28—КАСАС (КЫЙССАЛАР) СҮРӘСЕ


Касас сүрәсе 88 аятьтән тора. Мәккәдә иңгән, берннчәсе Мәдинәдә иңгән. Касас—
кыйсса, хикәя, вакыйга сүзләренең күпчелеген аңлата.
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
I. Та. Син. Мим. (2) Болар (хәләлне харамнан. хакыйкатьне ялганнан) апачык (аерып
бирә торган) Китапның (Коръәннең) аятьләредер
3. Иман китергән кавемнәр өчен Муса белән Фиргавен турындагы хикәяләрнең
берничәсен дөресе илә сиңа сөйләп бирербез (4) Дөресе шул, Фиргавен ул жирлә (Мысырда)
хаким буларак артыгын кылана башлады халкын фиркаларга аерып бетерле. Аларның бер
өлешен изеп, зәгыйфьләнлерде. аларның (яһүдләрнең) угылларын суеп, кыз балаларын гына
калдыра башлады Ул, чыннан да, бозыклык кылучы, рәхимсез хаким иде.
(•Аятьтә сөйләнә торган кимсетелгән халык яһүдләр. ягъни, Исраил угыллары булыр
Берәүсе Фиргавенгә: «Исраил угыллары арасыннан бер up баш дөньяга килер һәм шул ир баш
үскәчтен синең солтанатыңның астын өскә китерер, тәхетеңне тартып алыр*.—дип сөйли
һәм Фиргавен исраил угылларының яңа туган һәр ир баласын суйдырта бара»
Хәсән Чантай тәфсиреннән )
5. Без шул кыерсытылганнарга ярдәм итәргә теләдек Алардан (хәерле эшләргә)
өндәүче имамнар чыгарып, аларны (Фиргавен халкының) милкенә (Мысырга) варис итәргә
теләдек (6) Аларга (изелгәннәргә) ул жирдә (Мысырда) кодрәт биреп. Фиргавенга. Фиргавеннең
баш вәзире) һамәнгә вә аларнын гаскәрләренә дә аларнын курыккан нәрсәләрен башларына
китереп күрсәтергә ихтыяр иттек.
7. Муса анасының күңеленә Без:
—Аны имез. Ана куркыныч килеп, син чарасыз калсаң. аны диңгезгә ташла, (батып үләр
дип. баюсыз калырмын, дип) курыкма Без аны янә сиңа кире кайтарырбыз һәм аны
пәйгамбәрләрнең берсе итәрбез,—дип боерык иңдердек
8. Ниһаять. Фиргавеннең гаиләсе (хатыны) табылдык баланы елгадан алды Соңыннан
бу бала үзләренә дошман һәм афәт чыганагы булачагын алар белми иде Чөнки Фиргавен белән
һамән вә аларның гаскәрләрендәгеләр азгын юлда иде
9. Фиргавеннең хатыны әйтте:
-Минем өчен дә, синең өчен дә күз карасы кебек (бер куаныч булыр)
Журнал өчен Рави» БАТУЛЛА әзерләде
Аны үтертмә, зинһар Киләчәктә, бәлки, файдасы да тияр Яки аны угыллыкка алырбыз.—диде.
Ләкин алар эшнең асылын белеп бетерми иде әле.
10. (Баласының рәхимсез Фиргавен сараена эләккәнен белгәч) Муса анасының
күңеленә борчу инде (ул йокысыз калды). Әгәр дә аны иманлы итеп, (сабырлык бирмәгән булсак)
ул дөреслекне (серне) ачып салган булыр иде.
11. Анасы Мусаның апасына әйтте:
-Муса артыннан калма,—диде. Ул. Фиргавен гаиләсе сизенмәсен, дип. сиздерми генә,
ерактан күзәтте.
12. Без әүвәл имезүче сөт аналарының сөтен харам иттек (Муса чит имчәкләрне
авызына алмады) Шулчак апасы әйтте:
—Аны сезнен өчен бик яхшы тәрбия итәчәк, үзегез дә аннан канәгать калырлык бер гаилә
табып биримме сезгә?—диде.
13. Шулай итеп, аны анасына кайтардык. Күзе-йөзе яктырсын дип. кайгыдан
бетерешмәсен, дип. Аллаһның вәгъдәсенә шик белдермәсен, хак икәнен белсен, дип. Ләкин
аларнын күбесе Хакны белми.
14. Егетлек чагына килеп житкәндә. Без Мусага хикмәт (акыл) вә гыйлем бирдек. Менә.
Без игелек кылганнарны шулай бүләклибез.
(•Хүкм» сүзеннән килеп чыккан •хикмәт» сүзе тәфсирләрдә еш кына •пәйгамбәрлек
кы.зу» мәгънәсендә кулланыла».
Ибраһим Дөнмәз тәфсиреннән.)
15. Бервакыт (Муса) беркемгә дә хәбәр бирмичә бер шәһәргә килеп керде Бу шәһәрнең
халкы ваемсыз гына ял итеп (яшәп) ята иде. һәм ул ике кешенең сугышканын күрде. Аларның
берсе үзенең (яһүд) токымыннан, икенчесе исә дошман (Фиргәвеннең кыптый) кавеменнән иде.
Милләттәше аннан ярдәм сорап кычкырды. (Муса) йодрыгы белән (кыптыйга) китереп орды да.
үтерде дә. (Бу кылмышына аптырап. Муса):
—Бу—шайтан эше булып чыкты. Ул. чыннан да. аздыручы, котыртучы ап-ачык бер
дошман.—диде.
(•Бу вакытта Муса гаделлекне яклаучы булып җитешкән иде инде Кыптыйлар Исраил
угылларын кыерсыта башлый. аларны талыйлар, оиләрен туздыралар. Менә Муса шул
гаделсезлеккә шаһит була һәм түзеп таралмыйча мескенне якларга алына һәм белештерми
кеше үтерә. • Бу—шайтан эше булып чыкты», дигән сүзен ике мәгънәдә шәрехләргә була.
Рәхимсез кыптыйның бичара яһүдине җәберләве турында әйтелгән сүз дип тә. артык кызып,
адәм үтергәнен гонаһ санап. үзенә карата әйткәндер, дип тә аңларга була».
Ибраһим Дөнмәз тәфсиреннән )
16. Муса:
-Йа, Раббым. чыннан да. мин язык кылдым. Ярлыка мине,—дип ялварды һәм Агтаһ аны
ярлыкады Ярлыкаучы һәм чиксез миһербанлы бары тик бер Аллаһ кына
17. Муса әйтте:
— Раббым. мина биргән нигъмәт (һәм гафу) хакы өчен жинаятъчеләргә беркайчан да
ярдәмче булмам, иншаэаллаһ,— диде.
18. (Икенче конне иртәнчәк ул) курка-курка гына, алак-ялак карана- карана шәһәргә
чыкты Ни күхпәре белән күрсен, кичә үзеннән ярдәм сорап кычкырган кешене тагын очратты (Ул
тагын бер кыптый белән сугышып ята иде) тагын ярдәм сорап кычкырды Шунда Муса әйтте:
—Син үзен гаугачы икән,—диде.
19. Муса икесенен дә дошманы булган кыптыйны сугыштан тыярга теләгән иде дә.
тегесе әйтте:
Әй. Муса, син кичә бер жанны кыйган идең инде, мине дә үтерергә телисенме’—диде—
Димәк ки. син монда тәртип урнаштырырга (игелеккылырга) түгел, (кеше үтереп) залим бер
хаким булырга килгәнсең, ахрысы.
20. Шәһәрнсн икенче башыннан килеп, берәүсе ашыгып әйтте:
—Әй, Муса, сарайдагылар сине үтерергә тели. Тиз бул. син чыгып кач. Бу минем сиңа
булган игелекле кинәшем,—диде. (21) Муса курка-курка, алак-ялак карана-карана шәһәрдән
чыгып китте.
—Раббым, мине залимнәр өереннән коткар,—дип ялварды.
22. Мәдьянгә туп-туры барганда ул:
— Раббым мине тугры юлга күндерер дип ышанамын,—диде.
23. Муса Мәдьян шәһәре тирәсендәге су улаклары янына килгәндә хайваннарына су
эчерүче бик күп кешеләрне күреп алды. Атардай бераз читгәрәк хайваннарын суга якын
жибәрмәскә тырышучы ике кызны да күрде. Аларга:
—Сез нигә малларыгызга су эчермисез?—диде. Шушы җавапны алды: —Чабаннар үз
малларын эчереп бетермичә, без малларыбызны эчертә алмыйбыз. Агабыз исә бик олы яшьтә
(манарга су эчерерлек хәлдә түгел).
24. Шуннан сон Муса аларнын малларын эчерде. Соңыннан күләгәгә керде һәм:
—Йа, Раббым, хактыр ки, иңдереләчәк һәр нигъмәтенә мохтаҗмын. — дип дога кыллы
25. Шуннан соң теге ике кызның берсе тарсынып кына аның янына килде
—Атам хайваннарыбызны эчергәнеңә күрә, рәхмәт йөзеннән, бүләкләр өчен сине үз
янына чакыра,—диде. Карт (хәзрәти Шөгаеб) янына килеп, Муса башыннан кичкәннәрне бәян
итте Карт әйтте:
—Курыкма, син инде шул гаделсез халыктан котылдың,—диде.
26. Кызларның берсе әйтте:
—Агакаем, син аны эшләгәненә хак биреп, чабан итеп ал. Түләп эшләтәчәк бу игелекле
егет—көчле һәм ышанычлы кеше,—диде
27. (Шөгаеб) әйтте:
—Сигез ел мина хезмәт иткәннән соң. мин сина шушы ике кызымның берсен никахлармын
Ун сл эшләргә теләсән—ихтыярын Мин сине ирексезләмимен Иншаэаллаһ. син мине һәрчак
игелекле кеше буларак белерсең,—диде.
28. Муса болай диде:
— Бу синең белән минем арадагы (килешү) булыр. Бу ике шартның кайсысын гына үтәсәм
дә, мина каршы үпкә-ризасызлык (ирексезләү) булмаска тиеш Сөйләткәнебезгә Аллаһ—
шаһиттер
29. Килешенгән хезмәт вакытын тутырып, гаиләсе белән юлга чыккач, Муса Тур
тарафында бер ут күреп, гаиләсенә
—Сез шушында торып торыгыз: мин еракта бер ут күрдем, бәлки, аннан берәр хәбәр яки
җылыныр өчен утлы кисәү алып килермен.-диде
30. Анда баргач, шул мөбарәк үзәннең уң тарафыннан, куаклыклар эченнән бер өн
ишетелде:
—Әй, Муса, син белеп тор, бөтен галәмнәрнең Раббысы ул—Мин буламын—Аллаһ
Тәгаләң!
31. - Карышкынны ыргыт,—дигән тавыш ишетелде. Муса таягын җиргә ташлады, таяк
еланга әверелде. Муса артына да борылып карарга куркып, кача башлады. Тагын әйтелде:
—Әй. Муса, кире борыл. Курыкма Син иминлеккә нрешконнәрдәнсең.
32. Кулыңны куеныңа тык. ул зыян күрмичә, ап-ак булып чыгачак. Куркудан җәелгән
кулларыңны кушыр Менә бу ике галәмәт (еланга әверелгән таяк белән язипыравыклы кул)
Фиргавен һәм аның адәмнәре алдында Раббын тарафыннан җибәрелгән һәм инкарь ителмәстой
ике дәлилдер. Атар юлдан язган бозык халык булып чыкты
33. Муса әйтте:
— Раббым. мин аларнын бер кешесен үтергән идем, мине үтермәгәйләре, дип
куркамын,—диде (34)—Кардәшем Һарун миннән матуррак сөйли Хаклы икәнемне раслаучы
ярдәмчем итеп аны да минем белән бергә юлла. Алар мина (ялганчы кушаматы тагарлар
дип), дип куркамын
35. Алл аһ боерды:
—Энен сина ышанычлы терәк булыр һәм мин сезгә шундый бер кодрәт бирәчәкмен
ки. аятьләребез (могҗизаларыбыз) мәсьәләсендә алар сезне жинәлмәс Сез һәм сезгә ияргән
иманлылар өстен чыгачаксыз,—диде.
36. Муса аларга ап-ачык аятьләребезне китергәч, алар:
— Бу—күз буу сихередер. Ата-бабадан бу турыда ишеткәнебез булмады,— диделәр.
(37) Муса әйтте:
—Тугры юлга өндәүче итеп кемне күндергәнен һәм ахырда кемнен Сәгадәткә
ирешәчәген ин яхшы белүче—Раббым Үзедер. Хактыр ки. залимнәргә котылу (җәннәт)
булмас
38. Фиргавен әйтте:
—Әи. яраннарым, сезнең өчен миннән башка илаһ барлыгын мин белмимен Әй.
һамән. син учак як. кирпеч яндыр. Мина биек манара җиткез. Мин Мусанын Тәңресе янына
менмәк буламын Әмма ул чеп-чи ялган сөили. дип уйлыйм мин,—диде.
39. Фиргавен һәм аның буйсынарлары (яраннары) урынсызга горурландылар һәм
Безнең хозурымызга кайтарылачакларын инкарь иттеләр. (40) Без аны һәм гаскәрләрен
тотып аллык та. диңгезгә ташладык. Бакчы, залимнәрнен язмышы ничек булып бетте
41. Без аларны утка (тәмугка) чакыручы җитәкчеләр иттек. Кыямәт көнендә алар
ярләм күрмәячәк (42) Бу дөньяда Без аларга ләгънәт ордык. Кыямәт көнендә дә алар
ләгънәтләнгән һәм мескен хәлдә булыр
43. Хактыр ки. әүвәлге (Нух. Һуд. Салих, Лут) халыкларын Без һәлак иттек (һәлак
булганнарның фаҗигасе турында уйлый-уйлый үгет-нәсихәт алсыннар дип, кешеләргә ап-
ачык дәлилләр. тугры юлга юнәлтүче вә рәхмәтебез буларак) ул Китапны (Тәүратны)
Мусага бирдек.
44 (Ий. Михәммәд) Мусага әмеребезне күндергәндә, син тауның Көнбагыш ягында
түгел идең, ул вакыйганы күреп тормадың (45) Әмма Без (Мусадан) сон бик күп халыкларны
яралттык. алары озын гомерле булды. Син Мәдьян халкы арасына кереп, аларга
аятьләребезне укымадың, ләкин Без (булып узганнарның хәбәрен—Корынне) сиңа
күндердек. (46) Муса белән (вәхии аша) сөйләшкәнебез вакытында син Тур тавы янында
түгел илен. Ләкин синнән алла үтләренә кисәтүче (пәйгамбәр) килмәгән бер кавемне кисәтер
өчен Раббыннан бер рәхмәт буларак, (алдагы вакыйгаларны сиңа белгерттек) сине
сайладык. Бәлки, алар уйлап, үгет алыр!
47. Әгәр дә үтләре кылган (гөнаһлары) аркасында башларына бәла төшсә, алар:
-Раббыбыз. әгәр дә син безгә пәйгамбәр җибәргән булсаң, без аятьләренә ияргән
булыр идек тә. иман китергән булыр идек,—дип әйтәчәкләрен белмәсәк. сине күндермәгән
булыр идек.
48. Безнең тарафтан аларга Хакыйкать (белән Пәйгамбәр) килгәч, әйттеләр:
— Мусага бирелгән кеби ана да могҗизалар бирелергә тиеш түгел идемени9—
диделәр Ярый, аннан байтак элек Мусага бирелгәнне инкарь итмәделәрмени?
Бер-берсен тулыландыручы ике сихер(че).-диделәр, —һәм шунысы хактыр ки: без
аларга ышанмыйбыз
49 (Ий. Мөхәммәд) әйт
—Әгәр дә сез хаклы икәнсез. Аллаһ яныннан бу ике Китаптан да (Тәүрат белән
Коръәннән дә) яхшырак-дөресрәк бер китап китерегез һәм мин ана иярермен,—диген. (50) Әгәр
дә алар сиңа иярмәсә. белеп тор. димәк, алар нәфесләренә (кирелекләренә) күрә генә эш
йөртәләр. Аллаһтан тугры юл күрсәтелмәгән килеш, бары тик үз нәфесенчә генә эш йөртүчедән
дә азгынрак башка берәү буламы икән? Әлбәттә, Аллаһ азгыннарны тугры юлга күндермәс
51. Хактыр ки, уйлап үгет алсыннар дип. сүзебезне (Коръәннән аятьләрен) берсе
артыннан икенчесен өзлексез төшерә тордык. (52) Аннан (Коръәннән) элек китаплы булганнар
(яһүдләр, христианнар) да иман китерде. (53) (Коръән) укыганда, алар.
—Ана иман китердек. Чөнки ул Раббыбыздан килгән Хакыйкать Чынлыкта без инде әллә
кайчан Аллаһны бер дип танучылар идек,—диделәр
54. Сабыр иткәннәре һәм итагатьләре өчен аларга ике тапкыр әжер бирелер (ике китапка
да ышанганнары өчен). Болар яхшылык эшләп, яманлыкны куучылар. Алар үзләренә без
күндергән ризыктан хәер бирүчеләр. (55) Атар буш сүз (гайбәт) сөйләүчеләр янында тормас:
—Безнең эшебез бар, сезнең дә үз эшегез. Сезгә сәламнәр булсын. Без җаһиллар
арасында булуны эстәмибез,—дип китеп барырлар.
56. Хактыр ки. (ий, Мөхәммәд) син үзен сөйгән кешеләрне тугры юлга күндерә
алмассың. Үзе ихтыяр иткәннәрне фәкать Аллаһ тугры юлга күндерер Кем тугры юлга керәчәкне
Ул бик яхшы белеп тора.
57. Алар (Кураеш мошрикләре) әйтте:
—Сиңа ияреп, иман китергән булсак, без йортсыз-жирсез. ватансыз калган булыр идек
(безне имансызлар куган булыр иде).—диделәр.
Без аларны үз тарафыбыздан күндерелгән һәр төрле жимешләре мул булган хөрмәтле
вә имин урынга (Мәккәгә) урнаштырмадыкмыни9 Ләкин аларның күбесе моны белми.
58. Без (муллык зчендә) яшәүләре белән мактанучы ничә кавемнәрне һәлак иттек. Әнә.
алардан сон калган ул буш урыннарга бик азлар килеп урнашты. Аларның малларына Без варис
булып калдык. (59) Халык күп яши торган шәһәрләргә аятьләрне укып бирә торган
пәйгамбәрләрен алдан жибәрмичә торып. Раббың ул шәһәр халыкларын һәлак итмәде. Без
халыклары залим булган шәһәрләрдән башкаларны һәлак игүче булмадык.
60. Сезгә бирелгән һәр нәрсә (мал. байлык, ләззәт) фани дөньяда алдавыч бизәк һәм
тиз үтеп китүчедер. Аллаһ хозуры ндагылар исә (җәннәт) тагын да хәерлерәк һәм тагын да
гомерлерәк. Моннан соң да акылыгызга килмәссезмени?
61. Гүзәл сүзләр илә (Аллаһтан) вәгъдә алган һәм Аның белән (Аллаһ вә җәннәт илә)
кавышкан кешеләр (бар): фани дөньяда вакытлыча гына бирелгән байлык һәм рәхәтеннән
файдаланып та, Кыямәт көнендә (җәза өчен) хозурыбызга китереләчәк кешеләр бар. Шулар
икесе бертигез булырмы9
62. Ул Конне аларны чакырып әйтер
— Нәжес теләкләрегез белән уйлап чыгарган һәм Аллаһка тиң саналган уртакларыгыз
кайда? (Күрсәтегез!)
63. Алар(мыч җәһәннәмгә керәчәкләре) турында әйтелгән сүз гамәлгә ашканнан соң
—Йа, Раббыбыз. менә боларны без аздырдык. Үзебез ничек азган булсак, аларны да
шулай аздырдык (Хактан) ераклаштык Сиңа баш орлык Алар безгә табынмадылар (үз
нәфесләренә, җенси ихтыяҗшрына табындылар). - дип әйтерләр.
64. Аларга әйтерләр:
—(Аллаһка) тиңдәшләрне чакырыгыз,-диярләр Чакырырлар Ләкин алардан
(сыннардан, ташлардан. бозаудан) жавап булмас Менә шунда алар жәзасын алыр Их. алар иман
китергән булса (бу газапларны күрмәс иде).
65. Ул Көнне (Хак Тәгалә) аларны дәшеп —Пәйгамбәрләремә сез ничек жавап биргән
идегез?—дип сорар (66) Ул Көнне аларга барлык хәбәрләр дә шомлы булыр Үзара хәл
сораштырырга да чамалары булмас (67) Әмма тәүбә итеп иман китереп, игелек кылганнар
морадларына (Сәгадәткә) ирешкәннәр арасында булыр.
68. Раббын теләгәнен эшли, ни теләсә, шуны сайлап ала. Аларның /мөшриклэрнеп)
сайлау хокукы юк Аглаһ (алар Аиаһка тиң. дип инанган уйдырма тәңреләреннән) пакь һәм өстен
(69) Күнелләренә ни яшергән булсалар, нәрсәне ачык эшләсәләр—барысын да Раббын белеп
тора (70) Аллаһ ул шундый аннан башка (Илаһи кодрәткә ия һәм) Тәнре булырдай һичберкем
юк Дөньяда да. Ахирәттә дә бөтен мактау Аңа гына. Хөкем дә Анда гына. Барыгыз да Аңа
кайтарылачаксыз.
71. Әйт:
—Әгәр Аллаһ Кыямәт көненә чаклы өстегездә төн караңгылыгын тота калса. Атлаһтан
тыш сезгә яктылык китерәчәк башка тәңре булырмы? (Булса, күрсәтегез) Әле шуннан сон да сез
колак салмыйсызмы9—диген. (72) Әйт:
—Әгәр Аллаһ Кыямәткә кадәр өстегездә яктылык тота калса, истирахәт (яз. йокы) өчен
төнне Аллаһтан гайре кем китерәчәк? (Булса, күрсәтегез.) Әле шуннан сон да (Хакыйкатьне)
күрмәссезме?—диген (73) Рәхмәте илә Ул сез тынычлап ял итсен өчен, истирахәт кылыр өчен
төнне, нигъмәтләр казаныр өчен көнне яралтты Шаять, шөкер итәрсез!
74. Ул Көнне (Аллаһ) аларга эндәшер:
— Нәжес теләкләрегез белән уйлап чыгарган. Миңа тиң санаган уртакларыгыз кайда'’—
дип сорар (75) һәр халыктан берәр шаһит (үз пәйгамбәрен) чакырырбыз да:
—Дәлилләрегезне китерегез,—диярбез. Алар шунда белер. Хакыйкать Аглаһ янында
Табынган нәстәләре лә аларны ташлап, юк булыр.
76. Карун—Муса кавеменнән иле Ләкин ул (халкына) каршы гаделсезлек кылды Без ана
шундый байлык бирдек ки. (аның хәзинә саклана торган амбарларының) ачкычларын хәтта
куәтле баһадирлар да көчкә күтәреп йөрер иде Шут вакыг кавемдәшләре ана әйтте:
Масайма (байлыгың белән)! Аллаһ мактанчыкларны сөймәс,—диде.
(•Карун хәзрәти Мусаның туганнан туган знесе иде Башта ул Мусага ияреп иман
китерде Ләкин хирыслыгы, саранлыгы, көнчелеге аркасында монафикъ булды, Исраил
угылларының башында Фиргавен хаким булып торганда. Карун аның ярдәмчеләреннәзз берсе
(п зды, ягъни залимлек ягына күчте Байлыгы. дәрәҗәсе белән мактана башлады Имеш.
Тәүратны иң яхшы укый бетуче Карузз гына Химия һәм сәүдә зшләрендә галим булган кеше
Ләкин ахырда галимлеге дә. байлыгы да аңа ярдәм итми. Карузз һәлак була. Ботен байлыгы
белән аны Жир йота>
Ибраһим Дөнмәз тәфсиреннән.)
77. -Аглаһнын сиңа биргән мөлкәтеннән (хәер, садака, зәкят) биреп. Ахирәт көненә
әзерлән Дөньядагы өлешеңне дә онытма Аллаһ сиңа бәрәкәт биргәне кеби. син дә (кешеләргә
садака биреп) юмарт бул. Җир йөзенә бозыклык таратма Аллаһ бозыкларны сөймәс
78. (Карун) әйтте:
—Бу байлык мина бары тик гыйлемем аркасында гына (үз тырышлыгыма күрә) килде —
диде Үзеннән әүвәл килгән, аннан да куәтле-бай өстен булганнарны Аглаһ һәлак иткәнен
белмимени ул9 Андый гөнаһлылардан сорау алып торылмас (алар туп-туры җәһәннәмгә
ябылыр).
79. Шулай киенеп, ясанып (Карун) халык каршысына чыкты. Дөнья артыннан куучылар
әйтте:
—Их, Карун кебек бай булсан иде. Ул чыннан да. дөньядагы ин насыйп (бәхетле) кеше,—
диделәр
80. (Дөньяны аңлаган) белемле кешеләр әйтте:
—Йазыклар, йазыклар булыр сезгә. Аллаһнын савабын туплау, иман китерү—игелек
кылучылар өчен (ул байлыклардан) чиксез хәерле. Ләкин сабыр иткәннәр, (Аллаһ юлында) чыдам
булганнардан башкасы (Сәгадәткә) ирешмәс,— диделәр
81. Ниһаять, Без аны, зиннәтле сарайлары белән бергә, жиргә уптырдык. Аллаһ
каршысында якларлык анын беркеме дә юк иде. Ул үзен-үзе якларлык хәлдә дә түгел иде.
82. Кичә анын урынында булырга теләгән көнчеләр иртәнчәк әйттеләр: —Ай-Һай ла,
Аллаһ колларынын берсенә ризыкны мул итеп бирә,
икенчесенә исә тар итә. Аллаһ безгә мәрхәмәтле булмаса, безне дә йоттырыр иде. Димәк,
Хакыйкать шулдыр ки: (комсызлар, гаделсезләр) кяферләр Сәгадәткә ирешмәс,—диделәр.
83. Ахирәт йорты шул булыр. Без аны Жир йөзендә тәкәбберләнмәгән, байлык
артыннан кумаган, азгынлык таратмаган кешеләргә бирербез Ин яхшы нәтижә саф
мөселманнарныкы булыр.
84. Кем игелек кылган, анын өчен шуннан да (кылган игелекләреннән дә) мул хәер
алачак; кем яманлык кылган, кылганнарыннан артык жәзаланмас
85. (Ий, Мөхәммәд) Коръәнне (уку, аңлату, аңа ияртүне) сина фарыз кылган Аллаһ.
әлбәттә, сине кайтарылырга тиеш жиргә кайтарачак. Әйт
—Кем тугры юлдан бара, кем тугры юлдан яза—барысын да Атлаһ бик яхшы белеп тора,—
диген.
86. Син бу Китапны үзеңә төшерелүен көтмәгән идеи. Ул бары тик Раббыңнын рәхмәте
илә иңдерелде. Бәс. аң бул, кяферләргә аркадаш булма. (87) Аллаһнын аятьләре сиңа
иңдерелгәч, сак бул, алар сине аятьләрдән биздерергә тырышыр Кешеләрне Аллаһ юлына
чакыр. (Ярдәм кирәк булса) Аллаһка ялвар Ләкин мөшрик була күрмә (ярдәмгә башка уйдырма
илаһларны чакырма) (88) Аллаһка тиң ләп, башка бер ялган илаһка табына күрмә Аллаһтан
башка (Илаһи кодрәткә ия һәм) Тәңре булырдай һичберкем юк Аннан башкалар барысы да һәлак
булачак. Хокем Аның хозурында вә сез бары тик Аның хозурына кайтарылачаксыз.

Реклама