АЛАЙ ТҮГЕЛ, БОЛАЙ УЛ...


Сере бә-әк гади...
- Ню! Алып китәм! Ике елдан артык ята ич инде хикәям, а чыкмалы.'- дип, Әхәт Гаффар
«Шәһри Казан» гәзитенен әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире Нәсим Акмалга дулый икән.
-Соң, Әхәт абый, ике ел элек минем урында үзен эшләдең ләбаса. Нигә хикәяңне шул
чагында чыгармадың?-дигән ана тегесе
-НюНдигән Әхәт Гаффар-Аның сере бә-әк гади: Әхәт Гаффар Әхәт Гаффарны сыйлый
алмый ич инде!
Телевизор бәласе
Ркаил Зәйдулла дусты Ләбиб Леронга яңа китабын бүләк итә.
Бер ай үтә.
-Укыдыңмы?-ди Ркаил.
-Юк әле . -ди Ләбиб.
Ике ай үтә.
-Жә, укып чыктыңмы инде?-ди Ркаил.
-Юк әле...-ди Ләбиб.
Көннәрдән бер көнне, инде өч ай булды дигәндә. Ркаилнен эш бүлмәсенә сулуы капкан
Ләбиб йөгереп керә Йөгереп тә керә, сүз дә башлый бу
-Ну, бу хатынны! Ну. бу хатынны!
«Укылынмы сон?» дип әйтергә авыз ачкан Ркаил аптырап кала
-Ни булды?—ди ул ниһаять
-Хатын телевизор алып кайткан! Укытучылар конкурсында беренче урынны алган.
-Соң... Әйбәт булган диген. тиле!-ди ана Ркаил.-Менә минеке алып кайтсын иле әле'
-Болай да бүлмә саен телевизор,-ди Ләбиб, уфтанып -Иҗат кичәсен үткәреп йөргәндә
Мөслимнән-бер. Актаныштан -бер, Кукмарадан ике телевизор бүләк иттеләр. Инде синең
китапны укырга дип кенә
-Укыдың што-ли, ниһаять?!-ди Ркаил. түземсезләнеп
-Әле кичә генә синен китапны укырга дип туалетка кереп утырган илем- анда ла телевизор
тора минсинайтим!-дип, Ләбиб җиңел сулап куя
Авыз эченнән әйтелгән сүз
Язучыларның бер җыелышында Газинур Морат, ун ягында утыручы Марсель Галиевкә.
сул ягында утыручы Мансур Вәлиевкә карап ала ла авыз эченнән генә үзалдына әйтеп куя.
-Беэнсн халык Фатыйх Кәрими белән Фатих Кәримне бутый Жиле Галиев белән сигез
Вәлиевне каян килеп кенә аера алсын сон инде ул. йә9'
Акыллы нәтиҗә
Язучылар берлеге ишегалдындагы «Сарман» кафесы төбендә бер төркем әдип
тәмәке көйрәтә. Гәп әлеге дә баягы хәмер тирәсендә куера.
—Зоопаркларда, мәсәлән, филгә аракы эчерәләр, ә маймылга—сыра, ди Газинур
Морат
-Нигә?
—Ин акыллы хайваннар коллыкны бик авыр кичерәләр икән.-ди Газинур.
—Коллыкта яшәгән халыкның да ин акыллы затлары хәмер эчәргә мәҗбүр.— дип
акыллы нәтиҗә ясап куя Ләис Зөлкарнай
-Димәк, үлгәнче катлыкта яшәячәкләр'-ди балар яныннан ашыгып кына үтеп баручы
Рәфикъ Юныс
Әйбәт кеше
-Рөстәм абый. Камил Кәримовнын «Ком сәгате» романын укыдыгызмы?- дип
сораганнар яшь язучылар Рөстәм Мингалимнән
-Юк!-дип жавап биргән өлкән әдип -Әмма ул кешене мин беләм Бик әйбәт кеше ул
Шәп кеше' Гажәеп кеше Яратам мин аны хәтта. Тик аның белән мөнәсәбәтләремне бер дә
бозасым килми Шуна күрә дә ул язганнарны беркайчан да укымаячакмын
Борчылу
Равил Фәйзуллин туган ягына әтисе янына кунакка кайткан. Кайтып керүгә үк.
беренче сүзе итеп ул 85 яшьлек әтисе Габдрахман агадан сорый икән:
-Әти. «Казан утлары»на язылдыңмы'’
-Юк. улым, өлгермәдем әле.-дигән аңа әтисе.
-Их. әти. әти, син язылмасан. бүтәннәр язылмаса, инде болай да битараф татар
халкы кая барып чыгар?'-дигән Равил Фәйзуллин һәм шуннан соң гына әтисе белән:
«Нихәл, әти?!»-дип кул биреп күрешкән.
Лимит
Шагыйрь Зиннур Мансуров-аз сөйләп, күп эш башкаручы шәхес.
Бервакыт аңа язучылар җыенында рәислек итәргә туры килә. Теләсә дә. теләмәсә
дә. рәис байтак кына тел тибрәтергә мәҗбүр була.
Бу җыеннан сон Зиннур .»фәиде өендә бер атна чамасы сөйләшмичә йөри -Ни
булды сина. әтисе?-дип сорый икән аннан хәләл җефете Роза ханым. -Бер көндә
бер айлык сүз сарыф итеп карале башта' -дигән ана шагыйрь.
«Мә, гариф министрлыгы»
Инде моннан ун еллар чамасы элек. Гариф Ахунов Ленин урамы буйлап Кремльгә
таба бара икән Артыннан моны Жәвад Тәрҗеманов куып җиткән. Куып җиткән дә бу,
язучыга бәйләнә дә башлаган:
-Гарифҗан, әйт әле син менә, ничек иттереп бу кадәр югары дәрәҗәләргә ирештен-
язучылар башлыгы да. депутат та булдың, китапларың да ел саен кырык телдә чыга тора..
Сере нидә?
-Тургай бит мин. туганкаем, тургай...
-Ничек инде—тургай?
-Иртә торам мин. туганкай!
-Ә шулай да...
-Шулае-шул! Үзең менә, туганкаем, бүген йокыңнан ничәдә тордың?
Сигезләр тирәсендә...
-Менә сиңа вәйт! Ә мин иртәнге дүрттә тордым
—Хәзер инде кая юл тотышын?
—•Мә, Гариф министрлыгы» дип язганда өтерен төшереп калдырганнар. Менә шуны
төзәтергә килүем иде әле,-дип, Гариф Ахунов бәйләнчек юлдашыннан котылу өчен, кырт
борылып, Мәгариф министрлыгына кереп киткән имеш.
Бабил буталышы
Мөдәррис Әгъләм белән Равил Фәйзуллин Аккош күленә юл тотканнар Кара *Волга»да
«Вавилон» супермаркетын узып киткәндә Мөдәррис әйтә куя
-Карале, Равил, «Вавилон»—«Равилон»'-Бер генә хәрефен үзгәртәсе бит, әй! Дәрт
итсән, үзгәртәсен дә әле син аны!
-Бер дә бүтән кайгым юк иде...-ди Равил Фәйзуллин, көрсенеп,-эшкә барсан-журналнын
80 еллыгы, дип, ремонт дип мәш киләләр, өйгә кайтсаң— бәләкәй Газиз жылый, ә башта-Бабил
буталышы...
Җаен тапкан
Язучы Марсель Галиев Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Роберт
Миңнуллиннан:
—Сезнең эштә гел урысча гына сөйләшәләр бит. ничек аралашасын син алар белән9
Читен түгелме?-дип сорый икән.
—Сөйләгәннәрен тынлап-тынлап торам да, «Да-а.. »-дип куям, тагын ун минут тыңлагач:
«Неужели?»-дим, бераздан «А кәк же...», аннары «Конечно!», ә иң соңыннан: «Не мож ет быть!»-
дигәч, тегеләр яна баштан сөйли башлый,- дигән Роберт Миңнуллин.
Тәңкәле витамин
Аккош күлендә су коенганда Ркаил Зәйдулла Равил Фәйзуллиннын чит- кара күзеннән
яшереп сала торган авына юлыккан. Сөкә төбендә сикерешкән бармак башы кадәрле алтынсу
кәрәкәләрне тиз-тиз генә чүпләштергәләгән дә бу, алай-болай Равил абый үзе очрый күрмәсен
тагын дип, кача-поса гына, дөбер-шатыр килеп, алачыгына ашыккан
Аннары исә, кар беткәннән бирле гөмбә, каен бөресе, бака үләне, усак кайрысы, мүк,
какы-кузгалак, әрекмән тамыры һәм кычыткан белән генә тукланып яшәүче күршесе Әкә
кушаматлы Мөдәррис Әгъләмне балык кыздырырга дәшкән дә, кытыршы нарат сайгагыннан
корыштырган саллы сәкесенә кырын ятып • Казан утлары»нын яна санын укырга керешкән.
Өч минуттан Әкә әйләнеп тә кергән
-Тор! Пеште!
-Шул арадамы?-дип гажәпләнгән Ркаил
-Кәрәкәне ике минут ярымнан артык утта тотсаң, тәме китә, көя башлый ул,-дигән ана
тегесе
Бәр-рәч, соң, син моның тәңкәсен дә чистартмагансың лабаса!?
-Белмәсәң-бел! Кәрәкә дип аталган балыкның тәңкәсен генә ашыйлар аның. Бөтен
витамины-тәңкәсендә!~дигән белдекле Әкә.
Ә табада кәрәкәләрнең тәңкәләре генә калган икән

Реклама