ИСХАКЫЙ ВАСЫЯТЕНЕҢ ИЯСЕ


I
зия һәм Аурупа кыйтгаларын тоташтыручы, үзендә миллионлаган инсаннарны
яшәтүче ыгы-зыгылы Истанбул каласы. Бу «мәңгелек шәһәр»нең (К. Маркс
сүзләре) кечкенә генә бер фатирында бөек Исхакыйның гомер шәме сүнеп
бара. Күпме кешегә рухи ярдәм, яшәүгә көч биргән 76 яшьлек бу зат хәзер япа-ялгыз,
матди кыенлыкта, каты авыру. Янында гына Газраил йөрүен инде ул тирәнтен аңлый.
Соңламаска!—Гомер юлына йомгак ясарга кирәк! Әмма ничек, ни рәвешле? Менә ул,
үзендә көч табып, кулына каләм ала. Хат рәвешендә үзенең бүгенге хәле, тормыш
юлы, халык тарихы, милләт, җәмгыять турында уйлануларын бәян итә. Кайчандыр
көненә дистәләгән бит язган әдип бу хатын атна буе, ягъни 1954 елның 12 -18 апрель
көннәрендә яза (хат 21 апрельдә Финляндиягә барып җитә). Бу хакта ул үзе дә
искәртә. »Мнн бу арада бик каты хаста булганга,—ди әдип,—бу хатны берничә мәртәбә
бүлеп яздым. Бу хатымны мөмкин кадәр саклагыз. Мин. бәлки, соңгы атналарымны яши
торганмындыр. Шулай булып чыкса, бу хатым мә1~ьнәви васыятем кебек калсын... Мин үлеп
китсәм, форсаты килгәндә, бу хатымны бөтен халыкка бер мәртәбә укыгыз...».
Берничә битлек хатның атна буе язылуы, әлбәттә, иң беренче чиратта әдипнең
«хаста»лыгына бәйле. Әмма хикмәт анда гына түгел. Исхакый бу хатын «бөтен
халыкка» җиткерергә теләгән соңгы сүзләре, киңәш-теләкләре, ♦ рухи васыяте»
рәвешендә карый. Хатның озак язылуы билгеле бер дәрәҗәдә шуның белән дә
аңлатыла.
Әдипнең кызы, кияве, туган-тумачалары бар, билгеле танышлары,
аркадашлары да шактый. Ә васыять хаты аларга түгел, ә Финляндиянең Тампере
каласында яшәүче гадәти татар кызы Халидә Вафага (Вафинага) адресланган. Бу
очраклылыкмы, әллә моның берәр хикмәте, сере бармы?
Мәгълүм булганча, Г. Исхакый Суоми мәмләкәтен ярата, анда яшәүче
милләттәшләребез белән күптәннән аралашып тора. Бирегә аның Октябрь
инкыйлабына кадәр дә, аннан соң да күп мәртәбәләр килүе билгеле. Әдипне Архангел
сөргененнән азат итүдә дә Финляндиядә яшәүче татарларның катнашы бар. Әдип
гәҗит-журналлар чыгаруда, китаплар нәшер итүдә дә биредәге
милләттәшләребезнең ярдәмен тоеп яши. Мәсәлән, «Яңа милли юл» журналының
(1928—1939) төп химаячеләре (спонсорлары)—Финляндия татарлары. Аның
битләрендә бу мәмләкәт, андагы милләттәшләребезнең тормышы хакында шактый
гына материаллар бар. Аларның күбесе баш мөхәррирнең үзе тарафыннан язылган.
Хельсинки, Тампере, Випури (Выборг) һәм башка шәһәрләрдә гомер кичерүче
татарлар Г. Исхакый язмаларын даими укып торалар, аның драма әсәрләрен
сәхнәләргә куялар. Әдипнең 60 яше, иҗатының 40 еллыгы биредә зур күләмдә
билгеләп үтелә. Г. Исхакый Финляндиядәге милләттәшләребезне туплауда, рухи
яктан тәрбияләүдә остаз ролен үти. Аны олысы да, кечесе дә ярата, хөрмәт итә.
Биредә әдип аралашкан, озак еллар буе бәйләнеш тоткан берничә гаилә була.
Шундыйларның берсе— Вафиннар (Вафалар).
Унтугызынчы гасырның соңгы чирегендә туып, 1941 елда вафат булган
Зиннәтулла Вафа—Сергач төбәгендәге Яңапар (Актук) авылының атаклы Аюханнар
нәселеннән. Ул яшьли үк Финляндиядә сәүдә эшләре белән шөгыльләнә. Нигездә,
Тампере каласында тора. Випури тирәсендәге Тирйокида
А
җәйге утарлары да була. Аның энергияле эшмәкәр, гаять милләтпәрвәр зат икәнлеге
мәгълүм. Зиннәтулла Вафаның хатыны—Мөшфика ханым (13.11.1886—27.11.1966).
Күпләр аның киң күңелле, ярдәмчел, зыялы инсан булуы хакында сөйлиләр. Мөшфика
ханым вафатының кырыгынчы кичәсендә эшмәкәр һәм үзешчән шагыйрь Гайсә
Хәкимҗан (1896—1972) болай ди: «Без бүген бу хөрмәтле ананың кырык кичәсенә
җыелдык. Мин үзем бу ана белән 50 елдан артык шул Тампере шәһәрендә бер гаилә
кебек бергә яшәп килдем. Бу ана ялгыз балалар анасы гына түгел иде. Бу ана халык
анасы иде һәм милләт анасы иде...». Г. Хәкимҗанның «Мөшфика тутай хатирәсенә...»
дигән махсус шигыре дә бар. Аның бер строфасы болай яңгырый:
һич сүнмәслек хәсрәт ялкыннарын Өстәдең син минем
бәгьремә. Гомерлеккә сулмас гөл орлыгын Утыртам мин
синең кабреңә.
Зиннәтулла һәм Мөшфика Вафалар җиде бала тәрбияләп үстерәләр:
Сәмигулла, Фатыйма. Алия, Халидә, Кадрия, Наилә, Гөлсем. Гаиләдә дустанә
мөнәсәбәт, туган телгә, төрки-татарга, мәдәнияткә мәхәббәт хөкем сөрә. Ата- ананың
матур сыйфатлары, игелекле эш-гамәлләре балаларына да күчә. Мәсәлән, 1990 елда
бу гаиләнең бер әгъзасы—Алия апа белән миңа да очрашырга туры килгән иде. Бу
зыялы, итагатьле, ачык йөзле инсанның хатирәсе (ул моннан берничә ел элек вафат
булды) хәзер дә күңелдә саклана.
Гаяз Исхакыйның Вафиннар гаиләсе белән озак еллар буе аралашып торуы
бик күп фактлар, җөмләдән хатлар, фотокарточкалар, төрле истәлекләр белән
раслана. Мәсәлән, 1927 елның мартында язылган бер открыткада Г. Исхакый бу
гаиләне «бәйрәм мөбарәк булсын» дип котлый. Икенче бер язмада әдип Вафиннарны
«илемезнең хөрмәтле гаиләләрендән» берсе дип атый. Димәк, бөек әдипнең васыять
хатын нәкъ менә шушы гаилә әгъзасына адреславы һич тә очраклы хәл түгел. Аннан
шунысы да бар: Халидә Вафа— чагыштырмача яшь буын вәкиле. Г. Исхакый исә
милләт тәрәккыяте, киләчәк өчен көрәштә һәрчак яшьләргә күңел баглый. Димәк,
хатның адреслануы билгеле бер символик мәгънәгә дә ия.
Гыйльми һәм популяр әдәбиятта Исхакыйга мөнәсәбәттә Халидә Вафа исеме
сирәк булса да телгә алына. Әмма аның хакында мәгълүматлар юк диярлек.
Мин 1990 елда Финляндиягә баргач, үкенечкә каршы, Халидә апа белән
очраша алмадым. «Татар акылы төштән соң» дигәндәй, әле анда вакытта бу
мөхтәрәмә зат белән очрашуның зарурлыгын да аңлап бетермәдем булса кирәк.
Чөнки васыять хатының машинкада басылып, брошюра рәвешенә китерелгән нөсхәсе
(ул гарәп язуында. Күләме—11 бит. Анда Г. Исхакыйның 1951 елгы тәбрик хаты да
бар) 1990 елда Финляндиядән китәр алдыннан гына кулга керде. Мин аңа «Ислам
җәмгыяте» архивында тап булган идем (Бу кыйммәтле материалны бирүләре өчен
мин җәмгыять җитәкчеләре Окан әфәнде Таһирга һәм Хөсәен әфәнде Хәмидуллага
янә бер мәртәбә ихлас рәхмәтләр юллыйм.).
Казанга кайткач, Г. Исхакый хатын мин кереш мәкалә һәм тиешле шәрех
аңлатмалар белән матбугатка әзерләдем. Әле ул вакытта СССР чоры иде. Аерым
кысу-тыюларга да карамастан, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире кыюлык
күрсәтте: мин тәкъдим иткән материаллар журналның 1991 елгы 5 нче санында
басылып чыктылар. Татарның киң җәмәгатьчелегенә соңарып ирешкән васыять хаты
укучылар арасында зур кызыксыну тудырды. Бераздан аны күчереп тә бастылар
(Әхмәт Сәхапов. Исхакый иҗаты.-К.. 199<-ЗЗЬ 3526.; <Мирас» жу риалы.- 1999.-2нче сан.-
42 49 6.). Әмма текстка, васыять адресатына карата туган аерым сораулар җавапсыз
кала килде.
И
алидә апаның 1991 елда Идел круизы вакытында Казанга кереп чыгуы да
соңрак кына мәгълүм булды. Мин инде, әгәр де Суоми. » янә барырга туры
килсә. Халидә ана белән очрашуны тәүге бурычларымның берсе итеп
куйдым. Менә, ниһаять. 2000 елның җәендә (теголрәге 18 август көннәрендә)
.Ислам җәмгыяте, чакыруы буенча кылым Гөлназ белән
янә Финляндиядә булырга туры килде. Милләттәшләребез безне ачык йөз белән,
зурлап каршы алдылар, хөрмәт иттеләр, озаттылар. Мин берничә көн буена аларга
Хельсинкида, шәһәр янындагы Трэскулла ял йортында әдәбият һәм халык тарихы,
рухи мирасыбыз хакында лекцияләр укыдым, семинар- әцгәмәләр үткәрдем.
Кызганыч, ун ел эчендә элек мин күреп аралашкан шактый гына мөхтәрәм затлар
китеп барган: Халидә һәм Гомәр Таһирлар, Нурмөхәммәд һәм Сафия Самәрханнар,
Лотфулла һәм Халисә Байбулатлар, Госман ага Али, Гәүһәр апа Туганай, Алия ала һ.
б. (Авыр туфраклары җиңел булсын үзләренең).
Бу сәфәремнең ике кө-
нен, алдан ук ниятләгәнчә,
Хельсинкидан 165 чакрым
ераклыктагы Тампере
каласына багышладым.
Гаҗәеп итагатьле, милли
җанлы, чын татар егете Ал тан
Каадәр ярдәме белән
шәһәрнең истәлекле
урыннарын да карадык,
элеккеге танышыбыз, милли
җәмгыять җитәкчесе Әсәт ага
Байбулат белән дә гапләштек,
иң мөһиме— «Ислам
мәхәлләсе» йортында Халидә
апа Вафина белән очраштык
(«Өемдә ремонт бара»,—
диде). Өлкән яшьтә булуына
карамастан, шактый хәрәкәт-
чән, җитез табигатьле, җанлы.
Зиһене, хәтере әйбәт, җөмләләре төзек, мөгамәләсе зыялы, тактлы. Ике арада сүз
иярә сүз китте. Сорыйсы, ачыклыйсы әйберләр күп. Әмма вакыт аз. Икенче көнне китү
алдыннан янә очраштык. Халидә апа, ничектер, яшәреп киткәндәй булды.
Дулкынлана-дулкынлана хатирәләрен искә төшерде. Үзе дә: «Зур рәхмәт сезгә,
яшьлегемә кайткандай булдым».—диде. Хельсинкига да миңа берничә мәртәбә
шалтыратты. Алтан әфәнде аркылы янә берничә фото, язма материал һәм хат та
җибәргән иде. Соңгысында мондый эчтәлектәге юллар да бар: «... Хельсинкига сезнең
чыгышларны тыңларга бару мөмкинчелеге булмаган иде. Аллаһуның рәхмәте
бөектер: сез кыйммәтле вакытыгызны бүлеп, минем белән күрешү өчен үзегез
Тамперега килдегез. Бу минем өчен иң бөек шәрәфтер. Олуг галимнәр тарафыннан
күрсәтелгән мондый хөрмәтне мин бары тик әти-әниемнән генә күрдем. Бу очрашуда
сез бөек, мәшһүр милләтче тарихчыбыз булган Гаяз Исхакыйны да
шәрәфләндердегез. Мин шушы изге эштә арадашчы булуыма шатмын... Сезнең
белән очрашуга ни дәрәҗәдә сөенүемне белсәгез иде! Мин сезне иске бер дустым
кебек кабул иттем, уй-кичерешләремне, ачылып, сезгә сөйләдем. Күз алдыма яшьлек
хәятем килде, калебемдәге кыйммәтле хатирәләр яңарды...» (Хат, ни сәбәптәндер,
төрекчә язылган.) Хәзер Халидә апа сөйләгәннәрдән аерым өзекләр, фикерләр
китерәм. Алар бу затның үзен, тормышын да билгеле бер дәрәҗәдә күзалларга ярдәм
итәр дип ышанам.
♦ Мин,—диде Халидә Вафа,—сезнең инкыйлаблар елында туганмын: төгәлрәк
әйткәндә, 1917 елның 23 нче маенда, Тирйокида. Әмма даими яшәү урыным
Тампереда булды. Шактый хәлле, җитү тормышта үстем. Гимназия төгәлләдем.
Үзебезнең динне, телне, әдәбиятны, тарихны өйдә һәм җәйге курсларда өйрәндем.
Татар, фин, швед, алман һәм кайбер башка телләрне беләм. Гадәттә, Тирйокида
уздырылган җәйге курсларга эшкә күренекле галимнәр, билгеле шәхесләр чакырыла
иде. Безне, мәсәлән, Муса Җарулла, Абдулла Баттал, Галимҗан Идриси һәм
башкалар укытты. Тирйокидагы дачабыз һәм Тампередагы йортыбызда халкыбызның
бөек кешеләре Гаяз Исхакый, Рәшит Рәхмәти һәрчак булып торды. Аларның милләт
турындагы сүзләре кечкенәдән үк күңелгә сеңеп барган. Чит илгә тәүге сәфәрем 1938
елда булды. Берлинга электән үк танышыбыз, гаилә дустыбыз Галимҗан Идрисләргә
кунакка бардым. Алманча белүемне камилләштердем.
г 1
Бу язманың авторы Хатыйп Миңнегу.юв үзенең кызы
Гвлназ бемн Хашдә ханым янэш-зсенгһ 2000 е i
Сугыш башлангач, әти дә үлгәч, яшәү кыенлашты. Совет очкычлары
Тамперены көчле бомбага тотып тордылар. Янгыннар чыгып күп зыян күрдек.
Сугыштан соң, бераз аякка баскач, 1951 елда чит ил сәфәренә юнәлдем. Әүвәл
Ромада (Румыниядә.—X. М.) булдым. Аннан—Мисырга. Биредә Г. Идрисинең улы
Урхан каршы алды, Әл-Әзһәр университетын һәм Каһирәнең башка истәлекле
урыннарын күрсәтте. Мисырдан Төркиягә килдем. Измир, Истанбул каларында
берничә ай булдым. Төрекчәне утызынчы елларда Абдулла Батталдан (аның белән
шактый хатлар алыштык) өйрәнә башлаган идем. Төркиядә аны тагын да
камилләштердем. Илленче еллардан башлап Төркия- Финляндия арасындагы рәсми,
эшлекле сөйләшүләрдә, шул исәптән ил башлыклары очрашуларында да берничә
мәртәбә тәрҗемәче буларак та катнаштым».
Халидә апа Муса Җарулла Биги, Садрый Максудый һәм кайбер башка
галимнәрнең хезмәтләрен фин теленә тәрҗемә итүен дә искәртте.
Күп кенә хатлар, фотолар, башка төр материаллар Халидә Вафаның күренекле
затлар (галимнәр, әдипләр, дәүләт эшлеклеләре һ. б.) белән аралашуын раслап
торалар. Мәсәлән, аның Финляндия президенты Кекконен белән төшкән рәсеме бар.
Халидә ханым күп мәртәбәләр Садрый Максудый һәм аның гаиләсе белән очрашып,
хатлар алышып тора.
Илгаз Ваһаб Нәүрүзхан безнең укучыларга «Сөембикә» әсәре белән таныш. Бу
тарихи роман татар телендә 1992 елда Чаллыда нәшер ителгән иде (тәрҗемәчесе—
Рәис Сабиров). Милләттәшебез Нәүрүзхан (нигездә, ул Измирдә яши) төрек
әдәбиятында башка әсәрләре белән дә мәгълүм. Баксаң, Халидә Вафа бу әдип белән
дә дустанә мөнәсәбәтләрдә торган. Илгаз Нәүрүзханның 50-60 елларда аңа язган бик
җылы эчтәлекле хатлары бар. Халидә апа миңа бу авторның 1949 елда Измирдә иҗат
ителгән бер хикәясенең күчермәсен дә бүләк итте. «Завалле аннәчегем» («Фәкыйрь
әнием») дип исемләнгән бу әсәрдә бөтен барлыгын гаиләсе, балалары өчен сарыф
иткән ананың ахыр чиктә фәкыйрьлектә, ялгызлыкта яшәп вафат булуы шактый
үтемле итеп тасвирлана.
Халидә апа Вафа 1941 елдан «Истәлекләр дәфтәре» алып бара. Анда килгән
кунакларның кызыклы язмалары бар. Төрек әдибе Урхан Каравәли 1962 елның
августында Тампереда була. Шунда Халидә апа белән дә очраша. Аның хатирә
дәфтәренә мондый сүзләрне язып калдыра: 'Халидә ханым кебек соң дәрәҗәдә айдын
(зыялы.—X. М.), соң дәрәҗәдә зирәк, милләтче вә Ататө- реккә ихтирамлы бер төрек
кызының хатирә дәфтәренә... язу миңа бик уңайсыз... Аның белән танышуыма, аралашуыма
бик шат булдым. Аңа карап хәйрәт(таң.—X. М.)калдым». Бу истәлек дәфтәре хәзер дә
гамәлдә. Тамперега, зур халыкара фәнни конгресска (2000 ел) АКШтан килгән
милләттәшебез, күренекле профессор Азадә-Айшә Рорлих та Халидә апа белән
очрашып, мондый сүзләрне теркәп калдырган: «Сезнең белән очрашу минем өчен бик
кыйммәтле хатирә булып калды. Тарихыбызны яратып, тарихи материалларны саклавыгыз
өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт укыйм...». Без фәкыйрегез дә бу хатирә дәфтәренә түбәндәге
сүзләрне язып куйды: «... Сез—безнең халыкның билгеле кешесе. Чөнки бөек шәхесебез Гаяз
Исхакый Сезне хөрмәт иткән, соңгы васыятен дә Сезгә атап язган. Сезнең белән танышуга
мин бик шат булдым. Үзегезгә рәхмәтләр укыйм, исәнлекләр телим...»
III
алидә апа белән әңгәмәнең үзәгендә, әлбәттә, Гаяз Исхакый торды. «Мин —
диде ул,—бу бөек затны кечкенәдән үк ишетеп, күреп беләм. Чөнки ул
безнең өебездә гаять абруйлы, мөхтәрәм кеше итеп йөртелә иде. Гаяз
әфәнде минем күңелемдә, ничектер, озын буйлы, горур табигатьле,
кешеләрне аеруча хатын-кызларны үзенә магнит кабак тартын таручы,кеше
рәвешендә калган. Авы гел тыңлыйсы гына килеп тора иде. Гаяз әфәнде «pZ ваз™,
яшьләргә илтифатлы иде. Шундый олуг затнын безне тнн күреп
^““ГзтЧ’лдаТн’неГапам Алия белән Әквәрнен туе булды. Анда Гаяз Исхакый да
катнашып, бөтен мәҗлесне бизәп торды. Ахырда без аның белән да йөмп кердек.
Гаяз әфәнде белән янәшә бару, аның игътибарына ияХЛУ минём^чен £ек бер дәрәҗә,
онытылмас бер хатирә иде. Мин бу әдип «гаГайбе^лорневукын барырга тырыштым.
Әнгамәләр
Х
хәлсезләнә төшкән. Күңеле төшенкерәк булса да, милли мәсьәләләрдә иман-
ышанычы нык иде. Без аның белән бик озак сөйләштек. Хатирәләрне яңарттык. Бу
безнең соңгы очрашу булды. Йа Алла, нинди истәлекле вакытлар бар иде, кадерен
белмәгәнмен!
Тампере шәһәренең имамы Хәбибрахман Шакир иде (ул чыгышы белән
Туймазы татары иде бугай. Әмма озак еллар Пакистанда яшәгән). Безнең яхшы
танышыбыз, бик мөхтәрәм зат. Ул да Гаяз әфәнде белән яхшы мөнәсәбәт тә иде.
Бервакыт имамыбыз миңа болай ди: Гаяз Исхакыйның хаты килде. •Авырый.м. Ватан
ризыкларын ашыйсым килә»,—дип язган. Шуннан мин карабодай, май һәм кайбер башка
азык-төлек әйберләре алып, Истанбулга берничә пакет (посылка.—X. М.) җибәрдем.
Абыем Сәмигулла өс киемнәре салды. Бераздан Гаяз әфәнденең шул васыять
рәвешендә язылган хаты килде. Моннан тыш та без 1954 елда янә берничә хат
алыштык».
Гаяз Исхакый, васыять хаты белән бергә,
үзенең иң соңгы фотоларының берсен дә
җибәрә. Аның астына мондый сүзләр язылган:
♦Җитмеш җиденче яшемә баскан 1954 нең 23
февралендә алдырган рәсемемне, бер хатирә булсын
дип, Зиннәт Вафа әфәнденең кәримәсе (кызы,—X.
М.), милләтче Халидә туташка бүләк итеп күндерәм.
Гаяз Исхакый, Истанбул, 18 апрель, 1954».
Гаяз әфәнденең үлем хәбәрен,—ди
Халидә апа,—безгә Гали Акыш ирештерде. Без
моңа барчабыз да бик кайгырдык. Аеруча миңа
авыр булды. Гаяз әфәнденең үтенечен исәпкә
алып, Хәбибрахман Шакир (1903—1975) белән
берлектә васыять хатын
Халидә апа васыять хатының оригиналдан күчермәсен миңа бирде. Мин аны
машинкада таралган нөсхәсе белән чагыштырып чыктым. Аерма юк дәрәҗәсендә.
Хатның соңгы өлешендәрәк күп нокталар куелган юл бар: »Әгәр мөмкин булса, бу
хатым... хәзрәткә дә укыгыз». Оригиналда бу урында «Хәбибрахман» диелгән. Шундагы
ук абзацта күп нокталар куелган җөмләне түбәндәгечә уку лязем: »Ләкин кирәк
Финляндиядә, кирәк Япуниядә, кирәк яңа мөһа- җирләремез арасында бу милли иманның
көннән-көн зәгыйфьләнүенә хакыйкый иман йиренә русның аракысы илә дуңгыз мае
сеңдерелгән ялган иманның... йирләшүенә шайтаный бер куәтнең бик тырышуын күреп бик
борчыламыз».
Халидә апа Вафа миңа Г. Исхакыйның янә берничә хатының күчермәсен
бирде. Мәсәлән, аларның берсе 1954 елның 13 нче февралендә, икенчесе шул ук
елның 8 нче маенда язылган. Боларда, васыять хатындагы кебек, тарихи, иҗтимагый,
сәяси мәсьәләләр күтәрелми. Әмма шуңа да карамастан, бу хатлар бөек әдипнең
көндәлек тормышын, авыр язмышын, кешеләр белән мөнәсәбәтен ачыклау ягыннан
мөһим. Минем уемча, киләчәктә Г. Исхакыйның җентекле биографиясе, тормыш һәм
иҗат хроникасы язылырга тиеш. Бу төр материаллар шул җәһәттән дә игътибарга
лаек. Безнең кулыбызда шулай ук
вакытында алар хакында да еш кына сүз кузгала иде. Гаяз әфәндег ә мин һәрвакыт
соклану, инсани сөю хисләре белән карый идем.
Бөек әдип Алманиядә. Польшада яшәгән вакытында Финляндиягә еш килә
иде. Әмма Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, ул Төркиягә күчеп китте. Хат -
хәбәрләр алышкаласак та, мин аны озак еллар күрә алмадым. Ниһаять, 1951 елның
июнендә без аның белән Истанбулдагы бер бакчада очраштык. Ак, пөхтә костюмнан
иде. Кулында таяк. Ябыккан, олыгайган.
Гт Исхакыйның m4e.,da Xu.tud, машинкада бастырып, төпләттек, берничә
Вафага бг„к шакы сигм дис™ данв «Үбөиттек. Милләттәшләрсез™ . .
өләштек. Чит мәмләкәтләргә дә бераз
фоторәсеме җибәрдек ».
Бу урында шунысын да әйтү урынлы булыр: машинкада басылган, төпләнгән
васыять хаты илдәге, шул исәптән Казандагы аерым татар зыялыла рының да кулына
эләгә. Әмма сәяси якны күздә тотып, бу хакта алар һич тә дәшмиләр. Әгәр дә хак
булса, шушындый хәлне дә сөйлиләр: имеш, СССР дәверендә Финляндиягә барган
бер галимгә бу хатны бирәләр. Ә ул аны кайту белән КГБга илтеп тапшыра.
Гаяз Исхакыи 1мм Халида Вафа мөнәсәбәтләренә кагылышлы кайбер башка хатлар
һәм материаллар да бар. Мәсәлән, 1951 елның 28 иче июнендә Г Исхакыи
тарафыннан язылган бер истәлек тексты мондый эчтәлектә- 'Илемеа- нең хөрмәтле
гаиләләрендән Зиннәтулла Вафа, мәшфика Вафа ханымның кызлары Хаиндә туташның
атасы-аиасы кебек тууы(н), дөрест булуын күреп сөендем, халкымызның киләчәге уңышлы
чыгачагыны, шундый Нитешкән кызларның Финляндия кебек илемездән ерак йирләревдә үсүе,
зураюы зур сөенечле галәмәтләр. Тәңре шундый яшьләремезгә, хосусан Халидә туташка шәхси
тормышында бәхетле булып, милләтенә файдалы бүлуыны вә бик күп терек-татар
яшьләренә үрнәк булырлык хәерле эшләр эшләвене насыйп итсен.
,,, „ „ „ , „ Рамазан ае, Истанбул».
ркәлә У ЯЗУ Исхакыи белән Халидә Вафаның Истанбулда очрашу вакытында
Укучыларга тәкъдим ителә торган бу
хатлар да җәмәгатьчелек һәм фән өчен мөһим бер факт булыр дип уйлыйм.
ул җиткергән мәгълүматлар, биргән материаллар да фәнебез, милләтебез өчен
мөһим һәм әһәмиятле. Моның өчен аңа күпме рәхмәтләр укысаң да, аз тоелыр. Бөек
әдибебезгә авыр вакытларда таяныч, сердәш булганы һәм аның үтенечләрен гамәлгә
ашырганы өчен, Аллаһы Тәгалә аңа исәнлекләр бирсен. Халидә апа, ничектер,
дәртләнеп, яшәвеннән мәгънә табып калды. «Әле тагын материаллар
җибәрермен»,—дип вәгъдә дә итте.
Шунысы да мәгълүм булсын: Халидә апа үзенең шәхси архивының бер өлешен
Хельсинки университетының көтепханәсенә бүләк иткән. Тапшырыл ган китапларның
күпчелеге татарча һәм төрекчә басмалар. Арада Г. Исхакыйның Казанда нәшер
ителгән китаплары, «Өйгә таба*ның төрекчә басмасы (Истанбул, 1941), «Көз» һәм
«Дулкын эчендә» әсәрләренең Алманиядә 1937, 1938 елларда дөнья күргән
нөсхәләре бар. Халидә апа аерым кулъязма материалларның да күчермәләрен
университет китапханәсенә тапшырган.
Гомер уза. Дөньяга килгән һәр инсан китеп бара. Әмма язган сүзләр, хатирәләр
када. Алар—тарих, алар—язмыш. Яшәгән һәр кешегә үзгәләрнең язмышы гыйбрәтле.
«Инкыйлаб» яшьтәше Халидә апа Вафа да—безнең халкыбызның бер зыялы вәкиле,
аның язмышы да безнең гомуми язмышыбызның бер өлеше.
Хагыйп МИҢНЕГУЛОВ.
Гаяз Исхакый һәм Садрый Максудый— бер
даирә, әйтергә яраса, бер когорта кешеләре.
Аларның берсенә мөнәсәбәтле мәгълүмат теге
яки бу дәрәҗәдә икенчесенә дә яктылык сирпи.
Халидә апаның бу яктан да роле зур.
Әйткәнебезчә, ул Максудыйлар гаиләсе белән
шактый аралаша. Бу аеруча илленче елларда
көчәеп китә. Чөнки бу вакыттан башлап Халидә
Вафа, аның үз сүзләре белән әйткәндә, «һәр ел
саен диярлек Төркиягә бара, андагы мәшһүр
милләттәшләр белән аралаша». Хат алышулар
да булып тора. Халидә Вафаның 1953 елның 18
мартында язган хаты кызыклы гына. Ул саф
татарча язылган. Анда татар кызының Садрый
Максудыйга тирән хөрмәте ярылып ята.
Финляндия-Төркия мөнәсәбәтләре дә телгә
алына. Садрый Максудый үзенең 1953 елның 18
июнендә язган җавап хатында Халидә Вафага
гаять тә игътибарлыгын күрсәтә,
төрек милләтенең олылыгы, китап укуның
файдалы булуы хакында фикерләрен белдерә.
Кызганыч, ремонт булу һәм вакытның тарлыгы аркасында Халидә
апаның китапханәсе, шәхси архивы белән ныклап танышып булмады. Әмма
филология фәннәре докторы, профессор
Халидә Вафа 1937-38 елларда
Халидә Вафа архивыннан хатлар
13 февраль, 1954. Истанбул.
Хөрмәтле Халидә туташ!
Сезнең. 27 гыйнвар тарихлы (ягъни 27 январьдә язылган.—X. М.) мәктүбегез
(хатыгыз.—Л'. М.) берлә күндергән бүләк пакетыгызны бүген үзем постаханәгә (почта
йортына,—X. М.) китеп (кереп.—X. М.) алдым. Пакет килү хакында күндерелгән кәгазе
гыйлем (мәгълүмат; ♦ извещение». —А'. М.) хәбәре алган вакытымда бик каты авырый
идем. Өч атна ятакда калып, бүген беренче калыкдым вә беренче эшем бүләгегезне
барып алу булды. Ләкин монда андый эшләр бик мәшәкатьле, зәхмәтле (кыен, — X.
М.) булган икәнене белгәнгә, яныма бер аркадашымны (иптә шемне.—X. М.) алдым.
Иртәдән алып өйләгә кадәр постаханәнең бер катындан икенчесенә, өченчесенә
аркадашым менеп-төшеп пакетны алырлык хәлгә китерде. Мин хәлсез, көчсез
булганга, кул кую вакытыны көтеп утырып кына тордым. Мин дә әллә ничә йиргә
куллар куеп, тамож (таможня,—X. М.) акчасын түләп, бүләгегезне алдым. Күндерүегез
өчен бик зур рәхмәт. Пакетның, эчендән хатыгыз берлә бергә өч почмаклы пәйнир
(сыр), бер пар елы оек, ярты кило кадәр ак май чыкды. Боларның һәммәсе минем өчен
файдалы бүләкләрдер... Тагы бер мәртәбә күндерүегез, мине уйлавыгыз өчен
рәхмәтләремне укыйм. Ләкин алуы, йөрүе бик мәшәкатьле, зәхмәтле булганга һәм дә
бик күп тамож акчасы түләргә тиеш булганга (мин үзем унжиде лира түләдем.
Янымдагы иптәш дә өч-дүрт лира, мине борчымыйм дип, әйтми-нитми түләде булырга
кирәк), почта берлә мондый пакетлар йөретү бик мөгазле («файдалы»; «килешле».—
X. М.) эш булмый ахырысы. Сәмигулла да (Халидә Вафинаның бертуган абыйсы. — X.
М.) күндергән, имеш. Аныкы әле килмәде. Ул да шундый ук булып чыгар инде.
Шуларны ихтыярыма алып, поста берлә хатдан башка бер нәрсә күндермәвегезне вә
башкаларга да шуны белдерүегезне үтенәм. Тагы бер мәртәбә бүләкләрегезгә рәхмәт
укып, хөрмәтләр илә
Гаяз ИСХАКЫЙ.
Мөшфика ханымга (Халидә Вафинанын, әнисе.—X. М.), сеңелләрегез,
туталарыгызга сәламләр, хөрмәтләремне сөйләгез. Хушыгыз, Гаяз.
8 май, 1954. Истанбул.
Хөрмәтле Халидә туташ!
Сезнең күндергән бер килолык май бүләгегезне алдым. Тәшәккер идәрем
(рәхмәт белдерәм.—X. М.). Көнләр кызу булганга, үзем бик авыр хаста булу сәбәпле,
һичбер майлы нәрсә авызым ала алмаганга, мондый бүләкләрне(ң) хәзергә туктатып
торуыгызны үтенәм. Үземне дустларым, докторларым бер хастаханәгә кертергә
тырышалар. Ләкин хастаханәдә йир (урын.—X. М.) таба алмыйлар. Чит мәмләкәтдән
килеп хастаханә ачкан докторларның хастаханәләре бик кыйммәт. Финляндиядән
һичбер суыкда да, елыда да бозылмый торган, һәрбер эшкә ярый торган бер бүләк дә
килеп чыкды. Кем күндергәндер,—аңарга да рәхмәтVI. Минем хәлемдә шундый суыкда
да, эсседә дә бозылмый торган бүләкләр тагы яхшырак.
Хушыгыз, һәммәгезгә сәламнәр (и)лә Гаяз Исхакый.
Халидә Вафаның 1953 елның 18 мартында Тампередан Садрый Максудыйга
язган хаты (гарәп язуында; татарча).
Бик хөрмәтле вә сайгылы (мөхтәрәм,—X. М.) милләттәшебез Садрый бәй!
Туганым Галия илә киявебез Әнвәргә биргән кыйммәтле «Төрек тарихы вә
хокукы» китабын кулыма алып укыгач та, бөтен кимчелекләремә карамас тан,
ихтыярсыз саф күңелемдәй чыккан рәхмәтләремне укырга теләдем. Чөнки безнең
кебек җир шарының нинди генә төрле тарафка таркау хәлдә таралган булсак та,
башкалар кебек күкрәк киереп яшәргә хакымыз барлыгын кыйммәг-
VI Хатның читенә адресат иясенең кулы белән «күндерүче Халидә Вафина» дип
язылган. Бу бүләк,—мөгаен, спирт булгандыр.
ле китабыгызны укып бик ачык рәвештә аңладым. Аллаһу Тәгалә сезнед кебек милләт
аталарына озын гомер, бәхетле тормышлар бирсен иде дип саф теләктә калам.
Сез, мөхтәрәм бәй абзый, безләрне танымасагыз да, безнең гаиләмезнең
телендә еш кына буласыз. Әти мәрхүм (Зиннәтулла Вафа) сезләрне һәр заман
сагынадыр иде вә бүгенгәчә үз кулыгыз илә язылган гаилә рәсемегез дә диварымызда
торадыр. Димәк ки, күздән еракта торсагыз да, калебләремезгә якындыр.
Мәгаттәәссеф (кызганычка каршы,—X. М.). мин Төркия сәяхәтемдә сезләрнең
кулларыгыздан кысып сәлам бирергә форсат булмады. Чөнки мисафир өе—
хуҗасының кулыдыр. Икенчедән, бәлкем, форсат булы п та, үземнең сезнең
каршыгызда данә (бөртек,—X. М.) кадәр гайрәтем булмаган булыр иде. Сезне болай,
хатым илә рахәтсез итсәм дә, халкымызның яшерелгән җәрәхәтле сызлауларын
аңлап, гафу итәрсез дип өметтәмен. Югарыдагы әйткәнем кеби, без кайсы бер чит
мәмләкәтдә яшәсәк тә, халкымызны шул ук кайгылар, шул ук шадлыклар бер-
берләренә баглыйдыр.
Бу сәнә (ел.—X. М.) бөтен төрекләр өчен сөенечле булган Истанбулның 500
еллык бәйрәменә мин дә шушы рәвештә кальбән (күңелем белән,—X. М.) катнашып,
изге теләкләр илә котлыйм. Бу мөнәсәбәт илә төрле милләтләрдән дә мисафирлар
киләчәкдер. Кем белә, бәлкем, кечкенә Финляндиямезнең дә милләт вәкилләре арада
булачак. Шуңа күрә сезгә Финляндия парламент барышында язылган кечкенә
дәфтәрне хатирә уларак күндерәм. Мотлакан (шиксез.—X. М.), арада кальбән төрек
дустлары да булачак. Бәгъзан, мондагы утырышларга кызыксынып тыңларга барганда
да, безләргә «төрек» уларак бик хөрмәт вә ачык йөз күрсәтәләр. Без дә бер кечкенә
колония генә булсак та, шул кадәрле (кадерле,— ? X. М.) милләтнең ачысын вә
чөчесен (төчесен.— X. М.) бәрабәр күреп, кыйммәтле корбанлар да бирдек. Бонлар да
халкымызга самимият илә ватан хокукларын бирделәр. Бу яшь бер милләт булса да,
бөтен дөнья каршысында да хөр, бәхетле, үз илендә яшәргә хаклы булганын күрсәтте.
Аллаһу Тәгалә мондан соң да һәр заман ярдәме илә булсын иде!
Бөтен кадерле гаиләгезне гаиләмез исемендән кальбән сәламлим. Тирән
хөрмәт вә сайгыларым илә ерак илләрдәге кече кардәшегез
Халидә ВАФА.
(Садрый Максудый-Арсалның 1953 елның 18 июнендә Истанбулдан язган хаты.
Ул төрек телендә, латин хәрефләре белән язылган.)
Хөрмәтле Халидә туташ!
Финляндия парламенты чыгарган брошюра вә гүзәл рухлы хатыгызны алдым.
Рәхмәт белдерәм. Төркиядән читтә тууыгызга һәм үсүегезгә дә карамастан, төреклек
вә төреклеккә бәйлелек тойгысын саклавыгызны күреп бик шат булдым. Әйе, кызым,
төрек милләте дөньяның иң бөек вә иң парлак (күренекле, мәшһүр) тарихка ия
милләтләрнең бередер. Төрек милләте бердер, төрле исемнәр белән йөртелгән төрек
кавемнәре бөек төрек агачының ботакларыдыр. __
Хатыгызны укып, мине хөрмәт итүегезне аңладым. Хезмәт Вазыйфа ларын
үтәүдән соң иң асыл вә иң файдалы ял—китап укудыр. Инсанның рухын күтәрә, рухи
офыгын киңәйтә торган чара—укудыр.
Хатыным Камилә ханымнан вә үземнән мөхтәрәм әниегез Мөшфика ханымга
хөрмәт вә сәламнәремне, кыз туганнарың Алия вә Наилә ханымнарга вә абыгыз
Сәмигулла бәйгә вә җизнәгез Әнвәр бәйгә сәламнәремне белдерүегезне үтенәм.
Укышлар телеп профессор Садрый МАКСудый.?грсАл.
Гарәп, латин язуындагы бу хатларны тиешле аңлатмалар белән матбугатка
әзерләүче-Хатыйп МИҢНЕГУ ЛОВ.

Реклама