Логотип Казан Утлары
Публицистика

МЕҢ ЯРЫМ ЕЛ ЭЛЕК


ЕВРОПА ХАЛЫКЛАРЫ ЭПОСЫНДА ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫНДА АТИЛЛА ОБРАЗЫ
у бөек тарихи шәхеснең исеме төрки-татар телләрендә Атилла Европа телләрендә һәм төрле энциклопедияләрдә Аттила дип языла. Атилла (?— 453)—һуннарның хөкемдары, ханы, Евразиядә яшәүче күп санлы герман һәм төрки-татар халыклары эпосынын һәм язма әдәбиятының катлаулы, каршылыклы, нык кына мификлаштырылган серле-сихерле каһарманы Монын конкрет сәбәбе Атилла чорындагы һәм анын турыдан-туры катнашы белән оештырылган, дөньякүләм әһәмияткә ия булган тарихи процесслар белән аңлатыла сүз IV—V гасырлардагы «халыкларның бөек күчеше»нен дәвамы хакында бара Әнә шундый зур тарихи вакыйгалар да, аларда турыдан-туры катнашкан зур тарихи шәхесләр дә, гадәттә, соңыннан килгән буыннар тарафыннан үтә каршылыклы бәя ала. Ә инде 434—453 елларда Атилла идарә иткән Көнбатыш һуннар дәүләтенен әһәмияте турында әлеге мәсьәләне махсус өйрәнгән профессор Ә. Мөхәммәди үзенен «һуннар һәм Туран язмалары» (Казан, 2000) дигән хезмәтендә түбәндәгечә яза: «Кытай чикләреннән башлап Урта Азиягә кадәр җәелгән борынгы һун дәүләте кебек үк, көнбатыштагы һуннар дәүләте көнчыгыш, көнбатыш һәм башка өлкәләргә бүленгән, һуннарның үз чорлары өчен югары дәрәҗәдәге үсешкә ирешкән, үзенчәлекле мәдәнияткә ия булулары мәгълүм. Алар дәүләт эшләрендә кытай йә латин алфавитыннан түгел, ә үз әлифбаларыннан файдаланганнар, ягъни язма цивилизацияле халык булганнар»
Хәрби, икъгисади һәм мәдәни яктан югары дәрәҗәдә торып. Евразиянең төп территорияләрен биләгән Көнчыгыш, соңрак Көнбатыш һун дәүләте Европа халыклары язмышында, бигрәк тә Атилла чорында, дөньякүләм, глобаль үзгәрешләргә китерә. Аларнын барысы да бу процессларда катнашырга мәҗбүр булган барлык халыклар өчен дә һичшиксез унай күренеш булган дип раслау дөреслеккә туры килеп бетмәс иле Чөнки әлеге процесслар дәвамында берничә йөз мен кеше катнашындагы ифрат та зур. куркыныч сугыш-орышлар була, шактый күп халык кырыла. Ике дистә ел буена әнә шул вакыйгаларның үзәгендә Атилла тора, хәтта аларнын төп өлешен ул үзе оештыра Кем өчендер атеге сугышлар унай нәтиҗәләр бирсә, икенче берәүләр зур югалтуларга дучар була Шуның белән бәйле рәвештә тарихи Атилланы бәяләү дә капма-каршы юнәлешләрдә бара ике мен ел буена Көнчыгышны Көнбатышка каршы кую дәвам итеп килә Ягъни, утрак тормышта яшәгән Европа илләре, янәсе, алдынгы цивилизацияле дәүләтләр, күчмәчелектә гомер кичергән Азия халыклары исә— артта калган, хәтта кыргый варварлар. Дөнья тарихында зур роль уйнаган һуннарны һәм аларнын данлыклы юлбашчысы Атилланы бәяләүдә дә әлеге примитив тенденция беренче планга чыга Цивилизациягә шактый сон ирешкән, дөресрәге— кешелек дөньясының барлык матди һәм рухи казанышларын Борынгы Шәрекътән алган Европа үзен өйрәтүчеләрдән, остазларыннан үч алырга тырыша һәм дөньякүләм мәгълүм «индоевропеистика», «европоцентризм» дип аталган ясалм i Җиһан, Кешелек тарихының күптән ачыкланган мәгълүматларына турыдан-туры каршы торган теорияләр уйлап чыгара, һун дәүләтләренә һәм тарихи Атиллага бәя бирергә алынганда, мәсьәләнең әнә шул ягын да истән чыгарырга ярамый
Ф А Брокгауз һәм И А. Ефрон энциклопедиясендә Мундцук (Ә
Б
Мөхәммәди китабында—Менчүк) улы дип аңлатылган Атилла агасы Ругилас үлгәч, 433 елда абыйсы Бледа (Белит) белән бергә һуннарның ин югары хөкемдары (ханы, хаканы0) дигән исемгә лаек булалар. VI гасыр тарихчысы Иорданнын «0 происхождении и деяниях гетов» дигән китабында язылганча. Атилла 445 елда Бледаны үтереп, хакимиятне тулысынча үз кулына ала. Иорданнын гот. герман халыклары идеологиясенә нигепәнгән бу китабы—бик тә тенденциоз әсәр: ул тулысынча европоцентризм таләпләренә жавап бирә Шуна күрә менә шушы юнәлештә фикер йөрткән галимнәр Иордан сүзләренең һәркайсын объектив дип кабул итәләр Нәтижәдә. Атилла үзенен туган абыйсын үтереп, тәхеткә күтәрелә дигән сүзләр рәсми тарихта, төрле энциклопедияләрдә урын ала: чөнки әлеге адым Атилланы һич тә бизәми, ә европоцентризм вәкилләренә шул гына кирәк тә! Тик шундый хакыйкатьне дә онытырга ярамый: кешелек тарихыннан бер дә гөнаһсыз бөек шәхесләрне гомумән табып буламы икән’’ Өстәвенә әлеге мәсьәләне фәндә бөтенләй башкача аңлату да бар: профессор Ә Мөхәммәди югарыда күрсәтелгән китабында түбәндәгечә яза Белит (Бледа) үтерелгән елларда «инде күптән бу чорда хакимият тулысынча Атилла кулында булганга күрә. Белит нинди дә булса җитди көндәшлек хасил итә алмаган»
Әмма ничек кенә булмасын, хакимиятне тулысынча үз кулына алгач. Атилла болан та зур дәүләтнең чикләрен тагын да киңәйтү чараларына керешә һәм бу эшләрне зур уныш белән алып бара Моның сәбәпләре, барыннан да элек тарих кануннары белән аңлатылса (колбиләүчелекнең һәм шуңа нигезләнгән Изге Рим империясенең байлыктан череп таркалуы), икенчедән, ул сәбәпләр Атилланың шәхси сыйфатлары белән дә нык бәйләнгән була. Атиллаиын тышкы кыяфәте бик тә үзенчәлекле, бары тик хәрби кешеләргә генә хас сыйфатларга ия булган Бу хакта Атиллага килгән Византия илчелеге әгъзаларыннан берсе Приск Һанияле һәм. ана таянып. Иордан язып калдырган Әнә шул чыганаклар нигезендә булса кирәк, танылган, татар тарихчысы Г Гобәйдуллин да (1887—1938) үз фикерләрен бәян кыла. «Тарихи сәхифәләр ачылганда» (Казан. 1989) дип аталган китабында урын алган мәкаләләрнең берсендә ул Атилла турында бодай яза: «һуннар Атилла исемле ханнары заманасында бик куәтләнеп китеп, ул заманның ин куәтле булган Европадагы империяләрне дер селкеткәннәр. Хәзерге Франция, Германия. Италиянең эчләрендә һун атларының тоякларыннан күтәрелгән тузан бик еш күренәдер иде. Истанбул. Рума кебек зур шәһәрләрдә торган императорлар Атилладан мәрхәмәт сорап ялварганнар, әллә никадәр акча, бүләк биреп кенә үзләренең җирләрен һуннардан котылдырып торганнар».
Тарихчы тарафыннан Атилланың тышкы кыяфәте ничек сурәтләнүе аерым бер игътибарга лаек «Атилла кыска буйлы, кин җилкәле, зур башлы, сирәк сакаллы, кечкенә, эчкә батып торган кыек, үткен күзле бер кеше булган Анын күз карашы кешене куркыта, үзенә буйсындыра, ин гайрәтле батыр кешеләр дә анын күз каравыннан чыдый алмыйлар; аның сүзе, һәрбер хәрәкәте кешегә зур тәэсир бирә вә куркыта, ул үзе ачуы килгән кешеләренә бик мәрхәмәтсез, яраткан һәм илгә хезмәте тигән кешеләргә бик күп яхшылык кыладыр иде». Сүз унаеннан шуны да әйтеп үтик галимнең бу сүзләре гарәп тарихчысы ибне Гарәпшаһ тарафыннан Идегәйгә карата әйтелгән сүзләргә бик якыннар. Ашау- эчү һәм кием ягыннан, гомумән, көндәлек тормышта Атилла бик тә тыйнак була. Үзе күчмә тормышны яратса да. читтән килгән дәрәҗәле кунакларны ул Венгриядәге башкаласында агачтан төзелгән махсус зиннәтле сарайда каршы ала торган була.
Европада анын турында: «Ул—кыргый бер азиат»,—дигән хәбәр таратырга тырышсалар да. Атилла белән якыннанрак танышкач, бөтенләй башка тәэсир кала торган булган: ул һәрвакыт үз-үзен бик тә горур тота белгән; үзенен ил- халкы атдындагы сәяси дәрәҗәсен, җиңелмәс, көч-куәткә ия илнен хөкемдары булуын аңлап эш иткән Барысын да тан калдырганы—ул үз халкы вәкилләренә генә түгел, хәтта явыз дошманнарына карата да һәрвакыт гаделлек күрсәткән. Нәкъ әнә шуна күрә Европа илләренең бик күп халыклары Атиллага үз ирекләре белән буйсынганнар Хәер, бу очракта сүз анын шәхси сыйфатлары турында гына бара дип булмый. Европа халыклары аны. беренчедән, үзләрен Рим империясе коллыгыннан азат итүче дип
санасалар, икенчедән һәм. монын капма-каршысы буларак, аларнын—европалыларнын сансыз күп гөнаһлары өчен үз аллалары
(Господь Бог) тарафыннан җибәрелгән җәза, бәла-каза дип кабул иткәннәр Әнә шуларнын барысы бергә Атиллага искиткеч зур дәүләт төзү мөмкинлеген бирә Ул төзегән дәүләт-илне еш кына Халыклар союзы дип атыйлар Әлеге дәүләт составына түбәндәге халыклар керә төньяк готлар (герман халыклары), гепидлар. тюринглылар, геруллар. хәзәрләр һ. б Атилла дәүләтенең башкаласы хәзерге Венгриянен төньяк-көнчыгышында. Токай шәһәреннән ерак булмаган бер җирдә урнаша Европадагы сәясәтенен башлангыч чорында Атилла Көнчыгыш Рим империясен һәрвакыт зур хәвеф астында тота. Дунайдан көньяктагы территорияләрнең барысы да Атиллага буйсындырылгач, Рим императоры ана даими рәвештә зур ясак түләп торырга мәҗбүр була. Атилла гаскәре Мизия, Фракия. Иллирия илләрен айкап чыга. 440 елда Атилла Көнбатыш Рим империясе императоры Валентиннан 111 дән сенлесе Гонорияне ана хатынлыкка бирүен үтенә Император риза булмый. Җитмәсә римлылар Көнчыгыш готлар императоры Теодорих белән үзара килешү дә төзегәннәр икән Әнә шул хәлләр Атилланың ачуын чыгара Нәтиҗәдә, ул 500000 кешедән торган гаскәре белән көнбатышка юнәлә, ут һәм кылыч белән Германия аркылы Рейн елгасына кадәр үтә; Неккара кушылдыгы тамагы янында Рейнны кичеп чыга, Трир, Мец, Аррас кебек күп калаларны утка тота. Атилла гаскәре Орлеан шәһәрен камап алгач, шәһәргә ярдәмгә Валентинианнын яубашы Аэиий белән көнчыгыш готлар патшасы Теодорих килеп җитә. Нәтиҗәдә, Атилла Орлеан каласын камап торудан баш тарта һәм үзенен гаскәрен Труа шәһәреннән ерак булмаган Каталаун тигезлегенә җыя Нәкъ әнә шул Каталаун кырында 451 елнын 15 июнендә әлегә кадәр һичкайда күренмәгән халыклар сугышы була. Башта һун гаскәренә каршы Теодорих. ул һәлак булгач анын улы Торизмунд сугыша Атилла үзенен ныгытылган кальгасы Вагенбургка чигенергә мәҗбүр була. Моннан соң инде Аэиий дә һуннарга каршы сугышны дәвам итүдән баш тарта 200000 артык гаскәр яу кырыңда ятып кала Сугышта катнашучы якларның бер-берсенә каршы ачуы шул дәрәжәгә җитә ки. легендалар буенча, имештер, әлеге кырда һәлак булган гаскәрләрнең рухы, орыш туктатылгач та, һавада сугышуларын дәвам итәләр. Рәсми тарих Каталаун кырында Атилла гаскәре тар-мар ителә, дип язмакчы була, һәрхәлдә. «Советская историческая энциклопедия* әнә шундый фикер уздыра (Т 4-М. 1963.890 багана) Чынлыкта исә мәсьәлә бөтенләй башкача тора Җинслгән гаскәр, гадәттә, тәмам юкка чыкмаса да. сугышны дәвам итә алмый Каталаун кырындагы сугышның нәтиҗәләре Атилла гаскәренең җиңелмәве турында сөйли әгәр җиңелгән яубаш булса, ул үз яуларын алга таба да дәвам итә азмаган булыр иде Ә Атилла башкача хәрәкәт итә янадан Германиягә кайта 452 елда ул яна яу оештыра, көнчыгыш Альплар аркылы Италиягә бәреп керә, нык калыаларнын берсе булган Аквилеяны, Альтинум. Падуя. Милан һ б күп шәһәрләрне яулап ала. Рим, гомумән Италия һуннарның корбаны булу куркынычы алдында кала 452 елда Атилла үзенең гаскәре белән Рим капкасы алдына килеп туктый Бу «мәнгелек шәһәр*не җимерелүдән коткарып калу өчен. Атилла каршына рәсми, бик тә бай киемнәрдән һәм Римнең иң югары дәрәҗәле руханилары белән бергә папа Лев I чыга һәм Атилладан шәһәрне җимермәвен үтенә Атилла Рим папасы үтенече белән килешә, шәһәргә кагылмый, тик алтын акчадан салым ала Шул рәвешчә, ул дәверләрдәге Европаның мәдәният һәм сәнгать үзәге булган Рим һун явыннан котылып кала
Иделнең түбән агымы һәм Җаек буйларыннан чыгып, ун ел дәвамында бөтен Европаны айкап. Көнбатыш Рим империясе һәм Көнчыгыш Рим империясе кебек зур һәм һәрьяктан кодрәтле илләрне тетрәндереп узган Атилланың тормыш юлы һәм кылган эшләре никадәр катлаулы, каршылыклы, мифологик бер зат башкарган сыман серле булган кебек, анын бу дөньядан китүе дә шулай ук бик серле Соңыннан бу үлем турында төрле ринаять-легендалар. хәтта тулы мифологик- )ПИК сюжетлар барлыкка килә, (бигрәк тә Европа, хәтта Скандинавия һәм Исландия халыклары эпосында) «Атилла үзенен соңгы туенда никах түшәгендә бургунд кызы Ильдико (яки Илыихо) кулыннан һәлак булмадымы икән'’* дигән фараз бар Кайбер гоман кылулар буенча. Ильдико. үз халкы күргән җәбер- Ктихнәтләр өчен Атилладан үч алам дип. ана кул сала
Венгриядә таралган кайбер легендалар буенча. Атилланың гәүдәсен берсе эченә берсен салып, алтын, көмеш һәм тимер табутларга куялар Гадәт буенча.
табут хәзерләгән әсирләрнен барысы да үтерелә Тисса елгасының бер төшен вакытлыча судан арындыралар да. табутларны елга төбендәге җиргә күмәләр аннан елга суын яңадан үз урынына кайтаралар: Атилланың гәүдәсен, шулай итеп, су астына—елга төбендәге җиргә күмәләр. Аның кабере кайда икәнлеген алегә кадәр беркем дә белми һәм беркайчан да белмәячәк.
Атилла бу дөньядан киткәч анын тарафыннан төзелгән һәм Евразиянең төп өлешен биләп торган дәүләт акрынлап таркала Атилланың улы Эллак чорында Паннониядәге Нетала елгасы буендагы сугышта герман һәм скиф кабиләләре мөстәкыйльлеккә ирешәләр Әмма Атилла төзегән дөньякүләм ил («мировое государство») юкка чыкса да. атаклы полководецның мификлаштырылган образы Европа һәм Азия халыклары аңына гаять тирән үтеп керә һәм төрле риваять- легендаларда, сагаларда, дастаннарда мен ярым ел буена сакланып, безнең көннәргә кадәр килеп җитә
Тарихи Атилладан—Атли
тли—Скандинавия халыклары мифологиясе һәм эпосы каһарманы. Килеп чыгышы ягыннан Атилла образы белән турыдан-туры бәйләнгән бу исем исланд сагаларында һәм ирланд эпосында шактый еш очрый Беренче карашка, әлеге әсәрләрдәге Атлиларнын тарихи Атиллага бернинди дә катнашы юк кебек. Чыннан да. тарихи Атилла бу дөньядан китеп. Европадагы һун дәүләте таркалганнан сон әлеге сагалар барлыкка килгәнче инде 5-7 гасыр вакыт узган. Исландия халыклары һуннарнын тарихи варислары булган төрки-татар дөньясыннан меннәрчә чакырым ераклыкта гомер кичерәләр Шуна да карамастан, тарихи Атилла истәлеге анда төрки-татар халыкларына караганда яхшырак сакланган. Эш нәрсәдә сон. мондый хәлне ничек аңлатырга? Билгеле булганча. Европа һун дәүләтенең башкаласы хәзерге Венгриянең төньяк-көнчыгышында, ягъни Европаның үзәгендә була. V гасырның 40—50 елларында Атилла кул астындагы һунннарнын төп хәрби хәрәкәтләре Европа җирләрендә башкарыла. Бу хәрби хәрәкәтләрнең, орыш-сугышларнын барысы да Атилланың һәм һуннарның җиңүе белән тәмамлана Ул елларда Европада булган хәрби, сәяси һәм икътисади вакыйгаларның барысында Атилла һәм һун гаскәрләре хәлиткеч роль уйнамаса да, турыдан-туры катнаша Мәсьәләнең тагы бер ягын искә алырга кирәк. Атилла үзе дә. анын яубашлары да Европа илләре хөкемдарлары-корольләре кызларына өйләнергә тырышалар Ягъни. Атилла һәм анын җитәкчелегендәге һуннар Европа халыкларының көндәлек тормышына да тирән үтеп керергә омтылалар. Атилланың сәясәте шуны таләп итә Күрсәтелгән вакыйгалар һәм хәлләр нәтиҗәсендә Атилла һәм һуннар барлык Европа илләрендә, хәтта Ирландия белән Исландиядә тәмам «үз кеше» булып китәләр. Тора-бара Европа халыклары әлеге вакыйгаларда катнашкан кабиләләрнең һәм Атилланың һун булуын да оныталар, аларны үз кабиләләре һәм халыклары дип кабул итә башлыйлар. V гасырның 40—50 елларында кин таралган. «Атилла һәм һуннар—Европаны яулап алучы кыргый азиатлар- нарварлар» дигән караш бөтенләй онытыла Скандинавия, Ирландия һәм Исландия халыклары традицияләрендә Атилла исеме Атли формасындагы гадәти исемгә әйләнә һәм әлеге илләр әдәбиятында кин тарала.
Биредә, кыскача гына булса да. Атилла-Атли исеме белән бәйле вакыйгалар чагылыш тапкан әсәрләрнең кайберләренә махсус тукталып үтү таләп ителә. Чөнки бу катлаулы мәсьәләнең күрсәтелгән аспекты әлегә кадәр бөтенләй өйрәнелмәгән Шундый әсәрләрнең берсе—«Ньяла турында сага» («Сага о Ньяле») Аны төньяк халыклары әдәбияты һәм рухи мәдәнияте хакында житди фәнни хезмәтләр язып калдырган профессор М И Стеблин-Каменский: «скандинавлылар тормышын яктырткан сагаларның ин зур күләмлесе. дөнья прозаик әдәбиятының ин бөекләреннән берсе» дип билгеләгән иде «Ньяла турындагы сага*дә сүз X гасырда Норвегиядә булган вакыйгалар турында бара Әнә шул вакыйгаларнын кайберләрендә Атли дә катнаша. Бу очракта сүз чыннан да тарихи Атилла хакында бара икән дип булмый, билгеле Сагадагы Атли ил башында торган хөкемдар-король дә түгел. Шулай да Атлинын характерына, үз-үзен тотышына кагылышлы кайбер күренешләргә тукталып үтү кызыклы нәтиҗәләр бирергә
А
мөмкин Атли биредә исланд яугире Аривилнын улы дип тәкыим ителә. Ул сугышырга бик ярата. Конунг (король) Харальд Серый Плаш (якынча 960-965 елларда хакимлек итә) Атлины һәм анын гаиләсен яратмый Күрәсен, ул чорлардагы Европа хөкемдарларының берсе дә Атилланы яратмагандыр Атлига әлеге корольнын дружиннигы Хрут һәм анын гаскәрләре белән сугышырга туры килә Орыш вакытында дошманнарның берсе Атлига таш белән ата. Атлинын кылычы кулыннан ычкына. Хрут шул кылычны эләктереп. Атлинын бер аягын чабып өзә һәм ана үлем ярасы ясый Шул рәвешчә, сагага гомумэпик бер мотив килеп керә: Атли үз кылычыннан һәлак була.. Шул ук әсәрдә тагын бер Атли турында сөйләнә Әгәр югарыда күзәтелгән өзектә Көньяк гаутланды дигән жирдән чыккан Атли турында сөйләнсә, бусында инде сүз Көньяк Фьордлары ягыннан килгән Атли турында бара Бу очракта да һичкемнән курыкмый торган сугышчы, кыю. көчле һәм горур бер яугир хакында бәян ителә. Ачык яуда Атли дошманыннан жинелмәгән булыр иде, әмма ул кызу эш белән мавыккан мизгелдә, дошманы Брюньольв. сиздермичә генә килеп, анын башына айбалта (секира) белән сугып, хыянәтчеләрчә үтерә. Атли исеме шул ук әсәрдә тагы берничә тапкыр телгә алына. Бер тапкыр ул Атли Сильный дип тә атала
«Буннлауг Елан Тел турында сага» («Сага о буннлауга Змеином Языке») дип аталган әсәрдә ниндидер Атли телгә алына (әсәр 1280 елларда язылган) Моннан аермалы буларак, 1220 елда барлыкка килгән шактый зур күләмле «Эгиль турындагы сага» («Сага об Эгиле») дип аталган әсәрдә Атли исемле зат турында кинрәк мәгълүмат бирелә. Әсәрдә сүз Норвегия конунгы-короле Харальд Прекрасноволосый (якынча 860-940 еллар) чорында булган вакыйгалар, яна жирләр яки байлык өчен данлыклы, бай һәм көчле ырулар, шуларнын җитәкчеләре арасындагы үзара көрәш, еш кына хәрби бәрелеш-сугышлар турында бара. Эгиль— әнә шундый зур байлыкка дәгъва кылучы көчле, кыю һәм батыр яугирләрнен берсе. Әсәрнен башыннан ахырына кадәр ул элик каһарман рухында сурәтләнә Безне кызыксындырган каһарман биредә Атли Короткий исеме белән мәгълүм Ул -әсәрнен баш каһарманы Эгиль белән бер дәрәҗәдә торган зат Алар арасында күптән байлык, төгәлрәге җир өчен көрәш бара Әлеге байлыкны Атлига кораль үзе биргән Эгиль аны көч белән тартып алмакчы була. Менә алар көрәш мәйданында Тингта очрашалар Атли бергә-бер чыгып сугышырга тәкъдим итә Аларнын үзара орышы турында әсәрдә тәфсилләп сөйләнелә Башта алар кылыч белән сугышалар. Күпме генә тырышса ла. Эгильнен кылычы Атли гәүдәсенә үтми. Атли дошманының коралын бернәрсәгә дә үтмәслек итә белә икән Ягъни, бу очракта Атли ниндидер маг. сихерче осталыгына да ия Кылычтан бернинди мәгънә булмагач, алар икесе дә коралсыз гына сугышалар Эгиль көчлерәк булып чыга. Атлине егып, өстенә ята һәм бугазын тешләп өзә Атли әнә шулай һәлак була. Күренүенчә, скандинав сагаларында Атли—кыска буйлы, бик көчле, кыю, батыр сугышчы Ул беркайчан да алдауга, ниндидер хәйләгә, бигрәк тә хыянәткә бармый Әмма кыскача күзәтелгән әсәрләрнең һәркайсында ул батырларча сугышта һәм котылгысыз рәвештә билгеле бер хыянәт нәтиҗәсендә генә һәлак була. Европа илләре әдәбиятында Атилланы ла. исеме шул яугирнекенә якын булган Атлины да башкача сурәтләү мөмкин дә булмагандыр
Әмма Атли образын сурәтләгән әсәрләрнең саны моның белән чикләнми Атли турында тагын «Всльсунглар турында сага» («Сага о Вельсунгах») (Исландия) һәм «Тидрек гурында сага» («Сага о Тңдреке») (Норвегия) дип аталган эпик әсәрләрдә сөйләнә Биредә инде Атли—явыз һәм комсыз хөкемдар Ул хәйлә белән Гьюкунглар ыруыннан булган бургунд короле Гуннарны һәм анын энесе Хегнины тозакка эләктерә, аларнын алтын хәзинәсен кулга төшерә, ә үзләрен коточкыч җәзага тартып һәлак итә. Атлинын хатыны. Гуннар белән Хегнинын сенлесе үэенен иреннән үч алам дип. Атлины үз кулы белән үтерә Сонгы эпизод мәгълүм тарихи риваятьләр нигезендә барлыкка килгән аларда сөйләнгәнчә. Атилла үэенен соңгы хатыны булырга тиешле герман әсирәсе Ильдиго (башка кайбер чыганакларда Илъдихо. Ильдико) тарафыннан никах түшәгеңдә агулап үтерелә «Тидрек турында сага» да Атлинын һәлак булуы башкача сурәтләнә Хегнинын хатыны у тем дәрәҗәсендә яраланган иреннән балага уза Ул бала Атли сараенда үсә һәм Атлины. алдап, алтын хәзинә яшерелгән тау мәгарәсенә алып кер»» Шунда бикләнгән һун короле әлеге алтын
хәзинә янында ачлыктан
интегеп һәлак була. Кайбер легендаларда Атлига ниндидер шайтани сыйфатлар да хас дип әйтелә. (Янәсе, ул эттән туган икән—Иордан. Ф Дан һ.бларның китапларында чагылыш тапкан мотав.)
Моннан кала, Атли образы нигездә Исландиядә XIII гасырның икенче яртысында барлыкка килгән «Өлкән Эдда» («Старшая Эдда»)да киң генә чагылыш таба Китапка бирелгән мондый атаманын мәгънәсе әлегә кадәр ачыкланмаган Аны гадәттә аллалар һәм батырлар турындагы җырлар җыентыгы дип аңлаталар Әнә шул жырларнын икесе Атлига багышланган Беренчесе-«Атли турында грендлан җыры» («Грендланская песнь об Атли») («гренландская») дигән билгеләмә биредә ялгыш бирелгән: әлеге җырның Гренландиягә бернинди катнашы юк). Җыр шактый борынгы чорларга карый булса кирәк Атли үленең хатыны Гудруннын абыйлары-Гуннар белән Хегнины һәлак итә Кайбер мәгълүматлар буенча, биредә сүз җинаятьчел үтерү түгел, ә бәлки ритуаль үлем, ир кешеләрне корбанга китерү хакында бара. Шуның өчен Гудрун үзенең ире Атлидан үч алмакчы була. Бу күренешнең нигезендә ыруглык җәмгыяте таләпләре ята: Гудрун өчен туган абыйлары иреннән күпкә якынрак. Шуңа күрә ул ире Атлины коточкыч җәзага тарта үзенең Атлидан туган ике баласын үтереп, итләрен кыздырып, иренә ашата (бик борынгыдан килгән натуралистик гомумэпик мотив!). Соңрак Гудрун сырадан исергән Атлинын үзен дә суеп үтерә һәм өйләрен яндыра. Җырда әйтелгәнчә, бер хатын-кызның (Гудруннын) хыянәтчел эшләре аркасында өч конунг һәлак була. Беренче карашка, әлеге сюжетның тарихи Атиллага бернинди дә катнашы юк кебек Чынлыкта исә мәсьәлә башкача хәл ителә. Моны төгәл ачыклау өчен. Гудрун исеменең этимологиясенә игътибар итәргә кирәк. 453 елда үзенен ире Атилланы һәлак иткән хатын-кызның исеме Ильдиго-Хильд исеменең кечерәйтелеп-иркәләп әйтү формасы. Шул ук Хилвд исеме алманча Кримхильдадан алынган. Немец эпосындагы Кримхилъда исланд эпик традицияләрендә Гудрун дип алыштырыла. Ягъни, тарихи Атилланың үлеме белән бәйле вакыйга шактый озын юл узып. XIII гасырга бөтенләй башка формада—исем трансформациясе аша килеп җитә.
«Өлкән Эдда» («Старшая Эдда»)ның тагын бер җыры «Гренландские речи Атли» дип атала. Аның сюжеты әле генә күзәтелгән җырныкыннан аерылмый; персонажлар да шул ук. вакыйгаларга да шулар Тик бу җырның күләме зуррак: ана кайбер яна күбенешләр кертелгән, каһарманнарның монологлары һәм диалоглары киңәйтелгән. Беренче җырдагы кайбер натуралистик күренешләр реалистик хикәяләү белән алыштырылган. Әмма бу җырның да тарихи нигезе шул ук—Атилланың Ильдиго кулыннан һәлак булуы!
Скандинавия халыкларының Атли исеме белән бәйле әдәби әсәрләрен күзәтү мөһим нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. Барыннан да элек, шуны әйтик Атли исемле каһарман да булган әсәрләрнең барысы да—«Өлкән Эдда«нын күзәтелгән бүлекләре дә. аерым сагалар да. һичшиксез, тарихи Атилланың шәхси тормышы һәм анын тарихи-хәрби эшчәнлеген яктыртуга нигезләнә. Тик ул үзенен этник табигатен нык кына үзгәртә: төрки һуннарның данлыклы яугире булган Атилла Скандинав халыкларының тулы хокуклы вәкиленә әверелә һәм, әлбәттә. үзенең дәрәҗәсе тулысынча саклап кала Ул һәрвакыт диярлек конунг- король яки аның якын туганы, һичьюгы—көчле, батыр яугир буларак сурәтләнә. Анын хатыны да—хөкемдарлар нәселеннән Шунын белән бергә, түбәндәге фактларга да игътибар итми мөмкин түгел: скандинавларда «Сагалар гасыры» дигән билгеләмә Исландия җирләрен үхләштергән IX-X гасырларда ыруглык җәмгыятенә хас кануннар хөкем сөрә: анда барысы да тик көч белән генә хәл ителә Шу на күрә дошманыңны хыянәт юлы белән юк итү. бер-беренне алдау, дошманыңнан ү^ алу өчен аны рәхимсез үтерү кебек коточкыч хәлләр ул чорда гадәти бер күренеш булган. Аларнын барысы да монда күзәтелгән әсәрләрдә шактый кин чагылыш таба Еш кына алар Атилла—Атли исеме белән бәйләнештә бирелә Европа һәм Скандинавия халыкларының иҗтимагый анына тирән үтеп кергән төп күренеш—Атилланы хыянәт юлы белән үтерү Бу хыянәтне Европа халыклары күп гасырлар буена оныта алмаганнар.Без карап үткән әсәрләрдән бик күбесенең үзәгендә әнә шул вакыйга ята
Шул ук Атилладан—Этцель, Эцель
өньяк герман дастан-поэмасы «Нибелунглар турында жыр» («Песнь о нибелунгах«)нын баш каһарманнарыннан берсе әнә шундый исем йөртә. Поэмада без скандинав эддаларыннан таныш булган каһарманнар белән очрашабыз. Зигфрид (Сигурд), Кримхильда (тарихи Ильдиго-Ильдихо. Гудрун), Брюнхильда. Гунтер (Гуннар), Эшель (тарихи—Атилла, исланча—Атли). Хаген (Хегни). Бу тарихи шәхесләрнен кылган эшләре һәм шигъри обрахтары гасырлар буена скандинав һәм немец халыкларынын күнелен борчып килгән Дөрес, атарнын тарихи гамәлләрен һәм образларын кабул итү шактый зур үзгәрешләр кичергән Исланд, скандинав һәм герман халыкларынын эпик традицияләре нигезен һун яулары нәтижәсендә 437 елда Бургунд корольлегенең юкка чыгарылуы һәм 453 елда һун ханы (короле) Атилланын һәлак булуы кебек зур тарихи вакыйгалар тәшкил итә. Тик тарихи вакыйгаларны кабул итү һәм әдәби әсәрдә чагылдыру ягыннан исланд һәм немец эпосы әсәрләре нык кына аерылып торалар. Хәлбуки, әсәрдә тарих вакыйгаларының барышы ничек кенә үзгәртелсә дә. немец халкы әлеге поэманы чын тарихнын реаль гәүдәләнеше дип кабул иткән. Поэманын төп мәгънәсе дә әнә шунда. Әсәрдә төрле дәүләтләр язмышы аерым хөкемдарлар кичергән хәлләр-фажигаләр аша чагыла; король Гунтернын энеләре белән бергә үтерелүе—Бургунд корольлегенең юкка чыгуы дигән сүз. Европа һун державасының язмышы исә тулысынча Атилла (Этцель) образында гәүдәләнә Һәм бу—урта гасырлар эпосынын уртак сыйфаты. Әсәрне махсус тикшергән галимнәр фикеренчә, әсәр 1200 еллар тирәсендә Дунай буйларында барлыкка килгән Анда Этцель дәүләтенең үзәге хәзерге Венгриядә булуы да әйтеп үтелә. Күләм ягыннан поэма шактый зур—9316 шигъри юл тәшкил итә. Шуның баш өлешендәге 1568 елда һуннар һәм аларнын юлбашчысы Этцель хакында бер сүз дә юк. Икенче төрле әйткәндә, «Нибелунглар турында жыр»да ике мөстәкыйль сюжет (ә бәлки борынгырак чорларда ике мөстәкыйль әсәр) берләштерелгән: аларнын беренчесендә сүз Зигфриднын үлеме турында барса, икенчесендә бургунд династиясенең һәлак булуы тасвирлана. Сүзне әсәрнен идея эчтәлегенә күчергәнче, «нибелунг» атамасының мәгънәсен ачыклап китү зарур Әсәрнен беренче өлешендә нибелунглар—төньяктагы хәзинәләрне саклаучы әкияти затлар һәм Зигфрид кул астындагы батырлар; икенчесендә—бургундлар Сүз аңлаешлырак булсын өчен, әлеге бүлекләрнең эчтәлегенә дә тукталып үтәргә кирәк бургундларның король сараена данлыклы нидерланд батыры Зигфрид килеп төшә һәм корольләрнең сенлесе Кримхильдага гашыйк була Король Гунтер үзе исланд королевасы Брюхильдага өйләнмәкче икән Зигфрид ана ярдәм игәргә әзерләнә Әмма бу ярдәм турыдан-туры алдауга нигезләнә әлеге никах уңышлы булсын өчен. Гунтер ниндидер батырлык күрсәтергә тиеш. Тик бу батырлыкны Гунтер урынына, кешегә күрсәтми торган плащ киеп. Зигфрид башкарып чыга. Брюнхильда Зигфриднын батырлыкларын игътибарсыз калдырмаска тырыша Тик аны бу фикереннән кире кайтырга үгетлиләр янәсе Зигфрид үзе бит Гунтернын вассалы гына! Менә шул нәрсә Брюнхильданын йөрәгенә тия. ничек инде анын сенлесе— король кызы Кримхильда—король улына түгел, бары тик анын вассалына гына кияүгә чыккан? Шулай итеп, еллар уза Брюнхильданын тәкъдиме буенча Гунтер Зигфрид белән Кримхильданы башкалага-Вормс шәһәренә кунакка чакыра Нәкъ әнә шунда инде Гунтернын туенда булган алдау ачыла да: туй вакытында кешегә күрсәтми торган плащ ярдәмендә пәһлеван кыз Брюнхильданы жинын Зигфрид сиздермичә генә яшь киленмен йөзеген һәм билбауын алган икән Нигәдер саксызлык күрсәтеп, ул әлеге кыйммәтле, билгеле бер дәрәжәдә тылсымлы әйберләрне үзенен хатыны Кримхильдага бүләк иткән Еллар узып, әлеге хатыннар яңадан Вормс шәһәрендә очрашкач, алар арасында талаш кузгала: кемнең ире көчлерәк, кыюрак, гомумән—өстенрәк Ачуы купкан Кримхилда үзенең апасына анардан Зигфрид алган йөзек белән билбауны күрсәтә: шуның белән көч-куәт ягыннан Зигфриднын король Гунтердан өстен торуы ачыклана Хәзер инде Брюнхильда кайчандыр аны—җиңелмәс пәһлеван кызны үзенә буйсындырып, Гунтерга бүләк иткән Зигфридган үч алмакчы була Гунтернын вассалы—коточкыч зур көчкә ия булган Хаген—ау вакытында, алдап. Зигфридны үтерә Шунын белән
К
дастаннын зур булмаган беренче өлеше тәмамлана Әнә шуннан сон инде
156
сүз һуннар һәм Атилла-Эшель урдасына күчә. Әле сөйләнгән вакыйгалардан сон хнөч ел вакыт узган Өзелеп яраткан гүзәл хатыны Хельха бу дөньядан китеп. Эшель тат калган Ул янадан өйләнергә дип үзенә иш эзли. Шушы уңайдан биредә Атиллз-Эшельнен немей эпосында ничек сурәтләнүен гомуми планда ачыклап үтәргә кирәк Чөнки бу жырда аны сурәтләү Европа халыкларының башка әсәрләрендәге сурәтләүдән тамырдан аерылып тора. Барыннан да элек махсус шуны әйтеп үтик. «Нибелунглар турында жыр»дагы Эшель Европадагы ин зур державаның хужасы Анын кул астында—12 корольлек Анда мәҗүсиләр дә, христианнар да. урыс, грек, валах, поляк, бәжәнәк һ. б. халыклар да яши Шуна карамастан, ә бәлки нәкъ шуна күрәдер, герман-немец хаткынын зур күләмле жырында Эшель баштан ахырга хәтле тик уңай герой буларак кына күрсәтелә. Анын хакында поэмада бер генә тискәре сүз дә юк. Күрше илләрдәге, бигрәк тә бургундларның корольләре һәм аларнын вассаллары арасындагы туктаусыз ызгыш- талаш. шактый югары социаль баскычта торган якын туганнарның бер-берсен алдавы, бер-берсенә хыянәт кылуы, үч алуы, хәтта ерткычларча үтерешүгә кадәр барып җитүе фонында Эшель илендәге тәртип, тынычлык, бер-беренне ихтирам итү . һәрвакыт гаделлекне саклау әхлакый-мораль яктан һун җәмгыятенең бургунд корольлегеннән күп өстен торуын раслый һун җәмгыятенең тагын бер уңай ягы—анда ил башында торган Эшельдән өстен бер генә кеше дә юк; анда Этцель хакимияте, абруе Фәм сүзе һичкем тарафыннан кире кагыла алмый. Шуна күрә һуннар һәм Этцель биләгән илләрдә ниндидер жәнжал. ызгыш-талаш. үзара көрәш юк һәм була да алмый Моны Этцельнен кыюлыгы, батырлыгы, һәр мәсьәләне гадел хәл итүе, бер сүз белән әйткәндә—чиксез абруе «рөхсәт итми» Бу хакта поэмада кат-кат һәм ассызыклап әйтелә Поэма авторын Этцельнен бургунд корольләреннән һәряклап күп өстен торуы һич тә борчымый Моны ул табигый күренеш дип саный әсәрдә Этцель йөзендә идеаль, һәр яктан булган хөкемдар образы гәүдәләнә Бу хәл—поэманың сюжетында, анда сурәтләнгән вакыйгаларда аеруча ачык күренә үзенә иш эзләгән Эшельгә Бургунд илендә, танылган батыр Зигфрид хыянәтчел төстә үтерелгәч, тол калган искиткеч гүзәл, акыллы, чиксез бай Кримхильданын булуы турында хәбәр итәләр Шушы уңайдан әсәрдә бургунлларнын гаять бай булуы, һуннарны һәм аларнын хөкемдары Этцельне күптән бетүләре, тирән ихтирам итүләре турында махсус әйтеп кителә. Башта Кримхильдага өйләнергә риза булса да. Этцельнен күңелен бер нәрсә борчый: христиан линендәге Кримхильда аңа—мәҗүси Эшельгә кияүгә чыгарга риза булырмы0 Поэмада Кримхильда күңелендә дә шундый ук шик тууы турында да әйтелә Тик шулай да Этцель якыннарының киңәшен тотып. Вормс шәһәрендә яшәүче Кримхильдага махсус кодалар илчелеге җибәрә Кримхильда башта шактый кискен каршылык күрсәтә: беренчедән, анын кайчандыр өзелеп яраткан ире Зигфрид истәлегенә хыянәт кыласы килмәсә. икенчедән—аны булачак ир белән хатынның ике диндә торуы борчый. Шулай да Кримхильданы. Этцельнен бик тә кыю. батыр, куркусыз яугир булуын, һун иленә күчкәч, анын хакимият һәм байлык иясе—һичшиксез, бәхетле хатын булачагын әйтеп, күндерәләр. Әмма ләкин булачак ир белән хатыннын максатлары бөтенләй капма-каршы. Әгәр Эшель киләчәктә матур гаилә кору өчен өйләнергә җыенса. Кримхильданын төп максаты—Эшельгә кияүтә чыгып, анын жинелү белмәгән яугирләре ярдәмендә үз туганнарыннан, беренче чиратта кайчандыр анын ире Зигфридне үтергән Хагеннан үч алу, аны юк итү Шул рәвешчә, әсәрдә ике җәмгыять бер-берсенә кискен каршы куела Этцельдә һәм һуннарда—киләчәктә матур гаилә кору кебек изге теләк; Кримхильдада— якын туганнарыннан үч алу Гомумән. «Нибелунглар турында жыр->да үч алу. хыянәт кылу, күзгә карап алдау кебек мотивлар шактый зур урын били Тик һәр очракта да алар һун җәмгыятенә түгел, ә бургундларга карын Әмма нинди генә каршылыклар булса да. Эшель Кримхильдага өйләнә, һәм әлегә кадәр бәхетсез булган бу хатын чыннан да зур бәхеткә ирешә һәм үзен ожмахтәгыдай хис итә башлый Азар бер-берсен чын күнелдән яраталар. Эшель хатынының бер генә теләгенә дә каршы килми: анын өчен ин мөһиме—Кримхильданы ул үзенен беренче хатыны Хельханы яраткан кебек үк ярата Ә бит элегрәк Этцель Хельха кебек акыллы һәм гүзәл хатынны беркем дә алмаштыра алмас дип борчылган була Кримхильда да үзен янадан тугандай хис итә башлый Җитмәсә. ул Этцельнен дәүләт
эшләрендә дә турыдан-туры катнаша. Борынгы Шәрекъ илләреннән килгән традицияләрне дәвам итеп, алар ил эшләрен бергәләп хәл итәләр. Икенче төрле
әйткәндә. Эшель Европа илләренә Борынгы Шәрекънен гүзәл традицияләрен дә алып килә Шул рәвешчә. Эшель белән Кримхильда. бәхетле гаилә корып, искиткеч матур һәм бай илдә 13 ел бергә яшиләр һәм бу матур тормыш шулай ук дәвам итә алган да булыр иде. Искәртелгәнчә. Эшельгә кияүгә чыккач. Кримхильда ифрат зур көчкә һәм хакимияткә ия була. Күпме еллар узса да. ул үзенен баштагы ниятен һәм максатын һич онытмый: менә хәзер ул инде үзенен туганнарыннан һәм Хагеннан үч алырга тиеш!.. Әмма ачык яу кырында түгел, ә бәлки алдау, хыянәт юлы белән. Күзәтелә торган бу жырнын төп максатларыннан берсе— һуннар һәм бургундлар җәмгыятен бер-берсенә кискен каршы кую һәм һәр очракта да һуннарны чиксез мактап, бургундларны фаш итү Әлеге мәкерле ниятен тормышка ашыру очен Кримхильда 13 елдан сон үзенен ин якын туганнарын кунакка чакырмакчы була һәм Энгельдән рөхсәт сорый. Эшель каршы килми, әлбәттә, ничек инде ул үз хатынынын туганнарын кунакка чакыру кебек изге теләгенә каршы килә алсын?! Ул бит Кримхильланын мәкерен белми Шушы унайдан жырда Эгнельнен бик тә гади, бер катлы кеше булуы, хәйлә һәм мәкерне күз алдына да китерә алмавы, гомумән, анын гаделлек һәм яхшылык гәүдәләнеше булуы турында кат-кат әйтеп үтелә. Әсәрдәге вакыйгалар барышы да шуны раслый Бургундлар да Кримхильланын кунакка чакыруын яхшы кабул итатәр алар да бу хатыннын явыз максатын аңламыйлар Бары тик үзе дә мәкер капчыгы булган Хаген гына Кримхильданын чын ниятен шунда ук анлап ала һәм кунакка баруга кискен каршы чыга. Ләкин аны беркем дә тынламый. Хаген туганнары белән юлга җыена: әмма туй-тантанага түгел, ә сугышка!. Чөнки хәзер Кримхильда яшәгән һун илендә чын мәгънәсендәге канкойгыч сугыш буласын ул бик яхшы аңлый. Тик беркатлы һәм кин күңелле Эшель генә бу хакта берни белми, әгәр белсә, жырда әйтелгәнчә, бөтен Европаны калтыратып торган Эшель әлеге сугыш- бәрелешләрне туктаткан булыр иде. Эшельнен бу жәнжалларга бернинди мөнәсәбәте юк: ул алардан күп өстен тора! Әлеге вакыйгаларга ул катнашмый да! Биредә әсәрдә чагылыш тапкан кайбер саф мифологик мотивлар турында да берничә сүз әйтеп үтәргә кирәк. Юлда ике әкияти изге кош-кызлар Хагенны һуннар илендә һәлак булачаклары турында кисәтәләр Икенчедән, поэмада нибелунгларнын (әсәрнен икенче өлешендә бургундлар шулай атала) Дунайны нинди зур авырлыклар, югалтулар белән кичүе турында тәфсилләп сөйләнә. Борынгы мифологик күзаллауларда билгеле булганча, су. елга—бу һәм теге дөньялар чиге. Елганы кичеп чыгу—димәк, икенче бер дөньяга күчү Көч-хәл белән Дунайны кичкән нибелунглар язмышы шулай булып чыга да һун илендә. Кримхильда тарафыннан оештырылган каты сугыш нәтиҗәсендә аларнын барысы да һатак була һәм гаять тә мөһиме—әлеге сугыш-орышларда һуннарның барысы Кримхильданы яклыйлар, ана берсүзсез буйсыналар Чөнки ул—аларнын хөкемдары Эшельнен хатыны Бәлки Эшель бәрелеш-орышлар беткәнче аларда катнашмаган да булыр иле Тик нибелунглар сугыш дәвамында Эшельнен абыйсы Бледельне (тарихи Бледа) һәм. иң кызганычы, корольнең бердәнбер варисы—улы Ортлибны үтер^тәр Бу явызлыкны да Хаген башкара Әнә шуннан сон инде сугышка Эшель үзе дә катнашып китә Күргәнебезчә, монын берничә житди сәбәбе бар беренчедән, ул яраткан хатыны Кримхильданы яклый, икенчедән, туган абыйсы Бледельнең ерткычларча үтерелүе һәм. өченчедән, бердәнбер варисы, сөекле улы Ортлиб өчен нибелунгларлан үч алу Хәзер, орышка инде Эшель үзе дә катнаша башлагач, нибелунгларнын һалак булачагы көн кебек ачык Тик төп йөкне ате һаман да Кримхильда күтәреп бара һуннар белән Хаген анын кулына эләгәләр Ул үзенен туган абыйсы һуннарның башын кисәргә боера; Хагенны исә үз кулы белән үтерә Әмма король Дитрих Бернскийның дружиннигы Кримхильданы да һәлак итә Шулай итеп, бургунд- нибелунгларнын барысы да һәлак була. Димәк, чын тарихта 437 елда булган конкрет вакыйгалар поэмада тулы һәм төгәл чагылыш габа Тик «Нибелунглар турында! ы җыр»нын тагын бер мөһим үзенчәлегенә игътибар итми мөмкин түгел шул ук чор вакыйгаларына багышланган башка күп сайты әсәрләрдә ахырда Атли-Атилла да һалак була Биредә исә ул. өзелеп яраткан хатыны
Кримхильда. бердәнбер улы Ортлиб. көрәштәше һәм абыйсы Бледсль үтерелү нәтиҗәсендә бетмәс кайгыга батса да. үзе исән кала. Димәк. Эшель үзе дә. һуннар иле дә яшәвендә дәвам итә!