Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Бәхетле булыгыз, дусларым!..
Күңелемә моң тулган, җыр туган чакларда Ашкынам тик сезнең якларга.
Күкрәгем тарсына, йөрәгем ярсына, Ярсына сез дуслар каршына.
Җырларым, моңнарым—тик сезнең өчендер, Тик сезнең өчендер—бу гомер юлларым. Җырларым көч бирсен, хисләрне үстерсен, Тибрәтеп күңелнең иң нечкә кылларын...
Тыңлагыз җырымны, тыңлагыз, дусларым, Яңа җыр мәхәббәт турында.
Зур булыр бәхетем: сөюем, рәхмәтем Әйтәлсәм сезгә бу җырымда.
Әйтәлсәм әгәр дә ни диеп көенеп
Типкәнен тынгысыз йөрәгем:
Туганлык һәм дуслык, халкыма тынычлык— Дөньяда иң олы теләгем...
Кошлардай сайрашып, очрашыйк җырлашып. Җырларда очрашыйк без тагын.
Гомерләр тиз үтә, аерылыр чак җитә, Бәхетле булыгыз, дусларым!..
Әй туган җир
Әй гомеремнең нң бәхетле, иң кадерле чаклары, Оныта алмадым сезне, мәңге җанымда сакладым. Тын гына агып яткан чишмә буйларында һаман Пар чиләкләрем мине зарыгып көтәләрдер сыман.
Сандугачлар да мине сагынып сайрыйдыр кичләрен. Әй туган жнр, снңадыр нң назлы, нң саф хисләрем. Снңадыр җырларымның иң моңлысы, нң дәртлесе, Снңадыр сөюемнең нң татлысы, ләззәтлесе...
Резела ВӘЛИЕВА- шамйра. »Якты йолдызшш. ‘Язгыз аккош». ‘Китмә. сею» һ 6 китаплар авторы Татарстанның атказанган сон.-ать милеклесе Казанда яши
Еллар гына булсын әй, тыныч...
Мин бәхетле көннәр кичерәм, Алма исләреннән нсерәм. Ләззәтләнәм кошлар чыныннан. Алтын көзнең татлы тыныннан...
Ә көз авыр-авыр тын ала.
Бер туктый да тагын кузгала. Көзләр быел килде уңышлы. Ходай мулдан бирде уңышны...
Кая баксаң, анда мал-мөлкәт. Кая барсаң, анда мул уңыш. Бу тарафтан юктыр куркыныч. Еллар гына булсын әй. тыныч...
Иделем иртәсендә
Иртән торсам, бар җиһанга кояш тулган.
Бөтен дөнья нурга манган кебек булган. Тнрә-якта шундый да бер рәхәт тынлык. Бу дөньяның бар мәхшәрен онытырлык.
Хәйран калам, нинди матур бу дөньялар. Мондый гүзәллекләр тагын йә кайда бар? Кайларда бар мондый ләззәт, мондый хозур, һәр иртәсе үзе бер моң, үзе бер җыр...
Кошлар тавыш биреп куя чут-чут итеп. Җилләр шундый йомшак кына үтә исеп. Әйтерсең лә хак тәгаләм җаным тоя. Юаткандай, чәчләремнән сыйпап куя...
II табигать, и кодрәтлем, и гүзәлем, .Алларыңда башым иеп тезләнәмен. Бу дөньяда яшәү биргән, үстергән—син. Җырларыма илһам өргән, көч биргән—син.
Сабый чактан сине сөйдем, зурладым мин, Гомерем буе сине яклап җырладым мин. Яшим һаман илһамланып синең белән. Синдә янә бер сабый мин: елыйм-көләм.
Синең белән бар рәхәтем, бар бәхетем. И табигать мәңге сүнмәс мәхәббәтем...
Бирче, Тәңрем, бир бер терәк...
Ни күрсәм дә, кимсенсәм дә. Тугры калдым антыма мин. Күңелемнән моңнар чәчтем Газиз туган халкыма мин.
Түздем бик күп әйберләргә. Кыерсыту, җәберләүгә. Үз халкымның күңелен тоеп Җырлау бәхетен өстен куеп...
Ниләр генә булды бүген, Болыт сарды күңел күгем. Өмет утым сүнеп калды, Талмас җаным кинәт арды...
Әй бер Тәңрем, сузчы кулың, Ач күземне, күрсәт юлың. Өзелмәсен өметләрем, Сүрелмәсен күңел җылым.
Кайда кояш, кайда якты, Күңелемә нур каян табыйм? Рухым, җаным сүндермәскә Ут алырга кемгә барыйм?
Уңга да юл, сулга да юл, Кая карыйм, кая атлыйм? Бу мәхшәрдә якты рухым Каралтмыйча ничек саклыйм?..
Якты җырлар тусын өчен Җанга якты өмет кирәк. Сүнмәсен лә якты рухым, Бирче, Тәңрем, бир бер терәк... Бир бер терәк...
Тик бер йөрәк әгәр сагынса...
Җан җылымны кушып җырлар язам, Назлы күңелләргә үтсен дип. Мәхәббәтем булып үз халкыма Моң-җырларым барып җитсен дип.
Җырларымда минем үз халкымның Кайгы-шатлыклары чагыла.
Әле тургай булып кагына алар. Әле моңнар булып агыла...
Җырлап килдем яшьлек язларыма, Җырлап яшим әле бүген дә.
Бәхет санар идем тик бер җырым Калса әгәр халкым күңелендә.
Давылларга тарган бәгырьләргә Ләйсән яңгыр булып кагылса, Җырларымда танып җан җылымны, Тнк бер йөрәк әгәр сагынса...
Рәхмәт сиңа, бәгърем...
Көтмәгәндә берәү очкын атып, Ут дөрләтсә кинәт җанымда, Кинәт дөрләгән ут кинәт сүнә. Син каласың һаман янымда.
Көзләр килгән саен сагайдым мин. Салкын үтмәсме дип җаныма. Үтәлмәде һичбер салкыннар да Син булганга һәрчак янымда.
Яндырмый да артык, көйдерми дә, Сүндерми дә яшьлек ялкынын. Син киләсең саклан җан җылысын, Рәхмәт сиңа, бәгърем, алтыным...
Исеңә ал бу балаңны...
И лә газиз туган җирем. Ипи тәмен тойган җирем. Тик синдәдер тиңсез бәхетем— Үз телем, үз моңым минем...
Шуңа дадыр җаным эреп. Җирдәге оҗмахтай күреп Яшим сине сөеп-зурлап, Назлар тулы җырлар җырлап.
Җырларымны халкым алса. Йөрәк түрләренә салса. Юктыр миннән бәхетлерәк. Шуннан артык йә. ни кирәк?..
И шәфкатьле халкым минем. Мин бер нарасыең сннең, Тойган саен сөю-назың. Нечкәрәдер йөрәк сазым...
Мәхәббәтең җылы бирә. Җаннарымны назга төрә. Күңелем сүнсә, ул үстерә, Мин бәхетле шуңа күрә.
Әйтер сүзем сиңа тагын: Бер көн килеп сүнсә таңым. Бөтенләйгә китә алмам. Синдә калыр минем җаным...
Якты язлар килгән саен Ал чәчәк булып калкыр ул, Таңнарыңда, былбыл булып, Моңлы сайрап уятыр ул...
Шул чагында тәрәзә ачып. Тып-тын калып тыңла да аны. Назлы-йомшак сүзләр белән Исеңә ал бу балаңны...