Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИЛ ЭЧЕНДӘ—ИЛ


Өмет
Ишкәк сынгач, канлы куллар белән. Ишәсе дә икән, ишәсе.
Ватты кяфер бәреп көймәләрне, Югалды нур—кадер кичәсе.
Азгын, бозык дөнья бәндәләре— Бата-калка әле йөзәбез.
«Кыйбла-яр* дип талпынабыз да бер, Өметләрне тагын өзәбез.
Без өметсез түгел әле, Раббым, Ярлыка син безне, якла, Син. Энә, кемдер, ишкәк бирәм диеп, Суза безгә кабер тактасын...
Такташ
Рәниф ШӘРИПОВ (1950)-диль/Л/и>, -Тәрәзәдә ут. -Ян. учагым». • Йорт иясе». -Күк һәм Күнел йолдызлары» исемле китаплары дөнья курде Казанда яши
Рәниф Шәрипов
Шулай, якташ, Күп ул вак таш. Күрәсеңме, Олы, ак таш? Бусы—Такташ.
Кемгәдер җан, Кемгә гәүдә. Мәхәббәт юк, Бар тик сәүдә. Бусы—«тәүбә».
ил эчЕнде-ил
Кояшта да, Ак ташта да Бераз тап бар.
Шигъри җанны Хыял саклар. Бусы—«хатлар».
Дөнья—кара, Шагыйрь—бала. Мәхәббәт тә, Киләчәк тә Узып бара... Такташ кала!
Ил
Ил эчендә ил, Җил себергән җир. Җир астында ут. Ярсып ала янар таулар— Фәүзия, Зәки, Айдар... Рәшит‡ кенә янып бетте, Рәшит кенә инде юк. Көле һаман да кайнар.
Көл суына, таулар тына. Кайда сез, «яңа байлар»? Борчымыймы сезне бер дә Догасыз үткән айлар?
Каргыш иле. Сагыш җире, Кем үлә, Кем уяна. Көл суына... Тик, онытма,— Җир астында ут яна!...
Хушлашу
Уза көннәр, уза айлар, Гомер газап, мизгел-алтын. Чәчәк тоткан кулың кайнар, Хәнҗәр тоткан кулың салкын.
Җиде тапкыр телгәләгәч, Үз туксаның һаман туксан— Бер генә кат үлчәр өчен, Әзер түгел икән, юкса.
Шөкер диеп, тәүбә итеп. Китеп барам. Җитәр инде. Салкын кулың. Менә юлың. Тотма мине, җибәр инде.
‡Ф. Бәйрәмова. 3. Зайнуллин, А. Хәлим. Р Әхмәтжанов.
9. .к. у., м
129
Тормыш кырыс. Ә син тырыш. Карап торыйм соң ничек мин? Сукыр белән чукрак кебек. Син күрмисең, мин ишетмим.
Савабым юк. гаебем күп. Үз кырыгым һаман кырык Мәхәббәтне кисеп була, Ләкин булмый чагыштырып.
Шөкер итик, ирештең бит.
Китим инде. Җитәр инде.
Менә юлың, менә улың.
Тотма мине, җибәр инде.
Уза көннәр. Уза айлар.
Тормыш—газап. Мизгел—алтын. Нинди язмыш безне сайлар? Җан өшетеп керә салкын...
Яшьтәш дустым Фидәилгә
Шундый буладыр инде ул Иллегә җиткән ир-ат— Утырмадың кул кушырып. Кемнәндер ярдәм сорап.
Ир белән ат яшәгәннәр Гомер буе җигелеп.
«Ир-ат» сүзенең асылы— Таяныч һәм игелек.
Шундый буладыр инде ул Иллегә җиткән ир-ат, Укыдың, бала үстердең, Төзедең нигез-торак.
Бакча утырттың җир сөреп, Эштән эшкә җигелеп.
Раббым биргән һәр көнеңә Шөкер иттең иң элек.
Җылы яңгыр, сау иминлек Теләнеп түгел, сорап. Калган барысын булдырдың, Иллегә җиткән ир-ат.
Җиңелеп түгел, җигелеп, Кылган эшен—игелек.
«Ир-ат» дисәк тә, син әле Илле яшьлек ир-егет!