Логотип Казан Утлары
Хикәя

БҮРЕ БАЛАСЫ


улып килүче ай яктысында куак арасыннан ике күз ялтырады. Ул да булмады, туйра ботакларын чаштырдатып, сукмакка күз иясе үзе дә атылып килеп чыкты. Каушап калган Шәмсегали карт кулындагы сәнәген селтәп сукранып куйды.
—Нәмә йөрисен тагын кеше куркытып? Бетмәде шул гадәтең, кене буе урык-сурык чабып йөрисен, тик торганда әллә каян пырылдап килеп басасын да йөрәкне аласың.
— Куркуыннан ыштанына җибәрдеңме әллә?
—Теленә салынма! Тот дилбегәңне, бор атыңны, диләр сина. Әйләндереп җибәргәнне көтәсеңме әллә?
— Бик батырайма, бабкай! Кайткач, әбекәй үзе дилбегәңне борыр әле—тагын бер бәбкәсе югалган. Бабан гына куып төшерде күл буена, төшермәгән булса—югалмыйдырые, ди. Былтыр да берсен чуртаннан алдырганые, ди.
Быел да югалуы чын булса, бәбкәсе өчен карчыгыннан ишетәселәр турында у илана-уилана, Шәмсегали карт күбәдәге печәннәрне тавышсыз- тынсыз гына арбага төйи башлады. Эһе-һе, булды шул былтыр андый хәл Каз бәбкәләренең берсен озын күлдә чуртан йотканые. Быел да шул нәләт харап иткәндер. Тотып ашамадылар да, ичмасам, шул чуртанны.
Көндез умарталыкта эше күп булганга Шәмсегали картка печәнне менә шулай төннәрен ашык-пошык кына кайтарырга туры килә. Ярдәмчесе дә юк. ичмасам. Карчыгы Рәхиләнең хуҗалыкта эше тавык чүпләп бетерә торган түгел Оныгы әле бик кечкенә, көне буе бүре баласы төсле тегендә- монда чабып йөреп, зыян-зәүрәт китерүдән башканы белми. Ярдәмләшү түгел, аның үзе артыннан әби-бабасының күз-колак булып торуы кирәк
Индус СИРМАТОВ (1937)-язучы. журналист «Еллар шаһит-, -Әткәй сәгате-. -Ике» иңсәмдә- һ б. китаплар. иллеләп фильм һәм телеспектакль авторы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Казанда яши
Т
vnrari,m?aLi^r?t^?HeH ТӨЯП бетергәч, бастырыгын бәйләмичә генә йөк уртасына ыргытты да оныгын күтәреп бастырык өстенә утыртты . —Тот дилбегәңне.
дилбегәсен кагуга, тыңдаучан алаша салмак кына урыныннан кузгалды.
’ — кЯ^ЧаН югалган"’ Әбиеңнең бәбкәсе дим?
с “Бүге” инде Иртән үзең күлгә кугансың бит Кич кайттылар, ьерсе юк. оОкәи әйтә, бабаңның иманын укытам әле, мал кадерен белми, ди. Үзен дә инде, бабкай, ничә әйттем күлдәге шул чуртанны тотаек, дип. Бәбкәләреңне генә түгел, казларыңны да ашап бетерер әле
Бабай белән оныгы Озын күлдәге шул чуртанны тотарга инде күпме кыҗрап йөрсәләр дә әлегә рәтле эш чыкканы юк иде. Дөресен әйткәндә, Шәмсегали картның чуртан артыннан чабасы килми, мона вакыты да җитми. Умарталыкта бодай да эш муеннан Авылдан биш чакрымнар ераклыктагы умарта аланына яз башында күчеп киләләр дә, көннәр суытып, умарталарны кышкылыкка җайлап урнаштырганчы шунда яшиләр. Умарталардан бушаган арада бабай утынын, печәнен хәстәрли Ә Рәхимә әбинең бөтен вакыты өй янында, мал-туар, кош-корт тирәсендә үтә. Оныклары Хәмиткә генә җәннәт—умарталык белән күл арасында трай тибә, балык каптыра, йомран аулый, җиләк-җимеш, чикләвек җыя, эшсез йөрисен, дип, бабасы тотып пешерсә генә, әбисенә ярдәм итешкән була.
— Бабкай, дим, арба ава бит!
Шәмсегали карт авып бара торган йөген аркасы белән терәтмәкче иде, өлгерми калды Башта малай шуып төште, анын өстенә бастырык, аннары икесен бергә печән йөге күмеп ташлады. Быел югалган каз бәбкәсе өчен карчыгыннан былтыргыдан да яманрак эләгәсеннән шөлләп кайтучы бабайнын хәзер инде башка уйдан коты алынды—бастырык оныгының башын ярмаганмы, билен сындырмаганмы. Ул. булдыра алганча тиз-тиз кыланып, печәнне актара башлады.
— Нәмә чокыйсың анда, бабкай, муен тамырын кычытамыни9 Шулчаклы печәнне бастырыгын бәйләмичә алып кайталар димени' Бер эшеңнең рәте юк!
—Һи. бүре баласы, син печән астында калмадыңмыни’ Җикеренеп торган була бит әле тагын! Берәр җирен авыртмадымы, улым ’ Бастырык бәрмәдеме, дим?
— Бастырык астында калырга мине дуракка саныйсынмы әллә. Үзеңне бел' Күрсәтер әле сиңа әбекәй югалган бәбкән өчен' -Алар шулай инде читтән карап торган кешегә бер-берсенә авыр сүз әйтешеп сөйләшәләр кебек тоелса да, күңелләрендә усаллыкның әсәре дә юк. Бу юлы малай тукталып та тормастан бөтенләй икенче тавыш белән сүзен дәвам итте - Бабкай, дим, әйдә иртәгә иртүк барып тотып кайтабыз шул чуртанны Әбекәй уянганчы барып җәтмә салыйк та ул уянуга тотып кайтырбыз. Синен җәтмәләрен өчәү бит. внесен дә салыйк.
Оныгының сүзендә хаклык бар инде анысы Шәмсегали картнын келәтендә өч җәтмә герен куелган. Тик алар председательнеке Авылга олырак кунаклар кайтканда ул аларны умарталыкка алып ютлә. Күңелләре КУТ тоелгач жэтмә сөйрәп, күлне актарып чыгалар. Табан балыгы тоталар. Кчйчткп вак-төяк чуртан, шамбы балалары да эләккәли Җәтмәләре
—Тот, нигә тотмыйсың соң?!
—Тотарсың, бар! Ничә кармагымны гына алып китте. Былтыр, оясыннан егылып үлгән чыпчык баласы белән салгач, кармак җебемне төбе-тамыры белән өзеп качты.
—Тал тамырына эләктереп өздергән кармагыңны чуртанга сылтама.
— Чуртан инде, бабкай, чуртан. Җәтмә салырга кирәк ана. Җәтмәсез пычак та эшләтәлмисең син аны
ертылып, бер балыксыз калган чаклары да була. Ә җәтмәне ертучы- карт чуртан .Алай түгел дияр идеи, аны үз күзләре белән күрүчеләр бар Озынлыгы ярты бастырык буе булыр, диләр.
Күрүчеләр бар, тота алучылар гына юк. Авыл яшьләре мурда салып та карадылар, аулап та—барып чыкмады. Озын күл камышлары төбендә типтереп яши бирә чуртанын. Күлгә ул хужа. Табан балыкларының патшасы да ул. Хәтта күл читендәге тал куаклары, камышлар, түмгәләкләр арасында оя корып бала чыгарган бихисап кыр үрдәкләренең бәбкәләре суга төшкәч, алардан да авыз итә. дип сөйлиләр
Булса да булыр—былтыр Рәхилә әбинең бәбкәсен шул гына харап итте бит Шәмсегали карт, әрәмтамаклар өйдә ятмасыннар әле. дип. күлгә куып төшергән иде аларны. Әби. күңеленнән нидер сизенеп. Озын күл янына килсә, күз алдында бер бәбкәсе чырылдый-чырылдый су төбенә төшеп бара. Пырылдап караса да. ата каз коткара алмады бахырны Ул. башкайларыгыз исән чакта моннан таегыз, дигән сыман муенын сузып, калган бәбкәләрне су читенә куалап чыгарды да юл буена каңгылдап. Шәмсегали картны сүгеп кайтты. Рәхилә әбидән исә ата каздан да ныграк эләкте. Быелгысы өчен инде әбиеңә яна бәбкәләр чыкканчы сүз ризыгы җитәчәк.
Шәмсегали карт шуларны уйлый-уйлый печәнен яңадан төягәндә Хәмитнең дә түбәтәй астындагы сырлары кыймылдый иде Бәлки анын уе барып чыгар әле Бабасын күндерә алса, белмәссең, шул чуртанны тәүбәгә китерүләре бар Былтырдан бирле Хәмитнең җанына тынгылык бирми бит инде ул Озын күл патшасы. Олылар ана ялгызы гына күлдә кармак салырга рөхсәт итә башлагач былтырлы-быеллы ничә кармак кына әрәм итте инде Хәмит чуртан тотам дип. Төпкә эләккән кармагын чыгарам дип үзе суга бата язган чагы да булды. Берсендә баштанаяк ләмгә буялып кайтты. Шул көнне ана бабасы, бөтен әрәмәне, күл буйларын, камыш араларын бер итеп заяга чабып йөрүләрен, көненә бер зыян эшләми калмавын да искә алып, киямел бүре баласы булдын, дип кушамат такты Ана карап кына чуртан барыбер эләкмәде Хәмитнең дә уеннан китмәде
Печәнне ишек алдына кайтарып бушаткач. Шәмсегали карт, җәтмәләрне тикшерәбез, дигән булып, оныгын туры келәткә алып керде Чынында анын бу гамәле, өйгә кереп. Рәхилә әби теленә эләкмәскә тырышудан иде Бераз күзенә чалынмыйрак йөрсән. эссесе сүрелер, янәсе
—Әбиен уянганчы, дисеңмени улым? Алайса, шушында гына ятып йоклаек та. иртүк торып китәрбез.
Бүре баласы бабасының сүзенә ышанды. Бабасының башында, малай уянганчы умарталыкка чыгып сызармын, төшкә чаклы әбисенең дә төтене сыегаер, дигән хыянәтчел уй барлыгын ул күңеленә дә китермәде
Алар келәт идәнендәге иске юрган өстснә сузылып яттылар. Малай шунда ук бабасы кочагында эреп йокыга талды Тик бер арада гына ул кичтән бабасы йөк өстенә ыргыткан бастырыкның печән бастырыгы булмыйча. Озын күлдәге чуртан булуын күреп гаҗәпләнде. Аны кем кайчан тоткан да печәнлеккә кем алып килгән—малай шунысын гына һич аңламады.
, _ Келәт ишегеннән кергән салкынча һавадан уянып киткәндә Хәмит бабасының мыштым гына капкадан чыгып баруын күреп алды Бабасы җәтмәләрне алмаган иле. Жәтмәләр өчесе дә үз урыннарында эленеп тора. Ул ихатадан шактый ераклашып баручы бабасын куып житге
— Бабакай, күзен чыккыры. җәтмәләрне онытып калдыргансың бит'
— Бәй. улым, син дә уяндыңмыни? Без, улым, болай итик, бүгенгә тотмый торыйк әле ул чуртанны. Кортлар бик уйный торган чак. күч аерылып әрәм булмасын, дим Бүтән вакытта иркенләп тотарбыз. Син оар. әбиен янына кереп ят Уянгач умарталыкка кидерсен Син бер дә кайгырма, бүген булмаса иртәгә барыбер тотабыз ул чуртанны.
-Кит ГеЛ ШУлаи инде- Гел алдыйсын, гел мине бала-чага итәсен! ..пП.ллг.?Л^’ аЛТЫ ншьлек егет бала-чага буламыни! Аннан килеп, ЛИП бслден мине' Тотабыз булгач тотабыз Мен.» умарталыкта гына эшләр җиңеләйсен дә.
—Чын, диген, валлаһи, диген. Күзем чыксын менә, диген.
Кит әле, чуртан өчен ант итәргә монда...
Хәмит бабасына җаваптан бүтән сүз әйтмәде. Анын умарталыкта эш жинеләигәнен көтеп торасы да килми иде. Бабасы кузгалып киткәч, ул да кире оорылды. Тик өйгә кермәде, күл буена төште.
Тып-тыныч күл өстендә сирәк-мирәк кенә вак балыклар сикерешеп уйнаклый иде. Алар сикереп чыккан урында бер дулкын божрасы, чумган җирдә икенче божра барлыкка килә дә, боҗралар бергә кушылгач, күл өсте тагын тынычланып кала. Бераздан шул күренеш яңадан кабатлана. 1ик башка урында.
Шуларны күзәтеп. Хәмит күл ярында озак кына басып торды. Нигә сикерешә икән бу балыклар9 Күлдә урын җитми микәнни сон аларга... Бабасы әйтә, йөзеп барган җирләреннән күл өстендә очучы чебен-черки, күбәләк ише кортларны күрәләр дә шуны кабып йотарга сикерәләр алар, ди. Әллә малайлар кебек чумып уйнаулары микән?
Кинәт кенә Хәмитнең башына бөтенләй башка бер уй китереп сукты: теге чуртан куадыр аларны, шуннан качып сикерәләрдер вак балыклар. Димәк ки, чуртан да хәзер шушы тирәдә генә булырга тиеш. Тизрәк җәтмәләрне алып килергә дә күлгә батырырга!
Өч җәтмәне берьюлы күгәрә алмаганга Хәмиткә күл белән келәт арасын ике тапкыр урарга туры килде. Җәтмәләрне пар ишкәкле зур көймәгә гутырса. ишеп барырга көче җитмәсен белә иде Хәмит Шуңа ул аларны юан бүрәнәдән чокып ясаган тагарак-көймәгә салды да, кулына ишкәк хезмәтен үтәүче иске ипи көрәген алып, күл уртасына таба кузгалды. Бара-барышлый су өстендә уйнаклаучы балыкларга да күз салгалады. Хәзер алар нигәдер монда түгел, күбрәк күлнең камышлар үсә торган ягында сикерешәләр иде. Чуртан да шунда икән, дип. малазз көймәсен камышлар арасынарак борып кертте.
Хәмит җәтмәләрне чишеп зурысының бер канатын күлгә ыргытты. Җәтмәнең кирпеч боҗралар, тимер-томырлар бәйләнгән аскы ягы шунда ук чупырдап суга чумды, такта калкавычлар тагылган ягы күл өстенә йөзеп чыкты, калкавычлар белән бергә быгыр-быгыр килеп күл төбеннән күбекләр күтәрелде. Күлдә агым булмагач, көймә, кайда тукталсаң, шунда тик тора. Хәмит ишкәге белән унлап-суллап бер-ике тапкыр ишеп ала да җайлап төрелгән җәтмәне суга төшерә бара Шулай йөзә торгач, зур җәтмә күлдә үз урынын алды. Калкавычлар туп-туры буй булып сузылып ята иде. v
Калкавычларга карап торганда Хәмит күл өстендә күк иөзенен көзгедәге кебек чагылышын күреп алды. Аның мондый да матур манзараны беренче генә күрүе түгел иде түгелен Гик алары яр читеннән карап торганда була иде. Монда ул әллә ничек иркен, колач җитмәслек киң икән дугаланып тора икән Хәмит ишкәк очын аз гына суга тигерүгә, бөтен матурлык вак-вак дулкыннар арасына керде дә югалды. Кук иөзенен күл өстендә яңадан дугаланып чагылышы килеп чыгуын аңа шактый озак көтәргә гуры килде. Тик бу юлы күл көзгесендә ниндидер кара- копа бүй-буй сызыклар да чагыла иде Текәлебрәк карагач, Хәмит ул сызыкларның камыш шәүләләре икәнен аклады, һәр камыш шәүләсе кыйгачлан сузыла да күл төбенә төшен китә иде Юк. болары шәүлә түгел камышларнын су астындагы сабаклары икән. Көймә кырыеннан карасаң күл төбе дә аерым-ачык күренә.
Р Монда шулай сай микәнни, дип уйлап алды Хәмит Аи-һаи. зур чуртан шушындый сай җиргә сыяр микән? Әллә сон җәтмәләрне типәнсоәк күл уртасынарак салыргамы? Әнә бит. вак балыклар да ^гаюамый башлады. Чуртан башка урынга күчмәгәндер бит. югыйсә?
Чуртан ул сиңа болын буйлап үлән умырып йөрүче сыер түгел.
Юктыр, ике кечкенә җәтмәне дә зурысы янына ташларга кирәк аларын салу зурысы кебек мәшәкатьле булмас. Хәмит шундый карарга килсә дә барсы да син теләгәнчә генә барып чыкмый икән шул. Зурысын батырганда болары да чуалган. Хәмит, бер җәтмәнең кайсыдыр канатын көймә койрыгына кагылган агач чөйгә элеп, икенче канатын камыш арасына ыргытты да әкрен генә ишә башлады.
Малай ничаклы гына сак кыланырга тырышса да, җәтмәләрнсн рәтенә чыга алмады, икесен берьюлы ташлый башлады. Суга төшкәч алар үзләре үк рәтләнерләр төсле иде. Менә инде җәтмә канатын чөйдән ычкындырасы гына калды.
Хәмит чөйгә үрелгәндә көймә артыннан ниндидер бер озын кара шәүлә выжылдап узгандай тоелды. Шул арада көймә дә кинәт тартылып куйды, йөзүеннән туктады. Хәмитнең коты очты. Чуртанмы әллә бу0 Көймә тикле көймәне шып туктатырлык зур чуртан микәнни?! Малаймын хәзер үк көймәсен ташлап йөгерәсе килде. Тик нишлисен—су өстеннән йөгереп буламыни! Аннан сон чуртаннан качарга килдемени ул монда, тотарга килде бит ул аны! Жәтмәне чуртаны-ние белән бергә яр буена сөйрәтергә кирәк. Анда күз күрер.
Хәмит ишкәге белән унлап-суллап ишә башлады. Тик көймә кузгалмады, җәтмә бавы гына тагын да ныграк тартылды! Ул да булмады, көймә койрыгы кинәт кенә борылды да. көтелмәгән бу хәлдән тигезлеген югалтып, малай чупылдап суга егылды. Аның белән бергә тагарак көймә дә капланды.
«Батам. Батам да үземне чуртан йота!» Куркудан малай куллары белән әллә нинди хәрәкәтләр ясый башлады, аның авыз-борынына су керде. Үләм икән, дигән куркыныч уйдан Хәмитнең күз аллары караңгыланды Ярый әле шунда бабасының киңәше исенә төште. Су буенда үскән егет батып үлүдән курыкмаска тиеш, андый чакта ин әйбәте—суга чуму, аннан сон калкып чыгасын да тын аласын, дип өйрәткән иде аны бабасы. Бер тапкыр күлнен сай гына җирендә шулай суга батырышып уйнаганнар да иде.
Чуртаннан курыкса да Хәмит күлгә чумды. Башын калкытуга, капланган көймәгә тотынып, аякларын алмаш-тилмәш чапылдата башлады Көймәгә дә жан керде. Атар икәүләшеп йөзеп киттеләр.
Бераздан Хәмит ярга түгел, күл уртасына таба йөзүен аңлады Көймәгә утырган булса, аны ишкәк белән боруы берни тормас иде дә, монда борып кара син! Көч житәме соң аңа? Тегеләй дә хәрәкәтләнеп карады Хәмит, болай да. Көймә генә ана буйсынырга теләмәде, һаман күл уртасына таба йөзүен белде.
Инде, җәтмәләр дә артта калып, күл яры да ераклаша башлагач. Хәмит туктап ял итәргә булды. Их, ичмасам, көймәнең теге башында булсам, ярга чыгар идем, дип уйлады ул, бераз хәл кергәч. Күнеленә килгән яна уйдан шунда ук үзен-үзе олыларча битәрләп ташлады. Вәт Дурак, көймә читенә ябышып кына теге башына барсам, ярга чыгам бит
Кешене курку белән шатлык икесе бертөсле каушата. Хәмит тә. шатлыгыннан каударланып, чак кына көймә астына керми калды. Бу куркынычтан котылгач, ул саграк булырга тырышты. Ләкин ул инде бик нык арыган, кичәдән бирле берни ашамаганлыгы да сиздерә иде. Малай аяклары белән өч-дүрт тапкыр чапылдата да ял итә, кузгалып китә лә тагын туктап ял итә. Ул инде үзенең ярга таба йөзгәнен белә, тик, яр әле ерактыр, дип, башын күтәреп карарга курка иде.
v Бервакыт көймә лып итеп нәрсәгәдер килеп бәрелде. Бу юлы инде Хәмит башын судан күтәреп карамый булдыра алмады. Карагач күрДС" аның көймәсе үзе салган җәтмәләргә килеп төртелгән икән.
Малай көймәне җәтмәләр белән бергә этәргә тырышып караса да. көймә урыннан кузгатмады. Анын ташлы-тимерле җәтмәләрне сөйрәтерлек хәле катмаган иде. Хәмит, көймә читенә тотынып, анын икенче башына
йөзеп килде дә жәтмәне ычкындырмакчы булды. Ләкин тимерләре, ташлары белән су төбендәге агач тамырына эләккән жәтмәне һич кенә дә ычкындыру жае юк иде Малай үзенә таба тарткан саен жәтмә дә ныграк кирегә тартыла. Күрәсен, ул тамырга бик каты уралган иде.
Хәмит хәлсезләнгән бармаклары белән көймә читенә тотынып күзләрен йомды
Шәмсегали карт, әбәткә кайтып оныгынын өйдә юклыгын белгәч, келәткә керде. Җәтмәләр күренмәгәч, карчыгына да әйтеп тормыйча, күл буена ашыкты Иөгерә-атлый барудан анын сулуы капты, аяклары тыңламас булды, йөрәге чабышкы атныкы кебек дөп-дөп тибә иде. Башында бер генә уй: харап иттем баланы, исән булса, бу вакытка чаклы кайтмый калмас иде. Бәйләп куйган урыннарында зур көймәне генә күргәч, аның шомлануы тагын да артты: тагарагы белән кереп баткан. И бала, бала, кайдан гына эзләргә инде синең гәүдәңне.
Бабай, көймә уртасына баскан килеш, сынар ишкәк белән уңлап- суллап ишә-ишә, күл буйлап, капланган көймәне эзли китте. Капланган тагарак эченә су тулса да бата торган түгел, күренми калмас.
Аңа әллә ни озак барырга туры килмәде Ул камышлык янында тагарак көймәнең ялтырап яткан төбен күреп алды, утыргычка утырып, ике ишкәкләп бер-ике селтәнүгә килеп тә җитте. Тагарак янында ук жәтмә калкавычлары да йөзә иде.
Су төбен бәгүр белән актарырга—малайны шунсыз табып булмас Әбисен ярдәмгә чакырып авылга җибәрергә. Шәмсегали карт, шул уй белән су читенә чыккач, тораташ булып катып калды—кайнар комда оныгы йоклап ята. Тик нигәдер малайның трусигы гына юк иде
Җилкәсенә бабасының кулы тиюгә Хәмит уянып күзен ачты Шәмсегали карт үзенсн жебеп төшүен сиздермәскә, кырысрак күренергә тырышып, сүз югында сүз булсын, ата казын күкәй саламы, дигәндәй, сорап куйды.
—Ыштаның кая?
—Камышлыктан йөзеп чыкканда су төбенә төшеп калган бугай
—«Бугай» белән «дыр» беләсеңме кайда? Алашаның койрык астында. Әйдә, анда әбиең ашарга көтә. Каз бәбкәсен чуртан алган, дигән була бит әле. Нигә алдадың?
—Үзең бармагач...
— И. Улым, синең белән мина тоттыра торган булса, бозау чаклы булып үскәнче күл төбендә яшәми дә ул!
Ашап-эчеп бераз ял иткәч, бабай белән онык, бәгүр күгәреп, янадан күл буена төпкә эләккән жәтмаләрне чыгарырга килделәр. Тамаша карарга Рәхимә әби дә аларга иярде.
Икәүләп башта зур жәтмәне яр буена тартып чыгардылар Анда бармак буе гына алтынсу табан балыгы эләккән иде.