Логотип Казан Утлары
Публицистика

СИН ЯШӘСӘҢ, БЕЗ ДӘ ЯШӘРБЕЗ


АВЫЛГА МӘДХИЯ
И авыл, син мең шәһәрдән Мең кабат ямле вә хуш...
Сәгыйт Рәмиев
БЕЗ БАРЫБЫЗ да авылда туып-үскәннәр. Үзен шәһәр кешесе итеп күрсәтергә теләүчеләрнең нәсел-нәсәбендә казынсаң, аларның да тамырлары берничә буыннан соң барыбер авылга тоташыр Әмма гел алай булмаган Үткәнендә—Болгар. Алтын Урда. Казан ханлыгы чорларында— Идел-Чулман төбәгендә 200 дөн артык шәһәр искә алынып, бабаларыбыз ватаны «Гардарика»—шәһәрләр иле дип аталган. Соңрак, Казан ханлыгы яуланганнан соң, меңләгән авылның исән калган 400 гө якынында көн күрергә, яшәү өчен җан асрап, көрәшеп, телен, динен, тарихын саклап, киләчәккә тапшырырга язган бабаларыбызга. Соңгы дүрт биш гасыр дәвамында татарның тибрәлгән бишек-ватаны, дәүләтенең башкаласы да шул авыл булган Без дә уку-тәрбия, дөньяны танып белергә өйрәткән тормыш университетлары гыйлемен шунда алдык Бүген дә шул ук рухи азыктан тукланабыз әле.
һәр буынның үз укытучылары бар Безнекеләр өти-әни, таякка таянган өби-бабайлар. барын да белеп торучы күрше-күләннәр иде. Үзебез дә яхшы укучылар, укытучы абый-апаларыбыз сөйләгәннәрне, бар күреп белгәннәрне дәфтәрләребез арасындагы киптергеч кебек, күңелгә сеңдереп баручы ачык авызлы малайлар идек Соңрак аңышканча, чит җирләргә китеп, дөньяви университетлар бетереп тә, барыбер өниләр чаклы укымышлы булып, әхлакый тәрбия, белемгә ия булырга насыйп булмаган икән безгә Бүген инде каршыбызда яңа буын баласы—үз кыз- улларыбыз. Боларның уй фикерләре, белемгә омтылышлары башкача. Укытучы апаның һәр әйткән сүзе дөрес, директорның һәр кушканы канун дип уйлаучы малай-шалайларны да тапмассың хәзер
Шулай да миңа безнең буын баласы күпкә бәхетлерәк булгандыр кебек тоела Ул заманда шайтаннары, тегенди-мондый -денди»лары, «теле»—телсез күрсәтеп, көн-төн сөйләп, җырлап торучылары юк иде. Бар да гади табигый һәм шунысы белән бары да татлы иде Әниләрне тәмле әйберләр сорап та тинтерәтмәдек Хәер, аның кибетләрендә шикөр- писуктан башка баллы әйбере юк та иде бугай Шулай да дөреслек хакына әйтергә кирәктер, нигәдер тешләр бик еш авыртып, бәгырьләргә үтеп сызлый иде
син яшәсәң, ВЕЗ дэ ЯШӘРБЕЗ 121
Без. авылдан китүчеләр—аны язмыш кочагына ташлаучылар. Ә шәһәрдә ятимнәр яши. илсез-җирсез калучылар Шуңа ияләшергә дә һәм шуның белән мактанышырга да була икән бит әле. Дөрес, без үз иркебез белән китмәдек анысы Шулай ук куып җибәрделәр дип әйтү дә ярамас Мәҗбүр булгач, зур өмет-хыялларга бирелеп, үзебезне тышаудан ычкынган атлардай тоеп, бер-беребезне узыша-узыша киттек инде Әниләрдән еракта безгә барысы да рөхсәт ителер кебек тоелды Яраганы, ярамаганы да. Киңәш биреп, тыеп торучысы да юк иде Шунлыктан, таптык та. югалттык та. Тик кайсысы зуррак булгандыр, бу турыда кайта- кайта уйланып, үкенәселөр алда әле Арабызда сирәк кенә булса да зур урын, байлыкларга тап булучылары да очрады. Һич булмаса. бәлкем, алары тормышларыннан ризадыр Тик авыз тутырып, алар өчен дә канәгатьлек килгәндер дип әйтә алмыйм. Шикләндерә
Безнең табышларыбыз, күбесенчә дөнья буйлап таралган, җиңел бирелгән ирек, күңел ачуга омтылышлар булды Югалтулары исә бәләкәйдән сеңеп, җанга якын булган, әмма тора-бара үзгәреп онытылганнары дин, тел. гореф-гадәтләргә бәйле иде. Белмим, авылның шундый иркенлек киңлекләрендә җанга мондый тарлык каян сыйгандыр Элек авылдан рәхәт тормыш, иркенлек эзләп киткән идек без Инде менә арып-талып. кайчандыр безне ымсындырган шау-шулы тормыштан туйганлыктан, тынычлык эзләп, авылга кайтып бару. Безне әле анда һаман яшьли сөйгән ярлар, уен җирләрендәге гармун-моңнар көтә кебек Гомер үлчәве дә чик якка таба чайкалган инде Безләрдә кабат бер язмыш Бу юлы да «гаеп»— дөньясында. Кабат барын да кирегә борып, үги баласыдай күреп, дулкын кебек читкә кага ул безне Дөнья яшәеше буенча болай булырга тиеш түгел иде дә бит. тик, бер табигать буйсынуында булса да. кешелек белән кешесезлекнең үз кануннары шул.
Авыл, өти-әниләребезне әби бабайларга әверелдереп, үзе дә картайган инде. Ә без үскәндәге өби-бабайларны хәзер бар дөньясын бетереп эзләсәң дә тапмассың. Үзебез дә ялгыз түгел Янәшәбездә—бер үк язмышка тарыган тормыш юлдашы, ниләр күрсәтерлеген уйлап, хәзердөн үк куркуга салган бала-чагасы Шулай да күңел—шайтан түгел, авылда тынычлык, җанга рухи азык табарына өметләнә әле.
Һәр авылның үз йөзе, үз төсе Үзендә яшәүчеләрдән аермалы буларак, без аның ис-төмен дә тоябыз шикелле Һәр авылның үз тормышы, үзгәрмәс сыйфатлары бар Һәр авылның яшәүчеләре һәм аның үзен яшәтүчеләре бар Үз игелеклелөре. үз имгәкләре дө чыга аннан Әмма дөньясында берни дә катып калмый Вакыт узу белән авылның көнкүреш тормышы, яшәгән уңайлык сыйфатлары да үзгәреп тора Дөньясында булган бар ачы үзгәреш җилләренең авырлыгын үзендә татыган авылларны соңгы чиккә җиткермисе иде дә бит Шул ук авыл хозурыннан чыккан ил җитәкчеләрнең бу турыда уйланырга вакытлары бармыни?'
Бүгенге көндә дө авылда татар халкы җир җимертеп бушлай эшли Их. әзрәк акчасын да түләсәләр икән! Кабат төрле буталчыклар чыгарып элекке чордагыча бер сыер, дүрт сарык белән чикләнеп, алмагач саен салым салмасалар. Рәсөй кулындагы үз байлыгын кире тартып алса икән авыл Абый-апалар хәзер, соңгы сыерын сатып булса да. баласын укыта Шул балаларга аз гына, кимендә милли төсмерләрен югалтмаслык кына, дини һәм әхлакый тәрбия дә бирсәләр икән. Юк шул. өлегөчә бары да укмашып, чит халык тегермәнендә тартыла
Дөньясы үзе дө хәрәкәттә булып, бер алдын, бер артын күрсәтә Өле бер 6070 ел элек, бер көн эчендә бар байлыгын югалтып, авылдан Себер киткәннәрнең оныклары, бүген кайтып, мирасчы буларак, кабат шул байлыкларга ия була баралар Аерма да бар Элеккеләре мәчет мәдрәсәләр тотып, әзме-күпме авыл, милләт казнасына акча кертсә, бүгенгелөрө машиналарда -трай» тибә Хәер, барысын да караңгы төсләргә буяп, барыннан да юньсезлек кенә күрергә кирәкмидер Әнә бит. ата бабалары исемнәрен атап, мактарлыклары да бар Мәчетне дө яңартканнар, зират та өйле булып, яңа койма белән уралган
Авыл үзе дә акрынлап элекке «беркатлылыгыннан» чыгып килә иңде Әмма халыкны сәясәт бик кызыксындырмый әле Гомер буе бил бөктергән түрәләренә дә үпкәсе юк. Ни эшләсен инде. Мөскәүенә үпкәләр идең әнә район түрәсе түгел, үз авылыңның җитәкче җинаятьчеләре- дә үзен әллә кемгә куеп, барын да изеп, сытып ташларга әзер. Һәрберсе үзенең баю ягын гына каера Шулай да кешеләрнең дөньясындагы үзгәрешләрне күреп, уй-фикерләренең үзгәргән чагы Авыл белән шәһәр арасы күпкә кыскарып, үзара багланышлары да үзгәргән инде. Элекке чорлардагы кебек, барысына да ризалашып утыручыларны бик тапмассың. Аралашулары да күбрәк «син—миңа, мин—сиңа- канунында хәзер. Акрынлап шәһәрнең бар уңайлыкларын үзендә туплый авыл. Әнә. әле кайчан гына безнең ялан аякларның эзе катып калган сазлы урамнарга таш җәйгәннәр Күп тә үтмәс, асфальт җәелгән бу урамнардан җир җылысын тоеп яланаяк йөрүдән мәхрүм калган яңа буын шак-шок кына -кәттә» басып йөрер Алары да шәһәрнең шайтаннары, кайчандыр авылны язмыш кочагына ташлап китүчеләрнең угыл-оныклары булып калмасмы?
Татарны милләт буларак саклап калучысы да. яшәткәне дә бары бер авыл Аның тирәсен әйләндереп алган койма капкалары шәһәрнең таш стеналарыннан да ныграк булып чыкты. Үлем белән яшәүнең кыл уртасында калган халык, үз тормыш-яшәешен. дин-әхлагын ныгытып кына сакланып калган. Бу иман ныклыгын Рәсәй тарафыннан дүрт гасыр буе искән хәйлә, мәкер җилләре дә какшата алмаган иде Инде менә фән техника заманы җиткәч, авыл киртәсе аша үтә күренмәле теле-радио дулкыннарның кереп, татар әхлагын кимергән мәле Бу үзгәрешләргә дә авыл авызын ачып карап тормас кебек Әле интернеты да керсә, авыл өчен шәһәрнең кирәге дә шуның чаклы гына булачак. Шәһәрнең үзенең авыл каршына ялынып килер көннәре алда түгелме әле? Дөньясы да гомер буе шәһәр кебек гел сырты белән тормас Уйларның шөбһәләндергәне дә бар Шул Интернетларга кереп дөнья гизүләре интернатларда яшәгәндәй газаплы булмасмы9 Монысы турында кайта-кайта уйланасы, өметләрнең бер киселеп, бер ялганасылары алда әле.
Тагын бер заман үзгәрешен күрсәтеп, урамның якягыннан газ торбалары сузылган Болары авылны иң сөендергәне. Утын әзерләү мәшәкатенә бәйле рәвештә ярты авылны айнытмый тоткан пенсионер әбиләрнең әҗәл даруыдай күреп, үлемтек сандыкларында гына сакланучы -шайтан суы» юкка чыкмасмы? «Исерек ир, чи утын» белән җәфалануыннан икегә—ялгыз хатын, буйдак ир-атларга бүленгән ярты авыл халкы, бер- берсенө баш бирмичә яшәвеннән туктап, бәлкем кабат авылның киләчәгенә өмет биреп, бергә кушылыр. Газ керү, бар авылны айнытып, аны олы гөнаһ—аракы эчүдән дә коткарса икән Аның нәтиҗәләре татар дөньясына гасыр башындагы урыс «революция-сеннән дә зуррак үзгәрешләр китерергә мөмкин. Ул гына түгел авылны шәһәр алдына тезләндереп торучы башка «баулары» да өзелә Күпләрнең шәхси трактор, машиналары бар хәзер. Ә аның арадашчысы, авыл халкының җир җимертеп эшләргә теләген тезгенлектә тотучы колхоз-совхозлар җан төслим кылып ята бүген
Авылның үткәндәгесе белән бүгенгесе арасында аерма зур. Аның карашлары киңәйгән саен дөньясы тарая Һәр өйдә дөньясының ничек кайнавын, кая баруын күрсәтеп телевизорлар тора Алардан күренгәнчә, дөньясын су да баса, җир дә тетрәтә Ахыр заман алдыннан сурәтләнгәнчә, халыклар төркем-төркем булып урам-калкулыкларга җыела Г ыйбрөтләрен күрсәтеп, киләчәкне кисәтүче башка хәбәрхәтемнәр дә җитәрлек Тетрәнүләрнең кайберләре татар авылларында да күзәтелә Алары өлегө чөкердәшкән стакан авыл -мужиклары- алларында чайкалган аракы дулкыннарыннан гыйбарәт Аның шаукымы елдан-ел ешаеп, хәвеф-хәтәр, үлем җигемнәргә дә китерә. Бу тетрәнүләрнең татар халкына табигать бәлаләреннән дә зуррак югалтулар китерүе мөмкин
Авылда да шәһәрчә яшәп була хәзер Күбесенең бәдрәфләре дә өйләренә кергән инде Аларында зәңгәрсу төстәге француз унитазларын да очратырга була. Ә менә эшсез калган татар комганнарын музейга куяр өчен дә эзләп таба алмассың Алар төсле металл җыючы пунктлар аша узып, күбесе җиз чиркәү кыңгырауларына коелган Татар халкы
язмышына тарып, күп кенә авылдашларның оныклары кебек, алары да урысча доңгылдый Бер тамырдаш-туганнарның нәсел-тамырлары кибүе өметләрне күбрәк кисә Кайда абындык та. кайда сөртендек соң без?!
Элек, без үскәндә, авылның бар яшәеше дә төгәл үлчәнгән, уйланылган иде Кияү, кыз табуларны да күп очракта тормыш тәҗрибәсен туплаган яучы карчыклар башкарды -Чиләгенә күрә—капкачы»,—дип үзебезгә дә менә дигән кызлар табып, димләгәннәр иде Ә юк шул, тыңламадык1 Ризалашмыйча, үзебез сайлап алдык. «Күрше авылныкы күркә булып күренү» генә җитмәгән, күрше өлкә, күрше халыкларга чаклы барып җиттек Үткәннәр, гореф-гадәтләр белән санлашмаган буын без Шуңа тормыш көн-күрешлөребез дә башкача
Авылны искә төшереп, хәтернең әллә кайсы почмакларына таба тәгәри бу уйлар йомгагы. Тәгәри дә, әллә кайсы гомерләрдән тыныч кына йоклап яткан хатирәләрне уятып, тышка чыгара Кечкенәдән канга сеңгән авылның җыр-моңнарын миләрдә чыңлата »Эх дусларым, дусларым, дусларым-дус ишләрем, сез дуслардан аерылсам, ялгыз башым нишләрмен » Бер учак тирәсендә бәрәңге пешереп, җырлап үскән малайлар идек без. Гомер буе шулай бергә уйнап, иңгә-иң терәшеп, ярдәмләшеп яшәрбез кебек тоелган иде Тик бернигә дә буйсынмаган вакыт агышы һөммәбезне таратты шул. Сүнгән учакның көл-күмер эзләрен генә түгел, урынын да тапмассың хәзер Бергә җыелыша алмауның сәбәпләре дә төрлечә Кемнең хатыны, кем үзе юньсез булды. Кемгәдер аякны аракы, кемгәдер шайтанның башкасы чалды. Кайтыр, җыелыр көн җиткәч кенә кемгәдер акчалы эш тәкъдим иттеләр, кемнеңдер баласының, кемнеңдер баҗасының туган көне җитте .. Шунлыктан сабан туе—җыеннарда гына биш минутка очрашып, кемнеңдер мактануларын, кемнеңдер уф-зарларын тыңлап, хәл әхвәл белешәбез Бала чакта кичергән тойгылар белән уртаклашып, бүгенге каткан күңелләрне алдап, аз гына булса да шул чорларга кайтып килер вакыт калмый. Хәзер без башка инде, бары авыл гына күңелне нечкәртә. Әллә нигә бер булса да балачакка кайтарып, күңелне яшәртә Әйе, авылга еш кайтмасаң, оныталар шул, аннан соң дөньясына юкка үпкәләп йөр инде.
Авылның тарихын да, киләчәген дә шәһәрдән аерыл булмастыр Без генә түгел, элегрәк балаларын озатып калган әби-бабаңнарның да кайберләре шәһәрләрдә яши хәзер Шунда дөнья куйгач, аларны мәңгелеккә авылга кайтаралар Салкын җир куены кайда да бер булса да, һәркем авылны, ата-бабасы нигез-җирен кулайрак күрә И кеше нинди генә кырыс чүл-котыплар, сазлык-таулар булмасын, оҗмахларга алыштырмастай газиз ватаның авыл—кендек каның тамган газиз җир сиңа.
Ни-нөрсөлөр генә кичерсә дә, кеше күңөле өметләнмичә яши алмый Безнең буынны азмы-күпме алдап, яисә куркытып була иде әле Бүгенге көндөгелөрне башкача уйлатып булмый инде Соңгы вакытта өметләребезне аклап, яшьләр авылда кала. Бер ара ике дистә чамасы калган бала чаганың да исәбе, авыл мәктәбен яңадан ачарлык булып, иллө-алтмышка җиткән Тик барысын да үз хәленә кайтарып булырмы7 Әләккә мәчет урыны—яшьләр күңел ачкан клуб бинасы хәзер Китапханә нигезендә—яңа мәчет Ә без үскәндә шау гөр килгән мәктәп урыны көтүлеккә әйләнгән Шулай да авылның иманы бөтенләй чыгып бетмәгәндер кебек Изге йорт урыннарындагы мәдәният йортлары, китапханәләр дә һаман шул ук юнәлеш кыйблага карап тора әле Бары үзебез генә бераз юньсөзлөндөк Бер-беребезгә якынлык, туганлыгыбыз да бары йомыш төшүгә кайтып калды Эх, бик үзгәрәсе иде дә бит, үзгәрүләре, үзгәртүләре авыр шул...
Киләчәк турында уйланганда һәрчак халыкның тибрәлгән бишеге авыл искә төшә. Аның бүгенге халәтенә бәйле милләтнең киләчәге турында уйланасың Дөньясының бернинди үзгәрешләренә дә карамастан иртәге көндә дә тәрбиячебез, матди вә рухи яктан да тукландыручыбыз булып калсаң иде син—Авыл Нәкъ шигъри юллардагы кебек «Син яшәсәң, без дә яшәрбез»