ОНЫТЫЛМАС ХАТИРӘЛӘР


Керәсебез бар икән
(Алар һәм болар яки гөлләр турында)
Алар башка буын иде, ә болар—башка буын. ... И язлар кабатлануы— гөлләрнең ачылуы!
Чын төс иде, чын ис иде калын толымнарыңда. Тезләнеп торыр идем лә узасы юлларыңда...
Алар шул бик үз иделәр, болар да бик чит түгел. Шулай да һаман аларны юксынып куя күңел. Чын сүз иде телләрендә, күз яшьләре чын иде. —Гафу итә күрегез?—дип, әйтергә дә соң инде. Алар калган бакчаларда хәзер ниләр бар икән? Анда микән әле алар, анда да—болар микән?
Рөстәм МИНГАЛИМ (1937) шагыйрь, драматург; егермедән артык лирика, балалар өчен шигырь китаплары авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Казанда яши.
Исе башка, төсе шашкан, дөньясы—бүген бүтән. Алар кыяк-кыяк иде, болар бит түтәл-түтәл.
Озын-озын түтәлләрнең аралары тар икән. Биниһая матур гөлләр күрәсебез бар икән!
Ялгыш яраттым
(Шаяру түгел)
«Тиле яшьлек!»—иске әйтем, тик яшьлеген кичкән һәркем уза аны яңартып: мин дә тиле яшьлегемдә
бер тилене яраттым. Туң җаннарның боз колагын эретерлек кызчык ул.
Күкрәгеңә кунып сайрый тулай торак кошчыгы! Яз түгел бу, көз дә түгел, чатнап торган кыш ае.
Сайраштык та саташтык бит, очты... марҗа-ту ргаем.
Барып кагам бүлмәсен дә, түңам тәрәз катында.
Уты янмый, йоклаганмы, иртән генә кайтырмы?
Өмет яна—сары башны табалырмын шикелле: сөяп түрем почмагына, табынырмын шикелле!
Шулай ялгыш яраттым шул, авызкае—бөрмәле...
Күрәм бермәл ачылганын мин какмаган бүлмәнең.
Күз шар булды, өнсез торам— әйтерсең лә бер карак... ... Ә ишектән елмаючы марҗалардан марҗарак!
Бүлмәсе җәйләрдән җылы, йә Раббым, ни ояты—
Картлыгымда керә төшкә тиле яшьлегем юлына аркылы яткан хатын: —«Таныйсыңмы, мин исән! ди. тилемсәм!» ди; моңландыра, уйландыра, чукындырып китәр иде, комачаулый таң ату.
Ходай сиңа күп биргән
(Казанда яшәүче танышым Мария Васильевнага)
Күлмәгең тар, түшең киң, иреннәрең—ут кына. Куркыта да. суыра да күзләреңнең упкыны. Синең зәңгәр упкының йөз әбиең мирасы: сизәсеңдер—исемнәре бер шигырьгә сыймасын. Упкыныңда—морзалар, татар арба-атлары... Милли ярыш мәйданының сез тиңдәшсез затлары. ... Энә берәү—мәйданда: —Мин татар!—дип очына. Мүкәләп ул төнлә килер синең аяк очына... Рус иленең көче—сез, кабыгымы, төшме сез? Күрше илләр өстенә дә бер менсәгез—төшмисез!
Ах. Мария, Мария- Мария Васильевна! Мин сиңа асылынмыйм ла, син миңа асылынма... ... Ак кәбестә—артларың, үкчәләрең- кадактыр: Бикбулатка. Хәйруллага, Зәйнуллага кадап тор. Малаена төртеп ал, яше чыкса—сөртеп ал. Аннан төпсез упкыныңа чумганнарын карап кал. Чуммаучылар очраса— чукын да бер ярлыка— гыйбрәт өчен кирәк әле алар минем халыкка.
Ходай сиңа күп биргән, өеп биргән—азсынма. Ах, Мария, вах, Мария! Мария Васильевна! Күлмәгең тар. түшең киң, иреннәрең—ут кына. Куркыта да, суыра да күзләреңнең упкыны.
Сүзләрең гел истә торды
(Актаныштан Яна Кормаш кызы Илүсәр Вәлиевага)
Ну начар да язгансың, дип әйтүче дә син булдың.
Моны язма—янарсың, дип әйтүчем дә син булдың.
Бер җилкәмдә ике баш та түгел иде югыйсә.
Бар язганым—җан һәм кеше, күңел иде югыйсә.
... Язылды шул—
бер башлагач, хут белән дә уйналды.
Хут белән уйнаган шәйгә ут белән дә уйналды.
Сүзләрең гел истә торды— шулай да азгаладым: шигырьдән җәяү качканнар өчен дә яэгаладым...
/999—2001

Реклама