БИШ ПАТРОН


җемнән шактый ерактагы Кенәл авылында Асылбикәнең Мәнүсә исемле укытучы апасы яши. Ире мәктәптә завхоз. Тормышлары таза, көйле. Колач җитмәслек нарат бүрәнәләрдән салынган алты почмаклы ой. op-яна каралты-кура, бөтен ишегалларын тутырып йөргән мал-туар Биек койма белән әйләндереп алынган алма бакчасы?..
Ләкин бөтен җире көйле шушы гаиләнең бер китек ягы бар иле Бергә күпме гомер итеп, аларнын балалары булмады. Менә шуна күрә, Асылбикәнең ире сугышка китеп берничә көн үтүгә, апасы Мәнүсә Әжем юлын таптый башлады:
— И газиз сеңлем минем!.. Бу каһәр төшкән сугышны бик озакка сузылачак диләр! Биш балаң белән ничекләр генә итеп кыш чыга алырсың’—дип сайрарга керешә ул, чәй эчеп, бераз кәефләр күтәрелгәч.
—Нишләтәсең. Язмыштыр инде, апам!—дип каршы төшә Асылбикә—Бүтәннәр ни кичерсә, безгә дә шул язгандыр.
—Язуын язгандыр да... Бер кызыңны миңа ияртеп җибәрсәң, укасы коелмасые әле.
—Илдә чыпчык үлмәс ди, апаем!
—Үлүен-үлмәс тә...—ди, ике ияк булып асылынып төшкән тулы йөзле апасы, симез бармак очларын энә белән төртеп тишелгәндәй кечкенә, дымсу күзләренә тидереп.
—Әйттем ич инде... Нихәтле генә кыен булмасын, аеры-саеры яшәмәвебез хәерле.
— Шулаен шулай да,—дип килешергә мәҗбүр була апасы һәм үкси- үкси елый ук башлый —И сеңлем жаным, аңламыйсын да инде хәлләремне Синең берьялгыз башына тагын дүртәү калачак бит әле... Өрмәгән җиргә дә утыртмыйча, кунак кызы итеп кенә яшәтериек ич... Балда- майда гына йөздерер иек...
Бер атна түзде Асылбикә апасының тәкъдименә күнмичә, ике атна түзде. Ләкин бу хакта өченче мәртәбә сүз кузгалыр алдыннан, анын тормышын шактый кыенлатып җибәргән бер күнелсез хәл булып алды.
Ә
Асылбикәнен ире байтак еллар мәктәп директоры булып эшләгән иде Ул сугышка китәр алдыннан гына химия укытучысы Хәсби Бикташев белән икесе арасында зур гына низаг чыгып алды. Гражданнар сугышы елларында бер кулын югалтып кайткан Хәсби салырга ярата. Берчакны хәтта тәҗрибәләр ясау өчен әжәл даруы урынына гына бирелә торган спиртка кул сузгалый башлаган. Моңарчы түзеп килгән мәктәп директоры Бикташевны эшеннән алу мәсьәләсен кузгатты. Ләкин көтелмәгәндә сугыш башланып китү аркасында, бу мәсьәлә ярты юлда тукталып калган иде.
Күп ирләр фронтка китеп беткәнлектән, тылдагыларның бәясе бермә-бер артты. Көннәрдән-беркөнне Бикташев та мәктәп директоры булып алды.
Озак та үтмәде, ул башлангыч класслар укытучысы Асылбикәне бүлмәсенә чакыртып кертте:
—Хәлләр ничек, иптәш Кәбирова? Иреннән хатлар киләме?—дип хәл белешкәндәй итте ул пеләшләнеп өлгергән баш түбәсен сынар, ләкин бик көчле кулы белән сыпырып алгач Аннары кесәсеннән шырпы кабы чыгарды да аны ике тезе арасына кыстырды. Күптән күнегелгән төгәл хәрәкәт белән шырпысын сызып, тәмәкесенә ут алгач, чулак сукса— нык сугар дигәндәй, бүленеп калган сүзен дәвам итте —Эшләр менә болайрак тора иде бит әле, Асылбикә Хакимовна!.. Колхозга яна персидәтел килүен инде ишеткәнсеңдер дип уйлыйм. Анын да хатыны укытучы икән. Причум, махсус педагогик белемле!
—Мин дә Артышлы педучилишесын тәмамлаган идем,—дип сүз кыстырасы итте Асылбикә.
—Белә-әм... Әмма да ләкин училише училише инде ул!—дип кырт кисте Бикташев —Ә институт, бетерелмәгән булса да, инс-ти-тут!
Иелгән башны кылыч кисми дисәләр дә, горурлыгына тиярлек сүзләр ишеткәч, Асылбикәнен дә сер биреп торасы килмәде:
—Институтны бетереп булмый—тәмамлап кына була!—дип төрттереп куясы итте ул. үзе дә сизмәстән
Ярымхәрбиләрчә тектерелгән китель кесәсеннән кулъяулыгын алып. Бикташев кинәт кып-кызыл булып кан йөгергән йөзен сөртеп куйды
—Дөрес әйтәсез, иптәш Кәбирова! Күренеп тора—телне начар белмисез икән! Тик...
—Ә унбиш еллык стажымны кая куясыз?
—Тәҗрибә, әлбәттә, әйбәт нәрсә. Ләкин бит сезне берәү дә эшсез калдырырга җыенмый. Асылбикә Хәкимовна! Персидәтелебез күчеп килгән Печмәнтау авылы мәктәбенә башлангыч класслар укытучысы кирәк икән. Рәхим итегез—файдаланыгыз бай тәҗрибәгезне!
—Алты чакрымдагы авылга кон саен йөреп укытыргамы?—дип каршы төшеп карады Асылбикә.—Ә берсеннән-берсе кечкенә биш балам белән нишләрмен? Бу сезнең тарафтан күрсәтелгән кешелексезлек дип атала түгелме сон, иптәш Бикташев.’
Ачудан йөзе тимгел-тимгел бүртенеп чыккан мәктәп директоры тагын өстәлдәге тәмәке кабына үрелде:
—Ә-ә, исегезгә төштеме? Теге чакта мине мәктәптән куарга җыенып, ирегез бик кешелекле кыланды дисез инде, алайса? Дөнья менә шулай ул—бер алдын, бер артын күрсәтә!..
Бөтенләй эшсез калмас өчен, горурлыгына зыян китереп булса да. газиз балалары хакына Бикташев тәкъдиме белән ризалашырга туры килде Печмәнтауда башлангыч мәктәп кенә иде Авылы кечкенә, укучылары азрак булганлыктан, хезмәт хакы да сизелерлек кимеде Бу исә Мәнүсә апасының тәкъдиме белән килешү—алты яшьлек йөрәк парәсен бәгыреннән өзеп, туганнары тәрбиясенә биреп җибәрү өчен үзенә күрә бер этәргеч булды.
Ләйсирәне Кенәл авылына озатып бер ай чамасы узгач, уйламаганда- көтмәгәндә. фронттан солдат посылкасы килеп төште Бик хәсиятләп кадакланган агач тартма эченнән бер кап сохари, берничә кисәк кер
сабыны, разведчиклар киеп йөри торган искерәк кенә плащ-палатка һәм бинт белән төрелгән биш патронлы обойма килеп чыкты Ут эчендә йөргән солдат кешедән тагын ни көтәсең ди инде. Онытмыйча җибәргәч, болары өчен дә бик рәхмәт.
Ләкин Асылбикә башта ук бернәрсәгә төшенеп җитә алмады. Ярый, сохари белән кер сабыны аңлашылсын да ди. Плаш палатканың да мөгаен, кирәге чыкмый калмас. Ә менә бакыр пулялар тезелешкән биш патронлы обойманы ничек айларга? Посылка савыты тулып торсын өчен генә салынгандыр дияр иден,—әнә бит хатынын азагында, әлеге патрон нарны күздә тотып, анын Сәмигулласы -Мин кайтканчы саклагыз!» дип өстәп куюны да кирәк тапкан.
Тугыз яшьлек Марс белән биш яшьлек Фаилгә исә иң ошаганы плаш-палатка белән нәкъ менә әлеге обойма булды. Малай кеше малай кеше ул авызга капсан эреп китә торган сохари турында да онытып, алар ишегалдында әтиләре кебек «разведчик» булып уйнарга чыгып киттеләр.
Асылбикә, авыр уйлары белән ялгыз калып, посылка савытында килгән өчпочмаклы хат юлларыннан тагын бер кат күз йөртеп чыкты Сәер! Сәмигулла бит анын бер ай элек язган хатын алып укыдым дигән Димәк, уртанчы кызларын Кенәлдәге апасы тәрбиягә алып китүе хакында белгән .Алай булгач, нигә сон ни яхшыдан, ни яманнан бу турыда бер ике сүз язуны кирәк тапмаган? Хуплыймы.’. Әллә үпкәләгәнме. Раббым"
Әнә шулай уйларга, ни кылырга белмичә көн дә узып китте. Күпме эзләп тә борчулы уйларынын очын-кырыен таба алмагач, ташландык сулы чиләген күтәреп, кичке эңгер-менгсрдә Асылбикә ишегалдына чыгып китте Чыкса, ни күрсен' Бияләй хәтле генә гәүдәсенә әтисе җибәргән хәрби киемне бөркәнеп алган да. куе үлән арасыннан шуыша-шуыша. бер кулына утын агачыннан ясалган -автоматын» тоткан Фаил өсте ябулы бәрәңге базына таба якынлашып килә. Ул бераз шуыша да. туктап, автоматыннан тырылдатып аза: «Та-та-та-а!. .» Аннары тагын шуыша башлый.
Асылбикә, чиләген түгәргә дә онытып, кечкенә Фаиле янына килеп җитте:
—Син нишлисен монда, улым?
—Абый белән лазведчик булып уйныйбыз,—диде Фаил, «авто- мат»ыннан һаман ут яудыруын дәвам итеп.
II у 1ым j 1ы-м!..— диде Асылбикә, елмаюын баса алмыйча.-Син әйткән разведчиклар дошман тылында шыпырт кына йөриләр бит алар Үхчәренен дошманнарына алар беркайчан ла беренче булып ут ачмый
-Белә-әм,—дигән булды Фаил, ниһаять. «ату»ыннан туктап һәм күп белүче укытучы әнисенә сокланып карап куйды.
—Абыен кайда, улым?—дип кызыксынуын дәвам итте Асылбикә —Акупта.
—Ә-ә Димәк, бәрәнге базында! Ә син кая шуышасын?
—Акупта утырган дошманның ничә пүлссе калганын белү өчен'
Бу -тапкыр» сүзләрне ишеткәч, ирексездән. Асылбикә елмаеп куйды, дошманның күпме гаскәре барлыгын белү өчен түгел, ә анын ничә пүлссе калганын ачыклау өчен разведкага бару начар гүгел. әлбәттә Бодай итеп бары мәктәп бусагасын атлап керергә өлгермәгән нарасый балалар гына эшли һәм сөйләшә ала!
Ләкин «пуле* сүле колакка чалынгач, әтиләре җибәргән биш патронлы обойма исенә төшеп. Асылбикәнең йөрәге тагын «дерт'» итеп китте: тиктормас Марс бәрәңге базында алай-болай шырпы сызып уйнамый микән?!
—Улым!—диде ул. ачык ишекле баз авызына якын ук килеп. - Тиз генә чык әле!
Баз авызыннан тиктормас Марснын үрмәкүч пәрәвезе бөркәнгән башы юлыкты:
-Ни булды, әни9—диде ул. әтисенеке кебек зәнгәр күзләрен челт- челт иомгалап.
—Каяле, теге чын уенчыгыңны бир әле әниеңә'
—Обойманымы?
— Шуны инде, шуны...
Тиктормас Марсның йөзе кинәт баздагы кызыл балчык төсле кызарып чыкты:
—Менә... Берсе төшеп калган...—диде ул, каушавыннан тотлыга- тотлыга.
Асылбикәнең чигәсендә, ачыттырып, кан тамыры тибеп куйды:
—Кайда, кайчан?
—Үлән арасыннан шуышып уйнаганда.
—И улым, улы-м! Әтиен кайткач, ни әйтәбез инде?
—Ә без аны Фаил белән барыбер табачакбыз!
—Үлән арасыннанмы?
—Менә күрерсен, әни!
—Шулай дисән генә инде...
Чүпрәк белән әйбәтләп төрде дә, өйгә алып кереп, куркыныч һәм сәер күчтәнәчне Асылбикә балалар күзе төшмәслек жиргә яшереп куйды
Ләкин күнеле барыбер тынычланмады
Асылбикә бу төнне озак кына йоклый алмыйча азапланды Инде йоклап киттем дигәч тә, әллә нинди авыр төшләр күрә-күрә. саташып бетте...
... Имеш, анын Сәмигулласын фронт хәтле фронттан кунакка кайтарганнар икән. Төн икән инде. Ул бусага аша мыштым гына атлап керде дә җиделе лампага башта ут кабызды. Аннары исәнләшү юк, нитү юк— үзе сугышка киткәндә муенына сарыла-сарыла озатып калган уртанчы кызын үлепләр сагынуы хакында әйтә башлады. Алып бирде Асылбикә ак биләүгә төрелгән Ләйсирәне. Әти кеше бу кадерле төргәкне башта байтак озак күкрәгенә кысып торды Аннары ал тасмалы биләүне ипләп кенә сүтә башлады
Жанлы төргәк сүтелеп беткәч, каушавыннан Асылбикә хәтта һушын җуя язды, ак биләү эчендә бәләкәй Ләйсирә түгел, ә дүрт патронлы теге обойма ята идс!
Сәмигулласының исә, бу тамашаны күреп, ник бер чәч бөртеге селкенеп карасын! Әйтерсең, ул фронт хәтле фронттан газиз гаиләсен сагынып түгел, ә менә шул сәер «күчтәнәч»ен күрер өчен кайткан!
Ул арала, канәгатьсезлек билгесен белдереп, Сәмигулланың киң маңгаендагы куе-калын кашлары бергә килеп кушылды:
—Ә уртадагы бер патрон кайда?
— Марс белән Фаил разведчик булып уйнаганнарые.
Сәмигулланың исә һаман үз туксаны-туксан:
Мин сезгә биш патронлы обойма жибәргәнием бит?
—Иртәгә иртән үк табарбыз без аны . Бер дә борчылма, Сәмигулла бәгырем!
Юк. сез югалтмагансыз! Биләүдәге биш патронның берсен сез Кенәлдәге Мәнүсә апабызга биреп җибәргәнсез!
—Мәнүсә апага? Акылыңа кил, Сәмигулла, ниемә кирәге булсын инде хатын-кызга ул патрон лигәннәpeнeн■.,
— Их, Асылбикә. Асылбикә! Әле һаман аңлап җиткермәгәнсең икән
Сәмигулла ишекне каты итеп япты да. саубуллашып-нитеп тормый гына, чыгып китте...
Асылбикә ниндидер тавышка сискәнеп уянды Йөрәк лөп-дөп тибә Салкын тиргә баткан тәне никтер бертуктаусыз дерелди. Юк. баягынак Сәмигулла ишекне каты итеп япмаган—бу шулай күкеле сәгатьнең иртәнге дүртне сугуы булган икән' Көннәр көзгә авышканлыктан. бигүк яктырып өлгермәгән иде әле Ләкин, авыр төш күреп тагын саташудан куркыпмы. Асылбикәнең инде урында ягасы килмәде Тиздән көтүгә ялгыз кәҗәсен дә куасы булыр
Үзе яткан агач сәкене шыгырдатмаска тырышып акрын гына уры
ныннан торды да, түр якка чыгып, балаларның өсләрен карап керде Олы кызы белән төпчегенен юрганнары ачылмаган иде. Ә менә идәнгә тәгәрәшкән нәни «разведчиклар»—Марс белән Фаил аркылы-торкылы килешеп беткәннәр Юрганнары, гадәттәгечә, бер читкә тәгәрәгән Асылбикә аларнын өсләрен ипләп кенә япты да тагын почмак яктагы сәкегә килеп утырды. Элек бу сәкедә алар гел Ләйсирә белән йоклый торганнар иде. Бүген исә уртанчы кызынын урыны буш.
Буш!
Асылбикә кинәт эсселе-суыклы булып китте. Туктале, тукта!. Сәкедә бер урын буш. Балаларның дүртесе изрәп йоклый, бишенчесе Кенәлдә Анын Сәмигулласы фронттан җибәргән обоймада да биш патрон нде түгелме сон9 Ә ул төштә күргән ак биләүдәге обоймада, никтер, алар дүртәү генә калган иде...
Биш патрон—биш бала!
Димәк, Сәмигулланың фронттан сәер «күчтәнәч» җибәрүе юкка гына булмаган икән шул! Күрәсең, уртанчы кызларын апасы тәрбиясенә биреп җибәрү турындагы хатка каршы ул ни дип җавап язарга белмәгән Ялгышкансыз дияр иде—сынар канат белән сугыш елларында биш балалы тормышны өстерәп кара син! Дөрес эшләгәнсез дияр иде—йөрәкнең монын белән һич кенә дә килешәсе килми!
Үзе өчен күп нәрсә ачыкланса да. Асылбикә һаман тынычланып бетә алмады әле. Кайсы гына яктан килеп, ни генә уйлама—Ләйсирәне апасы тәрбиясенә биреп җибәреп, ул ялгышкан, ахрысы!
сылбикә килеп кергәндә, хуҗалар мәктәптән кайтмаган иде әле. Өй ишеген ачып җибәрүгә, ниндидер ят ис тоеп, ул йөзен чытып куйды. Әллә керосин-мазар түккәннәрме дип, тиз генә өй эчен күзләргә кереште. Юк, ул-бу түгелгән нәрсә күренми иде.
Түрдә, бөтен дөньясын онытып, анын өзелеп сагынган Ләйсирәсе курчаклы уйнап утыра иде. Башына чалмага охшатып, озын сөлге уралган Ул уенга шул хәтле бирелгән иде ки, хәтта әнисенен килеп керүенә дә игътибар итмәде бугай
Менә Асылбикәнең аяк астында идән сайгагы шыгырдап куйды: —Кызым!.. Бәгырькәем минем!
Таныш тавыш килүгә, кулындагы курчагын бер читкә куярга да онытып, бәләкәй Ләйсирә әнисенен җылы кочагына атылды:
— И әнием, әнием!. Нигә шулай озак килми тордын?—диде ул. озын керфекле күзләрен сөртеп.—Мин сине шундый сагындым!
Асылбикәнең дә кинәт кенә күнеле тулып китте:
— Мин дә сине бик, би-ик сагындым, кызым!—диде ул, Ләйсирәне кочагына тагын да катырак кысып.
Күз яшьләреннән тизрәк арыну өчен, ул бераздан сүзне икенче якка борып җибәрүне кирәк тапты:
—Апан мәктәптән кайтып җитмәдемени әле, кызым?
—Апа түгел... Ул мина әни дип әйтергә куша!—диде Ләйсирә. ниһаять, үксүеннән туктап —Әни! Бер кешенең ике әнисе була микәнни9
—И кызым, кызы-ым Бу каһәр суккыры сугышның берәүләрне бөтенләй ятим калдырып, икенчеләрне ике әниле итеп куйган чаклары да була икән шу-ул!—дип Асылбикә Ләйсирәнен ак сөлге уралган башыннан йомшак кына сыйпап куйды. Кинәт Ләйсирә йөзен чытты
—Абау-у!
—Ни булды, кызым? Ул сөлгене башына ниемә дип бәйләден9 Каяле, чишеп карыйк әле...
—Әем... Чишмәскә куштылар...
—Кемнәр?
А
—Әни белән әти.
—Кемнәр, кемнәр, кызым?
—Әй лә. Мәнүсә апам белән Зәки жизни инде.
—Нигә дип чишмәскә куштылар?—дип кызыксынуын дәвам итте Асылбикә.
—Курыктылар бугай.
—Нәрсәдән, кызым?
—Өйләренә ис таралудан.
«Өебезгә» түгел—«өйләренә»! Йөрәгенә килеп тигән бу сүзне ишеткәч, апалары жәннәтенә әле һаман ияләшеп җитә алмый икән дип, Асылбикә үз кызын чын күңеленнән тагын бер мәртәбә жәлләп куйды һәм, әлеге хисләреннән арыну өчен, баягы төпченүен дәвам итте:
—И-ис?—дип кабатлап сорарга мәжбүр булды ул, ниһаять, эшнен нидә икәнлегенә төшенә башлап —Нинди ис ул—әллә керосинныкымы, кызым?
Жавап урынына Ләйсирә нәни инбашларын гына сикертеп куйды һәм тагын сулкылдый-сулкылдый елый башлады:
—Үз өебезгә... кайтасым килә... әнием, бәгырем!
—Сабыр, кызым, сабыр... Каяле, сүтеп карыйк әле башынны
Ләйсирә бу юлы карышып маташмады. Ул хәтта ниндидер кутырга ябышкан сөлге читен куптарып алганда да баягы кебек чырыйлап кычкырмады.
Бөтен баш түбәсен каплап алган әлеге кутырны күргәч, Асылбикәнең үз тәне пешеп киткәндәй булды:
—Бусы ниткән нәрсә инде тагын, кызым?
—Әем... Сөйләмим!
— Нигә, матурым?
—Жизнәм берәүгә дә әйтмәскә кушты.
—И кызым, кызы-ым Үз әниеңә дә сөйләмәгәч.
Үз әниең дигән сүз чыккач, монарчы беркемгә дә сөйләнмәгән серен бәләкәй Ләйсирә га гиз әнкәсе белән бүлешми кала алмады
абын-шырпы кебек нәрсәләр җитмәү, юньләп юына һәм киенә алмау аркасында, көннәрдән беркөнне Кенәл мәктәбе укучылары арасында да бет таралды Аңа ияреп йөри торган тиф авыруы килеп чыкмасын өчен, башны керосин белән юарга кирәк икән дигән сүзләр йөри башлады.
Бәләкәй Ләйсирә мәктәпкә йөрми иде әле йөрүен. Ул анда киләсе көзгә барачак. Әллә мәктәптән кайткан иптәшләре белән уйнаганда иярә күрмәсен дипме, әтигә сакланганны Ходай саклар диепме, Зәки жизнәсе бер кичне Ләйсирәнең башына да керосин сөртеп карыйсы итте. Каяндыр мамык кисәге алып килде дә, тузан кунып беткән шешәдәге керосинга манып «шикле» чәч бөртекләрен эшкәртергә кереште. Ләкин Зәки җизнәсенен күзләре, лампа филтәсе бик аз чыгарылганлыктан, бик үк күреп бетерми иде шул! Ул почмак якка чыгып, мич алдыннан озын чыра алып килде дә аны пыяла куык эченә тыкты, лампа филтәсен чыгарып тормыйча гына, чыраның көйри башлавын көтәргә кереште Ниһаять, чырага ут эленде Чәч төпләре яхшырак күренсен дип шуны якынрак китерүе булды. Ләйсирәнең башына ут капты.
— Ке-ро-син!!! Керосинга ут төшә күрмәсен! —дип кычкырып җибәрде жизнәсе һәм куллары белән өстәл астын кармалый-кармалый. тузанлы шешәне эзли башлады.
’ Шешә табылып Ләйсирәнең чәченә чират җиткәнче, күпмедер вакыт узып га өлгерде. Ярый әле. янәшәдә юынтык сулы чиләк торг иде Жизнәсе шул чиләкне Ләйсирәнең чытыр-чытыр яна башлаган
С
башына каплады, һәм бераздан, авыртудан бигрәк гарьләнүдән сулык- сулык яшь коярга керешкән <-кызы»нын чәчләрен сөлге белән урап куйды.
әнүсә кайтып кергәндә. Асылбикәнең күзләрендә яшь кибеп өлгермәгән иде әле.
Мәнүсә исәнләшеп, хәл белешеп, берни булмагандай мәктәпкә киеп йөри торган күлмәген салып, зәңгәр халатын киеп куйды. Үзе тезде дә тезде:
—Сенел жаным!.. Дөресен әйткәндә. Ләйсирәбез үзе бик уңган кыз булып чыкты Әле менә әнисенә ияреп, мәктәпкә дә йөргәли башлады Тик бүген генә, башына ис тигәнгә күрә, бармый калган иде...
Нинди ис тию ул? Асылбикә бу турыда кызыксынып тормады, чөнки апасынын тәмле теленнән бер-бер артлы очып кына торган «Ләйсирәбез», «әнисенә ияреп» кебек сүзләр йөрәгенә ук булып кадалган иде.
иһаять, юлга кузгалыр чак та җитте. Күреп-яратып бетерә алмаган. сөелеп туймаган газиз әнисен озатышырга дип, бәләкәй Ләйсирә дә урамга чыкты:
—Авыл очына хәтле генә барам!..—дип ялваргач, өстәвенә, үтә юка да киенгән булгач (жәйге сандалилары, бер кат күлмәге белән әллә ни ерак китә алмаячак), хуҗалар аның теләгенә каршы килмәделәр.
Ләкин, кәжә бәтие кебек, терт тә терт әнисе янәшәсеннән теркелдәгән Ләйсирәгә һич тә, һич тә салкын түгел иде. Әйтерсең, анын иңнәренә сихри канатлар үсеп чыкты. Юк, алмалы һәм баллы, сыерлы һәм майлы Кенәлгә караганда, бәрәңгеле һәм кәжәле үз авылы кадерлерәк иде ана. Анын бик тә Саяра апасы (идән юарга булышмыйсың дип. орышса-орышыр иде әле шунда!), Марс абыйсы һәм Фаил энесе янына (сүзләрен тыңламаганда, беләктән чеметсәләр-чеметерләр иде әле шунда!) кайтасы килә иде Инде Сәрия сеңлесе дә сөйләшергә өйрәнеп җиткәндер. Иңде песикәй белән кәжә бәтиләренең ничек сагындыруын әйтеп тә торасы юк.
Тик бу хакта әнисенә ничек белдерергә? Әнә инде авыл очына да җитеп киләләр Анын бит, әнисеннән аерылып, бер дә кире борылып китәсе килми.
Ләйсирә язмышы турында уйланып барганга күрәме, тиешле турыга килеп җитүләрен Асылбикә дә соңлабрак абайлады:
—Әбәү, кызым Артыграк та китеп өлгергәнбез түгелме?—диде дә, күчтәнәчле сумкасын тузанлы юл читенә куеп, Ләйсирәне ике куллап күкрәгенә кысты — Йә, хушлашыйк, кызым! Юкса, кире кайтырыңа ерак булачак.
Ләйсирә сабыйлык ашкынуы белән әнисенең муеныннан кочаклап алды:
—Тагын бераз гына барыйм инде, әнием!
—Югалтмаслармы сон үзеңне?
—Әнә теге эскерткә хәтле генә, әнием!—диде Ләйсирә, барасы офык читенә таба нәни кулын сузып.
—Ай-һа-а-й Шактый атлыйсы икән бит әле! Армассынмы сон. кызым? Кире кайтасыңны онытма!
—Ю-юк. Мина синен белән бергә атлавы бик жинел, рәхәт, әнием!
—Шулай дисәң генә инде, кызым!.
Менә сөрелгән кара җир уртасында ерактан ук күзгә ташланып, яктырып утырган салам эскерте турысына да килеп җиттеләр. Асылбикә
М
Н
хушлашырга кирәклек турында әйтергә теләп, авызын ача башлаган иде дә, кызынын бәгырь түреннән чыккан йөрәк тавышын ишетеп, тагын ризалашмый булдыра алмады:
—Әнә теге офык читендәге ялгыз агач турысына хәтле генә барыйм инде, әнием!
—Ярый соң, алайса...
Ничек ризалашмыйсын ди! Дөресен генә әйткәндә, кызынын пешүдән кутырланып беткән башын күргәч. Асылбикә үзе дә аны Әжемгә кире алып кайтып китәргә бик теләгән иде. Ләкин тагын ялгыз калачак апасын жәлләпме, ничектер, бу хакта сүз кузгатырга жай гына тапмады.
Тиздән хушлашачаклары хакында уйлап атлый-атлый, әнә шулай офык артыннан офык үтелде. Инде юлның яртысына жителде. инде алда маяк булырдай салам эскертләре һәм ялгыз агачлар да калмады бугай..
Ниһаять, ныклы бер карарга килеп, Асылбикә барган җиреннән туктап калды:
—Ярый, кызым, икенче очрашканга тикле сау булып тор!
—Хуш, әнием.
Кечкенә Ләйсирәнен тавышы бу юлы дерелдәвек иреннәре арасыннан теләр-теләмәс кенә, калтыранып кына чыкты.
Асылбикә ялгызы гына бераз араны үтте дә, күнеле тулып, кинәт артына борылып карады. Гажәп. Ләйсирә әле һаман борылып китмәгән, күзләрен мөлдерәтеп, әле һаман әнисенә карап тора иде!
Шулчак әллә нәрсә булды, капма-каршы кырлы ике магнит кисәге сыман, тарту көченә буйсынып, ике йөрәк бер-берсенә ташланды:
— И кызым, кызы-ым!..—диде Асылбикә, әнисеннән күреп үкси- үкси елый башлаган Ләйсирәне кайнар кочагына кысып —Мин бит сине бөтенләйгә алып китәргә килгәнием, күз нуры-ым! Әйдә, кайтып китик туган өебезгә, булмаса...
ниләренең кайтуын өй тәрәзәсеннән гел күзәтеп-көтеп торган, ахрысы, кечкенә Фаил арыган юлчыларны капка төбенә үк чыгып каршы алды:
—Таптык, әни, таптык!—дип шәрран ярды ул. тегеләр килеп житәр- җитмәстән.
— Нәрсәне, улым?
—Әги җибәргән бишенче пүлене!
— Менә әйбәт булган, улым!—диде Асылбикә, арыган куллары белән Фаилне күгәреп алып —Димәк, хәзер бишебез дә бергә җыелдык! Менә башта апаң белән исәнләш, бер дә сагынмадыңмыни сон’
—Сагындым, әни, бик сагындым . Исәнме. Ләйсирә апам!
—Саумы, энем!
Ләйсирә әнисе күкрәгеннән җиргә төшеп өлгергән Фаилне көчсез куллары белән кочаклап алды. Бу мизгелдә анын керфекләре чыланган иде Чөнки ул, күпме айлар чит авылда яшәп, газиз энесен генә түгел, каршыдагы яшел чирәмле ишегалдын, әнә шунда терт-терт сикерешеп уйнап йөргән кәжә бәтиләренә тикле бик сагынган иде!
Редакциядән: Гаҗәп хәл! Соңгы берничә e.ida әдәбият-сәнгать. мәдәният дөньясында юбилейлар күбәеп китте Һәм аларның иң күбе утызынчы еллар ахырында һәм кырыгынчы елларның башында туганнарның бәйрәме булды Әйтерсең лә халкыбызны мәрхәмәтеннән ташламаган Табигать анабыз гарасатлы еллар киләсен, озакламый җир шарын миллионнарны һәлакәт упкынына салачак сугыш ялкыны ча!гап ашсын а>дан белгән Лам рухи дөньябыз саекмасын өчен шул елларда туган
Ә
сабыйларга талант орлыгын мулдан сибеп калдырган. Язучы, үткен каләмле публицист һәм дөнья агышын нечкә тоемлаучы журналист каләмдәшебез Равил Вәлиев тә дөнья ачысын нәни чагыннан ук татый башлаган, тырышып-тырмашып уз юлын тапкан әнә шул тырыш буыннан. Быелның 20 августында аңа да 60 яшь тула.
Равил татар әдәбиятына мәшһүр затларны биргән бәрәкәтле Арча районында. 1942 елда Яңа Кенәр авылында туган. Туган якларында урта белем алгач ул Арча педагогия училищесында укый, авыл мәктәбендә укытучы була, армия сафларында хезмәт итә һәм Казан дәүләт университетының татар теле-әдәбияты бүлегем тәмамлый. Университетны тәмамлаганнан соң газета редакциясендә, телевидение студиясендә эшли, ә республикабызда гигант КамАЗ заводлары корыла башлагач, яшьлек романтикасы аны төзелеш мәйданнарына алып китә. Баштарак ул гади ташчы була, язылачак әсәрләренең геройлары белән иңгә-иң торып, яңа Чаллының беренче йортларын салыша, күргән-кичергәннәрен исә көндәлек дәфтәренә теркәп бара Гомумән. Рави.] Вәлиевнең хезмәт биографиясе күпкырлылыгы. төрлелеккә бай булуы белән аерылып тора. Ташчылыктан соң ул тагын газета редакциясендә, ремонт- инструментлар заводы төзелешенең матбугат үзәге җитәкчесе була, аннан бетончы йаи монтажчы сыйфатында завод корпусларын коруда катнаша, һәм аннан соң тагын газета-журнал редакцияләрендә.
Равил Вәлиев әдәби иҗат белән мәктәптә укыган елларыннан ук шөгыльләнә Аның беренче китабы-“Шәһәр булсын бүләгем " исемле документаль повесте исә 1973 eida Татарстан китап нәшриятында басылып чыга һәм укучыларның җылы бәясенә лаек була Әсәр очеркистларның 1974елда Мәскәүдәуздырылган Бөтенроссия семинарында да тикшере ю һәм уңай бәя ала. Тормышны актив өйрәнүче язучы тагын берничә елдан укучыларга “Таяну ноктасы ” исеше икенче китабын бүләк итә
Р. Вәлиев документаль проза белән беррәттән. хикәяләр һәм повестышр да яза. Алар уз вакытында Татарстан вакытлы матбугаты битләрендә дөнья күрде 1986елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Мәңгелекут җылысы’ китабына әнә шул повестьлары һәм хикәяләре тупланган.
Хәзерге вакытта Равил Вәли улы Вәлиев “Шәһри Казан " газетасында баш редактор урынбасары булып эшли. Ул республикабызның, татар халкының үткәненә бүгенгесенә һәм киләчәгенә баглы күпсанлы актуаль мәкаләләре. сәяси темага язылган публицистик язмалары белән укучылар арасында абруй казанды.
Каләмдәшебезне алтмыш еллык юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек. иҗат уңышлары һәм бәхет телибез.

Реклама