Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕМ СИН, ТАТАР?

I. Бердәмлек
КҮҢЕЛ ТЫНЫЧ түгел.
Татарларга бер әшәке сыйфат хас төркемнәргә бүленеп бер-берсен ашау Бу турыда күпләр язып чыкты. Мин дә көше язмышларының борылышларын күзөтәкүзөтә үз-үземә сорау бирем нигә шулай? Татар милләтенең хәле болай да җиңел түгел, ләбаса Ни өчен өстәмә кыенлыклар китереп чыгарырга?
Казанда гына түгел, татар яшәгән теләсә нинди шәһәрдә, районда, авылда, имеш, мөһим дип саналган мәсьәләләр тирәсендә вак-төяк ыгы- зыгы бара Мәскөүгә барсаң, татарлар белән очрашу да күңелсез: берәүләр икенчеләренә пычрак ата, гел кемнедер каяндыр бәреп төшерү белән мөшгульлөр. синең шуларны хуплавыңны өмет итәләр Ә нәрсәне хупларга соң? Аңлашылмый Шәхси амбицияләрнеме, кухня тирәсенә хас вак-төяк проблемаларнымы6 7 Россиянең һем БДБ илләренең башка шәһәрләрендә дә шулай ук—күпләр үз милләттәшләре белән көрәштә хакыйкать эзләп, яшь түгеп хатлар язалар
Вак-төяк амбицияләр халык язмышыннан өстен була башлады
Татарларның бер-берсенө каршы көрәшенә күпме көч китте, гәрчә бар каршылык ’тегеләренең' бары тик башка оешмадан яки башка институттан, башка урамнан яки башка йорттан булуыннан гына гыйбарәт иде "Безнең кеше’ дигәндә татар кемне күзаллый икән соң алайса?
’Мирас" журналы Мирфатыйх Зөкиев белән бәхәс кузгатты, аны озак елларга сузып, суд юлларында йөрде Символик күренеш Без буыннан-буынга мәдәниятебез мирасын гына түгел, ыгы-зыгыны да күчерәбез, ө ыгы зыгы, мәгълүм ки, шайтан гамәле
РЬфаилЬ ХӘК И М < / W7)— Татарстан Прешдентының сәяси мәсымлмр буенча дәү ыт киңәшчесе. Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры -Семь осенних вечеров-. -Сумерки империи- * История татар и Татарстана- исемле китамар авторы Каюнда яши
7 л
КЕМ СИН, ТАТАР?
Россия Федерациясенең Конституция судына Татарстан Конституциясен гаепләгән дәгъваны әллә каян, әллә кем түгел, нәкъ менә үзебездә яшәгән үз татарыбыз—Азнакай районыннан Марсель Сәламов язып җибәрде. Ул үз республикасы һәм үз халкы белән судлашты Аның татар булуы оят, минем әнием туып-үскән районнан чыгуы оят
Амбицияләр канәгатьләндерелде Һәркем үз хакыйкатенә тугры калды Күлме вакыт әрәм булды. Күпме көч юкка сарыф ителде
Татарга мондый сыйфат каян килгән? Мин бу сорауга җавап таптым шикелле Коллык психологиясеннән һәм мескенлектән Күп гасырлар буе татарны бүлгәләп, берсенә-берсен өстереп идарә иттеләр Мондый вәзгыятьтә үз көчеңә ышанмый башлыйсың. Моны, бәлки, башкача да аңлатып буладыр?
Үз вакытында Столыпин татарларның һәрбер этник төркеменнән үз әдәби теле булган аерым халык ясарга тәкъдим иткән һәм шуның белән милләтне юкка чыгарырга ниятләгән.
Большевиклар бу сәясәтне уңышлы дәвам иттеләр. Картада үзбәкләр, кыргызлар барлыкка килде. Ашыгыч рәвештә башкорт теле һәм башка милли 'кирәк-яраклар* уйлап табылды Башкортларның визит карточкасы сыйфатында үзенчәлекле бер бию туды, анда җегетлөр төлке койрыгы таккан бүрекләр киеп бииләр Әлеге биюне, уйлап чыгарып, сәхнәгә куючы Фәйзи Гаскәров—60 нчы елларда. Казанда фатир ала алмаганга. Уфага күчеп киткән татар Бу бию—сәхнә төзелмәсе Халкы да нәкъ шулай оештырылган, әмма башка сәхнә—сәясәт сәхнәсе өчен.
Большевиклар эшне киң колач белән алып бардылар. Кавказ татарлары азәрбайҗаннарга гына түгел, кумыкларга, балкарларга, карачайларга әверелде Иң мәшһүр шәхесләре—Казан патшабикәсе Сөембикә булган нугайлар мөстәкыйль халыкка әйләнделәр. Ә Сөембикәнең ире Сафа Гәрәй бөтенләй башка халык—кырым татарлары вәкиле булып чыкты Алайса. Казанда нишләп ятканнар соң алар? Казан татарлары бу 'килмешәк*ләрнең хан тәхетендә утыруына ничек чыдап торган9 Бу сорауга җавап бик гади чынлыкта болар барысы да—Алтын Урда чорында оешкан бер халык. Татарлар Казанда. Әстерханда. Себердө, Касыймда, Кырымда. Мишәр җирендә, Нугай. Башкорт далаларында һәм башка җирләрдә яшәгәннәр, шуңа күрә төрлечә аталганнар казан, әстерхан, себер татарлары, мишәрләр, кырым татарлары, нугайлар һәм башкортлар. Себердө яшәүче урысларны сибиряк дип атыйлар, ләкин алардан аерым халык ясап 'себер урыслары* дип атарга берәүнең дв башына килми Әгәр дә этнографлар һәм сәясәтчеләр бераз тырышсалар, халыкны шулкадәр бутарга мөмкин ки, алар 'без урыслар түгел, беэ- сибиряклар' дип әйтәчәк Аларга себер милли киемнәре, биюләре, аерым сөйләш уйлап табачаклар, һәм тагын бер милләт әзер дигән сүз.
Милли сәясәт нигезендә һәрвакыт ялган яткан.
Хәзер РФ Хөкүмәте карары буенча Нугайбәкләр аз санлы аерым халык булып санала, дөрес, алар хәзергә татарча сөйләшәләр Инде берничә ел себер татарларын һәм аларның аерым телен оештырып маташалар, моңа безнең галимнәр дә бик актив булыша Сәясәтчеләр керәшен дигән мөстәкыйль халык уйлап таптылар. Аларны Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты гына түгел. Милли мәсьәләләр комитеты аркылы Дәүләт Думасы да. Идел буе федераль округы да. хәтта Патриарх үзе дә яклый Керәшеннәр керәшен теленде түгел, шул ук татар телендә сөйләшә, керәшен җырларын түгел, шул ук татар җырларын җырлый, татарча бии. Керәшеннең тик православный диндә генә булган шул ук татар икәнлеге күзгә бәрелеп торса да. хәзер моны дәлилләү жиңел булмас. Асылда исә көрәшеннә|>—төп татарлар Нәкъ менә керәшеннәрдә генә татар культурасының борынгы катламнары сакланган Ә бит хәзер кемнәрдер керәшеннәрнең мөстәкыйль этнос була алачагына ышана да башлады. Ачык һәм мәгънәле максаты булмаган халык теләсә нинди абсурдны кабул итәчәк. Столыпин сәясәте тантана итә.
Күңелегезне киң тотыгыз—эш әле типтәрләргә, мишәрләргә, әстерхан татарларына да барып җитәчәк. Яңа халыклар барлыгын заказ буенча
игълан итүче активистлар да табарлар 2002 елда халык санын алу өчен хәзерләнгән милләтләр исемлегендә татарлардан тыш мишәрләр һәм Казан татарлары аерып куелган Хәзер Казанда яшәп ятучы, әмма нәселендә мишәрләр булган татар үзенең кем икәнлеген билгеләр алдыннан бик каты уйланырга мәҗбүр Кем ул: татармы, Казан татарымы йөисө мишәрме9 Этнология һәм антропология институты халыкларга теләгәнчә ялганлый, ө татарлар, бер сүз дәшмичә, барысына да түзә, ә кайберләре бу кыланышларны ачыктан-ачык хуплый.
Озакламый Минзәлә татарларын Арчаныкылардан аерып куярлар Һәммәсенең үз теле, үз графикасы, үз әдәбияты, үз геройлары барлыгы ачыкланыр. ’
Милләтнең көче кая сарыф ителгәнен 'болгарчылар' мисалында күп елларга сузылган мәгълүм фарс ачык күрсәтә. Алар 'болгар' дигән мөстәкыйль халыкны рәсми рәвештә танытырга тырышып озак азапландылар Судлар аркылы паспортларына 'болгар" дип яздырырга йөрделәр, моның белән горурландылар Ә хәзер исә Россиянең яңа паспортларында ‘милләт" графасы бөтенләй бетерелде. ‘Болгарчыларының тормыш мәгънәсенә тиң олы эшләре кирәксез булып чыкты 'Болгарчылар' кемнеңдер заказын үтәделәр һәм бүген аларның татардан башка беркемгә дә кирәкләре юк Керәшеннәрне дә. себер татарларын да. башкортларны да шул ук язмыш көтә. Алар—бүгенге зур сәяси уенның тамгалы көртләре генә һәм, асылда, татарлардан башка беркемгә дә кирәк түгелләр!
Колларга хуҗалары кухнясында бер-берсен ашарга язган.
Хикмәт Столыпинда, большевикларда һәм федераль үзәк сәясәтендә генә түгел Озак еллар буе иң күренекле галимнәр татар теленең диалектларын эзләү белән шөгыльләнделәр, мәдәниятнең иң нечкә үзенчәлекләренә үтеп керүләре белән масайдылар Алар мишәрләрнең, себер һәм әстерхан татарларының гына түгел. Пермь. Казан арты. Чистай, Сергач. Биектау. Азнакай һәм башка татарларның да бер-берсеннөн аерымлыкларын таптылар Диалектлар үрчетү белән мавыгып, халыкның бердәмлеге турында гәмам оныттылар Галимнәрне аңлап була диссертацияләр яклау да мөһим эш. Ләкин алар фикерен халык тыңлый лабаса Аларга ышана. Сүзләрең һәм гамәлләрең өчен җаваплылык үлчәме булырга тиештер бит инде!
Галимнәрнең зур-зур төркемнәре 'Идегәй' дастанының вариантларын тикшерделәр һәм аның казах, нугай, башкорт, татар һәм башка вариантларын бастырып чыгардылар. Авторы да бер үк. теле дә бер үк. дастаны да бер үк иде. югыйсә. Төптәнрәк уйласаң, халкы да бер үк бит
Бер галимгә мәсьәләнең асылын аңлату өчен, әтием Сибгат Хәким иҗатыннан бер мисал китердем Сугыш елларында аның сүзләренә язылган 'Юксыну' дигән җыр халык җырына әверелгән Һәм фольклорчылар аның төрле районнарда 34 вариантын тапканнар Хәтта бер мәзәк хәл дә булган Бервакыт әти бер мәҗлестә үзенең шушы җырын җырлаганнарын тыңлап утыра икән Кунаклар арасында бәхәс купкан Берәү икенчесенә, сүзләрен дөрес җырламыйсың, дип бәйләнә, ә тегәсе үз вариантын яклый, ди Алар җырның өстәл яныңда моны елмаеп күзәтеп утыручы авторы барлыгын да онытканнар Бәлки. 'Идегәй' дастанының авторы да күкләрдән шулай күзәтеп торадыр7 Әмма елмая микән ул? Галимнәребезнең көчәнүләренә карап, күңеле әрнидер аның. Бар көчне автор вариантын торгызу очен куөп. сәясәтчеләр бөлдеге белән төрле халыкларга бүлгәләнгән төркиләр арасында 'Идегәй'нең нәкъ менә шул бердәнбер вариантын таратасы иде дә бит
2002 елда халык саны алу алдыннан Мөскөү демографлары татарларны бүлә башлагач, шунысы ачыкланды безнең галимнәребез генә түгел, иҗтимагый оешмаларыбыз да халыкның бердәмлеге максатында эшләмәгән икән Ни эш кырганнар соң алар7 Татарларның бөтендөнья конгресслары шау-шулы тантана итеп уздырылды Аннан соң башкарма комитет күпсанлы очрашулар, концертлар, җыелышлар үткәрде һәм ун ел гомер сизелмичә узып та китте Нәрсәгә ирештек соң7 Нугайбәкләр бөзден аерылды, керәшен һәм себер татарлары беэ-мөстәкыйль халык дигән дәгъва бөлдерде, татар-башкорт мөнәсәбәтләре тәмам буталып 7*
loo _________________________ _ ________________________ РАФлиль хакжм
бетте Өстәвенә, латин графикасына күчүгә Дәүләт Думасы гына түгел, конгрессның икенче съездында шуны яклап тавыш биргән кайбер татарлар да каршы төште.
Милли-мәдәни автономияләр кәгазьдә генә яши. Алар халык тормышында ни сәяси, ни икътисадый. ни мәдәни фактор була алмадылар Әлеге оешманың мөмкинлекләр киңлегенә карамастан, эшчәнлек нәтиҗәләре бик түбән, һәрхәлдә федераль дәрәҗәдә бернинди нәтиҗәсе юклыгы анык Бүген татар сабантуй үткәрүдән гайре зур эшләргә сәләтсезмени?
Безнең эшкуарларыбыз кайда соң? Татарларның күбесе акча эшли белә һәм татар тарихы, мәдәнияте турында сүз куертырга да ярата Кайберләренең хәтта бу хакта үз фикерләре дә бар. Шул ук вакытта мәдәни үзәкләр мохтаҗлыктан интегә һәм Татарстаннан ярдәм көтә
Революциягә кадәр татарларның мәгариф системасы тулысы белән эшкуарлар акчасына эшли. Шушы җирлектә Казанда гына түгел. Уфа, Оренбург Троицк Петербург һб шәһәрләрдә татарның көчле мәдәният үзәкләре барлыкка килә Бүген исә татар эшкуары, матбугатка акча биргәнче иске “мерседес'ын яңага алмаштыруны кулайрак күрә Иң яхшы татар журналы "Шура'ны һәм иң яхшы татар гөзите “Вакыт" ны үз акчасына чыгарган бертуган Рөмиевлар юк шул инде бүген Безнең татар эшкуары акча-фәлән жәлләмичә, бай мәҗлес үткәрә ала Я булмаса мәчет төзергә акча бирергә мөмкин Бары тик ахыр чиктә генә, теләр-теләмәс кенә, берәр китап бастырырга ярдәм итәчәк. Революциягә кадәр ак һәм кара эшкуарлар булган Аклары байлыкларын халык белән бүлешкән, каралары—акчаны җилгә сибеп яшәгән. Ә бүген исә бөтен татар дөньясына мәгълүм меценатлар юк.
Имамнарыбыз, мөфтиләребез ни кылдылар? Алар күп мәчетләр төзеделәр Һәм, мөселманнар бердәмлеген кайгыртучы рухи остазлар буласы урынга, бик яхшы прорабларга әйләнделәр Курсавины, Мөрҗанины, Муса Бигиевны алар арасыннан бик сирәкләре генә искә ала, ә инде әлеге күренекле теологларны укып караганнары аннан да азрак Күпсанлы мөфтиләр бер-берсе белән талашып, мәхәллә бүлешеп, зәһәрлекләрен күрсәтел, ил күләмендә адәм мәсхәрәсенә калдылар. Оят!
Тәлгат Таҗетдин өчен Казан—гомер бишеге Ул безнең шәһәрдә туып-үскән, укыган Ә хәзер аның өчен Казан—ваххабичылык оясы Ә бит Казанда бернинди ваххабичылыкның булуы да, аның берәр каян үтеп керүе дә мөмкин түгел. Таҗетдин хәзрәт моны барысыннан да яхшырак белә Чөнки татар халкының культура традицияләре бөтенләй башка Безнең атаклы теологларыбыз теләсә нинди фундаменталистларга каршы торырлык нигез салып калдырганнар Таҗетдиннең бөтен Россиягә бердәнбер мөфти булырга омтылышын аңларга буладыр, ләкин рухи лидерга хас намус-вөҗдан кайда? Вакыт узар, үтәгән заказының әһәмияте калмагач. Тәлгат Таҗетдин дә шушы Казанга кайтыр, чөнки ул татардан башка беркемгә дә кирәкми Ә татарлар аны, Зәки Вөлиди Тоганны кичергән кебек, гафу итәрләр.
Ә безнең язучыларыбыз, шагыйрьләребез, фикер хәкимнәребез нишли? Татар халкының киләчәге өчен бар әрнүне, бар идеяләрне мин язучылар тирәлегендә сеңдереп үстем Олы әдипләрнең бу дөньядан китүен күрем дә эчем поша башлый. Язучылар берлеге зурайганнан- зурая Яңадан-яңа әгъзалары барлыкка килә, тик язучының дәрәҗәсе төшә бара Совет чорында, татар иҗтимагый фикере эзәрлекләнгән заманда язучылар сынмады-сыгылмады. Алар татарның мәдәниятен, телен һәм традицияләрен саклап калдылар. Аларның халыкка бөек хезмәтләре әнә шул Бүген татар язучылары халыкны ни рәвешле рухландыра соң? Узганнарны искә ала..
Татар матбугаты Ныклап карасаң, анда укыр нәрсә юк.
Татар телевидениесе Анда карар нәрсә юк
Кайчандыр татарлар бөек халык булган, Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан һәм башка ханлыклар белән идарә иткән Без бүген үз-үзебез белән дә идарә итә алмыйбыз.
Без Россиядәге, төрки һәм ислам дөньясындагы үз урыныбызны
аңларга Европага һөм дөнья культурасына мөнәсәбәтебезне билгеләргә тиеш Милләтне шундый олуг максатлар гына берләштерә, бөек бурычларны аңлау гына вак төяк ызгышлардан арындыра ала Быел халык саны алу матавыгы безнең барлык кимчелекләрне яктырту өчен кирәк булган, күрәсең Борис Ельцинның бер киңәшчесе күп еллар элек миңа "Халык саны алуның чираттагысында сөз күп татарны югалтачаксыз".—дигән иде Ул моны белми әйтмәгән һөм Мәскәү үз бурычларын хәзергә бик яхшы үтәп бара Татарлар өчен әйбәт сабак Бәлки көч һәм фикер тупларга кирәклеген, ниһаять, ныграк аңларбыз
Тарихтан мәгълүм: татарлар һәрвакыт социаль проектларының киң колачы ~ белән аерылып торганнар Татар фикере тирәнгә керергә бик яратмый, ул гомуми манзарага нигезләнә Тасвирлы әйтсәк, татар микроскопны өнәми, күбрәк телескоп куллана Бәлки шуңадыр, татар галимнәре арасында космик киңлекләрне тикшерүчеләр ешрак очрый: Роальд Сөгьдиев, Рәшит Сюняев. Альберт Галиев—исемнәре бар дөньяга мәгълүм галимнәр Татарлар, бер-берсен ашаудан туктап торган арада, алдынгы ~ фикерләр, искиткеч шәп идеяләр уйлап чыгарырга сәләтле
Кайвакыт татарлар бар гаепне урысларга һөм Россия империясенә сылтап куярга яраталар Акланыр өчен җайлы ысул. Әлбәттә, татарларга, хәтта урысларның үзләренә дә алдынгы халык булырга комачау итә торган империя традицияләре бар Путин империя рухына баш калкыту мөмкинлеге биреп ялгышты. Россия демократия һәм федерализм юлына ныклап басарга да өлгермәде—каршыбызда инде үткән заманнарның шәүләләре чагыла башлады Империяне кабат торгызуга бөтен көчне туплап каршы торырга кирәк Татарлар, һичсүзсез, ирек, демократия һәм федерализм ягына басарга тиеш
Исегезгә төшерегез: безнең халык кайсы заманнарда көчле күтәрелеш чорлары кичергән? Күтәрелешнең беренче дулкыны 1905 елгы революциядән соң, демократик ирекләр барлыкка килгәч башланган Ул чакта күп газеталар, журналлар чыгарылган, нөшриятләр ачылган, партияләр оешкан Татар эшкуарларының куәтле катламы барлыкка килгән Чираттагы көчле күтәрелеш 1917 елгы революциядән соң һөм Татарстан республикасы төзелгәннән соң була. Бездә югары уку йортлары барлыкка килә, татар теле дәүләт теленә өйләнә диярлек, яңа театрлар ачыла, опера сәнгате, симфоник музыка туа һ.б. Өченче дулкын үзгәртеп кору чорына туры килә Республика ун ел эчендә, билгесезлектән арынып, яңа дөньяга таба тарихи ыргылыш ясады. Татарларның һөм республиканың дәрәҗәсе нык артты
Авторитарлык һәрвакыт безнең халыкка каршы эшләде, аны исән калу-калмау чигенә җиткерде Татарлар өчен демократия отышлы!!! Ул безнең социаль активлыкны һөм югары мәгърифәтне тулысынча кулланырга мөмкинлек бирә
Россия бүген кай тарафка барырга белми Ул Көнчыгыш белән Көнбатыш, демократия белән империя арасында бәргәләнә Россия тарих чатында туктап калды. Урысның Солженицын шикелле акыл ияләре Россия җәмгыятен, бөтенләй бутап, ялгыш юлга кертеп җибәрделәр Ун ел элек Россиядә бар нәрсә тулысынча олигархлар карамагына тапшырылды Ә олигархларны ил язмышы кызыксындырмый Бүген сәяси һәм интеллектуаль элита Россиянең хәлен начар күзаллый Ул шәхсән үзенең, ахыр чиктә, Мәскәү мәнфәгатьләрен кайгырта
Урысларны сүгәргә кирәкми Бөек рус культурасы авыр кризис кичерә Ул дөньяда гына түгел, БДБ илләрендә дә хәтта үз дәүләтендә дә йогынтысын югалтып килә, чөнки аны көнбатыш китч кысрыклый. Урыслар алдында да татарларныкы кебек үк проблема тора ничек тә исән калырга Тик алар үзләре әле моны ахыргача аңлап кына җиткермиләр, әле һаман да бөөк үткәннең хатирәләре һөм хәзерге көннең иллюзияләре белән күңелләрен юаталар
XX гасыр башында күренекле татар идеологлары татар халкының игътибарын Европа гыйлеменә, шул исәптән рус культурасына юнәлдергәннәр Тукай Пушкинга ияреп язган Ул. Пушкиннан үрнәк алып, милли шигърият тудырган Бүген татарлар Европадан өйрәнергә тиешләр Барлык яңа идеяләр һәм технологияләр анда барлыкка килә Без урысның үз
кыйбласын тапканын көтеп ята алмыйбыз. Гомумбилгесезлек шартларында безгә, һич икеләнмичә, тулысынча Европага йөз тотарга кирәк Илдәге иҗтимагый кыйммәтләрне тәгъбир итүдә җаваплылыкның бер өлешен үз җилкәбезгә алу зарур
Тукай татарларны дөньяның иң алдынгы халыклары белән рәттән күрергә хыялланган Алдынгылар арасында булыр өчен алар дәрәҗәсенә күтәрелергә кирәк
Испания Каталониясенең хәле Россиядәге Татарстан хәленә бик охшаш Төрле илләрдә яшәүче каталонлылар Җир шарына сибелгән татарларны хәтерләтә Каталонлылар бик борынгы тарихлы, көчле культуралы, дөньяның башка милләтләре белән бер дәрәҗәдә булырга омтылучы халык Алар моңа испанлыларны сүгеп түгел, ә Европада актив эшчәнлек алып бару юлы белән ирешергә тырышалар Аларның башкаласы Барселона, халыкара форумнар үткәрелә торган инициативалы шәһәр буларак, һәрвакыт игътибар үзәгендә Менә шундый халыклардан үрнәк алырга кирәк Көчле милләт булыр өчен алдыңа башка халыклар һәм илләр игътибар итәрлек зур бурычлар куярга кирәк
Дөньяда милли культуралар арасында каты конкуренция бара Бу конкуренция үз эчендәге гаугалардан хәлсезләнгән милләтләргә бернинди шанс калдырмый Шушы гади хакыйкатькә төшенү үз халкың язмышы өчен ихлас җаваплылык хисе тудыра
Һәрчак истә тотарга кирәк, без, татарлар—бер халык. Дөрдмәнд әйткәнчә.
Татарлыктан татар һич гарь итәрме, Кеше үз исмене инкяр итәрме Татарлыктан татар угълы татармын. Татар түгел диме—башың ватармын!
Кем син. татар? Уйлан' Үз җаныңны тыңла һәм җавап бир Син бәхетсез илнең, үз тамырларыннан оялганга, болгар, керәшен, мишәр, нугайбәк. башкорт исемнәре артына качкан бәхетсез гражданымы? Өллө син—үз халкыңның күтәрелүенә инанучы, бөек традицияләр варисымы?
Кем син? Татар-монгол явы турындагы мәкерле уйдырмалардан оялган маңкортмы, әллә төрки даһиның үткән чорлар белән горурланучы токымымы?
Татар, син төрки халыклар гаиләсендәге урыныңны оныткансың, шуңа күрә үзеңнең бу дөньядагы билгеләнешеңне таба алмыйсың. Син кемнеңдер традицияләре койрыгында сөйрәләсең һәм, шулардан ычкынып, үзеңне-үзең дөнья казанышлары дәрәҗәсенә чыгарга мәҗбүр итә алмыйсың Үткәнеңә карап баксаң—киләчәгеңне күрерсең
Татар, бер генә мизгелгә туктал да милләттәш туганыңа явыз һәм нәфрәтле карашыңнан арын Газиз милләттәшеңә үпкә саклама Үзара ызгышны туктат Синең бурыч—көчле булу, димәк, халыкның бердәмлеген саклау Алай гына да түгел, син үз тирәңә төрки һәм башка халыкларны да тупларга бурычлысың, чөнки, илдә буталыш барганда, кемдер гомуми киләчәгебез өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга тиеш.
Без белемле бай. акыллы, зирәк берберебезгә һәм башка халыкларга карата түземле булырга тиеш
Без Татарстан тирәсендә, суверенлыгыбызга бернинди сәяси технолог та кул суза алмаслык итеп, нык оборона боҗрасы ясап берләшергә тиеш.
Без башкарырга тиеш нәрсәләр, без яулыйсы үрләр иксез-чиксез, алар турында киләсе мәкаләләрдә укырсыз II. Тарих
ҮТКӘНЕҢӘ КАРАСАҢ—киләчәгеңне күрерсең.
Татарлар турында кыргый халык дип мәкерле уйдырма тараттылар Моңа хәтта кайбер татарлар да ышанды Кайсыберәүләр, урыс, үзбәк, казах, башкорт булуны кулайрак күреп, үзләренә башка исем таптылар Икенче
берәүләр, үз тамырларыннан оялып, тыннарын да чыгармадылар Рус әдәбиятында да, Европа әдәбиятында да татар һәрвакыт явыз һәм хәйләкәр, мәкерле һәм рәхимсез Бу образ халыкны кимсетергә нык ярдәм итте
Чынлыкта исә, үз тарихыңнан оялырлык нигез юк. Безнең тарихыбыз чынлап та бөек, һәм бу тарих әле төгәлләнмәгән.
Төркиләр дәүләт төзи һәм аның белән идарә итә белүләре белән дөньяга танылган Садри Максуди безнең халыкның рухын, булдыклылыгын әнә шулай бәяләгән Төрки каганат, Болгар дәүләте, Алтын Урда. Казан, Әстерхан, Кырым, Себер һәм башка ханлыклар—шушы гаять зур дәүләтләрне санап кына чыгу да уйланырга мәҗбүр итә. Татарның даһилыгы гасырларга сузылган туктаусыз төзелеш, сугыш, җиңү һәм җиңелүгә сарыф ителеп беткәнме әллә? Татар үз потенциалын кайда, кайсы чорда һәм ни сәбәпле югалткан соң?
Бәлки, Алтын Урданың чиксез киңлекләрен үз иңнәренә салырга көч-куөт җитмәгәндер? Әллә ханлыкларга таркалу, татар белән татар арасына чөй кагып, кирәкмәгән көнчелек тудырганмы? Яки Казанны яулап алуда татар гаскәрләренең дә катнашуы халкыбызның рухи таркалышына китергәнме9 Ничек кенә булмасын, татар XVI гасырдан бирле кабат аякка басарга тели, ләкин иң мөһим тарихи үзәген генә таба алмый аптырый "Идел-Урал" штаты оештыру бу хәлне төзәтер иде, әлбәттә, әмма ул чакларда көч җитмәгән, бердәмлек булмаган. Большевиклар. "Татар- башкорт республикасы" проекты тәкъдим итеп, дилбегәне үз кулларына алганнар Соңыннан татарлар өстеннән катгый күзөтчелек урнаштырганнар Мәскөү бүген татар халкының бердәмлегенә юл куймаячак, аны башкортлар һәм башка халыклар белән берләштермәс өчен бар көченә тырышачак Чөнки болай идарә итү җиңелрәк. Бу—империя традициясе Тик заманалар алмашынып бара бит.
СССР таркалганнан соң ил үзгәрде Дәүләтнең биләмәсе кечерәю— сан ягыннан түгел, сыйфат ягыннан үзгәреш ул Икътисадый һәм демографик мөмкинлекләр күзгә күренеп кимеде Илнең икътисады чыгымлырак була башлады, көньяк өлеше төшеп калу аркасында конкурентлык сәләте кимеде, ө үзара элемтә проблемалары шул килеш калды Россия чынлыкта Каспий, Кара һем Балтыйк диңгезләрендә үз йогынтысын югалтты "Яңа Россия"дө Петр I казанышларының берсе дә калмады
Моңарчы Россиядә дәүләт төзелеше мәсьәләсе беркайчан да бу кадәр кискенләшмәгән иде әле. Һәм төп сәбәп аңа каршы корылган мәкерлекләрдә түгел, ә һаман да традицион үзаң, империячелек инстинкты саклануда Аек акыл бөекдержавачыл сафсата һәм уйдырмалар белән алыштырылды. Илнең бюджеты сизелерлек кечерәеп барган бер мәлдә сәясәтчеләр һаман хыял диңгезендә йөзәләр Безнең илдә финнарның мобиль телефоннар сатучы “Nokia" компаниясе бюджеты Россия бюджетыннан зуррак Шул хәлдә держава турында сүз йөртү мөмкинме?! Оптимистлык өчен нигез юк.
СССР җимерелү белән беррөттән "Бөек Россия" дә таркала башлады Рус шәһәрләренең анасы—Киев чит илдә бүленеп калды Бәс, шулай булгач, нишләп әле Казан Россия составында калырга тиеш, ди? Дәүләт таркалуны кем һәм нинди чикләрдә туктатып калыр? Россиянең табигый чикләре кайда?
Россияне Киевтан башка күзаллап була, ләкин Казаннан башка—юк Тарихтан мәгълүм Россия Казан ханлыгын яулап алганнан соң барлыкка килгән Аңа кадәр Россия түгел. Московия булган Бүген Мөскәү белән Казан арасындагы мөнәсәбәт символик мәгънәгә ия-Мәскөүнең урыс булмаган халыклар белән уртак тел таба белүе нәкъ ктенә шушыңда күренә
Россиянең СССР җимерелгән вакытлардан башланган таркалуын Россия тарихын яңадан барлап чыгуга нигезләнгән башкача сәясәт кенә туктата ала.
Россиянең тамырлары—православие дә. ислам да, монда славян башлангычы төрки башлангыч белән бергә үрелгән Бу—Россиянең генетик коды, аннан качып та, котылып та булмый. Әлеге код илнең киләчәген билгеләячәк Башкача әйткәндә. Россиянең ике таянычы, ике баганасы бар —Киев Русе һәм Алтын Урда Россиядә милли идеянең
һәм реаль сәясәтнең буталчыклыгы нәкъ менә шуның белән исәпләшмәүдән. Петр-Екатерина традицияләре йогынтысында татар мирасыннан оялып баш тартудан килеп чыга.
Гомер узар һәм Идел буендагы зур шәһәрләрнең Алтын Урда нигезенә салынганын һәркем ачык күрер Һәм Бату хан фигурасы кешелек алдына җимерүче түгел, бөек төзүче сыйфатында килеп басар Татар ясагы' уртача салым (10%) дип кабул ителер Алтын Урданың финанс системасы Урта гасырлар чорындагы иң яхшы система дип танылыр Тарихи документларны җентекләп карасалар, урыслар үзләре дә күрерләр православиеның чәчәк ату вакыты Алтын Урда чорына туры килә Чөнки Чыңгыз хан законнары ('Яса") буенча барлык дини оешмалар салым түләүдән азат ителгәннәр Ә Алтын Урда 'иэү'еннөн котылганнан соң монастырьларның матди хәле бик авырлаша һәм алар ябыла башлый Россия дәүләтендә почта (ямчылык) хезмәтенең дә башка күп институтлар белән беррәттән татар мирасы буларак әле бик озак вакыт эшләп килгәнлеге дө ачыкланыр
Россиядә Чыңгыз хан рухы һәрвакыт яши. Россиянең бар тарихы— монгол империясе чикләрендә дәүләт торгызуга омтылыш.
Мәскөү—Алтын Урда тудырган шәһәр, чөнки ул "татар ясагы" җыю аркасында аякка баскан һәм абруй казанган, аннан соң, шушы өстенлектән файдаланып, үз тирәсенә урысның башка кенәзлекләрен туплаган. Дмитрий Донской татарларга каршы сугышырга уйлап та карамаган, ул лояль татарлар белән бергәләшеп, законлы хакимиятне яклап, литвалыларга таянучы узурпатор Мамайга каршы чыккан Туктамыш хан исә Мөскәүгө Дмитрийны ясак түләргә мәҗбүр итү максаты белән яу чалкан. Заманча әйтсәк ул Рус олысындагы тәртипне дәүләттә урнаштырылган гомуми тәртипкә төңгөллөштергөн генә.
Бу дәвердә татарның ахыргы максаты урыс җирләренә һич бәйле булмаган Татарлар бөек далалар аркылы Европага ыргылганнар, урманнар зонасына бик кагылмаганнар, чөнки анда атлы гаскәр бар осталыгын күрсәтә алмас иде Сәяси көчләрнең ул чактагы бүленеше буенча урысларның татар өчен дошман булуы мөмкин түгел. Икътисад күзлегеннән караганда да, аларның татар кызыгырлык әллә ниләре булмаган.
Россияне Петр махмырыннан соң рәхимсез тарихи айну көткән.
Бүген бик күп тарихи әйберләрнең мәгънәләренә кабат төшенү бара ЮНЕСКО Чыңгыз ханны үткән меңьеллыкның атаклы кешесе дип таныды Гитлер шикелле явызлыгы белән түгел, ә дөньяви процессларга иң көчле йогынты ясаган бөек шәхес буларак таныды Эрмитаж оештырган "Алтын Урда сәнгате' дигән күргәзмә зур уңыш белән дөнья буйлап сәяхәт итә Алтын Урда белән кызыксыну елдан-ел көчәя генә барачак.
Күренекле хирург Ренат Акчурин ‘Россиядә "татар мәсьәләсе" дигән программ мәкалә язган Ул анда, сүз җаеннан гына, республиканы "суверенлаштыру шаукым'ында гаепләп узган үзе татарча аңламаса да, татар теленең латин графикасына күчүе татарлар ихтыярына каршы килә дип белдергән Бөтендөнья татар конгрессының II съездында кабул ителгән мәгълүм карар аның өчен әһәмиятле түгел икән. Ул татарның ультра милләтчеләрен тапкан һәм хәтта Әнкара "кулы уйнавы' турында да өстәргә онытмаган Җыеп әйткәндә, безнең республикага каршы "дәлиллөр'нең гадөти җыелмасын тәкъдим иткән Хирург Акчурин, аталарча кайгыртучанлык күрсәтеп. Идел Болгарстанын һөм Алтын Урданы үз чорының иң алдынгы илләре дип санаучы яшь татар историографиясенең "балалар авыруы" барлыгына диагноз да куйган Аның фикеренчә, бу— 'аберрация, ягъни Казанның тарихи карашны бозып күрсәтүе'
Тарихчы бервакытта да йөрәкне шунтирлауда хирургка киңәш бирергә җөрьәт итмәс иде Нигә соң хирург хәтта бөек булса да. тарих фәнен хирургиядән түбәнрәк яки гадирәк дип саный9 Тарихта да белгечлек кирәк түгелмени9 Алтын Урданы тикшергән галимнәрнең берсе дә әлеге дәүләтнең дөньяви әһәмиятен шик астына алмый бит Моны белү өчен академик әдәбиятка күз төшерү дә җитәр иде, урыс телендәме инглиз, венгр яки немец телендәме—бусы мөһим түгел Чөнки Идел Болгарстаны һөм Алтын Урда турындагы әлеге фикер гомум кабул
ителгән, биредә беркем дә бәхәс куптарып маташмый. Аберрациянең монда ни катнашы бар?
Күренекле татар сәясәтчеләре арасында иң якты йолдыз—Иосыф Акчура, төркичелек идеясе авторы (Ренат Акчурин терминологиясендә "яңа пантюркизм") Йосыф Акчура Төркиягә качып китәргә мәҗбүр булган һәм Кемаль Ататөрек аны үзенең киңәшчесе иткән. Төркия республикасын төзүгә ул да зур өлеш кертә Йосыф Акчура татар дәүләтенең торгызылуын күрергә хыяллана һәм безнең халыкны төрки дөньядан башка күз алдына да китерми Моның кемгә зыяны бар9 Россиягәме? Урысларгамы? Ни өчен славяннар берлеге оешмас борын яхшы да. ә төрки берлек оешмас борын начар икән? Патша чиновникларының татарга каршы чараларын кабатлау нигә кирәк? Без бит цивилизацияле кешеләр!
XX гасыр башында _ татар фикере күренекле шәхесләрнең тулы бер йолдызлыгын тудырды Йосыф Акчура, Садри Максуди, Гаяз Исхакый, Зәки Вөлиди, Рәшит Арат—алар барысы да Төркиягә китәргә мәҗбүр булганнар, үз дәүләтләренә түгел, башка дәүләтнең чәчәк атуына хезмәт иткәннәр. Муса Бигиев язмышы да шундый, үз иленнән сөрелгәч, ул мөселман дөньясына хезмәт итә. Бу галимнәрнең һәрберсе татар фикере тарихында тирән эз калдырган Ватанда калган Мулланур Вахитов, Солтангалиев безнең дәүләтчелекне торгызырга тырышып караганнар Аларның язмышы да фаҗигале Татарның киләчәге хакына, тарихны гаять тирән аңлаган, ана телен, гарәп, төрки, Европа телләрен бик яхшы белгән нинди зур гыйлем ияләре эшләгән! Аларның фәнни хезмәтләре әле хәзергәчә искерми.
Бүген теләсә кем. хәтта үз телән һәм тарихын белмәгән кеше дә үзен Россиядә ‘татар мәсьәләсе" турында фикер йөртергә хаклы дип саный. Оят һәм аяныч.
Алтын Урда—данлы мирас, аның өчен Мәскәү Казан белән сугышкан Казан ханлыгын буйсындыру Иван Грозныйга халыкара документларда үзен патша дип атарга мөмкинлек биргән Бу исем ул чакта хан дәрәҗәсенә тәңгәл була Бүген Россия гербында ике башлы бөркет өстендә өч таҗ көязләнеп тора— Казан. Әстерхан һәм Себер ханлыклары символлары. Алар татар ханлыкларын яулап алу хөрмәтенә Алексей Михайлович тарафыннан 1625 елда куелган. Хәер, ике башлы бөркет үз вакытында Җанибөк хан акчаларына сугылган булган Ул заманда татар мирасыннан баш тартмаганнар Киресенчә. Казан белән Мәскәү каршылыгына этник һәм дини төсмерләрдән бигрәк Алтын Урдадан калган киңлекләрдә сәяси йогынты өчен көндәшлек хас булган.
Россия безнең өчен чит биләмә түгел. Татарлар халык буларак шушы зур киңлекләрдә оешканнар һәм бүген дә үзләренең газиз
җирләрендә килмешәкләр кебек түгел, хуҗалар булып яшиләр Шулай
булгач, без үзебезне тиешенчә тотарга, ягъни шушы җир язмышы өчен
җаваплылыкны аңларга тиеш
Тарих бервакытта да гади һәм берьяклы гына булмый, гәрчә
шулай дип күрсәтергә тырышсалар да Ә инде татар тарихы һәрвакыт катлаулы борылышларга бай Безнең халык өчен иң авыр мәсьәлә—татар- монгол явы темасы, татарларны монголларга бәйләп күрсәтүдер, мөгаен
Татарлар һәм монголлар, әлбәттә, төрле халык. Әмма тарих бит ул телләрне һәм этник үзенчәлекләрне аерган кебек үк җиңел бүлгәләнми Гасырлар буе үзара көрәш һәм үзара йогынты нәтиҗәсендә бик күп нәрсә кушылып беткән. Бу хәл Урта гасырлар башында ук Азия континенты үзәгендә башланып һәм Европа территориясендә тәмамланган Ике халык бер бәйләмгә эләккән Монголлар төркиләрдән күп нәрсә
алганнар һәм үзләре дә татарларга шактый йогынты ясаганнар аеруча хәрби сәнгать һәм дәүләт төзелеше өлкәсендә Без монгол мирасыннан
ваз кичә алмыйбыз Ахыр чиктә, Казан Кремлендә күмелгән ханнар— Чыңгыз токымыннан Без аларны үзебезнең борынгы бабаларыбыз
буларак олылаячакбыз әле
Россия дөреслеклөрендә. матбугатыңда, нәфис әдәбиятында, публицис тикасында "татарщина". Татарская дань" Татаро-монгольское иго" дигән
тезмәләрне әледөн-әле кулланып торалар Куликов кырындагы сугышны урыс тарихының хәлиткеч вакыйгасы дип күкләргә күтәреп күпертеп күрсәтәләр Гәрчә урысның үз тарихчысы Ключевский күпсанлы әсәрләрендә әлеге вакыйганы "әһәмияте булмау сәбәпле’ хәтта телгә дә алмый Бату хан үзенә уллыкка алган Александр Невский, мәсәлән, рәсми фараз буенча, татарга каршы иң төп көрәшче булган, имеш Тарихи дөреслекне әнә шулай бозып бетерделәр инде
Лев Гумилев исә татар-монгол изүе булмаган, киресенчә, татарлар һәм урыслар тевтонлылар һәм литвалылар ябырылуына каршы берләшкәннәр дип раслый Ихтимал, ул бу вәзгыятьне бераз идеаллаштыргандыр да Татар-монголлар гуманистлар түгел, ләкин рәхимсезлек буенча ул чордагы Европадан бер нәрсәсе белән дә аерылып тормаганнар Хәтерләсәгез, ул чакта Европада тәре походларында кан түгелгән, инквизиция еретикларны учакларда яндырып үтергән. Европаны Чыңгыз ханның галәми масштабтагы ниятләре генә куркыткан, күрәсең Шуңа җавап итеп татарлар турында мәкерле уйдырмалар чыгарганнар.
Татарларның иң беренче бурычы—җәмәгатьчелекнең безнең тарихка мөнәсәбәтен үзгәртү Бу бурыч Татарстанның рәсми структураларына, ТР Фәннәр академиясенә генә түгел, бөтен татар халкына кагыла. Бу— гомуммилләт эше Россиянең татарларга карашын тиз арада башка юл белән үзгәртеп булмаячак. Мәгълүмат чараларында дөреслекне чыгару өчен бернинди мөмкинлекне дә ычкындырырга ярамый, теләсә нинди форсаттан файдаланырга кирәк Федерациянең һәрбер субъектында милли мәдәни автономияләр каршында бу эш белән махсус шөгыльләнүче тарих сөючеләр төркеме оештырылырга тиеш Бүгенге көндә иң катлаулы сорауларга җавап бирерлек академик әдәбият җитәрлек, ләкин тарих темасына популяр әдәбият бик аз. Әлеге активистлар үз төбәкләренең тарихын тикшерергә. Россия җиренең тарихи катламнарын күрсәтергә тиеш Безнең өчен ап-ачык: Әстерхан ул— Хаҗитархан. Волгоград—татар тамырлы Сарацин. Саратов Алтын Урданың Укөк шәһәре нигезенә салынган, һ.б. Ә урысларның күпчелеге өчен бу зур яңалык булачак.
Тарих буенча популяр әдәбиятны, аеруча балалар китапларын зур тираж белән басарга кирәк Моны Татарстанда эшләгәннәрен көтеп ятасы түгел. Белемле һәм инициативалы эшкуарлар моны үз кулларына алып, коммерциячел нигездә куйсыннар иде Бу фикерне бер үк вакытта өндәмә итеп тә, мөрәҗәгать итеп тә итеп кабул итегез. Чөнки хәзерге вакытта Тарих институтына академик эш йөкләнгән, биредә "Татарларның борынгы чорлардан тарихы" дигән 7 томлык хезмәт хәзерләнә Киләсе 3-4 елда башка эшләргә бүленү мөмкинлеге юк. Институт инде моннан башка да үз мөмкинлекләреннән артыграгын башкара Шул ук вакытта ул татар тарихын язу эшенә республика тарихчыларын гына түгел, Россия һәм халыкара фәнни үзәкләрнең дә иң яхшы галимнәрен тарта
Казанның якынлашып килүче 1000 еллыгы Россиянең татарларга килмешәкләр һәм урысларны изүчеләр дигән карашын үзгәртергә бик шәп җай чыгара
Быел Иван Грозный гаскәрләренең Казанны яулап алуына 450 ел тула Россиянең рәсми хакимияте ханлыкны буйсындыруны прогрессив күренеш дип күрсәтәсе килә Татарлар моның белән бервакытта да килешмәячәкләр
Казанны буйсындыру—безнең язмыштагы фаҗигале борылыш Әлеге дата үткән заманны түгел киләчәкне уйларга сәбәп булырга тиеш Аны
нәфрәт кабызу өчен түгел татар һәм урыс тарихына аек карашбулдыру
максатында файдаланырга кирәк
Татар аңы тарихны ике өлешкә бүлә: Казанны алганчы һәм Казанны алгач Моңарчы мәгълүм тарих урысларның татарга каршы,
православиеның исламга каршы көрәше итеп күзалланды Чынлыкта исә тарих катлаулырак. Тарихи вакыйгаларны Куликов сугышы мисалындагы кебек сәясөтләштерү яхшыга илтми Бу Казанда гына түгел, бөтен Россиядә яшәгән татарлар файдасына булмаска мөмкин Үзәкнең басымына шундый ук басым белән җавап бирергә ярамый Зирәгрәк булырга кирәк
Россия үзенең бөеклеген югалтты Хәзер Россия җаны үткән
чорлар даны белән бүгенге катастрофик хәле арасында бәргәләнә Урыс культурасы да үз абруен югалта. Бөек Толстой. Достоевский, Чехов. Бердяев кайда бүген9 Алар юк Бу—ил өчен зур бәла Россия православиеле рус дәүләте булып кылана, башка халыклар белән исәпләшми диярлек Хакимият вертикале төзергә. Татарстан һәм башка республикаларның хокукларын чикләргә, чечен мәсьәләсен көч кулланып хәл итәргә маташу үлем ачысына охшап кала.
Империяләр чоры узды. Россиянең киләчәге—бары тик демократик федерация төзүдә генә Һәм ул федерациядә республикалар, өлкәләр, крайлар декоратив түгел, реаль субъектлар булырга тиеш. Россиянең сәяси элитасы дәүләт һәм халык белән әледән-әле экспериментлар ясап торачак, субъектларны яңа административ берәмлекләргә берләштереп республикаларны юкка чыгарырга тырышачак. Билгесезлек һәм тотрыксызлык сәяси технологларга җәмәгатьчелек фикерен теләгәнчә болгатырга ярдәм итә.
Безнең бурыч—Россиядәге сәяси вәзгыятьне тотрыклы итүгә булышу, ә моның өчен татарларның булган структураларын, иң элек милли-мәдәни автономияләрне ныгыту зарур.
Без бу тиз үзгөрүчөн дөньяда үз юлларын таба белгән халыклардан үрнәк алырга тиеш. Кечкенә генә Эстонияне карагыз өнә ул, һич икеләнмичә, шунда ук Европа традицияләренә таба юнәлде Бу илнең икътисадын яктан Татарстанныкы кебек мөмкинлекләре юк иде Эстоннарның саны да бары тик 1 миллион гына. Ләкин алар алга киткән илләрдән өйрәнәләр һәм соңгы ун ел эчендә шактый уңыш казандылар Иң мөһиме—эстоннарның Европа халыклары арасында үз урыннары, димәк киләчәкләре бар
Татар тарихы Азия континентына тирән үтеп кергән—һуннар державалары, төрки һәм татар дәүләтләре җитлеккән чорларга тоташкан. Тамырларыбыз— шунда. Яңа эра башында һәм шулай ук Идел-Урал төбәгендә бөек күчешләр чорында безнең халыкның үзәге оешкан Соңрак, язмыш ихтыяры буенча, күп кенә этнослар: болгарлар, кыпчаклар, нугайлар, һ.б безнең тарихка бәйле көчле процессларга тартып кертелгәннәр Татарның йөзен, асылын Алтын Урда иҗат иткән Тел. әдәбият культура, психология Алтын Урда чорында ук камил чагылыш тапкан. Хәер, XX гасыр да милләтне үзгәртте, аңа заманча, Европа үзенчәлекләре бирде Безнең халыкның тарихы—туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә—Көнчыгыштан Көнбатышка туктаусыз хәрәкәттә Кайчандыр алдынгы фикер һәм югары культура Көнчыгышта була. Әмма дөньяви процесслар үзәге әкренләп Көнбатышка күчә. Бүген Европа иң либераль идеяләр үзәге, нәкъ менә Европада халыклар хокукларына зирәк мөнәсәбәт яшәп килә Фән һәм техникада алдынгы фикер, алга киткән икътисад һәм мәдәният тә Европада Россия Көнчыгыш һәм Көнбатыш арасында торырга тырышып нык ялгыша Безнең бурыч—Көнчыгыштан аерылмыйча гына Европага таба үрләү
Татарлар тарихта дан шөһрәт дәвере дә, кимсетелү заманнары да кичерделәр Телебезгә, культурабызга, динебезгә карата дүрт ярым гасырга сузылган эзәрлекләүне без лаеклы уздык, ана телебезне һәм абруебызны саклап калдык. Болар барысы да үлеп баручы империянең койрыгында сөйрәлү өчен эшләндемени соң? Юк без цивилизацияле җәмгыятькә юнәлгән үз юлыбызны Россиягә каршы барып та. аннан чыгып та түгел—Россия белән бергә табарга тиеш
Татар, син үз тарихың турында дөреслекне белергә тиеш
Татарлар кыргый халык булган дисәләр дә—ышанма
Татар-моногол изүе Россиянең һәм башка илләрнең үсешен тоткарлаган дисәләр да—ышанма
Без татарлар түгел, без—болгарлар дисәләр дә—ышанма
Алтын Урданы кимсетеп сөйләсәләр дә—ышанма
Без—бөек культура варислары, дөньяга безнең потенциал кирәк Татар телендә, әдәбиятында, әхлакый кыйммәтләрендә олы тарихи тәҗрибә тупланган һәм без—бу традицияләрнең ияләре Безнең ата-бабалар Евразия киңлекләрен үзләштерә алганнар һәм иң кырыс шартларда яши алырлык дистәләгән дәүләт төзегәннәр Төрки каганаты, аннан соңгы
Алтын Урда булмаса. Россия бервакытта да барлыкка килә алмас иде
Тарихта берни дә эзсез югалмый Безнең бәлабез шунда ки. төрле чорларда тарих чылбырын өзәргә маташтылар, берничә буынны татарлар турында ялган укытып тәрбияләделәр XXI гасырда кем булачагыбыз хәзер бары тик үзебезгә генә бәйле. Мескенлегебезне җиңеп, тарихи хакыйкатьне кайтару эшенә тотынырга кирәк, шуннан соң, иншалла вакытның өзелгән чылбыры да ялганып китәр... III. Ана теле
СОВЕТ ЧОРЫНДА Габдулла Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җыры татарларның гимны иде Аны төрле җыелышларда рухланыгг дәртләнеп җырлаганнарын хәтерлим Бу җыр хакимиятнең ассимиляция сәясәтенә каршы протест рәвеше иде
Без теләгәнебезгә ирештек—татар теле Татарстанда дәүләт теле дип игълан ителде һәм әкренләп бөтен Россия буйлап яңадан гамәлгә керә башлады
Ләкин күңел барыбер тыныч түгел...
Хәзер татарларны яшьләрнең күплөп-күплөп урыс теленә күчүе борчый Бу һәр җирдә, хәтта Татарстан шәһәрләрендә дә шулай. Җитди проблема Әлбәттә, яшәр өчен, эшләр өчен һәм бигрәк тә Россиядә лаеклы урын тотар өчен урыс телен урыстан яхшырак белергә кирәк Ләкин төп куркыныч—тел тармагының глобальлөшүендө Инглиз теле бөтен дөньяга ургылып тарала, яңадан-яңа илләрне һәм халыкларны биләп бара Галимнәр исәпләве буенча. 100 елдан соң дөньяда өч тел өстенлек итәчәк инглиз, испан һәм кытай телләре. Калган телләр язмышы—кухня теле булып калу
Урыс теленә мондый кысрыклауга каршы тору җиңелрәк, чөнки ул сан ягыннан да. дәүләт ярдәме ягыннан да өстенлеккә ия Хәер, Россия җәмгыяте үзе дө хәзергә дөньяви процессларга, глобальләштерү куркынычын тоярлык дәрәҗәдә катнаштырылмаган әле Тик бу озакка бармас Татарлар әлеге куркынычны кискенрәк тоялар. Чөнки телнең ассимиляцияләшү бәласенә без күптән тардык инде.
Шулай булгач, татар телен торгызу өчен бүген шулкадәр тырышырга кирәк микән соң? Татарстан гражданнары балаларын анык киләчәге булмаган телне өйрәнергә мәҗбүр итеп дөрес эшлибезме соң? Бәлки шул тырышлыкны урыс һәм инглиз телләрен өйрәтүгә юнәлдерергәдер?
Өлкән буын өчен тел—изге нәрсә Сибгат Хәким болай дип язган иде
Язмышым, үзең аердың.
Юк әткәм һәм юк әнкәм,
Юк җирдә башка шатлыгым, Әйтче, мин кемнән, я. ким? Әнкәмнән мәхрүм итсәң дө, Телемнән итмә ятим.
Замана яшьләре прагматиклар, үзен саклап кала алмаган һәр нәрсәне тормыш мәйданыннан себереп ташлыйлар. Татар телен ни көтә соң? Без яшьләргә ни әйтергә тиеш?
Тарихи күзлектән караганда, татар телен яклап күп дәлилләр китерергә мөмкин, әмма тарих бүгенгегә аек караш булганда гына киләчәк файдасына эшли. Татарларның дөнья культурасында телнең гамәли кулланылыш зарурлыгын аклый торган үз киштәсе булырга тиеш
Татарларның хәзерге дөньяда урынын билгеләячәк ике мәдәни фактор бар Беренчесе—татар теленең төрки телләр төркемендәге төп тел статусы Икенчесе—исламның иң алга киткән формасы буларак җөдидчелек үзенчәлекләре Киң мәйданга чыгарлык башка казанышларыбыз юк. Димәк, татарның эшчәнлеге өчен ике мәйдан бар төрки дөнья һәм ислам дөньясы Татарның Россиядәге абруен да шушы факторлар билгели
XX гасыр башында татарлар Европа культурасы белән төркиләр арасында арадашчы ролен үтиләр Урта Азиядә күп кенә мәктәпләрне газеталарны нәшриятләрне татарлар ачкан, үзләре шунда эшләгәннәр дө
Безнең эшкуарлар ул заманда Россия белән Көнчыгыш арасында да арадашчы булганнар Әлеге функцияне совет чоры ясалма рәвештә юкка чыгарган Хәзер безнең алда әлеге функцияне кайтару бурычы тора. Йөз елга кире кайтып, икенче кат омтылыш ясап карарга кирәк. Ләкин бу миссияне бермә-бер кабатларга ярамый. Заманалар да, вәзгыять тә. ихтыяҗлар да үзгәрде Төрки дөнья милли чикләр белән бүлгәләнгән булып чыкты һәм татарларга элеккеге рольдә теркәлеп калу хәзер катлаулырак.
Иң элек лингвистикага кагылышлы проблемаларны ачыкларга кирәк, алар дөрестән дә шактый җыелган. Менә иң ачык мисал Башкорт белән татар бер-берсен тәрҗемәчесез аңласа да, мөстәкыйль башкорт, теле күзгә бәрелеп тора. Бер тел белән икенчесе арасында чик кайда дигән сорау туа Акыллы фәнни дәлиллөрлөрдән ераккарак китеп, тормыш чынбарлыгына күз салсак, бик гади итеп әйтеп була: тел кешеләргә аралашу өчен хезмәт итә. Ул—үзара багланыш коралы Әгәр дә без үзара сөйләшкәндә бер-беребезне аңлыйбыз икән, димәк, телебез бер үк
Минем кызым телевизордан башкортча спектакльне беренче мәртәбә өч яшендә карады һәм аңа барысы да аңлашылды Әгәр дә беркайда да укымаган сабый бала башкорт сөйләмен аңлый икән, димәк аның өчен башкорт теленең татар теленнән аермасы юк. бары тик әйтелештә генә үзенчәлекләр очрый. Фәкать шул гына Тормыш таләбе шушы. Тылмач кирәкми икән, димәк тел бер үк.
Бервакыт гаиләбез белән Кырымга ял итәргә барган идек Анда минем кызым телевизордан кырым татарлары телендәге тапшыруларны аңлап, мавыгып карый иде. Мин моннан шундый нәтиҗә ясадым хәтта балаларга да тел киртәсе юк икән, димәк, татарлар һәм кырым татарлары теле дә нигездә бер үк. ө үзенчәлекләре әллә ни әһәмияткә ия түгел
Төрки тел бик күптән барлыкка килгән Ул бай гына түгел, үтә чыдам да булып чыккан. Садри Максуди:’12ОО ел эчендә безнең тел бик аз үзгәргән’.—дип язган иде
Дистәләгән төрки әдәби тел уйлап чыгару өчен күпме көч сарыф ителгәндер! Теге яки бу авазларның яки кайбер сүзләрнең әйтелеш үзенчәлегенә генә нигезләнеп мөстәкыйль телләр һәм диалектлар барлыгын белдерүче лингвистиканың ни хаҗәте бар? Ул кемгә хезмәт итә? Без бүген шул *фөн’нең ачы җимешләрен татыйбыз түгелме?
XIX гасыр ахырында Исмәгыйль Гаспринский гомумтөрки телдә ’Тәрҗеман’ газетасы чыгара башлый. Ул төрки дөнья алдында торган проблемаларны яхшы аңлаган. Аннан соң безне революцион процессларга тартып керткәннәр. Татарлар революциянең ирек китерәчәгенә ышанганнар Ә иректән дә кадерлерәк тагын ни бар? Әмма ирек, хөррият урынына төркиләрне совет тулай торагының милли бүлмәләренә таратканнар
Сталин боерыгы буенча, дистәләгән төрки алфавит төзү эше вәхшиләрчә үткәрелә. Революциягә кадәр татар матбугатын патша Россиясенең барлык төрки халыклары укыган булса, бүген исә бу мөмкин хәл түгел. Без бер-беребезне сөйләм телендә генә аңлыйбыз Иң аянычы—без әллә ахмаклыктан, әллә гадәт буенча шушы сәясәткә ябышып барабыз.
Соңгы елларда миңа немец телле күп кенә илләрдә булырга туры килде һәм мин шуңа игътибар иттем австриялеләр, баварлылар. саксонлылар швейцариялеләр мөстәкыйль телләрдә сөйләшәләр (мин ул чакта шулай дип уйлый идем) Бервакыт Мюнхенда, мэриядәге очрашуда бер баварлы минем белән сөйләшергә теләк белдерде, әмма тәрҗемәченең немец телендә генә сөйләшүен белгәч, кулын селтәп кайтып китте Мин моңа бик гаҗәпләндем Безнең югары квалификацияле тәрҗемәчебез бавар диалектында бер сүз дә аңламый икән Баксаң, немецлар бер-берсенә һич аңлашылмый торган төрле диалектларда сөйләшәләр икән Әмма ләкин бер үк әдәби телдә укыйлар һәм язалар
Дәүләт теле немец теле булган Швейцариядә мин тел вәзгыятен махсус тикшердем Безне Швейцариянең Юстиция министрлыгында кабул иттеләр, без кантоннарда. Берн муниципалитетында булдык Бар җирдә дә швейцар телендә сөйләштеләр. Люцернда исә парламент Татарстан делегациясен аягүрә басып каршылады Безне озатып йөрүче швейцарияле
алар сөйләгәнне немец теленә тәрҗемә итте, аннан соң безнең тәрҗемәчебез урыс теленә тәрҗемә ясап барды. Бу хөл миңа нык тәэсир итте Без башкорт, кумык, балкар, карачай, нугай, кырым татар, казах, уйгур һәм башка телләрне, тәрҗемәчесез аңласак та, мөстәкыйль телләр дип атыйбыз. Ә австриялеләр, баварлылар, швейцарлылар һөм башкалар, бер-берсен аңламасалар да. үз телләрен (ягъни без тел дип күзаллаган) диалект диләр. Һәм боларның берсе дә үз әдәби телен уйлап чыгарырга ашкынмый—анда законнардан башлап гади хатларга кадәр бар нәрсә немец телендә языла, газеталар һәм матур әдәбият тө шул телдә басыла.
Швейцариядә, Фрибургтагы Федерализм институтында кайбер профессорлар әдәби немец теленнән бигрәк инглиз телендә сөйләшүне мәгъкуль күрделәр Бу—глобализация шаукымы, күрәсең. Мин моңа аптырап калдым һәм сорау бирдем:“Хөкүмәттә һәм парламентта, телевидениедә һәм өйләрегездә кулланылучы камил сөйләм диалектыгыз булгач, ни өчен сез үз әдәби телегезне булдырмыйсыз?” “Моның өчен базар тар”,—дип җавап бирделәр. Дөрес, кайбер немец диалектлары үз әдәби телен булдыру юлыннан киткәннәр (мәсәлән, голланд теле), ләкин аларга инглиз теле кысрыклавына каршы тору кыенрак булачак.
Даһи фикер һәрвакыт гади була. Димәк, төрки телләр өчен иң куркынычы—урыс теле дө. империя традицияләре дә, Россиянең хәзерге сәясәте дә түгел, ө БАЗАР галиҗөнапләре икән ләбаса!
Әлеге мисалдан берничә нәтиҗә ясарга мөмкин.
Беренчесе. Гомумән әйткәндә, төрки тел—бер. Шул ук вакытта чыгышлары тарихи дәлилләнгөн әдәби телләр бар. Шул ук вакытта ясалма төстә барлыкка китерелгән дистәләгән тел яши. Әгәр дә аерым торучы чуваш һәм якут сөйләм диалектларын читтәрәк калдырсак, үз эченә күпсанлы шивәләр һәм сөйләшләр сыйдырган төп ике диалект бар—"угыз" һәм "кыпчак” Мин бу мәсьәләгә лингвист күзлегеннән түгел, тормышның гади таләпләреннән чыгып карау максаты белән, фәнни классификацияләрдән аңлы рәвештә читкәрәк китөм.
Чыннан да, татарларга төрек, азәрбайҗан, төрекмән телләрен бернинди әзерлексез аңлау кыен, әлбәттә. Ә менә без, "кыпчак" диалекты эчендөгелөр. бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Үзбәк сөйләм теле фарсы сүзләренә бай, бу хөл аралашуны кыенлаштыра. Әмма нигездә үзбәк, казах һәм кыргыз әдәби телләрен аңларга мөмкин.
Инде башкорт яки мишәр, себер яки әстерхан татарларына килгәндә, аларның сөйләм үзенчәлекләре татар шивәсенең бер сөйләше дигән төшенчәгә туры килә. Фәкать шул гына. Чагыштыру өчен, мәгълүм казакларның сөйләшен беркем дө мөстәкыйль тел дип санамый, гәрчә аларның үзаңы башкортларныкыннан көчлерәк, тарихи тамырлары тирәнрәк булса да
Әгәр дө башкортлар үзләренчә сөйләшергә тели икән, рәхим итсеннәр Ләкин безгә, төркиләргә шулкадәр күп әдәби тел, шулкадәр күп алфавит нигә кирәк? Алар бит төрки дөньяны бүлгәләү өчен махсус уйлап чыгарылганнар! Ни өчен без демократия шартларында да сталинчыл “тел белеме" принципларын тотарга тиеш? һөм ни өчен без телләрнең дөнья мәйданындагы кискен конкуренциясе каршында үз-үзебезне үз теләгебез белән тарихи тупикка кертергә тиеш? Һич аңлашылмый.
Икенче нәтиҗә түбәндәгедән гыйбарәт Куәтле немец милләте, киләчәкне уйлап, немец культурасы ареалын саклап калу өчен австриялеләр һәм швейцариялеләр белән берләшә икән, димәк, немецларныкы кебек икътисадый, административ, нәшрият потенциалы булмаган төркиләргә исән калу турында инде күптәннән кайгыртырга кирәк иде “Кыпчак"лар белән чагыштырганда, "угыз" мәдәни төркеменең үсү өчен мөмкинлекләре зуррак, чөнки ул Төркия, Әзәрбайҗан, Төрекмөнстан дәүләт потенциалына таяна Үзбәкләргә дө хәзергә исән калу турында уйламаска була—алар бик күп һәм бер җирдә оешып яшиләр Казахлар белән кыргызлар да вакыты җиткәнче үз дәүләтләренә таяна алалар. Ә менә Россиядәге төрки халыкларның бер-берсеннән аерылган хәлдә исән калу мөмкинлекләре юк Базар мөнәсәбәтләре тиздән һәммәсен үз урынына утыртачак һөм республикалар глобализациягә каршы торырлык үзенчәлекләребезне административ көч кулланып кына саклап кала алмаячак.
Әлбәттә. Мәскәү төрки халыкларның берләшүенә каршы торачак, безнең бар омтылышыбызны, шул исәптән шушы мәкаләләрне дә, пантюркизм дип атаячак Ләкин без хәзер һич кичекмәстән икенең берсен сайлап алырга тиеш: йә без Мәскәүнең төче сүзенә алданып әкренләп юкка чыгабыз, йә без исән калу юнәлешендә тарихи ыргылыш ясыйбыз Ахыр чиктә, безнең төрки халыкларны саклап калырга омтылуыбыз урысларга да. урыс теленә дә каршы килми Киресенчә Россиядә төркиләр славяннарны табигый рәвештә тулыландырып тора Һәрхәлдә, төрки кушылмадан башка Россиягә Евразиядә урын юк
Өченче нәтиҗә. Урысларны киләчәктә татарлар язмышы көтә алар хәзергә моны аңламыйлар әле. Киләчәктә урыс, украин һәм белорус телләре (асылда бер телнең төрле шивәләре) мөстәкыйль теллЬр буларак исән кала алмаячаклар Аларга славян дөньясын цивилизация буларак үстерү максатында берләшергә туры киләчәк Европаның күп кенә славян халыклары Германиянең икътисадый һәм мәдәни басымы астына эләкте дә инде Аларның дөньяга кирәкле телләр һәм культуралар буларак рольләре берничә дистә елдан соң бик көчле сынауга дучар ителәчәк Совет культурасын ябык чикләр генә коткара иде Хәзер андый чикләр юк Бүген табигый конкуренция хакимлек итә
Татар теленең кирәге бармы соң? Бөек милләтләр арасында аңа урын табылырмы9
Татар телен төрки дөньяда мәдәни кыйммәтләр алмашуга ярдәм итә торган арадашчылык функциясе генә саклап калачак Бу—Көнбатыштагы либераль идеяләрнең төрки телдә чагылышы булачак
Глобализация барча илләргә дә кагылачак Тик шул ук вакытта гомумдөнья культурасын тулыландырып һәм туендырып торучы локаль культуралар сакланачак. Аерым этник культураларның конкурентлыкка сәләте гомумкешелек хәзинәләрен баету дәлиле булып калачак Көнбатыштагы кече предприятиеләр, бер-берсе белән ярыша-ярыша автогигантларның төп конвейерына запас детальләр китергән кебек, милли культуралар да дөньяның идея фабрикаларына яңалыклар һәм ачышлар ташыячак
Төрки культураның бөеклеге һәм әһәмияте, анда татар теленең урыны безнең ихтыярдан һәм булдыклылыктан тора
Татарстан өчен икътисадый фактор гаять әһәмиятле Республикага үз тауарларын сатар өчен базар кирәк. Халыкара конкуренцияне һәм тауарларыбызның сыйфатын исәпкә алсак, көнбатыш базарлары безнең өчен ябык икәне аңлашыла Безнең өчен Көнчыгыш кала. Көнчыгыш әкренләп урыс телен онытачак Димәк, бер үк вакытта төрки, урыс һәм инглиз телләрен белүче кешеләр кирәк булачак. Шул рәвешчә әлеге функциянең дә кирәге чыгачак Татар телен саклауга һәм үстерүгә бар өмет тә шунда Нәкъ менә шул сәбәпле, Татарстанда татар балаларына гына түгел, урыс һәм башка халыклар балаларына татарча өйрәтүнең мәгънәсе бар Бу безнең гражданнарга Азиядә эшләү өчен өстенлекләр бирәчәк.
Татарларга исән калу өчен бик каты көрәшергә туры киләчәк Бу юлда иң беренче адым—латин графикасына күчү Кириллица гарәп алфавиты кебек үк. татар теле өчен уңайсыз Бүген күпләр латиница белән баш катырырга кирәк микән дип борчылалар Күпме чыгым тотарга һәм Мәскәү басымына каршы торырга кирәк булачак Кириллицага барыбыз да күнеккән идек бит инде
Минем әтием—Сибгат Хәким, телнең бар нечкәлекләрен дә белгән кеше буларак, теге яки бу графиканың өстенлекләренә тулысынча бөя бирә алырлык шәхес иде Ул башта мәдрәсәдә гарәп алфавиты аннан соң яңалиф өйрәнгән, гомер буе кириллицада язган Ул татарларга иң тәңгәл графика—латин дип саный иде Бу—икеләнергә урын калдырмый торган абруйлы фикер Хикмәт бары тик шунда латинның кайсы вариантын сайларга һәм аңа күпме вакыт эчендә күчәргә9
Бөтен дөньяның, һәрхәлдә аның дөньви процессларны билгеләүче өлешенең латинга күчүен исегезгә төшерү урынлы дип уйлыйм Бу процесстан хәтта Япония дә читтә калмады Хәзерге вакытта кириллицаны кулланган халыкларны алдынгы дип әйтеп булмый Болар—Россия Украина. Белорусия, Болгария. Сербия. Казахстан һәм Кыргызстан Әлеге исемлеккә әллә ни ис китми шул
Татарлар өчен совет чоры нәтиҗәләреннән бигрәк, шул чор эчендә
дөньяның бик нык алга китүе куркыныч тудыра. Россия юл читендә утырып калган булып чыкты.
Латин графикасы татар сөйләменең үзенчәлекләрен тәңгәл чагылдырып кына калмыйча, мәгълүмат системаларында үз урыныбызны табарга да мөмкинлек бирәчәк. Яңа гасырның асылы—мөгълүмати революция XX гасырның символы Форд уйлап тапкан конвейер булса, яңа гасыр символы—Интернетка тоташтырылган компьютер.
Мәгълүмат системалары—тормышка йогынтысы буенча басма китап барлыкка килүгә тиң революцион күренеш Интернетка бары тик өстәмә техник ждйланма дип кенә карарга ярамый. Ул безгә өр-яңа дөнья ачты, анда чикләр дә, цензура да юк. Интернет теләсә кемгә ачык һәм санаулы минутлар эчендә бернинди ераклыкларга карамастан, теләсә кем белән тоташтыра ала. Ул фән. икътисад үсеше, мәгълүмат алмашу өчен моңарчы күрелмәгән киң мөмкинлекләр ачты, кешеләрнең яшәү рәвешен үзгәртте.
Заман мәгълүмат системаларында үз урынын тапмаган халык тарихтан төшеп калачак XX гасыр башында татарларның роле Россиядәге төрки халыклар арасыннан беренчелөрдөн булып нәшриятлар ачу, китап, газета таратудан гыйбарәт булган Алар Көнчыгышка яңа гыйлем китергәннәр Бүген исә татарларның функциясе—мәгълүмат системалары төзү
Татарларның латин графикасына күчү юлында ике киртә тора беренчесе—сәяси—Россия хакимияте структураларының каршылыгы. Икенчесе— инде кабул ителгән алфавитның кимчелекләре
Мәскөүнең татар латин графикасына кискен каршылыгын юридик яктан шәрехләү мөмкин. Россия Конституциясе һәм халыкара хокук үз теленең үсеш юлларын мөстәкыйль рәвештә билгеләүче халык ягында Дәүләт Думасы исә латин алфавитына күчү илнең куркынычсызлыгына яный дип белдерде Бу кыргыйлыкның ачык мисалы Патша Россиясендә латин гына түгел, гарәп алфавиты да, грузиннарның һәм әрмәннәрнең үз алфавитлары да гасырлар буе гамәлдә булган. Һәм алар Россия өчен бернинди дә куркыныч тудырмаганнар Федераль үзәк латинга каршы күтәрелеп империячел инстинктын һәм урыс культурасының үз абруен югалтудан куркуын күрсәтте Татарларга латинга күчүне тыю Россия проблемаларын хәл итү дип уйлау көлке. Шунысы аяныч шушы пычрак сәяси интригага бер төркем татарлар да катнашкан булып чыкты Әмма сәясәт—вакытлы нәрсә.
Татарның латин графикасы—эшләнү чорында ук, яңалифкә кайтырга теләүчеләрнең “универсаль" алфавит яклылар белән үзара килешенү ... Нәтиҗәдә төрки телләргә хас, әмма татар теле өчен бик үк уңайлы булмаган хәрефләр барлыкка килде Хәер, татар алфавитын камилләштерү мөмкинлеге бар әле: "койрыклы" хәрефләрне инглиз аналогларына алыштырыга кирәк Мәсәлән, $-sh, Q-ch, д-ng. Бу очракта ул Интернетка җайлаша төшә, компьютер клавиатурасы гадиләшә, димәк, алфавит үзе дә универсаль һәм конкуренциягә сәләтле була Безнең алфавит төреклөрнекеннән бер адым алгарак атларга тиеш Төрекләр латинга күчкәндә компьютер челтәре булмаган бит әле. Безнең төрекләрне борылышта узып китү мөмкинлегебез бар Бу—латинга күчүнең тоткарлануын аклаучы бердәнбер нигезле дәлил
Татарны төреккә иярүдә гаепләүчеләр өлегө аңлап җиткермиләр: төрки дөньясында "угыз" һәм "кыпчак" диалектлары арасында табигый конкуренция туачак Һәм биредә төп рольне бер яктан төрекләр, икенче яктан татарлар дәгъвалаячак Моның да аңлатмасы бар Әлеге ике халыкның һәрберсе—олы тарих һәм бай культура иясе Төрекләрнең тамыры—Госман империясе, татарларныкы—Алтын Урда Төркиянең өстенлеге мәгълүм: халкы күп, Европа һәм НАТО белән бәйле дәүләте көчле һәм бай Үзбәкләр Урта Азия традицияләреңә таянып үз юнәлешләрен аныкларга тырышалар Ләкин, казахлар шикелле үк, алар үз мөгълүмати тәкъдимнәре белән катнашырга әзер түгелләр. Моны татарлар эшли ала Ләкин безнең дә артык мактанырлыгыбыз юк Татарстан Республикасын Төркия белән чагыштырып булмый Россия татарлардан курка, шуңа күрә безгә ярдәм итми Татарлар аз, өстәвенә кесә ягы да сай. Татарларның бердәнбер өстенлеге—университетлары булу Аларда мәгълүмат системаларын камилләштерү мөмкинлеге бар. Моннан тыш. тагын шунысы мөһим татарлар төрки халыклар арасында яши. аларның традицияләрен, мәдәни
үзенчәлекләрен яхшы белә. Әгәр дә без бүген татарча латин графикасын инглиз теленә якын вариантта эшләсәк, ул Интернет өчен уңайлырак һәм үзенә зуррак игътибар җәлеп итәчәк Һәм безнең тагын бер өстенлегебез артачак Хәзерге вакытта яшь буын үзен Интернеттан башка күз алдына да китерми Моны да истә тотарга кирәк.
Безгә хәзер фикер сөрешендә телдә һәм культурада революция ясау зарур. Һәм ул татар алфавитының латинга күчүеннән башланачак. Бу— котылгысыз Әгәр дә латин алфавиты татарларны берләштермөсә Мәскәү безгә каршы күтәрелмәс һәм кириллицаны ныгыту максатында махсус законнар чыгармас иде. Әлбәттә. Татарстаннан читтә, аеруча Башкортстанда татар телен латин графикасында укытуга юл куелмаячак Моннан куркырга кирәкми, моңа әзер булырга кирәк Барча татарны да тиз арада һәм бер үк вакытта латинга күчерүгә исәп тоту кыен Шуңа күрә, күпмедер вакыт татар дөньясы, серблар шикелле, ике алфавит кулланачак.
Латин графикасына бернинди закон да, рөхсәт тә көтеп ятмыйча, үзебезгә күчә башларга кирәк Аны өйдә, якшәмбе мәктәпләрендә, махсус курсларда өйрәнүне, Интернетта компьютер программалары таратуны беркем дә тыя алмый Интернетта р.а (төзәтергә!) хәрефләрен баштан ук инглиз хәрефләренә алыштырырга ә хәрефен а дип язарга кирәк Барысы да үз кулыбызда лабаса
Ләкин бу гына җитми. Татар Интернеты кирәк. Татар милли-мөдөни автономияләренең Федераль Советы Бердәм татар мәгълүмат базасы булдыру максатында күренекле галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм эшкуарлардан торган махсус орган оештырырга тиеш Бай татарлар бу программага җәлләмичә генә акча бирергә тиеш, чөнки бу гамәл отышлы: алар үзләре татар дөньясыннан иң хәбәрдар кешеләргә әйләнәчәкләр Безнең атаклы эшкуарлар революциягә кадәр татар мәгърифәтен үз кулларына алганнар иде Бүген мондый гамәл балаларыбызга компьютер белеме бирү, татар сайтлары ачу һәм аларны гомуми челтәргә берләштерү өлкәсендә көтелә Татар дөньясындагы мәгълүмати революциянең стратегиясен эшләү зарур
Язмыш татарларны дөнья буйлап тараткан. Бүгенге көндә барча татар өчен нәтиҗәле эшли алырдай оешмалар төзү авыр Әмма глобализация аркасында бездә Интернет барлыкка килде ‘Татар электрон пәрәвезе" халыкны берләштерергә, аны хәрәкәтчәнрәк итәргә булышачак Татарларның компьютер аша аралашуына бернинди административ чикләр дә, үзәк һәм җирле хакимият каршылыгы да комачау итә алмаячак Шуңа күрә, һәрбер татар гаиләсендә кириллица һәм латинда эшләнгән татарча программалы компьютер торырга һәм ул Интернетка тоташтырылган булырга тиеш
Татарлар борын-борыннан балаларын башта атта йөрергә өйрәткәннәр Бүген исә аларны иң элек компьютерга өйрәтергә кирәк Шул очракта гына алар бу дөньяда үз юлларын табарлар
Озак уйланып һәм үзара талашып торырга вакыт юк Бар ихтыярны бер йодрыкка җыеп, кайчандыр бабаларыбыз җәдидчелек юлына баскан шикелле, тарихи ыргылыш ясарга кирәк
Татар, синең телеңнең киләчәге нинди9 Бу хакта уйланасыңмы9 Синең телеңнең меңьеллык тарихы бар Дөньякүләм бөек дәүләтләрнең берсе булган Алтын Урдада шушы телдә сөйләшкәннәр Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, безнең дөньяга карашыбыз шушы телдә тупланган Аның киләчәге хәзер синең кулда
Татар, син үз тарихыңның төрки дөньядан аерылгысыз икәнен онытмаска тиеш Димәк, киләчәкне дә шул дөньядан башка күзаллау мөмкин түгел Катып калган ялган фикерләр белән башыңны катырма, синең кебек үк мескен хәлдә калган кардәшеңнең сүзенә колак сал. Аңа кулыңны бир—сталинчыл тел киртәсе" калдыкларын җимереп ташла Германиядә моны эшли алдылар бит
Кайчандыр татарга тылмач кирәкми дигәннәр Бүген алай түгел Әмма заманалар үзгәрә һәм халкыбызның асыл сыйфатларына кире кайтыр чак җитте Һәрбер татар урыс теленнән тыш. инглиз яки башка Европа телен белергә тиеш Ләкин иң элек син үз телеңне белергә бурычлы Әгәр дә син ана телеңне дә. милли культураңны да белмисең икән, синең бу дөньяда беркемгә дә кирәгең юк
8. .к У • м :