БӘЙРӘМГӘ ШИГЪРИ БӘЙЛӘМ


Илдар Юзеев
Татар бугазында-циклон...
Сахалинда татарларның Бик азы гына калган, Тарихи атама булып. Бугазы гына калган. Үткәнне искә төшерү Гүя бик авыр аңа... Әллә шуңа инде циклон Котыра, давыллана. Еракта калган зурлыкның Дулкыны ярсып килә. Кечкенә татар иленең Йөрәге әле тибә. Башы-бугазында-циклон. Кыйтганың бу ягында- Давылның тик кайтавазы— Татарның аягында. Циклонга хәлсез татарның Йөрәк тавышы кушылган, - Аякта басып торса да, Бугазыннан кысылган...
Равил Фәйзуллин
Тагын килде язлар...
Үткән гомерләрне еллап тугел. гашыйк язлар белән исәплим
Сау кеше өчен тагын язлар килде- бар назлары, дәртләре белән.
Кемнең анда шатлык яше чыккан ак каенның күкрәкләреннән?
Кемнәр өчен икән тел апкайткан очар кошлар озын юл узып. Учларында гөлләр шытар кебек, ләйсәннәрдә торсаң кул сузып.
Кем күзләре бүген зәңгәр күктә? Гөрләвекләр кемгә ашыга?
...Кичен кәрәз карда нур үткәреп, чигү чигәр өчен ай чыгар.
Кемнәр быел сөю ялкынында җаны белән җанга бәйләнер?
Э кемнәрнең җуйган сөйгәннәре рәшәләргә кереп тибрәнер...
...Зәңгәрәйде күкләр. Ачыклана төште төсләр, югалтулар, табулар...
Тургай хыял булып өскә әйдәсә, үткән еллар тарта чабудан...
һәр иртәдә әле туа тора куанырлык мен-мең сәбәпләр. Күңелдә әле, яз басымын тоеп, бар өзгәләнә алыр күзәнәкләр!
Җан түрендә әле урыннар бар яңа шатлык, яңа газапка.
Тик. алдашмый, җырларында кара- гел кешеле якка, яз якка!
...Сау кеше өчен тагын язлар килде- бар гамьнәре, дәртләре белән.
Кемнең анда сагыш яше чыккан ак каенның күкрәкләреннән?..
Әхсән Баянов
Йоклый кошлар
ЙОКЛЫЙ кошлар. Алгы зур очышлар
Сыйган бүрек хәтле дөньяга: Йоклый кошлар төнге тын ояда, Оядагы йомыркаларда.
Нәни тормыш, сары томшык, каурый
Яфрак шавы төсле сизелә.
Атылыр моннан күпме яңа гомер
Зәңгәр океан чиксезлегенә!
Йоклый өмет, җил һәм күк ләззәте.
Кагынышып сайрар шатлыклар.
Офык алсулыгы, зәңгәрлеге...
Алар әле ләкин сак йоклар.
Килеп иртән монда сузылса кул?
Давыл купса шушы минутта?
Барысы чыгар юкка. Җирдә өмет
Валчыклары- юеш бер нокта...
Әй. кем анда, тукта! Ә юк. Җир дә. Күк тә тыныч- бары уй курка.
Кошлар белән йоклый Җирнең, синең
Киләчәгең- шушы тынлыкта.
Марс Шабаев
Май кызлары
Май кызларын.
Казан, һай, кызларын! Якты кызлар— Шәһәр гөлләре. Озын кышлар буе сагынам шул Май айларын. Шушы көннәрне.
Май башында кызлар ачылалар.
Соңдырмы бу. Әллә иртәрәк?- Әйтә алмыйм. Алар исертәләр. Яшьлекләре белән иркәләп. Май җилендә. Комач алсуында Атлап килүләрен күр әле! Алларына төшеп. Шаян сүзләр кушып. Ияреп китте инде йөрәгем... Казан!
Гомер агышлары бигрәк җитез: Язлардан соң шаулап җәй үтәр. Ә җыр һаман-һаман чыңлап торыр, Ул җырга соң, әйтче, ни җитәр?
«Май кызлары килә, Май кызлары!
Безне сөяр икән Кайсылары?»
Ренат Харис
Табын
Ничәнче тапкыр тагын дусларны җыйды табын. Бер сөйләшик—искә төшсен гомернең төрле чагы.
Бер көлешик-күңелләрне йолдызларга күтәрик, борчуларны, болыт итеп, диңгезләргә түнтәрик!
Сагыну нурына чумыйк, бераз яктырып калыйк- бер генә мизгел булса да саф сабый булып алыйк!
Җырлашыйк-җырлый белсәк тә, белмәсәк тә җырлашыйк,— жыр бит эчкәре дөньядан тышкарыга нур ташый.
Бизик әле дөньяны бер табыннар яме белән- күктән йолдыз тел шартлатсын, җирдән үрелеп-үлән!
Гәрәй Рәхим
Әниләр зары
Ирләр ул гел шулай:
Чәй кайнап чыкканчы гына, дип китә дә...
Югала.
һәм еллар хәбәрләр китерә:
—Билгесез югалды...
—Приказны үтәгәндә...
—Батырлык күрсәтеп...
Малайлар гел шулай:
Чәй кайнап чыкканчы гына, дип китә дә...
Югала.
һәм көн дә газеталар хәбәрләр китерә: —Тайгада шәһәрләр төзелә. —Чирәм җир сөрелә.
-Космостан әйләнеп кайттылар.
Көненә ничәмә мәртәбә куела самовар.
Көненә ничәмә мәртәбә әйтелә:
-Чәй кайнап чыга бит,
Кайтырлар...
Кайтырлар...
Шамил Маннап
Түгеләсе килә күңелнең бер,- Дөнья ташы баскан чишмәсен. Коры җилләр бәгырьләргә үтә.
Нншләселәр икән, нишләсе?
Син шулчакта, хатирәмнән калкып.
Кузгатасың мүкле ташларны.
Чишмә ачыла.
Шиңеп барган гөлләр
Күтәрәләр кабат башларын.
Гаҗәп тоелмасын.
Бар кешегә
Була икән күклем пакь кенә. Кемнәргәдер күпне кичерәм икән. Болар бар да—синең хакыңа...
Вакыт, ара. үлем аерса да.
Күңелемнән, әни. китмәссең.
Син булганда чәчәк-гөлләрем сау, Имин тора күңлем чишмәсе.
Рәдиф Гаташ
У
Әй-йа, Күңел! Тәүбә кыйл: кайт Хакка- Аллаһу!— диген.
Хуҗа Ясәвичә, син дә сәҗдә кыл һәм: «һу!»-диген.
Шагыйрь рухы, сүнмәс хисе сыяр шул иҗеккә дә!— Валлаһи, ике дөньямда чын ихлас сүз—бу!—диген.
Бөек мәүланадән васыять!— мең еллык изге аять! Бүген дә син, денсез гавам. кальбең-рухың ю!—диген.
Тән белән пакьме без, Мәүләм?!
Кичмәде кемнәр Җирдән...
Саф иман! Гөнаһ-языкны уйларыңнан ку!—диген.
Бакырганига рәхмәт әйт.
Ясәвигә кайт кабат!- (Бул шигьреңә тугры ләкин, янам. Ләйләм, су!-диген.)
Тәүбә кыйл. тәүбә: нәфсем. Син— гел чәчләр тозагында...
Ә ул гөнаһмыни? Сөю— мәңге яшь калу!-диген.
Роберт Миңнуллин
Шундый минем туган ягым
Ак чәчәкләр чыңлап тора. Җырлап тора әйләнәдә. Аккаеннар сылу-сылу Яшь кызларга әйләнә дә.
Җыйнаулашып, тезелешеп.
Төшеп китә Сөи буена, Яп-ялаигач калып кына Су керергә төн буена.
Ә малайлар шундый монда: Хикмәт кенә уйлап йөри, Япь-яшь кенә яшеннәрне Камчы итеп уйнап йөри.
Шул камчыны шаяртып бер Шарлатсалар болгый-болгый. Баш очында утлар уйный, Күкләр күкри ургый-ургый.
Тайлар монда бер урында Чыдый алмый биеп тора. Ә басулар шундый биек— Офыкка ук тиеп тора...
Менә шундый инде минем Туган җирем, туган ягым. Мин төзәлә алмам, ахры— Мактанылды менә тагын!
Зиннур Мансуров
Кош очар биеклек
Мөдәррис Вәлиев
Сулыштан-сулышка
Хыяллар рәшәсе Тирбәлә дөньяда.
Офыктан-офыкка- 11р бала. Ир бала...
Үләннәр таҗыннан Кайта нур югала. Чәчәктән-чәчәккә-
Бер дә өстән карама, дип, намус гел тыеп тота.
Ә үземне тоям кайчак кош очар биеклектә.
Пеләшемә чия төше төкерер, диеп көтмә. Мондый уйны алып менмим кош очар биеклеккә.
һәм уйлама: башыбыздан йөрмәсме биеп, дип тә. Түбән җанлы булып кара кош очар биеклектә.
Чүп кой, имеш, шул ләйсәнле болытка тиеп кит тә...
Сөю яши. җыр туадыр кош очар биеклектә.
Җир белән күк арасында илаһи бөек нокта!..
Җир-балалар рәсемедәй- кош очар биеклектән.
Дөрес, тормыш ваклыклары чабудан бик еш тота. Ничек булса да калырга кош очар биеклектә!
Җир белән күк арасында илаһи бөек нокта!..
Кыз бала, Кыз бала...
Җир-әнкәй... Нур белән Керфеге чылана. Сулыштан-сулышка-
* И бала...» И бала!
Рашат Низами
Кызыл җәй
Печәннәре уңган каерылып, Җиләк исе анкый җилләрдән... Михнәтләргә сал син безне, язмыш, Тик аерма туган илләрдән.
Кыштыр-кыштыр үбә карабодай, Туган туфрак-серне, хикмәтле: Кочагына алып тибрәтә дә, Суза бер көн хәләл икмәкне.
Кояш байый. Офыклар ут яна- Кызыл шәүлә бии алмада. «Янгын!»—диеп дәртле чикерткәләр Берөзлексез кырда чаң кага.
Офык яна... Мәшәкатьле көннең Итәгенә гүя ут капкан! Сүндермәсме яңгыр-болытларны Җыеп йөри җилләр ерактан.
Тарала да бетә вак болытлар. Тынып кала дөнья берзаман. Кызыл ялын шулай җилфердәтеп, Кая табан оча бу заман?
Наис Гамбәр
Әрем
(X. Туфан белән сөйләилц)
I
«Түзәрсең- егет ләбаса.
Гәрчә бик ачы мәең;
Ташландык йорт ишегалды
Тоташтан, энем, әрем.
Әрем-дару, җыеп апкер
Дәвага учма әрем;
Әрәмгә хәрам килешә,—
Йә, ничек хәзер хәлең?»
II
«Мең яшә, мең ел өйрән», ди, Бик әйбәт, абый, хәлем;
Тереләсем килә, түзәм- Ашадым ачы әрем.
...Авыр әкият шикелле
Авыргач күргәннәрем;
Хәзер бер чир дә кагылмас— Мин үзем тоташ әрем.
Нияз Акмал
Учак
Без кузгалсак, соңгы уты сүнәр, Яңгыр юар көлен, җил алыр. Үзең яккан булгач, учакны да Ташлап китү, бәгырь, бик авыр.
Туңган юлчы, юл читенә чыгып, Учак ягар, учак көйрәтер.
Тәнең түгел, җаның туңганда да Учак ягып карау кирәктер.
Без бик белеп яктык бу учакны, Кирәкмәстән түгел, кирәктән!
Без дәшмичә йөргән күпме сүзне Сөйләп бирде бит ул беррәтгән.
Сүрелгәннәр үзен сүгә белми. Яманлыйлар һаман ятларны. Беркем белми менә, безнең нигә Монда килеп учак якканны.
Ә ул яна!
Яна. күрәсеңме,
Безгә карап, безне җылытып!
Үрсәләнеп яна. аерылышасы. Хушлашасы барын онытып.
Ашыктырма, әйдәмә дә мине, Син кагылма миңа бу чакта, - Күмер түгел, гомер яна, бәгырь, Гомер яна бүген учакта!
Без калдырсак, соңгы уты сүнәр. Яңгыр юар көлен, җил алыр. Үзең яккан булгач, учакны да Ташлап китү, бәгырь, бик авыр...

Реклама