Логотип Казан Утлары
Комедия

МӨГЕЗЛЕ МӘҮЛИХАН


КОМЕДИЯ ИКЕ ПӘРДӘДӘ
Данил САЛИХОВ (\Ч5Ь)-драматург. дистәдән артык сәхнә әсәрләре авторы Казанда яши
колхоз икмәген ташып бетердегез
Мирвәли. Сөйләмә, колхозның инәсенә дә тигәнем юк Мәүлихан Ханович түгел. Мәүлихан Хамович ташып бетерде аны. машиналап
Нургали. Хи-хи. Сөйләмә, кордаш Чалбар балагына салкын икмәк тутырып ташып харап булган кеше бит син
Мирвәли. Хатын гаепле Заһидә Юри эшләделәр Мәүлихан белән бердәм булып. Кем инде чалбар балагы бәйләргә капрон жеп биреп җибәрә Кызнын башына бәйли торган бантигын биреп жибәргән бит Колхоз правлениесенә генә килеп җиткән идем сүтелде китте, каһәр Өстәвенә, бөтен дөньяны яктыртып, багана башында лампочка яна. Шуны гына көтеп торган Хам килеп тә чыкты, милициягә алып та китте Синен ничек анда, кәнүшнидә?
Нургали. Озакламый тынычлап калам Атлар бетә колхозда. Өч ат бар иде, анын да кичә төнлә берсе тирескә батып жан тәслим кылган
Мирвәли. Да... Буш амбар саклаганчы, хатынны кайтып сакласан. әйбәт булыр иде ул, ә. ахир9
Нургали Утырма күзле бүкән кебек Кайт та рәхәтләнеп йокы симерт Мирвәли. Симертерсең, бар Кайтып кына кара Мәүлихан жиденче бабаңны исенә төшерер
Нургали. Ә син ана күренмә Ул югары очтан, ә син түбәннән Ул түбәннән, ә син югары очтан.
Мирвәли Югарыдан, түбәннән Юк шул. Ул өстән йөрергә ярата Күренмә, имеш Беләсен ич инде Минем каравылга киткәнне көтеп кенә тора Бакча артлатып кына минем хатынның, Заһидәнен куенына йөгерә
Нургали Әй кордаш, кордаш Мин сине берни дә белми бу дип йөрим, ә син...
Мирвәли. Белеп нишлисен?! Бар, кайтып кара Чалбар балагы чишелеп харап булдым бит Алты айга мәҗбүри эшкә илтеп тыкты Хәзер чәбәләнеп кара.
Нургали. Асылын да үл.
Мирвәли Өченче көн кайткан идем Өйдән Хам килеп чыкмасынмы9 •Нишләп йөрисең моңда», - дигән идем, •сине тикшерергә килдем», ди - Син әле шулай эш ташлап, өендә йоклап йөрисенмени9! Мин сине бөтенләйгә рәшәткә арасына яшерәм бит», ди
Нургали. Син шушы хәлгә түзеп яшисеңме9
Мирвәли. Яшәми нишлисен9 Нургали. Асылын да үл. Мирвәли. Түзәргә туры килә, ахир Өтерчәгә керәсе дә. үләсе дә килми Аннары, ояты кемгә1
Нургали Кемгә9
Мирвәли. Хатынга. Заһидәгә Мин үләрмен дә котылырмын Ә бит әле анын авыл халкы белән яшисе бар
Нургали. Тинтәк! Син шул Хам га бер сүз дә әйтмәдеңме?
Мирвәли. Нишләп әйтмим, әйттем Син мине ул кадәр жебегәнгә санама инде Фонаремны онытканмын, бик авыр булмаса. алып чыгып кына бирмәссеңме, дидем
Нургали Ярый әле. баш очларында да фонарь күтәреп басып торырга кушмаганнар
Мирвәли. Анысы булмас Фонарьның керосины юк иде Нургали Асылын да үл. Мирвәли Керосинсыз лампа фонарь тоттырып, озатып калды Менә хәзер өйгә кайтырга куркып утырам.
Нургали. Әйттем бит мин сина, кордаш, чалбарга салкын бодай тутыру ир-ат өчен зарарлы дип Тынламадын Да. асылын да үл!
Мирвәли Ярый, түзәм Мин күрәсен кеше күрмәс Бер йомырка маяда да чери.
Нургали. Да. асылын да үл!
Мирвәли. Ходай бар. Ходай барысын да күрә
Нургали Асылын да үл!
Мирвәли Син нәрсә сон. асылын да үл. асылын да үл' Бик рәхәт булса үзен үл!
Нургали. Син алай димә әле. кордаш
Мирвәли Теге чакта бер ярты алып киләм дип акчамны алдап алып качкан иден. шуннан котылырмын дип уйлыйсыңдыр
Нургали. Син алай димә әле. кордаш Син асылынып үлсән. гомергә рәхәттә яшәячәксен
Мирвәли Дивана, үлгәч яшәп була димени9
Нургали Үлгәч инде ул рәхәтләнеп яшисен, оҗмахта.
М и р в ә л и Яшәрсен, бар Оҗмахка безне кем кертсен Анда да акча түләп керештер ате ул. Әнә. безнең авылның мулласы Фәсхетдин акча җыймас иде
Нургали Каян беләсен9
Мирвәли Әнә бит. Пыски Фәсхетдинне әйтәм. башга сәвит чагында
парторг, аннары сельсовет председателе булып колхозны талады, хәзер мулла булып, карт-корыны, авыл халкын талый Ожмах алар өчен инде ул.
Нургали. Юк. Ожмах синен өчен ул Бар. берәрне алып кил, оҗмахка керәсен килсә.
Мирвәли. Бар, алып кил! Каян килгән фәрештә!
Нургали. Ярый алайса. Оҗмахта яши башлагач, бер ярты урынына бер яшик куярсың!
Мирвәли. Әбиең сызгыра беләме?
Нургали. Тыңла. Хәзер син асылынасың.
Мирвәли. Таптый-таптый күмәр идегез бугай. Бөтен авылыгыз белән җыелып.
Нургали. Жүләр син, кордаш. Син асылынып үлсәң, икебез дә рәхәттә яшәячәкбез.
Мирвәли. Йә. сөйләп кара. Мине үтереп ничегрәк рәхәттә яшәрбез икән?
Нургали. Син хәзер әнә теге сарайга керәсен дә, муеныңа элмәк салып, телеңне чыгарып ятасың.
Мирвәли. Шуннан?
Нургали. Шуннан сон мин авылга чан кагам. Кешеләрне уятам Синең өеңә чабам
Мирвәли Нигә?
Нургали. Атаң башына! Мирвәли кордаш асылынып үлгән, әле генә баудан кисеп төшердем, әйдәгез тизрәк димен.
Мирвәли Аннары мине тереләй таптый-таптый күмеп куясызмы9 Күмеп куясыз да, син, хәер акчасына бер ярты алып саласыңмы9 Кит, иблис! Син бит. ярты өчен, тудырган анаңны сатасың
Нургали. Кем күмсен сине? Кемгә кирәк син?
Мирвәли Күмми, жир өстендә калдырмассыз бит инде.
Нургали. Тынлап бетер. Калганы минем эш.
Мирвәли. Калганы минем эш Юк. син аңлатып сөйлә.
Нургали. Сине күтәреп алып кайтабыз, җыелышып юабыз.
Мирвәли. Юарга син оста
Нургали. Кәфенгә урыйбыз, зыяратка алып китәбез дигәндә...
Мирвәли. Аңладым. Мин торып утырам.
Нургали. Нигә?
Мирвәли. Авыл халкы белән саубуллашырга.
Нургали. Тинтәк! Зыяратка алып китәбез дигәндә, мин хәйлә табып, синең янга җыелган халыкны урамга чакырып чыгарам. Син кәфенлектән чыгасың да, үзен урынына мендәрме, ягъни берәр иске чикмәнме саласын
Мирвәли. Ә үземне кая куям9
Нургали. Син әллә (үз чигәсенә төртеп), мондыйрак инде? Үзен чоланнан абзарга качасын.
Мирвәли. Аннары йорт иясе, бичура кебек, лапаста, абзарда сарыклар арасында яшимме? Мин бит печән ашап яши алмыйм.
Нургали (халыкка, тамашачыга карап) Кешеләр арасында сарык булып яшәгәнче, үз ишләрен арасында яшәвен хәерлерәк. (Мирвәлигә) Юк инде Карангы төшкәч, минем мунчага күчәсең. Берәр ай шунда яшәп, сакал- мыек үстереп, башка киемнәр киеп, көннәрдән бер көнне мосафир, алла кешесе, йә булмаса җен булып авылга кайтып тешәсен.
Мирвәли. Кызык бит бу, ахир. Ә мине танысалар?
Нургали. Кем танысын. Үлгән кеше кайтамыни, тинтәк?
Мирвәли. Тавышымны бераз үзгәртермен.
Нургали. Кирәкми. Нигә үзгәртергә. Соңыннан уен узгач, мин чын Мирвәли дисәң дә авыл халкын ышандыралмый азапланырсың әле
Мирвәли. Кызык, кызык Ә ялгышып, чынлап күмеп куйсалар?!
Нургали. Кем күмсен, аңлатып торам ләбаса.
Мирвәли. Әгәр чынлап күмә башласалар, сикерәм дә торам! Шулай бит. ахир?
Нургали. Анысы кирәкмәс.
Мирвәли. Нигә, бигрәк кызык була.
Нургали. Булыр кызык Синен аркада бөтен жыелган халыкны күмәргә туры килер.
Мирвәли Мәүлиханның йөрәге шартлар иде, ә9 Ха-ха-ха...! Мин риза!
Нургали. Риза булгач, билендәге бавынны муенына сал да, теге келәткә чап. Ә мин авылга..
М и р в ә л и. Тукта әле, ахир. Син бит мине юабыз дидең?! Юганга кытыгым килмәс микән?
Нургали. Килмәс Оҗмахта яшисен килсә, түзәрсең!
Мирвәли. Түзәрсен?! Заһидә минем кайсы җирдән кытыгым килгәнен белә ул. Ярый алайса, мине
юганда Заһидәне кертмәгез.
Нургали Ярый, кертмәбез.
Мирвәли. Тукта әле, Нургали туган. Әллә нигә күнел тулып, жылыйсы килеп киле Үлгәндә ямансу була икән Кара әле, ахир, әгәр мине ялгышып күмеп куйсалар, теге аракыга дип алган бурычыңны Заһидәгә кертеп бирерсең, йәме?!
Нургали. Ярар, ярар, кертермен!
Мирвәли Хәзер аракы кыйммәтләнде, хәзерге бәясе белән кертерсен, йәме?
Нургали. Ярар, ярар, хәзерге бәясе белән кертермен.
Мирвәли. Оныта күрмә, ярыймы9
Нургали. Ярар инде, ярар Үлгәч сина нәрсә, керттем ни дә. кергмәдем ни.
Мирвәли. Алай димә, кешедән аласым булса, тынычлап яталмыйм.
Нургали. Ярар, ярар, кертермен (Халыкка, тамашачыга ) Бакыр акча корты!
Мирвәли Карале кем, Нургали, тукта әле, ашыкма! Безнекеләрне саграк уят! Мәүлихан бажай, шатлыгыннан, эчке ыштаны белән йөгереп килмәсен, авыл халкы алдында оятлы итәр үземне
Нургали. Ярый, саграк уятырмын.
(Чыгып йөгерә башлый )
Мирвәли. Туктале! Кеше күмәргә дигәндә бөтен дөньяңны онытасын Кабаланма! Заһидә апан хәернен артыгын бирмәс ул. Саранлыгы Аллага шөкер. Үземә охшамаган.
Нургали. Тагын нәрсә инде?!
Мирвәли. Мунчада очрашкач, хәер акчаларын үземә кайтарырсың, йәме?
Нургали. Да.
Мирвәли. Да түгел, Нургали кордый, Заһидә акчасы минем акча, минем акча Заһидә акчасы булыр ул. Килештек, алайса?!
Нургали. Килештек!
Мирвәли. Мә бишне! (Кулын сум.)
Нургали. Мә! (кулын сум.) Ун булсын!
Мирвәли, Нургали. Эшләребез ун булсын!
(Музыка астында ут сүнә.)
Ут янганда Мирвәлиләрнең өй эче Стенадагы сурәтләргә ак чүпрәк капланган Сәгатьнең телен туктатканнар Бүлмәнсн уртасына башын кыйблага каратып Мирвәлине салганнар, анын өстендә юрган Мирвәлине әйләндереп. Гөлдания. Нургали, Мәүлихан Ханович. Мөзәйәнә әби. баш очындарак Фәсхетдин мулла утыра. Барысынын да кулында тәсбих. Хатын-кыхлар башларына яулык, ирләр түбәтәй кигәннәр
Автордан искәрмә Юрган астындагы Мирвәлинең кулында микрофон булу шарт
Мәүлихан Ханович. Әйбәт кеше иде мәрхүм Урыны жәннәттә булсын Нинди генә эшкә алынмасын, үз эшен намус белән башкара иде Төннәрен колхоз каралтыларын барлап чыга торган гадәтем бар Амбарга кайчан барма, арлы-бирле ул йөри торган иде.
Мирвәли (җайлабрак ята) Бигрәк катыга салдылар
Мөзәйәнә әби Әстәгьфирулла, әстәгьфирулла, мәет селкенде түгелме9 Фәсхетдин мулла. Җәмәгать, мәет хак сүзгә әйләнеп ятыр. ди китап.
Мөзәйәнә әби. Әстәгьфирулла. әллә картая башладым инде Ходайнын рәхмәте, күпме мәетләр саклап, беренче тапкыр мондый хәлгә очравым
Нургали. Йокламауның галәмәте. Мөзәйәнә әби Яшен дә бар Бар. чыгып башынны мендәргә төртеп тор
Мирвәли Минем янга ятып ’тор, Мөзәйәнә әби Монда иркен
Мөзәйәнә әби (арт санын урындыктан күгәреп, мәеткә сузыла) Ә? Нәрсә дисен9
Нургали (ана көлеп, р мангаена ике барма/ы белән мөгез ясап) Мө' (Хатыкка) Чукрак, ди'
Фәсхетдин мулла Нишлисен син энем. Нургали9 Нишләп олы кешене тик торганда үртисен9
Нургали Юк. үлгән кеше белән сөйләшеп утырам бит Мине таный микән дип тикшереп карамакчы идем
Мөзәйәнә әби Игътибар итмә. Фәсхетдин Нургали һәрвакыт шук булды инде ул.
Мәүлихан Ханович Үзе китте дә барды, колхозны ятим итте Аны алмаштырырга кемне табарбыз’
М и р в ә л и Сине' Репетиция ясый башладың бит инде Утыр, утыр мине саклап, мин рәхәтләнеп йомыйм (Селкенеп куя)
Н у р г а л и (тамашачыга карап) Мәлгунь Мирвәли, тик кенә ят' Башны бетерәсен!
Мирвәли Табан асты кычыта, кашы әле9'
Нургали. Кара әле. мулла абзый, мәрхүмнен аягы җайсызрак яткан кебек, җайлап куйсаң ярыйдыр...?
Фәсхетдин мулла. Ярый, ярый. кем. энем Нургали Китап җайлап куйганга каршы түгел.
Нургали. (Мирвәлинең аягын тегеләргә күрсәтмичә генә кашый Аннары, пышылдап) Булдымы?
Мирвәли. Уң аягымны кашы, имгәк!
Мөзәйәнә әби. Әләй, әләй, карагыз әле, мәет селкенә.
Фәсхетдин мулла. Син нәрсә инде, Мөзәйәнә, алмашына башладыңмы әллә?!
Мирвәли. Алмашынырсың. 24 сәгатькә якын какъ тактада ятып кара.
Мөзәйәнә әби. Мин каты итеп чәй эчеп керим әле. (Чыгып китә.)
Фәсхетдин мулла. Изге кешене юып кәфенгә салгач, җайлабрак ятыр, ди китап.
Мирвәли. Жайлабрак! Бик рәхәт булса, үзең ятып кара! Ястык салалар аны. Пыскый Фәсхетдин
3 а һ и д ә. Күпме яшәп, тырнагы белән дә чирткәне булмады мәрхүмнең. (Елый.)
Гөлдания. Берәр әйберем җимерелсә, гел шуңа керә идем Хәзер кемгә барырмын?
Мирвәли. Мактамагыз, хәзер җылап жибәрәм!
Фәсхетдин мулла. Әләй, әләй, нишли ул9 Селкенде түгелме9
Нургали. Син нәрсә инде мулла абзый9! Үзен Алла кешесе. Ходайга каршы килеп утырасын? Жаны чыгып очкандыр.
Фәсхетдин м у л л а. Юк, кем, энем Нургали, аның жаны амбардагы келәттә үк гәүдәсеннән чыккан инде.
Нургали. Син беләсен инде, мулла абзый.
Фәсхетдин мулла. Беләм, беләм. Нургали энем.
Нургали (тамашачыга). Беләсен әбиеңнең келәсен!
Фәсхетдин мулла. Хәзер аның жаны, гәүдәсе янында очып йөрер, ди китап. Кырык көнгә кадәр өйгә кайтып йөри ул жан.
Нургали. Менә бит нәрсәләр сөйли ул изге китап. Ишеттенме, Мәүлихан Ханович?! Кырык көнгә кадәр өенә кайтып йөрер диме?
Мәүлихан Ханович. Кит аннан. Кырык көнгә кадәр диген, ә, мулла абзый?
Мирвәли Кырык көннән сакал- мыек үстереп, үзе кайтыр ди.
Фәсхетдин мулла. Юк. үзе кайтмый. Үзе үлгән була бит инде
Мәүлихан Ханович. Син нәрсә инде. Фәсхетдин абзый, үзен белән үзен сөйләшеп утырасын Сон без беребез дә ул кадәр дивана түгел, үлгән кешенең кайтмаганын гына беләбез.
Фәсхетдин мулла (аптырап). Нигә, кайсыгыздыр сорады түгелме сон?
Нургали. Картаясын, олыгаясын, мулла абзый.
Фәсхетдин мулла. Колагыма шулай ишетелде Булмаса. һавага чыгып керим әле. (Чыга башлый. Мирвәлинең аягы янына җиткәч. Мирвәли аны тибеп җибәрә. Мулла - алдында утырган Гэлданияне кочаклап ала.)
Мирвәли. Бар. карт ишәк, кеше алдап йөрмә!
Гөлдания. Нишләвең бу, Фәсхетдин абзый, килешмәгәнне. Үзен дин юлында йөргән буласың, үзең Элек парторг чагында дояркаларның капшамаган жирен калдырмый торган иден. һаман да шул оятсызлыгыңны ташламагансың.
Фәсхетдин мулла (артка утырган Мәүлиханга озак кына карап тора да). Дурак син, энем Мәүлихан Олы кешене мыскыл итеп утырма!
Мәүлихан Ханович. Кем әле сине мыскыл иткән?!
Фәсхетдин мулла. Син' Именно менә син! Нигә тибәсең минем арт саныма?!
Мәүлихан Ханович. Әллә котыра башладыңмы?!
Фәсхетдин мулла. Син булмыйча, үлгән Мирвәли типкәндер шул!
Мәүлихан Ханович. Хатын-кыз күргәч, кулларыңны тик тоталмаганыңны барыбыз да беләбез, мулла абзый.
Фәсхетдин мулла. Сөйләп кенә торма, сине белмиләр! Син життен Мирвәлинең башына, Заһидәсе белән типтереп.
Мәүлихан Ханович. Ә. шулаймыни?' Тоттыңмы9! Юк. син әйт. тоттыңмы?! Мин сине судка бирәм! Ах син. сволочь! (Бугазыннан эләктереп ала.)
Фәсхетдин мулла (таягы белән кизәнә). Мин карап
торырмынмы? Менә бу таяк белән башынны тишәрмен!
Мирвәли. Нургали, мулла абзыйга хәер бир әле, тынычлана ул
Нургали. Җәмәгать! Мәет өстендә тавыш күгәрүне китап яратмый
Фәсхетдин мулла. Бирерсен син мине судка! Синен урлаганнарынны, кем-кем. мин белми идем (Чыгып киткәндә Мөзәйәнә белән ишек төбендә очраша)
Мөзәйәнә Фәсхетдин, комганда жылы су бар. (Җайлап кереп утыра.) Кара әле, кызым Заһидә. Мирвәли мәрхүм сөннәтле идеме?
Заһидә. Анын сөннәте белән нишлисен? Кияүгә чыгарга уйламыйсындыр бит?!
Мөзәйәнә әби. Абау, нишләгәннәр болар?
Г өлдания. Сөннәтле иде. сөннәтле...
Заһидә (Гэлданиягә карап). Кит аннан! Каян беләсен?
Гөлдания. Нигә. Мирвәлинен каршысына утырып булмый иде бит Юньле, рәтле ыштан кигәне булмады
Фәсхе тдин мулла (килеп керә). Нургали энем. бар. зиратка барып кил. Кабер әзер булса, ясин чыгарбыз да, мәрхүмне өйләгә кадәр жир куенына урнаштырырбыз.
Нургали. Хәзер, хәзер белешәм, мулла абзый. (Чыгып китә.)
Фәсхетдин мулла (җайлап утыра, куен кесәсеннән китеп чыгара Анын янына Мөзәйәнә әби якынаеп утыра). Йәә сииин Вәлкурьәнил хәкиим Иннәкә ләминәл мурсәмин Галәә сыйраатыйм мустәкыйм Тәнзиләл газиизиррахим Литунзира каумәм мәэээ унзира зәбәәәьуһим фәһүм гаафилүүн Ләкаду хәккаль каулу гәләә әксәриһим фәһум ләә йуьнинүүн Иннәә жәгәлнәә фишин әгнәәкыйһим әгъләәлән фаһия иләл әз каз ни фәһум лукьмәхүүн.
Мөзәйәнә әби (муллага төртеп ала, пышылдап). Ялгыштын. мулла абзый. Фәсхетдин
Фәсхетдин мулла (пышылдап). Тик тор. бүкән, хәере бүтән Иннәмәәэээ әмраһүүү изәәә әраадә шәйьән әййәкуулә ләһүү күн фәйәәкүү фәсубухәәнәлләзин бийдиһим мәләкүту кулли шәйьнү вә иләйһи тәржәгүүн. Амин!
Барысы бергә. Амин!
Фәсхетдин мулла Ярый, мөэмин мөселман мөслим, мөслимәләр Мәрхүмне калдырып торыйк. Мәрхүм янында якын туган тумачалары гына калсын (Мөзәйәнә әби. Фәсхетдин мулла. Нургали. Мәүлихан чыга башлыйлар.)
Нургали. Нигә, син калмыйсын мыни. Мәүлихан Ханович'’
Мәүлихан Ханович Нигә калыйм Мин бит анын туганы түгел (Чыгып китәләр.)
Заһидә (үксеп елый). Әй. Мирвәликәем. Мирвәликәем. бәгырь кисәгем Зинһар, рәнжеп китмә Хуш! Бәхил бул!
Мирвәли. Пока
Гөлдания. Әйдә. әхир. үз- үзенне бетермә Бер алкаш үлгәннән дөнья жимерелмәс Дөньяда ирләр бетмәгән Әнә. минем мәрхүмнен үлгәненә биш былтыр, бер ятып төшемә дә кергәне юк Тегенен белән рәхәтләнеп яшәрсен Бүген иртә белән, төялеп, хатыны китеп барды
Мирвәли Алла боерсанны онытма.
Гөлдания Әйдә, әйдә чыгабыз (Чыгып китә.)
Мәүлихан Ханович (килеп керә) Ярый. хуш. Мирвәли туган
Мирвәли Пока, бажай' Я надан очрашканга кадәр
Мәүлихан Ханович (Заһи дәгә) Әйдә, үз-үзеннс бетермә, чыгабыз.
Заһидә. Жылаган булыйм инде Авыл халкыннан яхшы түгел бит
Мирвәли. Биегән чакларын ла булыр әле.
Мәүлихан Ханович. Ми нем хатын китте. Кудым үзен Кырыгы гына үтсен, бергә яши башлыйбыз.
Нургали (ишектән башын тыгып) Заһидә. Мәүлихан иптәш, чыгыгыз әле. мулла абзый чакыра (Икесе дә чыгып китәләр )
Мирвәли. Нургали. Нургали кордаш! Нургали мөртәт, чыгып беттеләрме але?
Нургали (ишектән башын тыга) Беттеләр! Кабаланма! Тиз генә кермиләр Мулла абзыйнын сәдакасы өй алды идәненен ярыгына төшеп китте Шуны алалмый азаплана. (Ишекне яба )
Мирвәли (торып утыра) Ирек бирсән. чын-чынлап күмеп куярлар Валлаһи күмәләр Ярый әле. үлеп карадым Кайчан әле бу кадәр матур сүзләр ишетер идем Үзем белмәгән яхшылыкларым да бар икән Уф суткадан артык какъ тактада ятып, үзем тактага әйләнә яздым Өстәвенә арт
саным юеш. Бөтен кайгым - идәнгә акмаса ярар иде дип курыктым. (Күзе стенадагы сәгатькә төшә.) Вәт Мирвәли туган. 1997 елнын 7 нче январенда 13 сәгать 15 минут 13 секундта дөньядан китеп бардын (Тормакчы була.) Әстәгъфирулла! Вәт сволочьлар. трусикка кадәр салдырганнар. Оятлы булуынны көт тә тор (Простыняга уранып торып баса Үз урынына мендәр сал чакчы була.) Юк, мендәр җиңел булыр. Тукта әле. (Мич арасына кереп китә дә. аркасына капчык күгәреп чыга Капчыкны үз урынына сала ) Шикәре жалко Ярты еллык хезмәт хакы өчен биргәннәр иде (Капчыкны әйбәтләп каплый да. чич арасына кереп югала. Бераздан бүлмәгә кешеләр керә.)
Мәүлихан Ханов ич. Хөр- мәтлебез Мирвәли туган. Син безнен колхозыбызның ин хөрмәтле кешесе идең.
Мирвәли (мич артыннан). Рәхмәт!
Мәүлихан Ханович (Фәсхетдин муллага). Хәер биргәч, рәхмәт әйтерсең!
Фәсхетдин мулла. Кем әле синнән хәер сорый?!
Мәүлихан Ханович. Синең колхозга керткән өлешен һәрвакыт колхозчыларыбыз күңелендә тирән сакланыр.
Мирвәли (мич артыннан). Рәхмәт!
Нургали. Нишлисен, Миркәй, телеңне тый!
Мирвәли. Мактыйлар бит, түзеп булмый.
Мәүлихан Ханович (Фәсхетдин муллага). Җиттеме сиңа, юкмы? Чабата кайтарып торасын.
Фәсхетдин мулла. Нигә булышасын минем белән?
Заһид ә. Гөлдания. Җитте инде сина. Мәүлихан Ханович. рәнжетмә инде өлкән кешене.
Мәүлихан Ханович. Сүз саен минем әйткәнне жөпләп бармасын Рәхмәт тә рәхмәт, рәхмәт тә рәхмәт' Фикеремне чуалтма!
Фәсхетдин мулла. Мәетегезне ташлыйм да кайтып китәм! Теләсә нишләгез! Хәерегезне дә алып тормыйм!
3 а һ и д ә (Фәсхетдин мулланын уч төбенә хәер сала). Мә, мулла абзый
Фәсхетдин мулла. Бис- миллаһир-рәхмаанир-рахим! Вәссәләме галәйкүм вә рәхматулләһи вә бәрәкәтүү..
Мәүлихан Ханович Нишлисең син?!
Фәсхетдин мулла. Нигә, син әйтеп бетермәдеңмени’ Хәер бирә башладылар бит. укыйм.
Мәүлихан Ханович. Тинтәк! Авыр туфрагын жинел булсын, изге иптәшебез...
Фәсхетдин мулла. Минем өчен кайгырма. Үзеннеке җиңел булсын!
3 а һ и д ә. Мирвәликәем, рәнҗеп китмә, бәхил бул.
Мөзәйәнә әби. Мирвәли энем. Гәрафетдин бабана сәлам әйт.
Мирвәли. Әбиең утырмага килә, диярмен.
Фәсхетдин мулла. Ярый, мөслимәләр. сез чыгып торыгыз (Чыгып китәләр.) Мәетне аягы белән ишектән чыгара башласак та ярыйдыр (Мирвәли мич арасыннан чыгып, ишеккә бармакчы була.)
Нургали (туктата). Кая барасын, имгәк!
Мирвәли Нигә9 Мулла абзый аягы белән чыксын диде бит
Нургали Сина әйтми бит ул. тинтәк! (Төртеп мич арасына кертеп җибәрә Жыелган халыкка) Әйдәгез, җәмәгать! (Мәүлихан Ханович. Нургали. Фәсхетдин мулла мәетне күтәрә башлыйлар, простыняга уранган Мирвәли мич арасыннан чыга да булыша башлый)
Нургали. Мирвәй дурак, нишләп йөрисен, дивана!
Мирвәли. Сезгә булышам! Үзегезгә генә авыр бит. Анда алагаем бер капчык шикәр!
Нургали. Күземнән югал, тинтәк!
Мирвәли Ярый алайса, җайлабрак күтәрегез. Ялгыш төшереп җибәреп, муенымны сындырмагыз!
Фәсхетдин мулла (Нургалигә). Кем иде ул синең янында9 Нургали. Кайда? Фәсхетдин мулла. Синен янында, мәет янында?
Мәүлихан Ханович. Кем янында?
Фәсхетдин мулла. Нургали энекәш янында.
Мәүлихан Ханович. Менә ич мин. Мин анын янында басып торам Әллә мине дә танымый башладыңмы9 Бу карт, кеше күмә-күмә тилерә, саташа башлаган ахрысы
Нургали. Әйтәсе юк
Фәсхетдин мулла. Кызык.
Бу мәетнең үлеме дә сәер, күмелүе дә сәер!
Мәүлихан Ханоем ч. Әй. кем бар анда? (Ишектән Гөлдания башын тыга.) Чакырыгыз әле яшьләрне Бу шәлперәйгән тиле-миле карт белән мәет күтәреп буламыни? (Нургалигә озак кына карап торганнан сон ) Әстәгьфирулла! Монысы алкоголик Кулы белән бөтен гәүдәсе селкенә Настоящий холодис.
Ут сүнә. Пәрдә ябыла. Бераздан, ап- ак ыштаннан, яланаяк, чәче-башы тузган, күзе акайган, абына-сөртенә. ашыга-ашыга Мәүлихан Ханович пәрдә алдына килеп чыга.
Мәүлихан Ханович Бармы бу авылда берәр кеше9 Жәмәгать' Авылдашлар9! Каравыл' Үтерәләр, каравыл! Коткарыгыз, коткарыгыз' (Тавышка Нургали килеп чыга)
Нургали. Нәрсә булды. Мәүлихан иптәш? Ник акырасын9 Ут чыкмагандыр бит?
Мәүлихан Ханович. Ут чыгу ерунда. Дөньяда булмас хәл (Сәхнә алдына төрлесе-төрле яктан кешеләр чыга башлый.)
Г өлдания. Нәрсә булган, кеше суялармы әллә?
Нургали Юк, менә бит Мәүлихан иптәш Койрыгын капкага кыскан кәжә тәкәсе кебек акыра
Мәүлихан. Минем урынга үзегезне куеп карагыз?! Акыру гына түгел, акылдан шашарсыз
Нургали. Кит инде. Мәүлихан иптәш, килешмәгәнне, председатель башын белән, урам уртасында бөтен авыл халкы алдында эчке ыштаннан
Гөлдания. Нигә алай дисез, юрганы астына шөпшә кергәндер. Ха- ха-ха!
3 а һ и д ә (мыскыллы). Теге чәчбие куып чыгаргандыр. Ул бит аннан уттан курыккандай курка.
Мәүлихан. Жыен дивана Мирвәли кайткан!
Барысы бергә. Мирвәли кайткан? Ха-ха-ха! Мирвәли кайткан9
Фәсхетдин мулла (тамашачыга карап). Өендә качып эчеп ятып, белая горячка башланган
Нургали. Нәрсә, иптәш председатель, күзенә женнәр күренә башладымы әллә?
Мәүлихан. Син үзен жен! Ышанмасагыз. әйдәгез, минем өйгә, күрмәгәнегезне күрерсез!
Мөзәйәнә әби (килеп керә) Нәстә булды? Әллә мина әйтмичә генә көтүче сайлыйсызмы9 Быел чиратлап көтәбез. Узган ел да бер кәжәмне суеп ашадыгыз
Мәүлихан. Синдә көтүче кайгысы Мирвәли теге дөньядан кайткан'
Мөзәйәнә әби Син. энем Мәүлихан, ычкына башлагансын түгелме сон? (Мәүлихан янынарак килә дә) Бисмиллаһир-рахмәнир-рахим' (Мирвәлинең Йөзенә төкерә башлый)
Мәүлихан. Нишлисен, жен корткасы9 Нигә мина төкерәсең!’ (Мөзәйәнә әбине төртеп жнбәрә )
Мөзәйәнә әби Абау. абау, котырган бит бу
Мәүлихан. Син үзен котырган' Әйдәгез, ышанмасагыз үз күзегез белән күрерсез
Фәсхетдин мулла Мәүлихан энем, син безне авылыбыз белән диванага санама.
Мәүлихан Ышанмыйсыз9'
Гөлдания. Тилермә, үлгән кеше кайта димени9
Мөзәйәнә әби. Яшем сиксән өчтә, балалар Шул яшемә житеп. берәүнең дә теге дөньядан кайтканын күргәнем юк әле
Мәүлихан Күрмәсән күрерсең' Минем дә күргәнем юк иде
Нургали. Туктале. Мәүлихан иптәш, нигә ул нәкъ сезгә кайткан9
Мәүлихан. Этем белсен Каян белим мин
Фәсхетдин мулла. Әйе' Нигә үз өенә. Заһидәсе янына кайтмаган9!
Мәүлихан Каян белим
Нургали. Чыннан да нигә именно сиңа кайткан9 Мина да түгел. Фәсхетдин абзыйга да түгел, бүтәнгә дә кайтмаган, именно сина кайткан?' Син нәрсә, аның братымы? Син бит ана ни брат, ни сват9 Нәрсә, берәр бүлешәлмәгән әйберегез бар идемени'
3 а һ и д ә (Мәүлиханга пышылдап) Бар инде, адәм катдереп йөрмә, кайтып йокла. Женләнә башлагансын бит дивана! (Җыелган казыкка.) Бүген генә Мирвәликәемнен каберендә булдым Кабере күпереп тора (Күз төпләрен сөртеп аза.) Бармак төртерлек урыны юк. бал кортлары сырып алган
Нургали Бал корты9
Фәсхетдин мулла. Изгеләр рәтендә булгандыр Мирвәли Бал корты—ожмах корты, ди китап
Нургали. Булыр, булыр, мулла абзый Синен китап әйтсә, хак әйтә инде ул. Бал корты кунса, балга куна да, шикәргә куна инде ул.
Фәсхетдин мулла. Бар. энем Мәүлихан, кайт та бисмилланны әйтеп йокларга ят.
Мәүлихан. Юк. мин ул өйгә кайтмыйм!
Гөлдания. Нигә кайтмыйсың?
Мәүлихан. Куркам.
3 а һ и д ә. Кемнән куркасын9 Мәүлихан. Мирвәлидән! Гөлдания Нигә, хатынын Сылу өйдә юкмыни?
Нургали. Мирвәли үлгән көнне үк куып җибәрде бит ул аны.
Мөзәйәнә әби. Бар, энем Мәүлихан, өенә кайт, тәһарәтеңне янарт. бисмилланны әйтеп, ятып йокла...
Мәүлихан. Алла бәндәләре, кайтмыйм мин ул өйгә Сез мина ышанмыйсыз инде. Кая Корьәнегез, Корьән тотып ант итәм Менә шушы күзләрем белән күрдем. Атам-анам рухы белән ант итәм.
Эштән кайттым, ишекне ачып кердем, юындым, ашадым-эчтем. урын җәйдем дә, ишекне бикләп, утны сүндереп йокларга яттым Бераздан ишек шыгырдап ачыла башлады. Кем бар анда димен? Дәшми. Тынлап ятам, аяк тавышы.. Кем бар димен? Дәшми Өстәл янындагы урындык шакылдады Юрган астына кереп постым. Кемдер мыш-мыш килә. Курка-курка гына башымны юрган астыннан чыгардым да. баш очымдагы лампочканы яндырып җибәрүем булды, ни күзем белән күрим, өстәл артында Мирвәли утыра. Кулында мөгез!
Нургали. Мөгез?
Мәүлихан. Әйе. мөгез! Син кем дип сорыйм. Мирвәли, ди. Мирвәли үлде, без аны күмдек, дим Ә мин теге дөньядан кайттым, ди. Нигә?—мин әйтәм Сина мөгез кайтардым, ди. Астым җылынып киткәндәй булды Кулым белән астымны капшап карыйм, тәһарәтем бозылган Урынымнан сикереп тормаммы? Башта тәрәзәгә атылдым, тәрәзәгә сыймагач, ишеккә Ишек келәсе шартлап өзелде, ә мин урамга чыгып очтым. Аныма килсәм, биредә басып торам Менә ышанмасагыз тотып карагыз, тәһарәтем бозылган Менә. менә, мулла абзый.
Мөзәйәнә әби. Гөлдания, тотып карагыз, юешме? Юеш!
Фәсхетдин мулла. Туктале кем. Мәүлихан энем. Кайткач ишегеңне ачып керденме? Йозак бар идеме9
М ә ү л и х а н. Ат башы кадәр йозакны менә шушы кулларым белән ике тапкыр борып ачып кердем. Фәсхетдин абзый.
3 а һ и д ә. Тәрәзәләрегез ачык түгел идеме?
Мәүлихан. Ничек ачык булсын' Тәрәзәләр бит ике катлы, эчтәгеләре ачылмый
Мөзәйәнә әби. Мич юшкәгезне карадыңмы? Ябык идеме9
Нургали. Син бигрәк инде Мөзәйәнә әби. Мирвәли мичтән керәлми торгандыр инде
Мөзәйәнә әби. Ә бәлки ул Мирвәли түгел, Мирвәли кыяфәтендәге җендер!
Фәсхетдин мулла. Энем Мәүлихан, ак белән кызылны бутамаган идеңме?
Мәүлихан. Ә нигә!
Фәсхетдин мулла. Юк. болай гына...
Нургали. Үземнән чыгып әйтәм диген. Фәсхетдин абзый.
Фәсхетдин мулла. Ходай тәгаләне оныттыгыз, балалар Өйләрегезгә Корьән укытмыйсыз. Бозылды халык, бозылды...
Мөзәйәнә әби. Ага—улны, ана—кызны белми.
3 а һ и д ә. Бар. бар. Мәүлихан, күзенә генә күренгәндер, кайт.
Мәүлихан (ыштанын тотып). Ә бу нәрсә9 Ярый, минем күземә генә күренгән ди. ә бу нәрсә? Мә, тотып кара. Юешме? Юеш!
Нургали. Юеш кенә булса, бер хәл...
Мәүлихан Шулай булгач' Мирвәли юк ди. Ә тәһарәт кая киткән? Туктагыз? Шым! (Барысы да тынып калалар.)
Барысы бергә. Фу...
Нургали. Вәт! Доказательство!
Гөлдания. Жәмәгать! Авылдашлар! Ни генә әйтсәгез дә, Мәүлихан Ханович авылыбызның дәрәҗәле кешесе, хуҗасы. Кызганырга кирәк үзен. Бергәләп озатып куярга кирәк.
Мәүлихан. Юк, мин анда кайтмыйм. Әйтеп торам бит мин сезгә, куркам дип.
Нургали. Бәлки. Заһидәләргә кайтырсың? Ул ялгыз, өендә иркен.
3 а һ и д ә. Әйе, тагын нәрсә?
Мәүлихан. Сеңлем Заһидә.
кайтыйм сезгә генә?
3 а һ и д ә (пышылдап. Мәүлиханга) Ап-ак ыштаннарынны урам буйлап жилфердәтә-жилфердәтә, сасыган йомырка исләре чыгара-чыгара минем белән кайтыр иде бугай, юк (Җыелган халыкка.) Юк. авылдашлар, булмый Килешмәгәнне Иремнең үлгәненә кырыгы тулмаган Үз өендә күзенә Мирвәли күренгәнне. Мирвәли өендә анын күзенә Мирвәлинең жиденче бабасы күренәчәк. Чит ир ияртеп кайтырга сез мине кемгә саныйсыз, ходай кушмаганны9
Мәүлихан. Фәсхетдин абзый, сезгә генә кайтыйм?
Фәсхетдин мулла. Бик алып кайтыр идем дә. карчыгым сырхаулап тора шул.
Гөлдания (Заһидәгә пышылдап). Әллә соң үземә алып кайтыйммы, ахир?
3 а һ и д ә (пышылдап). Жүләрләнмә, исе сон. исе
Гөлдания (Заһидәгә. пышылдап). Нигә, таска салып юсан. менә дигән ир була әле бу. (Җыелган халыкка.) Үземә генә алып кайтыр идем дә, тараканнар агулаган идем шул
Нургали. Ялгышма, Гөлдания, ныклап уйла, мондый ир чүплектә аунап ятмый.
Гөлдания. Анысы шулаен шулай... Тик...
Мөзәйәнә әби. Бу инде килде-китге кәрәвник төзергә килгән әрмәннәр түгел
3 а һ и д ә. Акыл өйрәтмә. Мөзәйәнә әби. Бик акыллы булсаң, үзенә алып кайт
Мөзәйәнә әби Кара моны Кара әле боларны Элек, бөтен авыллары белән олы капкаларын ачып, кулларын сузып, авыз суларын киптереп. Мәүлихан Ханович. Мәүлихан Ханович безгә сугылыгыз, чәйләп алырбыз дип торган кешеләр, председательләре жүләрләнгәч. берсенә дә кирәкми. Минем белән, сиксән өч яшьлек кортка белән нишләсен ул. Минем өемә егерме биш ел ир-атнын аяк басканы юк Минем белән җенләнү генә түгел, котырып үлә ул.
Фәсхетдин мулла. Сон алайса, жәмәгать. бергәләп үзен озатып куйыйк.
Гөлдания. Ерак ара түгел, озатыйк
3 а һ и д ә. Ни генә әйтсәгез дә үз сөягебез
Фәсхетдин мулла. Урам уртасында калдырып булмый бит инде
Фәсхетдин мулла. Әйдәгез, жәмәгать (тезелешеп чыга башлыйлар Ин алга Мәүлихан баса) Кара әле кем. Мәүлихан Син минем арттанрак бар әле.
Нургали. (Мәүлиханны артка этә.) Артка, артка' Ин артка.
Мәүлихан. Нигә9
Нургали Нигә, нигә9 Күрмисенмени, жил каршы исә.
(Тезелешеп чыгып китәләр. Ут сүнә )
Икенче пәрдә
Пәрдә ачылганда караңгылык. Тик Мәүлиханның өенә керә торган бизәкле баскыч кына яктыртылмаган Сәхнәнен калган өлешендә, караңгылыкта Мәүлиханның бик иркен һәм бай жиһазландырылган өе эче Өскә киң баскыч менеп киткән, ишек төбендә мич Уртада өстәл Алгы планда күпереп торган диван. Шомлы музыка. Нургали. Мөзәйәнә әби. Фәсхетдин мулла һәм калганнар тезелешеп баскыч янына чыгалар.
Фәсхетдин мулла. Менә, кем энем Мәүлихан, кайтып га җиттек Бар инде, бисмилланны әйтеп, ун аягын белән кереп кит.
Мәүлихан Юк. мулла абзый, үзем генә кермим Куркам мин
Нургали Синен өенә мин кермәм бит инде
3 а һ и д ә. Мулла абзый, ни генә әйтсән дә. син Ходай илчесе. Алла кешесе, женнәрнен телен беләсен. булмаса үзен генә кер?'
Фәсхетдин мулла. Бик керер илем дә, тәһарәтем бозылып китте шул.
Мөзәйәнә әби Жен янына кергәндә тәһарәт нигә9
Фәсхетдин мулла. Каршы сугылыр димен. кем кортка, тәһарәтсез йөрү кичләрен ярамый, ди китап Керсән син керерсен инде. Мөзәйәнә карчык Безнен арабызда бердәнбер тәһарәтле кеше син
Мөзәйәнә әби Килешмәгәнне сөйләп торма әле. кем мулла Фәсхетдин Синнән узып керәмме сон. Алла сакласын Гөнаһысын кая куярмын
Фәсхетдин мулла. Юк, син ашын ашаган, яшен яшәгән, жылап калырлык яшь балаларын юк Бар. бар. кер. Мин сина фатихамны бирәм.
Мөзәйәнә әби. Юк. хәзрәт, анда барырга ашыкмыйм әле. Синең фатихасыз да бу дөньяда калдырмаслар үземне. Аннары минем икеле-микеле күзләрем белән ул йортка кереп адашыргамы9!
Мәүлихан. Нургали иптәш, безнен авылда синнән дә зирәк, синнән дә тәвәккәл кеше юк. куркак булсан каравылда торалмас идең. бар. егетлегеңне күрсәт.
3 а һ и д ә. Мирвәлинең авылда ин якын иткән кешесе син идең. Нургали.
Нургали. Анысы шулай. Ул үзе дә мине көтеп арыгандыр инде.
Фәсхетдин мулла. Шулай булгач.
Нургали (Тамашачыга карап). Үләсе килми карт ишәкнең! (Фәсхетдин муллага.) Мина гына риза булыр микән. Мин бит әле яшь. Ана картрак кеше кирәктер инде ул.
Мөзәйәнә әби. Карт кеше..9 Як-ягыңа төкер, энем.
Фәсхетдин мулла (тамашачыга карап). Тәһарәтсез иблис, мине кертеп котыласы килә боларнын (Кесәсеннән кукиш күрсәтеп.) Менә сезгә!
Гөлдания. Бар инде, бар. Нургали. Синнән дә кулай кеше юк.
Нургали. Мине зурлап, чиратсыз кертәсез инде.
Фәсхетдин мулла. Синең кайда, кайчан, нәрсәгә чират торганың бар. Син бит безнен авылда гел беренче Нургали. Беренче дисез инде Бик керер идем дә. шүрләтә бит. Дус— дус инде ул Дус. женгә әйләнгәч, дуслыкны онытып муен тамырына тартмас микән?
Мәүлихан. Бар инде, катып үләм бит
Нургали. Хәзер берәр стакан булсын иде. ике дә уйламас идем.
Мәүлихан. Өйгә кергәч, бер литр игеп бирермен.
Нургали. Бер литр? Алдамыйсыңмы? Сүзеңдә торасыңмы?!
Мәүлихан. Торам инде, торам!
Н > р г а л и Ярый инде алайса, керәм!
Фәсхетдин мулла. Җылап калырга бала-чагаң юк.
Нургали. Анысы дөрес. Фәсхетдин абзый, менә шушы
«КАЗАН УТЛАРЫ»НА 80 ЕЛ
«QAZAN UTLARI»NA 80 YIL
Васил Гайфуллин,
Татар дәүләт гуманитар институты ректоры, академик
МИЛЛӘТ БӨТЕНЛЕГЕН
КАЙГЫРТУЧЫ ЖУРНАЛ
дан бирле яраткан журналымның бер генә санын да югалтмыйча, туплап- жыйнап барам. Әллә кайчан укылган саннарында эзләп табып, кызыксынып, кайта кайта укыйм
Сонгы вакытта урыс сәясәтендә татар халкын бүлгәләргә, таркатырга тырышу сизелә «Казан утлары-н татар «башкортлы да. Сергач мишәре да. Питрәч керәшене дә. Себер татары да укый Димәк, журнал аларда «бербөтен милләт булып яшәгәндә генә бүгенгедәй буталчык заманда исән
имин калу мөмкин-, -дигән хисне ныгыта, үзара берләштерә Чит төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүче татарларыбыз турында, аларнын көн-күреше. гореф гадәтләре, яшәү рәвеше хакында да күләмле әсәрләр укыйсы килә Бужәһәттән. Себердә яшәп ижат итүче өлкән әдибебез Я куб Зәнкиевнен -Өтелгән мәхәббәт- романы миндә зур
-Казан утлары- журналы белән мин (әле ул чагында -Совет әдәбияты-) 1951 елда. Минзәлә педагогия училищесында укыган елларымда ук таныш тым Инде менә 40 ел
кыршылып беткән бишмәтемнән гайре бернәрсәм дә юк.
Фәсхетдин мулла. Шулай булгач..
Н у р г а л и. Сезнең кебек байлык кала дип куркасы юк. Бар тапканымны дуслар белән уртага салып яшәдем Алай-болай булсам, җирләрсез инде'"
Мәүлихан. Борчылма, колхоз чутыннан җирләрбез. (Нургали баскычка менеп китә.)
Фәсхетдин мулла Биемиллаһир-рахмәнир-рахим' Вәссәләме галәй..
Нургали. Кирәкми, мулла абзый, кирәкми. Бенен Мирвәли белән генә белә торган үз догабыз бар. (Аягын бөкләп, намазлыктагы кебек, ике кулын ияк астына куеп баскычка утыра.) Син Мирвәли, мин Нургали, сак бул. ан бул. Син Мирвәли, мин Нургали, синен хозурына мин керәм. Аң бул. сак бул' Бер 1әләфиле фәкыйреңне кабул ит?! Йә Алла, үземнең язмышымны җан ахирәт дустым, кордашым Муллагали углы, Мирвәли кулына тапшырам Шушы догам кабул булып. Мәүлиханның бер литрын кабул итеп, сина да. мина да төннәр буе җәннәттә яшәргә насыйп ит Амин
Барысы да. Амин.
Нургали. Тәвәккәллим. (Кереп китә. Бераздан чыга.) Керегез!
Барысы бергә. Ә Мирвәли'’
Нургали. Мәрхүм Мирвәлигә Мәүлихан өендә шымытыр калсын димени?
Фәсхетдин мулла. Ха-ха- ха. Әйттем бит күзенә күренгән диеп Әйдәгез. җәмә!агь, керегез. (Барысы да өйгә керәләр. Мирвәли мич артыннан кулын чыгарып. Мөзәнәнә әбинен арт санын чеметеп ала.)
Мөзәйәнә әби Әстәгъфирулла. әстәгъфирулла, нишләвең бу. кем. мулла Фәсхетдин?
Фәсхетдин мулла. Нигә? Ни булды. Мөзәйәнә'’
Мөзәйәнә ә б и. Ни булды, ни булды, җен булды! Минем арт санымны чеметкәнче, әнә яшьрәкләрнекен чемет!
Фәсхетдин мулла. Әллә котырасын инде Як-ягына төкер, кем кортка. Бик кирәгең бар иде
Мөзәйәнә әби Гомер буе хатын-кыз капшаудан туймасан да туймассың икән, иблис!
Фәсхетдин мулла (алга китә башлый Мирвәли мич арасыннан чыга да. аны төртеп җибәрә Фәсхетдин кызыксыну уятты Житди прозадан тыш. әдәби тәнкыйть мәкаләләрен көтеп алам Сонгы вакытта юмор-сатиранын кимүе генә бераз күнелгэ тия Югыйсә журнал юморын уку бик күнелле эш
Яна төр мәктәпләр хакында да саллы мәкаләләр укыйсы килә. Журнал инициативасы белән төрле фәнни конференцияләр оештырылганда да шәп булыр иде
-Казан утлары- бүген бик зур йөкне ижтимагый. сәяси, әдәби, тарихи мәдәни, фәлсәфи йөкне тартып бара торган колачлы матбага Ул яшь әдипләр өчен дә үсеш-корәш мәйданы булып тора
Хәзер байтак кына татар мәктәпләре, гимназияләре, лицейлары ачыла Аларнын асылы нидән гыйбарәт, исеме жисеменә туры киләме юкмы? Бүген татар телен мәктәпләргә кертү мәсьәләсенә үэеннән-үзе бара торган (алай гына түгел ул!) нәрсә дип караучылар күбәйде Шул хакта да журналда үткен язмалар күрәсе килә «Казан утлары- -гасырга якын нәшер ителү дәверендә татар жәмә гатьчелегенен аерылгысыз бер мөһим институтына әверелде Журнал белән танышу-өйрэнү гамәлен мәктәп программасына, хәтта кайбер югары уку йортлары программасына да кертәсе иде
муям башта алга сөрлегә, аннары борылып таягы белән Нургалинең сыртына менеп төшә). Төртермен мин сина, алкаш. Ипи шүрлегеңә менеп төшкәнне сизми дә калырсың.
Нургали. Нишлисен мулла абзый? Минмени ул? Ул бит Мирвәли!
Фәсхетдин мулла. Каравылда ята-ята җенләнеп беткәнсең. Нәрсә, эчә-эчә күзеңә Мирвәли күренә башладымени? Мә, тагын берәрне! (Таягы белән кизәнә.)
Нургали. Җитте сиңа, Мирвәй. башны тиштерәсең бит
Барысы бергә. Мирвәй? Ха-ха-ха! Мирвәй - Мирвәй диме?
Фәсхетдин мулла. Авылыгыз белән җенләнеп беткәнсез иңде.
3 а һ и д ә. Җитте инде сезгә. Уеныгыз уен түгел. . Син йокларга яттым дигән идеи, кая соң ул синең яткан урының?
Мәүлихан Менә Әстәгьфирулла, әстәгъфирулла. кемдер җыештырган...
Нургали. Мирвәли-жен җыештырып чыгып киткәндер.
Мөзәйәнә әби. Җыештырыр сиңа җен Җен өермәсен күргәнегез юкмыни9 Юлындагы бар нәрсәне туздырып бетерә. Җенле өй болай булмый ул.
Фәсхетдин мулла. Дөрес, җен юлындагы бөтен нәрсәне туздырып үтә, ди китап.
Мәүлихан. Туктагыз әле, җәмәгать! (Дивандагы юрган астына кулын тыгып карый.) Юеш' Менә юешме, юеш! Тотып кара, мулла абзый
Фәсхетдин мулла. Юеш дип инде, энем, кем Мәүлихан, синен бәлки электән үк юешли торган гадәтең бардыр9
3 а һ и д ә. Юк, юк, анын андый гадәте юк.
Нургали. Кит аннан, син каян беләсең?
3 а һ и д ә Юк, теге ни.. Хатынының, Сылуның сөйләгәне бар иде.
Нургали Шулайдыр. Син бит анын хатыны Сылу белән бик дуслар идегез. Күптән түгел генә кибет буенда чәчкә-чәч ябышып сабан туе үткәреп ята идегез бугай.
Фәсхетдин мулла. Эчүеңне киметергә кирәк, энем Мәүлихан, эчүеңне. Мирвәлине җирләгәндә үк шикләнгән идем мин синнән. Тик торганда үзенең атаңнан да өлкән кешенең арт санына китереп типтен бит син.
Мәүлихан. Синең генә арт санына тибәләр дә, сине генә төртәләр Мәчет салырга килгән үзбәкләрдән алып калган анашаңны азрак тартырга кирәк
Фәсхетдин мулла. Син иблисне жәлләп, кызганып килгән булам. Эчкече Хәсис. Котырып үл шушы клуб кадәрле өеңдә Юньле булсаң хатының ташлап качмас иде сине. Колхоз малын сатып эчә-эчә, тилерә башлагансың. Сез диваналар белән олы башымны кече итеп вакытымны әрәм иткән мин дивана. Йөрим карт ишәк төсле, тәмле йокымны калдырып Берсенә илле житеп акыл кермәгән, ә икенчесенең кергән акылы да чыга башлаган Чәнчелеп китегез сана! (Чыгарга дип өстәл янына якыная, арттарак басып торган Мәүлихан, куркып, кинәт мулла өстен ә сикерә.)
Фәсхетдин мулла. Нишлисең, нишлисен, дивана! Тотыгыз, тотыгыз үзен Үтерә! Үтерә! Коткарыгыз! Ычкына башлады бит. (Икесе дә идәнгә егылалар Фәсхетдин мулла таягы белән Мәүлиханны кыйный башлый.)
Мәүлихан Мулла абзый, мулла абзый, гафу ит! Куркудан. (Елап җибәрә.) Мулла абзый, Фәсхетдин абзыкай, өстәлгә кара әле?! Нәрсә ул? (Барысы да өстәлгә карыйлар, өстәл өстендә мөгез күреп, катып калалар.)
Фәсхетдин мулла (Саклык белән өстәлгә якыная Таягы белән мөгезне әйләндереп карый Гаҗәпләнеп). Мөгез!?
Барысы бергә. Мөгез!?
Фәсхетдин мулла. Әйе. мөгез!
Барысы бергә. Нәрсә мөгезе?!
Мөзәйәнә әби (курка- курка гына мөгезгә якыная да. озак кына гаҗәпләнеп карап торганнан сон). Тьфү, тьфү! Бисмиллаһир-рахманир- раһим. Бәрәкәлла, бәрәкалла, бу мөгез, бу мөгез, ягъни мәсәлән, минем узган ел көтүдә югалган кәҗәмнең мөгезенә охшаган, фаразан!
Барысы бергә. Кәжә мөгезе?
Нургали. Кәжә мөгезе9! (Кулына алып, әйләндереп карап тора да, мөгезне Мәүлиханның маңгаена куеп карый) Юк, җәмәгать, бу кәжә мөгезенә охшамаган Кәҗәнен мөгезе икәү була.
Ә бу берәү Бу мөгезнең астында, ягъни мәсәлән, нинди дә булса хикмәт яга.
Фәсхетдин мулла (тамашачыга). Исән чакта кайтып котылырга кирәк. Минем чормадагы кәжә мөгезләре дә чыга башлады
Мәүлихан. Әйтеп торам бит мин сезгә, Мирвәлине күрдем дип. Нишләп кайттың дигәч, сиңа мөгез куярга, диде.
Фәсхетдин мулла. Ярый, авылдашлар, мин кайтыйм әле. Карчыгым бик сырхау, үзе генә курка торгандыр
Мөзәйәнә әби. Фәсхетдин, тукта, бергә кайтабыз. (Мәүлиханга.) Әй, оятсыз, оятсыз, жир бит! Кәжәмне суеп ашагансың да. мыскыл итәр өчен бөтен авылны җыеп мине мәсхәрә итәргә чакыргансың. Тамагына тыгылсын, бирән!
Фәсхетдин мулла. Шаштың син. егет! Карт-корының арт санына тибеп, колхоз малын сатуы гына җитмәгән, хәзер авыл халкының малларына кул сала башладыңмы’’! Үлгәч авыл зиратына ла күмдермибез без сине, иблисне! (Мөзәйәнә әби белән чыгып китәләр.)
3 а һ и д ә (тамашачыга). Бу диваналар белән йөреп, күзгә мөгезләр күренә башлады. Исән чакта таярга кирәк.
Гөлдания Әйдә, ахир, кайтыйк. Авыл халкы болай да үзебезгә әллә нинди нахак бәлаләр тагып бетерде, уйламасыннар, дүртәүләшеп уйнаш итеп яталар дип. (Чыгып китәләр.)
Нургали. Ярый Мәүлихан Ханович. мин дә кузгалыйм инде.
Мәүлихан. Китмә, китмә. Нургали туган Бу авылда синнән дә яхшы күңелле кеше юк.
Н у р г а л и. Эш бит. Мәүлихан әфәнде, эш! Каравыл' Болай да бик озакладым.
Мәүлихан. Чукынып кына китсен каравылын.
Нургали Алай димә, председатель усал, прямо зверь! Күрмәгәнемне күрсәтер
Мәүлихан. Китмә, җаным? Зинһар мине үземне генә ташлама’’
Н ургал и. Булдыра алмыйм, Мәүлихан Ханович, намусым кушмый Эш' Ничего не поделаешь, эш! Кая зеге бер литрынны менә монда тык та. гәләфи кигән военныйлар кебек, ике корчаңгы тайны сакларга постка китим Ә син курыкма Жен—жен инде ул. шушы бер литрга ияреп, минем белән китәр ул.
Мәүлихан. Әнә теге диван астыннан ал
Нургали (Диван астыннан бер литрны алып, чалбар кесәләренә тыга) Менә гәләфиле дә булдык. Чин арта Ә син курыкма. Женнәр алар тимер- томырдан курка Янына пычак сал. балта кертеп куй. Мин үзем баш очына арба күчәре, яныма кендек салам Аннары женнәр—сүгенгәннән куркалар Аты-юлы белән сүгенеп менеп ят. иртәнгә кадәр рәхәтләнеп изрәп йокларсың. Мин каравылда гел шулай эшлим
Мәүлихан. Тукта алайса, бераз гына сабыр ит. (Баскычтан өскә менеп китә.)
Мирвәли (мич арасыннан чыгып) Ярый, мин кәнүшнигә элдертәм (Чыгып китә.)
Мәүлихан (китеп керә Башына кастрюль кигән. Бер кулында пычак икенчесендә балта, күкрәгенә кастрюль капкачы аскан) Ярыймы.’
Нургали. Настоящий рыцарь! Кәнүшнигә килсән. ат та бирәм Хәзер йокла!
Мәүлихан Юк, йокларга куркам Йә төнлә белән йоклап киткәч, магчага асар.
Н у р г а л и Ярый, иптәш председатель, мин теге флангын саклыйм, ә син бу флангыны сакла (Кесәсендәге шешәгә төртеп.) Хәзер шартлатабыз җеннәрне' (Чыгып китә.)
Мәүлихан бүлмә буйлап арлы-бирле йөри башлый Музыка. Yi сүнә. Ут янганда таң сызылып килә. Мәүлихан өенен өске бүлмәсенә менә торган баскычында, балтасын кочаклап, йоклап утыра. Башында кастрюль.
Мирвәли (килеп керә дә, йомшак кына басып Мәүлиханның кулындагы балтасын ата. кулы белән кастрюльгә шакый). Можномы’
Мәүлихан (сискәнеп уянып китә) Жен! Үтерәләр' Жен. жен' Коткарыгыз!
Мирвәли Акырма! Балта түтәсе белән маңгаеңа бер генә тартырмын, җилеген атылып чыгар!
Мәүлихан. Кем син?
Мирвәли. Күрмисенмени. Мирвәли ич
Мәүлихан Юк. син Мирвәли түгел, Мирвәлине күмдек Син—җен'
Мирвәли Мин Мирвәли, теге
дөньядан командировкага кайттым Мәүлихан. Командировкага!? Мирвәли. Әйе, командировкага!
Аллаһы Тәгаләнең приказы белән сиңа мөгез кайтардым.
Мәүлихан. Миңа мөгез...?!
Мирвәли. Әйе, Сезнең ике күз арасына, менә монда, мангай уртасына (бармагы белән төртеп) мөгез куярбыз!
Мәүлихан. Ни өчен именно миңа?
Мирвәли. Аллаһы Тәгалә галиҗәнапләренен әмере шундый. Бу авылга, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бары бер мөгез бирелеп, һәм дә ки, ул мөгезне. Анабыз һәүвә, атабыз Адәмнән яралып, җиргә сынау шарты белән җибәрелгән мөэмин мөселман Миңлехан, мөэмин мөслимә Бибигайшә углы, мөэмин мөселман Мин- лемәүлиханга жир йөзендә кылган гөнаһларын кичерү шарты белән, ул аны сезгә, ике аяклы хәйвани затка жибәрә. һәм дә ки ул аны шушы елнын 15 гыйнварында, шомырт чәчәк атканда. 13 сәгать 15 минут 13 секундта үз янына, оҗмахка кабул итә.
Мәүлихан. Бөтенләйгәме?
Мирвәли. Сәвсимгә!
Мәүлихан. Мөгез..? Кызык. Нәрсә, мин теге дөньяда, оҗмахта кәҗә тәкәсе буламмыни9
Мирвәли. Юк! Кәҗә тәкәсе Ходай Тәгалә тарафыннан ике мөгезле итеп яратылган Ә син бер мөгезле! Син урман сарыгы буласын!
Мәүлихан. Нигә сине җибәрде соң ул. юньлерәк кеше тапмадымыни?
Мирвәли Мөгезне мөгезле кеше генә куярга тиеш.
Мәүлихан (Тамашачыга). Кызык, мин бу бәндәдә мөгез күрмим! (Мирвәлигә.) Мин аңлап бетермәдем, сезнең исемегез һаман да Мирвәлиме соң? Сез анда ниндирәк урын алып торасыз?
Мирвәли. Юк, миңа оҗмахта Аллаһы Тәгалә яна исем кушты. Мин хәзер Әбугали-Салимали-Миңнегали- Гаптелкадый-Җаббарый-Шыттыргали. Аллаһы Тәгаләнең ун кулы, ягъни илчесе, мөгез министры булам!
Мәүлихан. Ә... Али... мал и... Гали сали... Кем әле?
Мирвәли. Әбүгали-Салимали- М иннегал и - Гаптел кады й -Җаббары й - Шыттыргали!
Мәүлихан Минем дә исемне үзгәртерләр микән9
Мирвәли Үзгәртербез! Син
Минлемөгезле-Хам -Мәүлихан булырсың!
Мәүлихан. Шәп! Үзе озын, үзе матур, тагын кабатлагыз әле.
Мирвәли. Минлемөгезле-Хам- Мәүлихан!
Мәүлихан. Хам Мәүлихан Менә шул хам дигәнен үзгәртеп булмасмы?
Мирвәли. Булмас! Хан—теге дөньяда Хам!
Мәүлихан. Мин аңлап җиткермәдем, Ходай илчесе Ничегрәк инде ул мөгез9 Шул. сез өстәлдә калдырган мөгезме?
Мирвәли Юк! Ул сиңа куеласы мөгезнен макеты!
Мәүлихан Ә шулаймыни’ Аны ничегрәк куялар?
Мирвәли. Мөгезне куяр өчен, сезнең хәзерге вакытта дөньялыкта никах белән хәләл җефетегез булып саналган хатыныгыз, мөэмин мөселман Минлесадрый кызы Минсылунын ярдәме кирәк булачак.
Мәүлихан Анысы начаррак икән Заһидә белән генә куеп булмасмы?
Мирвәли Булмас! Мөгезне бит сезгә куябыз!
Мәүлихан. Карышып маташкан булыр әле ул, Сылу тәре!
Мирвәли. Анысы синең эш! Үзен өчен кирәк!
Мәүлихан. Кайчанрак ясый башларсыз микән ул мөгезне?
Мирвәли. Ашыкмагыз, Аллаһы Тәгаләбез тарафыннан җиргә ике күзле, ике аяклы итеп яратылган хайваный зат, Минлемөгезле-Хам-Мәүлихан, мөгезсез калдырмам!
Мәүлихан. Ходайнын рәхмәте яусын үзеңә, олуг вә киң күңелле Ходай илчесе! Куйганда бик авыртмас микән9
Мирвәли. Авыртмас! Куйганын белгәч, караңгы төндә, ай. йолдызларга карап, жир тырматып елатыр.
Мәүлихан Җәннәт дигәндә, анысына гына түзәрбез. Аннары мөгез дигәнегез күренеп, маңгайны ямьсезләп тормасмы9
Мирвәли. Менә минем мөгез ничегрәк сон?!
Мәүлихан. Ә мин сезнен маңгаегызда мөгез күрмим.
Мирвәли. Минем мөгез менә монда, йөрәктә!
Мәүлихан. Кызык, йөрәккә дә мөгез куялар диген.
Мирвәли Куялар! Үзенә куйгач
күрерсең. Мөгезне теләсә кем күрә алмый! Куйган кеше дә, сам Аллаһы Тәгалә генә күрә һәм белә Аннары миннән әмер шул: бу киемнәренне салып, иске-москы киемнәр табып ки!
Мәүлихан. Нигә?
Мирвәли (пышылдап, өскә түшәмгә төртеп күрсәтеп). Байларны яратмый.
Мәүлихан Байларны яратмый диген, ә? Яндырам, бөтен шифоньеры белән өеп яндырам.
М и р в ә л и. Яндырма! Авылы-гыздагы берәр сәрхүшкә бир! Кисен! Ул барыбер ожмахка эләкмәячәк! Анын өчен бу дөнья оҗмах
Мәүлихан. Ха-ха-ха-ха! Нургали исерек башка бирәм. Рәхәтләнсен киеп, дивана баш, исерек тәре!
Мирвәли. Хәерчеме?
Мәүлихан. Кигән ыштаныннан, каткан бишмәтеннән гайре бернәрсәсе дә юк.
Мирвәли. Бик дөрес эшлисен! Мәүлихан. Шулай итим әле. Яхшы киенеп, тәмугта янсын мәлгунь!
Мирвәли. Кара әле. мөгез дигәннән, бал. май, тәм-том кирәк булыр. Синен 150 мен акчан бармы? Булса, бүген төнгә кибеттән шуларын алып куй!
Мәүлихан. Булмаган кая, менә моннан! Муеннан! Хәзер йөгерәм.
Мирвәли. Юк, сиңа өеннән чыгарга ярамый Берәрсен җибәр'
Мәүлихан. Кемне җибәрим микән? Заһидәне җибәрсәм генә инде.
Мирвәли. Хатын-кыз алган әйберләр мөгез ясарга ярамый! Мөгез ясар алдыннан сый-хөрмәтне ир кеше, ир-ат ала'
Мәүлихан. Кемне җибәрим икән?
Мирвәли Нургалине җибәр!
Мәүлихан. Кит, дивана, кайтмый ул Кулына акча керсә, көт Нургалине
Мирвәли Кайта Ана мин боерачакмын. Ходай илчесе!
Мәүлихан. Ярый алайса. Нургалине җибәрәм.
Мирвәли. Бик дөрес эшлисен! Шуны җибәр! Онытканчы шуны әйтәм. берәр коньяк белән шампунь да алсын!
Мәүлихан. Нигә, мөгезгә шампунь да кушасызмыни? Сабын гына ярамыймыни9
Мирвәли Шампуньнең исе тәмле була.
Мәүлихан Әнә. әнә үзе үтеп бара Нургали Чакырыйммы?
Мирвәли. Чакыр! Мәүлихан Син кач! М и р в ә л и. Ул мине күрми! Мәүлихан. Ничек күрми9 Мирвәли. Мин синен генә күзенә күренәм
Мәүлихан. Тавышынны да ишетмиме?
Мирвәли. Ишетми.
Мәүлихан. Кызык... (Тәрәзә форточкасын ача да.) Әй, Нургали, Нургали кер әле?
Нургали (тавышы ишетелә). Әллә бармы?
Мәүлихан. Кер әле. кер тизрәк!
Нургали (килеп керә) Нәрсә булды, әллә салып бирәсеңме9
Мәүлихан. Кибеткә барып кайт әле!
Нургали. Нигә9
Мәүлихан. Мөгез ясарга бал белән май алып кайт! Берәр коньяк белән шампунь да алырсың9
Нургали. Нинди мөгез?
Мәүлихан. Әнә күрәсеңме9 (Мирвәлине төртеп күрсәтә)
Нургали. Нәрсәне9
Мәүлихан. Диванда утырган кешене?
Нургали. Диванда мендәрдән гайре бернәрсә дә, беркем дә юк ләбаса!
Мәүлихан Алла илчесен, мина мөгез куярга килгән Әбугали- Сәлимали-Гәптелкадый-Жаббарый- Шытгыргалине күрмисеңме9
Н ургал и Кичә әллә артыграк салган идеңме?
Мәүлихан. Нәрсә сөйләгән була, тәмуг кисәве.
Мирвәли. Әйтеп торам бит мин сиңа, ул мине күрми дә. ишетми дә диеп.
Нургали. Юк, мин диванда утырган кешене күрмим.
Мәүлихан Сина гагын Атла илчесен күрергә Мә 300 мен. здачасы кирәкми!
Нургали (акчаны ала). Карале, бер шампунь белән бер коньяк кына җитәр микән, уйлат ул башынны. кичә дә җитми калды, Мирвәй!
Мәүлихан Кем белән сөйләшәсең син?
Нургали. Синең белән
Мәүлихан Мин Мирвәй түгел, надан'
Нургали. Беләм, син Мәүлихан
Мәүлихан Ничек кичә дә җитми калды9
Нургали. Колагыма ишетелде, әле дә колагым чынлап тора.
Мәүлихан. Ха-ха-ха. (Бармагы белән түшәмгә күрсәтеп.) Тегеннән минем өчен әмер бирәләр.
Нургали Шулайдыр, өстәндер! (Тамашачыга.) Диваннан түгел микән, ахмак! <Л/ә):7ша//га?Ярыи. мин киттем, Мәүлихан.
Мәүлихан. Исемемне кыскартма! Мин хәзер, Минлемөгезле- Хам-Мәүлихан.
Нургали. Кит аннан. Кайчан яңа исем куштың?
Мәүлихан. Бүген.
Нургали. Элек «хан» идең, хәзер «хам»мыни?
Мәүлихан. Син нәрсә аңлыйсың, надан? Салып ташла бу иске- москы киемнәреңне Мә. минем яңа киемнәремне ки (Шифоньердан өр-яна костюм, яна бүрек. пальто чыгара.) Әле бер тапкыр да кигәнем юк боларны. Әнә биркалары да үзендә.
Нургали. Юк, алмыйм. Оят Ничек инде алыйм, кеше киемен Дивана дигәч тә, үзеңә кирәк булыр әле.
Мәүлихан Кем дивана?
Нургали Мин дивана, син акыллы.
Мәүлихан. Каян беләсең?
Нургали Беләм. Юк, мин кеше киеме кимим!
Мирвәли. Ал, ал, Нургали. Үз гомерендә бер генә булса да кеше төсле кием киеп кара.
Нургали. Шулай дисеңме?
Мирвәли. Шулай димен.
Мәүлихан. Кем белән сөйләшәсен син?
Нургали. Синең белән ич.
Мирвәли. Минем тавышны синеке дип уйлый ул, Минлемөгезле- Хам-Мәүлихан.
Нургали. Ярый алайса, Мәүлихан туган, бик кыстагач, алырмын инде (Төенчеккә бәйләп киемнәрен ала да чыгып китә.)
Мәүлихан. Озак йөрмә! (Ут сүнә, музыка.)
Ут янганда Мәүлихан аякларын бөкләп, алама-сәләмә киемнән диванда утыра Үзе маңгаен уа Бүлмәгә Заһидә белән Гөлдания килеп керәләр. Озак кына кызганулы карап торалар.
Заһидә. Ни хәлләрен бар, Мәүлихан?
Мәүлихан. Алланың биргәненә шөкер!
Гөлдания. Тереләсеңме инде?
М ә ү л и х а н. Мин бит чирләмим
Заһидә (елап). Белми инде, мескен. Үзенең алмашынганын белми.
Мәүлихан. Беләм!
Заһидә. Нинди ир идең бит син, Мәүлиханкаем, нинди ир идең!
Гөлдания Сөйлисе юк. ахир. Типсә тимер өзәрдәй иде.
Заһидә. Авырмыйм дигән була, мескенем
Гөлдания. Кара син аның өс- башын гына. Каян табын бетергән бу иске-москыны?
Заһидә. Мәүлиханкаем, әйдә өс-башыңны алыштырыйк? Синең бит әйбәт киемнәрен дә күп. Кая, тәти күлмәгеңне кидерим.
Мәүлихан. Ярамый! Тәти күлмәкләр ярамый!
Заһидә. Нигә?
Мәүлихан (өскә күрсәтеп). Тегеләр кушмый!
Заһидә. Кемнәр?
Мәүлихан. Әбугали-Салимали- Г аптелкадый -Ждббарый - Ш ыттыргали!
Гөлдания. Күзенә күренә Бозганнар моны, ахир, бозганнар.
Заһидә. Кем бозсын аны?
Гөлдания. Кем булсын. Анын шаярган хатыннары буа буарлык. Син генә түгел.
Заһидә. Шулай дисеңме?
Г өлдания Бәлки Сылуы бозгандыр.
Заһидә. Нишләп инде Сылу үз ирен үзе бозсын?!
Гөлдания Ышанасың икән. Мина да. Заһидәгә дә булмасын дип.
Заһидә. Нигә ышкыйсың ул мангаеңны. Мәүлихан?
Мәүлихан. Йомшартырга.
Гөлдания. Кызартып бетергәнсең бит.
Мәүлихан Кызарсын! Йомшартырга кирәк!
Заһидә. Йомшартырга?
Мәүлихан. Тегеләр, өстәгеләр әйтте. Йомшак жиргә мөгез куярга жинел була, диделәр.
Мөзәйәнә әби (килеп керә). Исәнмесез, оланнар!
Заһидә, Гөлдания. Безнен хәлләр, үзегез күргәнегезчә инде. Мөзәйәнә әби.
Гөлдания. Менә Мәүлиханыбыз нинди хәлгә төште
Заһидә. Күзгә күренеп бетә, күзгә күренеп. (Елый.)
Мөзәйәнә әби. Әйдәгез, бер дога (Өчесе дә утырып дога кылалар.) Амин! Хәлләрен ничек, Мәүлихан энем?
Мәүлихан. Ат мөгезе кебек.
Мөзәйәнә әби. Әстәгъ- фирулла. Минем көнбагышларым арасына карачкы иттереп бастырып куйган иске жикетем югалган иде. Бу мескен алган икән Хәерлегә булсын.
3 а һ и д ә. Кичә көндез бакча уртасында бөтен яхшы киемнәрен өеп яндырган бит. Бөтен авылның бала- чагасы карап торган.
Гөлдания. Алла сакласын, өенә генә ут төртмәсен инде.
Мөзәйәнә әби. Башын шауламыймы?
Мәүлихан. Юк! Алланын биргәненә шөкер!
Мөзәйәнә. Менә бит, жен нишләтми адәм баласын
Мәүлихан. Көнләшмәгез миннән! Үзегезгә мөгез эләкмәдемени?
Гөлдания. Бозганнар аны.
Мөзәйәнә әби. Үзем дә юл буена шуны уйлап килдем Хатыны кайтмаганмы9
Гөлдания. Кайтыр! Ул бит ана таза чагында гына, мал тапканда гына кирәк иде.
Мөзәйәнә әби. Тау хәтле дөнья бит, тау хәтле...
3 а һ и д ә. Чукынып китсен дөньясы, нигезе каһәрле, аның белән торганчы, исерек Нургали белән торам мин дип әйтә ди Сылуы.
Гөлдания. Беренче очраган иргә тотам да кияүгә чыгам, дип әйтә, ди.
Фәсхетдин мулла (килеп керә). Әссәламәгаләйкүм, авылдашлар!
Барысы бергә. Вәгаләйкемәссәлам, мулла абзый!
Фәсхетдин мулла. Иәгез. бер дога. (Барысы да кулларын йөзләренә күтәрәләр.) Агызибиллаһе имини шайтан бисмилләя иррахмаан иррәхиим. (Пышылдап укыганнан сон) Амин!
Барысы бергә. Амин!
Мәүлихан Фәсхетдин абзый, укыма. Синен догаң барыбер Ходайга барып ирешми!
Фәсхетдин мулла. Нигә ирешми9
Мәүлихан Патамушто, син иблис, кяфер, тәмуг кисәве!
Фәсхетдин мулла (тамашачыга) Жүләр жүләрен дә. каян сизә диген. Бер йөз грамм гына тотып килгән идем. (Мәүлиханга.) Нишләп алай дисен кем, энем Мәүлихан?
Мәүлихан. Кая маңгаендагы мөгезен?
Мөзәйәнә әби. Игътибар итмә кем, мулла, Фәсхетдин. Саташа.
Гөлдания. Күзенә күренә.
Мәүлихан. Кәжә урлап кына мөгезле булып булмый ул, мулла абзый. Мөгезне тегеннән, өстән җибәрәләр аны.
3 а һ и д ә. Мулла абзый, әллә өшкереп карыйсыңмы сон?
Фәсхетдин мулла. Игътибар итмәгез, җәмәгать, аның бер сүзе дә дөрес түгел, аны женнәр сөйләштерә. Бөтен курыкканым, өендә ут чыгарып, мине генә яндырмасын инде Бигрәк терәлеп торабыз
Мәүлихан Борчылма, Фәсхетдин абзый. Озакламый мин бөтенләйгә китәм Курыкмыйча, рәхәтләнеп, бакча артында кәжә суярсын.
Фәсхетдин мулла (тамашачыга) Очлы күз! (Мәүлиханга.) Кая китәсен, Мәүлихан энем9
Мәүлихан. Теге дөньяга, оҗмахка!
Мөзәйәнә әби. Китмисең әле, Мәүлихан энем, яшисен әле, яшисең.
Мәүлихан. Китәм Хәбәр китерделәр Быелнын 15 нче гыйнварында шомырт чәчәк атканда 13 сәгать 15 минут 13 секундта бөтенләйгә сезнең арагыздан китәм.
Гөлдания Шомырт гыйнварда чәчәк атмый бит, Мәүлихан?
Мәүлихан. Ата! Оҗмахта 15 нче гыйнварда ата.
Мөзәйәнә әби. Ходай сиздерә торгандыр
3 а һ и д ә. Мәүлиханкаем, безне, мине ташлап китәсеңмени?
Мәүлихан. Кит, тәмуг кисәве, жылап утырма. Юньле булсан Ходай илчесе Мирвәли өстеннән минем белән гулять итмәс илен син, себерке! Ярый әле вакытында Әбугали-Салимали- Гаптелкадый-Жаббарый-Шыттыргали кайтып үземне кисәтте. Синен белән тәмугта янасыларым булган икән
Фәсхетдин (тамашачыга). Да, берәүгә дә көн калмады Асылын да үл! (Җыелган халыкка.) Нинди егет иде бит. Тирә-якта тиңнәр юк иде үзенә. Әле монда килгәндә Нургали кибеттән чыгып килә. Өстендә өр-яна киемнәр.
кулында алагаем тулы ризык белән сумка. Үземә егерме биш мең хәер бирде.
Мөзәйәнә әби. Сөйлисе юк Көн аралаш мина да ун мен дә. унбиш мен хәер кертә Каян ала диген?
Гөлдания, Заһид ә. Айныган көне дә юк!
Мөзәйәнә әби. Әллә мин әйтәм, кем... ни мулла Фәсхетдин, кыйнап карыйбызмы? Җеннәрен кыйнап чыгарып булмас микән?
Мәүлихан. Кыйнатырмын мин сезгә. Озакламый мөгез генә куйсыннар Күрмәгәнегезне күрсәтәм әле мин сезнен. Мин сезгә элекеге председатель Мәүлихан түгел, мин озакламый мөгезле- М инлемөгезле-Хам- Мәүлихан булырмын!
Фәсхетдин мулла. Үзем дә шуны уйлап утырам. Нургалине чакырырга кирәк. Үзебезнең генә көч житмәс. Җенле кешедә жен көче була, ди китап
Мәүлихан. Кагылып кына карагыз. Хәзер үк Әбугали-Салимали- Минлегали-Гаптелкадый-Җаббарый- Шыттыргали фәрештәне чакырам!
Мөзәйәнә әби Кызым. Заһңдә. әллә соң Нургалине чакырып киләсеңме?
3 а һ и д ә (елый). Ничек Жәлләмичә кыйныйсын инде аны
Гөлдания. Кеше ясыйм, җенен куыйм дисән. жәлләп торып булмый инле, ахир! (Кызу гына чыгып китә.)
Фәсхетдин мулла. Карале. энем Мәүлихан, күзенә берәр нәрсә күренәме?
Мәүлихан. Күренә! Ә синекенә күренми Нургалинекенә дә күренми!
Фәсхетдин мулла. Нәрсә күренә?
Мәүлихан. Әбугали-Салимали- М и нлегал и-Гаптел кадый-Җаббарын - Шыттыргали күренә!
Фәсхетдин мулла. Әстә- гъфирулла, әстәгьфирулла. дилбегә буйлы исем. Ятлап бетерерлек түгел.
Мөзәйәнә әби. Тагын нәрсәләр күренә?
Мәүлихан. Үзе күренә—мөгезе күренми (Бүлмәгә Гөлдания белән купшы киенгән Нургали килеп керәләр.)
Нургали Исәнмесез авылдашлар! Заһидә. урындыкка өреп җибәр әле. тузаны булмасын (Бармагы белән урындыкны сыпырып карый ) Сойдет! Әйдәгез, бер дога. (Барысы да дога укыйлар.)
Фәсхетдин мулла. Амин'
Барысы бергә. Амин!
Нургали. Мәүлихан чирлеге атап хәер өләшим әле.
Фәсхетдин мулла. Әле генә егерме биш мен хәер биргән идең бит. Минленургали.
Нургали. Алыгыз, ал! (Эзкәйнеке мал түгел, дусларныкы жәл түгел (Мөзәйәнә әбигә, аннары Заһидәгә. Мәүлихәнга суза.)
М әүл и х а н Мина кирәкми!
Нургали. Ал. ал! Үз күчтәнәчеңне ашасаң, озын гомерле булырсың! (Аннары Гөлданиягә бирә.)
Гөлдания Кара әле. Нургали, тәмам күзгә күренеп баедың, малай Каян табасын шул кадәр акчаны?
Нургали. Эшләп торам бит, күрше.
Гөлдания. Элек тә эшли иден инде.
Нургали. Элек йоклый идем мин. Менә Мирвәли үлгәч, ике кешелек кооператив ачып җибәрдек. Акча агып керә, күрше.
Гөлдания. Бүген кич кереп чык әле, үтүгем янган иде.
Нургали. Утүк ремонтлый белмим шул мин. Гөлдания. Үтүкләрне Мәүлихан әйбәт чинить итә торган иде
Гөлдания. Әй, тиле-милегә ничек курыкмыйча үтүк ремонтлатасын инде.
Фәсхетдин мулла. Ярый, җәмәгать. үтүк-мүтүкләрегезне калдырып торыгыз. Менә бу баланы нишләтәбез? Әллә мин әйтәм. Нургали энем, кыйнап карыйбызмы?
Нургали. Тик торганда кешене кыйнарга мин палач түгел, мина бер зыяны да тигәне юк. файдадан башка
Мөзәйәнә әби. Юк. кыйнап җеннәрен куып булмас микән дибез.
Нургали. Җен?! Җен бар микән сон ул?
Фәсхетдин мулла. Аптыраганнан әйтәм инде.
Мөзәйәнә әби. Нигә булмасын.
Нургали. Синен үзеннен жен күргәнен бармы сон. кем Мөзәйәнә әби?
Мөзәйәнә әби. Күрмәсәм соң?
Нургали. Ә синен мулла абзый9
Фәсхетдин мулла Юк. күргәнем юк.
Нургали Күрмәгәч. Без үзебез жен түгел микән сон9
Фәсхетдин мулла Як- ягына төкер, энем, син нәрсә9
Нургали Әйтегез, кайсыгызнын жен күргәне бар9
Барысы бергә. Юк. юк. күргән юк.
Нургали. Ә менә минем бар.
Фәсхетдин мулла. Ха- ха-ха! Нургали энем. Алдарга сиңа куш инде
Нургали. Алайса тыңлагыз. Сөйлим Жен күргәнменме, әллә
Гөлдания. Йә. сөйләп кара.
Нургали. Шулай бер тапкыр каравыл өендә ятам. Карангы төшкән иде. Шыгырдап колхозный тегермән капкасы ачылып китмәсенме? Капкадан бер олы гына шәүлә дисәң—шәүлә түгел, гәүдә дисән—гәүдә түгел, бер өрәк килеп чыкмасынмы?
Мөзәйәнә әби. Әстәгь- фирулла, әстәгъфирулла. Шуннан, шуннан.кем. энем Нургали?
Нургали Аркасына алагаем зур. олы капчык аскан. Аптырашта калдым. Кем булыр бу мин әйтәм9 Күзәтә башладым Ныклабрак карасам
3 а һ и д ә. Йә. шуннан, шуннан, ныклабрак карасаң.9
Нургали Мулла абзый кыяфәтендәге ж,ен!
Фәсхетдин мулла. Тукта әле кем. ни. энем... Нургали, чама белән тәүлекнең кайсы вакыты инде бу9
Н ургал и Чама белән кичке сигезләр тирәсе булгандыр Нәрәт вакыты иде. Шунысын төгәл итеп әйтә алам, бөтен начальство нәрәттә иде
Фәсхетдин мулла Булыр, булыр, энем. Әйтеп торам бит мин сезгә, жен төрле кеше кыяфәтенә керер дип Минем нәкъ азан әйткән вакытыма туры килә, каһәр
Нургали. Анын ин кызыгы да шунда шул. җәмәгать Мулла абзый дисәм, мулла абзый азан сала, җендер бу. мин әйтәм Сызгырып җибәрүем булды, жен капчыгын ыргытты да. кире якка йөгерә башлады. Капчык янына барсам
Гөлдания. Шуннан, шуннан9
Нургали Капчык янына барсам..
3 а һ и дә Капчык юкка чыкканмы ’ Нургали Чыкмаган шул! Капчыкнын тышында олы ике хәреф ярылып ята X һәм Ф'
Гөлдания. Ханнанов. ?!
3 а һ и д ә. Фәсхетдин ?!
Фәсхетдин мулла. Күрәсеңме. жен адәм баласын ничек бутый. Карангы төшкәч ферма тирәләрендә дә бик йөрергә тырышмагыз, китап шулай ди. Хәтта капчыкка да хәйлә, тамга салырга өлгергән.
Мөзәйәнә әби. Йә. шуннан нәрсә булып бетте9
Нургали Жен артыннан йөгердем Бераз барсам, сынар галош аунап ята. Анын да эчендә Ф X тамгасы салынган Менә шуннан жен юк дип кара.
Мөзәйәнә әби. Ә ул капчык белән галошны нишләтген9
Нургали Күгәрдем дә туп-туры мулла абзый янына йөгердем
Фәсхетдин мулла. Туктагыз әле. туктагыз. Мәүлихан женнәрен куыйк!
Гөлдания. Туктале. мулла абзый, тынлап бетерик.
3 а һ и д ә. Капчык дигәннән. Мирвәликәем үлгән көнне минем дә мич арасыннан бер капчык шикәрем югалды.
Нургали Мәчеткә барсам, мәчет ишегендә ат башы кадәр йозак! Ә мөнбәрдән мулла абзыйнын азан әйткән тавышы ишетелә
Мәүлихан Йә. шуннан9
Нургали Шуннан шул. мәчетнен баскычына утырдым Мулла абзыйнын азанын әйтеп бетерүе булды
3 а һ и д ә Йә инде. йә. шуннан нәрсә булды?
Нургали Илһам Шакировнын «Сарман» көенә җырлап җибәрүе булды Әле дә. бүгенгедәй хәтерлим (Җырлап жибәрә)
Сарман буйлары, ай. кин ялан.
Печәннәре житәр бер заман шул.
Печәннәре житәр бер заман Кавышулары, иркәм, бик күңелле. Әмма аерылышу бик яман
(Фәсхетдин мулладан башкалар шаркылдап каталар) Шушы хәлне авыл яшьләренә сөйләгән идем, чукынмышлар, яна жыр чыгарганнар (Җырлый.)
Сарман буйларында икс күл бар.
Берсе Андыз, берсе Кандызлы Бу дөньяда ике кыенлык бар. Берсе картлык, берсе ялгызлык Ферма буйларыннан кайткан чакта. Очраттым мин авыл мулласын.
Авыл мулласы да шуны әйтте:
Чәлдереп кал фани дөньясын
Фәсхетдин мулла. Анын бит әле шунысы да бар, жәмәгать. Күп эчкән кешенең күзенә дә женнәр күренүчән була. Ягъни мәсәлән, медицина теле белән әйтсәк, белая горячка! Вәт шулай, энем Нургали. Әзрәк эчәргә өйрән!
Мәүлихан. Белмим, белмим. Ул мөнбәрдән кемнәр генә җырламады инде.
3 а һ и д ә. Беттеме. Нургали?
Нургали Юк шул әле. бетмәде шул әле. Заһидә! Баскычтан тордым да, озак кына уйланып торгач, саташам ахрысы дип сезнең очтан эшкә, кәнүшнигә менеп киттем. Карасам, тагын бер жен! Валлаһи, жен! Мәүлиханнарның арт капкаларыннан чыкты да, туп-туры, ап-ак ыштаннан, ак күлмәктән сезгә кереп китте. Аптырадым! Кем дип уйларга да белмәдем. Мәүлихан Ханович дисәм, төнлә сездә ана ни калган? Женнәр бу дип уйлап, каравыл өенә менеп киттем. Каршыма синең мәрхүм ирең, кордаш Мирвәли очрады. Күзләре яшьле, үзе ямансу иде. Күзләрен үз өенең тәрәзәсенә баккан да, дәшми- тынмый. янып бетә язган тәмәкесен еш-еш суыра иде. Хәтта минем терәлеп узганымны да сизмәде. Шул төнне кордаш Мирвәлине теге жен мәңгелеккә амбар келәтенә асып китмәде микән дигән шик яши башлады үземдә.
Мәүлихан. Әй, сез! (Сикереп тора.) Тәмуг кисәүләре! Минем өемнән, Миңлемөгезле-Хам-Мәүлихан өеннән олтаннарыгызны күтәрегез! (Кулына урындык алып кизәнмәкче була.)
Фәсхетдин мулла. Тотыгыз, тотыгыз үзен! Тизрәк бәйләп салыгыз. Кыйнарга кирәк аны, кыйнарга! Җеннәре котырта аны Женнәр. жен турында сөйләгәнне яратмый.—ди китап. (Төрлесе төрле яклап килеп. Мәүлиханны кыйный башлыйлар.)
Нургали (китереп тибә.) Монысы Мирвәли кордаш өчен! Монысы мине рәнҗеткәнен өчен!
Фәсхетдин мулла (йодрыгы белән корсагын төя). Вакытсыз эштән куганың өчен. Очлы күз. күпне күргәнең өчен!
Мөзәйәнә әби. Кәжәм, бәгырь кисәгем өчен! (Чәчен йолкый.)
Заһидә (битеннән сыйпый). Тереләсең, бәгърем, мә берне! Тереләсең, алтыным, мә икене...
Гөлдания. Миңа карамыйча. Санияне яратканын өчен! (Яңаклый.) Миңа карамыйча. Заһидәне сөйгәнен өчен! (Янаклый.)
Мәүлихан Үтерәләр. үтерәләр, коткарыгыз! Каравыл, үтерәләр! Син кая, Мирвәли туган, коткар, үтерәләр!
Заһидә. Жәмәгать! Туктагыз, туктагыз, чыкты! (Тынып калалар.)
Гөлдания. Нәрсәсе чыкты?
Заһидә. Җене чыкты.
Гөлдания. Кая?
Заһидә. Әнә. мич авызыннан кереп китте дә, моржадан чыгып качты!
Мөзәйәнә әби. Юшкә бикле бит?
Нургали. Чыкты, чыкты, жәмәгать! Үз күзләрем белән күрдем, ап-ак ыштаннан, ыштаны юеш иде. Чыкты да. мичкә кереп китте.
Фәсхетдин мулла. Рәхмәт, авылдашлар, булдырдык! Хәзер үзен генә калдырыйк...
Мәүлихан. Уф, ах, үләм... (Өстерәлә-өстерәлә диванга менмәкче була, менә алмый.) Мине женле дигән булалар. Үзләре авыллары белән котырганнар! Тик торганда бер гөнаһсыз кешене кыйнап чыгып киттеләр. Уф, үләм! Алла. Алла, кабыргаларымны сындырдылар бугай. (Музыка.)
Ут сүнә. Мәүлихан аунап идәндә кала. Ут янганда Мәүлихан башын марля белән бәйләгән, күз төпләре каралып янган. Ыңгыраша-ынгыраша арлы-бирле бүлмә буйлап йөри.
Кайчан тизрәк мөгезле булам да, кайчан гыйнварның унбише җитеп, шомырт чәчәк ата инде. Котылыр идем бу дөньялыктан. Юкса, шомырт чәчәге урынына, үземне чәчәк аттыралар болар! Тегесе дә кайтса кайтмады, мөгез кую бик катлаулы булды, ахрысы. Сылу, кире тәре, карышып ятадыр әле.
Нургали (керә). Нишләп йокламыйсың, сәгать иртәнге 4 кенә бит әле? Синең урында булсам, мин рәхәтләнеп йоклар идем.
Мәүлихан Йокларсың, бар Бөтен тәнем ут яна.
Нургали. Янса! Өстенә ябынып ятасы юк. Йокла, дивана.
Мәүлихан. Үзен йокла. Мин Әбугали-Сал и мал и - М инлегали- Г аптелкадый-Жаббарыи- Ш ып ыргалине көтәм.
Нургали. Кемне?
Мәүлихан Алла илчесен! Нургали. Нигә?
Мәүлихан Мөгез куярга киткән иде.
Нургали Аңгыра!
Мәүлихан. Син үзен ангыра, надан, мөгезсез шайтан!
Нургали. Мөгезле шайтан'
Мәүлихан. Аллага шөкер! Тсс! Әнә үзе кайтты!
Нургали. Кем?
Мәүлихан. Күзен чыкканмыни? Әнә бит үзе, Әбугали-Салимали- Минлегали-Гаптелкадый-Җаббарый- Шытгыргали! (Мирвәли килеп керә.)
Нургали. Мин бит синен кебек тилермәгән. Минем күземә бернинди дә Сали-малилар күренми.
Мәүлихан. Әнә ич ишектән керде. Ишек ачылганны да күрмисенмени, дивана?
Нургали. Җил ачты ич аны.
Мәүлихан. Әссәламәгаләйкем, Алла илчесе, Әбугали-Салимали- М и ңле гал и - Габтел кад ы й -Җабба р ы и - Шытгыргали? Ничегрәк, мөгез барып чыктымы?
Мирвәли. Таң алдыннан, көч- хәл белән!
Мәүлихан Шулайдыр. Төне буе утыгыз булмады Ике авыл арасын таптап аякларым суелып бетте, табан асларым уттай яна. Барам да тәрәзәгезне карыйм, барам да карыйм. Ишегегезне тартып карыйм, ишегегез эчтән бикле.
Нургали Ишекләре эчтән бикле булгач, сөенеп кайтып китәсеңме9
Мәүлихан Сөенмичә. Синең өчен караңгыда, тирләп-пешеп, Алла илчесе эшләп ятсын инде, сөенмәс жиреннән сөенерсең.
Мирвәли. Хатыныгыз кирерәк икән.
Мәүлихан. Гомергә кире булды, бәдбәхет Бер юньле эше булмады Менә Заһидә булса.
М и р в ә л и Кич белән үк кайта идем. Инде булды дигәндә, чәлпәрәмә китерә язды
Мәүлихан. Сылумы'1 Сукыр бит ул. Көн яктысында да күзлек белән көчкә күрә Ут яндырып эшлисегез калган
Нургали Мөгез ясарга күз кирәкми, хис кирәк.
Мәүлихан Тик кенә утыр' Мөгез ясаган кеше кебек утырма, ахыр заман кисәве! Кара, минем мөгез үземә килешеп торамы9
Нургали Бераз кыеграк булган
Мәүлихан Кыек! Караңгыда үзең эшләп кара, алай бик оста булсаң!
Рәхмәт сина, Алла илчесе! Мен. мен рәхмәт!
Мирвәли. Бераз гына кыеграк чыкты инде. Мөгез электр яктысыннан курка шул ул.
Мәүлихан. Борчылма. Үзем гаепле' Үзем барып, керосин лампасы тотып, яктыртып торасым калган.
Мирвәли. Анысы ук миннән булмый инде, анысын син генә булдырасын! Ярый, әйберләремне җыям да китим.
Мәүлихан. Кая? Аллаһы Тәгалә янынамы?
Мирвәли. Юк, синең хатының Сылу янына. Ошады ул мина.
Мәүлихан. Ә тегендә, җәннәткә кайчан кайтасын9
Мирвәли. Мина мондагы җәннәт, Сылу жәннәте ныграк ошады
Нургали. Нәрсә, Мирвәли. өйләнәсеңмени9
Мирвәли Әйләнәм! Свидетелем булырсың!
Нургали Ха-ха-ха! Димәк, туй! Мәүлихан. Нинди туй? Нургали Күрмисенмени, Мирвәли Сылуга әйләнәм ди бит
Мәүлихан Нинди Мирвәли’ Нургали. Каршында басып торган Мирвәли!
Мәүлихан. Син аны күрәсеңме?
Нургали. Күрмичә, мин бит сукыр түгел.
Мәүлихан (Мирвәлигә). Син Сылу белән, миңа
Мирвәли. Сина!
Мәүлихан Мөгез Син бит мәет!
Мирвәли Юк, мин тере! Мәүлихан Син кабердә! Мирвәли Юк. мин биредә! Мәүлихан Ә кабердә* Мирвәли Капчык белән шикәр Мәүлихан Мич артындагымы’ М и р в ә л и. Мич артындагы Мәүлихан. Бүген ничәсе9 Мирвәли Гыйнварның унбише Мәүлихан Вакыт күпме?
Мирвәли. 13 сәгать 15 минут 13 секунд.
Мәүлихан Хушыгыз! (Шапылдап егыла . )
Музыка, пәрдә төшә.
1997.