ДӨНЬЯ КӨЗГЕСЕНДӘ—УРЫС ГАМӘЛЕ


УРЫСНЫҢ акыллы башлары Россиянең ни өчен болай бәхетсез, кара язмышлы булуы хакында байтактан уйланалар, моның тамырын-сәбәлләрен эзлиләр Эзли торгач ике сорау пәйда була Кем гаепле9- һәм Нәрсә эшләргә?- Физиклар Мәсьәләнең 90 процент чишелешен аның ни дәрәҗәдә төгәл куелышы хәл итә—дип раслый Гуманитар фәндә исә. минемчә, мәсьәләнең 100 процент дөрес куелышы зарур Чөнки бу өлкәдә, физиклардан аермалы буларак, теориянең хаклыгын раслау өчен тәҗрибә үткәрү мөмкин түгел. Әмма урыс сәясәтчеләре моның белән гомер-гомергә даими шөгыльләнәләр Бигрәк тә коммунистлар бу җәһәттән зур -уңыш-ка иреште Максатка илтми торган кыек юнәлештән алга барабыз—дип. әле теге заманнарда ук Чаадаев дөрес әйткән булган икән
Октябрь түнтәрелешенә кадәрге һәм аннан соңгы совет әдәбияты -Кем гаепле9-соравына болай җавап бирде -Самодержавие'- Бүгенге көндә исә халык өстенә ишелгән бәлаләрне демократларга (кайберәүләр -дерьмократ» диләр) сылтыйлар. -Нәрсә эшләргә?- соравына җавап элекке заманда ■Патшаны бәреп төшерергә!- генә булса, хәзер исә күп төрле -Яңа демократик җәмгыять, ягъни либераль капитализм төзергә кирәк-. -Юк. социализм1
Мөгаен, бүгенге вәзгыятьтә икенче сорауга өстәмә кертү таләп ителәдер • Нәрсә эшләргә?- генә түгел. Нәрсәне ничек эшләргә?- һәм Кемгә эшләргә?- Совет чорында уздырылган бетмәс-төкәнмәс аянычлы тәҗрибәләрдән соң бу өстәмәләр бик тә актуаль ләбаса. Бу җәһәттән тарихи алшартларны янәшә куеп карау кызык 1861 елда, ягъни крестьян реформасы алдыннан, патша хөкүмәтен халык мәнфәгатьләренә хезмәт иттерердәй көчләр юк иде Моннан берничә ел элек тә халыкка файдалы реформаларны үз вакытында тиешенчә үткәрердәй көчләр табылмады Нәтиҗәдә, дәүләт халыкны талады Чөнки югары әзерлекле сәяси фиркаләр дә, лидерлар да юк иде Ул хәзер дә юк Бүгенге -элита- дигәнебез күп очракта -сәнәктән көрәк булган- һәм әле анда да коммунизм тиреслегендәге сәнәктән генә көрәк булган затлардан тора Урысның Протопоп Аввакумы -Фәхишә улы бүген атакай булып йөри—дигән бит әле
1. Кем гаепле?
РОССИЯДӘГЕ абсолютизм мәсьәләләрен өйрәнүче галимә Н Демидова урыс бюрократиясенең туу тарихын XVI—XVIII гасырларга бәйләп карый. XVIII гасырның беренче чирегендә генә дә дәүләт хезмәткәрләренең саны ике мәртәбә арткан канцелярияләрне асрау өчен исә дәүләт чыгымының уннан бер (!) өлеше бүлеп бирелгән. Әмма шуңа да карамастан, хезмәт урыныннан явызларча файдалану ришвәтчелек караклык чәчәк аткан һәм бу гадәти күренеш буларак кабул ителгән.
Николай I үз заманында әрнеп-гасабиланып болай дигән Россия белән 25 мең столоначальник идарә итә Бу сүзләрне шул дәвердә ил буенча сәяхәт кылган француз Маркиз А де Кюстин да үзенең • Николай Россиясе- китабында раслап куя: -Россия белән чиновниклар сыйныфы идарә итә . Үзләренең канцелярияләре түреннән торып, бу күзгә күренмәс залимнәр, бу пигмей-тираннар һичбер җәзага тарымыйча, илне изәләр, җәберлиләр Парадокс шунда ки. Россия патшасы үзенең чиксез кодрәтен үзе үк шик астына ала. әмма хакимлеге чикләнүен танудан курка. Бу чикне аңа алагаем зур хәтәр көч—бюрократия куя, чөнки хакимияттән явызларча файдалану Россиядә тәртипне ярату, дип атала Императорның чикләнмәгән кодрәте түрәләрнең җәбер-золымына алышынуын күрәсеңдә, административ система шау чәчәктә утырган бу илнең язмышы өчен калтыранып-чымырдап куясың •
Кюстин үзе күргәнне төгәл тасвирлап кына калмаган, әйтерсең лә безнең бүгенге заманны да алдан күрә алган. Йә. шулай түгелмени?!
Монархия институты, миңа калса, зур реаль көчкә-идарә структурасына, бигрәк тә ялланган түрәләргә каршы тору өчен төзелгән булырга тиеш Ялланган түрә, димәк-вакытлыча гына Мантыйк бер Вакытың барда—урлап кал!- Урлыйлар—ди Карамзин Канцлердан алып соңгы протоколчыга кадәр һәммәсе дә урлый һәм барысы да сатыла»—монысын Пушкин әйткән Әлбәттә инде патша, гәрчә төпле акылга, яисә әхлакый сыйфатларга ия булмаса да. ул түрәләр сыман урламаячак, мал-мөлкәтне черетеп, бозып, әрәм-шәрәм итмәячәк Чөнки бу дәүләт аңа, аның нәселенә мәңгелеккә бирелгән Шунлыктан, бөтен гаепне бер патшага гына аударырга ярамый Россиянең бәлаләре өчен төп гаепле көч—бюрократия Ул Петр I заманында ук үз көчен ныгытып күрсәтә башлады һәм коммунистлар чорында чиксез кодрәткә иреште Бу хәзер дә шулай Чөнки Россиянең бүгенге югары даирәләре дә гәрчә рәсми рәвештә коммунист булып саналмасалар да, нәкъ менә большевиклар кебек үк. халыкка фәкать тәҗрибә куяннары итеп кенә карыйлар Бүгенге Россиянең төп проблемасы—халык дәүләттән читләшкән һәм бу вәзгыятьтә яхшы якка бернинди дә социаль-сәяси үзгәрешләр булуы мөмкин түгел Либераль бюрократка әверелгән урыс дәүләте бүген үз халкына каршы берөзлексез сугыш алып бара Илнең төп милли байлыгы дәүләт кулында, димәк бюрократлар кулында Россиянең һәлак булу- булмавы да алардан тора Хәер, бюрократизмның да төрлесе була Хокукый демократик дәүләтләрдә аңа каршы уңышлы гына көрәшеп киләләр Әмма боларда да соңгы вакытта бюрократиянең үсеше күзәтелә Кешене кеше идарә итүгә ихтыяҗ бетми торып, бюрократизмның да тамыры корымаячак Әмма Россиядә бу көч дәүләтнең асылын билгели бит Хәтта аңа каршы демократик чаралар куллану да—вакыт әрәм итү генә Парадокс штатлар кыскара, бюрократлар саны арта! Нәкь менә ачлык елны ишәйгән күселәр сыман Бу паразит сыйныф үз дәүләтенең үсешенә комачаулый, үзе утырган ботакны кимерә Кайчан егылып төшәр?! Урыс дәүләтендә халык бюрократиягә хезмәт итә. Чаян белән керкә балыгы турындагы анекдотны ишеткәнегез бардыр инде: балык чаянны дәрьяның бер ярыннан икенчесенә чыгарып куярга ризалаша Елганың уртасына җитәрәк, чаян керкәне чага
Нишлисең син? Батабыз бит!—ди балык Холкым шундый—дип җавап бирә чаян Урыс бюрократиясенең дә -холкы шундый- Аның беренче кланы патша империясен чакты Икенчесе—коммунистлар номенклатурасы—
Донья кезгвсЕндэ-урыс глмалв __________________________________________ 141
Совет империясен җимерде, өченчесе исә—хәзерге квази либерал- демократик клан—Россияне тар-мар итеп маташа.
Бюрократиянең бар булмыш акылы аның умырып алу. тизрәк эләктереп калу инстинктына тупланган Агымдагы эшләр, көндәлек ыгы-зыгы, үзеңнән өстә торган түрәгә ялагайлану, һәрдаим үз-үзеңне чикләү интеллект өчен кирәкле иҗади башлангычны яралгы хәлендә юкка чыгара Үзеннән акыллырак өстенрәк көндәшен бюрократ дошман итеп күрә
Урыс дәүләте күп гасырлар дәвамында халык мәнфәгатен, аның хосусый милекчелек хисен басып килде Бүгенге хәерчелек, эчкечелек, ялкаулык- хөрәсәнлек, өметсезлек, әхлаксызлык кебек бик күп урыс бәлаләре (ни кызганыч, ул татарга да кагыла)—әнә шул сәясәтнең аянычлы нәтиҗәләре «Работа не волк—в лес не убежит- кебек йомры гыйбарәләр юктан гына бар булмаган лабаса. Европа халыклары арасында Россия халкы бәйрәм көннәренең күплеге буенча беренче урында тора. Аңа киң таралган караклык өчен дә «алтын медаль- биреп булыр иде Бит дәүләттән яисә байлардан гына урламыйлар, ә бер-берсеннән дә чәләләр Бүген инде Ватан- төшенчәсе сукыр бер тиенгә дә тормый, чөнки гражданинның хосусый милек тамырлары төптән өзелгән Хәерчелеккә төшкән авыл халкы, уңдырышлы туфраклы туган җирен ташлап, бәхет эзләп шәһәргә кача, кала юксыллары сафын ишәйтә Физик һәм рухи көче сынарга өлгермәгәннәр исә тизрәк чит илгә чыгып китү ягын карый Туктаусыз барган сугышлар, халык каймагының мөһаҗирлеккә бирелүе милләтнең генофонды бозылуын күрсәтә, милләт буларак юкка чыгу процессы башлануына ишарәли.
Кытайның танылган акыл иясе Мән-Цзы (безнең эрага кадәр III гасырда яшәгән) болай дип язып калдырган «Хосусый милеккә ия булмаган халык даими хисләр кичерә алмый, ул таркала аның әхлагы югала, ахыр чиктә ул башына ни килсә, шуны кыла башлый-
Димәк, хосусый милек кешене җаваплы, оешкан, тәртипле, әхлак һәм хокук кысаларын саклый ала торган итеп тәрбияли Көнбатыш дәүләтләренең узган гасырның икенче яртысында алган тәҗрибәсе шуны күрсәтә халыкның өчтән ике өлеше төрле формадагы һәм төрле дәрәҗәдәге хосусый милеккә ия икән, димәк бу җәмәгать социаль яктан тотрыклы булып санала.
Ялланып эшләүче халыкның исә бар вөҗүде-тәне пролетариатлыкның «эренле ярасы- белән сыруп алынган Бу яралар төзәлми торып, ни тулы канлы эшмәкәрлеккә, ни чын. ирекле базар мөнәсәбәтләренә йөз тотып булмый Ялчы—демократиядән тыш. ул—кол. Кол исә—диктатураның нигез ташы
«Урыс халкының фаҗигасе шунда ки аның беркайчан да тарихи хәтере булмады Һәр яңа көнне без календарьның чиста битеннән башлыйбыз, шуңа күрә дә безгә гел берүк хаталарны кабатларга язган—ди Чаадаев Мең тапкыр хаклы бу акыл иясе! «Сатам-алам-, «алам-сатам-га көйләнгән кыргый базарга барып кердекме?—Кердек! Җиде түгел, бер кат та үлчәп тормастан. үзебезнең сыйфатсыз товарыбыз белән дөнья базарына да ыргылдык әле Хәер, дөньякүләм бердәнбер төп -товарыбыз'—чимал Анысы да бетмәс-төкәнмәс күләмдә түгел бит Абруйлы мә! ьлүмат чыганакларына таянсак. Россиядә бүген нефть—35 елга, табигый газ—£1 елга, ташкүмер 60-180 елга, тимер рудасы— 42 елга, бакыр—40 елга, никель—40 елга, алтын—12-37 елга гына җитәрлек калган Башка төрле минераллар белән дә шундый ук хәл Безнең оныкларыбызга (безгә түгел!) тиешле файдалы казылмаларны да уңга-сулга сатып, таратып бетерсәк, нәрсә исәбенә яшәргә кала соң. дигән урынлы сорау туа Иртәме. соңмы, бу сорауга җавапны бүгенге -реформатор-лардан таләп итәргә туры киләчәк 2. Нәрсә эшләргә һәм ничек эшләргә?
ЧААДАЕВНЫҢ урысның тарихи хәтерсезлеге хакындагы сүзләрен янә искә төшереп, әллөни ерак булмаган тарихыбызга мөрәҗәгать итик әле Октябрь инкыйлабыннан соң озак вакыт та үтмәде, яңа хакимият белән халык арасында
тирән упкын хасил булды Бу вәзгыятьне хезмәт җитештерүчәнлегенең кискен кимүеннән дә күреп була иде Ленин 1918 елның март-апрель айларында ■■буржуазия белән көрәшнең яңа фазасына керәбез» дигән булып, яңа экономик сәясәткә (НЭП) юл ачты Ниһаять. Россия тарихында беренче мәртәбә куәтле урта сыйныф формалаша башлады. Дәүләтне һәм халыкны таламыйча, үз тырышлыгы белән барлыкка килгән яңа көч иде бу! Әмма Ленинның үлеменнән соң бу буржуаз үзгәрешләрне коммунистлар диктатурасының мең потлы чукмары изеп ташлады
Хосусый милек ияләренең төп-урта сыйныфын булдыру мөмкинлеге узган гасырның 80 нче еллар азагында да туды Шул рәвешле Тарих Галиҗәнабләре буржуаз реформалар өчен янә бер (бәлки, бу соңгысыдыр?) форсат чыгарды Мәгълүм булганча, дөньяның бик күп илләрендә капитализмның башлангыч чоры крестьяннарны һәм каланың вак милек ияләрен хәерчелеккә калдырудан гыйбарәт Әмма бу Россия менталитетына туры килми Өч урыс революциясе дә моны артыгы белән раслый. Соңгы инкыйлаб, гомумән, бөтен дөньяны тетрәтте һәм аның «канлы шулпасын» кешелек әле хәзергәчә чөмерә Көнбатыш капитализмының бүгенге демократик стадиясен исә, бик теләсәк тә, җәмгыятьнең социаль һәм матди сәбәпләренә бәйле рәвештә, үзебездә булдыра алмыйбыз.
Бүгенге вәзгыятьтә безгә яңа НЭПка каршы килмәгән дәүләт булдыру зарур. Әмма ничек итеп?
Урыс менталитеты иң беренче чиратта дәүләттән социаль гаделлек мәсьәләсен чишүне таләп итә Әмма бер генә җәмгыятьтә дә аны тулысынча хәл иткәннәре юк әле Дөрес, абсолют күпчелекнең яшәү рәвешен коммунистлар тигезләп куйган иде куюын Моның ни-нәрсә икәнлеген без үз мисалыбызда бик яхшы беләбез Бу күпчелектән бик азлар—коммунистик номенклатура гына (карьера, махсус хастаханә, махсус кибет, һәм башка бик күп «махсуслар») аерылып торды Менә кемнәр өчен генә иде ул «социаль гаделлек» Минемчә бу мәсьәләне болай хәл итәргә дә була: Милли байлыкны тигез итеп бүлеп биреп, һәр гражданнан хосусый милекче ясарга кирәк. Бу аларның социаль тигезлеге өчен үзенә күрә бер старт капиталы булыр иде Һәркемнең өлеше Үзәк Банкның реаль акчалары белән гарантияләнгән очракта, бу мөмкин эш. Гражданин үз өлешеннән килгән дивиденттан бизнесның теләсә кайсы төре белән шөгыльләнгәндә файдалана ала Әмма өлеш (милли байлык!) аның кулына бирелми, мирас буларак варисларына да калдырылмый. Миңа калса, кризистан чыгуның бу варианты халыкның авыру психологиясен тернәкләндерү җәһәтеннән дә менә дигән дару-дәрман булыр иде, халык базар мөнәсәбәтләренә үги анасына (Россиягә) кулын сузып килгән ятим кебек түгел, ә бәлки чын хуҗа сыйфатында килеп керер иде Минем бу концепциям көнбатыш-либераль һәм коммунистик карашлар белән һич тә уртак түгел, әмма монда тәңгәл һәм каршы моментлар да бар. Иң мөһиме: һәркемгә һәм һәммәсенә дә! 3. Кемгә эшләргә?
БИЛГЕЛЕ булганча, илдәге-җәмгыятьтәге үзгәртеп коруларны демократиягә йөз тоткан интеллигенция вәкилләре башлап җибәрде Әмма бу дулкынның башында торучылар оешмаганлык, битарафлык күрсәттеләр, «кайнар күмер»не куллары белән тотасылары килмәде аларның. Нәтиҗәдә, реформалар дилбегәсе финанс акулалары кулына күчте. Йомгаклау өлеше исә көч структураларына насыйп булды.
Инде алда әйтеп үтелгәнчә, Россиянең күп гасырлар буена сузылган кара язмышына «үсеш субъекты»ның, ягъни гаммәви милекчеләр сыйныфының юклыгы сәбәп булып тора Бүгенге вәзгыятьтә бу урынны, миңа калса, интеллигенция вәкилләре тулыландырырга тиеш. Чөнки халыкның югары интеллектын фәкать алар гына үзенә сеңдергән, саклап калган Хәзер кешелек дөньясы акыл вә мәгълүмат алмашу дәверендә яши Илнең,
дәүләтнең, җәмгыятьнең дәрәҗәсе дә. абруе да. яшәү көче дә бары тик ■ кешенең үсеш-тәрәккыять индексы- белән үлчәнә хәзер Димәк алгы сафка алгы планга интеллигентлар чыгарга тиеш! Әлбәттә, интеллигенциянең тарихи миссиясе аның дәүләткә нинди мөнәсәбәттә булуына карап билгеләнә Ә ул мөнәсәбәт гомер бакый тәнкыйди рухта булган Бу рухтан ваз кичкән очракта, ул үз-үзе булудан туктый, хакимлек итүче сыйныфның колына әверелә
Интеллигенция—халык акылының көзгесе Аның иң талантлы, иң гыйлемле вәкилләре мең вә меңнәр, миллионнар йөрәгендә ятканны күрә, ишетә алалар хакимнәр җиде йозакка бикләгән Хакыйкатьне табу да аларның кодрәтеннән килә. Моңа алар, әлбәттә, күп очракта биниһая зур бәһаләр бәрабәренә генә ирешә алалар Урыс тарихы башыннан азагынача юкка гына зыялылар каны белән сугарылмаган лабаса.
Урысның атаклы тарихи акыл иясе В Ключевский болай дигән -Интеллигент-халыкны дәвалаучы табиб түгел, ул фәкать аның авыруын, авыру сәбәпләрен ачыклаучы диагност кына һәм ул аны кичекмәстән ачыкларга тиеш Аның эше борынгы римлылар әйткәнчә -консуллар уяу булсыннар ә халык үз ярасын үзе ялар, үзе тернәкләнер
Россия дәүләте гомер-гомергә интеллигенциягә тискәре мөгамәләдә булды. Чөнки зыялы затка буйсынмас, бәйсез холык, үзенчәлекле шәхес башлангычы һәм дә ихтыяр көче хас. Бу сыйфатлар күпчелеккә җитенкерәми Сәбәбе: халыкта бәйсезлекнең нигезен билгеләүче шарт-хосусый милек юк Өстәвенә, дәүләтчелек, югары даирәгә буйсыну, түбәннәрне кимсетү фәлсәфәсе канга сеңгән Бу фәлсәфәне ят итеп, кешенең шәхес буларак үсешен билгеләгән фәлсәфәле милләтләр, сер түгел ки. урысны инде биш былтыр элек үк артта калдырып узып киттеләр
1917—1920 еллардагы инкыйлаб һәм гражданнар сугышы елларында ил тулаем элитасын югалтты—3 миллионга якын кеше Көнбатыш (өлешчә— Көнчыгыш) илләренә мөһаҗирлеккә китте. Аннан соңгы елларда исә коммунистлар илдә калганнарны тулысынча диярлек кырып бетерделәр Нәтиҗәдә, буыннар алмашы юкка чыкты Изге урын буш тормый, әлбәттә Әмма яңа -элита», яңа -интеллигенция- элгәресен яхшы якка алмаштыра алмады Чөнки традиция бозылган, идеология үзгәргән иде шул инде
Интеллигенциянең дә төрлесе була Мәгьлүм август путчыннан соң. мәсәлән, дәүләт белән хакимлек итүче югары даирә үз ягына зыялы элитаның күренекле вәкилләрен аударды Хакимиятнең арт ягын ялауда аеруча -Демократическая Россия- оешмасы җан-фәрманга тырышты Бу исә хакимлек итүче режимга гади халыкны көпә-көндез кычкыртып талауга юл ачты Демократик көчләр дә берничә кисәккә бүленде Күренә ки. җәмгыять көймәсе—тишек, ул бата бара Монда сатлык интеллигентларның гаебе аеруча зур
Сәясәтчеләрне тәрбияләү—интеллигенциянең бурычы Алар кылган, яисә кылачак хаталарны йөзләренә туры бәреп әйтү дә—аның бурычы
Бүгенге көндә интеллигенция башкалардан аермалы бер акыл хезмәте белән шөгыльләнүче кешеләрнең шәхес һәм социаль мәнфәгатьләрен яклаган социаль төркем булып формалашырга тиеш Мәгълүмат, белем һәм акыл үскән саен, җәмгыять камилләшә Бу аксиома
Хәзер интеллигенция, әле өстен сыйныфның, әле - гегемон-ның күңелен күрел йөргән хезмәтче кыз роленнән ваз кичеп, үзенең кадерен белә башларга тиеш Россиянең төп ресурсы—аның акылы, мие»—дип яшәгән очракта гына бу ил мескенлектән, бөлгенлектән котыла алачак
Бүгенге көндә җәмгыять үз мәнфәгатьләрен яклый алмый Ул демократик лидерларга мохтаҗ Иң беренче чиратта интеллигенция киң колачлы сәяси партия булып оешырга тиеш Аның сафлары укытучылар табиблар инженерлар, юристлар, галимнәр һәм башка зыялы катлау вәкилләре белән тулыланыр иде Булачак сәяси лидерлар өчен дә менә дигән мәктәп ролен үтәр иде ул Бүгенге Россиядәге барча партияләр дә түрәләр мәнфәгатен генә
кайгырта «Демократия» сүзе исә алар тарафыннан битлек буларак кына файдаланыла Чын. асыл демократик хәрәкәтнең башында интеллигентлар партиясе торырга тиеш.
Ни генә дисәк тә, хәзерге Россия Сталин, яисә Брежнев заманындагы ил түгел инде. Бу ил бүген халыкара демократия чолганышында яши. Европа Советы бар, Халыкара Мәхкәмә бар. Бу институт-мөмкинлекләрдән файдаланмау үзе бер җинаять булыр иде.
«Сәяси упкынга тәгәрәүче халыкның язмышын яхшы якка фәкать даһи гына үзгәртә ала»—дигән Гегель. Кешелек дөньясына бу тәҗрибә таныш: Рузвельт узган гасырның 30 еллар башында АКШны коточкыч икътисади кризис сазлыгыннан тартып чыгарды; колониаль система таркалган чорда, Франция сәяси тупикка килеп терәлгән бер мәлдә бу илне Шарль де Голь коткарды Россиянең исә үз даһие—Ленины бар иде. Әмма ул үлем сәгате якынлашканда гына шуңа төшенде: дөньяның өстен-аска китермичә дә, җәмгыять үсеше өчен нәрсәдер эшләргә була!
Әмма дә ләкин бер генә сыйныф та шәхесне тәртә арасында тота алмый, ул бары тик мәнфәгатьләре туры килгән шәхес артыннан иярә генә ала. Стратегик мәгънәгә ия мәнфәгатьләр исә милекчеләр сыйныфында гына бар. Бүгенге заманыбызны Россиянең кризис кичергән башка чорлары белән янәшә куеп төңгәлләштерсәк, хәзерге номенклатура арасыннан «яңа Ленин»ның килеп чыгуы да ихтимал. Халык арасында абруй казанган, төпле, нык хаким исә Россияне һәлакәткә бару юлыннан борып җибәрә алыр иде «Халык капитализмы»ның урыс вариантына Ленин 20нче елларда нигез салган иде инде Хәтта ул тормышка да ашырыла башлаган иде. Әмма бу юл— НЭП+Кооперация—озакка бармады. Гомумхалык проблемаларын өстән (ягъни дәүләт тарафыннан) хәл итү Россиядә традициягә әверелгән инде ул. Дәүләтне көчәйтү ностальгиясенең хәзер халыкта бик популяр булуы да шуны раслап тора Югыйсә бу дәүләтнең бернигә яраксыз, криминаль-коррупция дәүләте икәнлеген дә халык яхшы чамалый. Хәлбуки, бандитлар тәртибе дә үзенә күрә барыбер бер тәртип... Бу җәһәттән шуны искәртәсе килә: хәзер ил җәмәгатьчелегенең төп игътибары Россия президенты В. Путинга юнәлтелгән Президент үзе дә Федераль җыенга юлламасында мөмкин кадәр (үз статусы кысаларында әлбәттә) ачык итеп болай диде: «Система статус рентасын, турысын әйткәндә—ришвәт алу хокукын якларга тырыша. Хакимиятнең бу рәвешле яшәве дәүләт өчен, җәмгыять өчен куркыныч тудыра» Бу системаны бер Путин гына җиңә алыр микән? Бит бюрократия гаҗәеп дәрәҗәдә яшәүчән, хөкүмәт аны кыскарткан саен, ул үсә генә бара. Госкомстат мәгълүматлары буенча, Россиядә соңгы берничә елда гына да ел саен түрәләр саны 30 меңгә күбәя бара; ил 18 минут саен бер түрәгә арта! Аларның тулаем саны хәзер 1 163 000 кеше исәпләнә (Әле моңа оборона министрлыгы, МВД кебек көч куллану ведомстволарының бихисап түрәләре керми—алары үзләре генә дә бу җиде цифрлы сан кадәрле булмагае) Кыскасы, бер кешенең сыртында—җиде сорыкорт. Хәер, бу вәзгыятьтә дә хакимият нык була ала, әгәр дә аның социаль базасы, үзен асрый алырлык гаммәви милекчеләр сыйныфы булса Әмма дә андый сыйныф бездә юк шул. Бүгенге Россия вәзгыятендә: «хакимиятне ныгытабыз»,—дигән булып, диктатура урнаштыру ихтималы гаять зур.

Реклама