Логотип Казан Утлары
Публицистика

БУ ГАСЫРДА ДА БАЛКЫР!


азан утлары»—татар халкының төп әдәби журналы. Бу җаваплы сүзне әйтер өчен тарихи җирлек, ныклы дәлил бар: журнал үткән катлаулы юл, аны чыгарган язучы-әдипләрнен көндәлек хезмәте һәм ижаты, ин мөһиме—рухи елъязмабызны тәшкил иткән меңләгән әсәрләр моңа тулы мөмкинлек бирә.
«Казан утлары»—татар матбугатында аналогы булмаган бердәнбер әдәби- нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журнал. Ул үзенең яшәү дәверендә халкыбызның яраткан, һәрчак көтеп алынган журналы булды Тәкъдиребезгә тигән нинди генә каһәрле чорларда да журнал төрле кыйтга-төбәкләр! ә сибелгән газиз халкыбыз өчен элек тә, хәзер дә дуслык, туганлык, тупланганлык, аралашу һәм аңлашу мәйданы булып кала алды.
80 яшь. Мен еллык тарихы булган әдәбият өчен бу сан кечерәк түгелме, дияр кемдер. Чыннан да, татарча басма китап тарихына да берничә гасыр бит XX гасыр башында ук чыккан «Әлгасрелжәдит». «Шура». «Аң» кебек әдәби- иҗтимагый басмалар безнең журналнын чишмә башы санала алмыймыни'’ Әгәр «Казан утлары»н әлеге элгәргеләрнен варисы, дәвамчысы итеп санасак, табигый. 80 еллык урынына, берничә елдан 100 еллык юбилейны билгеләп үтү дөресрәк булыр иде. Ә инде милли журналлар яралгысы рәвешендә XIX иөзнен икенче яртысында ук чыга башлаган татар календарьларын да игътибарга алсак, әлеге санны күпкә үстереп булыр иде Хәер, юбилеи санын йөхзе түгәрәкләр белән күрү үзмаксат түгел. Журналның совет чорыннан башланган 80 еллык гомере дә халкыбызның иҗтимагый-эстетик фикер үсеше, әдәбият һәм мәдәниятебезнең үткән юлы турында анализ ясап җитди уйланырлык, бәирәми хис белән юбилей итеп үткәрерлек олы вакыйга.
80 ел—тарих өчен мизгел генә булса да. адәм балалары хәятында берничә буын алышынырлык озын гомер бит ул! Бер кояш астында янәшә-күрше яшәүче халыклар белән уртак язмыш үтеп, безнең татар халкы да ниләр генә кичермәде дә, нинди генә сынаулар үтмәде бу гомер эчендә! Инкыилаб-революция зилзиләләре дә; аклар-кызылларга аерылып пычакка пычак килүләр дә. ачлыктан яки үләт чирләреннән нәсел-ыру белән кырылулар да. яңаны төзим дип. булганны юк итүләр дә. сыйныф-классларга бүленә-бүленә. диннәр белән көрәшә-көрәшә, алфавит-имлаларны кат-кат алыштыра-алыштыра кыйбласыз, имансыз калулар да; сәяси авантюристлардан культ ясап, үхтәре «шөреп-вннт» хәленә калып, миллионнарның яуларда, лагерьларда һәлак булулары да. табигать кануннары һәм халык мәнфәгате белән исәпләшмичә, җир-суны мәсхәрә итеп «бөек-бөек» төзелешләр, үтерешләр чыганагы—хәрби промышленность комплекслары корулар да. утопик хыял—коммунизмга фанатикларча ихлас ышанып, хакыйкатькә хилафлык кыла-кыла. физик көч һәм акыл сәләтен кирәкмәгәнгә исраф итүләр дә һәммәсе, һәммәсе булган бу дәвердә!
Тарих-канлымы ул. шанлымы—барыбер халык хәтеренә чигелә барган Телефон-радио яңа керә башлаган, телевидение дигәннәренен әле эзе дә булмаган ул ерак елларда әлеге тарих капларда чигелеп, чор-дәвер кардиограммасы нәрсәләрдә сурәтләнеп калган сон'’ Әлбәттә, беренче нәүбәттә, басма сүнә Китапларда, газет-журналларда. һәр басманың, һәр журналнын—үз биографиясе, үз язмышы. Мәгълүм нәрсә үткән гасыр башында--халык рухының көчле бер уяну чорында гатарча байтак журналлар чыгып алган Өлкәннәр өчен дә. балалар
К
өчен дә. хатын-кызлар өчен дә... Диниләре дә. һөҗүле-көлкелеләре дә. 20 еллардан соң да. бик нык идеологияләштерелгән булса да, милли матбугатыбыз тарихында янә бер күтәрелеш булып алган Әмма бу хәл озакка бармаган шул Репрессия еллары башланган, сугышлар кабынып киткән Кайбер журналлар табигый рәвештә гамәлдән төшеп калган, кайберләре махсус ябылган.. Безнең журналның бәхете шунда: язмыш тарафыннан нәселне саклап калырга тиешле таза күзәнәкле зат кебек, ул, сәяси катаклизмнарга бирешмичә, күпмедер компромиссларга барып, исемнәрен алыштыра-алыштыра булса да. жисемен-рухын саклады, халык тарихы елъязмасы рәвешендә өзелмичә яшәвен дәвам итә алды. (Бу очракта шуны гына искәртү дә күп нәрсә турында сөйли: Ватан сугышы елларында бик күп басмалар, бик күп журналлар ябылганда да, журнал (ул вакытта «Совет әдәбияты») укучылар белән араны өзмичә даими чыгып килде)
Журнал 1922 елдан алып 1930 елга кадәр гарәп шрифтында «Безнең юл» исеме белән чыккан. Утызынчы елдан икегә бүленеп, «Яңалиф* (Татарстан Мәгариф халык комиссариаты һәм Совет язучылар оешмасы органы) һәм «Атака» (Татарстан пролетариат язучылары ассоциациясе органы») исемнәре белән басылган. Ә 1933 елдан 1965 елга кадәр «Совет әдәбияты», ә соңгы кырык елга якын дәвердә хәзерге «Казан утлары* атамасы белән дөньяга чыгып килә. Заман сәясәте һәм аның шаукымнарына бәйле рәвештә журналның оештыручылары да (Татар социаль Шуралар җөмһүриятенең мәркәз башкарма комитеты һәм халык комиссарлары Советы; Татарстан халык мәгарифе комиссариаты, РКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты. Совет язучылары оешмасы; ТАПП һәм Кызыл Армия- флот язучыларының Татарстан оешмасы; Татарстан Язучылар берлеге. Татарстан Министрлар Кабинеты Титул билгеләмәләре дә (гыйльми-сәяси. әдәби- ижтимагый журнал; әдәбият-сәясәт, сәнгать, экономика һәм тәнкыйть журналы; әдәби-гыйльми, ижтимагый басма; әдәбият, сәнгать һәм тәнкыйть журналы; әдәби һәм ижтимагый-политик журнал; әдәби-нәфис һәм ижтимагый-сәяси журнал), структурасы да һәм редакциянең эш урыннары да үзгәреп, алышынып торды Билгеләмә-атамалар төрле чорда төрле сүз тезмәләрендә бирелсәләр дә, аларда төп ике төшенчә һәрчак сакланып киленле—«әдәби» һәм «ижтимагый» Ягъни, ижтимагый әһәмияткә ия булган ин яхшы нәфис әсәрләрне бастыручы әдәби журнал дигән сүз.
Ул заманнарны ретроспектив планда искә төшергәч, журналның башында торган, шушы басмада эшләп чыныгу, әсәрләре белән танылу алган кадерле исемнәрне дә хәтерләп узыйк. Мәгълүм булганча, журналның совет чорындагы дәверендә аның юлбашчысы булып бөек әдип Галимҗан Ибраһимов торган. Шушы журнал тирәсенә әдәбиятыбыз елъязмасында алтын хәрефләр белән язылып калган Һади Такташ, Гадел Кутуй, Шәриф Камал, Кави Нәҗми, Шамил Усманов, Фатих Кәрим, Хәсән Туфан кебек әдипләребез тупланган. Журнал белән җитәкчелек итү эстафетасын Г Гали, Ф Сәйфи-Казандылар дәвам иткән. Журналнын «Совет әдәбияты» һәм «Казан утлары» чоры (бу чор 70 ләп елны эченә ала!) каһарманнары, журналда эшләгән яки актив язышкан язучылар, шагыйрьләр—(ни кызганыч, алар инде арабызда юк; без аларны өлкән буын вәкилләре дип йөри идек. Хәзер инде без—60 елларда әдәбиятка килгәннәр— үзебез дә олыгаеп, үткән гасыр кешеләре булып барабыз...) Нәкый Исәнбәт, Гомәр Бәширов. Фатих Хөсни, Әмирхан Еники, Ибраһим Гази, Мирсәй Әмир, Афзал Шамов, Шәйхи Маннур, Сибгат Хәким, Салих Баттал. Нури Арсланов, Әнвәр Давыдов. Нәби Дәүли, Атилла Расих. Ибраһим Салахов Саналган һәр исем, һәр шәхес артында күпме иҗат, күпме язмыш!.. Ә исемлекне шактый озынга дәвам итеп булыр иде.
• Казан утлары»—әдәбиятыбызның, мәдәниятебезнең елъязмасы, рухи тормышыбызның тарихи көзгесе Шуна күрә дә, журнал язмышы—халык язмышы белән аерылгысыз, диясе килә. Юкса, ачлы-туклы елларда да. илне «боз суккан» чорларда да халык аны саклап калыр идеме9 Сугыш кырларында ин кадерле хатлар белән бергә поход биштәрләрендә йөртерләр идеме9 Котып тарафларында яки чүлле Кара-ком якларында, шахта баракларында яки тайга киңлекләрендә менләгән укучылар, туган як сәламе һәм ана телебез аһәне итеп, зарыгып көтеп алырлар идеме? Ә инде балачакта ук үзен әдәбиятка багышларга, газетта йә журналда беренче нәни мәкаләсен яки шигырен бастырырга хыялланган яшь
жаннар өчен бу журналнын бәһасен әйтеп тә торасы юктыр.
Сүз—изгелек кылыр өчен яратылган, лиләр Бәхәсле булса да. бу гыйбарәгә ышанасы килә. Әгәр Сүз. чыннан да. изге икән.—төп коралы Сүз булган язучы кеше дә изге максатка—Хакыйкатькә. Әхлакка. Матурлыкка хезмәт итәргә тиеш Язган һәр әсәр дә. һәр китап та. күмәк әдипләр чыгарган әдәби басма да. Бүген без юбиляр журналыбызның абруен никадәр генә күтәрергә тырышсак та. нихәл игмәк кирәк, адәм хатадан хали булмаган кебек, анын да ялгышлары, хаклык юлыннан тайпылулары да булгалаган Гуманизм критерийларына. эстетик идеалларга хыянәт иткән сәхифәләр дә очраштыргалый журнал битләрендә. Олы талант ияләрен буржуа ялчылары дип бәяләүләр дә. чын милләт Хадимнәрен «халык дошманнары- итеп фаш итүләр дә. «оборона әдәбиятының магнитост- ройлары өчен көрәш»ләр дә. якты киләчәккә әйдәүче «юлбашчы-ларга мәдхия укулар да. «коммунизм төзүче» ясалма каһарманнар тудыру да. куркынычсызлыгы шикле АЭСларга дан җырлаулар да.. Әмма 80 елда үткән юлнын дәрәҗәсен һәм кыйммәтен әле әйтеп узган саташулар билгелиме сон? Һич юк. әлбәттә. Соңгы 60-70 ел эчендә бар булган иң күренекле әсәрләребез нәкъ менә шушы журналда дөнья күрде, укучыларга, халыкка барып иреште Сугыштан сонгы әдәби хәзинәбезгә карата бу фикер бигрәк тә рас килә Йә. шушы журналга мөнәсәбәте булмаган яки әсәрен анда бастыруны дәрәҗә санамаган берәр татар әдибен табып була микән ’ Яки «Казан утлары* дигән Әдәбият Капкасын үтмичә ижат мәйданында танылу алган берәр язучы булдымы икән? Журналда басылган байтак ул әсәрләр әдәбиятыбызның алтын фондына керде, соңрак кайберләре күп телләргә тәрҗемә ителеп, татар әдәбиятын дөньяга танытты, татар халкы, аның тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре, хыял-омтылышлары белән бүтән ил- халыкларны таныштырды Бу очракта Кави Нәҗминең «Язгы җилләр-. Гомәр Бәшировнен «Намус». Муса Жәлилнең «Моабит дәфтәре-. Г Әпсәләмовнен «Ак чәчәкләр- кебек әсәрләрне күздә тотып әйтүем
Гадәттә, «Казан утлары»н—татар халкының баш журналы дип әйтәләр Төптән уйлап карасаң, дөрес бәяләмә бу Ничә дистә еллар буе совет илендә яшәүче халыкларның әдәбияты һәм сәнгате көннән-көн чәчәк ата дип әйтелсә дә (дөрес, кайбер милләтләр өчен хосусан шулай булды да ул), безнең ни фән. ни сәнгать, ни музыка, ни тарих буенча махсус журнал-газетларыбыз булмады диярлек (гәрчә китап чыгару буенча инкыйлабка кадәр Россия империясендә иң алдынгы урыннарда торсак та) Шуңа күрә, әдәбият-сәнгать. театр-музыка. фән һәм иҗтимагый фикер буенча ирешкән казанышларыбызны шушы журнал, хәл кадәри үзендә урын биреп, халкыбызга җиткерә килде. Тоталитар режимның «тимер пәрдәле» елларында да. алдыру мөмкинлеге бик чикләнгән булса да. чит төбәкләрдә һәм мәмләкәтләрдә яшәүче милләттәшләребезгә дә шушы журнал аша тагар халкының рухи тормышы турында беркадәр мәгълүмат ирешә алды Шуна күрә дә. «Казан утлары-н гасыр дәвамында татар халкының рухи дөньясын—тарихын, әдәбиятын, сәнгатен чагылдырган энциклопедик басма дип авыз тутырып әйтә алабыз.
Бу урында моннан 30 ел элек «Казан утлары-ның 50 еллык юбилее уңае белән язылган Гази Кашшаф (озак еллар журналнын баш редакторы булып эшләгән) язмасыннан бер өзек китереп узыйк «Анда (журналда— Р Ф ) халыкның рухы салынган Анда—халыкның иҗтимагый аң үсеше, анда-халыкның матурлыкны тану һәм аны бәяли белү осталыгы, анда—аның әдәби-сәнгать зәвыгы, образлы сиземләү осталыгын үзләштерү баскычлары Шуна күрә дә матур әдәбият тарихын тикшерәсеңме, театр, музыка тарихына күз саласыңмы, рухи культура гарихына материаллар эзлисенме—бу журналны читләтеп узу мөмкин түгел Журналда басылган һәрбер язма аерым китап яки җыентыкларда тупланып басыла .ымын Шулай булгач, журнал тарихчылар өчен бердәнбер башлангыч чыганак-
Әйе. үткән турында язу (әгәр үгел(ән юл мәгънәле һәм шанлы булса, бигрәк тә!) җиңелрәк Чөнки буласы булган, анализланасы анализланган. Вакыт бәясе алынган. Ә киләчәк турында9 Яшермим, журналыбызның бу юбилей санын әзерләгәндә, архив төпләмәләрен актарганда, каләмдәш-хезмәттәшләр белән әңгәмәләшкәндә, укучылар белән очрашканда, япа-ялгызын калганда күңелгә еш кына сорау катыш шомлы уйлар да килә Бу гасырда татар халкын нитәр көтә9 Кояш астындагы хәяттә туган телебездә сөйләшүчеләр күпме булыр9 Бай мираслы әдәбиятыбызны кемнәр укыр9 Матбугатыбыз нишләр? Галәм и
катаклизмнар— «ахырзаман* гарасатлары чыгып, яки глобаль бүлгәләнүләр нәтиҗәсендә аз санлы халыклар тәмам эреп—тәңгәлләштерелеп» бетеп, бүген без күз нурларын түгеп чыгарган китаплар, газет-журналлар көлгә яки төтенгә әйләнеп юкка чыкмасмы9 Уйлата торган замана! Ясалма акыл, компьютерлар заманасы, кешеләрне клонлаштыру заманасы, тулы бер китапханә уч төбенә сыешлы дискетларга кереп бетә алган, электрон почта, электрон газеталар заманасы... Генетик инерция яки саклану инстинкты беләнме. үз һөнәрен-эшең. хезмәтен нәтижәсе булган әдәби әсәр, китап, журнал, элеккечә әйтсәк «ташка басылган сүз» турында бик нык уйланасың. Бүтәнчәрәк, бераз рәсмирәк әйткәндә, язучы хезмәтенең хажәте. анын жәмгыятьтәге урыны турында уйланасын. Миңа калса, бу табигый халәт. Һәр истәлекле дата, бу очракта журналыбыз юбилее, күкрәк сугып мактану яки канәгать тынычланудан бигрәк, киләчәк язмыш турында җитдирәк фикер йөртер өчен бер форсат бит.
Хәзер әллә нинди басмаханәләрдә төрле телләрдә чыккан газет-журналлар. китап-альбомнар. реклам-буклетлар бихисап. Укучы гына булсын! Сер түгел: халыкны үзенә жәлеп итү «ярминкә»сендә басмалар арасында үзара ярыш шактый кызу: «кеше җаны өчен көрәш бара!» Замана биргән мөмкинлектән чыгып, кем ничек булдыра!—кемнәрдер түбән зәвыкка юнәлтелгән, хәйвани инстинктларны «кытыклый» торган ярымдетектив. ярымпорнографик язмалар чыгара; кемнәрдер бүген дөнья чыгырын әйләндерүче рәсми һәм рәсми булмаган түрәләрнең, бүгенге байларның сурәтләрен басып, аларның яшәү рәвешләрен мактап көн күрә; кемнәрдер реклама-игъланнар дөньясында сәүдәгәрләр кубызына бии. Нишлисен, дөнья бу! Әмма, шушы уртак мохитгә яшәсәк тә. безнең журнал «чуар базарчылык әхлагы»ннан өстен калып, матбугатыбыз тормышында аерым бер абруйлы урын тота дип уйлыйбыз. Академик басма саналырлык журналыбызның халык язмышында үз миссиясе бар. Үзенең башлангычында—үткән гасыр башында нинди төп максат куйган булса, нигездә, ул хәзер дә шул ук курста. Язучылар, сәнгать әһелләре, галимнәр, гомумән, акыл ияләре ижат иткән әсәрләр белән халыкка хезмәт итү—анын үзаңын үстерү, дәүләтчелек идеясен ныгыту, милләтнең рухи үсешен тәэмин итү. һәм әлбәттә, югары әхлаклы, иманлы яшь буын тәрбияләү Еллар, чорлар, дәверләр алышынуга карамастан, замана җилләрендә унга-сулга ташланмыйча, олы максатка ирешү юлында тотрыклы бер юл белән бару—һәр басма өчен бәхет һәм дәрәжә ул.
Ныклы ышаныч, тотрыклылык, әлбәттә, курс-максатның анык, стратегик- тактик планнарның дөрес булуына бәйле. Киңәшле эш таркалмас, ди халык. Журнал даими рәвештә редколлегия әгъзалары—күренекле язучылар, галимнәр, дәүләт хезмәткәрләре, сәясәтчеләр белән кинәш утырышлары жыеп. киләчәктә башкарылачак гамәлләрне билгели. Рухи тормышыбызның төп тармакларын эченә алган, безнең өчен мәсләк саналган кайбер нигез-принципларны. юнәлеш- рубрикаларны тезис рәвешендә генә булса да укучыларыбызга искәртеп узыйк. Менә алар:
—тарихы мең еллап исәпләнгән татар әдәбиятының күркәм традицияләрен дәвам итеп, бүгенге татар язучыларының ин яхшы әсәрләрен бастыру, шулай ук. әдәби мирасыбызның бүгенге көн өчен гыйбрәтле сәхифәләре белән таныштыру;
—Татарстанның дәүләтчелеген яклау, ныгыту юлында эзлекле эшчәнлек алып бару; дәүләт теле буларак татар телен киң кулланышка кертү;
—Татарстанның дөньядагы роле, икътисады, социаль халәте турында язмалар белән беррәтгән. Россия биләмәләрендә һәм чит илләрдәге татар хәяте белән укучыларны даими таныштыру; «XXI гасырда—татар халкы» рубрикасында күренекле галимнәрнең, сәясәтчеләрнең, әдипләрнен фикерләрен бәян итү;
—сәнгать төрләре буенча махсус басмалар булмауны истә тотып, традицияләрне дәвам итеп, театр, музыка, сынлы сәнгать казанышларын яктырту; сәнгать өлкәсендәге олуг шәхесләрнең ижатлары турында язмалар урнаштыру;
—халкыбызның әхлагын, гореф-гадәтләрен саклау юнәлешендә максатчан эш алып бару; дин тәгълиматы турында гыйльми мәкаләләр, ислам әхлагы, дини бәйрәмнәр турында мәгълүматлар бирү;
—укучыларыбызны дөнья әдәбияты классикасының ин яхшы үрнәкләре белән таныштыру;
—әдәби алмаш тәрбияләүне күз унында тотып. «Остаханә». «Яна исемнәр»
рубрикаларында яшь язучыларның ижат үрнәкләрен дөньяга чыгару; чит төбәкләрдә туган телебездә ижат итүче талант ияләренә аерым игътибар бирү:
—әдәби процессны барлап, үсеш тенденцияләрен ачыклап, әтрафлы тәнкыйть мәкаләләре бастыру, «Яна китаплар» сәхифәсендә төрле нәшриятларда чыккан яна китапларга рецензияләр һәм күзәтүләр оештыру:
—күренекле әдипләрнең юбилейларын, гомумән, татар дөньясындагы атаклы шәхесләрнең истәлекле даталарын билгеләп үтү; гарәп һәм латин имласында уку үрнәкләре бирү, «хроника» сәхифәсендә ижтимагый-мәдәни тормыш вакыйгаларын объектив һәм оператив яктырту
Әлбәттә, чын тормыш беркайчан да язма канун кысаларына сыеп бетмәгән шикелле, журнал эшчәнлеге дә. табигый, югарыда саналган бүлем-юнәлешләр белән генә чикләнми Заман үзенен яна таләпләрен, яна проблемаларын, яна идеяләрен өстәп тора Әйтик, Казан шәһәренең 1000 еллыгы ачыклангач, махсус рубрика булдырылды. Казан турында язмалар элегрәк үзагымда чыгарылса, хәзер бу темага язылган материаллар системалы төс алды
Сез кулыгызга тоткан бу журналның тәртип саны 955. Димәк, тагын берничә елдан бу сан 1000 гә җитәчәк. Уйлап карыйк: журнал 16 басма табак күләмендә (уртача форматтагы 400 битле китап чамасы) чыга, әгәр 80 ел буена ай саен уртача 20 мен тираж белән (берничә мен белән дә. йөз меннән артык булып та чыккан еллары да булган) басылган дип уйласак, жәмгысы 20 миллион данәгә якын булыр иде ул! Хыял белән һәммәсен бергә өйсән. үзе бер хикмәтле тау. дөресрәге. Хикмәт тавы күз алдына килә. Баштарак әйткәнчә, әйе. шулай булган, үзенә күрә яхшы булган, әмма бу инде үткән «булган» .Алга таба ни булыр?. Миләребезне бертуктамый бораулап торган бер генә мәсьәләгә (ә мәсьәләләр күп!) тукталып үтим. Ул—журнал тарату проблемасы 60 еллар ахырында басмабызның яртысыннан күбрәге Татарстаннан читтә тарала иде. ә хәзер булган тиражның алтыдан бере генә бүтән төбәкләргә чыга Ул алтыдан бер дигәне дә. нигездә. Башкортстанга туры килә. СССР таркалды Чикләр хасил булды «Тимер пәрдә»не геополитик «челтәр» алыштырды Болай да бердәмлеге җитмәгән татарны яңа барлыкка килгән дәүләти аерымлык-статуслар тәмам таркатты (халык саны алу мәсьәләсендәге әкәмәтләрне исәпләмичә әле!) Шунысы ап-ачык Советлар Союзы таркалгач (яшермим, моны ностальгия тойгысы белән әйтәм). Россиядәге милли сәясәтнең төп асылы, беренче чиратта, татарларга карата мөнәсәбәттә чагыла. Хезмәтен файдаланып көн күргәч, налог-салымын түләткәч, ул халыкның рухи ихтыяҗын кайгырту бик тә лазем ләбаса!—Тукай әйтмешли, «шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?—хаклыбыз уртак ватанда шактый ук!» Күп нәрсә, әлбәттә, үзәкләшкән сәясәттән тора. Вакыт үтү белән сәясәт тә үзгәреп тора, вәзгыять алышына, әмма, дөньяда нинди генә үзгәрешләр булса да. Казан-бөтен җиһанга сибелгән татар кешесенең Өмет Кыйбласы булып кала. Ә «Казан утлары» исә балкышын еракларга сипкән төп рухи учак. Гасырдан гасырга күчеп ул төрле кыйтгаларда яшәүче халкыбыз тормышын сүз сәнгатендә чагылдырып, милләттәшләребезне үзара якынайтырга, берләштерергә, цивилизация дөньясында үзләренә лаек урынны дауларга булышып килә Иншалла. киләчәктә дә шулай булыр Шулай дип юаныйк!
80 елның яртысына якыны журналның «Казан утлары» исеме белән чыккан дәверенә туры килә Бу инде безнен чор. 60 еллар башында әдәбиятка килгән һәр әдип үткән гасырның икенче өлешен «минем чор!» дип әйтергә хаклыдыр Шәхсән, бу үземә бик туры килә Журналнын исеме «Совет әдәбияты«ннан • Казан утлары»на күчкән 1965 елда мин шушы редакциядә эшли илем Шул еллардан бирле бөтен әдәби язмышым теге яки бу рәвешле «Казан утлары- белән бәйле Шигырьләрем йә мәкалә-язмаларым чыкмый калган ел булмады шикелле Кырык еллап гомер эчендә байтак нәрсәләр онытылса да. анда эшләгән кешеләр, әдәбият елъязмасын бизәрлек әсәрләр «истә, һаман ла истә» Шушы дәвердә журналны җитәкләгән баш мөхәррирләр Рафаэль Мостафин (19651968). Зәки Нури (1969-1971). (1975-1983). Гариф Ахунов (1972-1974). Ренат Харис (1983-1989). 1989 елдан - Равил Фәйзуллин Журналда бү зек редакторлары булып эшләгән каләмдәшләр: Әхсән Баян. Ләбибә Ихсанова. Яхья Халитов. Вакыйф Нуруллин. Нури Арсланов. Малик Халитов. Фәрваз Минну.иин. Рәдиф Гаташ. Хәмзә Зарипов. Гәрәй Рәхим. Ринат Мөхәммәдиев. Кояш Тимбикова.
Мөдәррис Валиев, Роберт Миннуллин, Мансур Валиев, Зиннур Мансуров, Әхәт Гаффар. Флүс Латыйфи, Солтан Шәмси. Рашат Низами. Рәшит Әхмәтжанов, Нияз Акмал, Җәүдәт Миннуллин, Шамил Маннапов. Марсель Галиев. Тәүфикъ Әйди, Марс Шабаев. Наис Гамбәр. Камил Сәгъдәтшин. Мәгъсүм Хужин. Шаһинур Мостафин. Алмаз Гыймадиев, Факил Сафин. Камил Кәримов, Марат Закир.
Тулылыкка һич тә дәгъва кылмыйча шушы чорда басылган кайбер әсәрләр: «Туган ягым яшел бишек» (Г. Бәширов). «Әйтелмәгән васыять» (Ә. Еники), «Чирмешән буйларында» (С. Батгал), «Ямашев» (А. Расих), «Этил суы ака торур» (Н. Фәттах). «Яшьлегемне эзлим» (Ә Баянов). «Фронтовиклар» (М. Мәһдиев), «Идел кызы» (Г Ахунов), «Җиләкле аланнар» (Р. Төхфәтуллин), «Биектә калу» (М Юныс), «Яшьлегем утравы» (Ә. Маликов). «Язгы ажаган» (М Хәсәнов). «Тайгак кичү» (И. Салахов), «Иртеш таннары» (Я. Зәнкиев), «Әткәм һөнәре» (X. Сарьян), «Кубрат хан» (М. Хәбибуллин), «Безне өйдә көтәләр» (X. Камал), «Йәгез, бер дога» (А. Гыйләжев), «Боҗра» (Т. Әйди), «Батырша» (Җ. Рахимов), «Шинельсез солдатлар* (В. Нуруллин), «Яшисе килә!» (Р. Вәлиев), «Җилкәннәрне жил еккач» (Ф Яруллин). «Хыянәт» (Ф. Латыйфи). «Сират күпере» (Р. Мө- хәммәдиев), «Афәт» (Г Тавлин), «Сөембикә» (Батулла), «Каргышлы этаплар» (Р Кэрами), «Тан жиле» (Ф Садриев), «Тәүбә» (Т Галиуллин), «Болын» (Ф. Бәй- рәмова), «Дөя муены» (М. Әмирханов), «Фидая» (М Маликова). «Утлы божра» (В Имамов), «Ат караклары» (3 Зәйнуллин), «Догалы еллар» (М. Галиев). «Ялгызак» (Р. Сибат), «Ком сәгате» (К. Кәримов), «Игезәкләр» (А. Тимергалин), «Албастылар» (Г. Гыйльманов), «Татар вакыты» (А. Хәлим), «Саташып аткан тан» (Ф Сафин). «Терсәк сугышы» (3. Хөснияр). Шуларга өстәп. С. Сабиров, М. Хужин. Б Камал. Р. Фәизов. К. Тимбикова, Җ Дәрзаманов, Ф. Яхин. Р. Зәйдулла. М. Закир һ. б. повесть һәм хикәяләре.. Татар прозасының үзгә бер антологиясе бит бу әсәрләр! Ә шагыйрьләр? Күп гасырлык татар әдәбиятының нигезен алар салмаганмы? «Әдәбиятнын Әнкәсе—гомердән Шигърият» дип тикмәгә генә тәкрарламыйбыз югыйсә! Көчле шигърият һәрвакыт әдәбиятны күрсәтеп килгән. Журналыбыз тарихында да ул шулай. Күп санлы бик яхшы шигырь-поэма исемнәрен санап китәргә мөмкинлегебез юк. шагыйрьләрнең үзләрен, аларның да кайберләрен генә (бәгъзеләр. шәт үпкәләмәсләр) искә алып үтик: X. Туфан. С. Хәким. Н Арслан, Г. Афзал, И Юзеев, С. Сөләйманова, Ш. Галиев. Роберт һәм Рәшит Әхмәтжановлар, К. Сибгатуллин, Р Харис, Ә. Рәшитов, Р Мингалимов. Г Рәхим, М Әгъләм, Г Зәйнашева. Ф Гыйззәтуллина, X. Әюпов, Зөлфәт, К. Булатова. Р. Миннуллин, 3. Мансуров. Л. Шагыйрьжан, Б. Рәхимова, Г Морат. Р Газизов, И Гыйлажев. Г. Мөхәммәтшин; яшь авторлардан—Р. Әймәт, И Иксанова. С Гаффарова, Л Янсуар «Казан утлары»ның актив авторлары— драматурглар X. Вахит, Т Миннуллин, Ю. Эминов, Ш. Хөсәенов, Р Хәмид, Ю Сафиуллин. Д. Салихов, Р Сәгъди... Публицист язучыларыбыз—М. Зарипов. Р Хисмәтуллин, Ф. Дунай, М. Әхмәтжанов... Мәшһүр язучылар, шагыйрьләр белән беррәттән. журналның редколлегия әгъзалары булып торган яки үзләренен мәкаләләре, рецензияләре, бәяләмәләре белән әдәби хәрәкәттә актив катнашкан күренекле галимнәр: Р Нәфыйгов. X Госман, Н Юзиев, М Хәсәнов, Ә Кәримуллин, Ә. Борһанов, Ф. Хатипов, Ф Урманчиев, Н Хисамов, А. Әхмәдуллин Бүгенге редколлегия әгъзаларыннан—М Госманов, М Мәхмүтов. Т. Галиуллин. Ф Галимуллин, X. Миннегулов Үзем кәгазьгә жанга якын кадерле исемнәрне тезәм, үзем ирексездән, кайчандыр язылган шигырь юлларымны кабатлыйм: «Кемнәр бар да кемнәр юк!..», «Искән жил, үткән гомер, калган хәтер...»
Тыелган яки онытылган әдәби мирасны халыкка кире кайтаруда журнал эшчәнлеген әйтми узсак, язмабыз тулы булмас иде. Бер генә исемне аерып әйтү дә күп нәрсәне аңлата булыр: бөек әдип Гаяз Исхакый. Аның төп зур әсәрләре бүгенге укучыларга иң әүвәл безнен журнал аша ирештерелде Бу бөек исемгә өстәп—С Максуди, Й Акчура. Г. Газиз, С Җәләл кебек олуг затларның ижат үрнәкләре. Борынгы мирастан—«Йосыф кыйссасы», «Идегәй» дастаны Санын китсән. алар күп томлыкларга жыелыр...
Журналны әдәби хәрәкәтне оештыручы бер үзәк дип тә. әдипләрнен профессиональ осталыгын билгеләүче мәйдан дип тә. әдәбиятның үзенә күрә бер «диспетчерлыгы» дип тә әйтеп буладыр. Кулъязмалар, шөкер, әлегә күп керә Табигый, һәммәсе журналда дөнья күрә алмый. Әмма, сайланып, редакнияләнеп. әсәр сыйфатында басылып чыкканнары аша да, бүгенге әдәби
тормышыбызда бара торган тенденцияләрне ачык чамаларга була. Әдәби Йортта уйланыр нәрсәләр җитәрлек. Язучы хезмәтенең дәрәжәсе яки әдәби алмаш турындамы, жанрлар язмышы яки тематик диапазон хакындамы, яки китап язмышы мәсьәләләреме. Әйтик, халык ижаты традицияләрендә, милли тел стихиясендә тәрбияләнгән өлкән буын прозаикларын— Еники. Мәһдиев. Ахунов. Гыйләжевләрне кемнәр алыштырыр? Шигърияткә килүче яшьләр арасында ир балалар нигә аз күренә9 Чын мәгънәсендәге әдәби тәнкыйтьнең булмавы жәмгыятьнен гомум әдәбиятка ихтыяҗы кимүе билгесе түгелме? Бүгенге әдәбиятыбыз бөтен татар халкы әдәбияты булсын өчен ниләр эшләргә' Сораулар күп Берничәсенен болай очын чыгарып куюнын хикмәте шул шушы аи ахырында, безнен юбилей саны аенда Татарстан язучыларынын чираттагы корылтае узачак Бу җыенда әдипләрнен милләт, әдәбият, гомумән, киләчәктәге рухи үсеш турында җитди сөйләшүләре булыр, әйтеләчәк фикер-тәкъдимнәр. карар-резолюнияләр язучыларыбызны активрак ижат итәргә рухландырыр, шул исәптән журнал куйган олы максатларны үтәргә дә ярдәм итәр, дип ышанасы килә.
«Казан утлары»—үзенен башлангычыннан ук дәүләти басма. Сәяси-мәсләк ягыннан да. масштаб-колач ягыннан да Ул шулай булырга тиеш тә. Уйласан. бу тиешлекнең тамырлары тирәндә. Әллә ничә гасыр буе безнен кебек дәүләтчелеген югалткан халыкның киләчәк буыннарга калдырган бар булган рухи байлыгы, хыял-максаты. иман-идеясе. нигездә, сүздә—кулъязмада, басмада, китапларда сакланган. Басма сүз. китап (бу очракта журнал да диик) күпмедер дәрәҗәдә татар өчен дәүләт тә, дин дә, гыйлем чыганагы да булып торды Үткән гасыр башында Татарстан республикасы оешкач, җитәкчеләрнең язучыларга, язучыларның дәүләткә таянырга тырышуы, әлбәттә, табигый иде Хәзер яна гасыр башында татарның аннан башка да зәгыйфь дәүләтчелек нигехзәре какшатылган елларда төп мәсьәләләрдә халыкның бердәмлеге аеруча мөһим Каләм ияләре әдипләр дә милли мәнфәгатьләр сагында уяу һәм фидакарь булырга бурычлылар. Дөньяда сүзнең кодрәте кимегәне юк әле! Әйтелгәнчә, журналыбыз дәүләти басма. Анын төп оештыручысы—Татарстан Министрлар Кабинеты (Озак еллар буе «Казан утлары» фәкать Язучылар Союзы органы булып килде 1991 елдан, устав нигезендә, журналны гамәлгә куючылар булып Министрлар Кабинеты. Язучылар берлеге, хезмәт коллективы санала). Ижат оешмаларының иҗтимагый оешма хәлендә, дотациягә яшәгәннәрен истә тотсан, журналнын реаль кем органы икәнлеге ачык аңлашыла. Милли матбугат эше әбүнәчеләр һәм иганәчеләр хозурына гына калса, хәзерге чорда ерак барып булмас Татарнын үзгә бер гимни җырында әйтелгәнчә, «Заманалар авыр, еллар ябык, дус-иш кирәк гомер итәргә'»
«Казан утлары»на 80 яшь. Безнен өчен, әлбәттә, истәлекле зур дата Журнал юбилее, ул—асылда, бәйрәмнән бигрәк, әдәбиятыбызның киләчәге турында күмәкләшеп бер җитди уйлану, яна максатлар билгеләү гамәле, әдипләр сүзен халыкка пропагандалауның бер үлемле чарасы Әдәбиятыбызның зурлыгын, тарихи миссиясен белдереп, аны яна буыннар тәрбияләүдә файдалану бүгенге көнлә бик мөһим дип исәплибез. Юбилей уңае белән, әдәби-мәдәни вакыйга буларак, республикабыз районнарында «Казан утлары» көннәре уза Матбугат битләрендә журналыбыз турында сәхифәләр басыла, радио-телевидение тапшыру зарында әдәбиятыбызның асыл әсәрләре, әдипләребезнен чыгышлары яңгырын «Каган утлары» юбилеена багышланган тантаналы кичә Бөтендөнья татарларының III Конгрессы көннәрендә-август ахырында узачак
Юбилеебыз уңаеннан редакциягә тәбрикнамәләр күп килә Аларнын берсендә мондый юллар бар: «Тагар дөньясының бердәнбер саллы журналын, милләзебез рухының кабатланмас елъязмасын, халыкның әдәбе сагында торучы каләм әһелләренең төп ижади мәйданы булган басманы һәм анын тырыш хезмәткәрләрен олуг бәйрәмнәре белән ихтас күңелдән тәбрик итәбез!»
Зур сүзләр, горурланырлык сүзләр, әмма зур җаваплылык та өсти торган сүзләр Җавабыбыз шул. зур тәҗрибәгә, якты сәхифәләргә ия булган «Казан утлары» халкыбызның бу яна гасырдагы яшәешенең дә гадел елъязмачысы, килер буыннарнын рухи юлдашы булыр лип ышандырасы килә