ҖИР АЛМАСЫ


Көне буе урынында боргаланып ятканнан соң, иртәнге якта гына Габделгазиз йокымсырап китте һәм соры, тозсыз тормышына кискен борылыш алып килгән гаҗәеп төш күрде Аның янына ап-ак сакаллы, тездән түбән ап-ак күлмәкле, чандыр гәүдәле карт килде, ирнен колагына иелеп, кайнар сулышы белән сүзләрен бутый-бутый пышылдады
— Газиз улым, ничә йөз еллар күңелемдә, канымда йөрткән серемне сиңа чишәм. Бу изге серемне бер тапкыр Аттилага, икенче кат Искәндәр Македонлыга әйткән идем Ничек күтәрелделәр, дөньяны тетрәттеләр! Ә балалары, оныклары алар юлын дәвам иттерә алмады, чөнки серне югалттылар Татар халкы минем ярдәмнән башка күтәрелә алмаячак...
Габделгазизнең тамагына әчкелтем-төчкелтем төер килеп тыгылды Йөрәге читлектәге коштай талпынды. Сулыш алудан туктады. Сонгы жегәрен төйнәп, сорарга җөрьәт итте:
—Бабай, кем соң син?
— Мин авыр хәлдә адашып калган балаларыма алсу таңнарда юл күрсәтергә чыккан Хозыр Ильяс булам. Мине танымавын белән рәнжетген. бала!
Картнын үпкәсен җитдигә алмыйча, ир үзеннән янә өч сүз кысып чыгара алды:
—Бабакай, әйтче сереңне!
—Җир алмасы булыр ул, янача исемен белмим. Син шуны чәчеп, халкына ашатырга тиешсен Бу—изге вә бөек бурычын... Тан ата, әтәчләр уяна. Мина китәргә вакыт. Сакалымның очын сыйпап кал, шуннан сина көч вә акыл иңәр.
Габделгазиз, кулының калтыравын басарга тырышып, сакалга үрелде. Әмма:
—Кит әле моннан, исерекбаш,—дигән тавышка уянып китте. Бактын исә, ул хатынының юрганнан бүлтәеп чыккан иңбашын сыйпап ята икән
Хәләл җефетенең пырдымсызлануы гына Габделгазизнең кәефен
Талгат ГАЛИУЛЛИН (1938)—әдәби тәнкыйтьче, прозаик, филология фәннәре докторы. академик * Элмәк», • Тәубә». »Гәмер тәлгәшләре» •Шигърият баскычлары» һ. 6. китаплар авторы Казанда яши
Т
жимерә алмады Иреннәрендә серле елмаю биеде, бөтен тәне, жаны, күз керфекләре яна фикер, илһам белән тулы иде. Ул татар халкын янәдән бөек мәмләкәтләр белән бер рәткә куярлык әмәлне, милләтен артта калдырган сәбәпне белә Ачкыч—анын ышанычлы кулларында.
Төшендә күргән серле хәлләр йогынтысында кәефе күтәрелгән Габделгазиз, сызгыра-сызгыра юынды, берничә чынаяк чәй эчеп, авыл хуҗалыгы буенча сүзлекләр, китаплар актарырга кереште. Алынган мәгълүматлардан канәгать калып, җаваплы очрашуга яисә яраткан кызы белән күрешүгә ашыккан егеттәй пөхтә итеп киенә башлады.
Бәләкәй генә хезмәт хакына өч бала белән беркайда эшләмәгән ыржыктай ирне ашатып тоткан хужабикә Габделгазизнең көзге каршында көязләнеп торуын һич кенә дә хупламады.
—Соңгы кәчтүмеңне сатып эчәргә чыгып барышыңмы?
Җитдилектән ерак сорау белән генә Габделгазизнең кояштай балкулы, тулы айдай бәхетле йөзенә кара шәүлә төшереп булмый иде. Бичара хатынына астан-өскә карады да:
—Өлкәннәр сезнен турыда тикмәгә генә чәче озын, акылы кыска дип әйтмәгәннәрдер. Хәзер сөйрәп йөрерлек чәчегез дә калмады, кистереп бетердегез. Син миндәге үзгәрешне, яңадан тууымны күрмисенмени?
Иренен квадрат чыраена күтәрелеп тә карамыйча, хатын костюмның жиненә килеп ябышты.
—Ничә ел ашатып ятканның рәхмәте шулмы? Мыскыл итәргә булдыңмы, оятсыз жан?! Синең яңадан тууларыннан менә болай гарык булган,—дип сөйләнә-сөйләнә, жинне ычкындырып, тычкан артыннан сикергән җитез мәче кебек, аш-су бүлмәсенә атылып керде дә, әбисеннән калган агач саплы чуен табаны күтәреп чыгып, тегенең өстенә китте. Әзмәвердәй ир кечкенә буйлы, арык гәүдәле хатыныннан курыкмаса да, шундый илаһи ниятләр белән олы юлга чыгып барганда, хужабикә белән сугышуның үзен бизәмәгәнен чамалап, кулларын боксерларча өскә ташлап, тавышына ышандырырлык төсмер-аһәңнәр өстәргә тырышып, аңлатма бирүне кирәк тапты:
—Хатын, кызма әле син! Минем бик зур планнар белән чыгып барыш. Тиздән син калабызның ин бай хатыннарыннан берсе будырсын! Алтын-көмеш, энже-мәржәннәрдән бармакларын Агыйдел камышы кебек сыгылып торыр. Ашаганын бал, төкергәнен май булыр. Олы кызыбызны Америка телен өйрәнергә җибәрәм. Җитте ана Болак сасысын иснәп ятарга!
Бу сүзләр хатынның аны аша табага барып җитте. Пешерүдән башка бурычны үти алмый калган, күпне күргән чуен таба бот буена төште Ин явыз хатынның да ялганга ышанасы килә. Кешене өмет нуры, киләчәк чаткысы яшәтә. Бәлки, шаяртмый торгандыр... Бик житди күренә. Өметсез шайтан, ди.
Габделгазиз исә. булдыклы ефрейтор кеби, кара түфлиенен үкчәләрен шакы-шыкы китереп, бер-берсенә бәреп алды да. аркасын, уклау йоткан кешедәй катырып, эре генә чыгып китте Ак сакалы биленә төшкән картның гозерен үтәү өчен анын җанын аңлардай миһербанлы, акчалы кеше кирәк Габделгазизнең сәмән дип аталган төсле зәхмәтне күрмәгәненә биш былтыр. Заманында, олы кәнәфи биләгәндә, аякка басып калган туганнан туганы Сәйфидә шактый акчаның эшсез ятканы аңа мәгълүм. Ике бакчасын, гаражын, бер машинасын яхшы бәяләргә озата алды. Үзендә чит илдә ясалган җиңел «арба»сы калды. Мәсьәләләрне тиз хәл итү өчен автомобиль аларга бик тә ләзем аралашу чарасы булачак. Сәйфинең кысмырлыгы мәгълүм. Яңалыкны авыр кабул итә Мие корыган. Милли хисләре башлангыч хәлендә калган, илаһилыктан ерак, бөеклеккә омтылмаган, җирдән шуышып йөрүдән канәгать ирнең туң йөрәген халык мәнфәгатьләре белән яшәүгә чакыру аша гына эретеп булмас. «Мин татарны болай да яратам» дип. акча капчыгын кочаклап, икенче ягына борылып, гырылдап йокыга китәр Габделгазиз милләттәшләрен ике төргә генә бүлә Беренчесе—хәерче, икенчесе, хәллерәге—кысмыр. Сәйфи икенче
төргә керә. Мәгәр агач корты кебек һәр адәми затның эчендә утырган комсызлык дип аталган иблискә каршы торырлык көч табып була Эми белергә генә кирәк.
Бәхете бар икән, Сәйфи гаҗәпләнүдән туймаган зур күзләрен челәйтеп өендә утыра. Габделгазизнең атналар буе салмыш йөрүеннән хәбәрдар хуҗа, бурычка акча сорап килгәндер, дип фараз кылып, йөзенә шатлыклы төсмерләр чыгарырга ашыкмады. Кунакның исе китмәде •Акчаны көрәп ала башлагач, кәефе үзгәрер Габделгазиз абый. гаф\ ю сине бәяләп җиткермәгәнмен»,—дип, үрмәләп килеп җитәр.
Исәнлек-саулык турында сөйләшеп, һава торышын белешүгә вакытны сарыф итмичә, ул Сәйфине урамга чакырды.
—Бик җитди сүз бар,—диде ул.
Сәйфи аны үзенчә аңлады:
—Мин бүген уразада. Шайтан суын тотмыйм.
Үзе турында әнә шулай үзенчә уйлаганы өчен ихластан рәнҗеп Габделгазиз кискен генә кулын селтәде.
—Юк ла. Вагайтма син мине.
дигән сорауны куясым килә.
Бу туры сүзләр Сәйфинең жанына барып тиде, авырткан сөяленә без булып кадалды.
Дөрес әйтәсең, брат,—диде ул үпкәчел, монсу тавыш бслән- Тик безгә янәдән күтәрелү булмас инде..
Сәйфи холкы-фигыле белән хыялый, нечкә күңелле, алдану өчен яратылган инсафлы, әтрафлы зат иде. Карт көнебездә азык-төлек мәсьәләсендә, бәлки, ярдәме тияр дип, үз мәнфәгатьләрен алга сөргән мәртәбәле һәм беркатлы абыйларын тынлап кына авыл хужалыгы институтын тәмамлаган иде. Әүвәл эшләре гөрләп барды. Аягында нык басып торган колхоз белән җитәкчелек итте, хакимият башлыгы урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелде.
Арттан төртеп баручы терәк булмагач, көннәрдән бер көнне аны шәмнең яктылык иңми торган өлешенә—төбенә төртеп төшерделәр Югарыга үрмәләү юллары ябылды.
—Бизнеска кереп китәсе иде,—диде Сәйфи Габделгазизнең тәнкыйди пафосына бирелеп —Янарак, тапталмаган юнәлеш кирәк.
• сүхләр өлкән туганның йөрәгенә сарымай кебек ятты, йорәгс каиткан атныкы кебек котырынып тибә башлады. Тимерне кызуында сугып калырга кирәк иде.
мин таптым бит аны Син әйткән янаны.-диде Я тавышына төпсез кое тирәнлеге салырга тырышып.
—Чынлапмы9! Әйтеп кара әле!
Сәйфи буйдаклык программасын тулысынча үтәп, бик соңарып өйләнү сәбәпле, анын талчыбыгыдай нечкә билле, яшь хатыны иргә каршы әйтү, ярдәмгә чуен таба чакыру дәрәҗәсенә күтәрелмәгән иде әле Хәер, анысы—якын киләчәк...
Кышкы ямьле көннәрнең берсе иде. Аккош мамыгыдай ак кар бөртекләре талпынып-талпынып биткә, иренгә, күзгә сылана, шунда юкка чыга. Алмашка башкалары очып килеп житә. Яшь агачлар утыртылган кечкенә бер бакчага кереп, арлы-бирле йөренә башладылар.
Габделгазиз сүзне ерактан башлады.
—Сәйфи туган, без—күп санлы, көчле, тиешле бәясен алмаган нәсел балалары һаман аякка баса алмыйбыз. Беребез дә пирамиданың түбәсенә, симез хөкүмәт калҗасы бүленә торган урынга менеп җитә алмады. Юк кына йолкыш малайлар охранылы коттеджларда яши мерседес, линкольн, джипларда чаба, иң чибәр кызлар белән үзе теләгән вакытта чит илләрдә, диңгез буйларында кәеф-сафа кора. Безнен гомер заяга узып бара. Күпме тырышып, маймыл кебек мәтәлчек атып та әлләни майтара алганыбыз юк. Яклау булмагач, син дә югары урынны озак бизи алмадын. Кәнәфиең олы түрәләргә якынрак кешегә кирәк булды Бүген, менә шундый кышкы ямьле көндә, без кемнән ким сон?-
—Берәүнең дә башына килмәгән бик көчле идеям бар Ул—саф татар бизнесы, безне, нәселне күтәрәчәк тармак булачак,—диде Габделгазиз, бу юлы анын тавышында тантаналы вә серле төсмерләр сизелде. Вәләкин күнелендәген ачып салырга ашыкмады ул Тимерне cvra тыгып, янәдән эссе күмердә куырып аласы итте.
—Эзләгән корт бал табар, эшләгән кул мал табар! Бу шулчаклы алыш-биреш булачак, без, тиз арада аякка басып, чит илләр белән сәүдә итү юлына чыгачакбыз.—дип, яскана-яскана сөйләде ул.
—Иә, көттермә! Фикереңне уртага сал!
Габделгазиз ашыкмады. Озын ак сакаллы карт калдырган жиде йозаклы сандыкны ачарга иртәрәк иде әле.
—Мин бу эшне әүвәл үзем генә башлап җибәрергә уйлаган идем. Тик, үзен беләсең, мин андый кеше түгел. Туганнар өчен йөрәгем һәрвакыт ачык. Нәсел күтәрелсен, токым шауласын!
— Габделгазиз абый, сузма, фикереңне уртага сал Мин монда эшсезлектән үземне кая куярга белмичә интегәм, ә син..
— Мин нәселем, туган халкым өчен тырышам.
—Мине пайга ал! Булган акчамны кертәм.
Соңыннан бу вәгъдәне ашыгыбрак ычкындырганы өчен үкенсә дә. әйткән сүз—аткан ук иде.
—Әлбәттә, анысы да кирәк булыр,т-дип. туганын җөпләп, Габделгазиз сүзен дәвам иттерде.—Акча ин мөһиме түгел. Юлга чыгып бер сызгырсам, бай, надан мафиозник малайлар мине әрсез көзге чебеннәр кебек сырып алачак, акчага күмәчәк. Безнен заманда ин кыйммәтле нәрсә—яна идея. Әнә милләтләр уртак фикер эзләп, тыз-быз киләләр, ниләр генә кыйланмыйлар, үзара сугышып, талашып бетәләр —дип, ул.
топинамбур.
—Дөньяда адәм баласы жинеп чыга алмаган эш юк Әнә. айга да мендек. Марска да сәлам бирдек. Без шул үсемлекне үстерә башлыйбыз! Малакаем, син андагы файдалы витаминнарның күплеген белсән! Йөрәк авыруы, кан басымы, шикәр, бавыр ялкынсынуы кебек барча чирләргә дару ул Бу әлегәчә берәүнең дә ике ятып бер төшенә кермәгән яна. татар бизнесы булачак. Я <ын, күрше районнан утыз гектар җир алып, чәчеп җибәрәбез. Киләсе елга чәчү мәйданын йөз гектарга җиткерәбез Шуңа өр-яңа типтагы, XXI гасыр каласы, әйтик, Яна Карамалы, Яна Шәрбән салабыз, күпме ярлы-ябагага эш бирәбез. Тик бу фикерне берәр әрсезе эләктереп алмасын!
Габделгазиз, тирән хөкүмәт серен саклаучылар үрнәгендә, имән бармагын иреннәренә куйды:
—Чуваш кардәшләр әйтмешли, анкышкыр.
Дөрес Сәйфи күнеле белән чит илдән кайтарылган автомобильләр сату ЯКУТИЯДӘ урланган алтынны эшкәртү һичьюгында, читтән бушлай кайткан даруларны кулга төшереп. яна бәягә ычкындыру. Тажикстаннан килгән яфрак—тузаннар белән шаярын алу кебегрәк бизнесларны күз алдына китергән иде. Габделгазизнең тәкъдиме кызыклы, мәгәр күп хезмәт еопый тойган шул Байлыкны адәм баласына жирнен тирәндәрәк яткан катламнары гына бирә Шулай да. абыйсынын кайнар дингез дулкыныдай көчле йоһынтысы. дәрте, аурасы анын миен агулап алгарган иде
-Эшне башлап җибәрергә шактый акча кирәк булыр. Берәр банктан кредит-мазар алып булмасмы?
Андромеда томанлыгына кереп китәргә ниятләгән иде, яна кредиторы аны кискен бүлдерде:
—Җитте сиңа, абзый, сафсата сатма. Нишлибез?
—Җир грушасы, фәнчә, топинамбур дигән, шалкан, чөгендер, кишер кебек туфракта, аста үсә торган ризык турында ишеткәнең бармы’’ Без аны җир алмасы дип атарбыз. Груша әллә ничек, татар сүзе түгел.
Сәйфи мондый сәер исемле үсемлек турында беренче кат ишетсә дә, сер бирәсе килмәде.
—Тәмләп караганым бар бугай. Сон'.’ Причем монда жир алмасы—
Үзе уйлап тапкан рольгә тәмам кереп беткән Габделгазиз янында Саламторхан, барон Мюнхгаузен. Хлестаков. Остап Бендер кебек дөнья ялганчылары икенчел, чүп булып калырлар иде.
—Тәвәккәл таш ярган, күп уйлаган буш калган, ди торган иде минем әти Беренче уныштан тегермән салабыз. Калада ике заправка ачып җибәрәбез...
Аннары, тавышын акрынайта барып, пышылдауга күчеп өстәде:
—Жир алмасынын беренче унышын җыр һәм бию ансамблена илтәбез.
—Аңламадым. Синең анда күз атып йөргән матур апаен бармы әллә?
—Юк ла. Тагын да шәбрәк биесеннәр. Мәхмүт Әсәнбаевтан югарырак сикерсеннәр. Президентыбызга да авыз иттерербез. Аның да кан басымы уйный, диләр.
—Башлап җибәрергә күпмерәк акча кирәк булыр?—дип. тәмам ихтыяры сынган Сәйфи сорарга җөрьәт итте.
—Ваклашмыйк. Сәйфи туган. Ни барын минем коңгырт папкага салырбыз да. кирәк кадәренчә генә туздырырбыз. Синең чыгымнарны тиз каплыйбыз. Мина инде Әрмәнстаннан заявка килде. Ул халык файдалы ризыкның кадерен белә. Израиль белән элемтәдә торам.
Менә шул тарихи көннән башлап, гыйнвар карыдай ап-ак күлмәкләр кигән, ялтыравык галстуклар таккан, култык асларына калын папкалар кыстырган ике дусны төрле министрлыкларда, җаваплы оешмаларда, хакимият башлыкларында күрергә мөмкин булыр иде.
—Топинамбур... Безгә кредит кирәк.
—Топинамбур. XXI гасыр ашы... Татар милләтенең киләчәге.
—Сез артта калган кеше, берни аңламыйсыз.
Берәүнен дә «артта калган кешеләр» исемлеген бизисе килмәде, мыек астыннан елмаеп, ярдәм иткән булдылар, кәгазьләренә кул куйдылар, мөһер суктылар. Тик акча бирүчесе генә офыкта күренмәде. Сәйфинен яшь хатыны гына, «артта калганнар» рәтенә керүдән курыкмыйча, иренен юк эш белән шөгыльләнүенә җылый-җылый карышып карады.
—Бәйләнмә шул Габделгазиз белән. Тыныч кына биш-алты ел яшәрлек акчабыз бар. Ул абзыйнын бер файдалы эш тә майтара алганы юк. Төрле дәрәҗәләр биреп карадыгыз, эчеп-тузып йөрүдән, булганны җилгә очырудан уза алмады.
Әмма миенә Габделгазиз ут үрләткән Сәйфине туктата алырдай көч юк иде дөньяда.
Каһәр суккан чыгымнар исә шактый булып чыкты. Әүвәл акчаны аз-азлап, җиз иләк аша гына үткәреп чыгарырга тырышса, бераздан Сәйфи топинамбурга. үз киләчәкләренә тирәнтен ышанып, акчаны кызганмый тота башлады.
Сыкранып, сагышланып карлар эреде, кителеп-кителеп бозлар акты Күп тә үтми язгы гөрләвекләр, кояшлы тау битләрендә яшел тереклек ияләре, урыны-урыны белән умырзая күренә башлады. Шундый көннәрнен берсендә гыйнвар кары кеби ап-ак күлмәк, көяз әтәч кикригедәй чуар галстук таккан ике дус бер вилаятьнен хакимият башлыгы кабинетында пәйда булдылар. Олы гәүдәле, зур башлы, конгырт бөдрә чәчле бүлмә хужасы. каты холыклы, кырыс булса да, татар җанлы кеше икән.
—Егетләр, вакытым тар. Ни йомыш?
—Сездән арендага утыз гектар җир сорап килгәниек.
Колхозларны таратып, жирне теләсә кемгә, унга-сулга тарату сәясәте котырынган чор иде.
—Нет вопросов. Гариза языгыз. Тик сез ул җир белән нишләмәкче буласыз9 Иорт салырга уйлыйсызмы? Авыл тирәсеннәнрәк кирәктер андый уегыз булса.
Габделгазиз, дулкынлануын басарга тырышып, йомшак келәмнән йөренеп алды.
—Без анда җир алмасы—топинамбур чәчәбез.
—Шалкан шикеллерәк бер нәмәстәкәйме?—дип сорады бүлмә
хуҗасы, ап ак күлмәкле егетләргә сәерсенеп карап. Ул аз сүзле эш кешесе иде.
—Фарук Махмутович. бу бөтенләй яңа юнәлеш, татар бизнесы булачак, by үсемлектәге файдалы матдәләр халкыбызга күтәрелергә, катлык богауларын алып ташларга ярдәм итәчәк, илаһи көч иңдерәчәк
—Кызык,—дип кенә сүз кыстырып куюдан узмады хәйләкәр бүлмә хуҗасы.
— Ни өчен милләтебез һаман ангы-минге хәлендә йөри? Чеченнәр. Югославия мөселманнары, Косово албаннары, көрдләр күтәрелә, чан суга. Ә татар һаман кушканны үтәп, башка халыклар кубызына биеп йөри бирә. Безнен бабаларыбыз бөек халык булган, Алып. Чура. Гали кебек батырларны биргән, Аттила, Кубрат хан кебек даһи оештыручыларны күтәргән. Алтын Урда атлары тоягыннан яшен ташыдай очып чыккан кантарлар Алып таулары итәгенә барып җиткән. Казанын югалтканнан сон, татар халкы тәки күтәрелә алмый. Ни өчен9
Габделгазиз, тавышын бизи төшеп, фикерен дәвам итте
—Аңа көч, куәт иңдерерлек витамин җитми Анын миен, буыннарын бәрәңге кәлҗемәсе сыегайткан. Халыкны бары тик җир алмасы—топинамбур гына күтәрә алачак. Үзләренә көчләп бәрәңге ашата башлаганчы, безнен бабаларыбыз нинди куәтле булган. Минем исәпләүләремә караганда, элек халкыбыз бәрәңге урынына җир алмасы чәчкән, шуннан бетмәс- төкәнмәс көч, дәрт алган...
Габделгазиз, үзе сөйләгәннәренә үзе ышана барып, янәдән халыкның зәңгәр томаннарга уралып еракта калган данлы тарихи үткәнен искә алып, француз, алман, һичьюгында чех, фин. швед халыклары белән бер рәттәге киләчәгенә кыю караш ташлады
—һәр татар кешесе канын яңарту, югалган пассионарлык жегәрен уяту өчен елына кимендә бер чиләк без үстергән җир алмасы ашарга тиеш. Әлегә без Татарстанда яшәүче ике миллионга якын татарны гына күздә тотабыз. Читтә яшәүче кардәшләргә ярдәм соңрак килер'
Габделгазизгә тәмам ышанып, гашыйк булып, дулкынланудан бер колагы кызып, икенчесе ак төскә кереп, иреннәре солы чүпләгән атныкы кебек сәер кыймылдый башлаган Сәйфи, күзеннән шартлап бәреп чыккан тозлы суны сөртеп алуны кирәк тапмыйча, өстәп куйды:
—Катнаш никахта торучыларны да ашатырга туры килер
Тәрәзәгә карап утырган хакимият башлыгынын ни, нәрсә турында уйлаганын ачыклавы кыен иде.
—Исеме бик сәер. Топинамбур. Ул яңа үсемлек бугай' Безнен бабаларыбызга мәгълүм булдымы икән? Мин аларга көч ат ите белән кымыздан килгән дип йөри идем. Карале син аны ’ Без бөтенләй надан икәнбез.—дигән булды бүлмә хуҗасы. Ул шаяртамы, ихластан сөйлиме, өздереп әйтә торган түгел иде.
-Сон җир алмасы ат итенә килешеп, тач ятып тора. Иш янына куш Топинамбур нигез тамыры белән татар сузе булырга охшый. Тәпиләп бап Ягъни көчеңне кая куярга белмичә, гел алга ашкын
Хакимият башлыгы төерем иреннәрен жыеп, кычкырып көлеп җибәрде егетләр сезгә жирнен иң яхшысын, кара туфраклыгын, бала тапкан 'хатын-кыз күкрәге кебек үзеннән-үзе кабарып торганын бирем Уңган кеше кулында туфрак алтынга әйләнә, диләр. Тик сүздә генә башлап. Сәйфинен күнеле аҗагандай ялтырап ачыллы
Ул бар акчасын мал-мөлкәтен, көчен шул изге гамәлгә юнәлтергә карар кылды. Элеккеге шик-шебһаләре. акчаны кысып тотуы өчен ана үз аЛДЬ,НГа6лё^гаТиз Мәскәүдә яна башлангычларны, бигрәк та экологик чиста азык төлек эшләп чыгаруны яклаучы, бушлай ярдәм итүче үзәк чиста азык төлек үзе барып кайтырга ниятли Бүләк-күчтәнәчсез,
буш кул беләТсәфәр чыгу килешмәс Мәскәүлеләр Татарстаннан чәшке
бүрек. Чистай сәгате. Яшел алан пыяласы, чәк-чәк. бал ише әйберләрне яратып алалар икән. Туннарын соңрак, жылы мөнәсәбәтләре ачыклангач алып барырга мөмкин булыр.
Сәйфи Һәдияләрне тапты, сатып алды, әйбәтләп төреп. Татарстан поездына алып төште. Билеты арзанрак плацкарт вагонда бару фикерен Габделгазиз бусагадан кире какты:
—Мин. Сәйфи туган, вагон башында, тамбурда бара алам. Купе- минем өчен аралашу үзәге. Күпме кеше белән танышасың, аралашасын Безгә топинамбур яклы, изге ниятебезне аңлаган һәр кеше кадерле Андыйлар. абзыкаем. плацкартта йөрми инде.
Сәйфигә саранлыгы өчен оялудан башка чара калмады. Габделгазиз Мәскәүдә. затлы кунакханәдә бер атнага якын яшәде. Заманында берничә ел башкалада укыган кеше өчен яшьлек хатирәләре. Кызыл мәйдан, хәтта Ленин бабай мавзолее—барысы да якын һәм газиз иде. Топинамбур орлыклары турында да белеште. -Баш катырып йөрмәгез әле. башка эшегез юкмыни?»—дип. аны тиз генә озату ягын карадылар. Ә чәшке бүрекнең, татар балына манчып ясалган, авызда эри торган чәк-чәкнен файдасы тимәдеме, дигән сорауның тууы табигый. Алары сөекле кызын Америкага укырга җибәрү хәстәренә китте. Чит илләр белән эшләүче министрлыкта да татар күчтәнәчләре уңай урнашты.
Сәйфи Габделгазизне поездан үзе каршы алды. Йөзеннән берни укып булмый, маска кигән фатир талаучы диярсең. Тәртип өчен тынлык саклап барганнан сон. Сәйфи түзмәде, йомшак, тулы иреннәреннән сорау кысып чыгарды:
—Ну. ничек анда? Уңышлар бармы?
Габделгазиз үз бәясен белеп, көттереп кенә җавап кайтарды.
—Бару бик файдалы булды. Селекция үзәгендә бер карт еврей белән якыннан таныштым. Орлык белән ярдәм итәрмен диде. Топинам- бурнын киләчәгенә ышандым Ореллан бер мужик әлеге яһүдигә тун күтәреп килгән. Костромадан зур агач сәгать бүләк иттеләр. Конкуренция зур булачак. Алырмын дигән алдан кергән. Без—беренче.
-Барысы да топинамбур чәчәргә уйлыйлармы? Без өйләнгәч, төн кыска дип. юкка гына әитмәгәннәрдер. Инде нишлибез?
Хәзер ресторанга кереп, тәмләп ашап алыйк. Шунда барысын да бәйнә-бәйнә сөйләрмен. Бару файдалы булды. Пушкин фондында эшләүче Аделия Чикбизова дигән ярым шимбә, ярым татар хатыны белән таныштым. Мәдәният министрлыгыннан хат алып килегез, доллар белән ярдәм итәрмен, диде.
-Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан түгелме?—дип. Сәйфи ачыкла- мыш кертергә булды.
— Каян да ярый. Яман эше ярты юлда калыр. Икенче атнада мина тагын Мәскәүгә барасы. Теге карт еврей янына. Аделия Чикбизовага шул хатны ирештерермен.
Ак күлмәкләренә асфальт тузаны иңә башлаган ике дус. тагын да ныграк бүлтәйгән папкаларын култык асларына кыстырып, оешмадан оешмага йөрүләрен дәвам иттеләр. Шул арада Габделгазиз. Сәйфи исәбенә, тагын да мулрак бүләкләр алып, ике тапкыр Мәскәүгә барып кайтты Олы калага өченче зыярәтендә кызын ярты елга укырга Америкага озатуга иреште. Туганыннан топинамбур орлыгына дип алган акчалар шунда кипе.
Сәйфи аны һәр кайтуында машинасы белән каршы алды, ресторанга алып кереп ашатты Шуннан сон гына хәл-әхвәлләр турында сорарга җөрьәт итте:
—Ничек анда хәлләр? Тиздән чәчүгә төшәргә вакыт. Мин җирне сөрдереп кайттым.
—Жир сөрелер.—диде Габделгазиз төксе тавыш белән.—Теге татар марҗасы Германиягә киткән. Ярты елдан сон гына кайта, ди. Карт еврей шулчаклы хәйләкәр булып чыкты, алдап йөртте-йөртге дә. быелга орлык булмый, диде.
—Инде нишлибез? Күпме акча түктек. .
Бәрәнге утыртып торырбыз. Үзен беләсең, татар шул ризыктан Л.,,ка ЯШИ алмый- Киләсе елга ул орлыкны барыбер кулга төшерербез өйдә, миңа тагын йөз илле грамм салып җибәр әле
сәифинен Габделгазизне сонгы күрүе булды. Бер атна баш күтәрми эчеп йөргән, диделәр. Шуннан соң ул суга төшкән балтадай бөтенләй юкка чыкты. Өй телефоны жавап бирми Ишекләрен ачмыйлар.
Ике атнадан Сәйфиләргә түгәрәк сакаллы, күзлекле ир килеп керде —Исәнмесез!
—Хуш киләсез, ни йомыш?
—Йомыш дип. бурычны кайтарырга вакыт Мин—банк вәкиле
— Нинди бурыч ул тагын?—диде Сәйфи.
—Сезнең ширкәткә мин өч ай эчендә түләү шарты белән илле миллион, яңача. мең акча биргән идем Биредә кул куелган, печать сезнеке.
—Минем кул юк. Габделгазиз Саубанов имзасы тора ич!
—Дөрес Ширкәтнен рәисе сез. Печать сезнеке. Саубановны табып булмый. Рәхим итеп түләгез. Эшне судка җиткермик.
Икенче көнне дә шул ук тарих кабатланды Ишекне шакып, заманында алыш-биреш итешкән, таныш склад мөдире килеп керде. Ине белән буе бер. судагы үрдәк төсле як-якка чайкалып иөри торган Әсмабикә—Асяның, һавадан акча ясап, баеп беткәне Сәйфигә мәгълүм иде. Тавышы тук күгәрченнеке шикелле, тамак төбеннән гүләп чыга.
—Фатирыгыз матур икән. Сөбханалла Тигез гомер итегез. Ничә балагыз9 Икәүме? Хуш Сәйфи, үзенне бик борчымаска идем дә. кызым икенчегә кияүгә чыга. Беренче туен акча жәлләп, ни ылтара. ни пылтара гына ясаган идем, тормадылар. Монысын гөрләтеп, шаулатып, затлы ресторанда уздырмасам. исемем Әсмабикә булмасын
Хуҗа бу бай хатын, ниндидер мәкер белән бурычка акча сорарга килгән дип уйлап, кунакның күңелен рәнҗетмәскә тырышып, ипләп кенә хәленен хөртиләнеп китүен аңлатырга тырышты.
—Энем, әллә мине әҗәткә акча сорап килгән дип уйлыйсынмы9 Аллам сакласын Мыскыл итмә, мин андый көнгә калган хатын түгел. Алган бурычыңны бир!
Сәйфи анын сүзләрен шаяртуга, ялгышуга юрап, җитди кабул итмәде
—Минем сине. Әсмабикә, җаным-ахирәт. ике-өч ел күргәнем юк. Нинди әҗәт турында сүз алып барасын? Усал итеп шаяртасынмы9 Кара юморлы ахырзаман җитәме әллә?
—Синен исемнән Габделгазиз Саубановын ун меңне алып китте. Ике ай элек Сәйфи үзе кертеп бирер, диде. Көтәм юк. көтәм юк.
Аптырагач, үзем килдем.
— Бурычыңны биргән кешеннән сора,—диде Сәйфи, бавырдан күтәрелгән ярсуын авырлык белән тыеп.
—Сон сез бит итәк белән жин кебек гел бергә йөрдегез. Вәт. акчаны бурычка синен өчен алам дигән распискасы Барысы да законлы Мина кайсыгыз гүләсә лә ярый Ул ата хөрәсәнне каян табасын? Әйдә, Сәйфи куала ун менне. Юкса, процент үрләтә башлыйм
Сәйфинең жен ачулары чыкты.
-Чыгып кит минем оемнән. Ьет ачуын туннан алмыйлар
Ипнен җикеренүенә ханымнын иягендәге йоны да селкенмәле.
— Их Сәйфи Сәйфи. Үзен акыллы адәмгә охшап торасын. Шалкан .1-wen баеган кешене күргәнен бармы9 Башта киңәш-табыш итәргә кирәк иле Житә алмасны кума, дип дөрес әйткәннәр Теге атнада акчага иелермен Әзерлән кун. Эшне судка җиткермик
1 Коч хәл белән бәйләнчек хатынны озатты. Ишекне тагын шакы лылао Күзчәдән тышка карап, ху» имәнеп китте. Ишек төбендә кыска ™ купткалардан өч таза ир-егет басып тора иде. Сәифи бармакларын ПК ' яктан чәченә батырып, .топинамбур, дип кычкырып диванга аулы. 1 “и., X. тугел икән шул. Нигезе «төни—батыр булырга тиеш Шуннан сон инде тәпиләп китәсен! Үзен бара алмасан. тиешле җиргә озатып
куярлар.

Реклама