СӨЕНСЕННӘР ӘЛЕ САБЫЙЛАР!


БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ “МӘГАРИФ' НӘШРИЯТЫ
1
ле күптәнме генә теге яки бу шәхес хакында истәлекләр тупланган жыентыкнын кибет
киштәсендә боегып, алынмыйча яту ихтималы бик зур иде. Ул заманда чыккан шундый
басмаларның кайберсе әле дә кайдадыр тузан эчеп ятадыр Ә менә сонгы бер-ике елда гаҗәп
хәл: нәкъ шул рухтагы китаплар, басылып чыгу белән, комга сенгән су тамчысы кебек тарала да бетә
Татарстан китап нәшрияты, мәсәлән, үткән ел дәвамында гына "Туфан". “Такташ". "Сибгат Хәким"
дигән, исеменнән үк эчтәлеге аңлашылып торган бик үзенчәлекле өч том чыгарды "Мәгариф"
нәшриятының Абдулла Алиш һәм Габдрахман Әпсәләмовка багышланган китаплары елның күркәм
вакыйгасына әверелде Бу басмалар уңаеннан үткәрелгән кичәләр, бигрәк тә балалар белән очрашулар
укучы күңелен кузгаткан мәгънәле китап бәйрәмнәренә нигез салды
Гомумән, сонгы елларда күренекле әдипләребезнең гомер һәм иҗат бәйрәмнәре матур, ихлас итеп
үткәрелүе күнелне сөендерә. Исәннәренә, ниһаять, күптән әйтеләсе жылы сүзләр килеп ирешә Хәлбуки,
әлеге кадер-хөрмәтнен дәрәҗәсен һич кенә дә киметмәстән. юбилеига мөнәсәбәтле мәҗлесләргә һәм
"ияр-камыт бауларьГна каршы куймастан. чын каләм әһеле өчен барыбер иң олы бүләк—аның китабы
басылып чыгудыр, дип расларга батырчылык итәм. Беренчедән, андый вакыйга (ягъни китабы басылу)
юбилеи җиткәч кенә булырга тиешлеләрдән түгел. Икенчедән, ни кызганыч, бу кытлык заманында хәтта
түгәрәк туган көненә дә һәр әдип үз китабының чыгып җиткәнен күрмидер Шулай ла бәхетлеләрдән
көнләшмик Халык шагыйре Шәүкәт ага Галиев, мәсәлән, үзенен җитмеше тулган көндә. Сабан туе
мәйданының уртасына чыккан кебек. Камал театры сәхнәсенә басып, әле генә нәшриятлар "табасыннан
төшкән" ике җыентыгын берьюлы кулына алган иде. "Көләч көзге" исемлесен мин. уенын-чынын бергә
кушып: "Сезгә Хөкүмәтебез бүләген тапшырабыз, аксакал”,— дип бирдем һәм бу сүзләрдә шаяртудан
бигрәк хаклык күбрәк иде. Бәйрәм табынына "Мәгариф" нәшрияты тырышлыгы белән куелса да. чын
мәгънәсендә "хөкүмәт бүләге" булды ул китап.
Яшерен-батырын түгел, моннан берничә е.л гына элек "Мәгариф”тә (химаяче- спонсор ярдәмендә
яисә махсус заказ белән!) берәр балалар китапчыгы дөнья күрсә, шуннан зур гаеп эзлиләр, ул чактагы
мәгариф түрәләре, нәшрият өстеннән шикаять язып, безне генә түгел, ревизорларны да айлар буе
тинтерәтә иде.
Хөкүмәттән һәртөрле пособиеләр теләнеп, хәтта кайбер чакта андый "хәер-сәдака"ны алып та. язучы
үзенен хәлен чын-чынлап яхшы якка үзгәртүгә ирешмәячәк. Язучыга иң лаеклы, ин нәтиҗәле һәм ин
тотрыклы ярдәм—хезмәтенең тажы булган яна китабын (яки сайланма әсәрләрен) дөньяга чыгаруда
булышлык күрсәтү рәвешендә булырга тиеш Әлбәттә, һәр мөмкинлекнең чиге бар. һәм каләм ияләренең
күпчелеге хәлне анлый иҗатын укучыга җиткерү хәстәрен нәшрият белән бергәләп кайгырта. Гамьте
әдип ничек борчылмасын: ижтиһад итмәгән (әйе. акча җитмәгәннән генә түгел') авыл һәм мәктәп
китапханәләрендә татар әдәбияты - ялан тәпие бозга ябышып каткан Апуш хәлендә.. Милли китап
сәүдәсе дә. һәр авылда аракы кибете ачуны мәҗбүри итеп куйган кебек, дилбегә какканны көтә
Әнә шул хәлләрне күздә тотып, берничә ел элек, азучыларыбыз республика җитәкчеләренә махсус
мөрәҗәгать кабул иткәннәр иде. "Балалар әдәбияты яклауга мохтаж!" дип аталган ул хат әле дә
актуальлеген югалтмады. (Күрәсен. мөрәҗәгать кабул иткәч тә. һәрвакытгагыча. ул үэеннән-үэе нәтиҗә
китерер дип ышанып, мич
Мөдәррис ВӘЛИЕВ (Сатих Маннапов)— "Мәгариф" нәшрияты директоры
Ә
башына менеп ятканбыздыр.) Ниһаять, сонгы өч-дүрт елда хат унди якка үзгәрә башлады Мөрәҗәгать
тәэсиреннән бигрәк, мәсьалә үзе атгереп житте шикелле.. Әдип һәм дәүләт эшлеклесе булуны бербөтен
аты вазифа итеп аңлаган Роберт Миннуллин. Разил Валиев. Туфан Миннуллин һәм башка язучы-
депугатларыбызнын милли китапны, бигрәк тә балалар китабын яклап датилле сүз әйтүе “бозны
кузгатты". Китап нәшер итү хөкүмәт карары белән башкарыласы мөһим гамәл итеп канунлаштырылды.
Нәшрият өлкәсендә дәүләт сәясәтенен шундый эшлекле һәм эзлекле төс атуы, билгеле, матур
нәтиҗәләр бирә башлады.
“Мәгариф” нәшриятынын да милли әдәбиятыбыз җәүһәрләрен бала күңеленә түкми-чәчми
җиткерергә омтылуы яна көч белән дөрләп китте. Яна буын дәреслекләр һәм әдәби хрестоматияләр
рәвешен дә алды ул. махсус басмалар итеп тә күзалланды. Мәсәлән. ““Хәзинә” дигән гомуми исемдә,
татар әдәбиятынын борынгы дәверләреннән атып бүгенгәчә үткән юлын инләүче. анын ин асыл
үрнәкләрен туплаган 15 томлык сериягә нигез салынды. Әлеге хезмәтнен беренче китабы Әмирхан ага
Еники фатихасы белән укучы кулына кергән иде. Аннан сонгы томнарга Р Фәйзуллин. М. Госманов. Н.
Хисамов. М Хәсәнов һ. б. күренекле шәхесләребез кереш сүз-анлатма яздылар. Бу сериянең һәр китабын,
үзенчәлекле педагог-галим һәм язучы А Яхин җитәкчелегендә. “Мәгариф" нәшрияты хезмәткәрләре
төзи. Г Ибраһимов исемендәге инсппугнын танылган галимнәре тарафыннан халкыбыз иҗатының барча
жанрдагы әсәрләрен сайлап, тәфсилле аңлатмалар белән, яна концепция нигезендә нәшер ителә торган
10 томлык ““Энже чәчтем—энҗе жыям' сериясе (баш редакторы К. Миннуллин) балаларга шулай ук
игелекле хезмәг күрсәтер дип ышанабыз. "Раушан көзге” һәм "Ин матур сүз" (балалар бакчалары өчен
антология-хрестоматияләр) — шундый тыйнак китапларыбызга күпме хәзинә сыйган. Быел, ниһаять,
тагын бер зур хыялыбыз тормышка ашыр—татар әдәбиятын укыту программалары белән бәйләп
төзелгән 50 томлык "Мәктәп китапханәсе” сериясеннән китаплар чыгаруга керешәбез
“Мәгариф” нәшриятынын балалар китабын әнә шулай матур (тәм зәвыкле гатәндәм- букетларга
туплап, эзлекле һәм максатчан эш алып барырга тырышуының сәбәп- омтылышлары аңлашыладыр.
Без—бөек халык, дип күкрәк кагу бер хат. чынлыкта кемлегебезне үзебезнекеләр дә. башка мидләт
балалары да тарихыбыз, әдәбиятыбыз аша төшенсен һәм кабул итсен дип көч куябыз. “Без тарихта
әзлебез!” дигән серия буенча басылып килүче, дәүләтчелегебезнен төрле дәверләрен иңләгән “Кубрат
хан" (М. Хәбибуллин), "Хыянәт" (Ф Латыйфи) һ б әдәби әсәрләргә балалар һәм яшүсмерләр зиһенен ачу.
аларның күңелләрен агарту вазифасы йөкләнә. Язучы ачып җибәргәнче тирән катламнарда яткан тарихи-
эстетик мәгълүмат, шахта субайлары кебек, танылган галимнәрнең фәнни-популяр тәфсире белән
ныгытып барыла.
Гасыр башында калган юл башчыбыз—“ Мәгариф” нәшриятынын "Балалар күңеле” дигән мәшһүр
сериясен (Г. Тукайның "Энже бөртекләре" белән башлап!) тергезүнең дә максаты—милли тәрбия
традицияләрен яңарту Бу сериянең затлы басмаларын. Шәүкәт ага Галиевкә кушылып: "Сөенсеннәр әле
сабыйлар!” дип чыгарабыз Шуна күрәдер. Ә. Баяннын "Жил яратучы күркә”. Т. Миннуллиннын "Авыл
эте Акбай”. Р Хариснын "Әбәк". И Юзеевнын "Аю сатам, кем ала?". Р Миннуллиннын “Алма бабай”. •).
Шәрифуллинанын "Алтын балык". Р Вәлиевнен "Кайтаваз кайда яши’”. Ж Дәрзаманнын “Серле янчык".
М Фәизуллинанын "Гаилә әлифбасы” һ б ш китапларын сабыйлар үзләре генә түгел, аларнын әти-
әниләре. әби бабайлары һәм тәрбиячеләре дә куанып кабул иттеләр шикелле
"Бишек җырлары" җыентыгы белән дөньяга аваз салган нәшриятыбыз "Күгәрченем, син дә гөрлә ”
кебек балалар җыр китагтларын чыгаруны шулай ук изге эш итеп саный Сонгы елларда бу юнәлештә
Мәдәният министрлыгы һәм Президент каршындагы Мәдәнияткә булышлык итү <|х)ңгы белән
хезмәттәшлек уңай нәтиҗәләр бирә
Г. Тукай һәм А Пушкиннын татар һәм рус телләрендәге бүләк басмалары. М Җәлил. Ф Кәрим. А
Агиш. Н. Баян һәм Г Кутуй иҗатыннан бер сәлам-китапчык, Ә. Еники хикәяләре. Л Толстойнын Хаҗи
Морат'ы. А Сент-Экзюперинен “Нәни принц’ ы -болар барысы да “Мәгариф” китапханәсе” сериясеннән
“ Нәни принц’нын “Мәгариф” басмасын сорал Франциядән. Канададан хатлар килә Гомумән, дөнья
классикасын туган телебездә "сөйләтү ” традициясен тергезү-инде гамалгә ашырыла
башлаган ниятләребездән. “Том Сойер маҗаралары "н нан сон (оригиналдан С Ибраһимова тәрҗемәсе)
яңалары булачак...
"Хәзинә". "Энҗе чәчтем—энже җыям". “Балалар күнеле серияләрендә басылып чыга торган әдәби
җыентыклар мәктәп һәм гаилә китапханәләренең күркенә. яшь буын рухын баетучы кыйммәтле хәзинәгә
әверелде. Бу китапларнын тирән эчтәлекле, яхшы бизәлешле булуына ирешү өчен, нәшрият
хезмәткәр.гареннән зур белем, зәвык, һөнәри әзерлек һәм иҗади осталык таләп ителә".—дип. 'Мәгариф
нәшриятының хезмәтләренә Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шаймиев биргән югары бәя безне
фидакарьлеккә рухландыра.
Билгеле. “Мәгариф"нен төп вазифасы уку-укыту әсбаплары әзерләп бастыру булганлыктан,
эшебезне хәтта күләм-нисбәт җәһәтеннән дә бәяләү четерекле: бер вагон кәгазьгә, мәсәлән, егермеләп
әдәби китап та чыгарып була, шул микъдар ике дәреслеккә дә сыеп бетә.. Мәгәр балалар китабын—зиһен
һәм күңел үстерүче тормыш дәреслеген нәшер итү. янә дә Шәүкәт ага Галиевнең бер шигырен
файдаланып әйткәндә, “төп эштән сон башкарыла торган төп эшебез" булып кала Әле дә сафтагы
иллеләп татар әдибенең әсәрләре безнен нәшриятта нәшер ителгәнен, янә дистәләгән язучынын якын
араларда безнен белән бергә шундый куанычны кичерәчәген әйтеп үтәргә мөмкин. Алар арасында Роберт
Әхмәтжанов, Т. Галиуллин. Р Гаташ. 3. Мансуров. Р Мингалим, Р Мөхәммәдиен. М. Насыйбуллин. Р
Хафизова. А. Хәлим. Ф Яруллин һәм башкалар бар Ә. Гаффар. Р Корбан. Р Кутуйның ике дәүләт телендә
берьюлы басылган җыентыклары, шулай ук татар һәм рус әкиятләреннән төзелгән бик затлы “Куян
күчтәнәче—Заюшкина избушка" китабы (рәссамы Нияз Хажиәхмәтов) "тел ачкычы" төсеңдә, гамәли
яктан да файдалы бер күренеш булды
Ихтимал, язучыга, каләм хакы алу җәһәтеннән, әсәрен бүтән нәшриятта бастыру файдалырактыр...
Бездә нәшер ителгән хезмәтнең төп өстенлеге—конкрет укучыны күздә тотып, ана атап чыгарылуы гына:
ягъни ул адреслы ("киләчәккә хат") һәм шуна күрә—нәтиҗәлерәк тә. Без каләм әһелләре белән үзара
ихтирамлы мөнәсәбәтне сакларга, үз хисабына китап чыгару жае булса—“йомшаграк” шартлар
тудырырга тырышабыз Хезмәтебезнең асыл мәгънәсен белү, аны башкаларның да күрүе һәм аңлавы—
иң зур юанычыбыз Милләт баласының күңел киштәсендә "Мәгариф” нәшриятының бер генә китабы
булса да бар икән,—димәк, безнең көнебез бушка үтми.
2
Татарстан Милли китапханәсе үгкәрә торган, инде традициягә әйләнеп килүче "Ел китабы" дигән
бәйге-ярыш, баштагырак елларда, кайбер журналистлар сүз уйнатканча, "ша-ярыш" кына ахрысы дип,
әлләни житаи кабул телмидер кебек иде Янәсе, китапның кыйммәтен китапханәчеләр түгел, әдәбият
белгечләре бәяләргә тиеш.. ШулаИ ла, ахыр чиктә, китапның жәмгыяви әһәмияте укучыга ясаган тәэсире
белән, ә инде шул ук "урамның каршы ягына" чыгып караганда—ана укучының мөнәсәбәте белән
билгеләнә. Китап сүзенен көндәлек яшәешебездәге урыны әнә шул гап-гади төшенчәдән—"әйләнеш"тән
гыйбарәт булып чыга. (Китапханәдәге бер нөсхәне уртача ничә кеше укыганлыгын теркәүче сан икән
ул—"китап әйләнеше” ) Бу бит үзенә күрә бер "референдум”, һичшиксез дикъкатькә лаеклы әдәби-
соииологик тикшеренү!
“Ел китабы" бәйгесенә минем дә нәшрият манарасыннан гына торып карамавым аңлашыладыр.
Чөнки безнен “Мәгариф"нен төп икмәге—дәреслек, сүзлек, фәнни- популяр әдәбият кебек, балаларга
бик кирәкле булса да. мондый конкурс кысаларыннан читтә кала торган хезмәтләр. (Иписез аш үгмәсә
дә. табынга кунак ризыгы итеп "кызыл билле перәннек” куела) Соңгы бәйгеләрнең берсендә, мәсәлән,
татар телендә басылган 63 китап катнашкан булса, шуларнын нибары сигезе генә—"Мэгариф ’неке иде.
Төрле номинацияләр буенча беренче-өченче урыннарга лаек дип табылган басмалар—унберәү һәм...
әлеге бәхетле китапларнын бишесе—"Мәгариф”тә басылган булып чыкты Ягъни мәйданга чыккан сигез
китабыбызнын бишесе батыр калган”! Балалар әдәбияты буенча "баш батыр"—халык шагыйре Илдар
Юзеевнын "Аю сатам, кем ала?” дигән китабы Хәзер инде бәләкәй генә серне ачарга ла була—без Илдар
СӨЕНСЕННӘР ӘЛЕ ( АВЫЙЛАР![67 абыйга бизәлеше алдан әзер китапны биреп, аны шигырь белән
■'тутыруын" сораган идек.. Шул ук елны И Юзеевнын балалар өчен тагын бер матур җыентыгы бүтән
нәшриятта да чыкты бит әле.. Димәк, автор һәм рәссам хезмәте белән бергә. укучы, мөгаен, үзе дә
сизмәстән, китапнын нәширен дә аера икән!
Очраклы хәл түгелдер: татар укучысы сонгы елларда балалар әдәбияты китапларыннан нәкъ менә
"Мәгариф"тә басылган әсәрләргә өстенлек бирә башлады 1997 елда ук беренче урынны Ф Яруллиннын
’Биюче бака” дигән китабы алган иде. 1998 дә—Ә Гаффарнын “Әкәмәт”е, 1999 да Ш Галиевнен инде
телгә алынган "Каләч көзге"се беренче булды. 2000 ел бәйгесендә А Хәлимнен «Казлар көткәндә» китабы
«батыр калды»
“Сан сыйфатка күчә" һәм “Әз булсын—яхшы булсын” дигән, тыштан капма- каршы. әмма асылы
уртак ике формула билгеле. Нәшрият хезмәтендә дә. сыйфат өчен көрәшү белән бергә, укучынын
күптөрле ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен, сан ягын да онытмаска кирәк була Әйтик, бүген Русия китап
чыгару индустриясе Мәскәүдә һәм Нигерда тупланган. Рус китап сәясәтен нигездә биш-алты нәшрият-
монстр билгели Шул ук вакытта Русиянен ин зур 25 нәшрияты исәбенә милли ’ Мәгариф" тә керә икән,
бу инде бөтенләй үк әһәмиятсез күрсәткеч түгел.
Беренче карашка, әнә, рус телендәге басмаларга һич кытлык юк кебек тоела. Кибетләрне генә түгел.
Казан урамнарын да язгы ташу сыман китап баскан! Шул унайлан кәмит тә. гыйбрәтле дә бер хәл искә
төшә. Халыкның башын Кашпировскийлар әйләндергәнче үк әле. ниндидер шабашник-күзбуар безнен
авыл клубларында гипноз сеансы үткәреп йөри икән. Тамашасының “кендеге” булырлык күренеш- залны
судан басгыру. Монын: “Су баса'"—диюенә, куркаграк ирләр эскәмияләргә менеп кунаклый, хатын-кыз
җәмәгате исә, чыланмасын диптер инде, итәк-чабуын күтәрә, имеш. Без күзәтә торган китап “ташуы"—
рус телендәге басмаларнын әнә шулай “итәк күтәреп маташуы" ул. Күп булып тоелуы шуннан гына,
юньлерәк китапларнын бәясе “тешли", ә "чүбек тутырган "нары на кызыгу хәзер шактый сүрелде.
Асылда. Русия Китап палатасы мәгълүматларына караганда, нәфис әдәбият бастыру. шу лап ук балалар
китабы чыгару сонгы ун ел эчендә 6—7 тапкыр кимегән, һәм бу тенденция әле дә дәвам итә икән. Бу
саннарны искә алуым—Мәскәү нәшриятлары өчен кара кайгыга батуымнан түгел, үзебездәге хатләрне
чамалап-чагыштырып карау өчен кирәк Бит моннан ун еллар элек, хәлләр шактый мөшкелләнеп,
рәхимсез һәм кагыйдәләрсез көрәш мәйданында яклаучысыз калган тагар китабы бөтенләй нокаут"
алмасмы дигән шомлы уйлар килә башлаган иде күнелгә һәм шундый мәдәни-икьтисади- сәяси
ситуациядә “Мәгариф" нәшриятын төзү турында махсус карар кабул ителүнен никадәр үз вакьпында
булуы еллар үткән саен ныграк ачыла, анлашыла бара
Яна туган “Мәгариф"не бишеккә салып тирбәлмәс.эләр лә, кырыс һәм кысыр заманда нәшрият кадәр
нәшрият ачуга батырчылык иткән хөкүмәт безне үз канаты астына алды Бу гамалнен ин югары
дәрәҗәдәге гаранты бар rue Кремльдә бер төркем язучылар белән очрашуы вакытында (әле яңа
нәшриятта эшкә керешкән генә чорым иде) Минтимер Шәрипович кыска һәм ачык итеп "Мәгариф"
нәшриятын ярдәмнән ташламабыз”,—диде. Бу сүзләр менә ничә еллар инде конкрет эш белән расланып
килә. Каигыртучанлыкның нәтиҗәсе дә күз алдында. Статистика буенча, бүген Татарстанда чыгучы
китапларның 70 проценты диярлек “ Мәгариф" гә басыла, һәм иң мөһиме без чыгарган һәр ун кзггапның
сигезе—татар телендә Әлбәттә, бу- ирешелгәннәр белән хозурлану түгел. Беләбез: “әһле китап" буларак,
халкыбыз, милләтебез каршында бурычыбыз зур. бик зур әле.
Хәзер, мәсәлән. Русиядә китап чытарунын 80 нче еллар уртасындагы биек ноктасына кире кайту
турында хыялланалар. Бездәге хәлне күзаллау өчен бер генә мисал золотой застойный" дәвердә басылган
дәреслекләребез ел саен 500 —600 мен тирәсе булса хәзер әлеге сан 1 миллион данәдән артык.
“Суверенитет безгә ни бирде' иш сораучыларга. Тукай әйтмешли, "сүздә түгел, басмада" бер җавап инде
бу
Ә ун гына ел элек дөнья бөтенләй башка кебек иде. Билгеле, без дә күктән пилмән яуганын көтеп
ятмадык, кытлык чорында дөньяга килүебезне анлап тырыштык, тырмаштык. Авырлыкларны җинеп.
юлда калыккан киртәләрне ишә барунын файда гы яклары га күп икән Акчаны кысып тоту зарурлыгы ин
элек нәшриятлар темп.чаныннан беркемгә кирәкмәгән чүп-чарны чыгарып ташлауга булышты г Дөрес
акчасы табылгач.
бәйсез’ нәшриятларда яисә турыдан-туры типографияләр аша шундый басмалар ЯН.1ДДН чыга башлады
Табылдык" акча еш кына халык кесәсеннән алына—хәтта хөкүмәт структуралары да "ни өчендер" китап
басып "әштер-өштер китерүчеләр файдасына юмартлана Заман—кемнен заманы”)
Әйе. насыйбына ирешү максатында һәркем үзенчә кәсеп итә. Моннан җиде-сигез еллар элек шактый
четерекле хат туды Кулланучылар җәмгыяте (потребсоюз) "кинәт кенә", авыл халкына тагар китабын
сатуга караганда, "урыс” аракысын сату файдалырак икәнен анлап алды Мона шул чактагы район
башлыкларынын гаме китаптан ераклаша башлавы да ярдәм итте... Йн аянычы шунда: әлеге
башбаштаклык авыл баласын милли юггаптан аерды Күрәсен. әлегедәй сынауларны да үтәргә кирәк
булгандыр Анын каруы. Татарстан башкаласында татар баласына туган телендә китап сату белән махсус
шөгыльләнергә тиешле беренче сәүдә ноктасы—"Мәгариф" нәшриятының "фирменный кибете"
барлыкка килде.
Шул ук дәвердә республикадан читтә яшәүче милләттәшләр белән дә элемтә өзелде Милләт яналан
уянып. Русия төбәкләрендә татар мәктәпләре һәм класслары ачыта гына башлаганда, бу—кислородны
ябып кую белән бер иде. Диаспора исеменнән бик гайрәт чәчеп йөрүче милли оешмаларның да бу хәлне
төзәтүгә әллә дәртләре, әллә дәрманнары җитмәде... Турыдан-туры килешүләр төзи башладык.—бигрәк
тә Башкортстан. Пермь өлкәсе белән элемтәләр элеккеге елларга караганда да уңышлырак эшләп китте
Мәсәлән, ике ел рәттән. Башкортстан Халык мәгарифе министрлыгы заказы буенча, төбәк үзенчәлекләрен
исәпкә алган махсус “Элифба ’ны җәһәт кенә эшләп. 18 мен данә бастырып җибәрдек. Ягъни, бүген чит
төбәкләрдә дә милли мәгариф өлкәсендә кул кушырып утыручыларга дәреслек, балалар китабы юк дип
аклануы кыенрак. Андый мохтаҗлыгы булган һәр төбәк, хәтта аерым мәктәп тә нәшриятка турыдан-туры
мөрәҗәгать итеп, бу мәсьәләне чишә ала Дөрес.
Мәгариф нен китап туплау һәм саклау урыны булмаганлыктан. һәр китапны үз вакытында соратып,
чыккан берен ала барырга туры килә. Моның унайсызлыклары аңлашыла, мәгәр шул ягы әйбәт—
"складка" эшләмибез, "неликвид” продукция юк. ягъни һәр китап тәгаен ихтыяҗны исәпкә алып кына
планлаштырыла. Элек андый заказлар ким дигәндә бер ел алдан җыелса һәм аны үзгәртү, киметү яки
өстәү мөмкин булмаса. без хәзер ихтыяҗ үзгәрүгә бик сизгер һәм тиз реакция ясыйбыз. Китап басыла
башларга хәтта бер генә көн калганда да. заказ кабул ителә. Кызганыч, базалар китабына ихтыяҗны алдан
белү, тиражны төгәл билгеләү әле дә бик кыен Сарыф ителгән көч һәм чыгымнар акланып бетми. Бу
игелекле эшкә мәктәп һәм авыл китапханәләре кушыла алса, балалар китабының ин хаҗәтен кирәкле
санда нәшер итүне җайга сала алыр идек. Әйтик. "Мәгариф” нәшриятының уникаль китап
программалары—алда телгә алынган Хәзинә". "Энҗе чәчтем—энже җыям" серияләрен һәр мәктәп һәм
авыл китапханәсе берәр генә данә булса да алдырырга тиештер бит инде!
Китапханәләр сонгы ике-өч елда иркенрәк сулыш ала башладылар Президентыбызнын лурыдан-туры
ярдәме белән, аларга китап фондын тулыландыру мөмкинлеге тудырылды Үзенә күрә “тузган китапны
янарлу программасы" эшли башлады Моның өчен китап укучылар бик рәхмәтле. Булган кадәресе чынлап
та шактый таушалган, яналары "килеп житми". шунлыктан бүгенге буын авыл балаларына үз заманынын
әдәбиятын укудан мәхрүм булып үсү яный башлаган иде...
Соңгы унъеллыкта Татарстан Милли китапханәсе дә укучылар белән яна китапларны "кавыштыру"
кебек игелекле вазифаны үз өстенә алды Әлеге "Ел китабы" конкурсы ла—татар китабының хәлен
чагылдыручы көзге сыман: республика китапханәләре хәзинәсенә байтак кына яна басмалар 1000 һәм
аннан күбрәк данәдә барып кушылган Китапханәнең төп укучысы балалар һәм яшүсмерләр булуын искә
алсак, дымга сусаган басуга төшкән бәрәкәтле яңгыр кебек булган ул китаплар' Әйтик, татарча бер калын
роман китабын ел дәвамында уртача 42 кеше укып өлгергән Чират торып укыганнар Моннан берничә ел
гына элек кер порошогына торган чиратлар, әнә шулай, күнелне сөендереп, китапханәләрдә һәм китап
кибетләрендә генә калсын иде!
Хәтергә төшерик: моннан ун гына ел алек әле Казан урамына чыксан. кеше алдында татарча
сөйләшергә ярамый, дип кисәтү ясыйлар иде. Туган телебездәге бататар китабы, милли дәреслек арзанлы
ямьсез тышлык кигән. 2 нче сортлы дип
атала торган саргылт кәгазьдә басылган булыр иле. Ул китаплар татар баласына “икенче сортлы халык
икәнегезне белеп ус'" дип тукып торалар rue сыман
Бүген исә балаларыбыз кулында—якты чырайлы татар китаплары Алар яхшы кәгазьгә, сыйфатлы
итеп бастырылган
Юк. бернинди дә могжиза булмады шушы еллар эчендә, алда әйтелгән үзгәрешләргә өстәлеп,
хөкүмәтебез ярдәме белән. Газета-журналлар нәшриятына заманча китап бастыру техникасы алынды
Инде милли дәреслек һәм балалар кгггабы бастыруның зур йөген тартып баручы Полиграфкомбинатнын
да техник куәтен арттырасы иде. Әйтик. "Мәгариф” нәшрияты чыгара торган продукция эчтатеге белән
генә түгел, технологик яктан да шактый катлаулы. Анын һәр "өтере” махсус стандарт ларга ждвагг
бирергә тиеш, катлаулы формулалар, таблицалар, рәсем-иллюстрацияләр. корректура ягыннан искиткеч
җаваплылык таләп итә торган зур күләмле текстлар Бүген "Мәгариф”нен бөтен китаплары энәсеннән
җебенә кадәр—оригинал-макет дәрәҗәсенә җиткәнче, нәшриятнын үз эчендә, үз белгечләре көче белән
эшләнә Күрәсез, соңгы елларда Казан-башкаланын йөзе матурайган кебек, китапларыбызнын да тышкы
кыяфәте көләчләнде Баланын зәвыгын тәрбияләүдә китап үзенен килеш-килбәте белән үк катнашырга
тиеш, әлбәттә'
Ун ел элек чиратлар һәм китап тышлыклары гына түгел, фикерләвебез дә башка иде шул безнен.
Гомуми тиражы 14 миллион данәгә житкән 900 китап—әлегәчә башкарылган хезмәтнең нәтижәсе әнә
шундый Күпме бу. азмы' Балалар белән очрашканда, шундый чагыштыру кигерәбез: әгәр без чыгарган
китапларны “гыйлем сукмагы" игеп салсаң, ул сукмакның бер башы Казанда булса, икенче очы Берлинга
барып жзггәр иде. дибез. Милли китапка шундый кайгыртучан мөнәсәбәт булганда, Мәгариф” нәшрияты
Берлинны гына “алып” калмас але. шаять
Аша әйтелгәнчә, сан артыннан куу үзмаксат булмаса да. узганга карап шөкер итмәсән. алга карап
фикер йөртүе кыен Ниһаять, без эш һәм ижат кешесен ымсындырып торучы көч. алга куалаучы "таяк"-
стимулга ихтыяҗ барлыгын искә төшерә башладык. Инде искәртеп кителгәнчә, сонгы елларда төрле
һөнәр иятәренен уңыш бәйрәмнәрен уздыру кебек, язучыларның да хезмәтен зурлау актив төс ала
Әдәбият өлкәсендә бер-ике рәсми премиягә куш булып, төрте конкурслар үткәрелә бүләкләр бирелә
башлады. Кемнеңдер мона эче дә поша шикелле, әмма, минемчә, ул хәтле, премияләр күбәйде, дип
кайгырмыйк, аларнын гадегтеген. дәрәҗәсен сакларга гына кирәк. Әлбәттә, барыбер язучыга ин аты бүләк
анын кгпабы дөнья күрү, дибез Әлеге китабы унышлы саналып, бүләк тә бирелсә— нур өстенә нур булыр
Тик менә китабы чыкмаса. язучы тегесеннән дә. бусыннан да мәхрүм кала Бигрәк тә беренче китабын
бастыру алдында торган галантлы яшьләр ярдәмгә, яклауга мохтаҗ Татарстан хөкүмәте вице-премьеры
Зилә Рәхимьяновна Вәлиева хуплавы белән. "Мәгариф" нәшрияты яшь ангорларга йөз тоткан махсус
әдәби бүләк булдырды Бу бүләк бүтән премияләрдән бөтенләй аерылып торачак Ул але китабы басылып
чыкмаган, әмма басылып чыгарга лаек дип табылган яшь талантка грант рәвешендә бирелә һәм бәхетле
авторның хезмәте шул ук етны "Мәгариф” нәшриятының махсус сериясендә басылып чыга. Бу бүләкнең
әнә шундый максатчан булуы адәбиятыбы гны үстерүтә билгеле бер атеш кертер дип өметләнәбез Сүз у
наеннан искәртү кирәктер галантлы яшьләребез инде "Мәгариф”тә чыккан беренче җыентыклары белән
Язучылар берлегенә кабул ителә башлады (Л Әмирханова. С Гаффарова. Р Әймәт. Р Мөхияр бу исемлек
дәвамлы булыр, иншалла!) Нәкъ менә Яшьләр елында сагәтле яшь каләмнәр иҗатына юл ачкан “Жәйнен
жиде төсе” җыентыгы Сабантуй” газетасы авторларының “Безнен йолдызлар якгырак" тупланмасы—чын
мәгънәсендә яна гасырга атлаучы бәхетле китаплар!
Китапка гаять җаваплы вазифа йөкләнә—аны кулына агып укыган баланын зиһенен баету, рухын
ныгыту, күңелен үсгерү Китапның үзенең дә бәхете—укучыдан Балшгарыбызнын күңел пайтәхетенә
күтәрелгән “Мәгариф" китаплары нәкъ шуны раслый

Реклама