ХИКМӘТЛЕ ХӘЛЛӘР


Урындыклы конферансье
Икенче класста укыганда Дәрҗия Аппакованың «Туган тел» китабын-дагы «Минем атым» дигән шигырен смотрда сөйләп, район сәхнәсенә үттем. Анда Мактау грамотасы һәм китап белән бүләкләнеп, сабый күңелем күтәрелеп-дәртләнеп китте...
—Юмористик шигырьләр кулай икән сиңа,—диделәр тәүге укытучым Дания апа Фәләхова белән өлкән пионервожатый Саимә апа.
Менә шуннан соң бәйрәм саен сәхнәгә менә башладым, мәзәкләр дә сөйләштергәлим Авыл мәдәният йорты директоры, нәфис сүз остасы Мөдәррис абый Фәсхетдинов белән (ул озын гәүдәле иде) парлы конферансье ясап, хәйран тамашачыларны тан калдырдык. Кукмара, Вятские Поляны, Красные Поляны, Сосновка, Можга кебек җирләрдә концертлар бирдек Красные Поляныдан кайткач, бер сәбәпсез көн буе еладым да әле. Күз тигән, диделәр.
Өлкән классларда концерт белән үзебез аерым йөри башладык, район күләмендәге нәфис сүз осталары смотрларыннан да калдырмадылар. Ә инде сигезенче классны тәмамлагач, танылган баянчы Илдар Нургалиев гастрольләргә алып чыгып китте «Профессиональ әртис» буларак, 1967 елда Саба районы авылларында кәмит күрсәтеп йөрдек Кәмит, дип шуңа әйтәм, арабызда караим милләтеннән (бәлки, халык төркемедер) булган Михаил Романович Пармет дигән җитмеш яшьлек фокусчы бар иде Без. дүрт кеше, беренче бүлектә концерт куябыз, ул тәнәфестән соң сәгать ярым могҗизалар күрсәтә, авызыннан ут чыгара. Берүзе генә түгел инде анысы Михаил дәдәй халыкны алдаганда Илдар баянда уйнап тора, мин фокус күрсәтә торган яшерен әйберләрен чыгарып-алып кереп торам. Үзе сәхнәдә вакытта серле җирләрен тикшерәм.
Бабайның «багажы» җиде кисәк сумка-чемоданнан тора иде. Бүлешеп күтәреп йөрибез Мина, кечкенә булгач, читлек белән тере күгәрченнәр тоттырдылар Икенче кулымда—үземнең «чумадан», аркадагы рюкзакта фокусчының чүпрәк-чапраклары... Менә шулай итеп, Галимҗан Ибраһимов язганча, бик түбәннән күтәрелдек инде без...
1 сентябрь килеп терәлгәч, яшьли бозылам, аттестатсыз да калам, ахыры, дип тирәнтен акыл белән уйлап, авылыбызның IX классында укуны дәвам итәргә булдым. Әле парта алган көнне дә Иштуганда сонгы концертны бирдек.
Чир китә, гадәт китми, диләр бит. Мәктәптә оештырган концерт бригадасы белән тимер юл буйлап гастрольләргә йөри башладык. Шәмәрдән промкомбинаты «Кызыл почмагы»нда концерт беткәч, ул вакыттагы клуб мөдире, искиткеч талант иясе (рәссам, баянчы, җырчы, скетчларны үзе
язып сәхнәгә куючы, шаян биюләр башкаручы) Виль Гарипов яныма килеп: «Безнең бик көчле коллектив бар Әйбәт конферансье кирәк. Шимбә- якшәмбегә килеп алырмын авылыңнан, әйдә, безнең концертларны алып бар әле»,—диде бу. Ризалаштым, бушка түгел бит! Бушка сызлавык кына чыга.
Кыш көне йөреп тордым да, җәй көне Виль үзе урынына клуб мөдире итеп урнаштырды. Аннары Саба, Арча, Балтач, Кукмара районнарына инләп-буйлап йөри башладык. Концертка халык су кебек агыла иде
—Хәзер сәхнәгә иң яшь, иң кечкенә җырчыбыз Эльбрус Сибгатуллин чыга,—дип игълан итәм. Мәһабәт гәүдәле, Әлмәндәр карт әйтмешли, гүәрдин кебек кеше күренгәч, тамашачы иләсләнеп кул чаба башлый Җырның исемен әйтү өчен янына барып басам Эльбрус абыйның (исеме дә туры килеп тора бит). Теге миңа таба бөгелми. Ә мин—аның нәкъ пиджак кесәсе белән тигез.
Иптәш Сибгатуллин алга карап, шундый горур итеп басып тора Мин нишлим инде? Сәхнә артына кереп китәм дә, урындык алып чыгып, җырчы янәшәсенә куям Менеп баскач, тигезләнә язабыз тагын. Шуннан соң ул җырның исемен әйтә, мин, үз чиратымда, тамашачыга җиткерәм
—•■Солдатлар». Роберт Әхмәтҗанов сүзләре, Фәтхерахман Әхмәдиев музыкасы...
Шуннан җайлап кына төшеп, урындыгым белән кереп китәм Шәп җырлый иде Эльбрус һидиятович. Гәүдә дә, моң да, чибәрлек тә бар. Раббым җыеп биргән.
Җыр бетәр-бетмәс алкышлар яңгырый башлый. Сәхнә читеннән урындык өстерәгән конферансье янә күренә Алкышлар тагын да көчәя Кемгә ул? Җырчыгамы? Әллә азапланып йөргән минамы?
Өч-дүрт җыр башкарганнан соң, халык ишетерлек итеп
—Шушысын җырла да кер! Мин һаман урындык күтәреп йөрмәм,— дип тә җибәрәм. Бер очтан колагына җиде бабасын искә төшереп сүгенгәндәй итеп авыз кыймылдаткан булам Тагын алкышлар
Без Арча районының Сеҗе авылында чыгыш ясаганда булачак җәмәгатем Лемара Фатыйхова, укучы бала буларак, концертыбызны укыту-чылардан кача-поса мич арасыннан караган. Урындыкта басып торучы шушы «сәхнә йолдызы» белән гомер итәсе булыр, дип башына да китермәгәндер ул вакытта.
Нишләмәк кирәк, язмышы, күрәчәге шулай булгандыр инде
Кыз-әбиләр
2(Х)1 ел башында Татарстан Матбугат министрлыгы, «Татарстан хатын- кызлары» һәм «Татарстан яшьләре газетасы редакциясе бергәләп -Кыз- әбиләр» дигән китап чыгардылар. Китап танылган журналистлар Исмәгыйль Шәрәфиен һәм Риман Гыйлемханов мөхәррирлегендә дөнья күрде Ул сугыш китергән авырлыкларга чыдап-түзеп, ил-көн өчен сәламәтлекләрен, яшьлекләрен, бәхетләрен корбан итеп, бер дә кияүгә чыкмый калган газиз җаннар—кыз-әбиләргә багышланды
Шул китапларга мәгълүматлар тупла! ан көннәрдә «Татарстан яшьләре» газетасы хезмәткәрләре, үзләре әйтмешли, көтүләре» белән Сабага кил деләр, хезмәт коллективларында, мәктәптә, район китапханәсендә, редакциядә булдылар Саба урман хуҗалыгыннан бер күмәк хуҗалыкка килдек тә
—Риман кайда?—дип сорашабыз
—Кыз-әбидән интервью ала,—диде хуҗалык рәисе—Шулай, Тәлгат абый, бу заманда кыз-әби габу җиңел түгел ул,—дип, бик зур эш кыргандай, мактанып куйды
Менә Риман кайтып төште.
—Шундый матур итеп сәгатьтән артык сөйләшеп утырган идек. Ни кызганыч, саубуллашыр алдыннан гына әбием; «Улым, мин бер атна гына кияүдә булган идем шул», дип әйтеп куймасынмы...—диде ул күңелендәге үкенү хисләрен басарга теләп.
Кыскасы, китап бик матур нәшер ителде. Шушы изге эш гамәлгә ашып, бераз вакыт узганнан соң, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенә—Риман янына сугылган идем
—Китап та чыкты, кушамат та тагылды,—диде ул.
—Нинди?—дип сорадым.
—Әйтмим. Язасың,—диде Риман, матур итеп елмаеп. Аннары түзмәде, барыбер әйтте:—«Гинеколог»...
Могҗиза
Дөньяның әчесен-төчесен, рәхәт мизгелләрен күреп, бакыйлыкка күчкән шәхесләр байтак туган ягыбызда Шуларның берсе Олыяз авылыннан Гыйльман ага Гайнетдинов, үзен чын хезмәт белән таныта. 1933 елда аны—гади ат караучыны, колхозчы-ударникларның I Бөтенроссия съездына җибәрәләр. Ворошилов, Буденный кебек командармнар белән фотосурәткә төшеп кайткан делегатны, башта «Правда» колхозы рәисе итеп, курсларда да укып кайткач. Саба районының җир бүлеге (райзо) начальнигы итеп куялар. 72 колхоз белән турыдан-туры җитәкчелек итә башлый. Кирәк булса, хуҗалык җитәкчеләрен алыштыра, ялкынлы чыгышлар ясый, юморны ярата, сүзгә үтә тапкыр була
Туган авылына Кызыл Мишәнен сарык фермасы мөдирен—Хәсән исемле кешене рәис итеп алып килеп, халык алдына бастыра бу.
—Сезгә—яңа прсидәтель. Фермада бик яхшы эшләде,—дип башлый ул.—Әле менә бүген дә без авылны чыкканда колхоз сарыклары барысы берьюлы: «Хәсән кит-мә-ә. Хәсәәән киитмэээ!»—дип кычкырып калдылар.
Сугышка да алмыйлар Гыйльман абзыйны. «Бронь» белән калып тора Әмма 1942 елның карангы төнендә ишек шакыйлар аңа. Ватанга каршы корткычлык эшләүдә—атларга корчаңгы йоктыруда, үлемгә юл куюда, чәчүлекләрне чүп үләнгә бастыруда гаепләнә ул. «Халык дошма- ны»на үлем җәзасы яный Ж.иде кешедән торган ишле гаиләсе өйләреннән ташландык мунчага куып чыгарыла. Ярый әле партия райкомының беренче секретаре Сабир ага Шакиров (1938—1947 елларда эшли) ярдәм кулын суза—Пләтән төрмәсеннән судка кайтарылгач азат ителә Гыйльман ага.
Персональ пенсионер Гыйльман ага сиксән яшендә якты дөнья белән бәхилләшә. Әмма гомеренең соңгы көннәренә чаклы юмор хисен югалтмый.
КПСС райкомының беренче секретаре Үзбәк ага Закиров бер килүендә амбарга сугыла һәм шунда Гыйльман аганы очрата.
—Сезне, ударник-колхозчыларның I съезды делегатларын тагын бер җыеп, хөрмәтләргә уйлыйлар,—дия-дия күрешә ул могътәбәр ветеран белән.
—Булыр, булыр,—ди Гыйльман ага —Теге вакытта да иптәш Сталин Татарстан делегациясен үзенә кунакка чакырды. Карчыгы коймак пешереп ашатты...
Икенче вакытта шул амбар тирәсендә җыелган халыкны авызына каратып, Гыйльман ага болай дип сөйли икән:
—Әле менә Казанга баргач, мясокомбинатка кергән идем. Андагы могҗизаны күрсәгез: сарыклар бер яктан йөгереп кереп китәләр дә икенче яктан колбаса булып чыгалар...
Шыпырт кына оратор-трибун артына килеп баскан колхоз рәисе Абелгаз Дәминов һич көтмәгәндә сүзгә кушыла:
—Гыйльман ага, син бит күреп бетермәгәнсең Әгәр дә әйбәтләп караган булсан, аның икенче башыннан колбасаны кертеп җибәрәләр дә башыннан сарыклар йөгереп чыга,—дип әңгәмәне тагын да куертып җибәргән.
Үзебезнең Әчтерхан
“Бәкер- курортында ләм белән дәвалап та күрсәтәләр инде.
Табигать хәзинәсенең ин олысы—сазлы-торфлы җирдән алынган тиңсез күкертле-водородлы ләм, әлбәттә. Аның белән төреп тә яткыралар, электр белән дә дәвалыйлар, тампон да куялар. Соңгысы простатитка ярдәм итә, диләр. Шуңа күрә көнгә ике тапкыр чират дилбегә буе була.
«Бәкер- курортына простатиттан дәваланырга дип тәүге тапкыр килгән берәү, үгез кебек илле-алтмыш ир-атның шприц белән ләм алырга чират торганын күрде дә, салмак кына итеп:
—Элек «артлары- кычыткан кешеләр Әчтерханга барган, ә хәзер -Бәкер-гә киләләр икән—... дип куйды.
Кычыткан...
Кычыткан белән бәйле бер кызык хәлне искә төшерик әле -Матбугат йорты» нәшриятының баш редакторы Азат Низамиев коеп куйган мөхәррир дә, программист-компьютерчы да, сәхнәдә конферансье-пародияче дә, оста итеп скетчлар уйнаучы да, мәҗлестә авызына каратып тора торган тамада да. Кунаклар бераз кәгеп алгач, Азат юри буталган була һәм, Габделфәт Сафинның «Кычыткан чыпчыгы- дигән җырын истә тотып:
—Әйдәгез әле, Габделфәтнең «Чыпчыгы кычыткан-ны җырлыйк әле,— ди икән.
Алданмыйм, дисәң дә...
Без күрмәгән аз калды, Бохарада таз калды, дип әйтергә ярата иде бер танышым. Читтән торып укып йөргәндә, үзебезнең ничек алланганны да сүз уңаеннан язып китим әле
Июнь ае. Казан. Матур якшәмбе иртәсе. Сабакташым Газиз Кашапов белән әдәбият галиме—филология фәннәре кандидаты, укытучыбыз Шәйхелислам абый Садретдиновка (1936—1996) кереп чыгарга кирәк иде Бу дөньядан бик иртә киткән—үтә дә тыйнак һәм гади әлеге шәхесне без бик хөрмәт итә идек
Нигә, дисәгез, Чиләбе шәһәрендә хезмәт итүче кадровый офицер Газиз Кашапов университетка укырга керү тәртипләрен сорап хат яза Жавапны Шәйхи абый бирә һәм балачактан әдәбият сөйгән кырык бер яшьлек Газизне имтиханга чакыра Шул көннән бирле алар бер-берсенә бик тә ихтирамлы булдылар.
—Бер нәрсә алып керик инде,—дим —Буш кул белән керү унайсыз.
Эзләп киттек. Кибетләрдә фәкать «Каберне- дигән кызыл гына бар. Чын аракының сәгатьләп кенә сатыла торган чагы
Борынгы Кекин йортына урнашкан гастрономда пөхтә генә киенгән бер ир-ат минем янга килде дә.
—Бырат, зинһар өчен, егерме тиен акча бир әле Монда минем күрше эшли Аста ак бар, дүрт сум егерме тиен тора Менә дүрт сумы дип акчасын да күрсәтте бу
Сөенечемнән ни эшләргә дә белмичә:
—Бирәм. бирәм, дүрт сум кырык тиен итеп бирәм Миңа да бер ярты ал, дим.
Бик тиз ризалашты бу. Икенче ишектән чыгып таймасын дип. ерактан гына күзәткән кебек итәм үзем Без дә җүләр түгел бит читтән торып булса да укып йөрибез әле Кибетче янына оарып басты бу Теге яңа «дус» нәрсәдер алды-
Шуннан урамга чыктык Газиз мине читтәрәк көтеп тора иде Танышым портфеленнән -ак баш-ны минем дипломатка тиз генә шудырды Олылап рәхмәт әйттем
Киттек Шәйхи абыйларга Ишек төбендә җәмәгате Люция апа каршы алды:
—Аракыгыз булса, кермисез, бетте-китте! Кичә дә кунакта булдык Җитте...
Шәйхи абый әкрен генә:
—Юктыр. Якшәмбе көнне каян тапсыннар аны. Булса—бик шәп булыр иде әле,—дип куйды
Ничек кирәк алай кердек Газиз белән Люция апа залга чыгып, телевизор куштылар Без Шәйхи абый белән сөенә-сөенә шешәне ачып, ике рюмкага салдык Бер-беребезгә елмаеп, ипле генә итеп чәкештердек һәм эчә дә башладык.
Әмма тәмсезлегенә һәм исенә чыдый алмыйча, ул—мина, мин аңа сәерсенеп карадык та, туктап калдык
—Уксус!—диде Шәйхи абый
Шешәне әйләндерә-әйләндерә карыйбыз. Этикеткасы «Столичная водка-ныкы, ә бөкесе, дөрестән дә, уксусныкы!
Шул аракы язуын уксус шешәсенә ябыштырган икән теге дуңгыз тәре! Сволочь! Авыздан ризык киселде. Шәйхи абый үрдәк түшкәсе кадәр йодрыгын йомарлады да:
—Кайсы кибеттән алдыгыз. Әйдәгез, тагын килер ул. Барып манчыйбыз,—диде...
Яңа сүзгә—иске җавап
Үз җилкәләрендә күп тәҗрибәләр кичергән булсалар да байтак терлекчеләр яна сүзләргә башта ияләнә алмадылар. Шуна күрә кызык хәлләр дә булгалады ••Премикс» дигән сүзне бутап Миңа дигән климаксны ник алдын? Үтерәм бит, зараза!»,—дип озын куллы хезмәттәшен сәнәк белән куып йөргән ди бер сыер савучы Тимершык фермасында.
Яңа Мичәндә ике терлекченең мондыйрак әңгәмәсе колакка чалынды.
—И. малай, безнен терлекчеләр йортындагы япон уҗымын (гидропон— автор искәрмәсе) Казаннан килгән бер галим, кайчы белән кисеп, шәһәрдәге мәчесенә алып кайтып киткән Прсидәтелебез Фәрит үзе күргән...
—Әйтмә дә генә инде, малай. Бу колхозга килгән кеше, файдалы дисәләр, җонынны кыркып алып китәргә дә күп сорамас!
Ә инде район шифаханәсеннән ерак булмаган -Урта Саба» ярдәмче хуҗалыгы фермасыннан табибка күренергә кергән сыер савучыдан:
—Иреңнең резусы нинди?,—дип сорагач, шул -фермент», -гидропон», ■премикс», соя сөте кебек сүзләр белән буталган хатын әллә нәрсә турында уйлый-уйлый:
—Өй тутырык бала, айныр-айнымас ир, көйсез бием, бер абзар мал... Аны үлчәргә вакытым бармы сон минем? .—дип, табибәне шаккатырган.
Өч укытучы, бер танкист
Безнен район хакимиятендә белемнәре буенча педагог булган кадрлар байтактан бирле һәм нәтиҗәле эшлиләр Мәсәлән, башлыкның беренче урынбасары Таһир Шәрәфиев—филолог, халык депутатларының район Советы рәисе урынбасары Нурислам Насыйбуллин белән хакимиятнең аппараты җитәкчесе Расих Сабиров—физик-математиклар. Берара районның элеккеге хәрби комиссары Альфред Габдрахманов башлыкның төзелеш, коммуналь-торак хуҗалыгы, транспорт һәм элемтә буенча урынбасары булып эшләп алды.
Рәхимҗан Сабитович хакимият башлыгы итеп билгеләнеп. Арчага ялга кайткач, аппаратта кадрлар белән хәлләр ничегрәк соң, дип сораштыралар икән. Ул күп уйлап тормаган:
—Әллә нәрсә түгел. Өч укытучы да бер танкист анда,—дигән.
Тагын уку...
Элек номенклатурада торган хезмәткәрләрне югары партия мәктәпләренә җибәреп, белем өстәтеп кайтара торган әйбәт гадәт бар иде. Казанда бер айлык, өч атналык курслар өчен бирелгән «диплом»нарнын саны юк, анысы. Ә ераккарак китсән, бертөрле тормыштан әзрәк аерылып торасын. Минем шәхсән үземә Горький, Саратов һәм Ленинград югары партия мәктәпләрен күрергә туры килде. 1982 елда—без укыганда академик Андрей Сахаров та Горький шәһәрендә иде әле. Саратовта Гагарин космостан төшкән җиргә дә алып бардылар. Ленинградта укыганда. Пушкин шәһәрендәге Петродворецта, хәтта Разливтагы Ленин шалашында булдык.
1989 елда Саратовка кабат барырга кушканнар иде. Җитди сәбәп табып, үзем киреләндем. Әллә аяк тартмады, әллә шагыйребез Зөфәр Шәйхетдиновнын шаярып язган шигыре сәбәпче булды..
... Укыйбыз да укыйбыз.
Барысын кушып бутыйбыз.
Көннар буе борын белән Дәфтәр битен чукыйбыз. Баш мәтәлә алга да. Баш мәтәлә артка да.
Тәмле төшләр күрә-күрә.
Кемдер йоклый аркада Ак чәчләр төшкән күзгә. Сакаллар җиткән тезгә. Картаеплар беткәчтеннән И... уку тагын безгә.
Яшь вакытта (өйләнгәч, улым Нияз тугач инде) Ленинград югары партия мәктәбенә көндезге бүлеккә барырга чынлап торып димләгәннәр иде. Икенче диплом алу модага кергән заман иде бит. Идеология секретаре Марсель Степанович Васильев чакырды да (үзе журналист кеше) җитди кыяфәт белән:
—Сезгә район партия комитеты, олы ышаныч күрсәтеп, Ленинградка укырга барырга тәкъдим итә,—диде дә үзеңне анда ничек тоту турында мораль дә укый башлады мәрхүм. —Салсаң, хатын-кыз белән тәртипсез йөрсәң, коммунист исеменә тап төшерсәң, шунда бетәсең, монда кире кайту юк,—дип куркыта ук башлады.
Хатын-кыз мәсьәләсендә алай начар исемем чыкканы булмаса да, бушка булганда төшерә торган гадәт бар иде ул вакытта Шуна күрә коммунизм төзүченең Мораль кодексын озаклап тыңлыйсым килмәде. Җитмәсә, үч иткәндәй, күз алдыма Карл Марксның кирпеч калынлыгы «Капитал»ы килеп басты
—Марсель Степанович, минем белем җиткән инде. Акыл кирәк Шуны өләшә торган җиргә җибәрегез әле,—дип ялваргандай әйттем
Башта бик сәерсенеп, ямьсез итеп карап торды ул, әмма әйтер сүз тапмады ахыры, уйлап бетерербез, диде дә бүлмәсеннән чыгарып үк җибәрде һәм бүтән чакырып, олы ышаныч күрсәтүчесе дә булмады

Реклама