Логотип Казан Утлары
Шигърият

АК ТӨШЛӘР


Бу да төшме?
Мәхкәмә карары көчле, һәр татар калды өнсез: Имештер, булырга таеш Ил башы аның...
Телсез!
Бәхетем юлларында
Дим буйлары буйлап килә Рәйхан гөлнең исләре Аларның да безнең кебек Өзелә микән эчләре?
Халык жыры.
Рәйхан гөлләр гашыйк итәр Димкәем тугаенда.
Рәйханалар үсеп җитәр Сихри Дим буйларында.
Рәйханалар үсеп җитәр. Булырбыз туйларында...
Рәйхан гөлләрем исертер Бәхетем юлларында.

Чынга аша икән ак төшләр! — Каршы алды мине аккошлар.
Үтте, китте салкын ак кышлар.—
Чынга аша икән ак төшләр.
Кышлар аша кайта ак кошлар...
Кай җирләрдә ак, пакь җан кышлар?!
Бәхет
Ятим бала кебек. Бәхет Баганага сөялгәндер. ...Хакыйкать бер:
Синнән башка Беркемне дә сөялмәмдер.
Шайтан туе
Җиркәемдә—шайтан туе... Иблисләр әмер итә: Әфган халкын утка тота Террорист Америка...
Иблисләр яши Җирдә. - Террорчы илләр яши... Бомба булып төшәр сезгә Ятимнәрнең күз яше!
Бүре Капкынга эләккән бүре. Капкынын сөйрәп бара... Биек таудан бара бүре. Капкынын сөйрәп бара. Аучы (илле сум алмакчы!..) Ап-ак карда каны кара. Мылтыгын төзәп бара. Аучысы да хәтәр түгел. Бүрене куып җитмәкче... Тик якынаймый ара. Тик сызлый гына яра.
Кан вакыты
Гасыр китте. Күптән үтте Тан вакыты. Йолдыз калыкты. Татар өчен килеп җитте Дан вакыты. Кан вакыты.
Каннар сорап килеп җитте Данлы чагың.
Афәтләрдән котылырга Бармы сагын?
Яна мең ел
килеп җитте Күрсәтәм, дип. куәт, көчен. Көч-куәтең җитәрме сон
8*
Газиз халкым, ирек өчен? Яшәрсеңме еллар буе Башка чит-ят халык өчен?
Кан вакыты...
Таң вакыты—
Үтте инде татарның.
Озак яшәрсеңме, халкым. Күңелен күреп ятларның?
Чеченстан
Чеченстан, синең күкләреңдә Ак болытлар гына йөрмидер. Ач козгыннар синең тауларыңда Кара үлемнәрен эзлидер.
АЛДЫЙ
Дөньяны һич аңлап булмый, Дөнья ул—матур алдый. «Алтын кирәк!»—дип әйтәсең, Ул әйтә: «Бакыр ал!»—ди.
Дөнья
Көтмәгәндә ишек ачыла да, Көтмәгәндә—ишек ябыла. Яшьрәкләр очып, кереп кала, Картларга да... «бишек» табыла.