ХӘЛЕҢ НИЧЕК, ТАТАР КИТАБЫ?


«РУХИЯТ» НӘШРИЯТЫНДА .ШӘХЕСЛӘРЕБЕЗ. СЕРИЯСЕ ЧЫГА БАШЛАУ УҢАЕННАН ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ ЯНЫНДА әнгәмә
•Казан утлары» журналы. күренекле татар зыялыларын җыеп, түгәрәк өстәл янында әңгәмә үткәрде. Анда журналның баш мөхәррире Равил Фәйзуллин. баш мөхәррир урынбасары Флүс Латыйфи, бүлек мөхәррирләре Наис Гамбәр һәм Марат Закир. " Рухият» фонды җитәкчесе Илсөяр Хайруллина • Идел-Пресс» Дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры Ислам Эхмәтҗанов, академик Миркасыйм Госманов, Татарстан Дәүләт советы депутаты Туфан Миңнуллин. галим Җәүдәт Миңнуллин, Г Камаз исемендәге татар Дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров һәм баш режиссеры' Марсель Сәлимҗанов^ Татарстан үзәк Милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек һадиев, Татарстан баш архив идарәсенең бүлек мөдире Гөлфия Садретдинова катнашты
Бүгенге көндә татар китабы ни хәлдә, мәдәниятны кайгыртырдай мани җанлы татар байлары бармы, милләт өчен зур эшләр башкарган олуг шәхесләребезнең исемнәре онытылмыймы, зыялыларыбызны ни борчый, нинди гамьнәр били—әңгәмә әнә шул хакта
Равил Файзуллин: Гажәеп процесслар бара: дөнья тотучы хаким дәүләтләр, бер яктан берләшү-глобальләштерү сәясәте алып барсалар, икенче яктан, кабатланмас үзгәлекләрен, үхзәренен тарихи чишмә башларын, милли тамырларын бик нечкәләп өйрәнәләр, борынгылык рухын яңа буыннарга сеңдерәләр. Ә безгә, бай рухи мираска ия булып та, бүгенге көндә үз дәүләте юк дәрәҗәсендә булган халыкка нишләргә? Әлбәттә, кичектермәс мөһим эшләрнең берсе әнә шул бай мирасны киләчәк өчен акыллы файдалана белү. Ниһаять, без кыска гына вакыт эчендә милләтнең рухи үткәнен барлау һәм киләчәк офыгын киңәйтү өчен бик күп эш башкарды <• Рухият» күренекле галимебез Миркасыйм Госманов белән берлектә онытылып барган Олуг Шәхесләребезне халыкка кайтару эшен башлап җибәрде Бу башлангычның күркәм нәтиҗәсе— инде дөнья күргән җиде затлы китап Хәер, Миркасыйм ага туплаган, милләт өчен җан атып утка-суга кергән Олуг Шәхесләребезнең исемлеге шактый зур Бүгенге буын алар хакында бик аз белә Безнең бу киңәш- табыш. фикер ит> мәҗлесендә, татар халкының күренекле зыялылары катнаша. Олуг Шәхесләребез хакында замандашларга ни рәвешле бәян итәргә, милли нәшриятларыбыз, татар китабы ни хәлдә, милләткә хезмәт итәрдәй җитәкчеләребез, меценат-байларыбыз бармы, милли тарихыбызны өйрәнердәй фәнни-гыйльми потенциалыбыз ни кимәлдә—сүз-фикер орчыгы шул тирәдә бөтерелердер.
дә, халык-милләт булып сакланып калу—милләтнең фәкать үз эше, үз бурычы икәнен, читләрдән нидер өмет итү мәгънәсез икәнен аңлый башладык шикелле. Шигырьдә әйтелгәнчә, «Чит шәфкатен көтмә, йөрәгенә таян! Киләчәккә карап, үткәненә таян!» Шөкер, хәзер бездә дә йокымсырап яткан потенциаль көчнең уяну процессы бара. Житәкче даирәләр арасында милләтпәрвәр җитәкчеләр күренә башлады. Алар җитәкчелек иткән предприятиеләр мәктәпләр, музейлар ача. мәчетләр төзи, фондлар булдырып, халыкның мәгърифәтен үстерү, рухын ныгытуга булышлык итә. Шундыйларның берсе, иң эш күрсәткәне—«Татнефть» акционерлык җәмгыяте Ул оештырган «Рухият» яңарыш фонды биш ел инде милләткә яхшы гына хезмәт итеп килә. Бүгенге сөйләшүдә мин анын нәшрият эшчәнлеген аерып күрсәтер идем. Бу нәшрият
Илсөяр Хайруллина: Белгәнегезчә. «Татнефть» элек тә әдәбият-сәнгать әһелләренә финанс ярдәме күрсәтә иде. Ләкин •Рухият» фонды оешкач, бу ярдәм эътекле бер системага салынды. Бу фондка, кемнәрдер уйлаганча, әлләни зур акчалар бирелми. Булган кадәрен максатчан фаидалансан. байтак эшләр эшләп була икән. Китап нәшер итү—бер юнәлеш Икенче юнатеш— сәләтле балаларны ачыклау, аларнын талантын үстерү өчен һәртөрле бәйге-чаралар. фестивальләр үткәрү. Әле зур сәхнәгә алып чыкканчы да алар урыннарда—үз төбәкләрендә конкурс-сынаулар уза. сәхнә киемнәре тектерелә. Инде ике ел рәттән Камал театрында анын директоры Шамил Зиннурович Закировнын эчкерсез ярдәме белән «Сандугач сайрар илем» балалар фестиваленең гала-концертын уздырдык. Нәшрият эшчәнлегенә килгәндә, безнен беренче проектлар «Татнефть» белән бәйләнгән иде. Аларнын табигатьне савыктыруда тырышлыклары «Көмеш чишмәләр жыры» альбомында чагылды. «Акбүз атым—ак канатым» китабы исә ат үрчетү һәм ат спортын яңарту турында гына түгел, ул татарнын атлы үткәнен искә төшерү дә булды. Россия нефть компанияләре арасында беренче булып. «Татнефть»нен үз тарихын чагылдырган «Ромашкино» китабы дөнья күрде
Мин үзем, язучылар арасында кайнашкан кеше, гомер буе урыс шагыйрь-ләренең булмасам да. гомер буе затлы Мәскәү басмаларына бик кызыгып карый идем. «Их. татар шагыйрьләреннән дә шундый затлы бер серия эшләргә иде»— дигән хыял башта озак йөрде. Ниһаять, полиграфия сәнгате өчен дә. милләт өчен дә горурлык булырдай зәвыклы цикл дөньяга килде «Классик шигърият» сериясе Фәнис Яруллиннын «Көзге моң» җыентыгы белән башланды. Бу серияне тора-бара Рәшит Әхмәтжанов. Саҗидә Сөләйманова. Гамил Афзал. Нур Әхмәдиев. Роберт Әхмәтжанов. Клара Булатова. Флера Гыйззәтуллина. Зөлфәт. Роберт Миннуллин. Мөдәррис Әгьләмов ижаты бизәде. Хәзер исә анда керү өчен Гәрәй Рәхим. Равил Файзуллин. Рәдиф Гаташ һәм башкалар әзерләнә.
Милләт өчен жанын аямаган шәхесләр хакында архивларда, бүтән чыганакларда сакланып калган материалларны эзләтеп, эшкәртеп, китап итеп бастырып чыгару эшенә исә болай керештек. «Рухият» нәшрияты теркәлгән көннәрдә яшь галимнәр Раиф Мәрданов. Рамил Миннуллин. Сөләйман Рәхимов мина XVI гасыр шагыйре Мөхәммәдьяр турында альбом чыгару фикере белән мөрәҗәгать иттеләр. Без аны Беренче Бөтендөнья татар конгрессына өлгерттек. Шуннан сон. әйдәгез әле. Шиһабетдин Мәржани турында да китап эшлик,—дип сөйләштек. Мен ярым гына тираж белән нәшер ителгән шул басма җәмәгатьчелектә зур тәэсир тудырды һәм гиз арада таралып та бетте. Икенче басмабыз исә «Ризаэтдин Фәхретдин» булды.
Наис Гамбәр: Мина берничә ел дәвамында «Рухият» нәшрияты белән хезмәттәшлек итәргә туры килде һәм. әйтергә ¥ кирәк, мин бу эшне ихлас күнелдән. шатланып башкардым Ни I өчен дигәндә (исеменнән үк аңлашылганча). «Рухият» нәшрияты татар халкының рухын саклап калу, үткәндәге рухи хәзинәләребезне бүгенге укучыга китереп җиткерү юнәлешендә бик litre эш башкара Алай гына ла түгел. нәшрият хәзерге заман АЛ ангортлрынын әсәрләрен бастырып чыгару бхенча ла туктаусыз эзләнүләр алып бара Минем редакторлыкта дөнья күргән Мөдәррис Әгьләмнен «Кан тамырын кистем». Роберт Әхмәтжановнын «Жәяүле күбәләк» дип исемләнгән шигырь китаплары. Нур Әхмәдиевнен 4 томлык «Сайланма әсәрләр»е шуңа дәлил булып тора
Кыскасы. «Рухият»нын рухы нык. карашлары кин. иманы нурлы Алга таба да шулай бергә-бергә сөенешергә язсын
Миркасыйм Г османов: Татар шәхесләре—үзе бер искитмәле зур дөнья Әйе. бу китапларны чыгару идеясе (басым ясап әйтергә телим)—шәкертләремнең башлангычы Бу группаның «Ризаэтдин Фәхретдин» китабындагы мәгълүматлары
инде киңрәк, колачлырак иде. документаль нигезе дә тирәнрәк к булып чыккан Мин боларны хупладым. Бергәләп сөйләшеп
ЦйА утырганда аерым шәхес турында киң мәгълүмат тупланган сериягә
кереп баруыбызны таныдык. Шунда ук унлап күренекле милләттәшебезне эченә алган план төзедек Илсөяр ханым исә аны тагын ла киңәйтергә тәкъдим итте Менә шулай башланып кипе б\ ян Әлегә татарда берән-сәрән генә күренгән биографик романнан аермалы буларак, бу серия баштан ук уңышка юлыкты ' Бүгенге көнгә алда саналганнарга өстәлеп, «Фатыйх Кәрими», «Газиз
Гобәйдуллин» тарихи-библиографик җыентыклары укучыларга барып иреште «Бертуган Рәмиев«ләр дә бастыру өчен әзер. Бу калган, теге калган, дия торгач, исемлеккә 80гә якын фамилия теркәлде. Бу бит әдәбият, сәнгать, мәгърифәт әһелләре генә түгел, асыл шәхесләребез исемлеге! Болар—татар тормышына, татар культурасына тәэсир ясаган шәхесләр' Кызык сорау туа: әлеге исемлеккә кергән һәм керәчәк шәхесләрнең чиге кайда’ Бәлки милләт күңеленә утырып житкән, аларга карата милләтнен мөнәсәбәте ачыкланган шәхесләрне генә алырга кирәктер? Бездә бш гаҗәп хәл күренекле шәхесләребездән кем дә берәү вафат булса, җылый-җылый илтеп күмәбез, онытмаска антлар итешәбез, аннары бик сирәк искә алабыз. Хәтта, вакытлар узгач, каберен эзләп табу да кыенлаша. Франциядә менә бик гыйбрәтле бер гадәт яши: пантеонга ин атаклы французларның сөякләрен җыеп урнаштыралар. Ләкин үлгәч тә түгел. Хәтта Де Гольләре дә әле гади кабердә ята, Жак Кусто да гадәти зиратка күмелгән 20, 50 ел узгач та, бу шәхес җәмәгатьчелек хәтерендә сакланса, анын җәсәден пантеонга күчерәләр. Бу—төпле, акыллы мөнәсәбәт. Бик кирәк дип табылса, хәзерге заман шәхесләренә урынны башка серияләрдән дә бирергә була ләбаса. Ә менә Бубыйлар. Рәмиевләр. Исхакый кебекләр—еллар белән сыналган зур фигуралар. Алар Вакытка бирешмәделәр. Күпме генә кыссалар, таптасалар, изсәләр дә. алар барыбер ил. милләт түрендә үзләренә лаеклы урынны алдылар XIX—XX гасырда тарихта үз йөзен, үз эзен калдырган күренекле татарлар хакында. 100 дә булмасын, һичьюгы 40-60 китап чыгара алсак та бу бик изге олы эш булыр иде Моны финанслауда бер «Рухият» фондына гына салынып булмас. Аны хәл итүнең үрнәген дә тарихтан эзләргә була. XIX гасырда һәм XX гасыр башында татар мәдәнияты нигездә хәйриячеләр исәбенә үскән. Кайсы гына гәзит- журналнын, яисә театрның эшчәнлеген алма, һәрберсенең терәге—хәйрияче- меценатлар. Мәктәп-мәдрәсәләрне әйтәсе дә юк. Хәйриячеләр исәбенә меңләгән мәктәп салынган һәм эшләгән Халыкның йөзен, рухын алар билгеләгән. Татар мәдәниятен алар тудырып калдырган Димәк, безгә әлеге сериядә ул заман эшкуарлары, байлары, миллионерларыннан ин күренеклеләрен күрсәтергә кирәк булачак. Алар— тарихка тәэсир ясаган бөек, фидакарь затлар. Рәмиевләрне генә алыгыз: 13 ел дәвамында ин абруйлы «Вакыт» гәзитен чыгарып бөтен төрки дөньяга тараталар, ин төпле «Шура» журналын нәшер итәләр. Өстәвенә 7-8 хәйрия җәмгыятендә әгъза булып, шуларга даими матди ярдәм күрсәтеп торганнар. Бүгенге эшмәкәрләребез Рәмиевләр. Хөсәеноалар. Юнысовларнын эшен дәвам итә алырмы? Әлегә бу—бик бәхәсле. Чөнки яңа татар байлары әлегә формалашып җитмәгән Бүгенге көндә безнен Рәмиевләр, Акчуриннар, Дебердеевлар, Яушевлар кебек, гомердән-гомергә, нәселдән-нәселгә бер эшне—бу изге гамәлне башкарып килгән хәйриячеләребез юк дип әйтә азабыз Чөнки нәселдән нәселгә килгән байларыбыз да юк. Кичәге хәерчеләрнең кайберләре бүген кинәт кенә баеп киттеләр анысы... Әмма алар әле байлыкларын кая куярга да, нишләтергә дә белмиләр Нигезләре дә йомшак, гыйлемнәре бик сай. Түгәрәкләп шуны әйтәм, әгәр без XXI гасырда да милләт булып яшәргә өмет итәбез икән, элекке мәдәни тормышыбызга җитәкчелек иткән, матди җирлек тудырган затларыбызга бурычлы. Алар хакында мәгълүмат туплап, китап чыгаруга галим яшьләребезне тартырга иде. Бер китап икенчесенә формасы, стиле белән охшамаска да мөмкин Чөнки һәр Шәхес—үзенчә, алар хакында тупланган мәгълүмат та төрле күләмдә була. Минемчә, иң мөһиме—Шәхесне мөмкин кадәр төрле яклап, тулырак ачу.
Илсөяр Хайруллина: Бу җәһәттән, Миркасыйм ага, бер вакыйга искә төште Әле күптән түгел генә «Рухият» җитәкчелегенә китап чыгаруда
булышлык сорап бер матбага вәкиле мөрәҗәгать итте. «Әгәр дә акча бирсәгез. Әлмәт ягыннан чыккан күренекле кеше турында китап нәшер итәр идек»— диләр «Рухият» акчасы унга-сулга таратырлык түгел. Без китапларны булган аз акчага зәвыклы итеп бастырырга тырышабыз. Әле бит ул китапнын милләт мәнфәгатьләре күхлегеннән карап әзерләнгән булуы да шарт
Миркасыйм Госманов: Бик әйбәт шарт Стиль дигәннән, күренекле кеше хакында язганда, анын нәселен, ата-бабасын да онытырга ярамый Мәсәлән, без «Фатыйх Кәрими» китабында анын әтисенә дә лаеклы игътибар юнатгергә тырыштык. Бит Гыйльман ахун Фатыйхны тәрбияләп үстергән, ана төпле юнәлеш, акыл биргән кеше дә. Әлегә кадәр галим-голәмә аны «Гыйльман хәзрәт мулла булган»—дип уратып узып китәргә омтыла иде. Бертуган Рәмиевләргә багышланган китапта да Шакир Рәмиевкә аерым игътибар иттек. Монарчы гел Закирны гына (Дәрдмәндне) телгә алдык, һәм анын Шакиры да булган дип узып китә идек. Ә бит, документлардан күренгәнчә, нәкъ менә Шакир Истанбулда укып яткан энесе Закирга нинди гыйлем алырга, нинди китаплар биреп, кемнәр белән очрашырга-кинәшләшергә дип юнәлеш күрсәтүче хатлар язып торган. Ул энесенен рухи атасы булган диергә тулы хакыбыз бар
Туфан Миннуллин: Фатыйх Кәрими белән Шакир Рәмиевнен икесе бергә Европага сәяхәт кылулары исегездәме0 Алтын шахталары тотучы миллионер Рәмиевләр. хәзерге байларыбыз кебек, чит илгә чыктык әле дип, диңгез яры буенда, ресторанда типтереп, вакытларын күнел ачып уздырмыйлар Музейларда, китапханәләрдә йөриләр, Европаның бөтен тарихи урыннарын урап кайталар. Аларнын әнә шулай үз акчасына дөнья буйлап сәяхәттә йөрүе бүгенге эшмәкәрләребезгә сорау бирергә мәҗбүр итә: Ә сез шулай эшли аласызмы9
Янә бер мәсьәлә бар. Шәхесләргә багышланган серияне чыгарганда төп коллектив—даими редколлегия булырга тиеш, минемчә Шул чакта гына аны әзерләү таләпләре бер, бизәлеш стиле уртак булачак. Чыккан китапны тиешле адресатына җиткерү мәсьәләсе дә бар. Монысын Милли китапханәбез башкара алыр иде Анын бит әле башка илләр белән дә китап алышу мөмкинлеге бар
Равил Фәйзуллии: Рәхмәт, Миркасыйм ага. Сез инде бик тәфсилләп сөйләдегез, һәм бу бик тә табигый Чөнки Сез бу мәсьәләләрнең эчендә кайныйсыз, күбебезгә караганда да күбрәк уйланасыз, хезмәтегез дә зур. Йөзләгән шәхесне барлап, исемлек төзү—үзе бер зур гамәл.
Миркасыйм Госманов: Бу исемлек әле тулы түгел, йөз илле дә булуы ихтимал Бергә-бергә тулыландырыйк.
Равил Фәйзуллии: Менә шушы затлы, олпат исемнәрнең тормышын китап рәвешенә китереп җиткерердәй кадрларыбыз бармы сон? Аларны ничек туплап була?
Туфан Миннуллин: Афәрин! «Рухият» тарафыннан да, галимнәребез ягыннан ла зур эш эшләнгән һәм эшләнә. Шулай да ашыга төшәргә кирәк минемчә.
Илсөяр Хәйруллнна: Әйе шул. Шәхесләребезне тиз арада барлап. халыкка чыгару янә шуның өчен дә кирәк, дип уйлыйм мин күренекле штларыбызнын кайсысын гына алып карасак та. аларнын нәсел дәвамчылары, ни кызганыч, йә урыслашып, йә яһүдләшеп беткән, күбесе, башка милләткә хезмәт итә. Газиз Гобәйдуллин, Бубыйлар, Фатыйх Кәримиләрнен дә нәселләре милли чисталыгын югалткан инде
Миркасыйм Госманов: Рәмиеаләр дә шулай ук
Илсөяр Хайруллина: Татарның бу зур шәхесләренең үзебезнеке булуын тарихка теркәп, ташка басып калдырсак та. эшебез, көчебез юкка сарыф ителмәгән булыр иле Кадрлар ягына килсәк,—(инде менә никадәр китап чыгардык!)—бу
биниһая зур эшне шул 3-4 егет эшли Яшь галимнәрне лә жәлеп итеп, берничә төркем төзесәк, эшебез тагын да сыйфатлы булып, тизрәк барыр дип өметләнәбез Нәшриятлардан *Идел-Пресс»нын да даими ярдәмен тоябыз Китапларнын полиграфик яктан күркәмлелеге азарга бәйле. Әлеге серияне ике-өч мен данә түгел. 10 мен тираж белән дә чыгарырга хыялланабыз без. Берничә елдан ул басматарны эхзәп тә табып булмаячак бит
Флүс Латыйфи: «Рухият». Татарстан китап нәшрияты һәм • Мәгариф» параллель рәвештә бер үк эшне эшләп бармый микән.— дигән шик туды азе миндә Сезнен исемлеккә Рәшит Рәхмәти Арат та кергән Әле күптән түгел генә, анын хакында гажәп дәрәжәдә яхшы эшләнгән, сагзы нигеазе китап дөнья күрде Анда Арат турында бөтен мәгълүмат та тупланган, анын иҗатыннан өзекләр дә бар Нәшриятлар үзара кинәш-табыш итеп эшләсә, кабатланудан качарга була. X ә й р у л л и н а: Без анысы Татарстан китап нәшрияты директоры
Дамир Шакиров белән һәрдаим кинәшләшеп-сөиләшеп торабыз.
Флүс Латыйфи: Аннан сон мәсьәләнен янә бер ягы бар: исемлеккә кергән Фатих Әмирхан. Мулланур Вахитов. Мәҗит Гафури кебекләрнен тормышын, иҗатын сурәтләгән китапларны бүген үк чыгару кирәкмидер дә. Моннан бер ике-өч ел элек кенә аларнын сайланма әсәрләре китап булып чыкты Алар хакында инде байтак язылды да. Әлегә күзгә күренмәгәнрәкләрне беренче чиратта өскә калкыту мәслихәтрәк булыр кебек. Шулкадәрле дә беләсе килгән кешеләр бар Йосыф Акчура. Аитовлар, Азкиннар. Апанаевлар . Узган ел журналыбыз коллективы бөтендөнья татар яшьләре көннәре вакытында халыкара «Идел» лагеренда очрашулар үткәрде Бактын исә. шаккаткыч хәл: Апанаевлар урыслашмаган диярлек. Апанаевларнын хәзерге буыныннан Мәскәүдәге татар яшьләре хәрәкәтендә оештырып, катнашып йөрүче егетне очраттык.
Марат Закир: Оныкларының оныгы'
Флүс Латыйфи: Әйе. оныгынын оныгы. Дөрес, татарча белүе чамалырак, әмма жаны-тәне белән татар! Чыраена язылган-аристократ' Кан. нәсел сакланган Монысы—сүз унаеннан гына Җәмәгать. еллар үтә. заманалар үзгәрә Дөньялар бодай барса, бу Апанаевларны тагын берничә елдан чыгарырга рөхсәт итмәүләре дә ихтимал ич
Миркасыйм Госманов: Минем бу исемлектә чират турында сүз бармый бит Бу—генераль исемлек, шушы эшнең кирәклеген анлау. анын арка терәген табу җәһәтеннән мөһим ул. Чират мәсьәләсен хәл итү. анысы—сонрак... Анысы—редсовет эше Кинәш-табышны исә киңәйтелгән редсоветта тотарга була Монда тагын бер нәрсә бар кайбер онытылган исемнәрне мин дә бик белергә телим, әмма мәгълүматлар аз. тупланмаган, башыңны ташка орсан да. бүген- иртәгә генә китап итеп чыгара торган түгел.
Марсель Сэлимжанов: Редсовет булырга тиеш. Чират мәсьәләсе дә дөрес күтәрелә, минемчә. Менә Габдулла Кариен турында китап бар. Мулланур Вахитов турында да күп язылды. Билгесезрәк исемнәрне күтәреп чыгасы иде Хәзерге заманда матди ярдәм итүчеләр—алар әле меиенат түгед. вакытлы спонсорлар гына. Монда аерма зур. Спонсор сәдака бирә дә. шунын белән бетте-китте. Ә меценат бит ул озак еллар дәвамында берөзлексез матди ярдәм күрсәтә Меценатка исә үз чиратында хөкүмәттән анлау-ярдәм кирәк. Әгәр дә меценатлык өчен хөкүмәт салым алмаса. бу хәрәкәт үсәр иде. Әмма тагын шунысы кызганыч: тагар байлары арасында татар мәдәниятын читләтеп, башка милләтләргә ярдәмләшүне, хезмәт итүне өстен күрәләр. Татар мәдәниятына ярдәм итүчеләргә хөкүмәтебез жирле салымнар мәсьәләсендә генә булса да ниндидер ташламалар ясасын иде
Туфан Мнннуллин: Элек ничек булган икән? Мәсәлән, Морозовлар заманында...
Марсель Сәлимжанов: Аларга хөкүмәт зур ташламалар ясаган.
Миркасыйм Госманов: Элек законы булган анын. Ә хәзер—юк
Илсөяр Хәйруллина: Элегрәк елларда бу эшчәнлек өчен промышленность предприятиеләре, шул исәптән «Татнефть»нен дә салым ташламалары бар иде Әмма быелдан анысын да бетерделәр
Марсель Сәлимжанов: Театр өчен кайбер спонсорларнын ярдәмен хәер сыманрак диярлек алган чаклар була. Әмма ләкин даими ярдәм юк
Миркасыйм Госманов: Хәйриячелек—изге нияттән, изге эш эшләргә теләүдән килеп чыга торган гамәл ул. Бүгенге вәзгыятьтә исә матди чыганак, нигездә, чиновниклар кулында. Әмма ул аларның да милке түгел, алар—арадашчы гына. Чын хәйриячелек исә хосусый милек булганда гына мөмкин ■ РЧхият»— хәйриячелекнең яна формасы, әмма анын да вакытлыча гына булуы ихтимал
Марсель Сәлимжанов: Хәйриячелек белән шөгыльләнүче түрәләребез дә юк түгел.
Миркасыйм Госманов: Ләкин андыйлар— йөзгә бер генә.
Туфан Мнннуллин: Россия күләмендә, яки байлар күп җирдә, гел байлардан гына торган диярлек милләттә (яһүдләрдә. мәсәлән) хәйриячелек— галәти, табигый күренеш. Әмма безнен кебек, ярлылыктан чыгу процессы бик акрын барган милләттә, аерым бер байларның акчасына гына ышанып, өметләнеп ятарга ярамый Беренче чиратта бу эшкә дәүләт катнашырга тиеш Мәсәлән. Татарстан республикасының быелгы бюджетына Дәүләт Үзәк милли китапханәсенә нәшриятлардан сатып алып бирүне аерым маддә-юл итеп уздыра аллык Турыдан- туры аерым бер максат белән финанс ярдәме күрсәтү дәүләтнең хәленнән килә әлегә. Мәсәлән, татар язучыларынын ПЭН үзәге «Татар акылы» дигән китапны инглиз телендә чыгарырга жыена һәм монын өчен хөкүмәт казнасыннан махсус акча бүлеп бирелде Без сүз алып бара торган Шәхесләр турындагы китапларны чыгару җәһәтеннән дә дәүләткә мөрәҗәгать итәргә була. Редсовет карап чыкканнан сон, бер ел эчендә басылырга тиешле китапларның исемлеген хөкүмәткә тәкъдим итеп, раслатып, финанс мәсьәләсен дә хәл кылу—татар депутатларының кулыннан килмәслек эш түгел.
Равил Файзуллин: Бүгенге көнгә Олуг Шәхесләр турында 6-7 китап чыккан инде Моның өчен дүрт еллап вакыт сарыф ителгән Киләсе елларда, әйтик, тагын 6-7 китап бастырып чыгару мөмкинме? Бу эшне оештыруда яңа кешеләр катнаша аламы8
Җәүдәт Мнннуллин: Минемчә, иң элек редсовет белән редколлегияне оештырып җибәрү зарур Аннан соң инде эш | төркемнәрен дә кинәйтергә була. Тәҗрибәле өлкән буын һәм
дәрт-дәрманы ташып юрган яшь буын галимнәребез дә җитәрлек. Ин мөһиме—оештыру һәм финанс'
Миркасыйм Госманов: Архи в хе змәт кәрләре дә рәхәтләнеп эшләячәкләр
Ислам Әхмәтжанов: «Изгелек кыл да. күлгә ташла, халык белмәсә, балык белер»,—дигән әйтем бар бездә Бүгенге очрашуыбызның, кинәш-табыш итешүебезнен дә төп мәгьнәсе-асылы. минемчә, зыялылар арасында туган фикер- уйлануларны журнал аша халыкка җиткерүдән, укучыны да уйландырудан гыйбарәт. Базар сүзе алты килештә төрләндерелә башлагач, рухи яктан фәкыйрьләнәбез, татар китабы үлә, дигән сүзләр еш ишетелә башлады Бу сүзләрдә хамы к та бар һәм бу хаклыкның бер дәлиле булып менә бу сөйләшүебез-очрашуыбыз тора Чынлап та, бүтен китап чыгару гаять түбән дәрәҗәдә
8 .к у . м
башкарыла Без китапны
- ilBB нинди хәлдә генә чыгармыйбыз да. аны ничек кенә мәсхәрә- ләмнбез! Ә бит китапны затлы иттереп тә. бөтенесен бер калыпка сатып. күзне иркәләрдәй итеп тә. Казанга. Татарстаныбызга килгән ™ шул ук яһүдзәрне. йә булмаса. башкаларны да шаккатырырдай шәп итеп тә эшли атабыз Татарның культурасы анын китабында чагыла Гаяз Исхакыйнын «Сайланма әсәрләр»ен чыгару хакында, хәтерем ялгышмаса. Министрлар Кабинетының махсус карары I булды Өч томлык чыккач кинәт кенә сигезенче томга күчтеләр Парадокс: ничек өченче томнан сигезенчегә күчәргә, аннан соң исә унбишенче томны чыгарырга мөмкин9
Миркасыйм аганын идеясенә килсәк, әлбәттә, спонсорларга мөрәҗәгать итү әйбәттер дә ул. ләкин монын нинди нәтижә китерәчәген алдан ук фаразларга мөмкин бик күп булса, шул 100-200 мен сум акча җыелыр. Чөнки безнен спонсорлар белән теге Морозовлар арасында—жир белән күк аермасы Безнен спонсорларны әле тәрбиялисе бар. алар телендә сөйләшергә өйрәнәсе бар. Югыйсә, без нинди генә симпозиумнар җыймыйбыз!? Әмма шушы потенциал спонсорлар белән республика күләмендә бер генә җыелыш та уздырган юк. Әлегә алар белән бүгенге куЛьтура хәлен, театр, китап язмышын уртага салып сөйләшә алмадык. Шәхесләр исемлеген хөкүмәт даирәләренә тәкъдим иткәнче, башта бик төпле финансист тарафыннан исәп-хисап ясарга кирәк, китап чыгаруны күпмедер дәрәҗәдә этапка салырга, ягъни беренче, икенче, өченче этап итеп биш-ун ел эчендә нинди китаплар чыгачагын ачыклау зарур Менә шуннан сон инде Министрлар Кабинеты ишеген дә шакырга буладыр Бу эшне тиешенчә гамәлгә ашыру өчен хөкүмәт махсус карар да кабул итә ала. Чөнки бу—зур вакыйга, дистә еллар дәвамында сөйләнә торган вакыйга, буыннарга кала торган изге эш. Безнен мәдәнияткә хезмәт итә торган предприятиеләребез бар. Әйтик, әгәр дә «Идсл-Пресс», табыштан алына торган дәүләт салымыннан азат ителсә, шул исәпкә елына кимендә 7-8 исемдәге китап чыгара алыр иде Андый ташламалар «КамАЗ», «Вертолет заводы» кебек эре предприятиеләр өчен гамәлдә булды бит Ә нигә китапка да ташламалар булмаска тиеш әле?!
Илсөяр Хайруллина: Без нәшер итә торган китапларның бәясе нәшрият, китап кибетләрен үтеп, укучыга килеп җиткәнче 50-70 сумга җитә. Әгәр дә без. халык китап алмый, дип. аны чыгармый да башласак, милләт нинди язмышка дучар ителер—анысы хакында да уйларга кирәк.
Флүс Латыйфи: Илсөяр ханым, сезнең сүзгә куәт өстәп, шуны әйтәсем килә: эштән кайтышлый китап кибетенә кердем. Киштәдә бары өч татар китабы ята. Бәяләре—50, 60, 75 сум. «Дөнья әдәбияты классиклары» сериясендә урысча чыккан китапларның бәяләре исә һәркайсының 500, йә 600 сум. Әмма сыйфаты, ягъни чыгарылыш ягыннан аларны бер дә татар китапларыннан яхшырак, дип әйтә алмыйм.
Туфан Миннуллин: Татар китабы 50 сум буламы. 3 сум буламы— халык бит әлегә барыбер егылып алмый аны Эш, җәмәгать, бәядә генә дә түгелдер Сүз ничек итеп әдәбиятыбызны, татар китабын саклап калу турында бара Бердәнбер юл әлегә—китапны китапханәләргә илтеп җиткерү Заманалар азыныр-тузыныр да, халык барыбер китапка кайтыр. Хәзер китапханәләрдә укучылар арта, диләр, һәрбер китапханәгә бер генә китап юллаган очракта да. бүген без кимендә 5 мен данә тираж белән китап чыгара алабыз һәм тиешбез Китапны дәүләт сатып алып, дәүләт китапханәләренә бушка тарата икән, бу бик яхшы гамәл булачак. Бүгенге түгәрәк өстәл артында сөйләшүнең бер нәтижәсе итеп, хөкүмәткә. Президентка. Дәүләт Советына бу мәсьәләнең зарурлыгын, килеп терәлгәнен анлатып-анализлап бирә алсак, киләсе ел бюджетына бу эш өчен акча алу жинеләячәк. минемчә.
Илсөяр Хәйруллина: Без төрле төбәкләргә, төрле кыйтгаларга таралган татарларыбызга нефть тә. «КамАЗ» машинасы да, икмәк тә бирә алмыйбыз Әмма китап бирә алабыз!
Туфан Минну л л ин: Җәмәгать, байлар дигәннән, сезгә бер хәл сөйлим әле Беркөнне. Дәүләт Советы сессиясендә Хәйруллинар белән әңгәмәләшеп тордым Аларны ишетә беләсез. «Эдельвейс» сәүдә-житештерү үзәге белән «Кызыл Шәрык» сыра заводы хуҗалары алар. Исәнләштек Ләкин болар мине танымыйлар..
Илсөяр Хәйруллина: Туфан ага, парламентта бергә закон чыгарып йөрисез түгелме сон?
Туфан Миннуллин: Сон, нишләтәсен инде, алар бөтенләй икенче тормышта үскәннәр, үзләре унганнар-булганнар Таныштык Мин сүз башладым: «Жегетләр,—минәйтәм—Менә сез—бик байлар, сыра чыгарасыз. Әмма берзаман буш сыра шешәсе белән бергә сезнен исемне дә ыргытачаклар бит Тарихта калырга телисезме сез?»—дим Болар мина карап торалар инде «Бу нинди юләр?»— дип «Дөньяда акчадан да кыйммәтрәк әйбер бар—исем!—дим—Борадарән Хәйруллиннар!» Болар мине үзләреннән акча сорарга маташа дип уйладылар, ахры «Безгә киләләр инде ул сәдака сорап, без бирәбез аларга»—дигән булалар «Сездән сәдака сорамыйм мин. жегетләр, меиенат булыгыз сез!»—дим. Ә меценатның кем икәнлеген белмиләр егетләр. «Савва Морозовны беләсезме9»— дим. Чамалыйлар. Табигый, Третьяковны белмиләр «Ә менә татарнын Хөсәенов- лары, Дебердеевлары. Акчуриннары булган»—дип санап киттем боларга. Аларнын исеме һаман да халык телендә. Югыйсә, алар заманында да байлар җитәрлек булган. Күбесенен исеме тарихта калмаган Чөнки халыкка хезмәт иткәннәрнең генә исеме онытылмый. «Ә нишләп була соң?»—диләр бу яна татар байлары •Жегетләр,—минәйтәм.—ачып бирегез бер татар мәктәбе! Шәп урында затлы бина торгызыгыз. Укытучыларын да үзегез тотыгыз! Булсын әле бер борадарән Хәйруллиннар мәктәбе!» Башлары шундук эшкә кереште: «Тәк. анда ничә класс була, ничә катлы бина кирәк9»—санап та чыгардылар Күп дигәндә. 10 миллион акча җитә икән. «Туфан абый, анладык, без бу турыда утырып киңәшләшербез»— дигән карарга килеп кузгалыштылар
Марсель Сәлимжанов: Авылга кайтып, кечкенә генә бер агач мәчет салырлар әле.
Туфан Миннуллин: Юк. алдан әйтеп куйдым боларга «Зинһар өчен мәчет сала күрмәгез, мәчетне сездән башка да салалар аны Татарча милли тәрбия бирә торган мәктәп булдырыгыз!—дидем,—Сез татардан башка беркемгә дә кирәкмисез, үзегезне—Хәйруллиннарны саклыйсыгыз килсә, сезне бары тик татар гына саклап кала ала*—дигәчтен, берсе хәтта татарча сөйләшә башлады Безнең гамьнәрне аңлый торган төпле жегетләр бар, җәмәгать, бар. табарга, җыярга, югалтмаска, үстерергә генә кирәк аларны Бергә тупларга кирәк, уятырга кирәк
Миркасыйм Госманов: Әле менә алда әйтелгән Шәхесләр турында берничә китап чыккач, миңа бер бай гына кеше: «Әгәр Исмәгыйль Гаспралынын китабын чыгарсагыз, бөтен чыгымын үз өстемә алыр идем»—диде Икенчесе болай тәкъдим ясады «Эшләгез әле Һади Атласинын китабын»—ди Кайчанга кадәр вәгъдәсендә торыр, әмма шунысы хак: тәкъдимнәр бар! Булачак ул! Хәзерге туып-формалашып килгән яна байлар белән дә эшли, сөйләшә белергә кирәк инде Дәүләттән дә алырга кирәк Дәүләт кулыңдагы капитал халыкның үз байлыгы лабаса! Тартып алынган байлык Бик күбесе әрәм ителгән' Туздырылган' Калган өлешеннән Дәүләт Милләткә өлеш чыгарырга тиеш Әлегә яна байларга бик үк ышанып та булмый Чын меценатлар интеллектуаль тәрбия алган шәхесләрдән генә чыга ала.
Равил Фәйзуллин: Бу сөйләшүләребез эзсез калмасын иде Шунысы куанычлы: ниһаять, без бу мәсьәләләрне күтәрә, алар хакында уйлана башладык. Әле бу язма басылып чыккач та. фикердәшләребез артыр, дәүләт тирәсендәге хәлле түрәләр һәм мөлкәт туплаган яна катлам даирәсендә дә фикердәшләребез ишәер
Ислам Әхмәтжанов: Шулай да. Министрлар Кабинетына аерым мөрәҗәгать белән чыгу зыян итмәс иде
Фәйзуллнн: Бик яхшы фикер!
Шамил Закиров: Сонгы 10-15 елда күренекле татар рәссамнарының әсәрләрен Милли-мәдәни үзәккә туплау буенча Розалина Шаһиева зур эш башкарды Мәскәвенә дә. Себеренә дә барды, акчасын да табышып, оештырып йөрде «Рухият» белән бергә күренекле татар рәссамнарының альбомнарын чыгаруны эзгә-жайга саласы иде Чөнки бу нәшриятның альбомнар әзерләүдә тәҗрибәсе зур. Спонсорлар исә. юк дисәң дә. бар алар, бар Әмма алар нигездә эстрада сәнгате тирәсенә Салаватлар, Зәйнәпләр тирәсенә. Уфада. Чаллыда, Төмәндә.
Ирек Һа лиев: Татар фәненә, тарихына килүче төпле яшьләребез байтак. Аларны уртак максатка жәлеп итәрдәй кешеләребез дә бар Китаплар да чыга тора. Әмма акча кытлыгыннан битәр, авторларын канатландырып жибәрә торган, китапка карата жылы, төпле сүз әйткән рецензияләребез матбугатта бер дә күренми. Жылы сүз китапның таралышына да тәэсир итәр иле. Гөлфия Садретдннова: Тарихчылар да, архивчылар да.
нәшер итүчеләр дә бер үк изге эшне башкара. Документларны фәнни әйләнешкә кертү жәһәтеннән без—архивчылар да хәл кадәри эш алып барабыз. «Гасырлар авазы» (урысчасы—«Эхо веков») журналын, ана кушымта рәвешендә ел саен берничә китап та чыгарып киләбез.
Күренекле татар зыялыларына кагылышлы документлар бик күп Аларны эзләү, туплау, аналихтау үзе генә дә күп вакыт таләп итә.
Җәүдәт Мнннуллин: Китап, китапханәләргә таратылган очракта да. тираждан һәркайсына 1-2 китап кына эләгә әле. Бу бик аз. Татар факультетлары, группалары булган югары уку йортларына бу китаплар кимендә 15-20 данә кирәк Аларны ин күп укучы кеше дә—студент Әгәр әлеге серия спонсорлар акчасына бастырылса, аларны махсус һәм югары уку йортларына бушлай тапшыру җаен табарга иде. Тиражны ла зурайтырга кирәк. Әгәр бу сөйләшүгә зурлап күтәрелгәнбез икән, анын нәтижәсе сизелерлек булсын. Ягъни, яшь буынга адресланган ул китаплар, китапханәләргә генә түгел, мәктәпләргә дә барып җитсен иде.
Илсөяр Хайруллина: Китап әзерләнгәндә, чыгарылганда иң әүвәле тираж мәсьәләсе ачыклана Безгә хәзердән үк бу китаплар белән кызыксынучыларны барлый башларга иде. Россиядә бик зур татар диаспорасы бар. Кайда, кемгә, күпме кирәк'.’ Бер өлешен сатуга чыгарып, калганнарын адреслы таратуга биреп була. Сораучы табылса, алга таба, китапларны 2 мең генә түгел, ә бәлки 7-10 мен данәдә дә нәшер итеп булыр иде Тираж зурайган саен, бер данәнең үзкыйммәте төшә.
Бу сөйләшүдә минемчә, ин кыйммәтлесе, күнелгә якыны—зыялыла- рыбызнын менә шушылай хәлне анлап, кинәш-табыш итешеп, әйдәгез, эшлибез,— дип торуы.
Равил Фәйзуллнн: Без. минемчә, бүген бик зур мәсьәлә күтәрдек Без—фикердәшләр. Сүзебез—бер. Мәсьәләсе дә—берәгәйле итеп күтәрердәй мәсьәлә. Яна чыккан китапка битарафлык турында да әйтелде. «Казан углары» журналы мөмкин кадәр китапларга мөнәсәбәтен белдереп барырга тырыша. Журналнын тышлыгында да китаплар хакында рәсемле мәгълүматлар күренә килә -Китап күзәтү» сәхифәсендә дә яна китапларга игътибарны һәрдаим юнәлтәбез. Башка матбугат чаралары да бу эшкә битараф карамасыннар иде. Бу изге эшнен зурлыгын халыкка күрсәтү—һәммәбезнен дә бурычы Милләтне хөрмәтләүнен бер формасы ул.
тупланганнар. Салаватлар, Зәйнәпләр тирәсенә Уфада. чаллыда, 1 өмәңдә, Мәскәүдә яшәүче дистәләгән спонсорны беләбез. Мәгълүм исемнәр Әмма алар һәртөрле шоу. сәхнәдән ары китә алмыйлар. Китап дигән хәзинәне кулларына алмыйлар, күрәсен
Әңгәмәне Марат ЗАКИР язып алды

Реклама