Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАСЫРЛАР ЧАТЫНДА

үтеп чыгу—ул үзе. әлбәттә, бик шартлы күренеш. Биек баскычларны атлаганда үзенең яна үлчәмнәргә күчкәнлеген адәм баласы бәлки сизеп үк бетерми дә торгандыр Аннары, ижтимагый тормыш тәртипләре үзләре дә кинәт кенә үзгәреп китә алмый Әләбият-сәнгать дөньясында бигрәк тә шулай: янарыш тизрәк яисә әкренрәк барса да—ул. барыбер, дәвамлы процесс, шуңа күрә, аны хронология кысаларына гына сыйдырып куеп булмый. Шулай да егерме беренче гасырга яки өченче меңъеллыкка күчешне билгеләгән шартлы дата чорнын инде артта калган чакрымнарын санарга, үтелгән юлларга ныклабрак әйләнеп карарга һәм яна офыкларга текәлергә унайлы гына бер форсат та бирә
Иртәгесен юлга чыккач, каршыңда биек тау-кыялармы. әллә тирән ерганаклармы, яисә төпсез упкын ачылачакмы икәнлеген анык кына белеп җиткермәгән килеш, эңгер-меңгер вакытта юллар чатында хәл алырга туктап, арган буыннарны язып, алдагы юл азыкларын хәстәрләп, барлап, аякка басып, күтәрелеп килгән чак бу. Мосафирыбыз—татар әдәбияты, төгәлрәк әйтсәк, прозасы Юллар ерак. Юллар авыр Истәлекләр дә гел яктыдан түгел адашкан сукмакларыбыз... эшкә ашмый калган өмет-хыяллар бу фаҗигаләрне күбрәк олы буын әдипләре кичерде. Шул буынның соңгы вәкилләре әле генә фани дөньядан китеп барды Гомәр Бәширов һәм Әмирхан Еникине. Фатих Хөсни һәм Атилла Расихны. Мөхәммәт Мәһдиев һәм Гариф Ахуновны соңгы юлга озаткач, татар прозасының тулы бер дәвере тәмамланганлыгын, инде ятим әдәбиятның үсеш һәм тәрәккыят мөмкинлекләре фәкать үз кулына, үз җегәренә. үз сәләтенә калганлыгын аңларга өлгердекме икән? Әллә «буыннар шулай алмашынып тора инде ул» дип. һаман да үз-үзебезне юатабызмы? һәм. гомумән, бармы сон ул алмаш дигәнебез, ягъни, югалткан әдипләребез дәрәҗәсендә торырдайлар’’ «Менә яна лидерларыбыз, менә әйдәп баручыларыбыз». дип кемнәргә карарбыз, кемнәргә таянырбыз'’ Милли прозабызның егылган байрагын югары күтәреп китәрдәйләр табылырмы’’ һәм. югарыда җилферди алса, ул байрак, туып килүче яңа гасырның алегә сүрән кояшы астында нинди төсләргә, нинди төсмерләргә керер? Ә бәлки шул байракны күтәрерлек көчләр дә. хәтта шуңа омтылучылар да теге гасырда бүленеп калганнардыр’’ Ә бу яктагылар аны. баскан саен тирәнрәк, пычрак ләмгә, сазга батырып, аяклары астында ни ятканын да белмичә, аның өстеннән таптап йөрүчеләр генәдер бәлки9
Әнә шундый күнелсез уйларга бирелеп, яна роман, повесть, хнкәя битләрен актарам Аларга бүгенге каләмдәшләремнең фикерләре дә кушыла. «. татар прозасы егерменче гасырда дөнья тирәнлегенең катламнарын ача алмаган әле Нинди беркатлылык, бер чордарак ижат ителгән повестьларда уртак сыйфатлар, бигрәк тә рухи сайлык бар Безнең геройларда рухи бөтенлек юк!..» (Аяз Гыйләжев. «Казан утлары». 2000 ел. 12 сан) Язучы Миргазиян Юныс «нәшриятны һәм һәвәскәрлек дөньясын басып киткән уртакуллык һәм халтура» турында ачынып сөйли («Идел», 2000 ел. 8 сан) Әхсән Баянов та дөньяга күзне ачыбрак карарга, традиция дигән булып, бер макталганны, күнегелгән гадәт буенча гел мактап, һәм. киресенчә, бер тәнкыйтьләнгәнне, алга таба инде анын булган яхшысына да күз йомып, хурламаска чакыра («Казан утлары». 2000 ел. 12 сан)
10. .к У • м
Е
XIV
Чыннан да. инде кыйбласын югалта башлаган татар укучысына тормыш һәм әдәбиятнын асыл кыйммәтләрен танырга, якты өметләр уятырдай офыкларын, перспективаларын күрергә кем ярдәм итәр? Ә күбебез тик «яфраклар шаулавын гына ишетә Ә тамырлар шаулавын ишетмибез. Ә бит һәммәсе тамырдан башлана.. Маңгайга бәрелеп торган матурлыкны күрү кыен түгел, ә тирәндәгесен күрү өчен күнел күзе кирәк» («Инеч». 2000 ел. / сан) Ниһаять «Халык шагыйре- дип танылган оста прозачы Фәнис Яруллиннын шушы сүзләре анын үзенә һәм. ни өчендер, тәнкыйтьчеләр күзеннән читтә казган проза әсәрләренә дә кагыла сыман. Бу авторнын тормышка, кешеләргә карата таләпчәнлеге һәм гадел позициясе бар Ул әйләнә-тирәдәгеләрне бөек, олы җанлы итеп, һәртөрле тормыш ваклыкларыннан өстен торучы шәхесләр итеп күрергә тели, һәммәбезне дөрес яшәвебез яисә яшәмәвебез хакында уйланырга чакыра. Яңа гына дөнья күргән -Портрет- исемле повесте да әнә шундый уй-фикерләр белән сугарылган («Идел», шул ук сан).
Вахит Имамовнын «Могикан» («Идел». 2000 ел. Ю сан) исемле повесте дә битараф булмаска өнди. Эзләнүчән һәм яңаны тоючан бу әдип гасырыбызның ■бөек төзелеше» дип саналган КамАЗның без белмәгән бөтенләй башка якларын ачып сала. Бу төзелеш тыныч һәм тигез генә яшәп яткан халыкның тормышын астын өскә әйләндерә—борынгыдан килгән тәртип, гореф-гадәтләргә, әхлакый яшәешкә, экологиягә афәт ябырыла, табигать, жир-ана. жирле халык һәлакәгкә дучар була. Әлегә кадәр нинди зур югалтулар бәрабәренә татар илендә яна кала, зур заводлар пәйда булганлыгын күрсәткән әсәрнең язылганы юк иде. Бу повестьта гигант төзелеш шушындагы халыкларга үзе белән бозыклык, әшәкелек алып килгән дию пәрие—монстр кебек итеп гәүдәләнә. Үз фикерен, төп идеяне укучыга җиткерү өчен Вахит Имамов шактый ук оригиналь сюжет сайлый
Алтмышынчы-житмешенче еллар авылы. Атлар белән мавыгып үсеп килүче татар балалары хыялларында үзләрен ерак Америка далаларында—прерийларла гизүче индианнар итеп күрәләр—шулар булып уйнап, мәш киләләр—яна туган матур колынны да экзотик исем табып. Могикан дип атыйлар. Әсәр барышында анын чыннан да бу тарафлардагы гүзәллекнең соңгы могиканы икәнлеге аңлашыла башлый.
Югарыдан җиткерелгән икътисади сәясәт нигезендә элеккеге авыл-кырлар өстенә салынган автоград чыннан да биредәге жирле халыкны әнә шул чит илләрдәге хокуксыз дип саналган индианнардан да түбәнрәк бер халәткә төшерә «Могикан- повесте әнә шундый кире ягы беләнрәк әйләндерелгән метафоралы сәнгати детальгә нигезләнгән булып чыга Димәк, олы прогресс дип аталган сәясәт хакына жирле халык үзенен элеккеге кечкенә хокукларыннан да мәхрүм калган «Бөек төзелеш» дигәннен шушы ягын нишләп күрми калдык9 Ул безгә зыяннан башка әйбер бирмәде бит».—димәкче була автор. Мәсьәлә, әлбәттә, кыю күтәрелә.
Шулай да мин. бу кыю адымнын сәяси-икътисади ягына артык кермичә генә, проблеманын әдәби чагылышы мәсьәләсендә автор белән бәхәсләшмәкче булам Хикмәт шунда: автор сюжетны әлеге киң мәгънәле деталь тирәсенә туплыйсы, жыясы урынга, аны кирәгеннән артык тармакландыра башлый Мондый күпкатлылык жыйнак повесть жанрына бөтенләй ятышмый, анын жинел конструкцияләре моны күтәрә алмый
Ә бит -Могиканының антитезага корылган схемасы һич тә начар түгел иде: әсәрнең беренче өлеше—гүзәллеккә мәдхия, икенчесе—шул матурлыкны мәсхәрә итү. аны өстеннән таптап йөрү. Матурлык—беренчедән, ат һәм колын кыяфәтендә, икенчедән, ул—авыл кешеләренең бер-берен аңлап, тату яшәүләрендә, өченчедән, балаларнын өмет-хыялларында. дүртенчедән—саф мәхәббәттә, бишенчедән— искиткеч нарат урманында, алтынчыдан—гажәеп уңдырышлы кара туфраклы җирләрдә, җиденчедән—әхлак кагыйдәләре буенча көн итүдә... Һәм менә боларнын һәркайсы теге төзелешкә ияреп килгән яисә шул төзелеш үзе тудырган начарлык, пычраклык белән алмашына—тереклек, жан ияләре, урманнар, уңдырышлы җирләр юкка чыгарыла, мәхәббәт мәсхәрәләнә, әйбәт гадәтләр эчкечелек астында күмелеп кала, якты хыяллар сүнә.. Менә боларнын һәркайсы яисә бер-икесе повестьнын
нигезен тәшкил итә алган булыр иде. Кызганычка каршы, автор берьюлы бик күп нәрсә әйтмәкче булган Югарыда искәртелгәнчә. бер повестьта күпсанлы сюжет сызыкларын барысын да бергә бәйләп, нигезләп, ышандырып, ахыргы ноктасына җиткерү—бик авыр, хәтта мөмкин булмаслык эш Шуна күрә дә. минем үземә әгәр дә авторга чама, пропорция хисе хыянәт итмәгән булса, анын әлеге ижат табышы яктырак балкыган булыр иде кебек тоела
Ә гомумән алганда. Вахит Имамов яна гасыр бусагасыннан ин кыю һәм актив әдипләребез рәтендә атлап керде. Ул унберенче-уникенче гасырларда булып узган тарихи вакыйгаларны, шул чордагы болгар, магул. урыс хөкемдарларының сарай һәм гаилә интригаларының гаять катлаулы һәм мәкерле чәбәләнешләрен киң географик һәм тарихи үлчәмнәрдә әдәбиләштереп чагылдырган күләмле әсәренең беренче китабын тәмамлады Халыклар тарихы белән якыннанрак кызыксынучылар «Утлы дала» дип исемләнгән бу романнан искиткеч күп һәм бай мәгълүмат алырлар. Элек бозып күрсәтелгән яисә махсус рәвештә караңгылыкта тотылган тарихыбызны булганынча яктырту мөнәсәбәтеннән генә бәяләсәң дә. Вахит Имамов башкарган титаник хезмәтне танымыйча, билгеләмичә үтү зур хаксызлык булыр иде. Ә инде андагы вакыйгалар, фактларнын ни дәрәжәдә дөреслеккә туры килү яисә килмәвен тарихны махсус өйрәнүчеләр—тарих белгечләре тәгаенләрләр.
Мин. үз нәүбәтемдә, күренешләрне сайлау, аларны сюжет-композиция таләпләре буенча урнаштырып, әдәби эшкәртү, әсәрнең художество бөтенлегенә ирешү юлында бу авторга әлегә үзенен бар булган мөмкинлекләрен файдаланып бетермәве хакында гына дәгъва белдерә алам. Чыннан да, бай фактик материал аны типиклаштыруны, тормыштагыны әсәрнен идея-художество бөтенлегенә зыян китермәстәй итеп, тиешлесен генә сайлап, урнаштыра белүне дә сорый Әлбәттә, бу очракта әсәрне бераз кыскартырга да туры киләчәк Романның алдагы басмаларын хәзерләгәндә Вахит Имамов бу киңәшебезгә колак салыр дигән өметтә калабыз
Соңгы берничә елда татар прозасынын аеруча кыйммәтле ачышлары милләт жанлыларнын аннарын-күнелләрен кузгатырдай, күптәннән борчыса да. һаман да әйтелә алмаган уй-мәсьәләләрне үткәннәр һәм бүгенге көн сулышы белән кушып, аралаштырып. яктырту юнәлешендә булды Дөрестән дә. бүгенге тормышның, замана агышының милләтебез киләчәге өчен хәвефлерәк тарафка авыша төшүе әдәбиятчыларның гына түгел, һәр татар кешесенең лә халкыбыз язмышына битараф калмаска тиешлеген сорый Нурихан Фәттах. Мөсәгыйт Хәбибуллин. Рабит Батулла, Солтан Шәмси. Ркаил Зәйдулла кебек әдипләрнең соңгы эзләнүләре халкыбызның еракта калган тарих сәхифәләрен дөресрәк, объективрак яктырту ягыннан да. аларны әдәби-сәнгати рәвешләрендә үзләштерү жәһәтеннән дә. һәм жәмгыять халәтенең бүгенге этабында бик зарури булган мәсьәләләргә игътибарны суытмау ягыннан да әһәмиятле Язу алымнары, стильләре белән бер-берсенә һич тә охшамаган бу каләм ияләрен үткәннәргә ихтирам, вакыйгаларны һәм шәхесләрне тарихтагыча ачарга омтылу һәм милли тойгыларны олылау идеясе үзара якынайта
Солтан Шәмси «Корбанбикә» исемле яңа повестенда (•Сөембикә-нен 20002001 ел саннары) күп буыннар күңелендә якты эз калдырып, бүгенге көннәргә кадәр килеп житкән Сөембикә образының янача укылышын, үз вариациясен бирә алган Бу әсәр әдәбиятта Мөсәгыйт Хәбибуллин, Рабит Батулла һәм башка авторлар тарафыннан ижат ителгән мәгърур Сөембикә образына яна төсмерләр һәм бизәкләр өсти—болар барысы бергә хәзерге укучыларыбыз күнелендә сөйкемле һәм кешелекле гүзәл ил анасын, легендар ханбикәне ачык итеп җанландыра
Моннан 15 яисә 5-6 гасыр элек булып үткән тарихи хәлләр-вакыйгалар Мөсәгыйт Хәбибуллин романнарында (•Атилла». • Хан оныгы Хансөяр-. •А.паһы бүләге») гүя бүгенге көнкүрештән алынгандай, аңлаешлы, таныш һәм күңелебезгә якын итеп гәүдәләндерелсә. Ркаил Зәйдуллин әсәрләрендә (»Тәнре кылычы-. • Тнмер бога». -Хан һәм ша/ыИрь-. •Шаһгали») борынгы заманнарның әдәл- этика. этнография, сөйләм-тел үзенчәлекләренә аеруча игътибарлылык һәм сизгерлек күнә ташлана, ягъни чор колоритына аеруча нык басым ясала
Әлбәттә, һәр ике ысулның да әдәбият дөньясында яшәргә тулы хокуклары бар—чөнки һәр ике очракта да тормыш үрнәкләре, гыйбарәләре, тарих сабакларының бүген үзебез өчен дә кыйммәтле һәм зарури булуы уңышлы раслана.
Тарихта якты эз калдырган шәхесләр турында уйланганда күңелдә яна сораулар да туа—бүгенге күзлектән караганда гел-гел үрнәк үк булып бетмәсәләр дә, андыйлар кыюлыклары, эшләгән эшләре, кылган гамәлләре белән тарихның ашкынулы агышын тезгенләп акрынайтырга да, кирәк булса, ашыктырырга да, үзләренчә, ә кайбер очракларда үз тирәлегендә яшәүчеләргә, хәтта халыкка кулай юнәлештә борып җибәрә дә алганнар. Булдыклы һәм нык характерлы илбашларын, хөкемдарларны әллә юксына ук башладыкмы9 Шулай булмаса, ни өчен әдәбият андыйларны бүген күбрәк тарихтан эзли?
Ни өчендер олы ил агалары образларын гына түгел, хәтта моннан 30-40 ел элек кенә норматив әдәбиятыбыз бик күпләп «җитештергән» һәм бүген дә ихтыяҗыбыз, мохтаҗлыгыбыз кимемәгән үрнәк геройларны заман темасына язылган әдәби әсәрләрдән табу соңгы вакытта шактый ук кыенлашты. Ә тормыш маяклары булырдай, яшь буынны сокландырырлык, шулар кебек яшәсәң иде. дип хыялландырырлык әдәби геройлар бүген дә бик кирәк.
Әмма ничек кенә булмасын, әлеге эзләнүләр дә ахыр чиктә, барыбер, милләт мәсьәләсенә, анын язмышына, киләчәгенә килеп кагылмыйча кала алмый. Ә бу үзе—бик олы әйбер, һәм аны халыкның үткәне, яшәеше, киләчәген фаразлау, традицияләре, тәрбиясе, әхлак кагыйдәләре, дене, иманы, теле кебек бик катлаулы һәм нечкә сфералар белән тыгыз бәйләнештә генә күрсәтеп була. Шулай да матур әдәбиятта төп кыенлык шул мәсьәләләрне кую, күтәрү, чишү тирәсендә түгел, ә боларның бөтенесен сәнгатьчә формага салу, сурәтләү камиллегенә ирешү юлларын үткәндә очрый Чын әдәби яисә сәнгати сурәт яисә образ бер чык тамчысында җемелдәгән кояш нуры сыман бик кечкенә, бик җыйнак күренештә, нәни генә детальдә дә чагыла ала. Әйтәсе килгәннәренне художестволы призма аша бер ноктага, фокуска җыеп, туплап, әдәби камиллек югарылыгында тасвирлау, күрсәтү сәләте һәркемдә бер дәрәҗәдә була алмый. Бу кыенлыкны берәүләр бөтенләй тоймыйлар да, чөнки андыйларга ул ходайдан иңгән талант рәвешендә тумыштан диярлек бирелгән, ягъни югарыдан «төшкән» була, ә икенче берәүләр ана дистәләгән еллар дәвамында тәҗрибә туплый-туплый ирешәләр— әмма ничек кенә булмасын, әдәби осталык мәсьәләсе көн тәртибеннән төшми, чын иҗат табышларын иҗат дәрьясыннан бөртекләп кенә табып була. Әнә шундый сирәк очрый торган энҗеләрнең берсен 2000 елда Айдар Хәлим бүләк итте. Сүз анын «Казыктагы итальян» исемле новелласы турында бара. Моннан алдарак та бу автор проблемаларының үткенлеге, сюжетының бөтенлеге, эшләнешенен камиллеге белән аерылып торган «Татар вакыты» исемле кечкенә романы белән шатландырган иде. Милләтнең җанын—бу очракта сүз саф, чиста, әхлаклы татар рухы турында бара—аның гүзәллеген, сафлыгын саклап калу идеясен образлы гәүдәләндерү өчен озаклап сөйләп, әсәрне сузайган сюжет дилбегәләренә бәйләп үстерү дә кирәк түгел икән. Айдар Хәлим—олы фикер һәм тойгыларны бер-ике сурәт, берничә деталь тирәсенә жыеп, кыска һәм үтемле итеп әйтеп бирү сәләтенә ия. Димәк, хикмәт, кайберәүләр инанганча, жанр зурлыгында яисә вакыйгалар чиксезлегендә түгел, ә кыска, тыгыз, динамикалы сюжет кысаларында сурәтләнгән конкрет тормыш күренешенә күңелгә нык тәэсир итәрдәй тирән мәгънә сала белүдә икән.
Авылда Бәгърем исемле ятим бала яши. Әтисе, бала дөньяга аваз салганчы ук. фин сугышына китеп, һәлак булган Әмма ул туачак баласына исем кушарга өлгергән. Әнисе дә җәйге челләдә, кызу печән җыю вакытында, баласын тапкач, күп кан югалтудан үлеп киткән. Бала әбисе—Карт инәе кулында тәрбияләнгән Яхшы күңелле авыл хатыннары аны күкрәк сөтләрен биреп имезгәннәр Алга таба да халкыбызның мәрхәмәтлелеген, изге күңеллеген тоеп, инсафлы бала булып тәрбияләнеп үскән. Унике яшеннән урман кисү эшләренә йөреп, үзе тапкан акчага картинәсенә күлмәклек, ә үзенә унике телле, шынгыр бакалы гармун сатып алган. Хәзер инде ул уналтынчы җәен каршылый, авылдашлары да аиы ихтирам итәләр: егет авылның гармунчысы булып танылып килә
Автор салмак темпта, ипләп һәм жайлап кына безне яшүсмернен эчке дөньясы белән таныштыра башлый, һәм бу бик табигый итеп бирелә—жәйге эссе көн уртасында малай Гыймадетдин картка кое казыша, тирләп-пешеп эшләгән чакта башка төрле уйлар да килә. Ә төрле истәлек-уйларнын күбесе бергә уйнап-йөреп үскән күрше кызы Разия белән бәйләнгән булып чыга. Әллә бу Разия безнен егеттән аз гына олыракмы, әллә бу тарафларда гореф-гадәт дигәнен шундый ракмы— кызыбызны инде туй ясап, күрше авыл кешесенә кияүгә дә биреп жибәрәселәр икән. Бәгърем бу хәлне үзе дә бигүк аңлап җиткерми, аңларга да теләми, бу хәл. әйтергә кирәк, бөтенләй анын башына сыймый. Җитмәсә, аны авылның бердәнбер гармунчысы буларак, кыз озату мәҗлесенә, туйга чакыралар Шулай итеп. Разиясынын үзенә бик кадерле һәм якын икәнлеген андый гына башлаган бер мизгелдә, егет, аны гармун уйнап озатып, чит авылның ят бер кешесенә биреп җибәрергә тиеш була.
Туй йоласын башкару—авыл халкы өчен зур вакыйга. Ул җиренә җиткереп, матур һәм күңелле итеп үткәрелергә тиеш. Әмма Бәгърем анда күңеле тартканнан түгел, ә авылдашлары сүзен-үтенечен аяк астына салырга ярамаганнан гына килә. Барасы килмәве дә кадерле картинәсеннән сүз кабатлаттыруы аркылы гына аңлашыла. Бу канәгатьсезлек әнгәмәдә дә сизелә:
«Ул коедан күтәргән суын читән буена алып килде. Чабаталарын, оекларын салып какты, кыска җиңле күлмәген дә салып, читәнгә сөйисен сөяп, эләсен элеп куйды да юына башлады
—Теге Качаган бадарыннан алган күлмәгеңне киярсен. яме. канатым
Бөкресен чыгарып, болдырда кош-кортка болгау болгаткан картинәсе гүя ана үзе белеп эшли торган эшләрне дә исенә төшереп тору өчен яратылган жан иясе иде...
—Теге Качаган күлмәген киярсен дим. ишетәсеңме.
Егет эндәшмәде.
Бәгъремнең кәеф җепселләре киеренке, кан агышы кызу иде. Үлән сөтендә яшәреп елкылдап шомарган тырма тешен хәтерләткән картинәсе. колакка бераз каткан карчык, бәләген шапылдаткан арада сүзләрен өченче мәртәбә тәкрарлады
— Качаган күлмәген ки Чалбарын үтүкләнгән Урындык өстендә.
—Беләм.
— Кем баласы дигәндә, шунын баласы диярләр. Әтиен дә. әниең дә бик ыспай кешеләр иде. мәрхүмкәйләр. Авыр туфраккайлары җиңел булсын Яңа тәпичекләренне ки. Спуг башындадыр » («Казан утлары». 2000 ел. 9 сан)
Мондый диалоглар, кайберәүләр уйлаганча, холыкның, сөйләмнең колоритын тасвирлау вазифасын гына башкармый—яшүсмернен олы кешедән сүз кабатлаттырып торуында ук анын барасы килмәве сизелеп тора Туйда да ул. эчендә буран уйнаса да. карусыз гына тоелгандай, гармунын тартып утыра, әмма кызны атка утыртып алып киткәндә, үзен-үзе белештермәс хәлдә «Бирмим Разияны! Китмисең!» Кайт. Разия, кайт!» дип илерә, буза куптара, яраткан гармунының күркен аерып, аны читән казыгына кадап, аерып төшерә
Кайберәүләр: «туйда андый хәлләр генә була инде ул», дип әйтер балки Әмма Айлар Хәлим каләме гадәти булып тоелган әнә шул вакыйга җирлегендә кечкенә генә могҗиза ясый—бу күренеш геройның рухи драматик фаҗигасенә әверелә Чыннан да. яшь керсез-тапсыз күңелнең беренче җитди җәрәхәте, яралануы бик тәэсирле бирелгән.
Әсәр һич тә унаягы-унсигез яшьлекләр турында гына түгел Биредә күңелен кушканча яшәү һәм мәҗбүрилек философияләре үзара бәрелешә, һәм тормышыбызда да әнә шул мәҗбүрилек хакимлек иткәнен белә торып, без үзебез дә шул кагыйдәләр кушуы буенча гына көн итеп күңел кошыбызның канатларына басабыз—очар кошларыбыз күкләргә менә алмый, жирлә ятып кала Айдар Хәлим үзенчә яшәү. ирек, мөстәкыйльлек, азатлык идеяләрен күтәреп һәм яклап чыккан шәхес Шуңа күрә, бу әсәрендә дә анын симпатияләре гел Бәгърем ягында Әмма ул тормышның җиңел генә хәл итеп булмаслык яклары да бар икәнлеген дә искәртә. Көмеш телле гармунны казык башына утыртып куйганда да бик ачык күренә бу.
Айдар Хәлим әдәби деталь мәсьәләсендә Шәриф Камал. Әмирхан Еники. Фатих Хөсни. Рафаил Төхфәтуллин традицияләренә таянып, яна ачышлар ясый Бу хикәясендә дә көмеш телле гармун, сиртмәле кое. эссе көндә эчелгән салкын әйрән, утызмеңче Айсиннын кыланышлары һәм лексиконы, картинәй белән. Гыймадетдин бабай белән әнгәмәләр—берсе дә очраклы гына китерелми—алар барысы да әсәр тукымасына бик табигый, ятышлы үреләләр һәм төп фикергә хезмәт итәләр.
«Казыктагы итальян»—тыгыз сюжетлы, тирән мәгънәле, милли рухыбызны чагылдырган образлы детальләргә бай булган хикәя буларак әдәбият хрестоматияләрендә урын алырдай һәм яшьрәк язучылар өчен тәжрибә мәктәбе булып хезмәт итәрдәй әсәр.
Фәүзия Бәйрәмованын «Соңгы намаз» исемле романында да яңа фикерләрне үтемле чаралар ярдәмендә әйтергә омтылу сизелә. Бүген, бик күпләр замана тәгәрмәченә әшәке ябышкак булып сылана торган алдашу, гаделсезлек, көчсезләрне кимсетү, жәберләү. эчкечелек, наркомания, әхлаксызлык күренешләре белән килешеп, «мина ничек тә ярый, тик үземә генә тимәсеннәр», дип әкәм-төкәм фәлсәфәсен, җайлашу позициясен хуп күргәндә, кинәт кенә трибун әдибәнен гасабилы, ачы авазы янгырый: «Кешеләр, күрәсезме бу вәхшәт, бу мәсхәрәне9! Ник йоклыйсыз сез барыгыз да!»—дип әйтергә тели ул.
«Соңгы намаз» әсәрен берничә яссылыкта укырга, өйрәнергә, анализларга мөмкин. Биредә авторнын милләт һәм дингә карата фикерләре, сәяси карашлары, мөнәсәбәте художестволы, маҗаралы әсәр калыбында яктыртыла. Бу хәл авторнын уйлап чыгару-фантазия мөмкинлекләренә юл ачып кына калмый, мәсьәлә— проблемаларның куелышын үткенәйтә, идея-мәгьнәви функцияләрен көчәйтә төшә.
Кайчандыр бәйсехлек өчен көрәшеп, мәйданнарга чыгып «Азатлык!» дип кычкырдык, телебез чын дәүләт теле булыр, уку йортларында гел ана телебездә сөйләшеп, дәресләр тынлап, тәрәккыят итәрбез, дип хыялландык. Ләкин бик күп хыялларыбыз тормышка ашмады. Милли хәрәкәт тә сүнә-сүрелә бара. Милли хәрәкәтнен әзме-күпме унышларыннан файдаланып, яна татар байлары хакимияткә үрмәләде Ә гади халык хәерчеләнгәннән-хәерчеләнә бара. Газиз балаларыбызны бүген Каф тавы сугышларына алып китеп, гомерләрен кисәләр. Әйләнә-тирәбездә яна афәтләр—эчкечелек, наркомания, башка төрле бозыклыклар, спид үләтләре котырына. Халкым, кая барасын?! Бу хәлләрдән чыгу юлларын эзләп кара! Бөтен күнелен белән Исламга хезмәт итә алсан. Аллаһы Тәгаләгә калган гомереңне багышлый алсан гына, бу афәтләрдән котыла алырсын!
Менә шушы фикерләр «Сонгы намаз» романынын нигезенә салынган—бу төп идея әдәби һәм публицистик чаралар ярдәмендә кат-кат һәм бик ачык әйтелә. Шулай ук әсәрдә татар мәктәпләре-мәдрәсәләре. аларнын кадрлары, информация чараларындагы алдашу, шымчылык шартларында кеше хокуклары, ирекләре чикләнү һәм бүгенге милләт тормышындагы күп төрле башка, күбесенчә тискәре күренешләр дә шактый ук дәлилләнеп күрсәтелә.
Дөресен әйткәндә. Фәүзия Бәйрәмованын бу карашлары артык зур янадык булып та тоелмый. Үзенең күп санлы чыгышларында һәм мәкаләләрендә болар турында ул инде күп тапкырлар сөйләгән иде. Әмма әле>е очракта автор көннең иң кайнар проблемаларына тагын да якынрак килә алган, һәм сонгысы әдәбиятчылар өчен аеруча кызыклы—ул матур әдәбият чараларын бу очракта турыдан-туры эшкә җигә.
Әлбәттә, «йөзеннән нур чәчеп торган, бөтен килеш-килбәте белән затлы патшабикәләрне хәтерләткән» Мәрьямбану образын үрнәк, унай героиларнын бик унышлысы икәнлеген әйтми үгү һич мөмкин түгел Аны Изге Мәрьям-ананын бер ассоциатив чагылышы дип әйтсән дә ярый торгандыр. «Мәрьямбану бүлмәгә ак сын кебек килеп керде. Өстенә ак плащын кигән, башында ак берет, кара чәчләре, анда ябылып ятарга теләмәгәндәй, дулкын-дулкын булып җилкәләрен кочып алган... озынча мәрмәр йөзе тагын да агарып киткән» <«Мирас» 2001 ел. / сан).
Нәкъ шушы соклангыч һәм идеал рәвештә формалаштырылган героиня карашларында авторнын дөньяны анлау-анлату юнәлешендәге үз фәлсәфәсенең
үзәген дә табып була:
• Мәрьямбану, гаҗиз булып, тирә-ягына карады Менә бу урам тулы исерекләр, япь-яшь наркоманнар, зиначылар, угрылар, җинаятьчеләр—алар да дөньянын патшасымы? Яки дөньянын патшасы, Аллаһынын кадерлесе булып яратылып та. ялгыш юлга кереп китеп, харап булган кешеләрме9 Беркем лә. мин ялгыш юлга керәм. дип. махсус адашу, бетү ягына китми бит. хак белән ялгыш арасында чик бик нечкә, кеше күнеле исә аннан да нечкә. Ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан бәхеткә, иман белән яшәргә көйләнгән, тәртипле тормыш өчен программалаштырылган Кан күзәнәкләренә мәнгелек бәхетнен сере, формуласы салынган Аллаһы үзенен нурыннан кешенең жанына өлеш чыгарган, димәк, кешенсн жанында Аллаһынын нуры бар. Ул нурга сүнәргә, корым белән капланырга ирек бирергә ярамый, шул нур белән бергә Аллаһынын тәэсире, рәхмәте дә киселергә мөмкин» (шунда ук).
Романдагы геройларның һәммәсе дә әнә шул йә кала, йә сүнә торган Изге нурлы чиккә барып терәлгәннәр. Үзен Аллаһы Тәгаләгә. Ислам диненә багышлап кына Мәрьямбану күнелендә рухи яктылыкны саголап кала—әмма бик авыр корбаннар бәрабәренә Чечняда газиз улын югалткан анага әле тагын сөйгән ире белән дә. яраткан эше белән дә хушлашырга туры килә. Анын ире. заманында милли хәрәкәттә башлап йөргән, кулыннан эш килә торган Тимербулат изге яктылыктан мәхрүм кала—ничектер, көгмәгәндә- уйламаганда. бик җинелдән генә явыз, кара эчле сихерче Римма тозагына килеп каба, шигарь-мәнфәгатьләрен генә түгел, сөйгән хатыны Мәрьямне дә югалта. Күнеле белән гел яктыга тартылган гөлдәй матур кыз Ләйләне «дин юлына керә бу», дип акылын жуйганга саныйлар—эчкечелектән башы чыкмаган, базар юлын таптаудан башканы белмәгән әнисе аны жүләрләр йортына илтеп яптыра Анда кирәкмәгән көчле уколлар биреп, сәламәт баланы тәмам хәлсезләндерәләр, миңгерәүләтәләр Якты нурлы тормыш өчен яратылган тәрбияле татар егетләренең хәлләре исә тагын да аянычрак Мәрьямнен улы Әхмәт Чечняда федераль армия солдатлары тарафыннан үтерелә, тик аны «чеченнар үтерде» дип игълан итәләр Шул вәхшилекне күреп торган дусты Хәйдәрне чын дөреслекне әйтмәслек итеп каты кисәтеп куялар Караңгылык хәшәрәтләре дә байтак бу әсәрдә: шуларнын берсе - Хәррис Фабарисов дигәне намуслы кешеләрне шик-шөбһәле пәрәвез җепләренә урап, шымчылык итеп йөри Ә инде Римма һәм аның әллә кемнән табылган малае Вова, спид чире йоктырып, тереләй черергә дучар ителәләр
Менә болар барысы да җыелып өелгәч, күнелгә шактый авыр юшкын утыргандай була Бөтен әйләнә-тирәбез мондый пычрак белән тулгач, җүнле итеп, кешеләрчә яшәр өчен бер дә өмет калмый ахрысы Алай ук түгел шул. бердәнбер юл—Аллаһы Тәгалә юлы бар бит әле Әсәр ахырында эчендә яшәгән кешеләре белән күн катлы йортнын җимерелеп төшүе, әлбәттә, күптән түгел Америкада. Рәсәйдә булган фаҗигаләрне дә искә төшерә, әмма романда ул күбрәк символик мәгънәдә бирелә. Барыбызга да һәлакәт яный, тик котылу чарасы бер генә—ул иман юлына. Аллага табыну юлына басу, дигәнне анлата бу Әмма күненә утырган юшкын никтер юылмый Без бит. барыбер, шушы гөнаһлы жирнен бәндәләре
Әсәрдә Дин үзәккә куела, тормышнын төп факторы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә Мәрьямбану үз улынын үлеме белән дә килешкәндәй була Тик мөселманны мөселман үтерде, дигән уй белән генә һичничек килешә алмый Кеше гомере һәм дин альтернативасында өстенлек соңгысына бирелә
Үзем гомер иткән чорда (ә мин ннае жиде дистәне тутырам) татар матур әдәбиятында динне бу дәрәжәдә пропагандалаган, яклаган әсәрне күрергә туры килгәне юк rue әле Әлегә кадәр татар әдәбиятының, шул исәптән прогасынын. магистраль юллары башка иде: ул моңа кадәр яшәү чыганакларын, бәеклек һәм гүзәллекне тормыштан, кешенен үзеннән эзләде Милли әдәбият кына түгел, ә дөнья классикасы да монын шулай икәнен күп мәртәбә раслады
Огаккарак киткән сүземне йомгаклап, тагын бер генә нәтижә ясап куйыйм •Сонгы намаз» исемле яна романны мин үзенен принггипиаль позицияләреннән
бер карышка да чигенмәгән Фәүзия Бәйрәмованың халыкны, милләтне кисәтүе һәм рухи сафлыкка чакыру юнәлешендәге бер кыю адымы дип аяладым
Ил һәм җәмгыять тормышында нык тамыр җәйгән һәртөрле тискәре күренешләргә башка татар язучылары да үз мөнәсәбәтләрен белдерергә тырышалар Тәҗрибәле прозаик Вакыйф Нуруллин «Хыянәтчеләр» исемле повестенда (ул • Мирас» журналының 1999 һәм 2000 елларда чыккан саннарында басылды) бюрократия дөньясының гади халык белмәгән, ямьсез, кыңгыр һәм сәер якларын ачып сала. Карьерчы бюрократ үз алдына ачык максатлар куеп яши: үзе өчен җайлы, уңайлы, тыныч шартлар әзерли һәм башкаларны этеп- төртеп, булдыра алганда, тегеләрнең башларына баса-баса югарыдагы җитәкчелек кәнәфиләренә ыргыла. Тик моны битлек кимичә эшләп булмый халыкны яратучы, анын мәнфәгатен кайгыртучы булып кыланырга кирәк, югыйсә юлыңны тиз бикләрләр, кәнәфиеңнән очып төшкәнеңне сизми дә калырсың!
Авторның үзенә карьерист Шәриф Шәкүровичнын чирканчык роленә керергә, аның хамелеон түмгәгенә басып фикер йөртергә дә туры килә һәм, әлбәттә, мондый очракларда уртак сөйләм алымы бик активлаша. Нәтиҗәдә, түбән зәвыклы, примитив, әмма үзенә дигәндә, шактый ук елгыр һәм җитез бер адәм актыгының җитәкчелеккә омтылу юлындагы уңышлары-уңышсызлыклары. ниһаять, һәлакәте үтемле, аңлаешлы, нәкъ шушы типка туры килә торган алымнар, чаралар ярдәмендә күрсәтелә. Вакыйф Нуруллинның бу әсәре соңгы еллар әдәби җәмәгатьчелегебез инде онытып бетергән «сатирик проза» дип аталган тармагының яшәргә хокукы зур икәнлеген раслады. Әйе, тәнкыйть рухы әлегә сүнеп бетмәгән икән. Әдипләребез аның ахыр чиктә гаделлек, яхшылык, гүзәллек тантанасына алып килергә тиешлеген дә истә тоталар. Тик ни өчендер, безнең тәнкыйть пафосыбыз һәм анын көйдергеч ялкыннары яндырыласы әйберләрне замана агышы үзе тормыш сәхнәсеннән алып куйгач кына көйри башлый һәм ныклап кабынып китә. Фәүзия Бәйрәмова кебек, үз вакытында һәр яманлыкка бармак янап сөрән салучыларыбыз, кызганычка каршы, бүген бездә юк дисәң дә була.
Әмма мәсьәләнең икенче ягын да онытып бетермәскә иде. Илебездә, җәмгыятебездә күптән түгел генә булып узган елларны, шул чор хәлләрен бүгенгедән чыгып каһәрләү прозабызның төп тенденцияләренең берсенә әверелеп килә. Элеккеге совет, партия номенклатурасы кешеләрен, уртакул җитәкчеләрне, колхоз башлыкларын—барысын да бушбугазлар, эшлексезләр, үз кәеф-сафалары өчен генә гомер итүчеләр, пычрак җаннар итеп күрсәтүне, әлбәттә, берьяклылык дип һәм авторларның объективлыкны санга сукмый башлаулары дип кенә бәяләп була. Кызганыч ки. нигездә уңышлы гына эшләнгән әсәрләрдә дә андый типларның катнашулары лазем икән.
Дәлилләү өчен мисалларны озак эзләп йөрисе дә юк, әле генә «табадан төшкән» романнарга, повестьларга гына мөрәҗәгать итегез—сез андыйларны байтак очратырсыз: «Өтелгән мәхәббәт» (Якуб Зәнкиев). «Бәхетсезләр бәхете» (Фоат Садриев). «Саташулы таң» (Факил Сафин) һ. б кайбер әсәрләрдә әлеге зарурилык азмы-күпме дәрәҗәдә сюжет логикасы белән дәлилләнсә, мондый юньсез җитәкчеләрнең бөтенләй башка темага язылган әсәрләргә килеп керүләрен ничек аңлатырга (мәсәлән. Гөлчәчәк Галиеванын «Тулгак» дигән повестенар Кыскасы, инде әйләнеп кайтмаячак заманның тәртипләрен һәм кешеләрен иркенләп һәм рәхәтләнеп тәнкыйть итү бүгенге авторларыбызга һәр тарафтан оттырышсыз, һич кенә дә үзләренә жил-яңгыр тидермәячәк кәсеп яисә мода булып тоела башлады. Әйе, һич югында, модасыннан булса да артта калмаска иде Бу хәл бүре килеп, сарыкларны ботарлаганда, мыштым гына бүрәнә артында посып утырган агайларның, теге явыз урманга кереп югалуга, дәррәү генә, күсәк болгап, сикереп чыгуларын хәтерләтте.
Якуб Зәнкиев һәм Фоат Садриев күләмле яңа әсәрләрендә үзләренең бай тормыш күзәтүләрен, тәҗрибәләрен укучыларга җиткерергә телиләр. Аларнын әйтәсе сүзләре күп, образлы фикерләү сәләтләре дә. роман кебек олы конструкцияне традицион, ягъни моңа кадәр хуплап кабул ителгән әдәби таләпләргә туры китереп эшләү осталыгы да сизелеп тора. «Өтелгән мәхәббәт»
романында Якуб Зәнкиев Себер якларында гомер итүче милләттәшләребезнен хәлләре-яшәешләре белән таныштыра, шул төбәк халкынын гореф-гадәтләре, сөйләм үзенчәлекләре, тормыш итү тәртипләре дә кызыксыну уятырлык итеп тасвирлана. Шул шартларда үсеп формалашкан герое Зиннур образына Я куб ага Зәнкиевнен үзенен олы тормыш юлында күргән-кичергәннәренен байтагы кергәндер, дип уйларга да нигез бар
«Бәхетсезләр бәхете» дип исемләнгән романнын герое Ирек, автор Фоат Садриевнын үзе кебек үк, Татарстанның көнчыгышында урнашкан районнарның берсендә яши. читтән торып укып, югары уку йортын тәмамлый, баштарак мәктәптә, аннан сон редакциядә, район партия комитетында эшләп йөри, язучылык белән дә шөгыльләнә, һәм үз тормышының асыл мәгънәсен дә тик ижат эшендә күрә башлый. Әдип, үзе шундый вакыйгаларда нык кайнагангамы икән, авылдагы, райондагы хужалык һәм сәяси механизмның унай һәм тискәре якларын, яшерен серләрен, хикмәтләрен искиткеч яхшы белә
Димәк, бу яна әсәрләрнең һәр икесенен дә нигезенә нык өйрәнелгән тормыш материалы салынганлыгы бәхәссез. Жанлы һәм аңлаешлы телдә язылганлыктан, укучыларына тиз барып ирешерләр, дигән өмет тә уяна. Шулай да. тәнкыйтьнең җиз иләгенә салып иләргә керешсән. иләк төбенә утырып калачак ком-ташларнын да хәйран күп булачагын тәҗрибәле әдипләр үзләре дә шәйлиләр булыр Әсәрләрне җыйнаграк итеп эшләү турында да утырып уйларга кирәктер безгә
Реалистик әдәбият традицияләре никадәр генә көчле булмасын, анын казанышлары һәм алымнары татар прозасында үзләренчәрәк юл салучы әдипләрне канәгатьләндереп үк җиткерми һәрберебезнен язмышы кайдадыр алдан билгеләнеп, теркәлеп куелганлыгын. Илаһи Бөек зат яисә Табигать-ана каршында фани дөньябыз мәшәкатьләренен чиксез вак һәм әһәмиятсез икәнлеген сизенә башлаган әдипләр шушы юнәлештә әдәби тәҗрибәләр ясарга керештеләр Барысы да галәми көчләр тәэсиреннән килә, ә без үзебез исә галәм субстанциясенең җанлы кисәкләре-күзәнәкләре дип аңлатучылар да табылды. Алар баштарак үзләренен хыялый иҗат дөньяларына аваздашлык эзләп, аеруча тиз ышанучан катламнарга—балалар һәм яшүсмерләр аудиториясенә мөрәҗәгать иттеләр (мәсәлән. Җәүдәт Дәрзаман—* Бизмән Йолдызлыгы», •Ник керәсез төшләремә?»).
Тора-бара, реаль көнкүреш шартларында хәрәкәт итсәләр дә, акыллары бераз гына «авышкандайрак» тоелган һәм хакимнәргә, һәртөрле боерык-кушуларга баш иеп яшәргә күнеккән гадәти Рәсәй кешеләренә караганда баерак рухи тормыш белән яшәүче, үзләренен иманнарын яклап, бәхетләре, мәхәббәтләре өчен көрәшә белүче каһарманнар, бигрәк тә Нәбирә Гыйматдинова героинялары пәйда булды. Бу кешеләрнен тамырларында ниндидер сихри көчләр ага. алар без әлегә аңлап ук җиткермәгән серле дөнья тәэсирләрен тоеп яшиләр Үтә нечкә күңелле бу авторнын хисләренә буйсынып тибрәнүче сизгер каләме бүләк иткән «Сихерче», «Кыргый». «Пәри утарында». «Күке төкереге». «Ак торна каргышы» әсәрләрен хыялый романтикага һәвәскәррәк укучылар аеруча яратып кабул итте Әдәби җәмәгатьчелек бу күренешне талантлы әдибәнен нәкъ үзенә лаеклы табышы, аты казанышы дип билгеләде
Әмма ни кызганыч, «Икебезгә дә авыр» исемле өр-яна повестенда үзенчәлекле авторыбыз иҗатының ин күркәм сыйфатларының—укучы күңеленең ин нечкә кылларына сак кагылуның, һәр күренешне җентекләп, тәфсилләп әзерләүнең, геройларның, персонаҗ|арнын уй-фикер. эш-гамәлләрен ышандырырлык итеп һәм логик дәлилләүнең эзе дә калмаган Н Гыйматдинова бу юлы прозабызны инләп алган чирләргә—ничек тә булса фаҗигале сенсацияләр эзләү һәм табу, күпвакыйгалылык. хәл-вакыйгаларның бик тиз үзгәреп торү ыгы-зыгысын күрсәтү шаукымына бирелгән Мондый кабаланып, ашыгып яз\ «Базарның барысын да автор үз күңеле аша үткәрде микән'’» дигән сорауны да уята Кыскасы, базар берсе дә авторның үз «куяннары» түгел
Хыялый, мистик әдәбият тарафдарлары көннән-көн арта бара Бүген алар сафына оста язучылар өстәлде Әхәт Гаффар (•Богау»). Радик Фәизов (»Тәнре хөкеме». «Гаделлек иясе»), Галимҗан Гыйльманов (•Албастылар») Базары инде
балаларның үзләре өчен дип түгел, ә туксанынчы еллар экстрасенслары тарафыннан һәртөрле уйдырмаларга тиз бирешүчән итеп тәрбиялән!ән яна буын укучыларына, ягъни олыгая баруларына карамастан, бала акылы чыгып житмәгәннәргә төбәбрәк язылган әсәрләр. Дөресен әйткәндә, бу хыялый повестьларны үзем дә. шунда сурәтләнгән хәлләргә ышанасым килгәндәй, рәхәтләнеп укыдым, һәр өч авторнын цивилизация кулы тимәгән кыргый һәм кара урманнары әллә нинди серле, шомлы бөеклекләре белән күңелләребезне җәлеп итә. Гап-гади кешеләр янында яисә шуларнын аннарында-уйларында һәртөрле Ияләр, шүрәлеләр, албастылар жанланалар. кеше тормышына тыкшыналар, аны юлдан яздырырга чамалыйлар. Тормыш бертөрлелегеннән вакытлыча гына арынып, хыялланып аласы килгән укучылар мондый әсәрләрдән үзләренә ниндидер рухи җим табып, канәгатьләнә алалар.
Сүзебезне гомумиләштерү ягына күчебрәк әйтсәк: моннан 10-15 ел элегрәк, әдәбият-сәнгать дөньясында һәртөрле чикләүләр алып ташлангач, гатар әдәбияты югарыга кинәт күтәрелеп китәр әле дигән өметләребез зурдан иде. Мәгълүм ки. ул өметләр акланмады Татар прозасы һаман да штамплар кысасыннан, элеккеге әдәби алымнарның эчпошыргыч бертөрлелегеннән арына алмый интегә Прозаикларыбыздан күбесенең яна шартларда янача иҗат итәргә әзер түгеллеге аңлашылды. Дөрес, бу тәнкыйть сүзләре, классик проза тарафдарларының һәркайсына кагылмый. Бүген Миргазиян Юныс. Аяз Гыйләжев. Айдар Хәлим. Фәнис Яруллин. Мәгъсүм Хужин кебек каләм осталарының элекке классик әдәбият казанышларына таянып, искиткеч камил әсәрләр иҗат иткән көннәре Телгә кинаяле сурәтлелеккә зур игътибар, сюжет җыйнаклыгы кайбер башка әдипләребез иҗатында да сизелә (Марсель Галиев. Флүс Латыйфи һ. 6.)
Әлбәттә, бер мәкаләдә проза диңгезенең бар киңлекләре, тармаклары, утраулары хакында сөйләп чыгу мөмкин түгел. Алдыбызга андый бурычны куярга жөръәт тә итмәдек. Шулай да иҗади хыял очышы ихтыярына бирелеп, яна жанр формалары, янача әдәби алымнар, кызыклы оригиналь сурәтләр һәм образлар ярдәмендә әдәбиятка жанлы сулыш өреп, аны терелтергә, күтәрергә мөмкин икәнлегенә инанучы әдипләрнең пәйда булулары куандыра. Бу урында мин иң беренче чиратта Зөлфәт Хәким һәм Рафаэль Сибатны күздә тотам Дөрес, боларын да әдәби форманы төрләндерүдә пионерлар дип атап булмый Мәсәлән, бу өлкәдәге игелекле эшне тәҗрибәле әдип Әхсән Баянов инде күп еллардан бирле алып бара. Аларнын һәркайсы. әсәрләрендә заман темаларын кин яктыртып, үзләренең мөстәкыйль һәм кабатланмас ижат сфераларын табарга өлгерде. Бу шәхесләрнең иҗади эзләнүләрен бер селтәнү белән ниндидер экзистенциализм, модернизм яки һ. б—изм дип йөртелүче башка тартмаларга урнаштырып куючылар да табылыр. Әмма бүген бу ижат дөньяларынын формаль классификациягә генә түгел, ә конкрет өйрәнүгә һәм махсус тикшерүгә мохтаҗ икәнлеге дә ачык күренә.
Әйе. яңа гасырга кереп баручы татар прозасынын традицион казанышлары да әлегә югалып ук бетмәгән, яналыкка омтылышы да сүрелмәгән кебек, теләсәләр, җир җимертеп эшләрлек язучыларыбыз да бар. Тик күңелне нидер тырный, нидер шөбһәгә сала.
Яна туган гасырда һәркайсыбызнын үзебезне татар дигән олы милләтнең үсешенә булышырлык затлар итеп күрәсе килә. Әдипләребез дә милләт гамен кайгыртып һәм Кеше булып яшәү өметләренә ышаныч уятырдай әсәрләр бирерләр әле.