Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хатлардан юллар


Менә әле генә «Козон утлорыяның яңа сонын укып чыктым. Мин аны 1958 елдан- Уфодо яши
бошлогон вокыттон бирле олдырам. Журналны алгач, иң әувәл күкрәгемә кысам-кочоклыйм аны.
Аннан аның изге сәхифәләрен актара башлыйм. Актарып бетергәч, йотлыгып, озак-озок иснәп карыйм.
Тәмле ис килә. Кәгазь исе. Яңа кәгазь исе Шул ис белән ул сәхифәләргә язылган рухи гәүһәрләр дә
йөрәк түренә китәдер Журналны шундый ләззәт кичергәч кенә укый башлыйм Иң башта шигъри
әсәрләрдән рухи тәм алам Аннан публицистик язмалардан фикер энҗесе эзлим. Шуннан хикәя,
повесть, романнарга күчелә
Ерактагы кояш якын була, дигәндәй, «Казан утларыиның уты безне-Башкортстанда
яшәүчеләрне-тагын до ныграк кыздыра Күңелдәге, йөрәктәге салкын бозларны эретә Кыскасы, сез
кабызган әдәбият, сәнгать утында җылынабыз «Кызыл» сүзләр белән әйтсәк, «Козан утлары» утыннан
эстетик зәвык алабыз.
Суфиян ПОВАРИСОВ.
Уфа
Олуг әдип Галимҗан Ибраһимовтан башлап Равил Фәйзуллинга кадәр журналны
Татарстанның иң күренекле әдипләре җитәкләде Иң матур елларында журналның тиражы 120000 гә
кадәр үсте! Аны Владивостоктан Клайпедага, Мурманск һәм Анадырьдан Бокуго кадәр Һәр төбәктә
яздырып ала килделәр Минем туган шәһәрем Мартукта да (Казакьстан) аны алдырып укый иделәр
Кайсы чорда «Казан утлары» журналы редакциясенә кыенгарак килгәндер, хәзер әйтүе кыен,
әмма шунысы бәхәссез-журналның бүгенге җитәкчелеге эстафетаны ил өчен дә, әдәбият өчен дә иң
авыр-матавыклы заманда кулына алды
Журнал редакциясенең, иң әувәл аның бош мөхәррире. Татарстанның халык шагыйре Равил
Фәйзулпинның һәм аның хезмәттәшләре Флүс Лотыйфи. Марс Шобаев, Ман( ур В«ли, Наис Гомбәр.
Рәдиф Готаш. Алмаз Гыймади, Марат Закир. Камил Кәримовларның фидакарь хезмәте һәм көче белән
шушы болгавыр заманда «Казан утлары» сакланып, яңа гасырга да лаеклы басма булып калды.
Журналның бизәлеше-дизайны нык яхшырды, аның полиграфик эшләнеше Мәскәү
басмаларының күпчелеген көнләштерерлек. Мәгълүм калын журноллар-«Новый мир», «Знамя»
«Октябрь». «Дружба народов»ларның берсе дә күләмнәрен саклап кала алмады, алар юко гына
брошюралар булып чыга башладылар, тиражлары буенча да үзләренә байтак еллар инде Дж Сорос
фонды ярдәм итеп килсә дә, «Казан утлары» белән ярыша алмыйлар
• Казан утлары» журналының бүгенге 10 меңле тиражы соңгы чик булмас, аны әле алда тагын
да матур еллар көтә дип ышанам Бу ышанычның нигезе~журналның ничек яратып, белеп, зур осталык
белән эшләнүендә
Яраткан журналыма, аның хезмәткәрләренә озын гомер. Татарстанга игелекле хезмәт итүдә
уңышлар телим!
Рауль МИРХӘЙДӘРОВ.
Мвскоү.
Билгеле булган тарихи сәяси, икътисади сәбәпләр белән милләттәшләребез төрле ипләрдә
яшәргә мәҗбүр 1950 нче елларга кадәр ишле генә татар диаспорасы Кытай басып алган Шәркый
Төркестонда. бүгенге исеме белән әйтсәк, Цинзян өлкәсендә яшиләр
Татарларның бу җирдә яшәүләренең тарихы 200 еллап Тотор-бошкортлар бирегә Пугачев
күтәрелеше бастырылгач «очып килгән булырга тиеш Алар күбесенчә Алтай, Тарбаготои якларында
утырганнар Казакъ халкыннан кыз алып, ахырда үзләре дә казакъ тормышына күчеп, тәмам
козакълошып киткәннәр
Шундыйлар мисалы-Җиңсар дигән җирдә яшәүче казакълар үз халыклары төрле кабиләләрдән,
илләрдән торганга күрә, татарларны кодалашса да чала-казакь дип йөртәләр, ягъни ярым, яртысы гына
казакъ Бу чала-казокълашу XX гасырның башларына кадәр дәвам итә Бүген шул халык Алтай, Тарбагатой,
Баянху. Әремче шәһәрләре янындагы тауларда яшиләр
Татарлар исә, күбесенчә Цинзянның көнбатыш ягындагы өч вәлиә дип тарихка кереп калган
өлешендә тупланып, ә Чуа-чак, Гөлҗә. Әремче шәһәрләрендә мәхәлләләр, мәчет, мәктәпләр, клублар,
сәүдә ширкәтләре, заводлар төзеп гомер итәләр 1949 елда Шәркый Төркестан журналында язылып
күрсәткәнчә, сан ягыннан 70 мең булган һәм, арта барып, 200 ел эчендә төрле юллар белән качак, сәүдә
эшләре, 1917 елдагы фетнәләрдән соң һәм соңгы 1933 елгача килеп урнашкан милләттәшләребез хисабына
үскән Татарлар бу җирдә үз тырышлыгы, фидакарьлеге белән дан тоткан Шәркый Төркестанның XIX-XX
гасыр тарихын татарларсыз күз алдына китерү авыр
Ләкин бүген, Сталин - Мао-Цзедун сәясәте нәтиҗәсендә, бу җирләрдә татарлар саны 5 меңгә генә
калды, анысы да җирле халыклар ассимиляциясе каршында тора Шулай до, әлегә бирешмиләр
1988 елдан бирле Сабан туйлары, Габдулла Тукайга багышланган кичәләр үткәрелеп,
җәмгыятьләр төзиләр Әмма иң кирәге-милләтнең киләчәген тәшкил итүче мәктәпләр яки факультатив
рәвештә татар телен укыта торган урыннар юк
Ирек ГАРИФ
Австралиядәге татар җәмгыяте әгъзасы
Халкыбызның рухи көзгесенә әйләнгән «Казан утлары» журналын яратып укып барам Хәтта
сугыш елларында, әле мин ныклап укырга-язарга өйрәнгәнче үк. апа- абыйларымның «Совет әдәбияты»
журналын укып йөргәнлекләрен хәтерлим (Ихтимал аны колхоз идарәсе алдырган булгандыр) «Казан
утлары» үзенең сәхифәләрендә халкыбызның үткәнен һәм бүгенгесен, аның әдәбиятын, сәнгатен һәм
мәдәниятын яктыртучы озын тарихлы бердәнбер әдәби-нәфис журнал
Минем әтием Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышларында катнашып күп авырлыклар кичерә
Аның империалистик сугышка бәйле «Сугыш бәете» исемле китабы дөнья күрә Ләкин ул минем көннәргә
кадәр сакланмаган Дөресрәге, кулдан-кулга йөртеп укый торгач, аны гаиләбезгә кабат бирмиләр һәрберсе
нәтиҗәсез эзләнүләр белән тәмамланган шушы бәетнең язмышы белән кызыксынуым әтиемнең
вофатыннан соң тагын да арта төште һәрвакыт кешеләргә карата игътибарлы, олы җанлы кеше «Саба
таңнары» газетасының мөхәррире Тәлгат Нәҗмиевтән бу эштә ярдәм итүен сорадым. Озак та үтмәде, латин
имлясында нәшер ителгән әлеге бәет миңа тапшырылды Ә «Казан утлары»ның 1997 елгы 9 санында Тәлгат
әфәнденең безнең гаиләбезгә багышланган язмасына һәм әтиемнең «Сугыш бәетевнә дә урын бирелде
Күп еллар үтсә дә. «Әхсән Баяновның «Яшьлегемне эзлим» повесте. Нурихан Фәттахның «Этил
суы ака торур» романы, Мәгъсүм Насыйбуллин, Миргазиян Юныс Мөхәммәт ага Мәһдиевнең әсәрләре
бүген генә укылгандай күңелдә саклана Элекке елларда әсәр журналда тулысынча басылып беткәч, тел
белгечләре, тәнкыйтьчеләр тарафыннан рецензияләнде Мин һәрберсен үземчә анализлап, уй фикерләремне
белгечләр фикере белән чагыштырып карый идем
Безнең буын кешеләре татар совет әдәбиятын укып үсте һәм бездә язучыларның үзләрен күрәсе
килү теләге бик көчле иде 1950 елда күренекле язучы Кави Нәҗми ТАССР Югары Советына депутатлыкка
кандидат итеп күрсәтелгәч, без-укучы балаларны юл буена тезеп куйдылар Байраклар күтәреп торган
кулларыбыз беләзектән терсәккә кадәр өшеп чыкса да. гәрчә язучының ап-ак бәс сарган толып якасын гына
күреп калсак та -«тере» язучы белән очрашуыбызга чиксез шатландык
Инде өлкән яшьтә булсам да, «Казан утлары»но булган ихтыяҗым кимеми Аны алдырмасам,
нәрсәнедер югалтам кебек Чөнки әдәби хәрәкәттәге мөһим нәрсәләрне белеп торырга журнал ярдәм итә
Хөрмәтле Равил әфәнде, хөрмәтле «Казан утлары» хезмәткәрләре! Сезгә «Укучы сүзе» сәхифәсен
булдыруыгыз һәм саклап килүегез өчен дә бик зур рәхмәт
Яраткан журналымның 80 еллык юбилее котлы булсын!
Нургяння ШАКИРОВА.
Саба районы. Татар Икшерчме авылы