Логотип Казан Утлары
Публицистика

25—ФУРКАН (ЯХШЫНЫ ЯМАННАН АЕРУЧЫ КИТАП) СҮРӘСЕ


(Фуркан сүрәсе 77 аятьтән тора. Бу сүрә Мәккәдә иңгән. Исеме «Фуркая»
сүзеннән килә, ягъни дөреслекне ялганнан аера торган Китап—ул Коръән-и
Кәримдер.)
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
1. Фурканны (Коръәнне) галәмнәрдәгеләрне кисәтүче (Илаһның газабы белән
куркытучысы) булсын дип. бәндәсенә (Мөхәммәдкә) иңдергән (Аллаһ) бөекләрнең
бөеге. (2) Күкләрнен һәм Җирнең хуҗасы, һичбер нинди бала атасы булмаган,
хуҗалыгында Үзенә тиңе булмаган, һәр нәрсәне яралтып (юктан бар итеп),
һәрнәрсәгә тәкъдир язып, бер тәртипкә китергән (Аллаһ) бөекләрнең бөеге.
3. Шуна да карамастан, Аны инкарь итеп, бер нәрсә дә яралтырга
кодрәтләре булмаган төрле ясалма тәңреләр уйлап чыгаралар. (Азарның ул ясалма
тәңреләре) үзләре (кеше кулы белән яки Аллаһ тарафыннан) ясалган. Ул (бичара) потлар,
сыннар алар өчен файда да, зарар да китерә алмый Җан алырга да, җан өрергә
дә, мәетләрне яңадан терелтеп, каберләреннән кубарыр!а да аларнын (ясалма
илаһларның) көче юк
4. Кяферләр әйтте:
—Бу (Коръән Мөхәммәд) үзе уйлап чыгарган ялганнан башка нәрсә түгел. Бу
эштә аңа башкалар да ярдәм иткәндер,—диделәр Шул сүзләре белән алар
мәкерле бер гаделсезлек кылдылар. (5) Әйттеләр:
— Борынгылардан калган әкиятләрне ул башка берәүгә яздыртып, иртә-
кич үзенә укыттырган да (ятлап, хәзер безгә сөйләп йөри),-диделәр. (6) (Азарга) әйт:
—(Коръәнне) күкләрдәге. Җирдәге һәм яшерен, һәм ачык серләрне белүче
(Аыаһ) иңдерде,—диген. Хактыр ки. Ул—ярлыкаучы һәм бик тә мәрхәмәтле. (7)
Әйттеләр:
—Ул нинди пәйгамбәр инде,—диделәр,—безнен кебек ашый-эчә. үзе
базар буйлап йөренә. Аның белән берәр сакчы фәрештә иңдерелгән булса (аның
кисәтүче пәйгамбәр икәненә инанган булыр идек) (8) яки ана (Күктән) бербер хәзинә
коелса, мул җимеш бирә торган бакчасы булса (ул чагында базар буйлатып йөрмәгән
булыр иде) үзенекен ашар иде. Кяферләр (мөэминнәргә) әйтте
—Сез күз буучы, сихерче кешегә (Мөхәммәдкә) ышанасыз,—диделәр (9)
(Ий. Мөхәммәд) бак. синең турыда алар ни генә сөйләми. Алар тугры юлдан чыкты
Моннан ары алар инде Сәгадәткә ирешә алмас.
10. (Аллаһның кодрәте) шулкадәр чиксез ки. Ул. әгәр дә ихтыяр итсә, сиңа
болардан (кяферләрнең байлыгыннан, яхшы бакчаларыннан да) яхшырак, астыннан
чишмәләр агып ятучы җәннәт бакчалары бирер иде. синең өчен сарайлар төзер
иде.
Журнал өчен Рабит БАТУЛЛА әзерләде
11. Шулай көфер (сөйләгәннәре) өстенә алар Сәгатьне (Кыямәтне) ялганга
чыгардылар. Сәгатьне (Кыямәтне) инкарь иткәннәре өчен Без аларга хәтәр
ялкынлы тәмуг әзерләп куйдык (12) Ул (җәһәннәм уты) аларны ерактан күреп
алыр һәм алар анын тагын да катырак гөрелдәгәнен ишетер. (13) Куллары
муеннарына бәйләнгән хәлдә тәмугның ин тар жиренә ташлангач, алар (аһ.
без) һәлак булдык, дип акырыр. (14) (Ләкин аларга әйтелер ки):
—Бүген (сез) бер тапкыр һәлак (булуны) юрамагыз, күп тапкырлар һәлак
(булуыгызны) юрагыз.
15. (Ий. Мөхәммәд) әйт син:
— Бу (җәһәннәм) хәерлерәкме, әллә саф мөэминнәргә вәгъдә ителгән
мәнгелек (җәннәт) яхшыракмы?—диген.—Ул (җәннәт) аларга (мөэминнәргә)
бүләк һәм (мәңгелек яшәү) урыны булыр. (16) Алар анда мәнге калыр һәм ни
теләсәләр, шул булыр Менә шушы инде (намазларда. догаларда) Раббыдан
ялварып соралган Сәгадәт. (17) Ул Көнне Раббы аларны (кяфер юрне)
Аллаһтан башка табынган нәрсәләре белән бергә жыяр да әйтер:
— Шушы колларымны сез аздырдыгызмы, әллә алар үзләре юлдан
яздымы?—дип сорар
18. Алар әйтер:
—Аллаһнын кимчелеге юк. Ул бар яктан да пакь дип. Сине
мактыйбыз. Сине инкарь итеп, башка илаһларга табыну безгә килешә торган
эш түгел Ләкин Син аларга һәм аларнын аталарына шулкадәр мул
нигъмәтләр бирдең, тәүбә итәр өчен вакытларын озайттын; ахырда азар Сине
бөтенләй онытты вә атар харап булды,—диярләр.
19. Менә, сез табынганнар сүзләрегезне ялганга чыгарды. Бәс. сез
өстегездән газабыгызны аздырырга да. ярдәмгә дә өмет итә алмыйсыз.
Кайсыгыз залим. (Аллаһтан башканы илаһ итеп табынган булса), аңа хәтәр жәза
газабын татытырбыз.
20. (Ий. Мөхәммәд) Без синнән әүвәл ашамый торган, базарларда йөрми
торган һичбер Пәйгамбәр күндермәдек.
(Әй. кешеләр) сезнең бер төркемегез алдында, икенчегезне сынар өчен:
бу газапларга (гаделсезлеккә, тигезсезлеккә) түзәрләрме икән, дип яралтгык.
Раббын бар нәрсәне дә дөресе белән күреп-белеп торучы.
21. (Кыямәт көнендә) Безнең белән кавышуга инанмаганнар әйтер:
Безгә фәрештәләрне илче итеп жибәргән булсаң иде яки Раббынын
үзен күргән булса идек (иман китергән булыр идек).— дип (акланырга маташырлар)
Хактыр ки. азар тәкәбберләнеп, хәтәр азгынлыкка кереп, хәттин ашты. (22)
(Жәза) фәрештәләре аларга ул көнне күренеп, һичбер сөенечле хәбәр
китермәс Фәрештәләр:
—(Сезнең өчен җәннәткә керү) тыелган!—дип әйтерләр. (23)
Имансызларның мөэминнәргә кылган эшләрен юкка чыгарырбыз, аларны
тузанга әверелдереп, жилгә очырырбыз
24. Җәннәткә кергәннәрнең яшәячәк урыны бик тә җайлы һәм мәнге
истирахәт кылыр өчен күркәм җир булыр.
25. (Кыямәт) көнендә болытлы Күк урталай ярылыр, аннан
фәрештәләр гаскәре Җиргә таба ургылыр. (26) Ул Көнне барлык милек бары
тик мәрхәмәтле ярлыкаучы Аллаһ Тәгаләнеке булыр. Кяферләр өчен ул Көй
бик тә хәтәр булыр. (27) Ул Көнне залим бәндә (чарасызлыктан) бармакларын
тешләп:
— Их. Пәйгамбәргә ияреп. (Аллаһ) юлы буйлап киткән булсам.—дип
үкенер. —(28) Ни аяныч мина, ни үкенеч. Теге мөртәтне дус итмәгән булса
идем (29) Ул мине зикердән (Коръәннән, иманнан. Пәйгамбәрдән) биздерде.
Шайтан инсанның (башына бәла килгәч) бер ялгызын упкынга ташлап качучы
зат икән.
30. Шулчак Пәйгамбәр әйтер:
— Иа. Раббым. минем халкым Хакыйкатьнең үзе булган шушы Коръәнне
инкарь итте бит.
31. —Без һәр пәйгамбәргә имансыхтардан дошманнар хасил иттек.
Тугры юлга бастырыр өчен дә. чын ярдәмче буларак та сина Раббың берүзе
житәр. (32) Ул кяферләр әитге
—Нигә син Коръәнне (Тәүрат белән Инҗи.1 кебек) берьюлы иңдермәдең?—
диделәр.
(Ий. Мөхәммәд) Без аны синен күнеленә (әкренләп кереп, чыкмаслык булсын)
яхшы урнашсын дип. шулай кылдык. Аны аятьтән-аятькә иңдердек.
33. Алар сина нинди дә булса мисалга хикәят китерсә, (аңа каршы) Без
яхшырагын, аңлатмалары белән сиңа китерербез. (34) Алар җәһәннәмгә
тупланып, йөзтүбән каплатылыр. Юллары азгынлык иде. урыннары да яман
урын булыр. (35) Хактыр ки. без Мусага китап бирдек Энесе Һарунны аның
ярдәмчесе иттек.
36. Барыгыз,—дидек аларга— Аятьләребезне язганга чыгарганнар
(Фиргавен халкы) янына.
(Алар Фиргавен токымын үгетләп карады, ләкин имансызлар игә килмәде.)
Нәтижәдә, аларны һәлак итеп бетердек.
37. Пәйгамбәрләрне ялганга чыгарганнарына күрә, башкаларга гыйбрәт
булсын дип. Нух халкын да суга (туфанга) батырып үтердек. Залимнәр өчен без
гыйбрәтле жәзалар хәзерләп куйдык.
38. Гад (Һуд галәйһиссәлләм) кавемен дә. Сәмуд (Салих галәйһиссәлләм)
кавемен дә. Расе (Шөгаеб галәйһиссәлләм) кешеләрен дә. алар арасында яшәп
киткән башка (гөнаһлы) халыкларны да һәлак иттек. (39) (Гыйбрәт алсыннар, дип)
аларнын һәрберсенә Без мисали хикәятләр китердек, (ләкин алар
пәйгамбәрләребезне ялганчыга чыгарды, гыйбрәт алмады) аларнын барысын да һәлак
итеп бетердек.
40. Хактыр ки, алар (мәккәлеләр Лут пәйгамбәр халкының Садум) шәһәрен
давыллы яңгыр килеп тотканын күрмәделәрмени? (Күрделәр, ләкин барыбер Кыямәт
көнне) тереләчәкләренә ышанмадылар
41. Сине очратканда алар:
-Шушы да булдымы Аллаһ тарафыннан безгә җибәрелгән пәйгамбәр, дип
мыскыллаудан башканы белмәделәр. (42) —Шунысы хактыр ки. әгәр дә без
аның котыртуларына каршы каты тормаган булсак, ул безне табынган
тәңреләребездән биздергән булыр иде,—диделәр
Алар озакламый күрерләр, белерләр кем юлдан язган, кем тугры юлдан
барганын.
43. Үзенең нәфесен (җенси ихтыяҗшрын) тәңре итеп табынганнарны
күрденме син? Хәзер инде (Рәсүлем) синме .парны якларга алынасын’ (44) Әллә
син аларнын күбесе, чынлап та, (синең үгетеңне) тыңлыйлар һәм тәүбәгә килерләр,
дип уйлыйсыңмы? Алар дүрт аяклы хайваннардан да мәхлуграк булып
адашканнар
45. Раббынның ничек итеп күләгәне озынайтканын караганын юкмыни '
Әгәр ихтыяр итсә. Ул аны (күләгәне) хәрәкәтсез дә калдыра алган булыр иде Без
Кояшны ана сәбәпче иттек (46) Соңра аны (озын күләгәне) әкрен-әкрен генә
үзебезнең янга тупладык. (47) Караңгы төнне Ул сезнең өчен бер каплавыч итеп
яралтгы. йокыны ял итәр өчен, көнне (исә яңадан уянып, яхшы гамәлләр кылыр өчен)
яралтгы. (48) Ул киң рәхмәтле буларак, куаныч алып килүче җилләрне яралтгы.
Күктән саф сулар агызды (49) Үле туфракны тергезер өчен, бихисап кешеләр
өчен яралткан хайваннарыбызга (үлән-агач үссен, дип) жирне сугардык.
50. Хактыр ки. уйлап гыйбрәт алсыннар, дип суны-яңгыртарны кирәк
чакта, кирәк урыннарда кат-кат яудырдык, әмма адарнын күбесе шөкер итмәде,
кяфер булып кала бирделәр.
(« Соңра гыйбрәт акыннар өчен, бу суны араларында төрле вакытларда чиратлап
яудырдык Моңа да карамастан. кешеләрнең күбесе янә шөкер итмәделәр, кирелекләреннән
кайтмадылар*
Талат Кочигит тәфсиреннән )
(•Хактыр ки. моны (кешеләр) гыйбрәт акын өчен, аларга төрле-төрле сурәтләрдә
аңлаттык (яки: бу суны кирәгенчә яудырдык). Ләкин кешеләрнең күбесе шөкранә кыласы
урында үҗәтләнделәр (кирелекләреннән кайтмадылар.
Хәсән Чантай тәфсиреннән.)
(« Тәхкыйк. өстәге өч аятьне Коръәндә һәм башка китапларда тәкрар әйттек,
кешеләр вәгазьләнсеннәр вә гыйбрәтләнсеннәр өчен, кешеләрнең күбрәге вәгазьдән вә
гыйбрәтләрдән баш тарттылар, мәгәр Ислам нигъмәтен инкарь итеп, кяфер булудан баш
тартмадылар*.
Шәех Ногмани тәфсиреннән )
(•Хактыр ки, инсаннар үгет алсыннар өчен, араларында төрле-төрле шәкелләрдә
аңлаттык. әмма инсаннарның күбесе үҗәтлекләре белән шөкранә итмичә, кирелекләреннән
кайтмадылар*.
Ибраһим Дөнмәз тәфсиреннән )
51. (Ий. Мөхәммәд) Әгәр дә Без ихтыяр итсәк, (синең вазифаңны җиңеләйтер өчен)
һичшиксез, һәр илгә (һәршәһәргә) кисәтүче (пәйгамбәр) күндергән булыр идек.
(Ләкин Без сине бөтен халыкларның пәйгамбәре буларак күндердек һәм синдә бөтен
пәйгамбәрләрнең иң гуза/ сыйфатларын тупладык.) (52) Бер мизгелгә дә кяферләргә
бил бирмә һәм шунын белән (Коръән белән) аларга каршы булдыра алганча каты
орыш.
53. Ул ике диңгезне янәшә куйды. Сусынны баса торган төче су һәм
тозлы тәмсез су янәшә ага Бер-берсенә катнаша алмаслык итеп, араларына
бәрзах (элпә-пәрдә) корды.
(•Ике төрле су арасындагы бәрзахның гарәпчә мәгънәсе—тел, тасма. Чыннан да.
дөньяда янәшә аксалар да. кушылмый торган төче һәм тозлы агымнар бар. аларның арасында
йөзяәрчә чакрымнарга сузылган бәрзах. тел. тасма, аралык бар. Диҗлә һәм Нил елгаларының
тоны диңгезгә коеп та. диңгез эчендә тоны су белән катнашмыйча агып барулары моңа
мисал. Ләкин бәгъзе шәрехчеләр бу аять эчендә кинаяле мәгънә барлыгын да әйтәләр.
Сусынны баса торган ташы су—ул Ислам. тозлысы исә башка бер дин. Мөселманнар агымы
бар, бар кяферлар ташкыны, никадәр якын, янәшә яшәсәләр дә бу ике дин. бу ташкын мәңге
дә кушыла алмый •
Хәсән Чантай белән Ибраһим Дөнмәз тәфсиреннән )
54. Ул адәмне судан бар кылып, аны (үрчемле) нәселле итеп яралтты.
Раббын-һәрнәрсәгә кодрәте житә торган Илаһтыр. (55) (Шуңа да карамастан)
Аллаһны инкарь итеп, үзләренә файда да, зарар ла кылыр куәтләре булмаган
(сыннарга, потларга) табыналар Кяфер—Аллаһка каршы (көрәшүче) шайтанга
ярдәмче
56. Без сине (мөэминнәргә) сөенеч китерүче, (кяферләрне) куркытучы
вазифасыннан башка сыйфатта күндермәдек. (57) Әйт:
— Мин бу гамәлләрем өчен сездән һичбер түләү сорамыймын, бары тик
Аллаһка тугры юл тотарга теләгән кешеләрне генә эзлимен,—диген
58. Үлемсез, мәнге-бакый (Аллаһ Тәгаләгә) инанып, (Аңа) сыен, Аны гәсбих
илә (Сөбхәналлаһү вә әлхэмдүлилләһ, сөбхәналлаһи вә бихамдиһи, дип) данла Ул
бәндәләренең гөнаһ кылуларыннан хәбәрдар.
59. Ул күкләрне вә Җирне һәм алар арасында булган нәрсәләрне алты
көндә яралткан. соныннан Гарше көрсидә хаким булган хөкемдардыр Ул-
Рахмәндер. (әгәр ышанмасагыз) бу турыда хәбәрдар булганнардан сорагыз.
60. —Рахмәнгә сәҗдә итегез,—дигәч, алар:
—Кем сон ул Рахмән? (Нишләп әле) без син кушканга сәҗдә итәргә
тиеш?—диделәр. Һәм бу (өндәү) ал арны (иманнан) ераклаштырды гына.
61. Күктә йолдызлыклар яралткан. алар уртасында бер яктылык
чыганагы (Кояшны) вә нурлы бер Ай булдырганның даны гаять бөектер. (62)
Фикерләп гыйбрәт алганнар өчен, шөкер иткәннәр өчен төн белән көнне
чиратлап китергән дә—Улдыр
63. Кемнәр Җир йөзендә итагать белән йөри, шулар мәрхәмәтле
ярлыкаучы (Аиаһ)нын бәндәләре булыр, һәм алар надан ахмакларның
әдәпсезлегенә каршы сәлам белән җавап бирә. (64) Алар кичләрен Раббылары
каршысында сәҗдәгә китүчеләр. (65) Алар:
—Йа, Раббым. безне җәһәннәм газабыннан коткар. Анын газабы
коточкыч һәлакәттер,—дип дога кыла.
66. Чыннан да. ул (җәһәннәм) яшәү һәм гамәл кылыр өчен бик тә яман
урын.
67. Чыгым малын тотканда (садәка биргәндә) артыгын кыланмаган һәм дә
бик саран да булмаганнар урталыкта булыр. (68) Алар Аллаһка тин эзләмәс,
башкага табынмас. Алар мәҗбүрлектән тыш. Аллаһ тарафыннан тыелган эшне
кылмас—хаксызга адәм җанын кыймас, зина кылмаслар Шушыларнын берсен
генә эшләгән кеше дә җәзасын алыр. (69) Кыямәт көнендә андыйларнын җәзасы
арта төшәр һәм алар мәңгегә хур булып калыр (70) Яманнан тәүбәгә килеп, иман
китереп, игелек кылганнарның яманлыкларын игелеккә алмаштырыр (кылган
гөнаһларын ярлыкап, саваплы зшкә күндерер). Аллаһ ярлыкаучы, бик тә мәрхәмәтле.
71. Тәүбә иткәннәр һәм игелек кылганнар, һичшиксез, тәүбәсе кабул
кылынып, Аллаһнын ризалыгын алып. Анын янына кайтарылыр. (72) Атар
ялган шаһитлек итмәс, буш һәм тәмсез сүз сөйләүчеләр янында тормас әдәпле
рәвештә китеп барырлар (73) Алар Раббынын аятьләрен тыңлаганда (мәгънәсенә)
күз йоммас, ишетмәмешкә салышмаслар
74. Алар әйтер:
—Йа, Раббыбыз. күнелләребезнен куанычы, күзләребезнең карасы кебек
(затлы, пакь) хатыннар вә балалар бир. Безне саф мөселман халыкларына
юлбашчы ит,—дип.
75. Менә боларнын һәммә барчасы, авырлыкларга чыдам, түзем
булганнарына күрә әжер алачак һәм анда (җәннәттә) салам илә каршыланачак
(76) Анда алар мәнгегә калачак. Аһ, ул нинди гүзәл урындыр, ул нинди рәхәт
торактыр.
77. Әйт
—Аллаһка мөрәҗәгать итмәгән булсагыз, Аллаһ сезгә игьгибар итмәгән
булыр иде Сез дөрестән дә (аятьләрне) ялганга чыгардыгыз Бәс. сез хәзер җавап
газабы тотачаксыз,—диген