Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТӨРКИ БОЛАКЛАР


Кырым чишмәләре
Чатыр-Дагның түбәсен чалартып, Ел артыннан еллар кичәләр...
Иске Кирмән, Кизләү, Учан-Судай Күпме монда талир чишмәләр.
Учан-Суның чишмә суын эчеп, Хан атлары ярсып кешнәгән, Су алырга Җидегән чишмәләргә Күпме килен-кызлар төшмәгән.
Күпме чишмә, фонтан булып атып, Таулар күкрәкләрен тишмәгән, Ничә йөз мең Тугай бәй* атлары Улаклардан сулар эчмәгән.
Кырым чишмәләрен саный китсәң, Шәл чуклары кебек чуклаган2, Кырымдагы моңлы чишмәләрнең Җырын тыңлап, азмы сокланган!
Гәүр3 кулларыннан юкка чыккан Күз яшь түгеп күпме чишмәләр...
Бакчасарай чишмәләре дә юк, Сагыш били, искә төшсәләр.
Әдхәт СИНУГЫЛ (1935)—шагыйрь, публицист. татар, кырымтатар һәм урыс телләрендә дөн күргән китаплар авторы Тәрҗемә белән дә шөгыльләнә. Кырымда яши.
'Тугай бәй—Кырым ханлыгы чорында атлы урданың (армиянең) баш командармы •’Чуклаган (Кырым татар)—күпләгән.
’Гәүр-кяфер
Әдхәт Синугыл
Тере мәет
(Кушма)
Юныс Кандымга тәкълид
Мин сәхрәдә җирләнгән мәет күрдем, Аны тоеп чулый чүлдә капланнар. Каберенә яшь яңгырын түктердем, Җеназасын укып чыңлый шоңкарлар.
Йөрәк газабын аркылы-буй кичтем, Кайгы-хәсрәт җилләре булып истем, Мин дә мәет, тәмам өметем кистем. Баш очымда ялт-йолт уйный балталар.
Кабер кыса, мин торырга омтылам. Киң даламдай киерелергә тотынам, Гүр илендә дер калтырыйм салкыннан, Күз яшьләрем туңып, боздай каталар.
Тәндә җан юк, сүнгән шәмдәй йөрәгем. Кемгә хәзер минем бар соң кирәгем... Таянычым булыр ауган терәгем, Сарып алган дүрт тарафым шайтаннар.
Төпсез упкын төпсез уйлар тудыра, Җан ачысы давыл-буран туздыра. Ярсу дулкын Тау күчерер тоела. Кабер ташым алып юлга атканнар!
Тел тотлыга, мием кайный и. Кандым, Яшен уйнап, Ил күге түгә канын; Мәет булма, кил ат чаптырып, Аңым, Мәйданда чын ирләр канга батканнар!

ярасын, Эче-тышы тоташ ялкын аның, Хәсрәт баскан Кайгы Анасын.
Үз кайгысын эчтән генә йотып. Өзгәләнә йөрәк парәсе, Кайгыларын берни баса алмый, һич табылмый дәва чарасы.
Ел артыннан шаулап еллар үтәр, Кайгы гына микән тик үтәр?.. Сугыш чәчкән матәм кайгылары Күпме Ана йөрәген өтәр.
Өтәр! Өтәр! Кан коюлар җитәр!— Дип әйтегез бердәм, Аналар!— Яшәү белән Сугыш дуслашалмый, Сугыш өчен тумый балалар! —
Дип әйтмисез ник, бар Аналар?!
Стәрлебаш авыл бакчасында Бер һәйкәл бар: «Кайгы Анасы», Сугышлардан урап кайталмаган Сугыш корбаннары—баласы.
Хәсрәт уты капкан йөрәгендә Тоз сипкәндәй әрни ярасы, Сугыш утын кабызучыларга Ләгънәт укый солдат Анасы.
Күзгә карап бездән ялвара ул— Кабынмавын сугыш, яңасы...
Сугыш кырларында һәлак булган Бар корбаннар Аның баласы.
Сентябрь. 2001 Стәрлебаш.
Көне-төне көрәшеп, Сүз күпме эш эшли, Кемдер сүзен кемнәр ега, кемнәрдер екмый... Уй диңгезем шәрран ачык, нәкъ кәрвансарай, Кемнәр генә кереп, аннан кемнәр тик чыкмый.
ffi
Әйт. кем әйтер начар дип тормышлар алай, Майлагандай эш бара тәгәрәп уңай... Күп урлап кем караклыкта тотылмаган, Булды куйды хәзер инде иң бай, малай!
Ф
Татармы син—уклар булсаң атар миңа? Якламаган татарын—җиде ят миңа. Син атмасаң, кем җанатар татарыма? Үз татарын сөйгән генә татар миңа.
Ф
Болгарда—Болгарны эзләп. Азмыни адашканнар...
Ике татар бергә килеп. Баш бирми талашканнар.
Ф
Тумыштан ук милләтеңнең Исеме булса «татар». Татар өчен киң дөньялар Ләхеттән дә хәтта тар!
Май. 1997. Ташкент.
Яралы былбыл
Ник син, былбыл, бу кадәр дә моңсу икәнсең, Таң җилләре җилбер-җилбер җилеп искәндә.
Ник син минем күңел кылын чиртеп-чиртәсең. Йөрәгемә тигән уклар телеп кискәндәй.
Әллә берәр зәһәр елан юкса уклары Тәннәреңне рәнҗетеп синең чактымы?
Әллә берәр хыянәтче мордар актыгы Үз ояңнан сине тышка йолып аттымы?
Әллә сине, гөнаһсызга, күзен тондырып.
Кырагай бер ач җанвардай үлем көтәме? Әллә бәллүр каның коеп карын туйдырып. Кара козгын җаның тәслим синең итәме?
Күз яшь түкмә, җәсүр кошым, бераз сабыр бул, Офык йөзен нурга манып ал таң атачак.
Кпң мәйданга уктай беркөн атылып бер кул. Кыргый җанның үзенең дә җанын алачак.
Менә шулчак кор авазга җырың җырларсың. Азатлыкның, гаделлекнең шанлы җырларын...
Таң нурлары белән торып сазың сузарсың, Туган якның мактап туймый болын-кырларын.
Төзәләчәк синең шулчак, беләм, яраң да. Ишеләчәк тәхетләрнең золым ярлары.
Савыгачак нртә-соңмы былбыл, яраннар.
Йөрәк кенә булмасын тик. йөрәк яралы.
Октябрь. 1999
Кырым
Таңчулпан
МӘҢГЕЛЕКНЕҢ ЙӨРӘГЕ
*
Бала табу йорты.
Тонне ярып
Аваз салды яңа туган сабый.
Шул сабыйның тәүге авазыннан Тулган шатлык, минем җанга сыймый, Бәреп чыга тозлы яшь булып...
Мин дә көтәм, Керфек какмый котәм Сабыемның туар мизгелен. Карынымда яткан нәниемнең һәрбер хәрәкәте сизелә.
II дулаган була...
Ашкынамы
Якты дөнья йөзен күрергә?— Хыялымда
Ак бантиклы кызым Яшел болын буйлап йөгерә...
И сабыем минем. Бу дөньяга Бәхетле җан булып тусаңчы. Мәхәббәтле булып, өебезнең Кояшы һәм ае булсаңчы.
II сабыем минем. Көтелгәнем.
Ходаемның олуг бүләге...
Яңа туган сабый елавында Икән Мәңгелекнең йөрәге!
Ана сөте
ТАҢЧУЛПАН — шагыйрә. -Кыргый чәчәк- исеше китап авторы Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Казанда яши
Шөкер. .Аллам,
Сабыема
Ризык булды ана сөте.
Сөтем белән керсен аңа Бу тормышта яшәү суты. Тәнкәенә бирсен куәт, Күңелеңә игелек иңсен. Акыл-зиһен иясе бул. Саф җанына иман сеңсен. Хәләл ризык иясе бул. Эчәр суың булсын илдә.
Мәхәббәт һәм мәрхәмәт тә Керсен сиңа сөтем илә. Ана сөте ризык булды— Ана теле булсын телең, Ата-бабалардан калган Мөселманлык булсын динең. Күкрәк сөтем хәләл булсын. Үс син, балам, татлы алмам. Синнән туар сабыйга да Ана сөте булсын тәгам.
Җиде ятлар «ни кадерле» була, Иң кадерле кала ят булып... Бер җаныма таба алмыйм урын, Алып китсәң иде, ак болыт.
Җиде ятлар «иң кадерле» була. Сөйгән кетең була, табынган. Җүл әрмендер, фәкать сою ага Кан йөрергә тиеш тамырда.
Мин генәме икән исәр заттан һәм табыш ан чнт-ят берәүгә? Йә, бер Аллам, кичер хаталансам. Сөям кебек аны—биләүдән.
Шул җиде ят «иң кадерле» миңа, Үткәннәрем калды ят булып. Ак бәхете булып килим аңа- Коендырчы мине, ак болыт. Җаным-тәнем калсын пакь булып.
Рәсем
Ир асылы табынганым, Шашын-шашып car ынганым, Язмышымны урап үткән, Ялгышыма язылганым.
Гаярь җанлы арысланым, Ярсып билен алышканым, Эле кырыс, әле уйчан Мәңге чишмәс табышмагым.
Дусларым
Йөз сум акчаң булганчы, Йөз дустың булсачы
Халык мәкале
Озак очтым, талды канатым, Tav-ташларга бәреп канаттым. Дуслар шул чак канат булдылар. Хыялыма илтеп куйдылар.
Диңгез уртасында ялгызым, Дулкыннарга елан ялындым Килде көймә туган җирләрдән Дуслар миңа җилкән җибәргән.
Сахра кебек иде күңелем. Кайнар комга беттем күмелеп.
Тамды тамчы җанга дым булып— Атап миңа килде бер болыт.
Көзге җилдә торам күшегеп, Ямьсез сүздән рухым төшереп. Дуслар янә терәк булдылар Минем җырны җырлап уздылар.
Йөзгә тулмаса да саннары. Дусларымны тормыш сынады... Булмасам да үзем әлләкем Дусларымны сайлый белгәнмен!
Февраль, 1977 Акмәчет.