. Татарстанның үз гражданлыгы да сакланган. Премьер-министр посты да сакланган
Яңа протест менә шушы һәм Конституциядәге башка суверенлык принцибына корылган маддәләрне юк итүгә юнөлтелгән
Мөскәү әле моның белән генә дә чикләнмәячәк, басымын тагын да арттырачак Моңа да әзер булу кирәк Дәүләт Думасының 5 май көнне Россия халыкларының телләре турындагы законга илдә тик кирилл әлифбасы гына кулланылырга тиеш дигән төзәтмәне беренче укылышта кабул итүе дә шуңа ишарә
Бу безнең латинга күчүебезгә мөнәсәбәт. Алай гына булса бер хәл иде Түгел шул Бу гомумән кеше хокукларына һөҗүм Әгәр дә бүген адәм баласына үз фикерен үзе теләгән хәрефләр белән белдерү тыелса, иртәгә аның фикер белдерү, ә берсекөнгә туган телендә сөйләшү хокукыннан да мәхрүм ителүе ихтимал Ә моннан тоталитар дәүләткә бер адым гына кала
Шунысы игътибарга лаек, бу закон проектының авторлары арасында милләттәшләребез дә бар Болар үзләренең бу гамәлләре латин язмасына түгел, ә милләтебезнең хокукый халәтенә, аның статусына мөнәсәбәт икәнлеген аңлыйлармы икән? Хыянәтме бу, әллә эшнең асылын аңлап җиткермәстән. өстән төшкән әмерне үтәү генәме икән?
Күрәсез, мөхтәрәм укучылар, болар бер-берсенә бәйләнмәгән очраклы фактлар гына түгел. Бу милләтебезгә юнөлтелгән тулы масштаблы һөҗүмнең башы
Без шактый чигендек Ләкин башка чигенер җаебыз калмады Буйсынып, сыгылсак, бөгелсәк, без борынгы Карфаген хәлендә калачакбыз Сүз данлыклы Ганнибал иле турында бара Гениаль полководец хыянәтче олигархлар тарафыннан илдән куылып, дөнья куйганнан соң мәкерле Рим Карфагенны юк итү юлына баса Баштарак, ул, дустанә кыланып, имештер гомумкоралсызлану принцибыннан чыгып ил башында торган олигархларны, халыктан яшертен арсеналдагы коралны шәһәрдән чыгаруга ирешә Аннан соң. шул ук «дустанә» яшәү бәрабәренә сугышу филләрен чыгаруны таләп итә Шул ук рәвештә катапультлар да дошман кулына күчә Инде ниһаять олигархларның үзләренә чират җитә Рим алардан заложниклыкка үзләренең 300 баласын бирүне таләп итә Бер бөгелсәң бөгеләсең, бер сыгылсаң сыгыласың икән Бу таләпкә каршы торырдай көч калмаган була шул Тарихчылар аналарның балалары төялгән пароход артыннан батып үлгәнчегә кадәр йөзә барганлыклары хакында язып калдырганнар
Бу эпизод, сезгә хөрмәтле укучыларым, Казан олигархларының бертуктаусыз хан алыштыруларын. Сөембикә ханбикәне Мөскәү кулына тапшырганда халыкның аны алып киткән көймә күздән югалганчыга кадәр елый елый озата баруын хәтерләтмиме'’ Үткән дәвернең 149 елында Карфаген халкының үз шәһәрләрен каһарманнарча яклавы казанлыларның 1552 елдагы бәйсезлек өчен барган тиңсез сугыштагы батырлыкларын исегезгә төшермиме9 Ә бит охшашлык, хәтта хатын-кызларның каһарман лыкларына кадәр Карфаген хатын кызлары дошманга каршы сугышта катапультлар ясау өчен чәчләрен кисеп баулар ишкән булсалар, Казанда
7. •№ у..и»
дошман гаскәре хан сараена бәреп кергәч сафларга тезелгән 2-3 мең гүзәл зат каршы чыгып, аны чигенергә мәҗбүр итә
Бу ике шәһәрнең язмышлары да охшаш Римлылар Карфагенны алгач, аның урынын сөрел ташлыйлар һәм шул урынны Африка дип атыйлар. Казан да ерткычларча җимерелә, талана. Калган халкы куыла
Бу чагыштыру ни өчен кирәк булды икән, диярсез. Моны мин тарихтан сабак ала белергә кирәк икәнлеген аңлату, зәгыйфьләндерү сәясәтенең борын-борыннан килгәнлеген күрсәтү максатыннан чыгып эшләдем, хөрмәтле укучыларым. 2. Татар-Башкорт арасы
БУ ПРОБЛЕМАНЫ куюым да очраклы түгел. Чөнки халыкларны бүлгәләп, бер-беренә каршы кую сәясәте дә бүген генә барлыкка килмәгән Ул борынгы Кытай империясендә дә һәм бигрәк тә Рим империясендә киң кулланылган. Россиядә дә бу сәясәтнең шактый традицияләре бар Ул төрки халыклар арасында табигый туганлыкны бозып, аларны дошманлаштыруга юнәлтелгән Татар-башкорт мөнәсәбәтләре дә шушы сәясәтнең чагылышы Шушы ике туганнан-туган халыкны бер-беренә каршы кую эшен патша хөкүмәте башлаган, коммунистлар дәвам иткән.
Ләкин татарлар һәм башкортлар арасындагы якынлыкны беркем дә. берничек тә җимерә алмаган Инде күп еллар шушы ике халык арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнеп йөрүче Америка профессоры Хафез Малик болар икесе бер телдә сөйләшә, әгәр ул телдә татар сөйләшсә, бу тел татар теле була, әгәр аңарда башкорт сөйләшсә, ул башкорт теле була, дигән фикергә килгән Күрәсең, ерактан карасаң яхшырак күренәдер
Ләкин бу башкорт милләте юк. аны тик кемдер уйлап кына чыгарган, дигән фикер тулысы белән ялгыш. Ибн Фазланның «Иделгә сәяхәтендә- дә. XI гасырның атаклы филологы Мәхмүт Кашгарлы һәм башка сәяхәтчеләр һәм галимнәр аларның шул вакытта ук булганнарын бәян итеп калдырганнар. Аларның милли хәрәкәтләрен дә берәү дә уйлап чыгармаган, болары да тарихи хакыйкать.
Бүгенге көндә әнә шул үткән чынбарлыкка гомердә булмаган гамәлләрне кушып сөйләү рәвеше барлыкка килде Әллә нинди уйдырмалар туа тора Салават Галлөмов дигән берәү бөтендөнья цивилизациясе башкортлардан башланган, дип яза. Аныңча, инглиз вә норвегиялеләр дө алардан тамырланган икән Ә инде борынгы Крит цивилизациясен ■ниндидер греклар»га бирү, бөтенләе белән ахмаклык икән (С. Галямов. Великий Хау Бен Исторические корни башкордско-английского языка и мифологии -Уфа -1997 -С. 186) Ярый, әгәр, адәм көлкесенә калмастан. дөнья җәмәгатьчелеген күндерүгә ирешсәләр Ләкин «ай һай», чөнки бу гамәлләр тик кәмит уенын гына хәтерләтә
Ә менә татарны юкка чыгарырга тырышу гамәле бик үк кәмит түгел, анысы безгә турыдантуры кагыла. Минем хәтта Әкрәм Бейш яки Г. Шафиков әсәрләрендәге кебек һәрбер битендә диярлек татарга ягылган ялаларга да артык игътибар бирәсем килми Чөнки сукыр нәфрәт белән язылган китаплар теләсә нинди тәнкыйтьтән дә түбән булалар Ә менә Бөтендөнья башкортлары Корылтаеның элеккеге рәисе Нияз Мәҗитов язганнарга җитди игътибар итми булмый. Чөнки аның позициясе, бер яктан, тарихи документлардан кирәкле рәвештә гена йолкынган фактларга нигезләнгән булса, икенче яктан ул Башкортстан җитәкчелегенең официаль позициясенә якын тора. Аның раславынча. Башкортстандагы татар дип санала килгәннәрнең күбесе башкорт икән Алай гына да түгел. Татарстанга кергән Минзөлө өязендә дә тулысы белән татарлаштырылган башкортлар яши икән. Шулай булгач, шул өязгә кергән Актаныш районы халкы да. әлбәттә, инде шул исәптән мөхтәрәм Президентыбыз Минтимер Шаймиев тә башкорт булып чыга. Ә бит чынбарлыкта Минзәлә җирләре Казан ханлыгына кергән һәм анда татарлар яшәгән Минзәлә өязендә генә түгел, гомумән Уфа губернасының
күпчелеген татарлар тәшкил иткән 1920 елның февралендә Башкортстан хөкүмәтендә тупланган материалларга караганда, анда нибары 355 700 башкорт булып, татарларның җан башы 1.332 370 кеше тәшкил иткән. Боларның бер өлеше элек электән шунда яшәгән булса, шактые Казан егылганнан соң төрле гасырларда изелүләрдән, түзә алмастай салым кысымыннан, чукындыру сәясәтеннән качып киткән татарлар. 1719 елда ук Казан губернаторы Салтыков 46. 841 ясаклы татар хуҗалыкларының 19 932 бушап калганлыгы, анда яшәүчеләрнең башкортлар янына күчеп китүе турында Сенатка хәбәр итә Аның урынына килгән яңа губернатор Волынский күп булса бары ни 20 ел элек кенә 35-40 мең тәшкил иткән башкортларның саны 100 меңнән артты, дип яза Бу үсешнең Казан. Сембер өязләреннән күчеп киткән татарлар икәнлеген күрсәтә Күренекле башкорт галиме Р Г Кузеев XIX гасырның икенче яртысында бу процессның тагын да арта төшүе хакында яза Шул гасырның икенче яртысының 40 елында гына да аларның саны 545 меңнән 1.312.241 меңгә җитә Татарлар саны исә 1857—1897 елларда, региондагы төркиләрнең уртак балансы тигез саклануына да карамастан, тик 1 320 меңнән 1 619 меңгә генә җиткән. Галим моның татарлар хисабына «яңа башкортлар» барлыкка килүе белән аңлата Патшаның 1855 ел 19 апрель указы нигезендә Башкорт Мишәр гаскәренә типтәрләрне дә китереп кушалар 1856 елда бу гаскәр яшәгән җирләр 28 кантонга бүленеп, анда 480 317 мең башкорт, 110.595 мең мишәр, 260 975 типтәр һөм барлыгы 851 887 кеше була. 1858 елда гомум сан 981,6 меңгә җитә Шуларның 544,8 меңен башкортлар. 436,8 меңен татарлар тәшкил итә Шуннан соң күп тә үтми бу гаскәр тик Башкорт гаскәре генә, дип атала башлый «Менә шушы үзгәрешләрдән соң,—дип яза галим,—статистик белешмәләрдә татарлар йомышлы башкорт катламына (сословные башкиры) кертелеп санала башлыйлар» Галим ясаган нәтиҗәгә караганда. XIX гасырның ахырында башкортлар составында 350-400 мең мишәр һәм типтәр саналган (Р Г Кузеев. Народы Среднего Поволжья и Южного Урала Этногенетический взгляд на историю-М . Наука -1992-С. 162-163) Н Мөҗитов исә мишәрләр башкортлар белән бер милләт тәшкил иткәннәр, димәкче була Ул 1855 елның 19 апрелендәге патша указына таянып, мишәрләрне башкортлаштыра Бу указда кешенең этносын билгеләү өчен «башкир из мещеряков», «башкир из тептярей» дигән төшенчәләр булуын ул бөтенләй белмәмешкә салына Галим татарларны башкорт итеп санау чын башкортлар арасында зур ризасызлык тудырганлыгын да күрмәмешкә салына Ә бит алар татарларны гаскәрдән чыгаруны сорап Екатерина II гө хат та язалар Чөнки, имештер, бу татарларны күп вакыт командир итеп билгели торган булганнар һөм алар башкортларны кыса торган булалар. Тик бу бернинди нәтиҗәгә дө китерми Указ көчендә кала Этнограф Д. Н Соколов үзенең 1904 елда язылган хезмәтендә башкортларны ике төркемгә бүлә. Аларның берсе этник төркем булса, икенчесе башкортларның өчтән берен тәшкил иткәне яңа башкортлардан торган була Шушы ук фикер Б. X Юлдашбаев, Р. Г Кузеев, Д Исхаков тикшеренүләре белән дө раслана (Р. Г Сибагатов Башкортстан татарлары. Тел, тарих, мәдәният мәсьәләләре —Казан —2002 —8 б.)
Н Мөҗитов исә, катламнарның күптән бетерелгәнлеге белән дө заманында милләттәшләренең татарларны үзләренә кушуга каршы булганлыгы бөлөн дө исөпләшмөстөн, шул татарларны инде бүген, XXI гасырда, башкорт итеп яздырмакчы була Имештер бу башкортлар татарлаштырылганнар гына һөм бүген үзләренең тарихи тамырларына кайтырга тиешләр Ә кайберәүләр Н Мөҗитовны да уздырып җибәрәләр Алар Р Кузеевтан интервью рәвешендә мәкалә эшләп, галимгә республикада башкортлар санын 40—50 процентка җиткереп була, дигән фикерне тагалар Р Кузеев исе, ул вакытта каты авырый һөм инде интервью бирерлек хәлдә булмый
Башкорт булып язылган татарларга карата кыерсытулар, кыек караулар бетәрме икән соң? Шул ук Ә Бөйш 1920 елларда татарлар башкорт булып язылып, җитәкче урыннарга үрмәләделәр, дигән гаеп ташлады Димәк, хөзөр дө татарларны башкорт итеп язсалар да. аларны барыбер чын башкорт итеп танымаячаклар җитәкче постларга җибәрмәячәкләр
Татарлар аларга тик башкортка сан тәэмин итү өчен генә кирәк. Халык санын алу кампаниясе бетүгә үк. барысы да иске хәленә кайтачак
Шунлыктан бүгенге татар хисабына башкорт санын арттырырга тырышу ике халыкка да зарарлы Беренчедән, шул ук Р Кузеев язганча, халыкның күпмедер өлешендә татар-башкорт уртаклыгы барлыкка килә Монда катнаш никахларны онытмаска кирәк Әгәр дә яшьләр бер-беренә гыйшык тоталар икән, Н Мөҗитовтан. хәтта Р Кузеевтан да сорап тормастан, гаилә корып гөрләшеп яши башлыйлар Әнә бит Рафаэль Жданов
Табигатьнең бар бизәге
Миңа сине мактады
Башкорт кызыннан да гүзәл.
Мәңгелек яр тапмадым Рәхмәт сиңа аппагым.—
дип яза (Рафаэль Жданов Гомер — -Мәгърифәт- -Уфа. 2000 —36 б ). Без белер-белмәс гамәлләребез белән өнә шушы катнаш гаиләләр эченә ут ташламабызмы икән? Мондый гаиләләр меңләгән бит ул. Татар телен туган телләре итеп санаган, нигездә татар мохитендә яши торган моңарчы «паспортлы башкорт» булып саналган кешеләрне авыр хәлгә куймабызмы икән? Ә бит Башкортстанда аларның саны 200—300 меңгә җитә.
Кайберәүләр, бәлки, инде ниһаять башкорт авыллары итеп язылган татар телле урыннарда башкорт телен укытып, аларны чын башкорт итәрбез, дип уйлыйлардыр Ләкин бу ялгыш фикер 80 елларда моны эшләп карадылар Тик бер нәмөкөй дә барып чыкмады. Балаларның башкорт телен өйрәнү дәрәҗәсе инглиз телен белү дәрәҗәсеннән артмады Артмаячак та. Чөнки халыкның яшәү теле, аның ана теле—ул татар теле. Тукай теле. Бу хаклык аңардан беркайчан да аерылмаячак
Әмма халыклар арасында упкын барлыкка киләчәк. Хәтта үзләрен традицион рәвештә башкорт итеп санаган татарлар да үз асылларына кайтмасмы икән?
Моның икенче варианты да бар Әйтик, татар телле башкортларның саны гаять күбәеп китте ди Бу «башкортлар- чын башкорт яшәешен, аның телен эретеп, юкка чыгармаслармы икән? Бу бит санда түгел, гамәлдә башкортның татарлашуына юл ачу була Шулай итеп, башкортлар кәгазьдә генә калмасмы икән?
Без исә һәрвакыт башкорт халкына теләктәшлек белдерә килдек Язучыларыбызны артистларыбызны, галимнәребезне башкорт әдәбиятына, сәнгатенә күпләп җибәрә тордык Бу сыйфатлы татарлар башкорт тормышын, аның яшәешен бизи килделәр Башкортның тамырын ныгыттылар. Без башкортның мәңге яшәвен телибез. Ул беркайчан да бетмәсен Аның исән-имин булуы безнең тормышка да ямь өстәп тора. 3. Халыкны бүлгәләү сәясәте һәм милли идеология
РОССИЯ Фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты шушы елның октябрь аенда үткәрелергә тиешле Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе өчен халыклар исемлеге төзегән Анда татарлар алты кисәккә бүленгән. Себер татарлары аерым, ө гомум татар составына тик әстерхан татарлары һәм мишәрләр генә кертелгән. Монда башка татарларга урын юк. Аның каравы керәшеннәр һәм ногайбөкләр аерым милләтләр итеп күрсәтелгәннәр Миллөттәшлөребезнең Казанда яки Уфада яшәгәннәрен кая куярга уйлаганнардыр бу исемлекне төзүчеләр Алла белсен Бу бүленешнең, әлбәттә, бернинди фәнни нигезе юк һәм була да алмый Диалекталь аермалар, яшәү урыны һичничек тө милләт нигезләмәсе була алмый. Татар халкын милләт буларак уртак традицияләр, гореф-гадәт, бербөтен рухи дөнья, газиз ана телебез. Тукай
теле берләштерә Татар яшәгән һәммә җирдә гөрләп үтә торган
Сабантуйлар, җыръмоң дөньясы—барлык татарның да уртак мирасы
Бу татарга каршы эшнең фәнни нигезе булмаса да. сәяси
максаты ярылып ята Ул да булса, татарны бүлгәләү һәм телгәләү, аны зәгыйфьләндерү Һәм, ахыр чиктә, аны бөтенләе белән юкка чыгару
Бу сәясәттә татарларны Татарстаннан аеру беренче урынга чыгарыла Әнә шул мин әйткән этнология һәм антропология институтының директоры В Т Тишков күптән инде шул хыял белән яши Ул берничә мәртәбә Татарстанның башка төбәкләрдәге татарларның тормышына катнашырга хакы юк, дип язып чыкты Ниһаять, аңа хыялын «законлы» рәвештә тормышка ашыру мөмкинлеге бирелде Исемлекне аның институты төзегән. Инде сүз чыккач, бу кешенең милләт төшенчәсен ничек аңлаганлыгын әйтеп китми булмый. Аныңча, кешегә милләте тумыштан бирелми икән. Аның милләте төрле сәяси, мәдәни үзгәрешләрдән яки миграция нәтиҗәсендә үзгәрергә дә мөмкин икән (Российская газета — 2002, 31 май) Шуның өчен, хөрмәтле укучыларым, кайдадыр китеп торуы аркасында күпмедер вакыт күрми торган туганыгыз яныгызга француз яки немец булып кайтып төшсә, аптырамагыз Моны мәртәбәле профессор «үзе» дөрес дип тапкач, шулай булырга тиештер дип уйлагыз Үзегезнең милләтегезне үзгәртеп куйсалар да шаккатмагыз Ә инде татарны башкорт итәргә тырышуларга бөтенләй исегез китмәсен
Тик шулай да. Кызганыч ки, сүз Тишков турында гына бармый Чөнки Россиядә, бигрәк тә аның элитасында, мондыйлар күп Аларның тегермәненә суны урыннардагы шовинистик көчләр коеп тора Түбән Новгородта, Новосибирскида, Омскида һәм башка җирләрдә мөселман зиратларын җимерү, мәсхәрәләү, күп шәһәрләрдә мәчетләр салуны тыю, татарны йомшату, аны куркыту, юкка чыгару сәясәтенең чагылышы Мәгълүм ки, соңгы елларда Россиядә татарның йогынтысы арта бара, татар факторы ныгый Бу исә күпләрне борчый Зур һәм кечкенә «Жириновскийлар», «бетсен татар», «бетсен Татарстан», дигән уй хисләргә куәт биреп торалар
Без бу сәясәткә үзебезнең милли идеологиябез тирәсендә туплану белән хсдвап бирә алабыз Шушы уңайдан милли идеологиягә дә мөнәсәбәт белдерү кирәктер Сүзне идеологиянең милләтебезнең үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә карашлар һәм идея системасы икәнлеген аныклап китүдән башлау дөрес булыр Милли идеология милләтебезнең халәтенә диагноз куюны һәм аның яшәешен тәэмин итүне максат итеп куя. Милли идеологиянең, һәрбер башка идеологиянеке кебек үк. ниндидер өстенлекләре (приоритетлары) була Алар милләтнең төп терәге, аның язмышын хәл итә торган нигез ташлары була
Нәкъ менә шуннан чыгып, гамәлдә милли идеологиянең һәрвакыт булган һәм бүген дә бар икәнлеген азсызыклап китәргә тиешбез Тарих аны һәр чорда яшәү рәвешендә төңгөллөштерө килгән Татарлар бөйсезлеклөрен югалтып коллыкка төшкәч ул татарларның милләт буларак исән калуына, Тукай сүзләре белән әйткәндә, телебезне лөгать, гадәт вә әхлагыбызны саклап калуга юнәлтелгөн Һәм дөресен әйтергә кирәк, Октябрь инкыйлабына кадәр милләтебез үз-үзен саклау системасын булдыра алды. Беренчедән—ул үз мөмкинлекләренә көйләнгән мөстәкыйль мәгариф системасын тудырды Икенчедән—гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен саклардай мөстәкыйль яшәү рәвешенә ия була алды Һәм инде өчөнчесө-татарлар рус дәүләтендә, башка халыклар арасында үз урыннарын билгели алдылар
Менә шуларны исбатлый торган кайбер фактлар 1870 елда ук татарлар турында Сембердә чыккан бер җыентыкта болай дип язылган «Татары не потеряли своей народности подчинились русским только политически, но не морально До сих пор татары удерживают свою индивидуальность» (Симбирский сборник -Симбирск 1870 -С 156) Шушы ук җыентыкта татарларның акыллы, хезмәт сөючөн һәм мәгърифәтле халык икәнлекләре бәян ителгән Аларның кунакчыл юмарт һәм ярдәмчел икәнлекләренә басым ясалган Татарларга карата уңай фикердә тормаган профессор Знаменский да аларның мәгърифәтле, китап сөючөн халык
икәнлеген танырга мәҗбүр булып, болай дип язган «Не мудрено, что. благодаря своим многочисленным школам и печати, татарское население в настоящее время почти сплошь грамотное и с презрением смотрит на русских крестьян, страдающих безграмотностью, да кстати уже и на всю русскую образованность вообще Между татарами существует крепкое убеждение, магометанским книгам нет конца, а русским книгам есть конец, и что когда русские дочитаются до этого конца, то обрятаться к магометанским книгам и сами сделаются магометанами По своей привычке к книге. Татарин довольно быстро выучивается русской грамоте, как это замечено в полках: солдаты из татар скорее делаются грамотными, чем русские- (Очерки по родиноведению Казанская губерния—Казань—1912—С 79). Бу сүзләрне татарларны, йомшагырак итеп әйткәндә, бик үк сөеп бетермәгән кеше язган булганлыктан, аларга кайбер төзәтмәләр кертелергә тиеш. Мәсәлән, татар кешесе беркайчан да кемне дә булса кимсетмәгән, берәүгә дә өстән карамаган. Киресенчә, югарыда телгә алынган -Симбирский сборник-та язылганча, татары «народ гостеприимный и щедрый, помогают всем, даже русским- Знаменскийга ышансаң, ул татарларның чисталыгын да ясалма гына, дип исбатламакчы була. Ә менә татарларны объектив рәвештә тикшергән этнограф Н. И Воробьев башка галимнәрнең һәм үзенең тикшерү нәтиҗәсендә болай дип яза: -Мы на основании наших довольно многочисленных наблюдений над татарской деревней определенно заявляем. Что татары в массе живут гораздо чище многих народностей края» (Н. И. Воробьев Казанские татары (Опыт этнографического исследования).-Казань.-1920. С. 240) Юк, җәмәгать, янәшәбездә яшәгәннәрнең һәммәсе дә диярлеге татарларны ярату-яратмауларына карамастан, аларның башка халыкларны таң калдырырдай сыйфатларын, өстенлекләрен танырга мәҗбүр булганнар Башкортлык идеологы булган күренекле тарихчы Б. X. Юлдашбаев юкка гына татарлар Октябрь инкыйлабына кадәр үк «мисали рәвештә ислам милләтенә әверелделәр-, дип язмагандыр
Иң кискен борылышлар вакытында, милләтебезгә инкыйраз янаган чорларда дистәләгән каһарманнар, акыл ияләре табыла торган Алар үз гамәлләре белән халкыбызга яшәү көче өсти килгәннәр
Үткән гасыр башында Россия өстендә революцион давыллар күтәрелеп милләтебез язмышы кыл өстендә калган бер чорда Шиһабетдин Мәрҗани. Ризаэтдин Фөхретдинов Гайнетдин Әхмәров. Газиз Гобөйдуллин, Һади Атласи. Галимҗан Шәрәф кебек тарихчы галимнәребез халкыбызның үткәнен, аның гүзәл сыйфатларын фәнни нигезгә салып, киң массаларда милли горурлык хисләрен уята алганнар.
Элек Вятка губернасына кергән хәзерге Әгерҗе районындагы данлыклы Буби мәдрәсәсе шәкертләре халыкка «үзебезнең дәүләтебез, ханнарыбыз булганлыгын без беркайчан да онытырга тиеш түгелбез», дип аңлата килгәннәр. Сөембикә манарасы, аңа багышланган риваятьләрне сөйләп, аның тарихи аңын, горурлык хисләрен уятканнар. «Мөхәммәдия». -Хөсәения» һәм башка мәдрәсә шәкертләре вә укытучылары да бу изге эштән читтә калмаганнар Галимҗан хәзрәт Баруди. Бөдретдин Аланаев, Гаяз Исхакый кебек йөзләгән затлы шәхесләребез сөргеннәргә сөрелүдән дә. зинданнарга ябылудан да куркып тормаганнар. Гаяз Исхакый әйткәнчә, -килер бер көн. безнең урамда да бәйрәм булыр-, дип халыкта киләчәккә ышаныч һәм өмет тудыра килгәннәр.
-Үзебезнең китап телен, әдәбиятын булдырган, гүзәл тарихы һәм үткән юлы булган халык беркайчан да югалмаячак. Башыбызга төшкән фаҗига тик вакытлы хәл генә Болар бар да юкка чыгар. Халкыбыз уяна, үзен күмгән кабер туфрагыннан арына Татарның киләчәге томанлы түгел, ул бик тә ышанычлы-. Бу сүзләрне 1911 елда ук -Вакыт» газетасында Троицкида яшәүче бер милләттәшебез язган. Алар, әйтерсең лә. бүген язылган! Чыннан да, халкыбыз утка салсалар да янмаган, суга салсалар да батмаган Беркайчан да бернинди төшенкелеккә дә бирелмәгән
Ләкин милләтебезнең акыл ияләре һәрвакыт ераккарак караганнар, сак вә уяу булырга өндәгәннәр, Гаяз Исхакый кисәткәнчә, инкыйразның һәрвакыт, хәтта 200 елдан соң да янап торганлыгын онытмаска кирәклеген
өйтө килгәннәр Һәм кисәтеп калу белән генә чикләнмәстән, аңардан котылу юлларын да күрсәткәннәр Аларның фикеренчә татарның мәңгелеген аның инде барлыкка килгән милли яшәешенә хокукый нигез салу гына тәэмин итә ала Революциягә кадәр моның ике юлы билгеләнгән Беренче юл—Россиядә татарлар өчен милли-мәдәни мөхтәрият булдырып, татарның рухи тормышын мөстөкыйльләштерү Икенче юл—милли дәүләтчелекне торгызу Беренче идеянең башында Садри Максуди торган булса, икенчесен Галимҗан Шәрәф, Ильяс Алкин җитәкләгәннәр Шушы ике юлны берләштерү нигезендә Идел-Урал берлеге идеясе барлыкка килә Революциядән соң халкыбыз өчен чын-чынлап инкыйраз яный башлагач, Гаяз Исхакый бу идеяне төрле яклап исбатлый һәм халык күңеленә сеңдерү максатыннан чыгып шул исемдәге тарихи әсәрен яза
Бүгенге милли идеологиябезнең нигезендә дә ике төп приоритет ята Аның беренчесе—Татарстанның суверенлыгы булса, икенчесе—дөнья татарларының Татарстан тирәсендә рухи берләшүе Менә бу һәммә кешегә аңлашырдай гап-гади идеология һәм ул Бөтендөнья татар Конгрессының уставына салынган
Шунлыктан безнең өчен иң әһөмиятлесе аның ни рәвештә тормышка ашуы. Бүген без суверен Татарстан бармы, аның тирәсенә татарлар тупланамы, дигән сорауларга җавап бирергә тиеш булабыз Әлбәттә, боларның берсе дә гади сорау түгел һәм аларга гади җавап та юк. Тик. шулай булуга да карамастан, оптимистик карашлар өстенлек итә. Монысы фикер генә түгел, чынбарлык. 1990 елның 30 августыннан башланган Татарстанны суверенлаштыру процессы зур авырлыклар белән булса да дәвам итә Республика Конституциясенең яңа вариантында да 1992 елның 21 мартындагы референдумда белдерелгән халык фикеренең төп нигезе сакланып калды Анда Татарстанның суверен дәүләт буларак, Россия белән мөнәсәбәтләренең ике яклы договор нигезендә корылуы, республиканың үзенең гражданлыгы булуы ныгытылган Конституциянең 14 маддөсендә Татарстанның республикадан читтә яшәүче татарларга ярдәм күрсәтергә хаклы икәнлеге дә күрсәтелгән.
Инде татарларның республикага мөнәсәбәте хакында Декларация кабул ителгән республикага мөнәсәбәте хакында Декларация кабул ителгән көннәрдә, референдум вакытында татарлар төн йокыларын калдырып шушы вакыйгаларның барышын күзәтеп тордылар Дөньяның төрле почмакларыннан Казанга бертуктаусыз телефон шылтырап торды Кызыксыну артканнан-арта барды Уңай нәтиҗә барлыкка килгәч, барлык татарлар тантана хисләре кичерделәр Телефон аша, телеграммалар аркылы меңләгән котлау хисләре җиткерелде Шуның белән татарлар үзләренең Татарстан тирәсендә оешкан рухи берлеккә омтылган милләт икәнлекләрен исбатладылар. Елдан-ел аларда Татарстанны тарихи ватаннары. Казанны рухи башкалалары итеп тану хисләре ныгый килде Алар Татарстан язмышын үз язмышлары итеп саныйлар, мондагы һәрбер үзгәрешкә үз мөнәсәбәтләрен белдерә киләләр Сөйләшкәндә Татарстан Президентын «безнең Президентыбыз-, дип атыйлар Болар татар халкының гамәлдәге һәм язма рәвештә билгеләнгән идеологиясе барлыгын раслый
Бүген нәкъ шушы идеология нигезендә бердәмлегебезне тәэмин итү. милли горурлык хисләрен хәрәкәткә китерү зарури -Эт өрә торыр, бүре йөри торыр», дигән халкыбыз Шулай булган һәм шулай булыр да
Бүген дә нинди дә булса төшенкелекләргә урын булмасын иде Бүленәбез, юкка чыгабыз, дигән фикөрне халык бүген дә кабул итмәс Бетәбез, үләбез, дигән коткыга да урын табылмас! Татар халкы бөек, даһи һәм күркәм ул. Ул үлә һәм бетә торган халык түгел.
Чыннан да. әгәр дә халык мәнфәгатьләрен кайгыртабыз дибез икән, аның үз үзен хис итүенә игътибар бирергә тиешбез. Ул бүген төшенкелектәме, әллә татарлыгы белән горуланып яшиме9 Нижгар өлкәсенең Сергач районында яшәүче колхозчы Әхмәт Баюсов -Без татар милләтеннән. Мөхәммәт өммәтеннән, и Ходаем ташлый күрмә безне киң рәхмәтеңнән-, дип үз милләте белән горурлана Ул:
Татар юкка чыга, дигән Ялган сүзләр тарала. Татар туа, татар үсә. Татар тагын ярала»,—
дип яза һәм -татар юкка чыга дигән сүзләр наданнар сүзе» һәм -юкка чыгучылары да бер генә булыр меңнән» (Без Тукай токымыннан. «Туган як* нәшрияты -Сергач —2001.-15 б.) дип өстәп куя. Бу шигъри юллар Сергачта чыккан җирле шагыйрьләрнең әсәрләр җыентыгыннан китерелде Җыентыкта шигырьләре тупланган уналты авторның барысы да татарга дан җырлый, үзләренең Тукай токымыннан булулары белән горурлана. Зур Рбишча авылында яшәүче укытучы Нуриям Закирова: «Тырышучылар булды Тукай телен эзсез югалтырга мәңгегә Сакладым мин аны күз алмамдай, тел тидермәм гомер гомергә»,—дип яза. Аңа кушылгандай, Сара Таһирова «Гасырларда яңгырар» «И туган тел» Бу бәхет бирелгән күпләргә»,—дип Тукай теленә дан җырлый.
Халкыбыз татарны таркатырга тырышучыларга да лаеклы җавап бирә:
Кайберәүләр сине күптән тели Таркатырга дүрт-биш кисәккә. Колак салма, ялгыш ул сүзләргә, Буш киңәшне алма исәпкә! Бүлгәләнмә мишәр, типтәргә син. Болгар дип тә әйтме үзеңә... Аерылганны аю ашар, диләр, Сөендермә бүленеп бүресен!
Безне туплап мәңгелеккә илтсен. Татар дигән гомум бер исем!
Бу сүзләрне Сембер мишәре Рифкать Хисмәт язган (Рифкать Хисмәт Үз сукмагым— Ульяновск—2000 — 6-7 б.) Шушы шигырьне ул шушы елның 23 апрель көнне Ульяновск өлкәсе татарларының милли- мәдәни автономия конференциясендә укыды. Һөм аның татарга дан җырлаган сүзләре залдагы йөзләгән кешенең алкышлары белән капланды. «Без татарлар, тик татарлар гына, һәм халык санын алу вакытында, тик шулай гына язылачакбыз», диде җыелган халык.
20—22 майда Нижгарда. Красноктябрьск, Сергач һөм тагын берничә район мишәрләре белән булган очрашулар вакытында да шул ук фикерләр яңгырады. Мишәрләр татар булып яралганнар һөм шулай булып калачаклар да, диде алар
Татар халкы үзенең тарихында бик күп фаҗигаләр кичерде Аны аттылар да. суйдылар да Утка да салдылар, суга да ташладылар Ә ул янмады да. батмады да. Шик юк. ул бүгенге сынауларны да лаеклы үтәр Бу сынаулар аны чыныктырачак кына. Чөнки аның тамырлары тирән, мәңгелеккә тоташкан.

Реклама