КОДРӘТЛЕ УЛ ШИГЫРЬ ДИГӘНЕҢ...


Әкәмәт инде бу фани дөнья: ханнар вә шаһлар, корольләр вә императорлар борын- борыннан зиннәтле сарайлар, коллар һәм кәнизәкләр белән генә канәгатьләнмичә, янәшәләрендә үзләренең чын һәм ялган батырлыкларын, иксез-чиксез хәзинә-байлыкларын, гадел һәм мәрхәмәтле булуларын илаһи сүз белән әйтеп бирердәй шагыйрьләр дә тотканнар Гап-гади иҗатчыларның дан-шөһрәте тынгылык бирмәгәнме аларга, әллә ниндидер эчке тылсымлы омтылыш күңел кылларына чиерткәнме, әллә инде төче мактаулар гына аз тоелганмы, еш кына алар үзләре дә кулларына каләм алганнар. Араларында исеме бөек Рудаки. Хафиз. Хәйям. Жами. Сәгъдиләр белән янәшә аталырлык, чын мәгънәсендә шигъри энҗеләр иҗат иткән кыю яугир—Һиндстанда бөек моголлар династиясенә нигез салган Бабур кебекләре дә булган.
Ни әйтерең бар—шигъри сүзнең кодрәте әлмисактан бирле уклардан, таш балталардан. сөңгеләрдән, мылтыклардан һәм туплардан да көчлерәк тоелган шул. Бөтен-бөтен империяләрне дер селкетеп тоткан тиран хакимнәр генә түгел, кешелекнең әллә никадәр өлешен уз артларыннан ияртерлек тәгълиматлар тудырган пәйгамбәрләр һәм бөек акыл ияләре дә. иҗтимагый тормышның сәясәт, икътисад, мәдәният, фән кебек өлкәләрендә тирән эз калдырган шәхесләр дә шигърияткә күк капусы артыннан иңгән тылсым итеп караганнар.
Гадел җәмгыять турында хыялланган утопистлар Томмазо Кампанелла һәм Томас Mop. Дәһшәтле Иван. Әби патша Екатерина Икенче. Наполеон. Карл Маркс. Фридрих Энгельс. Җәвәхарлал Неру. Хо Ши Мин. Мао Цзедун. Леонид Брежнев. Патрис Лумумба. Юрий Андропов, әсәрләрен Осенев псевдонимы белән бастыручы Анатолий Лукьянов кебек уннарча, йөзләрчә шәхесләрнең күңел мөнбәрләрен нинди хисләр биләгәнен, тарның иҗади куәсе ни дәрәҗәдә икәнен ачык кына әйтүе дә кыен. Ахыр чиктә алар шигърият бакчасына вакытлыча һәм очраклы гына кереп чыккан кешеләр. Әйтик, яшел яшьлек елларында Иосиф Джугашвили (Сталин) хәтта грузин әдәбияты классигы Илья Чавчавадзе игътибарына лаек булган. 12-13 яшьлек «Бәләкәй Coco* шигырьләре ул вакытта ук антологияләрдә, хрестоматияләрдә урын алган. Күрәсең, яшь иҗатчы төшеп калганнардан булмагандыр. Аның Ленин үлгәннән соң сөйләгән мәшһүр ант-чыгышы да югары шигъри сәләт турында сөйли. Ләкин ул дөньяга иҗатчы буларак түгел, канлы диктатор буларак таныла шул! Шуны ук Гитлерның «тел бистәсе* Йозеф Геббельс турында да әйтергә мөмкин Узган елның 16 нчы октябрендә «Комсомольская правда* газетасы аның бер шигырен бастырып, иҗаты турында мәгълүматлар биргән иде. Бу шәхес безнең өчен никадәр генә җирәнгеч булмасын, бер дөреслекне танырга туры килә. Егерме биш яшендә аңа немец драматургиясе тарихы буенча тикшеренүләре өчен филология докторы дәрәҗәсе бирелгән, лирик шигырьләре дөнья күргән. «Михель* дигән романы басылып чыккан.
Бу шигъри бәйләмне әзерләгәндә мин «бусы ак—бусы кара*, «бусы дус—бусы дошман*, «бусы коммунист—бусы фашист* дигән принциплар куймадым. Бары дөнья хакимнәренең шигърияткә битараф булмаганнарын ассызыклап. ниндидер кызыксынуларны канәгатьләндерү максатын гына күз алдында тоттым Шигырьләр нигездә лирик характерда—алар теге яки бу идеологияне азга сөрүне максат итми. Андый
фикерләр азмы-күпме Мао Изедун һәм Хо Ши Мин әсәрләрендә генә чагыла торгандыр
Заман чиреме ул, әллә Россия җирлеге белән генә бәйләнгәнме—без еш кына бер чиктән икенче чиккә ташланабыз. Әле ничә елзар элек кенә тырыша-тырмаша өйрәнгән «Капитал» һәм «Коммунистлар партиясе манифесты» кебек хезмәтләрнең авторлары Карл Маркс һәм Фридрих Энгельсне эттән алып эткә салабыз. Изге китабыбыз Коръән Кәримдә әйтелгән монафыйкларга әйләнәбез түгелме соң ?!
Үткәннәрне кире кайтару да, булган вакыйгаларны яңадан кабатлау да мөмкин түгел. Тарих шартлы фигыль белән язганны кабул итми. Бар булганы булган инде.. Киләчәге ничек булыр?!

Реклама